Логотип Казан Утлары
Публицистика

АУДИТОРИЯЛӘРДӘ ДУҢГЫЗЛАР

Университет хезмәткәре Платон Банько мине, кечерәк кенә ишек алды аркылы үткәреп, яндырылган университетның эченә алып керде. Нинди кодрәт беләндер, биналар арасыннан берсе исән калган. Кырык елдан артык шунда хезмәт иткән, кырык елдан артык вакыт эчендә мәшһүр Харьков университетында күп кенә студентларны күз алдында үстергән бу карт немецларга булган нәфрәтеннән калтыранмыйча сөйли дә алмый. Менә ул акбур белән немецча нидер язылган ишекне тартып ачып жибәрә, сасы караңгылык эченнән, борынны ярып, дуңгыз абзары исе бәреп керә. Ватык тәрәзәле зурзур залларда немецлар, чынлап та, дуңгыз абзары ясаган булганнар. Паркет идәндә пычрак саламнар өелеп калган, бер читтә төбе белән әйләндерелеп ташланган тагарак ята; коточкыч әшәке ис таратып, ташландык сулар мичкәсе тора. Платон Данилович, тирән бер ачыну белән, миңа аңлатмалар бирә: — Фән храмында немецлар менә нәрсә ясадылар. Млар монда ниндидер бер хәрби часть өчен дуңгызлар симерттеләр, ә инде юынтык сулары төрле хәрби кофелардан, рестораннардан китерелә иде. Хәер, биредә аңлатып торуның хәҗәте дә шул чаклы гына. Университет аудиториясендә ясалган дуңгыз абзары сүзсез дә бик күпне сөйли иде. ... Моннан йөз елдан артык элек, Харьков универистетының нигезен салган Василий Карамзинның кулы җиңел була, Харьков шәһәре тиз вакыт эчендә университетлар шәһәренә, Украина культурасын үзенә туплаган үзәккә әйләнә. Бу университет тирәсендә бер-бер артлы югары уку йортлары ачыла башлыйлар. Интеллигенциянең саны елдан-ел арта бара. Октябрь революциясеннән соң биредә культура учреждениеләренең үсүе аеруча көчәеп китә һәм, әнә шулай итеп, сутыш башланыр алдыннан Харьковта барлыгы 12 югары уку йорты, 30 дан артык фәннитикшеренү институты, уннарча техникум Һәм урта мәктәп, үз тирәләренә күп сандагы интеллигенция кадрларын туплаган йөзләрчә төрле культура учреждениеләре була. Харьков шәһәренең немецлар тарафыннан алынуыннан соң, эвакуацияләнергә өлгермәгән интеллигенция вәкилләре өчен коточыргыч тормыш башлана, бу тормыш бер карт хирургның сүзләре белән әйткәндә, „газаплы тоташ саташу“дан тора. Немецлар Харьковка керүләренең беренче көннәреннән үк үзләренең картлары ни төсле булганны ачык күрсәтәләр, янәсе, руслар яки украинлылар икенче дәрәҗәдәге кешеләр, аларның моннан соңгы язмышы— Германиянең авыл хужалыгы коллары булудан гыйбарәт икәнлекне аңлаталар, ә колларга фәннең пычакка да кирәге юк; чөнки чөгендер үстерү өчен югары математиканы белү кирәк түгел, шулай ук сыер саву өчен дә культура һәм сәнгать мәсьәләләрендә хәбәрдар булуның хәжәте юк. Барлык югары уку йортлары һәм техникумнар ябылалар. i 16 Б. Полевой Фәнни-тикшеренү институтларына „җитәкчелек өчензондерфюрерлар дип аталган надан ефрейторлар — инвалидлар билгеләнә. Әнә шундый зондерфюрерларның берсе үзенең „фәнни эшчәнлеген“ түбәндәгечә башлый. Исән калган барлык аналитика үлчәүләрен, спектроскопларны һәм башка лаборатория әсбапларын стена буена тездереп куйдыра да, соңыннан үзе, „большевиклар культурасын юкка чыгарам" дип, аларны парабеллумнан