Логотип Казан Утлары
Публицистика

Молодая гвардия

Мин, Молодая гвардия сафына аяк басып, үземнең барлык коралдаш, дусларым алдында, үземнең туган, күпне кичергән җирем алдында, барлык халык алдында тантаналы рәвештә ант итәм: Өлкән иптәшләрем тарафыннан миңа бирелгән һәртөрле бурычны бер сүзсез үтәргә. Минем Молодая гвардия буенча эшли торган эшләремнең барсын да тирән сер итеп сакларга.

Мин, яндырылган, таланган шәһәрләр һәм авыллар өчен, безнең халыкның аккан каннары өчен, газап белән үтерелгән 30 шахтер геройларның үлеме өчен аяусыз рәвештә үч алырга ант итәм. Әгәр бу үчне алу өчен минем тормышымны корбан итәргә кирәк икән, мин аны шул минутта бернинди икеләнүсез бирәчәкмен. Әгәр мин бу изге антны, газаплаулар, яки куркаклык аркасында бозам икән, минем исемемә, минем туганнарым исеменә мәңгегә ләгънәт яудырылсын, минем үземне, иптәшләремнең каты кулы җәза кылсын. Канга кан! Үлемгә үлем!

1942 нче елның 20 нче июлендә Ворошиловград өлкәсе Краснодон шәһәре немец-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алынды. Басып алуның беренче көннәреннән үк, гитлерчы кабахәтләр шәһәрдә үзләренең яңа тәртипләрен урнаштыра башладылар. Ялар шыксыз немец катылыгы һәм рәхимсезлеге белән үтерергә, гаепсез совет кешеләрен җәзаларга, яшьләрне каторга эшенә куарга һәм халыкны баштан-аяк таларга керештеләр. Немецлар командованиесенёң стеналарга һәм барлык коймаларга ябыштырылган приказларында аз гына тыңламаучылыкка да үлем җәзасы белән янаулар тулы иде. Регистрациягә килмәсәң — ату, Германиягә коллыкка җибәрә торган биржага бармау өчен —элмәк, кичке сәгатьләрдә урамда күренсәң — шул урында ук ату иде.

Тормыш түзә алмаслык газапка әйләнде, шәһәр әйтерсең лә үлде, әйтерсең лә аның киң урамнарына, якты өйләренә үләт оялады. Август ае башларында немецлар тагын да ерткычлана башладылар. Бер көнне алар шәһәр халкын көчләп паркка куып китерделәр дә, регистрациягә барудан баш тарткан 30 шахтерны халык алдында үлемгә хөкем иттеләр. Илбасарлар шахтерларны тереләтә җиргә күмделәр һәм ул гаепсез корбаннарның үлем алдындагы газаплануларын ләззәт белән карап тордылар. Басып алынуның шушы авыр көннәрендә, Краснодонда идән асты комсомол оешмасы төзелде. Бөек Ватан һәм большевиклар партиясе тәрбиясендә үскән, данлыклы Дон шахтерларының уллары һәм кызлары, явыз дошманга каршы үлем сугышына күтәрелделәр. Идән асты ячейкасын оештыручылар һәм аның җитәкчеләре Олег Кошевой, Иван Земнухов, Сергей Тюленин, Ульяна Громова, Люба Шевцова һәм Иван уркенич кебек комсомолецлар иде. Аларның иң зурларына да 19 яшьтән артык түгел иде. Яшь патриотлар, куркусыз көрәш Молодая гвардиячеләр, немецларга каршы изге көрәшкә җаннары-тәннәре белән бирелделәр, үз сафларына, оешмага: Степан Сафонов, Анатолий Попов, Николай Сумский, Володя Осьмухин, Валерия Борц һәм башка шулар кебек кыю һәм шул эшкә үз-үзләрен багышлаган егетләрне һәм кызларны яңа член итеп тарттылар.

