Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ

Генерал-полковник ПОПОВКА

Генер ал-полковник СОКОЛОВСКИЙГА

Армия генералы РОКОССОВСКИЙГА

Армия генералы ВАТУТИНГА

Генерал-полковник КОНЕВКА

Бүген, 5 нче августта, Брянск фронты гаскәрләре, Көнбатыш һәм Үзәк фронт гаскәрләре фланглардан ясаган булышлык ярдәме белән, бик каты сугышлар нәтиҗәсендә Орел шәһәрен алдылар. Шулай ук бүген Дала һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре дошманның каршылык күрсәтүен бастырдылар һәм Белгород шәһәрен алдылар. Моннан бер ай элек, 5 нче июльдә, немецлар, Курск дугасындагы безнең гаскәрләрне чолгап алу һәм юк итү һәм Курскины алу өчен, Орел һәм Белгород районнарыннан үзләренең җәйге һөҗүмнәрен башлаганнар иде. Безнең гаскәрләр, дошманның Орел һәм Белгород ягыннан Курскига үтәргә маташуларын барсын да кире кайтарып, үзләре һөҗүмгә күчтеләр һәм 5 нче августта, немецларның июль һөҗүме башланганнан соң нәкъ бер ай үткәч, Орелны һәм Белгородны алдылар. Шуның белән немецларның гүяки совет гаскәрләре җәй көне уңышлы һөҗүм алып бара алмыйлар дигән легендасы фаш ителде.

Ирешелгән җиңүне истә калдыру өчен, Орел шәһәренә беренче булып бәреп кергән һәм аны азат иткән 5 нче, 129 нчы, 380 нче укчы дивизияләргә Орел исеме бирергә һәм моннан соң аларны түбәндәгечә исемләргә: 5 нче Орел укчы дивизиясе, 129 нчы Орел укчы дивизиясе, 380 нче Орел укчы дивизиясе. Белгород шәһәренә беренче булып бәреп кергән һәм аны азат иткән 89 нчы гвардия дивизиясенә һәм 305 нче укчы дивизиягә Белгород исеме бирергә һәм моннан соң аларны түбәндәгечә исемләргә: 89 нчы гвардияче Белгород укчы дивизиясе, 305 нче Белгород укчы дивизиясе. Бүген, 5 нче августта, 24 сәгатьтә ватаныбызның башкаласы Москва безнең Орелны һәм Белгородны азат иткән батыр гаскәрләребезгә 120 орудиедән унике артиллерия залпы белән салют бирәчәк.

Бик яхшы һөҗүм хәрәкәтләре өчен Сез җитәкчелек итә торган, Орелны һәм Белгородны азат итү операцияләрендә катнашкан барлык гаскәрләргә рәхмәт игълан итәм. Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан! Үлем немец оккупантларга!

Верховный Баш Командующий

Советлар Союзы Маршалы И. СТАЛИН