Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ

Армия генералы КОНЕВКА

Дала фронты гаскәрләре өч көн дәвам иткән каты сугышлардан соң дошманның каршылык күрсәтүен бастырдылар һәм бүген, 29 нчы сентябрьдә, Днепр елгасының сулъяк ярында немецларнын күпер алдындагы көчле терәк пункты булган Кременчуг шәһәрен алдылар. Кременчуг шәһәрен азат итү өчен сугышларда генерал-лейтенант Жадов, генерал-лейтенант Манагаров гаскәрләре һәм авиация генерал-лейтенанты Горюнов очучылары үзләрен аеруча күрсәттеләр. Түбәндәгеләр үзләрен бигрәк тә күрсәттеләр: генерал-майор Анциферсвның 97 нче гвардияче Полтава укчы дивизиясе, полковник Смирновның 6 нчы гвардияче һава Верховный Баш Командующий приказы 15 десанты дивизиясе, полковник Бровченконың 214 нче укчы дивизиясе, полковник Соколовның 233 нче укчы дивизиясе, подполковник Хилобокның 219 нчы танк бригадасы, майор Чернявскийның 469 нчы миномет полкы, подполковник Гольдинның 308 нче гвардияче миномет полкы, подполковник Грдзелишвилиның 1902 нче самоход артиллериясе полкы. Ирешелгән җиңүне истә калдыру теләге белән, Кременчуг шәһәрен азат итү өчен сугышларда үзләрен аеруча күрсәткән берләшмәләргә һәм частьларга Кременчуг исемен бирергә. Моннан соң бу берләшмәләрне һәм частьларны түбәндәгечә исемләргә: 6 нчы Гвардияче Кременчуг һава десанты дивизиясе, 214 нче Кременчуг укчы дивизиясе, 233 нче Кременчуг укчы дивизиясе, 219 нчы Кременчуг танк бригадасы, 469 нчы Кременчуг миномет полкы, 308 нче Гвардияче Кременчуг миномет полкы, 1902 нче Кременчуг самоход артиллерия полкы. Немец илбасарларга каршы сугышларда үзен икенче тапкыр күрсәткән 97 нче гвардияче Полтава укчы дивизиясен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә. Бүген, 29 нчы сентябрьдә, 23 сәгатьтә Ватаныбызның башкаласы Москва, Ватан исеменнән, Кременчуг шәһәрен азат иткән батыр гаскәрләребезгә йөз егерме дүрт орудиедән унике артиллерия залпы белән салют бирә. Кременчуг шәһәрен азат итү өчен сугышларда катнашкан Сезнең җитәкчелектәге барлык гаскәрләргә бик яхшы сугыш хәрәкәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда һәлак булган геройларга мәңгелек дан! Үлем немец илбасарларга!

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ МАРШАЛЫ И. СТАЛИН.

29 сентябрь 1943 ел