Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ

Шушы елның 15 нче августында, каты сугышлар нәтиҗәсендә, 16 нчы һәм 84 нче гвардияче укчы дивизияләр, 238 нче һәм 369 нчы укчы дивизияләр КАРАЧЕВ шәһәрен немец илбасарлардан азат иттеләр һәм шул вакытта батырлык һәм оста сугыш хәрәкәтләре үрнәкләре күрсәттеләр. Ирешелгән уңышларны истә калдыру өчен Карачев шәһәрен азат иткән 16 нчы һәм 84 нче гвардияче укчы дивизияләргә; 238 нче һәм 369 нчы укчы дивизияләргә Карачев дивизияләре исемен бирергә һәм моннан соң аларны түбәндәгечә исемләргә: 16 нчы Гвардияче Карачев укчы дивизиясе.

84 нче Гвардияче Карачев укчы дивизиясе.

238 нче Карачев укчы дивизиясе.

 369 нчы Карачев укчы дивизиясе.

Верховный Баш, Командующий Советлар Союзы Маршалы

И. СТАЛИН. 15 август, 1943 ел.

Верховный Баш Командующий ПРИКАЗЫ Генерал-полковник КОНЕВКА Армия генералы ВАТУТИНГА Армия генералы МАЛИНОВСКИЙГА

Бүген, 23 нче августта, Дала фронты гаскәрләре, Воронеж һәм Көньяк-Көнбатыш фронтлар гаскәрләренең фланглардан ясалган актив булышлыгы белән, бик каты сугышлар нәтиҗәсендә дошманның каршылык күрсәтүен бастырдылар һәм штурм белән Харьков шәһәрен алдылар. Шулай итеп, Украинаның икенче башкаласы — безнең туган Харьков немец-фашист кабахәтләр изүеннән азат ителде. Харьков шәһәрен алу өчен һөҗүм сугышларында безнең гаскәрләр югары дәрәҗәдә хәрби өйрәнгәнлек, батырлык һәм маневр ясый белү үрнәкләре күрсәттеләр. Харьков шәһәре өчен сугышларда генерал-майор Манагаров, генерал-лейтенант Крюченкин, генерал-лейтенант Шумилов, генерал-лейтенант Гаген, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты Ротмистров гаскәрләре, авиация генерал-лейтенанты Горюнов очучылары, шулай ук генерал-майор М. И. Козловның 33 нче гвардияче укчы корпусы һәм генерал-майор Колчигинның 34 нче укчы корпусы частьлары үзләрен аеруча күрсәттеләр. Харьковны азат итүне истә калдыру өчен 89 нчы гвардияче Белгород укчы дивизиясенә, 252 нче, 84 нче, 299 нчы, 116 нчы, 375 нче, 183 нче укчы дивизияләргә, 15 нче, 28 нче һәм 93 нче гвардияче укчы дивизияләргә Харьков исемен бирергә һәм моннан соң аларны түбәндәгечә исемләргә: 89 нчы гвардияче Белгород-Харьков укчы дивизиясе; 252 нче Харьков укчы дивизиясе; 84 нче Харьков укчы дивизиясе; 299 нчы Харьков укчы дивизиясе; 116 нчы Харьков укчы дивизиясе; 375 нче Харьков укчы дивизиясе; 183 нче Харьков укчы дивизиясе; 15 нче Гвардияче Харьков укчы дивизиясе; 28 нче Гвардияче Харьков укчы дивизиясе; 93 нче Гвардияче Харьков укчы дивизиясе. Харьков янындагы җиңү уңае белән тантана билгесе итеп, бүген, 23 нче августта, 21 сәгатьтә Ватаныбызның башкаласы Москва, ике йөз егерме дүрт орудиедән егерме артиллерия залпы белән, Харьковны азат иткән батыр гаскәрләребезгә Ватан исеменнән салют бирә. Харьковны азат итү операциясендә катнашкан Сезнең җитәк- челегегездәге барлык гаскәрләргә бик яхшы сугыш хәрәкәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан.

