Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАДИ ТАКТАШ

Әйе, безнең Такташыбыз бар бит әле! Сыркыды авылының аючылар нәселеннән чыккан бу малай, Тамбов урманнарында юкә урлап, Леонид Андреев белән саташып, „ишелеп- ишелеп күкләргә озайган янар таулар" арасыннан үзенең кыйбласын таба алмыйча дулап йөрде-йөрде дә, ахырысында Казанга килеп, безне „тилергән авыл малаеның" шук моңнары белән рәхәтләндереп китте һәм менә ничә еллардан бирле инде без ял зәңгәр күзле җырчыны сагынып ушибез. Такташ турындагы бу сагыш татар әдәбиятын үзенә бер нур белән нурландырып тора һәм бу тәмле сагышны без берни белән дә, берни белән дә алмаштыра алмыйбыз. Хәзергә чаклы берәү дә Такташның матурлыгы нидән гыйбарәт булганлыкны әйтә алганы юк. Мөлаем, шук, эчкерсез һәм мәңгелек бала табигатьле бу шагыйрьнең бөтен җырларында авылга да, шәһәргә дә сыя алмыйча язгы юлдан кулларын бол- гый-болгый каядыр йөгерүче ялан аяклы, ялан башлы бер малайның сихри ашкынуы бар һәм бу тиле ашкыну аны утыз бер яшь тә тулмаган көйгә кара җиргә, Байрон һәм Пушкин, Лермонтов һәм.Тукай ята торган дымлы җиргә илтеп тыкты. Ләкин барыбер Такташ турында без әле берни дә әйтә алмадык. Аның бөтен матурлыгы, ихтимал, аның әнә шул кулга һәм телгә бирелмәс шук җанындадыр. Хәсән Хәйри иптәш соңгы вакытта Такташның шигырьләрен, пьесаларын һәм хикәяләрен бергә җыйнап, Татгосиздат моны бастырып чыгарды. Җыентыкка Такташның моңа чаклы бер җирдә дә басылма ган күп кенә шигырьләре, проза әсәрләре, мәкаләләре кергән. Әлбәттә күп кенә, файдалы гына эш эшләнгән. Җыентыкны төзүче һәм аның редакторы (Гази Кашшаф) адресына әйтелә торган үпкә — алар шагыйрьнең бу яңа әйберләре турында бер җирдә дә ләм-мим бер сүз әйтмиләр. Әллә без гаҗәпләнмәскә дә өйрәнә башладыкмы инде югыйсә! Бер дә матур сүз таба алмыйсың икән, юк дигәндә, ике-өч битлек аннотация ясап, шагыйрьнең моңа чаклы басылмаган әсәрләрен, бу әсәрләрнең әдәби һәм фәлсәфи кыйммәтен укучыларга әйтеп бирү кирәк иде. Укучының олысы бар, кечесе бар — тәнкыйтьченең җитәкләүче кулы һичбер вакытта да артык түгел. Хәлбуки бу эш эшләнмәгән. Гадәттә Такташның иҗаты чорларга бүленеп өйрәнелә. Беренче чорны „Такташ күктә" итеп, соңгыларын Такташны әкренләп „җиргә иңә" баручы төсендә күрсәтергә тырышу төсле күренешләргә без күнегеп киттек инде. Күкне шигъри метафора итеп алганда? Такташ һичбер вакытта да шигъри күктән төшмәде. Беренче чордагы Такташның „күге® шуннан гыйбарәт ки, бу чорда шагыйрьнең шигъри мотивлары күбесенчә, яки бөтенләе белән диярлек, реаль җирдән, җирдәге реаль көрәштән ерак торган мотивлар булдылар. Типлары — аллалар, иблисләр, газраилләр булса, шигъри авазы— җирдәге көрәшнең ерак янар таулар арасындагы өне булды. Бу яктан аның иң характерлы әсәре ]36 Такташ „Җир уллары" трагедиясе. Җыентыкны төзүчеләр, жанр билгесенә харап, „Җир уллары“н бөтенләй сонга, „Камил", „Исхак агайның үкенүе" яки „Киләчәккә хатлар" арасына китереп тыкканнар. Бер караганда