Сентябрь башларында Олег Кошевой квартирасында идән астында эшләүче яшьләрнең беренче җыелышлары үткәрелә. Сергей Тюленинның тәкъдиме буенча оешмага Молодая гвардия дип исем бирелә. Жыелышта Олег Кошевой, Иван Земнухов, Иван Туркенич һәм Сергей Олениннардан торган штаб төзелә (соңга табарак бу штаб составына Шевцова һәм Ульяна Громовалар да кертеләләр).

Бу штабка, идән асты оешмасының барлык сугышчан һәм политик эшләренә җитәкчелек итү эше тапшырыла. Жыелыш Олег Кошевойны бер авыздан комсомол оешмасының секретаре итеп сайлый. Ул ук, Молодая гвардиямнең комиссары була. Краснодонның идән астында эшләтче яшьләре үзләренең теләкләре һәм бурычлары итеп: немец-фашист илбасарларның һичшиксез җиңеләчәкләре турында халык арасында ышанычны ныгыту: яшьләрне һәм барлык Краснодонщина халкын, немец басып алучыларга каршы актив көрәшкә күтәрү; үзләрен корал белән тәэмин итү һәм уңайлы моменты белән, ачыктан-ачык кораллы көрәшкә күчүне кую.

Беренче җыелыштан соң яшь гвардиячеләр тагын да энергия белән тагын да ныграк рәвештә хәрәкәт итә башладылар. Алар гади генә типография оештырдылар, радиоалгычларны эшкә керттеләр, яшьләр белән элемтәне яхшыртып, аларны немец илбасарларына каршы көрәшкә күтәрделәр. Сентябрьдә инде идән астында эшләүчеләрнең сафы 30 кешегә тулды. Штаб барлык членнарны бишәр-бишәр итеп бүлү карарына килде.

Бишлекләрнең башына иң кыю иптәшләрне куйдылар:

Һәрбер бишлектә штаб белән элемтә тоту өчен бер элемтәче билгеләнде. Күп тә үтми, Молодая гвардия тирә-яктагы Краснодон. Изворино, Первомайко, Семейкин шикелле поселкалардагы яшьләр белән тыгыз бәйләнеш урнаштыра. Штабның тапшыруы буенча оешманың членнарыннан Анатолий Попов, Николай Сумский, Ульяна Громовалар шунда аерым идән асты группалары оештырып, Гундоровка, Герасимовка, Таловое дигән хуторлар белән элемтәне юлга куялар. Шулай итеп Молодая гвардия үзенең йогынтысын бөтен Краснодон районы буенча җәеп җибәрә. Каты һәм канлы террор булуга да карамастан Молодая гвардиянең җитәкчеләре һәм активистлары тармакланган сугышчан группалар һәм ячейкалар челтәрен булдыралар, бу группалар 100 дән артык яшь совет патриотларын берләштерә. Молодая гвардиягә член булып керүченең һәрберсе, Ватанга турылыклы булу турында ант итте.

Молодая гвардия членнарыннан исән калган Радий Юркин бу тантаналы момент турында болай сөйли: Кичкә таба без Викторның квартирасына җыелдык. Өйдә аннан башка берәү дә юк иде, аның ата-анасы авылга икмәк табып кайтырга киткәннәр иде. Олег Кошевой безнең барыбызны да бер сафка тезеп, кыска гына речь сөйләде. Ул, Донбассның сугышчан традицияләре, Донбасс полкларының Климент Ворошилов һәм Александр Пархоменколар җитәкчелегендәге батырлыклары һәм комсомолецларның бурычлары һәм намусы турында сөйләде. Аның сүзләре каты яңгырашлы булмасалар да бик нык йөрәккә сеңә торган иделәр һәм аның әйтүләре һәрберебезне утка да суга да керерлек итә торган иде. — Без иреккә, бәхеткә булган мәхәббәтебезне ана сөте белән күңелебезгә сеңдергән, шуңа күрә немец безне беркайчан да уз алдына тезләндерә алмас! дип сөйли иде Кошевой.

