Логотип Казан Утлары
Повесть

АВЫЛ ӨСТЕНДӘ ЙОЛДЫЗЛАР


I
Март башлары иде.
Иртән болытлар күренгәләп, карлар очкалап торды. Төшкә таба күк йөзе ачылып, көн бөтенләй аязып китте, кояш язча көлеп җибәрде. Өн кыекларыннан, берсеннән-берсе элегрәк төшәргә ашыккандай, ак гәрәбәләр кебек тамчылар тама башладылар. Чыпчыклар, язның рәхимле сулышын сизеп куанышкандай, ярсыбрак чыркылдыйлар. Ферма киртәсендәге сыерлар, кояш җылысына корсакларын куеп, ашыкмыйча гына күшәп торалар. Колхоз тимерчелегеннән чүкеч тавышы чыңлабрак ишетелә һәм, күңелдә билгесез сөенеч хисләре кузгатып, тирә-якка яңгырап җәелә — болар барысы да яз башының беренче галәмәтләре, эшчән колхоз язы инде бусага төбенә диярлек,килеп җиткән иде. Шулай да әле кичләрен кыш яңадан үз көченә кайткандай була, көндез биешеп торган тамчылар, берсе икенчесенә тоташып, өй кыек- . ларында озын-озын сөңгеләрдәй катып калалар, тәрәзә пыялаларына боздан бизәкләр ясала иде.
Бүгенге кич тә шулай аяз һәм салкын килде. Кичке ашлар пешеп, морҗалардан сыек зәңгәр төтеннәр сузылып туктагач, бригада дворы янында гадәттә бер дә өзелеп тормый торган ыгы-зыгылы хәрәкәт бераз басыла төшкәч, әйтерсең, шуны гына сагалап торганнар, авыл өстендәге чалт аяз күк йөзендә әле анда, әле монда, берсе — җетерәк, икенчесе — тоныграк булып йолдызлар кабына башладылар... Авыл үзенең эңгер дип атала торган кичке бөркәнчеген ябынды.
Ә тагын да бераздан, күктә кабынган йолдызлар кебек, җирдә дә, авылның әле аргы очында, әле бирге башында, әле теге тыкрыкта, әле бу чатта өйләргә утлар алынды. Урамнан узасың, тәрәзәләргә күз саласың, асылмалы лампалар яктысында җыелып кичке ашны ашап утыручы тату семьяларны күрәсең. Башына ак чәйнеген элеп өстәлдә кәпәренеп утырган җиз самоварлар күренеп кала, утлы тәрәзәләрдән коелган көлтә-көлтә нурлар, карлы урамнар өстендә берсеи-берсе кисешеп, тонык кына кичке бизәкләр салалар...
Аяз март киче, җемелдәшеп уйный торган йолдызлар, утлы тәрәзәләр, тәкәббер җиз самоварлар, семья чыр-чуы белән тулы* авыл өйләре! Кем генә һәм ничәмә тапкыр гына җырламаган сезне. Бүген килеп, менә тагын минем хикәямә кердегез.
Урамга яны белән салынган колхоз правлениесе йортында шулай да ут күренми иде әле. Аның түбәсендә, күккә таба сузылып, радио
8
колгасы басып тора, әйләнәсе рәшәткә белән тотылып, рәшәткә эчендә төрле куаклар, шунда ук тагын, кызлар күзли килгән яшь егетләр кебек, тәрәзәләрнең нәкъ каршысында яшь кенә өч каен агачы... Баскыч, аның алдыннан урамга таба өч тактаны янәшә куеп «тротуар» сузылган, басма да, баскыч үзе дә чиста итеп кырылган-себерелгән, атлап кергәндә аякларың тыпырдап торасы. Ләкии хәзергә әле басма такталарының шыгырдавы да, аякларның тыпырдап торуы да ишетелми, күрәсең, кешеләр кичке ашны ашарга дип өйләренә таралышып беткәннәр.
Биредә ут бераз соңга калыбрак алынды. Аның каравы бу зур һәм баскычлы йортның тәрәзәләре, башка тәрәзәләргә карагайда, күп тапкыр яктырак булып, берьюлы балкып киттеләр — күренеп тора, утның зурысы алынды булса кирәк. Шунда ук аның тирә-юне ямьләнеп, җанланып китте, басма такталарының шыгырдавы, өй алды ишегенең ачылып-ябылып калуы еш кына ишетелә башлады — берсе керә, икенчесе чыга, хәтта берсе өй алдына да лампа яндырып куйды — бөтенләйг башка. Ул да түгел, берсе менә бу йортның каршысына ат белән үк килеп туктады.
