Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧЫРШЫ

ҺЕНРИХ ҺЕИНЕ ☆ ❖ ❖ * Газапландым башта бик каты мин һәм уйладым: „кичерә алмамын!14 Ә шулай да үтте, ләкин дә син: „Ничек?44 дияр булма, аппагым. Н. Хәмит тәрҗемәсе. Төньякның шәрә кыясы Өстендә чыршы ялгыз Йокымсырый, япкан аны Ак бәс белән кар һәм боз. Төшендә янган кыяда Үскән пальманы күрә: Башын салган, ул кайгыра, Ялгыз шәрык чүлендә