Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. С. ТУРГЕНЕВ

(Үлүенә 60 ел тулу уңае белән) * Эле күптән түгел генә немец илбасарларыннан азат ителгән Орел шәһәрендә туган һәм үзенең гүзәл әсәрләрендә Россия табигатенең искиткеч матур күренешләрен тиңсез каләм осталыгы белән мәңгеләштереп калдырган бөек рус язучысы Иван Сергеевич Тургеневның үлүенә 60 ел тулды. Бүгенге көндә, шундый матур, гүзәл җирләребезнең немец вәхшиләре тарафыннан пычратылуын, хәкарәтлэ- нүен күреп торганда, Тургеневның туган илгә көчле мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре безнең йөрәкләребезгә тагын да якынлана төшә. Без бөек язучының „Накануне* дигән романыннан бер өзек бирәбез. Бу өзектәге исерек немец образы аркылы без немецлардагы кабахәтлекнең хәзер генә килеп чыккан хгл түгел икәнлеген, бәлки хәзерге фашистларның бабалары Германиядә инде күптән булганлыгын һәм рус классикларының бу хәлне үзләре яшәгән вакытта ук күреп, аны әсәрләрендә чагылдырып үтүләрен күрәбез. Төркегт э?Лиловидов беседкасы" дип йөртелгән беседка янына килеп тукталды да Царицын буйларының матур күренешләренә сокланырга тотынды. Берсе артыннан берсе тезелеп киткәнх ул‘буа күлләре берничә чакрымга сузыла һәм алар гртында чиксез кара урман күренә. Иң зур күлгә төшә торган тау битләрен каплаган яшел чирәм суга аеруча ачык зөбәрҗәт төсе биреп тора иде. Су өстенең бер генә җирендә дә, хәтта яр буйларында да әз генә дә дулкын һәм күбек әсәре юк, андагы шомалык вак-вак шадралар белән дә бозылмый. Әйтерсең шундый зур, авыр пыяла шундый олы чокырга урнашып катып калган да бөтен күк йөзе аның төбенә төшкән һәм бөдрә агачлар хәрәкәтсез генә аның үтә күренеп торган сафлыгына йотылып хайран калганнар. Һәркем бу гүзәллеккә карап сокланган хәлдә бик озак вакытка сүзсез калды. Хәтта Шубин да тынды, хәтта Зоя да уйга чумды. Ниһаять, барсының да су өстендә сәяхәт итәсе килде. Шубин, Инсаров һәм Берсенев үлән арасыннан түбән төшә башладылар. Алар төрле бизәкләр, төшереп буялган зур көймә белән ике ишкәкче табып, ханым һәм туташларны чакырдылар. Ханым һәм туташлар алар янына җыелды; Увар Иваныч саклык белән генә хатын-кызлар артыннан түбән төште. Көймәгә кереп урнашып җиткәнче бик күп көлделәр анардан. „Карагыз, барин, безне батырмагыз тагын",— диде ишкәкчеләрнең берсе.—Ярар, ярар, Фуфыра, күп сөйләнмә, — диде Увар Иваныч. Көймә кузгалып китте. Яшьләр ишкәккә тотынганнар иде, тик алар арасыннан фәкать Инсаров кына ишә белә торган булып чыкты. Шубин нинди дә булса берәр рус җырын хор белән җырларга кушты һәм үзе: „Вниз по матушке...“ны сузып җибәрде. Берсенев белән Зоя һәм хәтта Анна Васильевна да Kyj шылып киттеләр (Инсаров җырлый И. С. Тургенев 65 белми иде). Ләкин җыр шома чыкмады. Өченче мисрагны башлаганда җырчылар буталдылар. Берсенев бер ялгызы гына калын тавыш белән дәвам иттереп азапланган иде дә, ул. да озакка бара алмады. Ишкәкчеләр үзара бер-берсенә карашып көлеп куйдылар. — Нигә көләсез,— дип мөрәҗәгать итте аларга Шубин: „— Господалар җырлый да белми икән дисезме?—Ишкәкче егетләрнең берсе башын гына иеп куйды. — Тукта әле, курнос, — диде аңа Шубин, — без сиңа хәзер күрсәтербез. Зоя Никитишна, Нидермейерның „Күл“ дигән җырын җырлап бирегезче. Ә сез ишми торыгыз!