Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР КЛАССИК ӘДӘБИЯТЫНДА ПАТРИОТИЗМ МОТИВЛАРЫ

Һәр адымда азатлыкка, ирекле тормышка омтылучы хезмәт ияләре, шулар арасында вак милләт халыкларының алдынгы уллары да, үз туган илләренең язмышларына өстән генә карап уза алмадылар. Өлкән агалары булган бөек рус халкының данлыклы уллары — ялкынлы демократлар җитәкчелегендә үсә барган рус халкы белән бер сафта торып эшләделәр, Россиянең барлык халыклары өчен тигез һәм ирекле тормыш төзү теләге белән бергәләп яндылар. Эчтән янып кына калмадылар, шушы ирекле тормыш өчен көрәшне дә оештыра килделәр. Тарихтан күренүенчә, халыклар үзара дуслыкка һәм туганлыкка күптән инде омтылганнар. Татар һәм рус халыклары арасында бу туганлыкка — дуслыкка омтылышның гаять якты һәм гүзәл үрнәкләре бар. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның: .. Рус җирендә без әсәрле — әзлебез, Тарихында бер дә тапсыз көзгебез. Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Телләгать, гадәг вә әхлак алмашып. Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып Без шаярыштык вакытлар алмашып, һич бетәрме тарихи бу бергәлек, Без т ган бер җепкә бергә теркәлеп. Бзз сугышта юлбарстан көчлебез Без тынычта аттан артык эшлибез" дип язган шигыри юллары беренче нәүбәттә татар халкының алдынгы улларының батырлыкларына, туган илгә карата булган турылыклы хезмәтләренә, уртак ватанда яшәүче ике халык арасында үсә барган тарихи дуслыкка таянып әйтелгәннәр һәм алар бөек халык шагыйренең гениаль билгеләүләре булып торз- лар. Туган илебезне чит ил басып алучылары һөҗүменнән саклау өчен булган гадел сугышларда рус армиясе сафларында татар солдатларына актив катнашканнар, илбасар дошманнарны изге Россия җиреннән алып ташлап, Парижга һәм Берлинга барып керү шикелле тарихи вакыйгаларда татар солдатлары да зур батырлыклар күрсәткәннәр. Туган илне дошман һөҗүменнән саклау көннәрендә халык геройлары тарафыннан күрсәтелгән мондый батырлыклар һәм күп еллар буенча барган уртак хезмәт шартларында туган дуслыклар тарих битләрендә эзсез калмаганнар, әлбәттә. Бер яктан, алар тарихи язмаларда г ) хаклы урын алсалар, икенчедән, халыкның үз җырларында гәүдәләнә, чагыла барганнар. Менә,1812 нче елгы ватан сугышы картиналарын чагылдырган һәм буыннанбуынга җырланып килгән җырлар: Французларның илләре Түгәрәк икән күлләре, Иңбашына мылтык асып Без керәбез элгәре. Мендем тауның башына Исмем яздым ташына. Бу Наполеон азган икән Үзенең газиз башына. 1). 1812 елгы ватан сугышында үзе катвапндя генераллейтенант Михайловский — Даниловский ү с«еж «Описания отечественной войны" исемле кита-u.u* татар солдатларының батырчыклары турында яза- Татар классик әдәбиятында патриотизм мотивлары 87 Французларның атлары Төзем җирдә дулыйдыр, Кутузовның казаклары Дошманнарны турыйдыр. Өч-дүрг кердем сугышка Каннар су тик актылар Сугышыбыз тәмам булгач, Безгә медаль тактылар. Халык массасында тирән эз калдырган бу бөек вакыйгалар татар демократик язучыларының игътибарларын да үзләренә тартканнар. Шәриф Камал үзенең 1912 нче елда, „Сугыш бәйрәме" исеме белән язган мәкаләсендә, бик хаклы рәвештә түбәндәге фикерләрне әйтә: „Ватан сугышы халыкның хатирәсендә ничектер бик тирән эз калдырган. Гавам халкы арасында да аннан калган үткен тәэсир атадан- угылга тәлкыйн ителеп (кабатланып— М. Г.) килә. Мәсәлән, бала чагымдагы хатирә: авыл арасында тирә-ягына кешеләр җыелган, маңгае җыерчыклы, сакалының урта жирен кырган, җитди вә кайгылы чырайлы бер карт солдат — татар солдаты бик моңлы иттереп көй тарта. „Француз сугышын" җырлый, туктап-туктап шәрхли, аңлата............................................................ Янә бер көтүче мукшы хәтеремдә: кич белән көтүен китергән дә, ты- кырыкта агачлар өстенә утырып скрипка уйный; тирәсенә кешеләр Жыелган. Бер көй уйнагач: — „Менә, имеш, бу харансуз губернаторский маршы!" „Харансуз губернатор"ны Мәскәүдән чыгарганда шул маршны уйнаганнар имеш!" дип үзенчә аңлатма ясый. Күңелләрендәге ватан сугышы тәэссөратын, аның әдәбиятын гавам арасында буыннан-буынга күчерәләр, заман белән күмелергә ирек бирмиләр", һәм шунда ук бу бөек вакыйгага карата үзенең мөнәсәбәтен белдереп, түбәндәге юлларны да өсти: „Ватан сугышы, хосусән, Бородино вакыйгасы бөтен дөнья тарихында иң мөһим вә зур вакыйгаларның берсе санала. Монда муафак- кыятсезлекнең нәрсә икәнлеген дә белмәгән вә аның барлыгына да ышанасы килмәгән, җыеп-җыеп Европа дәүләтләренең куәи гаскәрия- сен гакылларга хайрәт бирерлек рәвештә мәһарәт вә каһәрманлык күрсәтеп җиңгән, таптаган усал даһи фетнәче Җиһангирнең беренче мәртәбә кылычы киртелде. Түбәсендәге бәхет кошы очып, колак төбендә кичә кошы, ярканат бызылдый башлады". Әнә шул рәвешчә, уртак хезмәт һәм көрәш шартларында туган, тарихи зур җиңүләрдә сыналып ныгый барган халыклар дуслыгы үз нәүбәтендә әдәбият-культура өлкәсендә дә чагыла. XIX—XX нче йөзләрне генә алганда да, бу чагылышның күп сандагы матур үрнәкләрен китерергә була. XIX нчы йөз эчендә чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсеп, бөтен дөнья күләмендә алга киткән прогрессив рус культурасы һәм аның демократик нигездәге җәмәгатьчелек фикере Россиядә яшәүче барлык халыкларга, шулар эчендә татар укымышлыла- рының алдынгыларына унай йогынты ясый. Рус әдәбиятына һәм культурасына якын торган бер төркем укымышлылар (Ибраһим Хальфин, Салихҗан Кукләшев һ. б.) һәм язучылар шул үсеп барган рус культурасыннан файдалану кирәклеген бик урынлы рәвештә төшенә башлыйлар. Шагыйрь Утыз Имәни, беренче буларак, татар халкын рус телен өйрәнергә чакырып, „Россиядә яшәгән мөселманнар өчен рус телен белү 41 нче фарыз бугып тора" дигән уңай фикерне күтәрә. Хатын- кызларның да, ирләр шикелле үк, укырга тиешлекләрен кирәк саный, шигырьләрендә кешенең таланты- иҗаты ил халкына хезмәткә буйсындырылырга тиеш, дигән карашны үткәрә. „... Сүзгә осталык берәүнең өлешенә тисә, ул ил халкына үгет бирсен" дип яза. Татар поэзиясендә беренче башлап реализм сызыгына баскан шагыйрьләрдән Габделҗәббар Канда- лый ул чордагы авыл крестьяннары тормышын һәм хатынкызларының хокуксызлыкларын — изелүләрен реаль картиналарда чагылдырган шигырьләрен бирә. Хөсәен Фәезханов шикелле галимнәр җитешә башлап, алар үз ха 83 М. Гайнуллин лыкларының культура тормышлары белән якыннан кызыксынырга керешәләр. Хөсәен Фәезханов татарлар өчен Казанда, дәүләт хисабына, мәдрәсә ачу проектларын күтәреп чыга. Гимназия программасында белем биреп, фәннәрне рус телендә укытып, татарлардан да университетларга керерлек яшьләр хәзерләүне алга сөрә. Ләкин әле бу вакытларда патша монархиясенең вак милләтләргә карата булган руссификаторлык һәм колонизаторлык политикасы — бер яктан, мистик фанатизм — икенче яктан, татар җәмәгатьчелек фикере үсешенә, андагы чын халык интереслары белән бәйләнешле азатлык идеяләрнең киңәя баруына комачаулык иткән төп сәбәпләр булып торалар. Ислам фанатизмы йогынтысыннан арына алмаган кадими „укымыш- лылар“ күп еллар буенча татар халкын прогрессив рус культурасыннан читтә сакларга тырышканнар. Ләкин алар халыкны нинди генә дини сөремнәр йогынтысында сакларга тырышмасыннар, тарих