Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХ БӨЕКЛЕГЕ

Оборона Халык Комиссары иптәш Сталин аерым приказ белән комсомолец Александр Матросовның батырлыгын билгеләп үтге. Матросов хезмәт иткән полк Александр Матросов исемендәге 254 Гвардия укчы полкы дип исемләнде.

Советлар Союзы Герое гвардеец кызылармеец Александр Матвеевич Матросов — Александр Магросов исемендәге 254 Гвардия укчы полкының 1 нче ротасы исемлегенә мәңгелеккә беркетелде. Түбәндә без яшь көрәшченең батырлыгы турында очерк урнаштырабыз.

Шундый минутлар була, кешенең Зарлык көче, рухының барлык күркәм сыйфатлары чәчәк атарга өлгерә. Озын һәм зур тормышка тиңләшерлек минутлар була ул. Сугышчан дуслык, Ватан каршында үзеңә төшкән бурычны тирәннән аңлау, дошман йөрәген көйдерә торган нәфрәт — менә болар бөек хисләрне тудыралар. Мондый вакытта кеше үлем куркынычы белән исәпләшмәстән, үз-үзен корбан итүгә бара. Эри башлаган җепшек кар өстендә төнлә белән комсомолецлар җыелып, сугышчан приказны ничек итеп яхшырак үтәү турында сөйләшә башладылар. Приказ Черкушки авылын дошманнан коткару турында иде. Комсомолецлар гади сүзләр сөйләделәр, ләкин ул сүзләрдә тантаналы дулкынлану яңгырый иде. Һәркем янында утырган иптәшенең актык көчкә хәтле көрәшәчәген, аңа ышанырга мөмкин булганын белә; бәлки менә берничә сәгатьтән яныңдагы иптәшеңнең исемен шушы отделениедә, взводта, ротада кадер-хөрмәт белән, соклану белән кабатлаячаклар икәнен төшенә иде. Сөйләүләргә тантаналы төс биргән тагын бер сәбәп бар: сугыш Кызыл Армиянең 25 еллыгы көнендә, 25 ел элек немецлар белән көрәшүдә туган данлыклы Армиянең юбилей көнендә, барырга тиеш. Калын нарат урманының аланында тыгызланып утырган яшь көрәшчеләр автоматлар белән, граната сумкалары белән теләсә нинди минутта сугышка чыгарга хәзер иделәр. Һәм аларның сүзләре дә, ант кебек, аерым төс белән яңгырадылар.

— Йөрәгем тибүдән туктаганчы немецлар белән сугышырмын! дигән сүзләр караңгылык эченнән яңгырадылар. Сөйләүченең йөзе иптәшләренә күренми, ләкин алар Александр Матросовның тавышын таныдылар, аның нык, таза, килешле кыяфәте караңгылык эченнән горур шәүләләнеп тора иде. Ротага таңга чаклы ук, Черкушки авылына бару юлларын кисеп торган, немецларның ныгытмаларына чыгарга кирәк. Автоматчиклар, һәрвакыттагыча, куркыныч кайда күбрәк булса, шунда, кайда башкалардан элек дошман белән очрашырга мөмкин — алар шунда. Менә Гвардеец Александр Матросов үзенең иптәшләре белән бергәләп алга чыга.

Мондый вакытта турылыклы дусларыңның терсәккә-терсәк тоташып баруларын хис итү күңелле. Мат- росовка да Копылов һәм Воробьев белән янәшә баруы рәхәт һәм күңелле иде. Алар да бит Матросов кебек үк, яшьләр, гвардеецлар; алар бу полкка бергә килделәр, бергә йөрделәр. Сөйләшми бардылар. Дошман ерак түгел иде инде, ә урманда һәрбер тавыш, һәрбер кыштырдау да яхшы ишетелә. Куакларга кагылмаска тырышып, сакланып кына атладылар. Ботакларын матур рәвештә җәеп җибәргән агачларның шәүләләре караңгыда серле булып алар каршында калкалар. Һәркем үз фикеренә чумган. Явтоматчиклар нарат урманын чыкканда, әле таң атмаган иде. Ярырак, куаклыклар артында, кечкенә, бер калкулык өстендә өч кабарынкы нәрсә күрергә мөмкин, һәм алар ерактан кырмыска оясына ошыйлар. Шушы калкулык артында авыл. Яктыра башлады. Немецлар, күрәсең, урман буенда шикле нәрсәләр барлыгын сизделәр. Кырмыска оясы кебек калкучыкларның өчесеннән дә ут бөркелде, куаклыклар өстен төтен каплап алды. Рота җиргә ятты.

