Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ОФИЦЕРЫ

I. TRHK HCTMHHRH Биеклек өстендә элекке сугыш- ларда имгәнеп калган бер танк тора. Аның башнясы кыйшаеп, тубы, борынын кыек салып бөкшәйгән гигант үрдәк шикелле, читкә караган. Җирне сытып килгән чылбыры арттан өзелеп киткән, ул хәзер тутыгып. күгәреп беткән. Танк хәзер бары тик үткәндәге каты сугышларның җансыз шаһите булып кына тора. Элек күптән түгел генә ярасын төзәтеп, полкка кайткач, яңадан рота командиры итеп билгеләнгән татар офицеры Җәүдәт Батырха- новның сугышчылары шушы биеклекне саклыйлар. Алар үзләренә оя коралар, җиргә ныгыйлар. Бер көнне немецлар каршыдагы түгәрәк калкулыктан, десантлы өч танк белән килеп чыгалар, алар артыннан автоматчы-пехота төркеме күренә... Әле кыр җилләре ашап өлгермәгән аксыл йөзле өлкән лейтенант талчыкканрак зәңгәр күзләре белән шул якка карап тора да: — „Башлана!. “ дип куя. Әйе, Батырханов өчен тагын да кайнар эш башлана... Немецлар якындагы авылны алырга һәм анда чыгарга телиләр, аның янындагы биеклектән бөтен тирә-як күренә. Дошманның нәрсә теләгәнен ул бик яхшы белә. Ләкин ул тыныч хәрәкәт итә. Аның кешеләре немецны каршыларга әзер. Биеклек түбәсендәге танкны күреп алу белән немец танкистлары утларын шунда туплыйлар, ләкин җансыз танк җавап бирми, хәтта аларны мыскыл иткән шикелле, кыйшаеп, бөтенләй икенче якка карап тора. Немецлар аның ватык танк икәнен белеп алгач, тагын да оятсызланыбрак алга ыргылалар- Рота ут ача. Винтовкалар, кул пулеметлары „телгә" киләләр. Ләкин немецлар, моңа гына исләре китмәгән шикелле, кыланалар. Танклар һаман якынаялар. Алар Батырханов сугышчыларының траншеяларын буйданбуйга сытып узмакчы булып» икегә аерылып, кабыргаларын янга куеп киләләр хәзер. — „Дөрес,—ди офицер үз-үзе- нә. — Шулай. Килегез, кил..." һәм шунда ук офицерның команда тавышы яңгырый, һәм шунда ук, биеклекнең ике читенә урнашкан ПТР - чылар дошман танкларының кабыргаларын каезлый башлыйлар, һәм шунда ук моңарчы үлеп яткан танк астыннан давыллы пулемет уты чәчелә. Әлегә кадәр танк өстендә тырпаеп килгән чуен каскалы фашист ташбашлары берәм-берәм коела баралар. Бу хәлгә аптырап калган фашистлар, әлеге тау башындагы танкка тагын да котырып ата башлыйлар. Батырханов команда бирә, пулемет туктый. Ләкин аннан 60—70 метрлар читтә ротаның икенче ут ноктасы барлыкка килә. Дошман хәзер аны томаларга тырыша. Рота командиры теге ватык танк тирәсендә утның әзәйгәнен күреп, анда кул болгый. Танк астыннан яңадан ут давылы чәчелә башлый. Шулай итеп, ко- үатар офицеры 119 мандирның оста рәвештә урнаштырган пулеметлары, алмашлап хәрәкәт итә торгач, дошман танклары өстендә. десант бетә. Яларның күбесе үлә, исән калганнары, сикереп төшеп, пехота белән бергәләп килә башлый. Дошман һаман алга ыргылмакчы була. Батырханов утны көчәйтергә куша. Пулеметлар, винтовкалар һәм ПТР-чылар тагын да җитезрәк аталар. Ниһаять, ПТР-чылар дошманның сул яктан килгән танкысының кабыргасын тишәләр. Яннан аксыл-кызыл ут телләре күренә башлый һәм бу телләр һаман зурая баралар. Танк туктый. Яны ут чорнап ала. Сугышчылар арасында җанлану, рух күтәрелү сизелеп китә: — Яна, яна! — Бәрәңге пешерергә була хәзер!