Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ХУҖА НАСРЕТДИН МӘЗӘКЛӘРЕ

Хуҗа:

— Ишеттегезме, Ганс үлемнән котылу юлын тапкан, — дигән икән, фрицлар: — Нинди юл, нинди юл? — дип сораганнар. Хуҗа:

— Русларга плен төшү юлы,— дигән.

Бер фрицның:

— Беләсезме, самолет һавада оча, су асты көймәсе су астында йөри, — дип акыл сатып утырганын ишеткәч, Хуҗа:

— Киресенчә дә була. Мәсәлән, соңгы вакыт мемечларның Фокки исемле самолетлары күбрәк су астында йөзә, су асты көймәләре һавага оча, — дигән.

 

СОРАВЫНА КҮРӘ ҖАВАБЫ

 Бер фриц: — Нәрсә соң ул күчтәнәч? — дип сораган.

 Хуҗа: — Күчтәнәчнең төрле сорты була. Мәсәлән, оча торган кирпечтән төшә торганнары Әмерхән күчтәнәче дип атала, ә инде рус самолетларыннан сезнең өскә төшә торганнары совет күчтәнәчләре дип йөртелә, — дигән. Икенче бер фриц:

— Кабер нәрсә ул? —дип сораган.

— Кабер ул мемеч солдатларының совет җирендәге иң соңгы фатиры, — дип җавап биргән хуҗа.

 

ХУҖА ҺӘМ ЧИТ ИЛ ХӘБӘРЧЕЛӘРЕ

Чит ил хәбәрчеләре хуҗага:

— Хәзер фашистлар нәрсә белән булса да мактана алалармы?— дигән сорауны биргәннәр. Хуҗа:

 — Мактана алалар, — дигән.

— Нәрсә белән? — дип сораганнар хәбәрчеләр.

— Роммельнең Төньяк Африкадан качып китә алуы белән һәм Сталинград тирәсендә өч йөз меңнән артык немецның берьюлы кулларын күтәрергә өйрәнүләре белән мактана алалар, — дигән Хуҗа.

 

ИШЕТТЕҢМЕ?

Я, Хуҗа, ишеттеңме, Америкада яңа самолет уйлап чыгарганнар һәм ул оча да башлаган,— дигәннәр икән. Хуҗа: Исең киткән икән, самолетның гына түгел, Германиядәге зур-зур шәһәрләрнең һавага оча башлауларын да ишеттем инде мин, — дигән.

 

БЕР СОРАУГА ҖАВАП

Хуҗадан:

— Тимер тәре алган фрицка тагын нинди тәре бирелә? — дип сораганнар.

— Агач тәре, — дигән Хуҗа.

 

ХУҖАНЫҢ ФРИЦЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЫ

Хуҗа разведкада йөргән чагында, фрицларга юлыккан. Офицер Хуҗаның сакалыннан тотып алган да:

— Син кем? —дигән.

— Мин сакалымнан тотып торган вакытта, сөйләшә алмыйм,— дигән Хуҗа. Шуннан соң, офицер аның сакалын җибәргән.

— Мин — Хуҗа Насретдин. Бәлки, ишеткәнегез бардыр, — дигән Хуҗа.

— А, шәрык җүләре син буласыңмени, — дип фрицлар хуҗадан көлә һәм аны мыскыл итә башлаганнар.

— Монда ни эшләп йөрисең?—дип акырган офицер.

— Курорттан кайтып киләм, — дигән Хуҗа. Офицер:

— Безгә дә шул кирәк. Кайда курорт юлы? Күрсәт. Без кояшта кызынырга, салкын душ алырга телибез, дигән икән, фрицлар барсы берьюлы, шатыр-шотыр кашынырга тотынганнар, ди. Хуҗа аларга күз кырые белән генә карап алган да:

— Я, корчаңгы фрицлар, мин аны беләм, әнә курорт юлы, — дип урманга керә торган юлны күрсәткән. Фрицлар абына-сөртенә, этешә-төртешә кояшта кызына торган, салкын душ ала торган җиргә ашыкканнар. Хуҗа:

Һай, Гитлер-эттиннең котырган этләре, барыгыз, бар, бик шәп кызынырсыз анда, — дигән дә, әрәмәлеккә кереп киткән. Ул арада, урманда бик каты атыш башланган. Фрицлар, Хуҗа өйрәткән юлдан бара торгач, партизаннар засадасына барып чыкканнар. Партизаннар күп кенә фрицларны шунда ук тончыктырганнар, исән калганнары акны-караны күрмичә, абына-сөртенә кача башлаганнар. Хуҗа яшеренгән урыныннан торган да:

— Әһә, кызындыгызмы, әллә артыграк та кыздырып җибәрделәрме,— дигән һәм качып баручы фрицларга автоматы белән сиптерә башлаган.

— Монсы инде сезгә салкын душ булыр, — дигән.

 

ХУҖА ҺӘМ ГИТЛЕР

Көннәрнең берендә, фашистлар Хуҗаны тотып алганнар да, кыйный-кыйный Гитлер янына китергәннәр. Гитлер аждаһа кебек дулаган, елан кебек сызгырган да:

 — Минем сорауларыма дөрес жавап бирмәсәң, астырырмын. Я, әйт, дөньяда иң кызу җир кайда? — дигән.

— Мимечләр өчен Сталинград янында,—дигән Хуҗа.

— Иң салкын җир? — дип җикеренгән Гитлер.

— Төньяк Африкада, — дигән Хуҗа.

Асам мин сине, хәзер үк асам,—дип ачуланган да:

— Дөньяда иң каты йөгерүче нинди җанвар бар? — дип сораган Гитлер.

— Төньяк Африкада пәйда булган Роммель исемле җанвар,— дип җавап биргән Хуҗа. Гитлер төкерекләрен чәчеп:

— Дөньяда ничә алдакчы бар? — дип кычкырган.

— Өч, — дигән Хуҗа.

— Кемнәр алар?

— Берсе — Иблис, икенчесе — Геббельс, өченчесе — син,— дигән икән Хуҗа, Гитлер аның якасыннан алган.

— Үтерәм, хәзер үк асам мин сине, — дип хуҗаны буа башлаган. Хуҗа:

— Я Гитлер-эттин, кемне үтергәнеңне белеп үтер, беләсеңме, мин кем? — дигән.

— Кем соң син? әйт тизрәк, — дигән Гитлер. Хуҗа җиләне астыннан автоматын чыгарып, Гитлерга төзәгән дә:

— Мин — партизан! — дигән.

Әхмәт солдат