Тирә-як яңадан тынды. Ул арада командир, гвардия лейтенанты Яртюхов, немец дзотларын уңайлы юллардан ничек басып алу өчен тирә-якны тикшеренеп алды. Дзотлар инде ачык күренәләр иде. Рядовой Матросов командирыннан калышмый барды. Күптән түгел генә әле ул өлкән лейтенант тарафыннан аның ординарецы итеп билгеләнде. Немецларның ике дзотын — уңнан һәм сулдан күрше бүлекчәләр камап алырга тиешләр. Уртадагы дзотның утын бастыру Яртюхов группасына йөкләтелгән. Барлык көрәшчеләр дә, атаканың уңышы аларның ничек хәрәкәт итүләренә бәйләнгән булуларын аңлыйлар. Ничек кенә булмасын, немецларга бүлекчәне ут астында тотарга ирек бирмәскә кирәк (ә урман буйлары һәм алдагы куаклыклар немецларның уты белән капланган).

Уңда һәм сулда кыска, ләкин каты бәрелешләр булып алды. Матросов, ике яктагы ныгытмалар өстеннән ялкын һәм төтен белән бергә ниндидер ватык кисәкләрнең чөелеп ташлануларын күрергә өлгерде; Ян- яктагы ныгытмалар тирәсендәге кар кинәт караеп калды. Яннан соң анда тынлык урнашты. Матросов үзенең командирына карады, ә командир үзәктәге дзотка текәлеп карап, тора иде. Үзәк дзоттан өзлексез пулемет такылдый. Взводтан берничә кеше егылды. Куаклыкларга ышыкланып, командир юеш кар өстеннән дзотка якынрак шуышты. Матросов аның артыннан шуды. Дзот инде бик якын кебек, аның кара авызлы амбразуралары да күренеп тора, ә алардан өзлексез очкыннар оча. Һәрбер очередьтан соң урман яңгырый һәм шундый ук пулеметлардан аткан кебек, такылдау тавышын кабатлый. Командир ординарецка пышылдады:

— Ярыла торган пуля белән аталар, сволочьлар. Өлкән лейтенант һәм кызылармеец, агач артына постылар. Командир тиз генә күз алдындагы хәлгә бәя куеп, Матросовка приказ бирде:

— Ялты автоматчыны алга! Ординарец артка, уттан сакланып яткан төркемчеккә, йөгерде һәм тиздән алты кызылармеецны ияртеп, шуышып килеп тә җитте. Немец пулеметы туктаусыз такылдый иде әле. Немецлар калкулыктан урман итәген яхшы күзәтәләр. Штурмны озакка сузарга мөмкин түгел. Командир өч автоматчыны аерып, аларга кулы белән амбразураларга бару юнәлешен күрсәтте. Явтомат- чылар шуышып алга киттеләр. Командир һәм ординарец сугышчылардан күзләрен алмыйча тордылар. Менә алар шуалар, якынайганнан якыная барып, аланлыкка да килеп чыгалар. Ләкин дзотта утырган немецлар, күрәсең, автоматчикларның килүен сизеп калдылар. Автоматчиклар тирәсендәге кардан бураннар Рух бөеклеге уйный башлады. Бер автоматчик кар өстендә ятып калды, калган икесе яраланып ыңгыраштылар. Шуннан соң тагы өч сугышчы алга чыктылар һәм дзотка таба шуыша башладылар. Кар яңадан кан белән кызарды. Пулемет уты урман итәгенә күчте. Болар барсы да Матросовның күз алдында булып уздылар. Кинәт, әйтерсең нәрсәдер аны алга ымтылдырды. Автоматын алып, ул эре адымнар белән һәм тиз-тиз сикергәләп, туры юлдан дзотка ташланды. Командир һәм урман итәгенә яткан сугышчылар тыннарын да алмыйча яшь автоматчикка карыйлар иде. Артюхов, Матросовның акрын гына Я, мин барам дип киткәндә әйткән сүзләрен һаман ишетеп тора кебек иде әле. Күзен дә алмыйча ул, үзенең ординарецы хәрәкәтен күзәтеп торды.