— Юеш ишкәкләр, канатлар шикелле булып, һавага күтәрелделәр дә шул хәлдә хәрәкәтсез калдылар, алардащсу өстенә тамган тамчы тавышлары аерым ачык булып ишетелеп торды, көймә тагын әз генә йөзеп барды да тукталды, аккош шикелле сизелер-сизелмәс кенә су өстендә әйләнә иде ул; Зоя бераз тарткалашып торды да, шляпасын салып ташлап, французча җырлап җибәрде. Аның әкрен, ләкин саф тавышы көзге кебек су өстенә җәелеп китте; һәрбер сүзе ерактагы урманнарга бәрелеп кире кайта иде, аның. Әйтерсең анда да кемдер шундый ачык, серле, ләкин кешегә хас булмаган, ят булган тавыш белән җырлый иде. Зоя җырлап бетүгә, яр буендагы беседкаларның береннән: „Браво, браво,“ дип бик к-еты кычкырышкан тавышлар ишетелде һәм аннан йөзләре кызарышкан берничә немец атылышып чыктылар. Цари- цынога „типтереп утырырга" килгән немецлар иде алар. Кайберләренең өсләрендә сюртуклары да, галстуклары да, хәтта жилетлары да юк иде аларның. Һәм алар „бис! бис!“ дип, шул кадәр шашынып кычкыралар иде ки, Анна Васильевна тизрәк буаның икенче як башына китәргә кушарга мәҗбүр булды. Көймә ярга килеп туктаганга кадәр Увар Иваныч үзенең танышларын тагын бер тапкыр гаҗәпкә калдыруга ирешә алды. Урманның бер турысында тавышның, k „сә. № 9-10. аеруча ачык яңравын сизеп алып, ул бытбылдык булып кычкырырга тотынды. Башта бары да сискәнеп киттеләр, ләкин шунда ук бу тавыш аларга чын-чынлап рәхәтлек бирә башлады. Увар Иваныч бик дөрес итеп, бытбылдыкка искиткеч дәрәҗәдә ошатып кычкыра иде. Бусы уңышлы чыгудан дәртләнеп китеп, мәче булып мыяуларга да маташып карады ул; ләкин мыяулавы бик яхш ы чыкмады, аннары ул тагын бер та п- кыр бытбылдык булып кычкырды да, һәммәсенә дә карап, тынып калды. Шубин аны үбәргә тотынды, Увар Иваныч аны кире этәрә иде. Шул минутта көймә ярга килеп тукталды һәм бары да көймәдән чыктылар. Ул арада кучер белән лакей һәм горничный каретадан корзиналар китереп, карт юкә агачы төбендә үлән өстенә аш урыны хәзерләделәр. Бары да скәтер тирәсенә утырышып паштет һәм башка ашамлыкларны ашарга тотындылар. Барының да аппетитлары бик яхшы иде. Ә Анна Васильевна үзенең кунакларын әледән әле ашарга кыстый һәм мондый яхшы һавада аш бик шәп үтә дип ышандырырга тырыша иде. Ул шундый сүзләр белән Увар Иванычның үзенә мөрәҗәгать итте, „Тыныч булыгыз®, дип җавап бирде аңа Увар Йваныч авызын тутырып чәйни-чәйни. „Ходай бирде бит шушындый матур көнне" дип кабатлый иде Анна Васильевна. Танырлык түгел иде аны бүген: егерме яшькә яшәргән кебек булып киткән иде ул. Берсе шулай дип әйтте дә аңа. „Әйе, әйе, — диде Анна Васильевна, — Мин дә үз вакытында кая куйсаң да ярарлык идем. Исәпкә кертмәслек кеше түгеп идем мин“. Шубин, Зоя янына утырып, өзлексез аңа эчемлек тәкъдим итә иде. Ләкин Зоя аны кире кага, Шубин, аны кыстый-кыстый да, үзе эчеп куя һәм яңадан салып, аны кыстарга тотына да, тагын үзе эчеп кую белән тәмамлый иде. Шулай ук ул аны, үзенең башын аның тезләренә куярга тели дип тә ышандырырга тырышты. Ә Зоя аңа үзенең ихтыярына бу кадәр ирек бирергә, рөхсәт 65 И. С. Тургенев итмәде. Елена барсына караганда да житдирәк күренде, ләкин ул үзенең йөрәгендә инде күптән татып каралмаган тынычлык хис итә иде. Чиксез яхшы күңелле итеп хис итә иде ул үзен һәм үз янында Инсаровны гына түгел, Берсеневны да булдырасы килә иде... Андрей Петрович