Килүче, атын капка төбендәге киртәгә бәйләп, үзе толып якасындагы карны селки-селки өйгә кереп китте. Киң толып эчендә болай үзе шар кебек түгәрәк күренсә дә, шулай да йоннан гына төрелгән кеше булмаска ошый, ул басып кергәндә басма һәм баскыч такталары аеруча шыгырдап калдылар. Керде, правление йортындагыларның барысына да күз йөртеп, бөтенесе белән берьюлы исәнләште, бияләен салып мич кырына куйды, председательне сорашты, ангары, иңбашларын җиңел генә сикертеп, толыбын салды һәм шуннан соң бөтенләй үз- кеше булып түргә узды, өстәл каршындагы урындыкка килеп утырды. Әле пәрдәләре корылып өлгермәгән тәрәзәләр аркылы тышка барысы да аермачык күренеп тора иде, өй эчендә бер мәл ыгы-зыгы килеп алдылар. Шул ук вакытта өй буендагы әлеге өч каен агачы да, өй эчендә- нәрсә булганлыгын һәм кичләтеп ат белән йөрүче бу билгесез юлчының кем икәнлеген белергә тырышкан кебек, кинәт исеп киткән басу җиленнән өчесе берьюлы тәрәзәләргә иелеп алдылар.
Бу атлы юлчы — Зөя елгасы буендагы колхозларга яхшы итеп хезмәт күрсәтүе белән дан казанган һәм күп кенә механизаторлары орденнар, медальләр белән бүләкләнгән атаклы Борнай МТСының бер кешесе— Айдар Зөбәерев иде. «Прожектор» колхозы өчен Зөбәерев әле яңа кеше, элекке елларда ул үз авылындагы «Кызыл олау» колхозында эшләгән, «Прожектор»да соңгы берничә ел буена эшләр кирегә китеп торгач, бүтән чаралар белән беррәттән, аны менә шушы «җөе сүтелә» башлаган колхозга трактор бригадасы бригадиры итеп җибәрергә булганнар иде. Айдар бу күтәрүне алай бик очынып каршыламады. Чөнки ул элек гади тракторчы гына булып эшләсә дә, үз колхозында, авылдашлары белән бергә, аларны бөтен яктан белә, шуның өстенэ тагын, үз авылы Кушкаенда аның ата-анасы, хуҗалыгы бар, ничек кенә димә, аларга якын иде. Бу күчерүгә бигрәк тә аның атасы ризасызлык белдерде, карт моны улының күтәрелүе дип түгел, ә бәлки өйдән — хуҗалыктан читкә тәгәрәргә маташуы дип карый иде. Шулай да бригадир итеп күтәрергә һәм менә бу читенрәк эшне тапшырырга кирәк тапканнар икән, «әти риза түгел», дип каршы килеп тора алмады Айдар, шулай кирәктер дип карады, эшләргә, танышып карарга булды. «Прожектор» колхозына бу сугылуы аның, трактор бригадаларында сәгатьлек график кертү мәсьәләсе буенча, бригадирларның районара киңәшмәсендә булып, шуннан кайтышлый, киләчәктә үзе эшләячәк колхоз белән якыинаирак танышып китү өчен дип керүе иде.
Колхоз председателе Гыйбадуллии килгәч, Айдар аның белән түбәнчелек күрсәтеп исәнләште, әле тик болаи гына кызыксынган бер тост
9
белән колхоздагы хәл-әхвәлне сорашты, МТСтагы якалыкларны әйтте. Аннары бөтенләй икенче темага күчеп, шушы Наратбаш авылындагы ерак бер кардәшләре турында сорашып алды һәм бу «аралык» бераз вакытта аларның икесенә дә бер-берсен ныграк «укырга» мөмкинлек бирде. «Ерактан әйләнеп сөрдерә бу егет» дип уйлап куйды Гыйбадул- лин. һәм ул Айдарга якынрак килеп, аңа үз өендәге кебек иркенләп утырырга тәкъдим ясады.
— Алай озаклап утырырга вакыт юк, Хәйрулла абзый. Киңәшмәдән кайтып барышлый гына сугылдым. Тукта, мин әйтәм, быел бергәләп? тирлисе дуслар нишләп яталар, МТС белән ике арада төзелгән договорны бик эчкәреге ящикка салып, онытып ташламадылармы, кереп хәлләрен белеп чыгыйм, дидем.
