Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА—КОМСОМОЛ

Бөек Октябрь революциясеннән соң күтәрелеп чыккан татар совет язучылары, бигрәк тә беренче биш еллык чорында, илдә гомуми төзү энтузиазмы күтәрелеп киткән якты бер чорда килеп чыккан икенче буын язучылары — алар, барсы да дип әйтерлек, комсомол сафыннан чыгып, комсомолның кайнарэш практикасында катнашып үскән кешеләр. Шунлыктан, бик табигый ки, аларның иҗатында комсомол, аның эше, көрәше, үсү, җитлегү сикерешләре зур урын алдылар. Хәтта аларның кайберләренең иҗаты, тулысы белән диярлек, комсомолны җырлауга багышланды. Шагыйрьләребез иң тирән, иң якты өметләр белән сугарылган кайнар яшьлек хисләрен комсомолга гимн җырлауга бирделәр. Комсомол, яшьләр темасын һәм бу теманың әдәби чагылышында булган матур үрнәкләрен кайсы язучыда гына күрмибез без!

Мәрхүм Такташ яшьләр, комсомол темасына багышлап үзенең иң зур һәм иң шат әсәрләрен язды. Байрак тегәбез, Сыркыды авылы, “Алсу, Мәхәббәт тәүбәсе, Никахсызлар һәм аның башка күп кенә лирик шигырьләре — болар барсы да теге яки бу яктан килеп комсомолны, яшьләрне гәүдәләндерделәр.

Шәриф Камал үзенең Матур туганда романында комсомолның беренче адымнарын күрсәткән бай гына сәхифәләр калдырды. Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Мәхмут Максут, Ф. Әсгать, Муса Җәлил, А. Шамов иптәшләр комсомолның гражданнар сугышы чорында күрсәткән героик эшләрен теге яки бу дәрәҗәдә уңышлы гына чагылдыручылар булдылар. Ибрай Гази, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Фатих Кәрим, Нур Баян, Ә. Ерикәй, С. Баттал һ. б. — Октябрьдан соң икенче буын булып күтәрелгән бу талантлы язучылар төркеме— беренче башлап комсомол матбугатында күтәрелде.

Ибрай Газиның Бригадир кыз, Көмеш сулы Нурманка, Байраговның көндәлегеннән" дигән хикәяләре, Мирсәй Әмирнең “Агыйдел исемле талантлы повесте, Фатих Хөснинең укучы яшьләр, авыл яшьләре темасына язылган күп кенә хикәяләре, Ф. Кәрим белән Нур Баянның күп кенә шигырьләре һәм поэмалары татар совет әдәбиятында комсомол тормышын чагылдыручы әсәрләр булып торалар. Бөек Ватан сугышы көннәрендә комсомол героик эш алып бара. Бездә хәзер комсомол сафларыннан халык батырлары, легендар каһарманнар үсеп чыктылар. Бу күңелле факт үз чиратында шулай ук үзенең җырчыларын тапты. Гали Хужи һәм Нури Арсланов иптәшләрнең комсомолка Зоя Космодемьянскаяга багышлап язган поэмалары, Ш. Мөдәррис, Фатих Кәрим, С. Хәким, Ә. Юнус, Н. Дәүли, С. Урайски һ. б. иптәшләрнең талантлы шигырьләре һәм поэмалары, драматургия һәм проза жанрлары буенча булган яңа әсәрләр — Ватан сугышы көннәрендә яшьләр темасының үсүдә һәм киңәюдә дәвам итүен күрсәтәләр. Комсомолның 25 еллык тантанасы уңае белән, без журналыбызның бу санында татар әдәбиятында комсомол, яшьләр темасын чагылдырган әсәрләрдән кайбер өзекләр, аерым әсәрләр бирәбез.