Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ

Армия генералы КОНЕВКА

Дала фронты гаскәрләре, һөҗүмне уңышлы рәвештә җәелдереп, Борскла елгасын кичтеләр һәм өч көнлек каты сугышлардан соң, бүген, 23 нче сентябрьдә, Украинаның өлкә үзәген — сул як яр буе Украинасында немецлар оборонасының куәтле узелы булган Полтава шәһәрен алдылар. Полтава шәһәрен азат итү өчен сугышларда генерал-лейтенант Жадов, генерал-лейтенант Манагаров гаскәрләре һәм авиация генерал-лейтенанты Горюнов очучылары үзләрен аеруча күрсәттеләр. Түбәндәгеләр үзләрен бигрәк тә күрсәттеләр: полковник Сазоновның 9 нчы гвардияче һава десанты дивизиясе, генерал-майор Баклановның 13 нче гвардияче Кызыл Байраклы һәм Ленин орденлы укчы дивизиясе, генерал-майор Яншинның 65 нчы гвардияче укчы дивизиясе, генерал-майор Никитченконың 95 нче гвардияче укчы дивизиясе, полковник Анциферовның 97 нче гвардияче укчы дивизиясе, генерал-майор Буняшинның 84 нче Харьков укчы дивизиясе, полковник Скородумовның 42 нче җиңел артиллерия бригадасы, подполковник Власенконың 301 нче танкка каршы истребитель артиллерия полкы, подполковник Федоровның 57 нче танк полкы, инженер- подполковник Болтусевичның 431 нче инженерлык батальоны, подполковник Тараненконың 294 нче истребитель авиациясе дивизиясе һәм полковник Родякинның 266 нчы штурм авиациясе дивизиясе. Верховный Баш Командующий приказы 11 Ирешелгән җиңүне истә калдыру теләге белән Полтава шәһәрен азат итү өчен сугышларда үзләрен аеруча күрсәткән берләшмәләргә һәм частьларга Полтава исемен бирергә. Моннан соң бу берләшмәләрне һәм частьларны түбәндәгечә исемләргә: 9 нчы гвардияче Полтава һава десанты дивизиясе, 13 нче гвардияче Кызыл Байраклы һәм Ленин орденлы Полтава укчы дивизиясе, 66 нчы гвардияче Полтава укчы дивизиясе, 95 нче гвардияче Полтава укчы дивизиясе, 97 нче гвардияче Полтава укчы дивизиясе, 42 нче Полтава җиңел артиллерия бригадасы, 301 нче Полтава танкка каршы истребитель артиллерия полкы, 57 нче Полтава танк полкы, 431 нче Полтава инженерлык батальоны, 294 нче Полтава истребитель авиациясе дивизиясе, 266 нчы Полтава штурм авиациясе дивизиясе. Немец илбасарларга каршы сугышларда икенче тапкыр үзен күрсәткән 84 нче Харьков укчы дивизиясен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә. Бүген, 23 нче сентябрьдә, 21 сәгатьтә, ватаныбызның башкаласы Москва, Ватан исеменнән, Полтава шәһәрен азат иткән данлыклы гаскәрләребезгә йөз егерме дүрт орудиедән унике артиллерия залпы белән салют бирә. Полтава шәһәрен азат итү өчен сугышларда катнашкан Сезнең җитәкчелегегездәге барлык гаскәрләргә, бик яхшы сугыш хәрәкәтләре өчен, рәхмәт белдерәм. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан! Үлем немец илбасарларга!

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ МАРШАЛЫ И. СТАЛИН.

23 сентябрь, 1943 ел.