Үзе белән солидол һәм бензин исе алып кергән кара тутлы, шомырт кара күзле, айның унбишенче кичәсе кебек, тулы түгәрәк йөзле һәм, гомумән, бөтен жире түгәрәк күренә торган бу таза егет, председатель үзе якын итеп иркенләп утырырга чакырып торгач, шулай да өстәлгә якынрак елышып утырмыйча булдыра алмады, хәтта бөтенләй үз кеше булып, бүреген дә салып куйды. Бары тик шунда гына аның бик үк түгәрәк түгеллеге, уң кашыннан өстәрәк, маңгаеның бер өлешендә ясмык-ясмык булып күгәреп янган тимгелләре күренде. Бу күксел тимгелләр аның чыгынкы киң маңгаен яхшы ук бозып торалар, җитмәсә тагын кашының да бер чите зарарланган икән. Шулай да егет ярамаслык түгел, йомры гәүдәсе белән өстәлгә якынрак елышкач һәм очкынлы кара күзләрен лампадагы утка текәп торганда, ул хәтта бире- дәгеләргә ошап та куйды булса кирәк, правление йортының ишеге’ төбендә чүгәләп утырганнардан берсе күршесендәге икенче бер чүгәләгәнгә пышылдап әйтеп тә куйды:
— Атакага чабарга торган Чапайга бик охшаган бу егет, күзләрне, маңгайны әйтәм. Тик менә сакал-мыек юклыгы гына эшне бераз боза төшә.
Ничек кенә булмасын, килгән-килгән, Зөбәеров бераз сөйләшеп китәргә булды:
— Алексей Иванович әйтә, «Прожектор»да, ди, договорны алып кайтып салып куйдылар да, шуның белән эш бетте дип уйлыйлар булса кирәк. Алексей Ивановичның әйтүенә караганда, сездә язга хәзерлек эшләре бик үк шәптән тормый булса кирәк.
— Алексей Иванович дигәнең кем? Старший агрономны, Петровны әйтәсеңме?—дип, бер-бер артлы сораулар биреп куйды председатель Гыйбадуллин. Тавышына һәм әлеге сорауларның ничектер читкәрәк карап бирелүенә караганда, Гыйбадуллинның бик алай исе китмәгәнлеге күренә иде. — Әйе, моннан дүрт-биш көн элгәре, атын капка төбенә бәйләп калдырып, кереп нотация укып чыккан иде. Эшләнгән эшләрне күрмәсә дә, эшләнмәгән эшләр турында сведениеләр төяп китәргә өлгергән икән алайса.
Колхоз председателенең кинәт болай кирегә сукалый башлавы Айдарга ошамады, ләкин ул аны-моны сиздермәде, урынында тыныч кына утырып кала бирде, күтәрелеп бәрелмәде, хәтта әле сүзне уен- көлкегә борырга маташты:
— Өйгә ат белән кереп булмагач, нишләмәк кирәк, атны ирексездән капка төбендә бәйләп калдырырга туры килә. Шулай да безгә, барыбызга да, аякны быел ныграк киенергә кирәк булыр. Гектардан уналты центнер уңыш алырга дип кул куйдык. Ә моны безгә өлгергән,’үлчәнгән, капчыкка тутырылып авызы бәйләнгән килеш кулыбызга китереп бирмәячәкләр.
Егет, тавышсыз гына көлеп, ап-ак тешләрен ялтыратып алды Кара тутлы сөйкемле йөзе, очкын чәчеп торучы шомырт кара күзләре янына
Ю
менә бу тезелеп киткән ак тешләре дә килеп кушылгач, юк, аның белә)* дуамал сөйләшергә мөмкин түгел иде.
Шулай да колхоз председателе Гыйбадуллин алай бик тиз эреП китәргә ашыкмый, озак еллар председатель булып тору анда зур гына тәкәбберлек тудырган, күп вакытта ул күрше акылын тыңлый, үзендә эшли бирә иде. Айдар белән дә аның үзен түбә җирдәрәк тотып сөйлән^ кәйлеге әллә кайдан күренеп тора иде.
— Озын сүзнең кыскасы, сезгә безнең кайсы ягыбыз ошамый? — ди)1 сорап куйды ул төрттерә торган итеп, — әйтегез, күрсәтегез, ошый тор' ганрак итеп атларга тырышырбыз.