— Без ата-бабаларыбыз шикелле, актык тамчы каныбыз тамганчы, актыккы сулышыбызны алганчы сугышырбыз. Без газаплауларны да, үлемне дә күрербез, ләкин Ватан каршындагы бурычыбызны намус белән үтәрбез. Аннан соң ул, сафтан берәм-берәм ант иттерү өчен чакыра башлады. Менә Олег минем фамилияне әйтүгә мине тагы да дулкынлану чорнап алды. Мин ике адым алга атладым һәм иптәшләргә йөз белән әйләнеп, смирнога баскан көенчә катып калдым. Кошевой ярты тавыш белән генә, ләкин бик ачык итеп антның текстын укый башлады. Мин аның артыннан кабатлап бардым. Олег минем янга килеп, штаб исеменнән мине ант бирү белән тәбрик итте һәм:

— Хәзер синең тормышың Молодая гвардия өчен һәм аның эше өчен багышланган, Радий, диде. Немец илбасарларына каршы көрәштә Молодая гвардия сафы ныгып үсте һәм чыныкты, һәрбер яшь гвардеецның теләге — комсомол сафына керү, Ватан сугышы чорында членлык билетын алмаштыра торган, идән асты типографиясендә басылган кечкенә генә кенәгәне алып үзенең йөрәге янында йөртергә теләү иде. Егетләр, кызлар үзләренең заявлениеләрендә: Мине ВЛКСМ сафына член итеп алуыгызны сорыйм. Оешма тарафыннан йөкләтелгән бурычларны намус белән үтәргә, әгәр дә кирәк була икән, халык өчен, бөек Ленин-Сталин партиясе өчен җанымны да бирергә хәзер торам дип яздылар. Менә бу гади һәм кыска сүзләрдә безнең яшьләрнең иң яхшы сыйфатлары күренеп тора. Молодая гвардия үзенең беренче яшәү көненнән башлап яшьләр һәм халык арасында зур политик эш алып бара, немецларның ялган пропагандаларын фаш итеп килә, халыкта

Кызыл Армиянең җиңәчәгенә ышайычны ныгыта һәм халыкны фашистлар властеның эшләренә саботаж ясауга, өзеклек тудыруга, көрәшкә күтәрә. Яшь гвардеецлар, радиоалгычларны юлга куеп, көн саен совет тылындагы һәм чит илләрдәге хәлләрне белеп торалар, һәм шәһәр халкына шулай ук авылларга дөреслекне белдереп торалар. Сталинград районында совет гаскәрләренең һөҗүмнәре башлану белән, Молодая гвардиянең агитацион эшләре бигрәк тә көчәеп китә, һәр көн диярлек коймаларда, өйләрдә, баганаларда листовкалар күренә, аларда совет гаскәрләренең һөҗүмнәре турында язылган була, алар халыкны безнең һөжүм итүче полкларыбызга ярдәмгә чакыралар.

Молодая гвардия 6 ай эчендә шәһәрнең үзендә генә дә 30 төрле листовка тарата, аларның тиражы 5.000 нән артык була. Листовкаларны таратуда идән асты оешмасының барлык членнары катнашалар. Бу эштә яшь гвардеецлар бик күп батырлыклар, осталык һәм җитезлек күрсәтәләр. Олег Кошевой төннәрендә полицейский киеменә киенә һәм листовкалар тарата торган була. Базар көннәрендә Вася Пирожок полицейскийларның аркаларына: Немец илбасарлар долой!, Сатлык җаннарга үлем! дип язылган плакатлар ябыштыра.

