Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН КОМСОМОЛЫ — ВАТАННЫҢ ТУРЫЛЫКЛЫ СОЛДАТЫ

1918 елның 29 нчы Октябренда, моннан 25 ел элек, Ленин — Сталин партиясенең җитәкчелеге астында, эшче һәм крестьян яшьләренең сугышчан Союзы — РКСМ төзелде. Бу оешманың беренче съездында ук комсомол үз өстенә, контрреволюцион көчләр белән көрәштә, партиягә турылыклы ярдәмче булу Вазыйфасын алды. Съездга җыелган яшьләрнең тантаналы вәгъдәләрендә түбәндәге сүзләр бар: көньякта хөкем сөрүче контрреволюция безнең илдә тиздән үзенә тиешле отпорны алыр. Без үзебезнең бөтен революцион ялкыныбызны, барлык көчебезне аның белән көрәшкә бирербез... Бер генә адым да артка чигенмәбез.

Комсомол үзенең бу вәгъдәсенә, шушы тантаналы антына турылыклы булды һәм ул һичбер вакытта да үзенең биргән сүзләренә һәм эшенә тап төшермәде. Гражданнар сугышы көннәрендә эшче-крестьяннарның җиңүе, халыкның киләчәк бәхете өчен җаннарын фида кылган батыр комсомолецларның исемнәре революция тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Безнең ал байракларыбызда әнә шул изге юлда шәһит булган яшь көрәшчеләрнең дә каны яна. Бөек Ватан сугышында күрсәткән искиткеч батырлыклары өчен меңәрләп комсомолец СССР ның югары бүләкләре—орденнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Безнең илдә социализм төзү чорында, тыныч хезмәт фронтында да комсомолецлар үз-үзләрен аямыйча эшләделәр, башка хезмәт ияләре белән берлектә, яңа заводлар, шахталар, шәһәрләр, колхозлар, совхозлар төзеделәр. Ленин—Сталин партиясенең чакыруы буенча, комсомол яшьләрнең фәнгә походларын башлап җибәрде. Хәзер бездә фән өлкәсендә эшләүче күп кенә яшь галимнәр — комсомолецлар бар. Мин шушы союзда, аның беренче ячейкаларының члены булып торуым белән һәм шулай ук татар, казах, айрат яшьләре арасында комсомол хәрәкәтен җәелдерүдә кулымнан килгән чаклы эшләвем белән горурланам. РКСМ төзелүгә кадәр, безнең Казанда яшьләрне оештыручы һәм тәрбияләүче учаклар булып эшче яшьләрнең социалистик союзлары торалар иде. Казанда мондый оешмалар бигрәк тә Петроград һәм Москва төсле промышленность үзәкләрендә җәелеп киткән яшьләр хәрәкәте тәэсире астында, шулар белән бәйләнештә килеп чыктылар. Бу хәрәкәт белән большевиклар партиясе җитәкчелек итте. Казанның Учительская школасында 1918 нче елның мартында эшче яшьләрнең социалистик Союзының (ССРМ) бер группасы төзелде һәм бу группа соңыннан комсомол туганнан соң, аңа килеп кушылды. Мин шушы группаны оештыручылардан берсе булдым. Безнең группа, күбесенчә, мәктәптә укучы Ленин комсомолы — ватанның турылыклы солдаты 29 яшьләр арасында оештыру һәм агитация эшләре алып бара иде. Буржуаз милләтче яшьләрне туплаган Беренчеләргә каршы безнең группа актив көрәш алып барды. Бу көрәш мәктәп стенасында гына калмады, татар эшче яшьләре арасына да күчте.

 Милләтчеләр безне кызыл авызлар дип атап йөртә торганнар иде һәм алар безне чын йөрәктән дошман күрәләр иде, чөнки бездән алар- га күп кенә эләгә, без аларның ялган йөзләрен һәм ялган сүзләрен тегендә дә, монда да фаш итә торган идек. Хезмәт иясе татарлар безне сөяләр иде, чөнки без аларга Ленин партиясе, совет власте турындагы иң хак сүзләрне әйтә идек. Безнең — агитаторларның, пропагандистларның — бурычлар зур һәм житди иде.

Бурыч — буржуаз милләтчеләр белән көрәштә эшче яшьләрнең ихтыярларын һәм энергияләрен туплаудан гыйбарәт иде. Без бу бурычны намус белән үтәдек, чөнки безнең белән большевиклар партиясе үзе җитәкчелек итте. Менә чирек гасыр инде, комсомол партиянең ярдәмчесе һәм аның сугышчан резервы ролен дан белән үтәп килә. Бөек Ватан сугышы көннәрендә аның бу эше яңа һәм мәңге онытылмаслык тарихи батырлыклар белән баетылды. Ленин комсомолына дан һәм хөрмәт!