Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН ҖЫРЧЫСЫ

Совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре Владимир Маяковский бөтен көчен, бөтен зур талантын Советлар иленең чәчәк атуына, сөекле Ватанына, пролетариат көрәшенә бирде. Ул үзен „революция тарафыннан мобилизацияләнгән һәм чакырылган® көрәшче шагыйре итеп исЗпләп, черек буржуазия дөньясын җимерү һәм яңаны тудыру, хезмәт ияләренең якты кояшлы тормышын, ирекле бәхетен төзү өчен көрәш мәйданына чыкты. Ул поэзияне дәүләт эше, пролетариатның көчле коралы дәрәҗәсенә күтәрә белде. Ул чын-чыннан трибун шагыйрь, массаның үз шагыйре буларак, илебезнең, совет халкының бөтен хәрәкәтен, эшен, уй-тойгыларын күреп, тирәнтен хис итеп иҗат итте. Ленин— Сталинның бөек идеяләре, социалистик революциянең героикасы, совет халкының батыр хезмәтенең, төзелешенең пафосы Маяковскийның иҗатында чагылды. Яның ялкынлы поэзиясе аркылы совет халкының җиңү тавышы яңгырады. Ул Ватанының данлыгын җырлады, совет гражданины булуы белән горурланды, дошманга каршы нәфрәтле сатирик шигырьләрен язды. „Совет паспорты турында шигыре“ндә ул совет паспортын югары күтәреп горурлык белән: „Чиксез кыйммәт: йөкнең дубликаты итеп, Киң чалбардан алам аны мин. Дөнья, укы, көнлә, — Советлар Союзының гражданы мин'“ — диде. В. Маяковский Ватан темасын үзенең иҗатында бөтен киңлеге, тирәнлеге белән чагылдырды. Ул аның өчен рухландыручы үзәк тема иде. В. Маяковский безнең социалистик илебезнең бөтен дөньяда иң алдынгы ил, хәзерге тарихи чорда СССР бөтен хезмәт ияләренең, ирек сөючеләрнең таянычы, өмете икәнлеген аңлап иҗат итте, Советлар Союзын „кешелекнең язы® дип атады. Маяковскийның политик үткен лирик шигырьләре („Иптәш Нетте®, „Совет паспорты8 , „Терәк" һ. б.) тантаналы маршлары булсын, утлы сүзләр белән язылган көчле хиссиятле „Яхшы®, „Владимир Ильич Ленин®, „150.000.000“, „бөтен тавыш белән8 кебек поэмалары бул[1]сын барсында да без трибун шагыйрь көрәшче Маяковскийның югары революцион идеяләр җырчысы булуын, революция җиңүенә яңа бәхетле социалистик тормыш төзелүенә ышанычлы, киләчәккә өмет белән каравын сизәбез. Маяковский һәрвакыт иле белән, партия белән, масса белән бергә яшәде, эшләре белән рухланды һәм җиңүгә, батырлыкка, дошманга каршы көрәштә аяусыз булырга өндәде®. „Булсын безгә әнә сугышлар белән төзелгән Социализм— уртак памятник” — диде ул. Ул ватанның чәчәк атуы өчен яшәде һәм иҗат итте. „Партияле томнары" белән ул көрәшчеләр сафында атлап, үлмәслек поэзия мирасын калдырды. /Аның бу бай, кыйммәтле мирасы хәзер дә яши, бүгенге көндә дә совет халыклары аның шигырьләрен укып немец фашистларына каршы көрәшкә рухланалар. Ватан җырчысы В. Маяковскийның шигырьләре хәзер дә: ... авыр кургашындай, үлемгә дә, үлмәслек данга да хәзер торалар. Поэмалар, пушкаларның көпшәләре кебек, Ут ачарга хәзерләнеп, тынганнар: Мине коралларның ~ иң яраткан төре — Үткен сүзләр кавалериясе ыргылырга тора югары күтәреп Рифмаларның очлы сөңгесен. Маяковский үткен күзле, үткен телле, ялкынлы йөрәкле сугышчан шагыйрь иде. Ул Советлар илендә булган бөтен фактлар, актуаль мәсьәләләр буенча үзенең ачык мөнәсәбәтен күрсәтеп, шигыре аша тавышын ишеттерә килде, көндәге политик актуаль темаларга язып, һәр темасын принципиаль югарылыкка күтәрә белде, гади факт һәм вакыйгалар аркылы безнең катлаулы чоры[1]бызның гомуми үсү һәм характерлы якларын чагылдырды. Аның поэзиясе әнә шул сыйфаты белән аеруча характерлы да. Маяковский иҗатында бүгенге көннең бурычы иртәгә белән, киләчәк белән аерылгысыз бәйләнгән. Советлар Союзында нинди генә хәл, вакыйга булмасын Маяковский аның белән якыннан кызыксынды, өйрәнде. Шәһәр һәм авылда барган яңа төзелешләр, Кузнецкстрой һ. б. ш. кебек яңа заводларның корылышы, яшьләр, балалар тормышы һ. б. — барсы да аны дулкынландырды һәм ул рухланып күтәренке пафослы әсәрләрен язды. Туган иленә һәм аның социалистик тормыш төзүче бердәм халыкларына дан җырын җырлады. Кешелекнең хезмәттә һәм сугышларда туган язы шикелле, туган илне җырлыйм җырларымда, җырлыйм Республикамны!—диде ул. Мин данлыклыйм бүгенгесен туган илнең, Өч кат данлыклыйм мин булачагын аның иртәгә. Яратамын зурлыкларын безнең планнарның һәм аларның колачының зур адымга басып барышын, Мин шатланам тыңлап безнең халыкларның Сугышка һәм эшкә' бара торган маршын. Владимир Владимирович Маяковский үзенең зур таланты, яңаны сиземләве, революцион рухы һәм үзенең бөтен иҗаты, шәхси характеры белән бөек рус халкының шагыйре, үз халкының лаеклы улы иде. Ул советлар иленең революцион көрәше, тантаналы төзелеше белән горурланган кебек, үз халкының тарихы белән дә горурланды. Аның исеме бик хаклы рәвештә рус халкының бөек язучылары Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Л. Толстой, Чехов һәм Горькийлар белән беррәт- тә тора. Маяковскийның бөтен халыклар арасында зур популярлык белән файдалануы, хөрмәтләнүе һәм аның иҗатының бик күп башка милләт шагыйрьләренә көчле йогынты ясавы да очраклы түгел. Ул безнең татар шагыйрьләренә дә зур йогынты ясады, бик күп яшьләр аның уңышлы тәэсире астында тәрбияләнеп үстеләр һәм формалаштылар.