Менә Матросов үзенең үлгән иптәшләрен узып китте. Егылды.

— Яраланды? — дигән уй командирны борчый башлады. Ләкин, юк, ул яраланмаган, тик уңайлырак итеп янга ятты да, автоматын күтәреп шуып китте. Дзоттагы немецлар Матросовны күреп алдылар һәм яңадан немец пулеметы, аның тирә-ягындагы карга кәкре сызыклар ясап, пуля сиптерә башлады. Ә ул һаман шуды да шуды. Дзотка якынайганнан якынайды. Дуслар тын да алмыйча комсомолецның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп тордылар. Менә ул автоматын алды һәм кинәт амбразурадан төтен бөркелеп чыкты. Дзот эченнән гөрселдәү тавышы ишетелде. Шул ук вакытта дошман пулеметы тынды. Штурм группасы сикереп торды һәм дзотка ташланырга хәзерләнде. Сугышчылар урман итәгендәге куаклыклардан узарга өлгермәделәр, ул арада амбразура яңадан җанланды һәм төтен арасыннан пулемет утла[1]ры ялтырады Соңыннан дзот алынгач, Матросовның дуслары ялгыз көрәшүнең барлык детальләрен билгеләделәр. Немец пулеметының тынып торуы, Матросовның амбразурага төз атуыннан килеп чыккан икән. Матросов пулеметта атучы немецны үтергән һәм пулясы белән дзот эчендәге минаны шартлаткан. Ләкин пулеметка икенче немец килеп тотынган һәм штурм группасын җиргә ятырга мәҗбүр иткән. Шул вакытта яшь көрәшченең йөрәгендә нинди хисләр кайнаганын кем әйтә ала? Дзот менә монда гына: каршыда гына тора. Әле генә тынып калган иде ул, ләкин яңадан ярыла торган пулялар белән үлем чәчә башлады. Ә Матросовның артында күтәрелгән көрәшчеләр җиргә яттылар. Шул вакыт сугышчылар, җепшек кар өстеннән итек белән зур-зур атлап дзотка йөгергән Александр Матросовны күрделәр. Ул хәтта атмый да иде инде.

— Ни өчен ул атмый? — дип сорады кемдер. Ләкин аңа җавап бирүче булмады Матросов инде амбразураның авызында иде. Ул аңа ташланды һәм күкрәге белән нык итеп дзот күзен каплады. Пулемет тагы сераз тырылдады да тынды һәм Матросовның гәүдәсе амбразурадан шуып төшәргә өлгермәде, урман итәгендәге сугышчылар куәтле омтылыш белән төрле яктан йөгерешә башладылар. Һавада дзот эченә төбәп ыргытылган берничә граната сызгырып узды. Авылга бару юлындагы соңгы каршылык туздырылды. Иптәшләре тын гына Матросовның гәүдәсен күтәреп алдылар.

* * *

Көн саен тикшерү вакытында, гвардия кызылармеецы хезмәт иткән полкның ротасында, хәзерге Александр Матросов исемендәге 254 нче Гвардия укчы полкында, старшина тантаналы рәвештә хезмәт кенәгәсендәге беренче фамилияне укый:

— Советлар Союзы Герое, гвардия рядовое Матросов Александр Матвеевич.

Уң флангта торучы, дан казанган гвардеец дулкынланып җавап кайтара:

— Немец илбасарлары белән көрәштә батырлар үлеме белән һәлак булды, бу минутта тантаналы тынлык урнаша. Батырның җанлы образы саф алдында тора, һәм һәрбер көрәшче, төнлә белән урманда Матросовның сугыш алдыннан әйткән сүзләрен күңеленнән кабатлый:

— Йөрәгем тибүдән туктаганчы немецлар белән сугышырмын! Яшь көрәшче йөрәге тибүдән туктаганчы сугышты: ул гәүдәсе белән немец дзотын каплагач та әле сугыштан читтә калмады. Ул хәзер дә үз иптәшләренең сафында баруда дәвам итә, үзенең батырлыгы белән иптәшләрен алга өнди. Аның исеме хәзер полкның гвардия байрагына язылган