моның әлләни зарары да юк төсле, ләкин Такташ иҗатындагы художество һәм политик эволюцияне дөрес итеп билгеләү өчен, һәм мәсьәләгә әнә шуннан чыгып караганда, „Җир улларымның урыны әсәрнең беренче бүлегендә. Чөнки ул „Күк Такташымның җимеше. Җыентыкның төрле бүлекләргә бүленү принциплары турында шуннан башка искәртү ясап булмый, бүлекләр әйбәт, тулы. Биредә безнең азмы-күпме сүз алып барырга теләгән нәрсәбез — шагыйрьнең моңа чаклы киң матбугатта чагылмаган шигырьләре. Без аларны күбесен беренче кат укыдык һәм, шулай буларак, үзебезнең алардан алган тәэссөратыбызны иптәшләр белән бүлешергә хакыбыз бардыр дип уйлыйбыз. Мәрхүм Такташ ни өчен аларны үзе исән чакта чыккан тулы җыентыкларына кертмәгәндер, анысы хәзергә билгесез, ләкин болар арасында чын поэзия әсәре булган, тузан арасында күмеп, онытып калдырырга һич тә ярамый торган чын сәнгать җәүһәрләре бар. Менә аның „шашкан җырчы* булып күтәрелеп чыгу чорында, кыйбласын таба алмыйча адашып йөргән һәм җирдәге залимнарны каргый- каргый „күккә ашкан" чорда язылган „Караңгы төннәрдә" шигыре. 1916 нчы елны язылган бу шигырендә, аның бу чорда язылган башка шигырьләрендәге төсле үк, яшь булуына карамастан, шагыйрьнең җирдән туюын, җирдәге кимсетелүләрдән аруын, „яралануын" һәм шул җәрәхәтләнгән ак күгәрчен көйгә күккә, фәрештәләр арасына качуын күрәбез. ... Калыгыз инде иркендә... Китәм мин, ташлыймын җирне, Фәхеш җир! Куеныңа шомлы Еланнар ояласын инде. Очам күккә, кайда паклек, Керән анда җуеп эзне, Йөрермен мин анда ялгыз Ләгънәтләп мәңгегә сезне. Китәм, юк, төшми калмас бу Минем каргыш, сагышларым, Тыныч бирмәс, ерактан Ишетелер ямьсез тавышларым. Беренче чордагы шигырьләреннән дә, шулай ук соңга' таба язылганнары да — җыентыкка шагыйрьнең моңа чаклы чыккан тулы җыентыкларына кермәгән күп кенә шигырьләре, сәхнә әсәрләре, хикәяләре һәм „Таң җиле" исемле бер повесте кергән. Болар арасында „Т өр кета н с а х р а л а р ы н д а“, „/Антым6 , „Нйның нурлары арасында", „Онытылган ант", „Урман", „Тамбов урманнарын ташлап китәм", „Онытылган тәбрик", „Карт артист", „/Акчәчәкләр", „Ике тегермән", „Шагыйрьнең блок-нотыннан" төсле һәм башка күп кенә шигырьләр бар. Кайчандыр җирдә бары тик зол- мәт кенә күргән, андагы бар нәрсәгә кул селтәп ак канатлы болытлар арасына качкан һәм аннан, хрусталь югарылыктан торып җиргә ләгънәт яудырган шагыйрь, революция кояшының бөтен нәрсәләрне яңартучы бөек тогы астында, җиргә тартылуын һәм җирнең кечкенә генә әйберләрен дә илаһи нур белән кушып җырлый башлавын үзе дә сизми кала. „Нк чәчәкләр" дигән шигырендә без инде шагыйрьне чынлап та җирдә күрәбез, гади итеп кенә түгел, балаларча мавыккан һәм җирнең мәңгелек тылсымы белән тылсымланган итеп күрәбез: „... Ул Эретеп туңган тәрәзәне, Моштым гына карый урамга, — Як чәчәкләр ява урамда... Берәү Борын очын кулына кысып, Сүгенеп узды кышкы салкыннан, Жил ияреп китте артыннан... Ялар Чана тартып җырлый-җырлый, Тау шуарга икәү уздылар, Ә