— дип кычкыралар алар. Ләкин кире бетәшкән немецның бирешәсе килми. Ялар әле һаман алга ябырылырга, биеклеккә үрмәләргә тырышалар. Сугыш кыза бара. Фашист пехотасы һәм ике танк биеклеккә якын ук киләләр. Батырхановның талчыккан зәңгәр күзләренә ялкын йөгерә, каш арасына тирән сызык, йөзенә җитдилек билгеләре чыга. — Савельев, ут, ут, утны көчәйт! — дип кычкыра ул, биеклектәге танкка таба карап. Ләкин ул яктан бер җавап та килми. Батырханов борчылып, анда үзе йөгерә. Пулеметчы, канга буялып, җиргә капланган... Офицер үзенен батыр солдаты янына килә һәм борчылулы йомшак тавыш белән аңа дәшә: — Савельев, Савельев... Солдат инде җавап бирә алмый. Ул үз туган җиренең шушы бер кечкенә биеклеге өчен, шул биеклекнең түбәсендә, кайнар көпшәле L пулеметы төбендә үлеп калган була. Татар офицеры, аның өстенә озак карап тора да, җайлап кына күтәреп, артка таба илтеп сала, өстенә шинелен каплый һәм пулемет төбенә үзе ята. Иң кирәкле пулемет яңадан эшли башлый. Батырханов, бер-бер артлы, өч диск чыгарып бетерә. Һич нигә карамыйча, уртадан чөй булып эчкә сузылырга маташкан фашистлар төркеменең унбишләбен егып сала ул, калганнарын туздырып, таратып Q бетерә- Бу вакытта дошманның тагын бер танкысы сафтан чыгып тукталып кала, ә өченчесе әкренәкрен артка чигенә башлый. Дошманның ярсып килүе туктала. Моны күргән рота командиры тиз генә сикереп чыга һәм: — Рота, минем арттан! — дип кычкырып, алга йөгерә. Рота траншеялардан чыга һәм, көчле ут белән, командиры артыннан омтыла. Немецлар арасында тәртипсезлек башлана, алар, йөзләп кешеләрен югалтып, качалар. Батырханов дошманны куып озак бара алмый, егыла. Якында ярылган мина китеге аның башын яралый. Ул калкынырга, аякка басарга тели, ләкин булдыра алмый: — Ялга, иптәшләр! — дип сузып, эчке тавыш белән кычкыра да, яңадан егыла... II. „ПСИХ... ЯТЯКЯ" Җәүдәтнең ярасы авыр булмый. Ул 15—20 көн медсанбатта яту белән савыгып яңадан полкына кайта. Хәзер аны батальон командирының урынбасары итеп билгелиләр. Батальон Б. шәһәре янында оборонада тора. Салкын декабрь кичендә немецлар „батырлык" күрсәт- мәкче булалар. Башта кыска гына артналет ясыйлар да, аннан соң сафка тезелеп, марш басып, кычкырып, шатыр-шотыр атып, „псих... атакага" киләләр. Ялар исерек булалар. Суыкта корышып, калтырап беткән фрицлар бераз җылынып алырга телиләр, күрәсең. Батальонның команда пункты өстенә пуля яңгыры сибелә башлый. Батырханов тиз генә тәвәккәл бер карарга килә. Ул, исерек фрицларның котырган атакасына каршы, аек совет сугышчыларын акыллы атакага күтәрә. Батальонның ике ротасы „ура" кычкырып, зәһәр сугышка ташлана, шунда ук, күршедәге икенче подразделение дә, кү- 120 ' Ш. Маннур тәрелеп чыга, алар бергәләп, фрицларны кырып салалар. Батырханов- ның батыр егетләре 50 немецны үтерәләр, үзләренең югалтулары 3 кеше була. Масаеп килеп тә, борыннары канап киткән немецлар, әлбәттә, моның белән генә тынычланмыйлар. Төнге сәгать 3 җитә. Төннең тәмле йокы вакытлары килә. Әнә шул чагында 150 ләп фашист тагын дәррәү кузгалып, безнең оборонага ташлана. Совет сугышчыларын йоклыйлар, дип уйлыйлар алар. Кинәт бәреп кереп, батальон торган уңайлы позициягә хуҗа булмакчы, кичке унышсызлыкның үчен кайтармакчы булалар. Батырханов сугышчылары янына китә. Аларның патроннары әз икәнен белә. Сугыш припаслары килеп җитмәгән булуга карамастан, ул борчылмый һәм борчылмаска, тәвәккәл хәрәкәт итәргә куша. Патроннарны