үзенекен итә. Тормышка реаль күзлектән карый башлаучы, үзләренең теләкләрен чын халык интереслары белән бәйли алучы мәгърифәтчеләр татар халкының үз эченнән дә җитешә башлыйлар, һәм алар, бик хаклы рәвештә, үз халыкларын бөек рус культурасыннан файдаланырга, аның якты үрнәкләре нигезендә үсәргә чакыралар, практик эшчәнлекләре булган беренче адымнарын төрле каршылыклар һәм зур уңайсызлыклар эчендә башлыйлар. Мәсәлән, Каюм Насыйри бу турыда үзенең беренче башлап татарларга русча укыта башлау уңае белән күргән хуҗаларын түбәндәгечә яза „Аена илле тәнкә биргәч тә балалар укытамын, дигәч фатир бирмәделәр. Нхы- ры, нә гыйлаҗ (чара — М. Г.), Мукри урамында бер кабак өстендә фатир алып һәм капка өстенә игъланнамә куеп, 6—7, бәлки унлап бала җыелды. Бичара бу адәм дә чикте җафаны: астында кабак, төн буе җырлыйлар, сугышалар, ишек алдындагы өйдә сыра заводы. артындагы өйдә бардак яки кызлар ханәсе. Чыкса, урамда кабахәт... яман сүзләр ишетә. Хәтта бәгъзе адәмнәр Казан шәһәреннән кудырырга йөрделәр". Тик болар берсе дә үз чорынын һәм халкының лаеклы галиме Каюм Насыйрины халыкка хезмәт юлындагы практик эшчәнлегеннән туктата алмаганнар. Ул үзенең 40 елдан артыкка сузылган әдәбигыйльми эшчәнлегендә, зур нәтиҗәле данлыклы иҗат гомерендә татар халкын күтәрү — агарту буенча күп кенә хезмәтләр күрсәтә. Тарихта беренче буларак, татар теленең гыйльми грамматикасын һәм тулы сүзлеген төзи. Киң массага аңлаешлы, аларның үз ана телләрен аякка бастыру буенча, татар телен әдәбият һәм фән теле итеп үстерү өстендә армый- талмый көрәшә. Реакцион карашлы руханиларның татар телен танырга теләмәүләренә каршы чыгып, „Мәгълүмдер ки, телебездә булган бәетләр, шигырьләр вә мәкал- ләр гаять үлчәнгән һәм матур язылгандыр. Гарәп вә фарсы сүзләренең ярдәме белән җитешлектә һәм мәгънәне аңлатып бирүдә башка телләрдән ким түгел, бәлки бәгъзе хосуста хасияте күбрәк булган урыннары һәм бардыр. Хосүсән, фигыль бабында" ди. Шул рәвешчә, татар халкының үз теленә гражданлык бирү өчен көрәшә. Беренче буларак, үз халкын фәннәрнең нигезләре белән таныштыра. Шул хезмәтләрендә уңышларга ирешү юлын Каюм Насыйри беренче нәүбәттә русжирле- гендә һәм рус культурасына якынаю аркылы күрә. Е. В. Радловларнык Германиягә генә ошарга тырышуларына һәм Германияне генә үрнәк итеп сөйләүләренә эче пошып, „Гамбургта шул тарика .укыталар, дип очынып йөри. Россиянең үзендә дә безгә җитәрлек гыйлемлек бар. Россиядә барында ни өчен заграницага барырга кирәк. Без Россия кешесе, Россиядә булган нәрсә безгә җитә" 9 ди. Насыйриның бөек 1) Казан шәһәрендә мөселман балаларын рус«> укыта тор»ан мәдрәсә п ибтидня- исе» е белән языл- ган кул!язмасыннан. Татар әдәбиятында потриотизм моти в л а р ы 89 рус культурасына карата булган бу патриотик мөнәсәбәтләре очраклы карашлар булып кына калмаганнар, бәлки алар Насыйриның үз халкына хезмәт итәргә юнәлтелгән теләкләренә— омтылышларына туры килгәннәр. Ул, чын реалист галим буларак, Петр I Һәм бөек Ломоносовлар эшчәнлеге белән кызыксына башлап, XIX нчы йөздә бөтендөнья күләмендә чагыштырмаслык алга киткән рус культурасына урынлы соклана. Үз халкын аң-белем ягыннан күтәрүдә беренче ярдәмне шуннан — үз халкының горыфгадәтлә- рен яхшы белгән ватандашлары — руслардан күрә. Асылда бу инспекторлык хезмәтен рус халкыннан берәүгә, Россия кешесенә тапшырмак кирәк иде. Чөнки, Россия кешесе мөселманнар белән бер җирдә торган, бер җирдә үскән, бер икмәкне ашап үскәнлекләре сәбәпле, бу ике халык бер-бер- сенең гадәтен вә мөгамәләсен яхшы беләләр, мөселманнар өчен ни та- рика