— Эш ошау-ошамауда түгел, Хәйрулла абзый, бер-беребезие алай читтән торып күзәтешә башласак, ошамый торган яклар бездә дә юк түгелдер, — диде АДдар. Мәгънәле көлемсерәп, Гыйбадуллинга туры гына карап алды, — ә уртага салып, уртак эш итеп сөйләшергә тотынсак, сүзләр бар: әйтик, менә колхозның авыл хуҗалыгы машиналарына ремонтны шактый ук суза төшкәнбез. Моны әйтмичә булмый. Үзегез беләсез, МТС белән колхоз арасында төзелгән договор буенча, колхоз, 10 нчы марттан да соңга калмыйча, үзендә булган инвентарьларга ремонтны төгәлләргә тиеш. Бу шулай дип акка кара белән язып куелган, Хәйрулла абзый. Сез шуңа риза булып, договорга кул куйгансыз. Ә бүген, үзегез беләсез, 6 нчы март.
Колхоз председателе Гыйбадуллин да кызу канлы кеше, Зөбәеров та яшь кенә башыннан байтак кына вакыйгалар кичергән, экипажы белән янган танк эчендә калып, маңгаенда узган сугышның тимгел-тимгел эзләрен йөртүче кеше, кыскасы, салкын канлылардан түгел иде. Шулай да алар талашып китмәделәр. Алда торган эшләрнең җитдилеге алар- ның эчке кызулыгын бер тирәгә, бер юнәлешкә туплый, берсеи-берсе аңлый торган уртак тел табарга мәҗбүр итә иде. Егет бик ашыгыч кына борылып чыкмакчы иде, сөйләшә торгач, алай тиз булып чыкмады. Колхоз тимерчесе Зарифны һәм аның ярдәмчесен чакыртып, аларны да тыңладылар. Башта күмер булмыйча ремонтны тоткарлаган, аннары председатель, ниндидер бүтән эшләр белән арага кереп, кулны тоткан. Бу чаклысы билгеле булгач, әрепләшергә бөтенләй урын калмады. Шулай да тимерче Зариф сер бирер кебек күренми, бигрәк тә МТСтан килгән бу яңа кеше алдында сынатасы килми иде, икеләнергә урын калдырмаслык итеп, кистереп әйтеп салды:
— Безнең эш нәрсә? Безнең эш чүкү. Эшнең безгә кагылган очы шәт терәлеп калмас, колхозыбызга кызыллык китермәбез, куелган срокка барысы да чүкелеп беткән булыр. Сүз — шушы.
Тимерчеләр киткәннән соң, сүз кырга тирес чыгару, кар суы тоту, станциягә кайткан минераль ашламаларны колхозга ташып кую мәсьәләләренә күчте, бу эшләрне дә мөмкин кадәр тизрәк тоту турында сөйләштеләр. Кырга тирес чыгару өчен колхоз үзе тракторга тагарлык җайланма рәтләсә, МТСның трактор белән ярдәмгә килергә әзер торуы әйтелде. Кыскасы, берсенә-берсе байтак кына файдалы киңәшләр бирештеләр. Шулай да бик җәелеп киттеләр дип булмый, чөнки тышта Айдарның аты тынычсызлана, ә правление йортында иртәге көнгә наряд алырга дип килгән бригадирлар тирләп утыралар иде.