бераздан кире сыздылар... Нк чәчәкләр ява, Дөнья матур, Шундый матур булып тоела Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Нк кар булып җиргә коела... Такташ 137 Кышка мактау җырлаучылар булгалады бездә, ләкин салкын кышны менә мондый җылы, мондый саф итеп кемнең җырлаганы бар! Бу юлларны укыганнан соң кышның салкынлыгын онытасың, утынсыз булсаң, утын кайгысы баштан китә, чөнки сине Такташ үзенең шигъри шуклыгы белән җылытты, һәм син шунда татар әдәбияты белән, татар әдәбиятының үзенчәлекле художниклары белән горурланып, тагын бер мәртәбә: — Әйе, безнең Такташыбыз бар бит! — дип куясың. Такташ коры сокланучы, җирнең вак бәхетләренә, „/Ак күбәләкләренә" мәдхия укучы булып кына калмый, җирдәге сыйнфи көрәшкә кушылып \китә, аңлы граждан һәм тем- 'пераментлы җырчы буларак, җиң сызганып эшкә тотына. Моңа чаклы күп җирләрдә басылып, укучыларга таныш булган политик лирикасы белән беррәттән, без аның моңарчы басылмаган шигырьләре арасында да күп кенә үткен политик парчалар укыйбыз. Менә аның акыллы сүз урынына йөрерлек „Ике' тегермән" шигыре. Шигырь дүрт кенә юлдан » тора. Шундый кыска, ә фикере шун- ( дый көчле. „Колхоз тегермәне әйләнмәгән, Он тартмыйча яткан урында, Кулак тегермәне бер туктаусыз Гайбәт тарта колхоз турында...“ * * * Такташның фотографияләре арасында иңенә шинель салып төшкән бер фотографиясе бар. Тузган озын чәчле, киң маңгайлы, уйчан күзле бу егет фотографиядән торып синең күзләреңә карый һәм аның илһам чаткылары белән нурланган күзләре, L гүяки, „әйдә, шинельне җырлыйбыз, туган" дип сине чакырып торалар төсле. Бу аның декорация үзгәртеп каравы түгел. Кайчандыр бер вакытны үзе дә Кызыл Нрмиянең тер- сборларында катнашып йөргән шагыйрь, шигырьне корал итеп, Кызыл Нрмия сафларында дисциплинаны ныгытырга чакыра, аның походларына гимн җырлый, Кызыл Нрмия сафларына барып чыккан аерым булдыксыз җаннардан үзенең җылы көлүе белән көлә. Аның күбесенчә 1927 нче елда язылган бу шигырьләре әле бүгенге көндә дә актуаль лозунг булып яңгырый алалар. „... Исәнмесез, кызыл көрәшчеләр, Без үзебез Сау-сәламәт монда калабыз, Сезгә менә тагын хатлар яза Күпне күргән Такташ бабагыз. Инде карт кешенең биргән киңәшләрен Өстән генә укып үтмәгез Күңелегезгә салып бикләгез. - — Кайнар ашсыз, яңгыр эчендә, дип Борныгызны салып йөрмәгез, Өстегезгә төшкән бурычларны Егетләрчә барын эшләгез. Нвырлыкка хәзер өйрәнегез, Чын сугышлар булган чагында Якты уйлар юлдаш булсын сезгә, Нвырырак булыр тагын да. Бүген, бөек ватан сугышы фронтларында тугандаш халыклар белән бер сафта торып, дөнья тарафыннан ләгънәтләнгән ерткыч фашист өерләре белән авыр сугыш алып барган һәм ул чирүләрне кырып, куып барган татар егетләре алар барсы да „Такташ бабалары"ның шигырьләрен укып, аның киңәшләрен тыңлап үскән егетләр һәм алар — мәңгелек дан булсын алар- га! — ачык сугыш кырында сынатмыйча, башка бик күп нәрсәләрне саклап алып калу белән бергә, Такташ каберенең иминлеген дә саклап калдылар. Такташның „Сигналчы кызыл гаскәр җыры", „Без сыныйбыз көчебезне", „Өйрәнегез", „Р\тлы сугышчыга", „Иптәшләр", „Чиста бул!