мәслихәт икәнен Россия кешесе яхшы беләдер һәм бәгъзе хосус- та, урынына күрә правительство- ның решениесен үзгәртергә тәрикын карыйлар, һәрничек Россия кешесе һәркайсы бер-берсенең мәслихәтен яхшы беләдер" ди. Бер туфракта, бер илдә яшәүче халыклар арасында булган дуслыкны, туганлыкны популярлаштырырга ярдәм иткән хаклы фикерләрен язып куйган.II) Каюм Насыйри үз халкы эчендә генә эшләп калмый. Үз халкы тормышы белән рус дөньясын таныштыра баруны да кирәк саный. Әнә шул юл белән Россия халыкларының аралашуларына, бер-берләрен тулырак аңлашуларына булышлык итә. Аның „Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары" исемле әсәренә язган сүз башындагы түбәндәге юллар аеруча игътибарга ияләр: пРус җәмгыяте руслардан башка халыкларны (шулар арасында татарны да) гомуми инсаният яктылыгы— гыйлем һәм фән белән нурландырып өлгергәнчегә кадәрле, ул хелыклаоны аңларга, белергә мәҗ- бүр булыр. Рус жәмгыятен Казан тирәсендә яши торган халыкларның тормышлары белән таныштыру өчен вакытлы матбугатта китаплар, мәкаләләр чыкты, вә хәзергә кадәр чыгуда дәвам итәләр. Нлар татарларны да онытмыйлар. Бу тирәнең, башка халыкларыннан бигрәк, соңгы заманнарда татарларның тормышларын белергә, аларны агартыр- га тырышалар. Көчем җиткән кадәрле, русларга татарларның тормышын белдерү өчен, матоугат өстендә минем күп еллар тикшергән - күргән II Шунда ук. нәрсәләремнең холаса- лары белән таныштыруны үземнен мөкатдәс бурычым дип беләми ди. Аның бу якты хезмәтләре үз вакытында ук рус галимнәре тарафыннан тиешле кыйммәт һәм бәяне алалар-). Россия җире кешелек өчен тиңдәшсез кыйммәтле хезмәтләр биргән, туган иле, халкы өчен янган чын патриотларны күп санда тәрбияләп үстергән җир. Бөек рус халкының алдынгы уллары булып җитешкән гениаль галимнәрдән Ломоносов, Сеченов, Менделеев, Попов, Павлов һәм башкалар, бөек полководецлардан Александр Невский, Дмитрий Донской, Кузьма Минин,. Дмитрий Пожарский, Петр I, Александр Суворов, Михаил Кутузовлар; чын демократлар һәм ялкынлы революционерлардан Герцен һәм Чер- нышевскийлар, бөтен дөнья культурасының — әдәбиятының мактанычы булырлык якты әсәрләр биряхшы ук гыйльми хәзинә бирергә вәгъдә итә торган эш иде. Бу хакта Каюм Насыйри кеби тикшерүче мөселман татарлар арасында гына түгел, бәлки бетен ислам дөньясында да чыкканы юк дисәк ялгышкан булмабыз. Казан Университетында злган гыйль- ме Каюм Насыйрины исламга битараф карарлык югары дәрәҗәгә меңгезгән Бу яктан ул Россия мөселманнары арасыннан беренче кеше" ди. Профессор Катанов үзенең мәкаләләрендә һәрвакытта Насыйрины „Мәшһүр татар галиме" дип атап йөртә. 2 ) Көнчыгышны өйрәнүче галим Григорьев Насыйриның Казан татарлары мифологиясе турындагы әсәренә язган сүз башында аңа түбәндәге бәяне бирә: ........................................................ шик сез, бу фән ноктасыннан бик кызыклы, 9J М, Гайнуллин гән гениаль язучы һәм шагыйрьләрдән Пушкин. Лермонтов, Тургенев, Некрасов, Толстой, Шевченко, Чехов һәм Горькийлар шушы рус җирлегендә туып үскәннәр һәм алар бөтен дөнья культурасына монументаль вкладлар салучылар булып тарихта урын алалар. Кешене хөрмәтләү, аның азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәш традициясендә тәрбияләнеп үскән рус әдәбияты Һәрвакытта югары идеалларны. гуманизмны һәм гаделлекне гәүдәләндергән әдәбият булып торды. Гомумән чит ил басып алучыларына каршы тирән нәфрәт, шулар эчендә бары тик үзләрен генә яратучы һәм дөньяда үзләрен генә алла итеп куярга ^омтылучы немецларга каршы күрә алмаучылык хисләре тәрбияләү даны да беренче нәүбәттә