Менә Айдар җилпенеп толыбын киде, аның бу хәрәкәтеннән әлеге шул бензин катыш автол һәм солидол исе, тагын бер кат борыннарны кытыклап, һавадан чайкалып узды. Инде бүрек башта, бияләй кулда, күргән-күрешкән дигәндәй, Айдар биредәгеләрнең барысына да бер кат күз йөгертеп чыкты. Менә хисапчы Харис, менә аның өч кешелек «учет артиллериясе», менә председатель үзе — бераз үзсүзлерәк күренә, ләкиң шулай да эшләп булмаслык кеше түгел. Менә киләчәктә Айдар белән кулга-кул тотынып эшләргә тиешле кешеләр — кырчылык бригадалары
11
бригадирлары: 6cipce, икенчесе, өченчесе... чү, ә ул мөлаем генә кыз кем була? Ул да бригадирмы? Бер почмакта, караңгыдарак кына утыра, сүз- гә-өнгә бик катнашмый, ләкин, елтыр күзләренә караганда, бөтенесеннән хәбәрдар, бөтенесен белә булса кирәк. Өстенә кыска гына сырма бишмәт кигән, башына бәйләгән шәле артка шуган, бер кисәк чәче маңгаена сибелгән һәм бу тыңлаусыз чәч аның түгәрәк ак йөзенә үзенә бертөрле күңелле күләгә салып, табигый матурлык өстәп тора иде. Җитмәсә тагын утырган урыны кызу итеп ягылган мич кырына туры килгән, эсселектән бичара кызның бит алмалары янып чыкканнар, ә күзләре шундый акыллы... юк, алай гына да түгел, бу акыллылык артында — кайдадыр эчкәредә-эчкәредә — әле тиешле урынына чәчрәп төшмәгән, шунлыктан чын-чыилап кабынып та китмәгән, әгәр урынына төшеп, чынлап кабынып китсә, ялкынланып янарга, дәртләнеп сөяргә, кирәк икән, буйсыну- чанлык күрсәтеп баш ияргә, кыскасы, бөтеиесепә-бөтепесенә сәләтле, көчле мәхәббәт чаткысы яшеренеп ята... Шуларның бөтенесе янына тагын, тукта әле, тукта, алдында колагыннан гына асып йөртә торган кыр сумкасы да бар түгелме?
Ләкин Айдар тукталып кала алмады, кинәт аның сүзләре бетеп китте, бала вакытындагы кебек теле тотлыга башлады һәм, тагын да яманрак булып бу кешеләр алдында көлкегә калганчы тизрәк сызып калырга кирәк дигәндәй, ашыгып ишеккә борылды. Шулай да бөтенләй үк телдән язмаган булган икән, чыгышлый, бөтенесе белән берьюлы исәнләшеп, башыи иде:
— Ярый, юл кешесенең юлда булганы яхшы, хушыгыз хәзергә.
Бригадирлардан берсе, сакалын түгәрәкләп кискән өлкән яшьләрдәге агай, Айдар чыгып киткәч, бөтенесенең фикерен үзенчә йомгакларга теләгәндәй, әйтеп куйды:
— Борчак урынына куырмакчы бу, яңа бригадир дигәннәре...
— Кушкаен авылының Гайрәтулла малае ич үзе дә. Атасына охшаган булса, монысы да гайрәтледер,—диде икенчесе, түгәрәк сакаллы- ның сүзен куәтләп.
Колхоз председателе Гыйбадуллин, бу турыдагы әңгәмәгә шуның белән нокта куярга теләгәндәй, өзеп кенә әйтеп салды:
— Узган елда да телгә кердек, зря кешене беркетмәсләр. Гайрәтулла малае булу яхшырак. Бер-беребезгә төрткәли торсак, эшебез алгарак китмәсме.
Аннары ул, болайрак килеп утырыгыз, дип, бригадирларны өстәлгә якынрак күчеп утырырга чакырды. Барысы да якынрак елыштылар һәм шулар арасында әлеге теге битләре кызышып утырган мөлаем кыз да елышты. Колхоз председателе күзлеген салып яңадан киде, чыраена аеруча җитдилек чыгарып, бөтенесенә берьюлы күтәрелеп карады:
— Бик эсселәп утырган кебек күренәсең, Тәзкирә сеңел, алайса иң элек синнән башлыйк. Я, кыскача гына әйтеп җибәр: кичә бирелгән нарядтан кайсылары үтәлде, кайсысы үтәлмичә калды?
Тәзкирә шәлен алгарак тартты, маңгай чәчен җыеп, шәле астына кыстырды, сумкасыннан дәфтәрен чыгарган булды, ләкин үзе аңа күздә салмастаи, ачык һәм ягымлы тавыш белән, шул ук вакытта үзенең ■болай эсселәве өчен уңайсызланган да кебек, әйтеп бирде:
— Бирел гәп нарядтан үтәлмичә калганы булмады, Хәйрулла абзый.
...Әйе, шулай булып чыкты шул. Акыллы карашлы, һәрвакыт һавада йөрүдән ак йөзе кара-кучкылланып көйгән, бераз тупаслана төшкән, яшьлеге инде узып баруга карамастан, мөлаемлеге кимемәгән, киресемчә, бөтен җиреннән, хәтта бишмәт сырларыннан да тулылыгы бөркелеп торган озын керфекле ул «пешкән бит алмасы» — «Прожектор» колхозының кырчылык бригадиры 1әзкирә Солтанова нәкъ үзе булып чыкты.