Семен Остапенко дирекцион управляющийның машинасына, шәһәр управасы, жандармерия, полиция йортларына листовкалар ябыштыра. Сергей Тюленин шәһәр кино-театрында шефлык алып бара. Механик кино башлау алдыннан утны сүндерүгә, ул кинәт кенә халык алдына килеп чыга да листовкалар чәчә һәм үзе юк була. Большевистик прокламацияләр кулдан кулга, йорттан-йортка йөртелеп, ертыл ып-ти шелеп беткәнче укылалар. Анда язылган ялкынлы сүзләр шул көнне үк телдән-телгә күчеп, бөтен тирә-якка яшен тизлегедәй тарала. Листовкаларның күбесе Краснодоннанутышта — Свердловский, Ровеновский һәм Новосветлов- ский районнарына да таралалар. Октябрь революциясенең XXV еллыгы якынлашып килә. Молодая гвардия бу халык бәйрәмен тиешенчә үткәрергә уйлый һәм актив рәвештә каршы алырга хәзерлек күрә. Оешма членнары, Кызыл Армия семьяларына бүләкләр алу өчен акча җыя. Төрмәгә ябылган коммунистларга бирү өчен ашамлыклар тутырылган пакетлар хәзерли.

Штаб, бәйрәм көнне урамнарга кызыл флаглар эләргә! дигән карар да чыгара. 6 нчы 7 нче ноябрь төннәрендә, яшь гвардеецлар, Ворошилов исемендәге мәктәп бинасына, 1-бис шахтасына, электәге райпортребсоюз йортына, больницага һәм шәһәр паркының иң биек агачы башына кызыл байраклар менгезеп кадыйлар.

Бар җирдә: Иптәшләр, Октябрьның XXV еллыгы белән тәбрик итәбез!, Немец илбасарларга үлем!дигән лозунглар ябыштырыла. Шәһәр кешеләре, ноябрьның салкын күңелсез иртәсендә иң биек урыннарда үзләренең кызыл байракларының жилфердәвен күрделәр. Бу хәл караңгы тәндә яктырып кояш чыккандай булып тоелды. Халык үз күзләренә үзе ышанмагандай, беренче мәртәбә күргәндәй булып байракларны кат-кат карадылар. Байраклар эленү хәбәре телдән телгә күчеп авылларга, хуторларга таралды — халыкта немец илбасарларга карата яңадан нәфрәт уятуга сәбәпче булды. Полицейскийлар, жандармнар, гестапо шымчылары ут капкандай, урам бетереп чабыштылар, ләкин соң иде инде. Байракларны өзеп алып яшерә алсалар да, совет халкының йөрәгендә туган шатлыкны, горурлыкны, Ватанга булган мәхәббәтне тартып алырга булдыра алмадылар алар. Октябрь Социалистик Революциясенең XXV еллыгына карата иптәш Сталинның доклады һәм 1942 нче ел 7 нче ноябрьдагы приказы идән стында эшләүче яшь гвардеецлары яңадан яңа батырлыкларга, гитлерчыларга каршы көрәшне тагыда өчәйтүгә рухландырды, һәрбер яшь гвардеец дошманга сизелерлек удар ясауны үзенә бурыч итеп куйды һәм юлбашчының тарихи приказын тулысынча үтәргә ант итте. Идән астында эшләүчеләрнең сугышчан группалары, немец офицерлары төялгән штаб машиналарын шартлаттылар, солдатларны, полицейски йларны, илгә хыянәт итүчеләрне үтерделәр, предприятиеләрдә диверсион актлар оештырдылар һәм сугыш кораллары тупларга тотындылар. Декабрь ае башында яшь гвардеецларның кулында инде 15 автомат, 80 винтовка, 300 граната, 15.000 нән артык патрон, 10 пистолет, 65 кг нан артык шартлаткыч нәрсәләр һәм берничә йөз метр бикфордов шнуры була. Молодая гвардия членнары, немецларның барлык эшләрен ничек кенә булмасын, өзәргә тырыштылар. Гитлерчыларның Германиягә икмәк озатырга хәзерләнүләре генә булды, штаб немецларга бер генә бөртектә ашлык бирмәскә, дигән кискен карарын чыгарды. Шуңа күрә алар зур-зур икмәк скердләренә ут төртеп яндырдылар, ә инде сугылган ашлыкны талпан белән зарарладылар. Моннан соң берничә көн үткәч Тюленин кул астындагы группа, Краснодон-Ровеньки юлы өстендә, немецлар куып алып бара торган, халыктан таланып алынган көтүгә кораллы һөҗүм ясады. Көтүдә500 баш мал-туар бар иде. Кыска гына бәрелештән соң яшь гвардеецлар, немецларның сакчыларын кырып ташладылар, ә хайваннарны дала буенча кудылар. Штаб кушуы буенча, немецларның учреждениеләрендә эшләүче Молодая гвардия членнары, бик оста маневрлар ясап, аларның планнарын өзеп килделәр. Сергей Левашов гаражда шофер булып эшләһе белән бер-бер артлы 3 машинаны сафтан чыгарды; Юрий Виценовский шахтада берничә авария оештырды. Бигрәк тә штаб, Германиягә эшкә мобилизация белән җибәрелгән яшьләрне коткарып алып калуда зур героик эш күрсәтте. 1942 нче елның 5 нче һәм 6 нчы декабрь төннәрендә яшь гвардеецлар — Люба Шевцова, Сергей Тюленин һәм Виктор Лукьянченколардан торган өч кешелек батырлар төркеме немецларның хезмәт биржасын яндыруда катлаулы, авыр операцияне башкарды. Бу биржаны бөтен документлары белән яндыру аркасында, яшь гвардеецлар ничәмә меңләгән совет халкын немец каторгасына җибәрелүдән коткарып алып калдылар. Шул ук вакытта яшь гвардеецлар Волчанский лагереннан хәрби тоткынлыкта булган 75 сугышчыны һәм командирларны коткардылар; шулай ук Первомайский больницасыннан 20 хәрби тоткынның качуын оештырдылар.

