Логотип Казан Утлары
Шигърият

НУРИ АРСЛАНОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

ПАРОВОЗ

(Этюд)

Яшел кырда, төтен бөркеп,

Паровоз бара,

Як төтеннәр җиргә төшеп

Талга урала;

Талга, агачка уралып

Калалар алар,

Таралып, юлларга ятып

 Тиз югалалар.

Карап кала телеграмм

Баганалары

Авыллар, басулар, урман —

Тау аралары.

Җемелдәп ятып калалар

Көмештәй күлләр.

Каушап җилгә кузгалалар

Чәчәкләр, гөлләр.

Сыгыла шпал, калтырый җир,

Рельслар гөрли.

Һәм аның бу дәһшәтен җил

Бу көчен көнли.

Юлчы яшел флаг алып

Каршылый, көтә.

Паровоз һава яңратып

Кычкыртып үтә.

Көтүләр юлда тукталып

Аны тыңлыйлар.

Колхозчылар саубуллашып

Яулык болгыйлар.

Поездлар туктаусыз чаба

Алга да алга,

Ярсып көнбатышка таба

Фронтка таба.

Бер-бер артлы алар бара,

Карван шикелле.

Кавалерия атакага

Барган шикелле.

Бара, җил-давыллар исеп

Килгәндәй булып,

Дошманнарны таптап, изеп

Китәрдәй булып.

Паровозга бик ерак та

Якын шикелле:

Бара, кара аргамакта

Батыр шикелле.

Төнлә йолдызларга тия

Ялкынлы ялы.

Баскан саен очкын сибә

Тимер тоягы.

Утлы күзен алга төбәп

Түшен киереп,

Дошманына үлем төяп,

Тимер киенеп,

Кара тулпар һаман бара

Тукталмый бер дә,

Ялга, канлы мәйданнарга,

Дау барган җиргә.

Көнбатышка юл күрсәтеп

Семафор яна!

Җил уйнатып, җир тетрәтеп

Паровоз бара!

 

ТАҢ АТКАНДА

Агарды якты таң, җәелде ак томан,

Зәңгәрсу тынлыкта тугайлар.

Уятып даланы һәм мактап ак таңны

Тирбәлде һавада тургайлар.

Салкынча таң җиле болытлар китерде

Күк ачык — сагышсыз чагында,

Болытлар карваны зәп-зәңгәр һаваны

Замрудтай яктыртты тагын да.

Бизәде ак болыт сагышлы тап булып

Таң күген һәм аның бизәген,

Кояшның нурлары яктыртып уйнады

Каяулап болытлар итәген.

Аһ, беләм бу бизәк — бу сагыш бик кирәк

Бу — хәят таңга җан шикелле,

Ләззәтле бу, егет өзелеп-өзелеп

Сөйгәнен сагынган шикелле.

Җәйге таң күгенә ошаган күңеленә

Шагыйрьнең бу илһам килгәндәй,

Бу сагыш — матурлык, бу —җиңү, батырлык,

Йөрәктән яңа җыр биргәндәй.

Лирика булмаса — бер сагыш кунмаса

Йөрәк буш, бизәксез таң кебек,

Ул моңсыз, ваемсыз, ашкыну — ярсусыз,

Ул җансыз — ясалма аң кебек.

Походка киткәндә, авыр юл үткәндә,

Сугышчы арганда — талганда,

Утларга кергәндә, сугыш йөргәндә,

Ватанын якларга барганда,

Тир белән сыланып, тузанга буялып

Керләнгән каралган йөзендә

Корычтай катылык, таш кебек салкынлык;

Ә хәят яна тик күзендә.

 Ашыга юлында; шулай да болында

Чәчәкләр күзенә чагыла,

Хәтерли сөйгәнен, чәчәкләр биргәнен,

Сагына, сагына, сагына...

Урманнар үткәндә, һөҗүмгә киткәндә

Атлыгып дошманнар ягына,

Ак каен төбендә, йолдызлы бер төндә

Бергәләп торганын сагына.

Болыннар, тугайлар...

Тик монда тургайлар

Калмаган; шулай да аңына

Чалына үткәне — болында көткәне

Сөйгәнен; сагына, сагына...

Өзелеп сагына, бу сагыш тагында

Ватанны сөюен арттыра:

Каргышы, ләгънәте, дошманга нәфрәте

Тагын да көчәя, яктыра.

Бу сагыш таң белән ак болыттай килгән

Йөрәкнең түренә урнаша.

Бу сагыш — мәхәббәт —кыйммәтле зөбәрҗәт,

Калепкә ут булып тоташа.

Ватанның гөлләре, хәтта һәр үләне

Ул якын, ягымлы, ул туган.

Һәм бүген шуңарга дау барган кырларда

Чык булып анда кан утырган.

Тапталган гөл өчен, хурланган җир өчен,

Аерылган яр өчен үч яна.

Туган ил—җан өчен, сөйгән ватан өчен

Мәйданда ярадан кан тама.

Ир егет үч ала, дан җәеп дөньяга,

Ул сөя, моңая, сагына...

Һәм җиңү таңында, сагына-сагына,

Ул кайтыр сөйгәне янына.

Май, 1943 ел.