Ә алда тагын нәрсәләр булып чыгар? Анысын инде алда күрербез.
12
II
Тәзкирә иртәгәге көй өчеи бирелгән нарядны үзенең шакмаклап сызылган юллы дәфтәренә кызларга хас пөхтәлек белән бик әйбәтләп язып барды. Орлык чистартырга ун кеше. Урманга — агач хәзерләү эшенә — өстәмә рәвештә ике ат, дүрт кеше. Юл эшенә дүрт ат, алты кеше. Басуга тирес чыгарырга биш ат, алты кеше. Ферма лапасына киштәлек алып кайтырга бер ат, бер кеше, һәм башкалар, һәм башкалар.
Ләкин «һәм башкалар»дан соң да калган икән әле. Сәгать төнге унберенче китеп бара иде инде, көтеп утырып-утырып та, ул турыда сүз кузгатучы берәү дә булмагач, Тәзкирә, олы кешеләрдәй узып сүз башлавы өчен үзендә беркадәр эчке уңайсызлык сизгәндәй, кыюсыз гына итеп:
— Ә соң станциядән минераль ашламалар алып кайтырга атлар җибәрмибезмени?— дип куйды. Барысы да кызга карап алдылар Бер- | сенең карашында искә төшерүе өчеи кызны ошату чагылса, икенчеләре «нәрсә син бик канат ярдың әле бүген, бала чебеш? Синнән башка белмиләрме әллә?» дигән төслерәк карадылар. Ә Тәзкирә бүген чынлап та канат ярып тора, бер башлагач, ул тагын болай дип тә өстәде:
— Ремонт өчен дә МТСтан килеп искә төшерә башладылар, һаман күршеләр этеп йөртмәс бит. Безгә дигән ашламаларны башка колхозлар ташып бирмәсләр.
Колхоз председателе Гыйбадуллин күзлегенең өстеннән, маңгаеның астыннан ничектер сәер итеп Тәзкирәгә бер карап алды. «Тукта, бу синме соң әле, Тәзкирә сеңел? Бүрекнең кайчан соң баштан акыллырак булганы бар?» — председательнең карашында әнә шундыйрак мәгънә чагылган иде.
Моңа кадәр үзеннән узып бер сүз дә әйтми торган Тәзкирәнең бу кичтә менә болай кинәт артык активлашып китүенә гаҗәпләнүен сиздермичә кала алмады, коры гына итеп:
— Әлегә кадәр күршеләрдән буксирга алдырганыбыз юк иде әле, у хәер,—дип куйды. Аннары шул ук Тәзкирәнең үзеннән, аны бераз аптырашта калдырырга теләгән төс белән, сорады:
— Ашламага барырга үз бригадаңнан ничә ат бирә аласың corp Алырын белгәч, биререн дә бел.
Тәзкирә колхоз председателенең күзләрендә чагылып киткән кимсе- түле карашны да, аның тавышында яңгыраган шелтә катнаш мыскыллауны да, әлбәттә, ишетмичә кала алмады. Бәлки аңа, башка кичләрдәге кебек, председатель биргән нарядны дәфтәренә пөхтә генә язып утыру белән чикләнергә кирәк булгандыр? Ләкин, үзегез белегез, бу шул башка кич түгел. Бу кичне МТС егете килеп, кызның күз алдында алар бакчасына шәп-шәп кенә берничә таш ыргытты, һәм шуның белән ул, гүяки, кешегә сиздермичә гепо сузылып, бригадир Тәзкирә Солтано- ваның канат очларында асылынып килгән ташларны алып ташлагандай булды. Тәзкирәнең кинәт теле ачылып китте. Шуның өстәвенә тагын эш болайга китеп, ана түбәдән торып карый башлаганнар икән, юк, ул инде, башка кичләрдәге кебек, председатель әйткәнне язып утыру белән генә чикләнеп кала алмый. Гыйбадуллин куйган сорауларга каршы у.п» үз-үзеиә бик нык ышанган төс белән, хәтта тавышын бераз күтәрә дә төшеп, ачык кына җавап кайтарды:
— Кушасыз икән, ашламага бару өчен мин үз бригадамнан атлар да, кешеләр дә таба алам. Тирес чыгарырга үгезләр җигәргә дә мөмкин.