Кызыл Армия ныклы рәвештә Донбасска якынлашып килә башлый. Шул вакытта Молодая гвардия немецларның Краснодон гарнизонына кораллы рәвештә һөҗүм итәргә көн-төн хәзерлек күрә башлый. Молодая гвардиянең командиры Туркенич, шәһәрне кулга алуның планын эшли, көчләрне тиешенчә бүлә — тиешле урыннарга урнаштырып куя, тикшеренү материалларын җыя. Ләкин көтелмәгән хыянәт, бу планның җйренә җиткерелми калуына сәбәп була. Кулга алулар башлану белән, штаб бөтен членнарга таралырга һәм Кызыл Армия частьларына барып берләшергә приказ бирә. Ләкин инде соң була. Немецлар кулына эләгүдән, үлемнән бары 7 генә комсомолецка — Иван Туркенич, Георгий Арутюнянц, Валерия Борц, Радий Юркин, Оля Иванцова, Нина Иванцова, һәм Михаил Шишенколар гына котылып калалар. Молодая гвардиянең башка членнары кулга алына һәм төрмәгә утыртыла. Идән астында эшләүчеләрне коточкыч җәзалар белән газаплыйлар, ләкин аларның берсе дә бирешми һәм үзләренең изге антларына турылыклы булып калалар. Немец палачлары ничәшәр сәгать буена яшь гвардеецларны кыйныйлар — шашыналар, ләкин алар эндәшмәүләрендә дәвам итәләр, барлык газапларны егетләрчә, горур рәвештә кичерәләр, түзәләр.