бер-бер артлы атып чәлпәрәмә китерә. Башка зондерфюрерлар монысына караганда уйлабрак эш итәләр. Шу- ларның берсе, прикладная химия буенча бөтен дөньяга мәшһүр Харьков институтына оялап ала да, исән калган барлык ступкаларны һәм лабораториянең тегермәннәрен җыйнап, он тарттыру производствосы оештырып җибәрергә маташа. Өченче берсе химиятехнология институтында шырпылар, теш порошоклары ясый башлый, институтның киптерү шкафларында солдат кофелары өчен ниндидер коврижкалар ясап маташуга чаклы барып җитә. Харьковның атаклы Эксперименталь эндокринология институтында шундый ук зондерфюрерларның берсе ике-тиен бер акча тормаслык кальцекс ясый башлый һәм бу кальцексның бутылкасына ябыштырылган печатькә: „бары тик көнчыгыш халыклары өчен генә“ дигән сүзләр язылган була. Ниһаять, атом ядро- сын яру буенча булган хезмәтләре белән бөтен дөньяга шаулаган Украина физико-техника институтында солдат төймәләре ясау, яки астыртын самогон кайнатып чыгару шикелле хәлләргә чаклы барып җитәләр, бу соңгысын итәк астыннан сатып зондерфюрер әлбәттә күп кенә файда да итә. Немецлар Харьковта хакимлек иткән чакта бер генә югары уку йорты да; бер генә техникум да эшләми. Культура учреждениеләренең ишекләре кадакланып куела. Уннарча гыйльми эшчеләр, инженерлар, врачлар, профессорлар һәм акыл хезмәтенең башка төр вәкилләре, чынчынлап ачыккан хәлдә, урамда калалар. Әнә шул рәвешчә, Харьков интеллигенциясенең коточыргыч фа- •җигасы, ике елга якын дәвам иткән авыр фаҗигасы башлана һәм бу фаҗига, соңгы чиктә, Харьковта акыл хезмәте вәкилләрен корытып бетерә бара. Немецлар оккупацияләүдән сон килгән беренче кышта Харьков бигрәк тә зур фаҗига кичерә. Кар көртләре белән күмелгән һәм кем тарафыннан да көрәлмәгән урамнарда иртәләрен кешеләр үзләренең катып үлгән кардәшләрен табалар. Ачлыктан кешеләрнең өйләренә кайтып егылырлык хәлләре дә булмый. Әнә шул рәвешчә, ачлыктан һәм салкынлыктан Харьковның танылган врачы — хирургы Несвитский үлә, карт инженерлардан Рукавишников, Платов, Воздвиженский һәм Опана- сенко дигән кешеләр һәлак булалар. Профессор Нестеренконың бөтен семьясы әнә шулай корып кала. Урамнан, кар көртләре арасыннан, үз квартирасының баскычы төбеннән инженер-химик Дубовецның үле гәүдәсе табыла. Бу соңгысы ачлыктан шул чаклы бетәшкән була ки. үз квартирасына кайтып җиткәннән соң, баскычтан менәргә хәле булмыйча, шунда, бусагасы төбендә дөньядан китә. Сатардай әйберләрен сатып, ашар- даен ашап бетергәннән соң, кешеләр чынчынлап хәерчелеккә биреләләр, узганнанбарганнан бер кабарлык ипи сорап, урам чатларына басалар, Харьков кешеләренә бик таныш булган инженер-химик Г., өсбашлары тетелеп беткән һәм сакал басып киткән көйгә, иртәдән алып кичкә чаклы балык базары рәтендә хәер сорашып тора, техника фән- *. нәре кандидаты С. вокзалда хәер сорашып йөри һәм соңыннан ачтан үлеп кала. Заводларның берсендә элек лаборатория начальнигы булып эшләгән 3., аяклары тартышканнан соң, агач арбага утырып урамнар буенча хәер сорашып йөрн. Харьков интеллигентларыннан бер Аудиторияләрдә дуңгызлар Ы 7 төркемне Германиягә эшкә китәргә дип язалар. Лларны