Бездә аеруча Һади Такташ иҗатына аның зур йогынтысы булуын әйтергә кирәк. Такташ Маяковскийның күп кенә сыйфатларын үзендә үстереп, аның тәэсире астында үзенчәлекле шигырь һәм поэмалар тудырды. В. Маяковскийның иҗаты көрәшкә һәрвакыт хәзер тору, көчне мобилизацияләүгә, дошманга каршы дарыны коры тотуга чакыру белән тулы. Ул тышкы дошманнарның һөҗүменә каршы көрәшкә совет иле һәрвакыт хәзер торырга, хәрби көчен ныгытырга тиешлеген яхшы аңлый иде. Шуңа күрә дә ул бу темага бик күп әсәрләрен багышлады. Кызыл Армиянең көчен ныгытырга өндәде, халыкта сугышчан рух тәрбияләрлек әсәрләрен язды.

Маяковский тышкы дошманнарның безнең илгә каршы теш кайрауларын, дошман пропагандасын күреп, аларны сатирик шигырьләре белән рәхимсез фаш итте. Фашистлар өеренең котырынуына каршы җавап итеп, Богауларга (1923 ел), Хыялга җавап, сатирик памфлет Муссолини, Сатылган бозау ите турында шигырь, Флаг, Славяннар мәсьәләсе гади чишелә бит һ. б. ш. кебек шигырьләрен язды һәм фашистлар белән бары тик кулга корал тотып сөйләшергә кирәклеген әйтте.

Во всех уголках земного шара рабочий лозунг будь готов: разговаривай с фашистами языком пожаров, словами луль, остратами штыков.

Шагыйрь үзенең каләмен штыкка тиңләштереп социалистик ватаныбызның дошманнарына каршы көрәштә беренче сафта иде. Һәм хәзер дә, немец-фашист илбасарларына каршы ватан сугышында да Маяковский тере кеше кебек тереләр белән сөйләшеп, алдынгы сугышчылар сафында атлый. Ул:

Ә син, шигырем, рядовой кебек ул,

Безнең исемсезләр үлгән кебек штормнарда”, — дип юкка гына әйтмәгән. Аның сугышчан җыры фронтларда яңгырый, сугышчыларны туган иле, изге җире, ирке өчен батырлыкка һән данлыкка рухландыра. Ватанга мәхәббәт, дошманга каршы нәфрәт хисләре белән, Ленин — Сталин эшенә бирелгәнлек белән сугарылган, батырлык һәм җиңүебезгә ышану белән тулы патриотик шигырьләре хәзер дә совет халкының көчле поэтик коралы булып тора. Маяковскийның иҗаты миллионлаган сугышчыларны дошманга карата аяусыз булырга, җиңүгә, немец хәшәрәтләрен совет җирләреннән куып чыгарып, фашизмны тар-мар итәргә һәм тыл белән фронтның бердәмлеген ныгытырга, бөтен совет кешеләрен җанын-тәнен кызганмыйча эшләргә өнди. Герой халыкның героик шагыйре Маяковский. Совет халкы аны хөрмәт белән искә ала һәм аны совет эпохасының иң яхшы шагыйрен, бер вакытта да онытмас. Ватан җырчысы Маяковский хәзер дә безнең арада яши һәм ул мәңге яшәр.