Яшь совет кешеләренең ирек көчен сындыруга немецлар бернинди кабахәт юллары белән дә ирешә алмыйлар. Яшь гвардеецлар немецларга бер генә нәрсә турында да әйтмиләр. Гестапочылар Сергей Тюленинны көненә берничә мәртәбә тимер чыбыктан үрелгән камчы белән кыйныйлар, бармакларын сындыралар, яраларына кыздырылган шомпол белән басалар. Болар белән генә канәгатьләнмәгәч палачлар, аның 58 яшьлек анасын китереп, аның күз алдында чишендереп газапларга тотыналар. Палачлар Сергейдан, аның Каменск, Изварино арасындагы элемтәләре турында әйтүен сорыйлар, ләкин Сергей бер генә җавап та бирми. Шуннан соң гестапочылар Сергейның муенына элмәк киертеп, өч мәртәбә түшәмгә күтәреп асалар һәм яңадан төшереп, анасы күз алдында аның күзенә кыздырылган инә кадап, күзен чыгаралар. Яшь гвардеецлар үзләренә үлем җәзасы биреләчәген бик яхшы белделәр. Ләкин алар соңгы сәгатькә кадәр үзләренең күңелләрен төшермәделәр, алар безнең җиңәчәгебезгә чын күңелләре белән ышандылар. Молодая гвардия штабының члены Ульяна Громова Морзе әлифбасы буенча барлык камераларга:

— Штабның соңгы приказы... соңгы приказ... Безне үлемгә алып барачаклар. Безне урамнар буенча алып барырлар. Без Ильич яраткан җырны җырларбыз, — дип белдерә. Газапланган, имгәтелеп бетерелгән яшь көрәшчеләрне төрмәдән алып чыгалар. Ульяна Громованың аркасына йолдыз киселеп уелган, Шура Бондареваның күкрәкләрен кискәннәр. Володя Осьмухинның уң кулының бармаклары туракланган. Яшь гвардеецлар үзләренең соңгы юлларын, башларын югары күтәргән хәлдә үтәләр. Аларның җырлары моңлы һәм тантаналы булып тирә якка тарала:

Замучен тяжелой неволей.

Ты славною смертью почил,

В борьбе за рабочее дело

Ты голову честно сложил...

Идән асты комсомолецларын палачлар, тереләтә шахта чокырына ташлыйлар. 1943 нче елның февралендә безнең Кызыл Армиябез—Краснодонга керде. Шәһәр өстендә кызыл флаг җилфердәде. Бу флагның җилфердәве халык күңелендә яшь гвардеецларны искә төшерде. Халык төрмә булган йортка китте. Алар анда канга манчылган киемнәрне һәм коточкыч газаплауларның эзләрен таптылар. Стеналарда кырып язылган язулар бар иде. Бер стенада тирән казылып йөрәк рәсеме ясалган, йөрәкне ук үтеп чыга. Аның кырыенда дүрт фамилия: Шура Бондарева, Нина Минаева, Уля Громова, Ангела Самошина” дип язылган һәм барлык язуларның өстендә, хәзерге кешеләргә васыять һәм үч алуга чакыру рәвешендә Немец оккупантларга үлем! дип язылган эре язу тора. Комсомол сафында тәрбияләнгән батыр яшьләр, Ватан очен әнә шулай көрәшеп яшәделәр, һәм үлгәндә дә чын геройларча үлделәр. Аларның үлеме — үлмәүчелек. Корбан булган комсомолецлар исеменә, мәңгелек дан!

Еллар үтәр. Безнең бөек илебез, немец фашистлары — кеше ашаучылар тарафыннан ясалган яраларын төзәтер, көлгә әйләнгән хәрабәләр өеме өстендә яңадан яңа шәһәрләр салыныр, гөрләп торган авыллар төзелер. Нәселебезнең яңа буыннары үсеп җитәр, ләкин Краснодондагы идән астында эшләгән куркусыз данлыклы комсомолецларның исемнәре мәңге онытылмас. Нларның үлмәс даны безнең илебезнең үсү даны белән бергә яшәр. Аларның тормышы, көрәше һәм үлеме, безнең яшьләргә бөек Ленин — Сталин партиясе эше буенча, Ватанга хезмәт итүдә тиңдәшсез үрнәк булып торыр!