рус язучылары өстенә төште. Ломоносовтан алып Горький һәм Маяковскийларга кадәр тезелеп килгән рус язучылары, бик хаклы рәвештә. урыны туры килгән саен Германиянең данлыксыз юлын, илбасарлыгын фаш итеп килделәр. Мәсәлән, Герцен бу турыда: „Германиядә әдәпсезлек иң югары чигенә җитте, кешелек күркәмлегенең ичмасам күләгәсе дә калмады* дип ачы ыл язды. Лев Толстой немец җанындагы чикләнгәнлекне фаш итеп, „Не? „Былтыр фас ашханәсе тәрәзәсеннән ташланган сөякне „Һермен“ вә „Франс" атлы ике зур маэмай талашмыйча гына бүлештеләр" дип язды. Итальяннарның Төркияне һәм аннан Траблистны талап алу өчен булган тартышларына карата: „Былтыр Төркиягә Италия мөһим бер ультиматум бирде: Төркия хөкүмәте белеп торыгыз ки, без сезне таларга барабыз, безгә бу талау бик мөһим. Моны киләсе елга да кичектермибез. Чөнки сезнең хәзер Траблиста бер полк та гаскәрегез юк, эшкә яраклы бер тубыгыз да юк. Без утыз елдан бирле бу хыялга мөбталә булсак та, „өлгерербез әле" дип тордык. Ләкин сез хөррияттән соң уяндыгыз. Әгәр без талауны кичектерсәк, сезнең берничә елда Траблиста „алынмас истих- камнар" ясамавыгызга к^м кафил?" дигән юлларны ирония белән язып узды. 1914 нче елгы империализм сугышы талау сугышы була. Большевиклар партиясе аның шулай икән- 95 М. Гайнуллин леген эшчеләргә, хезмәт ияләре һәм солдатлар массасына аңлата баралар. „Партия сугышучы армияләрнең солдатлары арасында туганлашу өчен фронтта агитация алып барды, дошман ул — бөтен дөнья буржуазиясе, һәм империалистик сугышны гражданнар сугышына әйләндергәндә генә, коралны үз буржуазияңә һәм аның хөкүмәтенә каршы юнәлдергәндә генә сугышны бетерергә мөмкин дип аеруча күрсәтте". („БКП(б) тарихы кыска курсы" 196 бит). Халык шагыйре Мәжит Гафури- ның ул сугышка каршы булуы, үзе әйткәнчә, инстинкт белән генә булса да, ләкин шул чордагы хезмәт ияләренең настроениеләрен, теләкләрен чагылдыра. Яның 1916 нчы елда язган „Ул кеми дигән шигыре авторның сугыш серен төшенүгә чаклы үсүен, көрәшүче солдатларны туганлашуга чакырып язуга кадәр күтәрелүен күрсәтә. Февраль резолюциясеннән соң власть башына килгән буржуазиянең вакытлы хөкүмәте шул ук империалистик максат белән сугышны дәва:-: иттергәндә, Мәжит Гафури „Бетсен сугыш" дигән шигырен язып, протест белдереп чыга: ' „Монда хөррият авззы җирне күкне яңрата, Янда безнең күп туганнар тилмереп .телсез ята- Ул туганнарның кулын чиш, һәм алар булсын азат, Кычкырыйк без берьюлы: „бетсен сугыш!*', бетсен җиһад! Ләкин татар демократик язучылары, шулай ук Мәжит Гафури да бер вакытта да пацифистлар булмадылар. /Лзатлык өчен, хезмәт ияләренең бәхетен, иреген яулавы өчен булган гадел сугышларга өндәп алар чын йөрәктән чыккан тирән хисле шигырьләрен яздылар. Бөек Октябрь Социалистик революциясе жиңүе нәтиҗәсендә хезмәт ияләре, тарихта беренче буларак, үзләренең чын туган илләрен, чын ватаннарын яулап алдылар. „Элек безнең ватаныбыз булмады һәм була алмады. Ләкин хәзер, без капитализмны бәреп төшергәч, Һәм бездә власть башына эшчеләр сыйн- фы менгәч, — безнең ватаныбыз бар һәм без аның мөстәкыйльлеген саклаячакбыз" (Сталин — „Ленинизм мәсьәләләре" 505 нче бит). Шулай итеп, бөтен намуслы халыклар алдына зур һәм изге бер бурыч — социалистик ватанны саклау, аның өчен һәрьяклап көрәшү бурычы йөкләнә. Менә шул бурычны үтәүдә революциянең турылыклы солдатлары сафында без татар халкының алдынгы улларыннан Мулланур Вахитовны да күрәбез. Мулланур Вахитов иң кискен вакытларда, яшь совет республикасын немец илбасарларыннан һәм аларның Ялчыларыннан саклау көннәрендә иң җаваплы эшләрдә