аерым исемлеккә теркиләр, пассажир вагоннарына утырталар һәм, имештер, көнчыгыш дикарьларының көнбатыш культурасына кушылулары турында ниндидер бер офицер сыныгы хәтта речь тә сөйли. Поезд кузгалып китә, тик китүчеләр бу вагоннарда бары Сумы шәһәренә чаклы гына бара алалар. Лнда аларны теплушкаларга тутыралар да, өсләреннән бикләп, тәүлекләр буенча хәтта табигый теләкләрен үтәргә дә чыгармыйлар. Метеорология институтының өлкән фәнни сотруднигы, инженер Федотов, Германиядән бөтенләй гарип булып кайтканнан соң, Харьков интеллигентларына нинди җәһәннәмдә торырга туры килгәнлекне бөтен тулылыгы белән сөйләп бирә. Үзе белән бергә булган бер группа инженер, техник һәм врачларны Берлиндагы хәрби заводларның берсенә эшкә җибәрәләр. Ннда аларны профессияләре буенча түгел, ә физик яктан ныклыкларына карап, төрле-төрле төркемнәргә бүләләр. Тазаракларын станокка куялар, ә ябыгыракларын кара эшләргә жи- гәләр. Тору урыннары — такта ба- рацлардй була, икешәр-ечәр кат итеп эшләнгән агач сәкеләрдә йоклыйлар. Инженерлар мондагы торак йортының кубатурасын үлчиләр, һәр кешегә 5 куб. метр һава туры килә. Барсының да күкрәкләренә „Көнчыгыш" дип язылган такта кисәге эленә. Эшкә- конвой астында алып баралар. Кем дә кем эчке тәртип кагыйдәләрен аз гына бозса, аны таяклыйлар һәм бу таяклауның да үзенә күрә бер шкаласы була — 10 нан алып 50 гә чаклы. Гаять авыр, ялыктыргыч хезмәт бәрабәренә боларга көнгә йөз илле, йөз грамм икмәк бирелә. Көндезге һәм кичке ашларга пешерелгән чөгендер суы, ә якшәмбе көннәрен аз-маз бәрәңге боламыгы бирә торган булалар. Менә шундый начар ашау физик хезмәткә болай да күнекмәгән кешеләрнең саулыкларын бөтенләй какшата, алар шул дәрәҗәдә хәлсезләнәләр ки, урамнарда яки станоклары янында егылыпегы- лып калалар. Моны немецлар „шулай кылана" дип бәялиләр һәм моның өчен тагын күсәк эләгә. Каршылык күрсәтеп маташучыларны каядыр алып китәләр һәм соңыннан инде ул кешеләр турында берәү дә берни дә белми. Бөтенләй гарип булып калган бик азларга гына немец коллыгыннан котылу һәм өйгә әйләнеп кайту насыйп була. Ллар инде чын-чынлап бетәшкән, тәмам эштән чыккан кешеләр булып калганнар. Мобилизацияләнгән Харьков интеллигентларының авыр язмышы турындагы хәбәр шәһәргә килеп җиткәннән соң, кешеләр һәртөрле юллар белән мобилизациядән кача башлыйлар. Үзләрен үзләре бозулар, кислота һәм кайнар су белән кулларын яндыру фактлары ешай- ганнанешая бара. Ләкин соңга таба бу да файда итми башлый. Немецлар урамнарда йөреп кешеләрне куып тота башлыйлар һәм аларга туганнары, кардәш-ырулары белән саубуллашырга да бирмичә, Германиягә озата торалар. ... Борынгы университетның аудиторияләрендә дуңгызлар асырау, исеме дөньяга танылган фәнни-тикшеренү институтының лабораторияләрендә самогон кайнату, кандала даруы сатучы профессор, солдат кабагында савыт-саба юып торучы актриса, алдап Германиягә озатыл- ган һәм анда эш хайванына әйләндерелгән меңнәрчә акыл хезмәте кешеләре, ачлыктан урамда үлеп калган инженерның үле гәүдәсе,— гитлерчыларның „яңа тәртип“ләрен характерлау өчен болардан да ачыграк нәрсәләрнең булуы мемкинме соң?