Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛУГА КИЛӘ КОМСОМОЛЕЦ

Атта килә комсомолец,

Уйнаклый аты.

Саклый чиктә комсомолец

Бөек ил халкын.

Атлаганда чең-чең итеп

Шпоры яңгырап китә, их...

Маңгаенда елт-елт итеп

Йолдызы ялтырап китә.

Ул биленә кылыч таккан,

Үткен кылычы,

Көмеш бизәкләргә баткан,

Аның кынысы.

Атлаганда чең-чең итеп

Шпоры яңгырап китә, их...

Маңгаенда елт-елт итеп

Йолдызы ялтырап китә.

Комсомолец ат сикертә

Биек барьердан.

Дошман үтә алмас илгә

Ул торган җирдән.

Атлаганда чең-чең итеп

Шпоры яңгырап китә, их...

Маңгаенда елт-елт итеп

Йолдызы ялтырап китә.

 Күз алмасы кебек итеп

Илен саклый ул,

Аткан чакта пуляларын

Читкә атмый ул.

Атлаганда чең-чең итеп

Шпоры яңгырап китә, их...

Маңгаенда-елт-елт итеп

Йолдызы ялтырап китә.

1939.