“ шигырьләре болар барсы да бүген җиңеп баручы Кызыл /Армияне тәрбияләүгә, ныгытуга, аның сугышчан хәзерлеген күтәрүгә юнәлтелгән шигырьләр. Димәк, бүген дошманны көнбатышка куып баручы солдатлар арасында аларның күзгә күренми торган дуслары, зәңгәр күзле, тузган чәчле уйчан егет — Һади Такташ та бара. 1с8 Такташ ♦ * ♦ Җыентыкка Такташның моңа чаклы басылмаган күп кенә сәхнә парчалары, хикәяләре, мәкаләләре дә кергән. Болар арасында иң зурысы „Таң җиле" повесте. Төзүчеләр бу турыда „Таң жиле* язылып бетмәгән роман. Нның баштагы өлеше генә „Безнең юлм журналында (№ 12, 1949 ел) басылган, калган өлешләре бер дә басылмаган, алар авторның кулъязмаларыннан алынды" дигән кечкенә искәрмәне генә биреп үтәләр. Ләкин бу әсәр турында күбрәк итеп, тулырак итеп язганда да яраган булыр иде. Дөрес, ул чын мәгънәсендә хикәя түгел. Без анда мөкәмәлләшкән бер вакыйга — сюжет һәм шул вакыйганы иңнәренә бастырып алып чыгучы тулы язмышлы образлар күрмибез. Такташ хикәяче түгел, Такташ шигырь язучы. Ләкин, шуңа да карамастан, бу әсәрдә без Такташның, художник буларак, „үз жанры" булмаган жанрда да буяулар белән иркен эш итә белүен күрәбез. Шулай ук Такташка хас булган җылы юмор, сау көлү белән көлү бу әсәрдә буйданбуйга сузылып килә. „... Садрый ул... алланы яшь чакларындарак үзләренең мәрхүм мәхәллә хәзрәте Ибраһимга ошата иде. Соңыннан кайдадыр: алла кешегә ошамый — колаксыз ишетә, күзсез күрә, дип ишеткәч, бөтенләй уйларга курка башлады... Тирә-күршеләренең дә, динне белгән крестьяннарның да: Садрый кебек кешеләр һичбер җәннәткә керәчәк түгелләр, мәңге тамугта яначаклар, дип сөйләүләре башта аны куркытса да, соңыннан, киткән баш киткән инде, барыбер жәннәткә эләгеп булмас, дип ул турыда уйламаска, бар нәрсәне дә үзе белгәненчә эшләп йөрергә башлады". Кызыклы да, дини җәтмәләрдән ычкына алмыйча тыпырчынучы бер катлы мишәрнең характерын ачу өчен бу буяулар ифрат дәрәҗәдә урынлы да салынганнар. Шулай ук бу әсәрдә мишәрләр арасындагы көнкүреш җолалары да бик тулы һәм кызыклы итеп би. ел- гән. Шул яктан караганда, бу әсәр Иделнең түбән өлешендә һәм Урта Россиядә яшәүче мишәр татарларының үзенчәлекләрен өйрәнүдә укып туймаслык кызыклы бер чыганак булып тора. Жыентыкта Такташның төрле вакытта һәм төрле уңай белән язылган кыска-кыска мәкаләләре күп кенә урын алганнар, ^лар барсы да Такташның әдәбиятка һәм иҗтимагый хәлләргә булган мөнәсәбәтен билгеләү өчен бик кирәкле документлар булып торалар. Җыеп кына әйткәндә шул. Әллә ни шаккатыргыч академизмны дәгъва итми торган бу җыентык, чынлыкта исә, Такташ иҗатын тулы гына күрсәтә торган бай бер басма булып тора. Шуның өчен төзүчегә дә, редакторга да рәхмәт әйтәсе килә. Ә рәхмәтнең иң чыны, иң самими йөрәктән чыкканы зәңгәр күзле егетнең үзенә — Такташка! Әйе, мәңге үлмәслек Такташыбыз бар бит безнең