Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЙРАК ТЕГӘБЕЗ

Казан Университеты рабфагындагы комсомолкаларга багышлыйм.

Иртәгесе көнгә Каршы төндә

Без утырып байрак тегәбез,

Байрак битләренә бронзадан

Ялкынланган сүзләр тезәбез:

Октябрьның биргән бүләкләрен

Тимер куллар белән саклыйбыз,

Чүкеч тавышлары уртасында,

Ленин юлы белән

Тугызынчы елга атлыйбыз.

Ә иртәгә безнең чиккән байрак

Комсомоллар белән уралыр,

Кояш безгә карап ялкынланыр,

Кояш безнең типкән йөрәкләрдән,

Кирәк булса, үзенә ут алыр.

Иртәгесе көнгә каршы төндә

Без утырып байрак тегәбез,

Читләренә асылмалар асып,

Ука белән читен бөгәбез.

Без беләбез, Шушы ал байракның

Подвалларда яшерен ятканын,

Без беләбез, Аның көрәшләрдә

Ялгы сафта канга батканын.

Без беләбез Аның киләчәген —

 Соңгы байрак җирдә ал булыр.

Яның белән җирдә соңгы сугыш,

Соңгы кырылыш, Соңгы кан булыр.

Шуның өчен дә без Бүген төндә

Яны матур итеп бөгәбез,

Читләренә асылмалар асып,

Ука белән читен бөгәбез.

Бәйрәм диеп, мещан кызларыдай,

Ашыгып-ашыгып күлмәк текмибез,

Безнең бәйрәм башка. Бәйрәмне без

Пудра ягыныр өчен көтмибез.

Бәйрәм көнгә Каршы төндә

Без утырып байрак тегәбез.

Бронзадан байрак битләренә

Ялкынланган сүзләр тезәбез.

Казан, Октябрь 1925