төзәп атарга, гранаталарны бар булганын туплап, хәстәрләп куярга куша ул. Шашынып килгән немецлар бик якын калгач кына көчле залп башланып китә. Фашистлар егылалар, егылган саен киләләр, траншеяларга керә башлыйлар. Инде бу вакытта гранаталар ходк^ китә, штыклар ялтырый башлый. Ниһаять, фашистлар, корыч стенадай торган егетләр алдында, калтыранып китәләр һәм артка тәгәрәргә тотыналар. Батырханов егетләре 35 фашистны чәнчелдереп ташлыйлар. Ә траншеядән ераграк киткәч, артиллерия һәм ?Катюша“ уйнап җибәрә. Немецлар, эчләре актарылган паразитлар төсле, аунап калалар. Таң беленгәндә сугышчылар янына полк командиры килә, сугыш припаслары китерелә. Полк командиры бөтен составка рәхмәт әйтә һәм: — Нык торыгыз, нык булыгыз! — ди. Иртә белән бөтен тирә-якны кышкы салкын томан баса. Немец фашистларының йөрәген мәче тырный; ике мәртәбә килеп тә, бер эш тә чыгара алмыйча хур булып качу, гарьләнү аларның тыннарын буа. Шуның - өчен алар яңадан, өченче мәртәбә ппсих... атака“га киләләр. Безнең уяу күзәтчеләр, аларны алдан ук күреп, хәбәр итәләр. Сугышчыларның бик ачулары килә, алар сүгенәләр: — Мондый да сволочь, мондый да тыелмас этләр булырлар икән,—диләр. Башта „Катюша" залп бирә, аннан соң каты ачу, үч, нәфрәт белән янган егетләр немец өстенә ташланалар. Аларның башында татар офицеры Җәүдәт Батырханов: — Туган ил Өчен, Сталин өчен! — дип кычкыра. Ул һәм башка сугышчылар, иртәнге томанны басып килгән ташкын шикелле алга ыргылалар. Туры килгән бер генә немец та исән калмый, сугышчылар аларны аеруча зәһәр ачу белән кыра баралар. Немецларның „псих... атакалары* менә шулай тәмам була, алар шулай адәм көлкесе булып, тар-мар ителәләр. Бу операциядә катнашкан батыр егетләрнең бик күбесе хөкүмәт бүләкләре алалар. Дивизия командиры Батырхановның күкрәгенә „Кызыл Йолдыз" ордены тага. III. БҮРЕ ЭЗЕННӘН һаман бер төрле булып сузылган оборона көннәре узып китә. Безнең частьлар ярсу һөҗүмгә күчәләр. Бөтен мәйданны иңләп артиллерия музыкасы гөрләп тора, миналар улап, дошман ягына очалар, танклар буран туздырып алга ыргылалар, кызыл йолдызлы самолетлар фрицларның аркаларын .дөмбәслиләр. Ниндидер зур, бөек матурлыгы, һәркемне алга таба җилкендерә торган куәте бар ул һөжүмнен! Ашкынасың, тизрәк, тизрәк алга барасы килә, дошман траншеяларын. окопларын туздырып, таптап үтәсе, немецның, артына карый-кзрый, качканын якыннан ук күрәсе, жил- кә тамырына автоматтан ут сиптерәсе килә... Ярсыткыч та, авыр да, куркыныч та һәм рәхәт тә ул Һе- җүм итү. Татар офицеры 12! Шушы мәһабәт күренешләр уртасында, шушындый дәрт дулкыннары эчендә, җитез гәүдәле, түзем йөрәкле татар офицеры Батырханов һәм аның күзәтче егетләре алда яткан А. авылына бара. Ул ,хәзер разведчиклар төркеменең җитәкчесе. Аның полкы, аның батальоны һөҗүм итә, дошманны куып, алга бара. Ә Батырханов үзенең егетләре белән батальоннан алда китеп, аңа юл ача, немецларның көчләрен капшап, хәбәр итә... Алар инде шулай күп юлларны үттеләр, сугыш давылының беренче өермәләре булып килеп, күп авылларны алдылар, күп бәхетсезләрнең беренче бәхетле күз яшьләрен күрделәр. Менә хәзер дә Җәүдәт 10 сугышчысы белән авылга кинәт бәреп керә. Аларга каршы немец пулеметы тырылдый. Урам буйлап фашистларның яндыручы, талаучы отряды ашык-пошык чабып йөри. Авылның аргы очындагы