Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИНЕЛЬ

Иң сагынып язган сәлам хатлар Аның кесәсендә йөрделәр, Иң беренче совет погоннары Аның җилкәсенә менделәр. Матрос ашыгып чалбар утюклый- Дыр, Икенчесе чакыра ул дусын; — Атака алдыннан серләшик бер, Чүпрәк белән мавыгыр чакмы соң? Ташла! Бәлки ярты сәгатьтән соң Ул балагы аның кирәкмәс... Кайтармасын гына өзсәң — ярый; Шүрләгәндә эләгеп йөдәтмәс. — Минем бу атакам — чалбар өчен, диеп җавап бирә иптәше; Тегүче кызның азат хезмәте Ачуланма, сине яраткан күк Сөям илнең һәрбер чүпрәген Сугышып үлгән дусны җирләгән күк Әрчеп ташлыйм калдык чүпләрен. Яңа шинель алып килде солдат, Искесенең чыкты срогы, Читен аңар иске шинеленә Саубуллашып карап торуы. Шинель аның тәне белән бергә Яраланып кат-кат кызарды, Санитарка аны шул шинельдә Ут астыннан сөйрәп чыгарды. Үлем якасында чакта солдат „Шинель кала...“ диеп уйлады. Шинель үлә менә, солдат яши, Яңа җиңгә күчә куллары. Москвашвей таккан кәгазьләр дә Чәчкәләр күк җиргә коелып, Яңа шинель разведкага китте, Иске шинель калды боегып