Үлем немец оккупантларга!

 Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы И. СТАЛИН 23 август, 1943 ел. Верховный Баш Командующий ПРИКАЗЫ Генерал-полковник. ТОЛБ УХИНГА Көньяк фронт гаскәрләре, бик каты сугышлар нәтиҗәсендә, немецларның Таганрог группировкасын тар-мар иттеләр һәм бүген, 30 нчы августта ТАГАНРОГ шәһәрен алдылар. Безнең гаскәрләр тарафыннан көньякта бу яңа җиңүгә дошман гаскәрләре тылына үтеп кергән безнең атлы һәм механикалаштырылган берләшмәләребезнең кыю маневры нәтиҗәсендә ирешелде.

Үткәрелгән операция нәтиҗәсендә безнең гаскәрләр Ростов өлкәсен немец илбасарлардан бөтенләй азат иттеләр.

Ростов өлкәсен һәм ТАГАНРОГ шәһәрен азат итү өчен сугышларда гвардия генерал-лейтенанты КИРИЧЕНКО ның Кубань казаклары-кавалеристлары, танк гаскәрләре гвардия генерал-лейтенанты ТАНАСЧИШИНның сталинградлы-танкистлары,

генерал-лейтенант ЦВЕТАЕВ,

 генерал-лейтенант ЗАХАРОВ, генерал-лейтенант ГЕРАСИМЕНКО,

генерал-лейтенант ХОМЕНКО гаскәрләре һәм авиация генерал-лейтенанты ХРЮКИН очучылары үзләрен аеруча күрсәттеләр.

Ростов өлкәсен һәм ТАГАНРОГ шәһәрен азат итүне истә калдыру өчен 130 нчы укчы дивизиягә, азербәйҗанлылардан торган 416 нчы укчы дивизиягә Таганрог исемен бирергә һәм моннан соң аларны түбәндәгечә исемләргә: 130 нчы Таганрог укчы дивизиясе, 416 нчы Таганрог укчы дивизиясе. Таганрог янындагы җиңү хөрмәтенә бүген, 30 нчы августта 19 сәгать 30 минутта ватаныбызның башкаласы Москва, йөз егерме дүрт орудиедән унике артиллерия залпы белән, Ростов өлкәсен һәм ТАГАНРОГ шәһәрен азат иткән безнең данлыклы гаскәрләребезгә салют бирә.

Ростов өлкәсен һәм ТАГАНРОГ шәһәрен азат итү операциясендә катнашкан Сезнең җитәкчелегегездәге барлык гаскәрләргә һәм беренче чиратта: полковник СЫЧЕВ ның 130 нчы Таганрог укчы дивизиясенә,

полковник СЫЗРАНОВ ның416 нчы Таганрогукчы дивизиясенә,

майор ТАТИРОВ ның 15 нче механикалаштырылган бригадасына,

подполковник ЖИДКОВ ның 6 нчы гвардияче танк бригадасына,

полковник ГРИНЕВИЧ ның 32 нче гвардияче танк бригадасына,

подполковник ЕПАНШИН ның 4 нче механикалаштырылган бригадасына,

генерал-майор ТУТАРИНОВ ның 9 нчы гвардияче Кубань кавалерия дивизиясенә, генерал-майор ГОЛОВСКИИ ның 30 нчы кавалерия дивизиясенә,

генерал-майор УТВЕНКО ның 31 нче гвардияче укчы корпусына,

полковник САКСЕЕВ ның 1 нче ныгытылган райондагы гвардияче пулемет-артиллерия батальоннарына,

полковник АЛЕКСЕЕВ ның 2 нче гвардияче артиллерия дивизиясенә,

полковник КУДРЯШЕВ ның 236 нчы истребитель авиациясе дивизиясенә,

полковник ЧУЧЕВ ның 270 нче бомбардировка авиациясе дивизиясенә,

подполковник МОРОЗОВ ның 9 нчы гвардияче истребитель авиациясе полкына,

майор ЕРЕМИН ның 31 нче гвардияче истребитель авиациясе полкына — бик яхшы сугыш хәрәкәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан. Үлем немец оккупантларга!

Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы И. Сталин:

30 август, 1943 ел.

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ АРМИЯ ГЕНЕРАЛЫ СОКОЛОВСКИЙГА

Көнбатыш фронт гаскәрләре шушы көннәрдә дошманның көчле ныгытылган оборона полосасын өзделәр һәм, Смоленск юнәлешендә һөҗүмне җәелдереп, кичә 30 нчы августта оператив яктан мөһим, зур юллар узелы һәм Смоленск юнәлеше оборонасының бик мөһим терәк пункты булган — ЕЛЬНЯ шәһәрен алдылар.

ЕЛЬНЯ шәһәре янындагы сугышларда генерал-майор БУРДЕЙНОНЫҢ гвардияче танкистлары,

генерал-лейтенант ГОРДОВНЫҢ,

генерал-майор КРЫЛОВНЫҢ,

генерал-лейтенант ТРУБНИКОВНЫҢ гаскәрләре,

авиация маршалы ГОЛОВДНОВНЫҢ һәм авиация генерал-лейтенанты ГРОМОВНЫҢ очучылары үзләрен аеруча күрсәттеләр.

ЕЛЬНЯ шәһәре янында безнең гаскәрләр казанган җиңүне истә калдыру өчен,

ЕЛЬНЯ шәһәре янындагы сугышларда үзләрен аеруча күрсәткән 29 нчы гвардияче кызыл байраклы укчы дивизиягә, 76 нчы укчы дивизиягә, 25 нче танк бригадасына, 26 нчы танк бригадасына, 23 нче гвардияче аерым танк бригадасына һәм 119 нчы аерым танк полкына ЕЛЬНЯ исемен бирергә һәм моннан соң аларны түбәндәгечә исемләргә:

29 нчы гвардияче кызыл байраклы Ельня укчы дивизиясе;

76 нчы Ельня укчы дивизиясе;

25 нче Ельня танк бригадасы;

26 нчы Ельня танк бригадасы;

23 нче гвардияче Ельня аерым танк бригадасы;

119 нчы Ельня аерым танк полкы.

Ватан исеменнән безнең башкалабыз MOCKBА бүген 31 нче августта 19 сәгатьтә ЕЛЬНЯ шәһәре янында җиңү казанган безнең батыр гаскәрләребезгә, йөз егерме дүрт орудиедән унике артеллерия залпы белән салют бирәчәк.

Бик яхшы сугыш хәрәкәтләре һәм маневрлар ясый белү өчен,

Сез җитәкчелек итә торган, Смоленск юнәлешендәге операциягә катнашкан барлык гаскәрләргә рәхмәт белдерәм.

Бигрәк тә: Генерал-майор СТУЧЕНКОНЫҢ 29 нчы гвардияче кызыл байраклы ЕЛЬНЯ укчы дивизиясенең,

Полковник БЛБНЯННЫҢ 76 нчы Ельня укчы дивизиясенең,

Полковник ШЕВЧЕНКОНЫҢ 25 нче Ельня танк бригадасының,

Полковник НЕСТЕРОВНЫҢ 26 нчы Ельня танк бригадасының,

Полковник КЛЛИНИННЫҢ 23 нчы гвардияче Ельня аерым танк бригадасының,

Подполковник ЛОСИКНЫҢ 119 нчы Ельня аерым танк полкының,

Полковник ЛОСКИННЫҢ 63 нче укчы дивизиясенең оста хәрәкәт итүләрен билгеләп китәм.

Ватаныбызның азатлыгы һәм намусы өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан. Үлем немец оккупантларга!

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ МАРШАЛЫ И. СТАЛИН