булды һәм ул үзен бөтенләе белән һәм соңгы сулышына кадәр бөек Ленин-Сталин эшенә багышлады, шул юлда җанын, тәнен кызганмыйча эшләде, шул юлда һәлак булды. Бөек җитәкчеләребез Ленин-Сталиннар белән бергәләп хезмәт массасына өндәмәләр, мөрәҗәгатьләр чыгаруда якыннан катнашты. Ленин һәм Сталин иптәшләрнең имзалары белән берлектә ул мөрәҗәгатьләрдә Мулланур Вахитоз имзасы да булу саф йөрәкле татар халкы улларының чынлап та шатланырга хаклары бар. Мулланур Вахитов'ул безнең мактанычыбыз, аның якты образы безнең халкыбызның йөрәгендә мәңге сакланыр, батырлык символы булып калыр. Быел, Мулланур Вахитовның үлүенә 25 ел тулу уңае белән язучы Кави Нәҗми иптәш аның турында бик хаклы рәвештә түбәндәгеләрне әйтә: „Әйе, ул халык батыры. Гражданнар сугышы тарихының иптәш Сталин җитәкчелегендәге баш редакциясе бик хаклы буларак Мулланур Вахитовны данлы батырлар исемлегендә саный. Ватан сугышы фронтларында һәлак булган батырлар кабере.янында безнең сугышчыларыбыз кылычларны кыныннан алып, явыз дошман— немец илбасарлардан үч алырга шулай ант бирәләр. Бу бер үк ант, бер үк эшнең, бер үк көрәшнең Татар классик әдәбиятында патриотизм мотивлары 97 7. ,С. Ә,- № 9-1) дәвамы’. Ул бөек Ленин —Сталин эше. Ул азатлык, бәйсезлек, намус өчен көрәш. Мулланур Вахитов образы безгә шушы бөек азатлык көрәшендә батырлык, ныклык, фидаи- лек үрнәге булып хезмәт итә“. Менә шул тудырылган шартларда, хәлиткеч көрәш көннәрендә татар демократик язучыларының күренекле вәкилләре большевиклар белән бергә эшлиләр, чын совет патриотлыгы тойгысы белән яналар, хезмәт ияләре массасы совет төзелешенә бирелгәнлек рухында тәрбияләргә көрәшәләр. Менә Мәҗит Гафуриның „Мин ватанчы", дигән шигыре: „Чиксез ватанчы мин Совет иле Булу шарты белән ул ватан, Советларга дошман кеше миңа — Дошман, әгәр булса да атам’*. Бу строфада чын йөрәктән чыккан җырлар аеруча горурлык һәм ачыклык белән әйтелгәннәр һәм алар саф йөрәкле шагыйрьнең гражданлык тойгыларының сафлыгын чагылдыралар. М. Гафури да һәм Г. Камал да совет ватанына чын күңелдән бирелгән патриот булуларын авыр гражданнар сугышы көннәрендә тагын ачыграк күрсәттеләр. Яшь революцияне буарга омтылган ак генералларны усал еланга ошатып, аларны мәңге баш күтәрмәслек итеп юк итәргә чакырдылар. Хөррият байрагыдыр тотканыбыз, Әйдә шул юлда түгелсен каныбыз, Кызганыч түгел бөтен мал җаныбыз. Әһле хөррият, тагын кузгалыгыз! Баш күтәрмәкче була дошманыбыз. Бакчы дошман үлмәгән, ул кузгала, Хөррият җимшен халыктан кызгана, дип контрреволюцион көчләрне^ күтәрелергә омтылулары турында үз халкына искәртү ясый, һәм дошманнарны мәңгегә җир йөзеннән * себереп ташлау көрәшенә өнди: Канлы байрак тәкърар кулга алыйк, Ул явыз дошманга каршы кузгалыйк, Мәңгегә үтерелсен ул зур „аждаһа” Баш күтәрмәслек булып бу дөньяга. Шундый ук көчле совет патриотизмы атаклы драматург Г. Камалның иҗатын да бизәкли. Г. Камал үзенең октябрь көннәрендә язган декламацион шигырьләрендә күтәренке тавыш белән большевиклар күтәргән лозунгларны җырлый, Кызыл Армиянең җиңүләрен мактый, советлар иле дошманнарын рәхимсез рәвештә фаш итеп яза. һәм ул үзенең бу шигырьләрен эшчеләр клубларында, Кызыл Армия частьларында декламировать итеп йөри. Г. Камалның „Мин сөям“ исемле шигыре һәркемгә билгеле Мин сөямен халыкны, халыкны, Хезмәт итәм ялыкмый, ялыкмый Мин сөямен ирекне, ирекне, Хезмәт итәм ирекмц, ирекми. Г. Камал халыкка булган әнә шундый җылы мөнәсәбәтен бөтен гомере буенча саклады. Гражданнар сугышы көннәрендә халыкның барлык дошманнарына каршы көчле сатира юлларын юнәлдергән булса, соңыннан