бу хәлнең нәрсә аңлатуын бик томанлы гына төшенә һәм яшерепяшереп кенә көрсенә иде. Сәгатьләр үтте; кич якынлашты. Анна Васильевна кинәт кабалана башлады. „Ах, атакайларым, нинди соң инде" дип куйды ул. „Ашадык, эчтек, әфәнделәр, сакалларны сөртергә дә вакыт**. Ул ыгы-зыгы килергә тотынды, һәм бары да ыгы- зыгы килеп урыннарыннан тордылар да, экипажлар тукталган замокка карап юл тоттылар. Царицыно- ның матур күренешләренә соңгы тапкыр туйганчы карап калу өчен, буалар яныннан үткәндә бары да тукталдылар. һәр җирдә кичкә каршы була торган ачык төсләр яна, күк йөзе аллана бара, җил исү белән хәрәкәткә килгән яфраклар җемелдәшеп ялтырыйлар; ерактагы су өсләре эрегән алтын төсле булып торалар; бакча эченең төрле җирләренә сибелгән манарачыклар һәм беседкалар кызгылтланып, урманның куе яшеллегеннән бик нык аерылып күренәләр иде. „Хуш, Царицыно! Бүгенге сәяхәтне без онытмабыз!" дип куйды Анна Васильевна... Ләкин нәкъ шул минутта, чынлап та аның соңгы сүзләрен расларга теләгән төсле, шундый бер сәер вакыйга килеп чыкты. Чынлап та, җиңел генә онтылыр- лык вакыйга түгел иде ул. Болай булды: Анна Васильевна Царицынога үзенең саубуллашу сәламен әйтеп бетәргә дә өлгермәде, кинәт, анардан берничә адым гына ераклыкта, биек булып үскән сирень куагы артында, тәртипсез кычкырыш, көлеш һәм шау-шу ишетелде һәм шунда ук өс-башлары таушалып беткән ирләр төркеме юл өстенә килеп чыкты; әлеге, Зоя җырлаган вакытта шашынып кул чапкан җыр сөючеләр төркеме иде бу. Бик нык кәефләнгәннәр иде алар. Хатынкызларны күргәч алар тукталып калдылар; ләкин араларыннан берсе, олы гәүдәле, үгез муенлы һәм үгезнеке кебек шешенгән күзлесе, иптәшләреннән аерылды да, тупас бөгелгәләп, чайкала-ч айкал.а Анна Васильевнага якынлашты. Анна Васильевна куркышыннан катып калган иде. — Боң-жур, мадам,—диде ул гы- җылдап чыккан тавыш белән, — сәламәтлегегез ничек? Анна Васильевна артка тайчанды. — Ә сез ни өчен,—дип дәвам итте олы гәүдәле кеше рус телен вата-вата. — бис җырларга теләмәдең? Безнең канпани бис, браво, фофо кычкырды, ни өчен җырламадың? 4 — Әйе, әйе, ни өчен? — дип кычкырыштылар „канпани" кешеләре. Инсаров алга таба атламакчы иде, ләкин Шубин аны туктатып, Анна Васильевнаны үзе каплады. — Рөхсәт итегез,—диде ул,— таныш түгел әфәнде, сезгә шуны белдерергә: сез үзегезнең бу кыланышыгыз белән безнең барыбызны да чын-чынлап шак катырдыгыз. Минем белүемчә, сез Кавказ кабиләсенең Саксон тармагына барып тоташа торган кеше булырга кирәк, шулай булгач, сезне кеше арасында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекнең тәртипләрен белергә тиеш лип уйларга' хакыбыз бар. Ә сез, беркем тарафыннан да тәкъдим ителмичә торып, ханым кеше белән сүзгә керешәсез. Ышаныгыз, икенче бер вакытта булса, бигрәк тә мин, сезнең белән очрашуыма шатланган булыр идем. Чөнки сезнең тәнегездә мин, сирәк очрый торган дәрәҗәдә тәрәкъкый иткән бицейс, три- цейс, дольтейдеус мускуллары барлыгын күрәм. Рәссам буларак, сезне натурщик итеп файдалана алсам, минем өчен бәхет булыр иде. Ләкин бу юлга безне тынычлыкта калдырыгыз. „Таныш түгел әфәнде" кулларың бөеренә таянып, башын бер якка кыйшайткан хәлдә, Шубинның сүзләрен тыңлап бетерде. — Мин бернәрсә дә аңламый, сез И. С. Тургенев 6 нәрсә сөйләгән, — диде ул ниһаять.