бер йорттан ялкын сузыла. — Тиз булыгыз, егетләр! Юкса соңга калабыз, авыл утка оча, — ди Батырханов ашыгып. Өчәр-өчәр булып өч якка. Автоматлар белән урам һәм тыкырыкларны тарап үтәргә, дошманны боҗрага кысарга! Очрашу урыны чиркәү янында. Ипатов пулемет белән минем янда кала... Егетләр, терекөмеш бөртекләре шикелле чәчелеп, югалалар. Урамнарда кыска сугыш башлана. Җәүдәт белән Ипатов пулемет төбендә. Алар авылның зур, озын урамын тарыйлар. Аталар-аталар да, йорт почмакларына, бүрәнәләргә ышыкланып, алга сикерәләр. Батырханов һәм аның егетләре чиркәүне чолгап алалар. Монда каты атышлар китә. Ләкин һәрьяктан ут астында калган фрицлар озак чыдый алмыйлар, берничә кул пулеметы һәм бер станоклы пулеметларын ташлап, үләксәләр калдырып, берәм-берәм качып бетәләр. Бандитлар кара кабахәт ниятләрен үтәргә өлгермиләр—авыл исән кала. Тик теге бер йорт кына утырып яна. Урамнарда атыш барганда, үлек- сыман тын яткан авылга җан керә: капка төпләрендә берәм-сәрәм халык күренә башлый. Алар, ышаныр- ышанмас кына, чиркәүгә табан киләләр. Арадан бер сары чәчле малай кычкырып *җибәрә: ‘ — Безнекеләр, безнекеләр! һәм, кинәт томылып, чиркәү янына чаба. Килеп җиткән авыл халкы Батырхановны һәм аның асыл егетләрен урап, кочаклап ала. Хатынкызлар карчыклар: — И, балакайлар, сезне дә күрер көннәр булыр икән... — дип, җан шатлыгы белән еларга тотыналар. Шул вакытта авылга батальон керә. Шатлык аһәңнәре тагын да көчәеп китә, ләкин озакка бармый, батальон ашыга, кача торган дошманны күздән югалтасы килми. Алга зур бурыч куелган: бүген ничек кенә булса да район үзәге Б. барып җитәргә һәм аны алырга. Кыска ялдан соң, кичке 9-ларда Җәүдәт, үзенең сыналган егетләрен ияртеп, тагын юлга чыга. Ул ашыга, аңа батальон командиры да ашыгырга кушты: — Нинди генә каршылыклар булса да, алга үтәргә, авылга беренче булып барып керергә, дошманнан тазартырга! — диде ул. Тәвәккәл хәрәкәтле җыйнак гәүдәсен нык тотып, үкчәсен әз генә шак ылдатып: — Була!—диде офицер. һәм ул сүзендә торырга тиеш. Алар, миналанган юлларны үтеп, туңмый ята торган сазлык-елгалар- ны кичеп, инде бата башлаган март карлары өстеннән алга ашыгалар. Ләкин никадәр генә ашыксалар да, фашистларның ерткычлыгын туктатырга өлгерә алмыйлар. Авылга җитәргә бер чакырым чамасы калгач, болытлы кичнең караңгы күгенә дәһшәтле шәүлә төшереп, Бату- риноның биш-алты урыныннан янгын күтәрелә. Алар йөгерәләр, тыннары бетә, ашыгалар һәм 7-8 километр юлны бер сәгать эчендә үтеп, автоматларыннан кайнар ут бөркелдерә- бөркелдерә- авылга барып керәләр. Совет авылына хуҗа була алмагач, аны үлем бушлыгына әйләндерергә 122 Ш. Маннур теләп, мескен өйләргә ут үрләтеп йөргән бандаларның ике дистәдән артыгын кырып салалар. /Авылны ут карыныннан коткара алмасалар да, немец тырнагыннан азат итәләр. /Авылга батальон килеп җитә, аның артыннан гвардеецлар һәм башка частьлар керәләр. /Алар авыл уртасындагы киң мәйданга узганда, ол чатында торган язуны укып китәләр. /Анда, бер шадыра тактага күмер белән болай дип язылган: „Монда беренче булып Н. полкыннан Батырхановның батальон разведкасы керде"... Батальон командиры төнге янгын шәүләсендә үзенең солдатларына рәхмәт әйтә, Батырхановны Ватан сугышы орденына куйганлыгын игълан итә һәм тантаналы тынлык эчендә кочаклап үбә. Хәрәкәттәге Армия