да аларга тынгылык бирмәде, һәм бөтен дөньядагы халык дошманнарына ачыктан-ачык белдереп ул 1929 нчы елның 24 нче апрелендә „Кызыл Татарстан** газетасы битендә үзенең декларацион бастырды. Г. Камап үзенең тында фашист ялчылары татар имигрантларын фаш хезмәт массаларында аларга күрә алмаучылык хисен тәрбияләүдә зур ачыклык һәм турылык күрсәтте. Шулай итеп аның бу хаты татар контрреволюционерларын фаш итүче политик документ булып тора. Г. Камал үзенең бу хатында ачык нәфрәт белән болай белдерде: „... Германиянең Берлин шәһәрендә ирекле совет иленең дошманнары контрреволюцияче татар ак эмиграциясе тарафыннан чыгарыла торган „милли юл11 журналы редакциясе тарафыннан җибәрелгән тәбрик телеграммасының үзем өчен тәбрик түгел, бәлки хурлык санаганымны әйтеп үтәргә тиеш табам. Бигрәк тә телеграмма „Ирекле көннәр җиткәнчегә тикле...** дигән урыннары бу телеграмманың пычрак ният белән язылган икәнлеген күрсәтәләр. Минем утыз еллык хезмәтемнең 12 хатын бу хабулган итүдә, каршы 98 М. Гайнуллин елы тулы ирекле совет дәүләтендә үтте. Бу 12 елның киң мөмкинлекләр бирелү ягыннан чагыштырылмаслык аерылмалары бар. Шуңа күрә Гаяз әфәнделәр көткән „ирек“ нең минем өчен һич кирәге булмаганын, үземнең андый ирекләрнең чын дошманы булуымны белдерәм. Галиәсгар Камал. Казан, 1929 нчы ел 24 нче апрель). Совет патриотизмы шагыйрь һәм язучыларда төп идея мотивларының берсе булып торырга тиешлеге табигый һәм шунлыктан демократик язучылар үзләренең иҗатларыннан моңа зур урын бирделәр дә. Дошманның һөҗүменә каршы совет халыклары тарафыннан булачак гомуми ударны дөрес билгеләп демократ шагыйрьләрдән М. Гафури: Совет иле шаулап, кайнап торган Янар тау ул... көчле диңгез ул £\ерым бер милләтнең иле түгел Бөтен эшчәннәрнең иле ул“ („Нгулы миләрне тикшергәндә'), дип җырлады, һәм чынлап та шагыйрьнең бу уйларындагы дөреслек бөек ватан сугышы кырларында безнең күп милләттән торган илебезнең алдынгы улларының батырлыкларында тормышка ашырылганны без үз күзләребез белән күрәбез. Менә ул батырлыкларның миллионнардан берсе: «эСовет сугышчылары гаять зур геройлык һәм батырлык белән Украина җирен немец илбасарлардан чистарталар. Өлкән сержант, казак, Ахтайматаев штык сугышында $ер гитлерчыны юк итте. Өч немец солдатын коралсызландырды һәм плен алды. Снайпер үзбәк Нуретдинов танктан чыккан немец танкистларын кырып ташлады һәм „тигр“ танкы- сын төзек хәлдә кулга төшерде. Автоматчик төрекмән Корбан Зляев, халык яши торган бер пункт өчен сугышта үз автоматы уты белән унҗиде немец солдатын һәм бер офицерны юк итте. Татар кызылармеецы Баширов бер сугышта үз винтовкасыннан атып 20 немецны юк итте.“ (Совинформбюро белдерүләреннән.) Электән үк язып килгән демократ язучылар — шагыйрьнең иҗатта юга- рыданюгарыга үсә барулары белән бергә, яңа яшь язучылар да үсеп җиттеләр (Такташ, Таҗи Гыйззәт» Муса Җәлил, Ш. Маннур һ. б.)- Татар совет поэзиясенең мактанычы булган Һади Такташ чын патриот шагыйрь булып формалашты. Иптәш Воровскийның үтерелү уңае белән бетен совет халкының протестын чагылдырып язган нотасыннан башлап соңгы көннәренә чаклы татар совет поэзиясенең алгы сафларында торып, совет илен, анын социалистик төзелешен, героик эшләрен һәм шул эшләрне башкаручы кешеләрен сөяргә, шулар өчен янарга өйрәтте. Аның шигырьләрендә совет шартларында туыП үскән яка кешеләр: пионерлар, комсомолецлар, студенткалар, авыл яшьләре һәм колхоз төзүче Мөхтәр бабайлар аерым җылылык, тирән мәхәббәт белән сурәтләнделәр. Ул аңлы шагыйрь булып җитешкән көннән алып соңгы сулышына чаклы бөтен көчен совет