Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ

Генерал-полковник ПЕТРОВКА

адмирал ВЛАДИМИРСКИЙГА

Төньяк Кавказ фронты гаскәрләре, Кара диңгез флоты корабльләре һәм частьлары белән берлектә хәрәкәт итеп, кыю операция нәтиҗәсендә, корыдан удар ясап һәм диңгездән десант төшереп, 5 көнлек бик каты сугышлардан соң бүген, 16 нчы сентябрьдә, штурм белән Кара диңгезнең әһәмиятле Новороссийск портын һәм шәһәрен алдылар. Бу сугышлар барышында немецларның 73 нче пехота дивизиясе, 4 нче һәм 101 нче тау-укчы дивизияләре, румыннарның 4 нче тау-укчы дивизиясе һәм немецларның диңгез пехотасының порт командалары тар-мар ителде. Новороссийск өчен сугышларда генерал-лейтенант Леселидзе гаскәрләре, контр-адмирал Холостяков моряклары, авиация генерал-лейтенанты Вершинин һәм авиация генерал-лейтенанты Ермаченков очучылары үзләрен аеруча күрсәттеләр. Түбәндәгеләр үзләрен бигрәк тә күрсәттеләр: полковник Вруцкийның 318 нче укчы дивизиясе, генерал-майор Аршинцевның РСФСР Верховный Советы исемендәге, Ленин орденлы һәм өч тапкыр Кызыл Байрак алган гвардияче Иркутск укчы дивизиясе, подполковник Козловның 83 нче Кызыл Байраклы аерым диңгез укчы бригадасы, полковник Шуренковның 5 нче гвардияче танк бригадасы, НКВД гаскәрләренең подполковник Пискарев җитәкчелегендәге 290 нчы аерым укчы полкы, капитан-лейтенант Ботылевның 393 нче аерым диңгез пехотасы батальоны, Кара диңгез флотының хәрби һава көчләренең подполковник Губрий җитәкчелегендәге 11 нче штурм авиациясе дивизиясе, майор Максименконың 88 нче гвардияче истребитель б Верховный Баш Командующий п р и к а з ы авиациясе полкы, майор Бочаровның 889 нчы төнге жиңел бомбардировщиклар авиациясе полкы, 2 нче ранг капитан Проценконың 2 нче торпеда катерлары бригадасы, капитан-лейтенант Глуховның 1 нче Кызыл Байраклы сакчы катерлар дивизионы, капитан-лейтенант Сипягинның 4 нче сакчы катерлар дивизионы, подполковник Ихтырченконың 81 нче гаубица артиллериясе полкы, подполковник Петруняның 69 нчы гвардияче артиллерия полкы, полковник Тарасовның 1169 нчы пушка артиллериясе полкы, майор Багныч- ның танкка каршы 108 нче гвардияче истребитель артиллерия полкы, подполковник Иванянның 195 нче тау-йөк миномет полкы, майор Матушенконың 1 нче гвардияче аерым артиллерия дивизионы, капитан Солуяновның 251 нче аерым хәрәкәтчән артиллерия дивизионы, подполковник Макарянның 8 нче гвардияче миномет полкы. Ирешелгән җиңүне истә калдыру теләге белән, Новороссийск шәһәрен азат итү өчен сугышларда үзләрен күрсәткән 318 нче укчы дивизиягә, 83 нче Кызыл Байраклы аерым диңгез укчы бригадасына, 5 нче гвардияче танк бригадасына, НКВД гаскәрләренең 290 нчы аерым укчы полкына, 393 нче аерым диңгез пехотасы батальонына, 11 нче штурм авиациясе дивизиясенә, 88 нче гвардияче истребитель авиациясе полкына, 889 нчы төнге жиңел бомбардировщиклар авиациясе полкына, 2 нче торпеда катерлары бригадасына, 1 нче Кызыл Байраклы сакчы катерлар дивизионына, 4 нче сакчы катерлар дивизионына, 81 нче гаубица артиллериясе полкына, 69 нчы гвардияче артиллерия полкына, 1169 нчы пушка артиллериясе полкына, танкка каршы 106 нчы гвардияче истребитель артиллериясе полкына, 195 нче тау-йөк миномет полкына, 1 нче гвардияче аерым артиллерия дивизионына, 251 нче аерым хәрәкәтчән артиллерия дивизионына һәм 8 нче гвардияче миномет полкына Новороссийск исемен бирергә һәм моннан соң бу берләшмәләрне һәм частьларны түбәндәгечә исемләргә: 318 нче Новороссийск укчы дивизиясе, 83 нче Кызыл Байраклы Новороссийск аерым диңгез укчы бригадасы, 5 нче гвардияче Новороссийск танк бригадасы, НКВД гаскәрләренең 290 нчы Новороссийск аерым укчы полкы, 393 нче Новороссийск аерым дингез пехотасы батальоны, 11 нче Новороссийск штурм авиациясе дивизиясе, 88 нче гвардияче Новороссийск истребитель авиациясе полкы, 889 нчы Новороссийск төнге жиңел бомбардировщиклар авиациясе полкы, 2 нче Новороссийск торпеда катерлары бригадасы, 1 нче Кызыл Байраклы Новороссийск сакчы катерлар дивизионы, 4 нче Новороссийск сакчы катерлар дивизионы, 81 нче Новороссийск гаубица артиллериясе полкы, 69 нчы гвардияче Новороссийск артиллерия полкы, 1169 нчы Новороссийск пушка артиллериясе полкы, танкка каршы 108 нче гвардияче Новороссийск истребитель артиллериясе полкы, 195 нче Новороссийск тау-йөк миномет полкы, 1 нче гвардияче Новороссийск аерым артиллерия дивизионы, 251 нче Новороссийск аерым хәрәкәтчән артиллерия дивизионы, 8 нче гвардияче Новороссийск миномет полкы. Верховный Баш Командующий приказы 7 Ватаныбызның дошманнарына каршы сугышларда берничә тапкырлар инде үзен күрсәткән РСФСР Верховный Советы исемендәге, Ленин орденлы һәм өч тапкыр Кызыл Байрак алган 55 нче гвардияче Иркутск укчы дивизиясен 2 нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә. Бүген, 16 нчы сентябрьдә, 20 сәгатьтә, Ватаныбызның башкаласы Москва, Ватан исеменнән, Новороссийск шәһәрен азат иткән батыр гаскәрләребезгә йөз егерме дүрт орудиедән унике артиллерия залпы белән салют бирә. Шул ук вакытта Кара диңгез флоты корабльләренә, унике залп белән, Кара диңгез Хәрби Диңгез Флотының икенче базасын — Новороссийскины немец фашистлары изүеннән азат иткән гаскәрләргә һәм корабльләргә салют бирергә. Новороссийск шәһәрен азат итү өчен сугышларда катнашкан Сезнең җитәкчелектәге барлык гаскәрләргә бик яхшы сугыш хәрәкәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан! Үлем немец илбасарларга!

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ МАРШАЛЫ И. СТАЛИН.