Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ

Армия генералы РОКОССОВСКИЙГА

Үзәк фронт гаскәрләре, омтылышлы һөҗүмне дәвам иттереп, Десна елгасын уңышлы рәвештә кичтеләр һәм оста рәвештә әйләнеп үтү маневры ясап, өч көнлек бик каты сугышлардан соң бүген, 21 нче сентябрьдә, Украинаның өлкә үзәген — Десна елгасының түбән агымында немецлар оборонасының гаять мөһим терәк пункты булган Чернигов шәһәрен штурм белән алдылар. Шулай итеп, немецларның Десна елгасының көнбатыш яры буенча хәзерләнгән оборонасы, бу елганың бөтен агымы буенча безнең гаскәрләр тарафыннан җиңелде һәм Десна елгасы чигендә безнең гаскәрләрнең һөҗүмен тоткарлау буенча немецларның планы җимерелгән дип исәпләргә кирәк. Десна елгасын кичкәндә һәм Чернигов шәһәрен алу өчен булган сугышларда генерал-лейтенант Пухов, генерал-майор Нечаев, генерал-лейтенант Бондарев гаскәрләре һәм авиация генерал-лейтенанты Руденко очучылары үзләрен аеруча күрсәттеләр. Түбәндәгеләр үзләрен бигрәк тә күрсәттеләр: генерал-майор Мищеыконың 148 нче укчы дивизиясе, генерал-майор Сараевның 181 нче Ленин орденлы Сталинград укчы дивизиясе, генерал-майор Махлинозскийның 211 нче укчы дивизиясе, генерал-майор Яскалепозның 77 нче гвардияче укчы дивизиясе, генерал майор Кирсановның 76 нчы гвардияче укчы дивизиясе, полковник Беловның 16 нчы гвардияче кавалерия дивизиясе, полковник Петрушинның 129 нчы танк бригадасы, подполковник Федоровның 874 нче танкка каршы истребитель артиллерия полкы, майор Гладкийның 476 нчы миномет полкы, подполковник Остро- глазовның 1287 нче зенит артиллериясе полкы, полковник Комаровның 2 нче гвардияче штурм авиациясе дивизиясе. Ирешелгән җиңүне истә калдыру теләге белән, Десна елгасын кичкәндә һәм Чернигов шәһәрен азат итү өчен булган сугышларда үзләрен аеруча күрсәткән берләшмәләргә һәм частьларга — 148 нче укчы дивизиягә, 211 нче укчы дивизиягә, 77 нче гвардияче укчы дивизиягә, 76 нчы гвардияче укчы дивизиягә, 16 нчы гвардияче кавалерия дивизиясенә, 129 нчы танк бригадасына, 874 нче танкка каршы истребитель артиллерия полкыңа, 476 нчы миномет полкына, 1287 ьче зенит артиллериясе полкына һәм 2 нче гвардияче штурм авиациясе дивизиясенә Чернигов исемен бирергә. Моннан соң бу берләшмәләрне һәм частьларны түбәндәгечә исемләргә: 148 нче Чернигов укчы дивизиясе, 211 нче Чернигов укчы дивизиясе, 77 нче гвардияче Чернигов укчы дивизиясе, 76 нчы гвардияче Чернигов укчы дивизиясе, 16 нчы гвардияче Чернигов кавалерия дивизиясе, 129 нчы Чернигов танк бригадасы, 874 нче Чернигов танкка каршы истребитель артиллерия полкы, 476 нчы Чернигов миномет полкы, 1287 нче Чернигов зенит артиллериясе полкы, Beрховный Баш Командующуй приказы 102 нче гвардияче Чернигов штурм авиациясе дивизиясе. Немец илбасарларга каршы сугышларда икенче тапкыр үзен күрсәткән 181 нче Ленин орденлы Сталинград укчы дивизиясен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә. Десна елгасын уңышлы рәвештә кичкән өчен, үзләрен аеруча күрсәткән берләшмәләрнең һәм частьларның командирларын Суворов орденнары белән бүләкләүгә тәкъдим игәргә. Бүген, 21 нче сентябрьдә, 21 сәгатьтә, Ватаныбызның башкаласы Москва. Ватан исеменнән, Десна елгасын уңышлы рәвештә кичкән һәм Чернигов шәһәрен азат иткән батыр гаскәрләребезгә йөз егерме дүрт орудиедән ун ике артиллерия залпы белән салют бирә. Десна елгасын кичкәндә һәм Чернигов шәһәрен азат итү өчен булган сугышларда катнашкан Сезнең җитәкчелегегездәге Зарлык гаскәрләргә рәхмәт белдерәм. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан! Үлем немец илбасарларга!

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ МАРШАЛЫ И. СТАЛИН.

21 нче сентябрь, 1943 ел.