кешеләрен социалистик рухта тәрбияләү эшенә багышлады. Әнә шулай итеп,, совет ватанының уңышларын бөтен нечкәлекләре белән күрә белгән шагыйрь, табигый буларак, аның дошманнарын күрми кала алмады. Буржуйларга безне бетерү кирәк, Сугыш кирәк буржуй халкына, Базар кирәк, безнең ирекле илне Млу кирәк тырнак астына. Мнсы булмас. Без сугышны үзебез теләмибез, Була икән Каршы тору юлын белербез, Фронтларга көчле— җимерелмәслек Корыч колонналар бирербез. дип чыга һәм 1927 нче ел шартларында ук инде дошманга каршы бик ныклап хәзерләнергә кирәклеген күрсәтеп болай ди: Ләкин дошман көчсез түгел, Бүрек белән егып булмас анын көч? ләренШушы илне тыныч саклау өчен, Нвырлыкка-нигә карамый Өйрәнергә4 кирәк, — Әй, без болай да Жиңәрбез. — дип тору ярамый. дип дошманны җиңү өчен нык хәзер Татар классик әдәбиятында патриотизм мотивлары 99 лек кирәклеген күрсәтә. Бу юллар моннан унбиш ел элек язылган булсалар да әле бүгенге көндә дә үзләренең сугышчан көчләрен саклыйлар. Ялкынлы патриот шагыйрьнең яңа елны каршы алганда язган шигыре аның тарих барышы белән никадәр таныш булуы, совет дошманнарына, беренче нәүбәттә фашистларга нәфрәтен бүгенгедәй ачык сурәтләп бирә: „Долой фашистларга маневрлар, Зур корсаклар, алтын погоннар Нренадан китсен, Тормыш аренасы Трибунага быел әйләнсен® дип фашистларга маневр ясаучыларны ут белән уйнау булуын күрсәтеп узды. Дошманга һичбер вакытта да мәрхәмәт булмавын, аны бары тик үлем генә көтүен күрсәтеп ул болай дип җырлады: Я, Германия. Синең Гамбургта Былчыракка салып тапталган Байрагыңда — „Без туабыз, Ялар бетәләр." Дигән сүзләр Быел үч алырга Яренага безне көтәләр. ' Бүген әнә шул үз илеңдә булган саф йөрәкләрнең дә байрагын таптаган дошманнан үч алу сугышы. Советлар Союзында туганлык семьясына берләшкән һәм чын азатлыкка ирешкән күп сандагы милләтләрнең ватанына — социалистик ватанга басып кергән явыз дошманга каршы гигант көрәш бара. Шул изге көрәштә татар халкының уллары да беренче сафларда торып геройларча көрәшәләр. Шушы авыр сынау көннәрендә бөтен дөнья сугышы кайнаган бер чорда, аналарны, балаларны үтерүче, хатын-кызларны мәсхәрәләүче котырган фашист бандитларга каршы көрәшнең иң авыры совет халкы өстенә төште. Бөтен дөньяның якты акыллары хәлиткеч ударны Кызыл Нрмиядән көткәннәр иде, Кызыл Мрмия аларның бу ышанычын аклады һәм аклый. Һәрбер патриот үзенең күңелендә азатлык өчен чын йөрәктән бирелеп көрәшкән демократ язучыларның якты образларын саклый. Чөнки алар, аларның иҗат хезмәтләре безнең белән бер сафта торып, дошманга каршы көрәшәләр. Бүген бөек ватан сугышы фронтларында искиткеч каһәрманлыклар күрсәтеп, зур советлар иле семьясының уртак улларына — Советлар Союзы Геройларына әйләнгән Маннанов, Фәрит Фәтхул- лин, Салават Кәримов, Гафият Нигъ- мәтуллин, Гобәйдуллин һәм башка бик күп иптәшләр алар барсы да үз нәүбәтләрендә әнә шул демократ шагыйрь һәм язучыларның — Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Ш. Камал, Мәҗит Гафури, Колахметовларның әсәрләрен укып, шулар тәэсирендә тәрбияләнгән егетләр. Чернышевский һәм Плеханов,Ленин һәм Сталин, Суворов һәм Кутузов, Чапаев һәм Мулланур Вахитовларны җитештергән халыклар., бу халыкларның үзара туганлык союзы әлбәттә җиңүгә алып барачак. Моның гарантиясе булып советлар иленең дөньядагы барлык демократик көчләрне берләштерә алуы, фашист итегеннән тапталган илләрне коллыктан коткару максаты юлында булган хаклы эше тора. Җиңүнең гарантиясе булып күп милләтле совет халкының бөек Сталин җитәкчелегендә алып барыла торган гигант көрәше һәм гигант хезмәте тора.