— Сез бәлки уйлыйсыз мин итекче дип, яки сәгать төзәтүче дип? Ә? Мин офицер: Мин чиновник. Әйе. Шубин: „Мин бу турыда шикләнмим...“ ди башлаган иде дә, таныш түгел кеше аны үзенең көчле куллары белән, юлдан чыбык алып ташлаган шикелле итеп читкә кагып җибәрде һәм үзенекен дәвам итәргә тотынды. — Ә мин менә нәрсә әйтәм, — диде ул. — Ни өчен сез безгә бис дигәнгә җырламады. Без бис дип кычкырды, ә сез җырламады? Нигә? Ә мин инде хәзер, менә шушы минутта китәм, тик миңа шул кирәк: менә бу туташ, ә бу хатын түгел, юк ул кирәкми, ә менә бу яки менә бу туташ (ул Елена белән Зояны күрсәтә) миңа бер үбү бирсеннәр, ein кусс дибез без немецлар, бер үпсеннәр мине. Әйе. Нигә? Берни түгел. — Әйе, әйе, берни тугел, ein кусс, берни түгел, — дип кычкырды исерек төркем. Тәмам мәлҗерәгән бер немец, буы- лабуыла көлеп: „Нх, нәгъләт!“ дип куйды. Зоя Инсаровның кулына ябышты, ләкин Инсаров анардан кулын тартып алып, олы гәүдәле немецның каршына ук килеп басты. — Хәзер читкә китегез!—диде ул аңа акрын, ләкин кискен тавыш белән. Немец көчәнеп көлеп җибәрде. — Ничек читкә? Менә моны яратам мин. Мин дә гуляйть итә ал- мыйммени? Ничек инде читкә китә? Нәрсәдән алай читкә? — Чөнки сез ханымны тынычсызладыгыз,— диде Инсаров һәм ул кинәт агарынып китте:—Чөнки сез исерек. — Ничек?—Мин исерек? Ишетәсең? Ишетәсеңме, провизор әфәнде, һөрен зи дас, һерр провизор? Мин— офицер, ә ул исерек дияргә батырчылык итә. Канәгатьләндерүне телим мин. Бер үбү телим мин. — Әгәр дә сез тагын бер генә адым атласагыз, — диде Инсаров. — Я, шуннан нәрсә булыр? — Мин сезне суга ыргытачакмын. — Суга? Я ходаем. Шул гынамы? Карап карыйк, бу бик кызык, ничек итеп мине суга... Офицер әфәнде кулларын күтәреп алга таба омтылды, ләкин шунда кинәт гадәттән тыш бер хәл булды: ул кычкырып кына кала алды, аның зур, авыр гәүдәсе чайкалып китеп җирдән күтәрелде, аяклары һавага тырпаеп китте, һәм, ханым-туташлар „ах“ дияргә дә өлгермәделәр, господин офицер үзенең бөтен олы гәүдәсе белән шап итеп буага барып төште һәм шунда ук күздән югалды. Бу хәлнең ничек эшләнүен сизми дә калдылар. Ханым-туташлар бер авыздан „ай!“ дип кычкырып җибәрделәр. Икенче төркем ягыннан „Я, алла!“ дигән тавышлар ишетелде. Минут чамасы вакыт узгач, су өстендә чәчләре юешләнеп, чыланып беткән йомры баш күренде, куыклар чыгара иде ул баш; ике кул калтырана-калтырана нәкъ иреннәр янында буталалар иде. — Бата бит ул, коткарыгыз, —дип кычкырды Анна Васильевна Инса- ровка. Инсаров, аякларын аерып баскан хәлдә, яр читендә тора һәм ти- рән-тирән итеп сулыш ала иде. — Чыгар,—диде ул шәфкатьсез һәм чирканулы тавыш белән. — Әйдәгез, киттек! —Ул Ннна Васильевнаны кулыннан җитәкләде. — Әйдәгез, Увар Иваныч, Елена Николаевна. Мескен немецның „Я...а...о...о...“ дип кычкырганы ишетелде. Бу минутта ул куллары белән яр читендәге камышка ябышып өлгергән иде инде. Бары да Инсаров артыннан кузгалдылар һәм барына да әлеге „кан- пани“ яныннан узарга туры килде. Ләкин исерекләр, башлыкларыннан аерылгач, тынычланганнар иде инде: берсе дә дәшмәделәр. Тик берсе генә, араларыннан иң батыры, башын селкеп, мыгырданып куйды: „Бу инде бу... алла белсен, нәрсә булды бу, мондый эштән сон ни...“ дип мыгырдана иде. Ә икенче берсе хәтта шляпасын салып, башын иеп калды. М. Әмир тәрҗемәсе.