Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ

Армия генералы, ПОПОВКА Брянск фронты гаскәрләре, һөҗүмне җәелдерүне дәвам иттереп, Десна елгасын уңышлы рәвештә кичтеләр һәм бер үк вакытта төньяктан һәм көнчыгыштан удар ясап бүген, 17 нче сентябрьдә, дошманның каршылыгын сындырып, бу елга чигендә немецлар оборонасының мөһим терәк пунктларын, эре промышленность үзәкләрен — Брянск һәм Бежица шәһәрләрен алдылар. Брянск һәм Бежица шәһәрләре өчен сугышларда немецларның 339 нчы, 110 нчы, 707 нче, 95 нче, 299 нчы, 134 нче пехота дивизияләре тар-мар ителде. Шулай итеп, Брянск фронты гаскәрләре, кыен үтелә торган, урманлы-сазлыклы җирләрдән әйләнеп үтү буенча оста маневр ясау нәтиҗәсендә, немецларның Десна елгасы буендагы оборонасын икенче урыннан өзделәр. Десна елгасын кичкәндә һәм Брянск һәм Бежица шәһәрләрен алу өчен булган сугышларда генерал-лейтенант Федюнинский гаскәрләре һәм авиация генерал-лейтенанты Науменко очучылары үзләрен аеруча күрсәттеләр. Түбәндәгеләр үзләрен бигрәк тә күрсәттеләр: подполковник Абашевның 197 нче укчы дивизиясе, полковник Украинецның 323 нче укчы дивизиясе, полковник Воробьевның 4 нче укчы дивизиясе, полковник Валюгинның 273 нче укчы дивизиясе, полковник Уховның 3 нче гвардияче истребитель авиациясе дивизиясе, полковник Воеводинның 313 нче якынга оча торган Верховный Баш Командующий приказы төнге бомбардировка авиациясе дивизиясе, полковник Мамоновның 277 нче инженерлык батальоны, майор Лисинның 140 нчы инженерлык-сапер батальоны, подполковник Ковчурның 310 нчы гвардияче миномет полкы, майор Дзаридзеның 74 нче гвардияче миномет полкы. Ирешелгән жиңүне истә калдыру теләге белән, Десна елгасын кичкәндә һәм Брянск һәм Бежица шәһәрләрен азат итү өчен булган сугышларда үзләрен аеруча күрсәткән берләшмәләргә һәм частьларга түбәндәге исемнәрне бирергә: Брянск исемен: 197 нче укчы дивизиягә, 323 нче укчы дивизиягә, 3 нче гвардияче истребитель авиациясе дивизиясенә, 277 нче инженерлык батальонына, 140 нчы инженерлык-сапер батальонына, Бежица исемен: 4 нче укчы дивизиягә, 273 нче укчы дивизиягә, 313 нче якынга оча торган төнге бомбардировка авиациясе дивизиясенә, 310 нчы гвардияче миномет полкына, 74 нче гвардияче миномет полкына. Моннан соң бу берләшмәләрне һәм частьларны түбәндәгечә исемләргә: 197 нче Брянск укчы дивизиясе, 323 нче Брянск укчы дивизиясе, 3 нче гвардияче Брянск истребитель авиациясе дивизиясе, 277 нче Брянск инженерлык батальоны, 140 нчы Брянск инженерлык-сапер батальоны, 4 нче Бежица укчы дивизиясе, 273 нче Бежица укчы дивизиясе, 313 нче якынга оча торган төнге Бежица бомбардировка авиациясе дивизиясе, 310 нчы гвардияче Бежица миномет полкы, 74 нче гвардияче Бежица миномет полкы. Десна елгасын уңышлы рәвештә кичкән өчен командармны, шулай ук үзләрен аеруча күрсәткән берләшмәләрнең һәм частьларның командирларын Суворов орденнары белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә. Бүген, 17 нче сентябрьдә, 21 сәгать 30 минутта, Ватаныбызның башкаласы Москва, Ватан исеменнән, Десна елгасын уңышлы кичкән һәм Брянск һәм Бежица шәһәрләрен азат иткән данлыклы гаскәрләребезгә йөз егерме дүрт орудиедән унике артиллерия залпы белән салют бирә. Десна елгасын кичкәндә һәм Брянск һәм Бежица шәһәрләрен азат итү өчен сугышларда катнашкан Сезнең житәкчелеге гездәге барлык гаскәрләргә рәхмәт белдерәм. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан! Үлем немец илбасарларга!

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ МАРШАЛЫ И. СТАЛИН.

17 сентябрь, 1943 ел.