Логотип Казан Утлары
Публицистика

Верховный Баш Командующий ПРИКАЗЫ

Армия генералы иптәш Рокоссовскийга Армия генералы иптәш Ватутинга Генерал-полковник иптәш Поповка Кичә, 23 нче июльдә, безнең гаскәрләрнең уңышлы хәрәкәтләре ьәтиҗәсендә, немецларның Орелдан көньяктаракһәм Белгородтан төньяктарак булган районнардан Курск ягына таба ташлаган июль һөҗүме тәмам бетерелде. 5 нче июльдә иртән немец-фашист гаскәрләр, зур танк һәм пехота көчләре белән, күп санлы авиация ярдәме белән, Орел — Курск һәм Белгород — Курск юнәлешләрендә һөҗүмгә күчкәннәр иде. Немецлар безнең гаскәрләргә каршы һөҗүмгә үзләренең Орел һәм Белгород районнарына тупланган төп көчләрен җибәргәннәр иде.

Хәзер ачык булуынча, немецлар ксмандованиесе сугышка Орел — Курск юнәлешендә җиде танк дивизиясе, ике моторлаштырылган дивизия һәм унбер пехота дивизиясе, ә Белгород— Курск юнәлешендә ун танк дивизиясе, бер моторлаштырылган дивизия һәм җиде пехота дивизиясе керткән булган. Шулай итеп, дошман ягыннан һөҗүмдә немецларның барлыгы 17 танк дивизиясе, 3 мотсрлаштырылган дивизиясе һәм 18 пехота дивизиясе катнашты. Немецлар командованиесе, бу көчләрне фронтның тар участокларына туплап, төньяктан һәм көньяктан Курскига таба гомуми юнәлештә тупланган ударлар ясап, безнең оборонабызны өзәргә, Курск дугасы буйлап урнашкан безнең гаскәрләрне чолгап алырга һәм юк итәргә исәп тоткан иде. Немецларның бу яңа һөҗүме безнең гаскәрләрне көтелмәгән хәл алдында калдыра алмады. Алар немецларның һөҗүмен кире кайтарырга гына түгел, бәлки куәтле контрударлар ясарга да хәзер торалар иде. Дошман, гаять күп җанлы көчләрен һәм техникасын югалту исәбенә, Орел — Курск юнәлешендә безнең оборонабызга бары 9 километрга кадәр һәм Белгород — Курск юнәлешендә 15 километрдан 35 километрга кадәр генә эчкәрегә үтеп керә алды. Бик каты сугышларда безнең гаскәрләр немецларның иң яхшы дивизияләрен хәлдән тайдырдылар һәм көчсезлән Верховный Баш Командующий приказы 5 дерделәр һәм аннан соңгы кискен контрударлар белән дошманны алып ташлап һәм 5 нче июльгә кадәр булган хәлне ту- лысынча кайтарып кына калмадылар, бәлки, дошманның оборонасын өзеп, Орелга таба 15 километрдан 25 километрга кадәр алга да киттеләр.

Немецлар һөҗүмен бетерү буенча үткәрелгән сугышлар безнең гаскәрләрнең югары дәрәҗәдә хәрби күнеккәнлекләрен, барлык төр гаскәрләр сугышчыларының һәм командирларының, шул исәптән артиллеристларның һәм минометчикларның, танкистларның һәм очучыларның тиңдәшсез нык торучанлык, батырлык һәм геройлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Шулай итеп, немецларның җәйге һөҗүм планын бөтенләй җимерелгән дип санарга кирәк. Шуның белән, җәй көне немецлар һөҗүмдә һәрвакыт уңышка ирешәләр, ә совет гаскәрләре, гүяки, чигенүдә булырга мәҗбүр булалар дигән легенда фаш ителде. Немецларның һөҗүмен бетерү өчен сугышларда генерал-лейтенант ПУХОВ, генераллейтенант ГАЛАНИН, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты РОДИН, генерал-лейтенант РОМАНЕНКО генерал-лейтенант КОЛПАКЧИ, генерал-лейтенант ЧИСТЯКОВ, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты КАТУКОВ, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты РОТМИСТРОВ, генерал-лейтенант ЖАДОВ, генерал-лейтенант ШУМИЛОВ, генерал-лейтенант КРЮЧЕНКИН гаскәрләре һәм авиация генерал-полковнигы ГОЛОВАНОВ[1]НЫҢ, авиация генерал-лейтенанты КРАСОВСКИИНЫҢ, авиация генерал-лейтенанты РУДЕНКОНЫҢ һәм авиация генерал-лейтенанты НАУМЕНКОНЫҢ авиация берләшмәләре очучылары үзләрен аеруча күрсәттеләр.

5 нче июльдән 23 нче июльгә кадәр булган сугышлар вакытында дошман түбәндәге югалтуларга дучар ителде: 70.000 нән артык солдат һәм офицерлары үтерелде, 2.900 танкысы, 195 самоход орудиесе, 844 кыр орудиесе зарарланды һәм юк ителде, 1. 392 самолеты Һәм 5.000 нән артык автомашинасы юк ителде.

Сезне һәм Сез җитәкчелек итә торган гаскәрләрне немецларның җәйге һөҗүмен бетерүне уңышлы төгәлләү белән котлыйм. Сез җитәкчелек итә торган барлык сугышчыларга, командирларга һәм политработникларга бик яхшы сугыш хәрәкәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Ватаныбызның азатлыгы һәм намусы өчен көрәштә сугыш кырында һәлак булган геройларга мәңгелек дан.

Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы И. СТАЛИН.