Шуның артыннан ук, бу юлы инде түбән тавыш белән һәм Гыйбадуллин абзыйсы алдында кече күңеллелек күрсәтергә тырышып, өстәп куйды:
13
— МТС кешесе алдында үзең үк әйттең ич, Хәйрулла абзый. Кайткан ашламаларны станциядә калдырмабыз, алып кайтырбыз, дидең.
— Анысы инде адым саен МТСка ошар микән дип кенә йөреп булмас. Колхоз алдында МТСныңүз йөкләмәләре дә байтак, күрербез, үзләре ничек үтәрләр икән, — дип сөйләнеп алды председатель һәм хуҗа кеше тоны белән өстәде:
— Язып куй: иртәгә синең бригададан ике ат, ике кеше станциягә — ашламалар алып кайтырга. Башка нарядларны үтәмичә калу исәбенә түгел, ишетсен колагың...
Шуның белән наряд бирү эше төгәлләнде, бер-берсе белән исәнләшеп тормыйча гына таралыштылар.
Менә инде Тәзкирә өенә кайтып җитте, чишенеп, йокларга да ятты. Ләкин гаҗәп хәл, бик алҗыган булуына да карамастан, аның һич кенә дә йокысы килми, үзендә ниндидер эчке күтәренкелек сизә, күңелендә әле моңа кадәр бервакыгта да хис ителмәгән гаҗәеп ләззәтле яңа бер уяну тойгандай була иде. Менә аның күз алдына тагын әлеге шул МТС егете килеп басты. Менә ул — мыексыз Чапай — ап-ак тешләрен һәм очкынлы кара күзләрен елтыратып, Тәзкирә алдында нидер сөйләнеп тора, менә бүреген сала, маңгаеның бер өлеше тимгел-тимгел, әйтерсең, кайчандыр ясмыкка егылып төшкән, хәер, анысы әллә ни зур бәла түгел, тик менә Тәзкирәне күрмәмешкә салышып китеп баруы гына кызны бераз уйландырып калдырды.
Ой, ул МТС егетен! Бер дә көтмәгәндә әллә кайдан гына килеп керде дә, Тәзкирәнең йокысын качырды бит! Ул гынамы соң әле. Тәзкирәне колхоз председателеннән узып сүз башларга мәҗбүр итүче дә, ахыр чиктә, шул «ясмыкка егылган» егет булды түгелме соң?! Моңа кадәр бит Тәзкирә колхоз председателе Гыйбадуллин алдында иң эшлекле, иң житез, шуның белән бергә, иң күндәм бригадир исәпләнә, председательдән узып бер сүз дә әйтми һәм председатель әйткәннәрнең берсен дә эшләмичә калдырмый торган төгәл генә бригадир кыз иде. Ә бүген менә ул председательдән узып сүз башлады, җитмәсә тагын менә йокысы качып, күңеле җилкенеп тора. Ой, ул МТС егетен!
Әле тагын шунысы да бар, күрә торып, аңа, ичмасам, бер сүз дә кушмыйча китеп барды үзе. Хәтта рәтләп исәнләшмәде дә. «Күрәсең, счет төймәсеннән төшеп барам булса кирәк» дип кимсенеп уйлап куйды Тәзкирә. Кайчандыр беренче мәхәббәте кабынып та, чынлап торып үрләп китә алмаган, үсмер чагыннан ук күз салып йөргән егете Ватан сугышы фронтында үлеп калган һәм аннан соң инде яшертен янулардан узмаган, башка кайберәүләрнең уңышсыз мәхәббәтләрен күреп, бу олы хискә ирек бирүдән бөтенләй курка башлаган Тәзкирә үзенең яше узып барганлыгын яхшы белә, шунлыктан күңелендә, ачылып китмәгән хыяллары белән бергә, тынгысыз сагыш та асрый иде.
Ә менә бу минутта исә өмете дә, сагышы да берьюлы кузгалып тора. Нәрсә булды соң әле аңа? Сабый бала кебек изрәп йоклап китәсе бер вакытта, әллә кайчаидагыларны искә төшереп, Һәм шул әллә кайчанда- гыларны бүгенгеләр белән буташтырып, йокы күрмичә ята.
Хәер, бик алай әллә кайчандагы дип тә булмый әле. Сугышка кадәр иде, мең тугыз йөз кырыгынчы елмы, әллә сугыш башланасы елның язы булдымы икән... Бер нәрсә бик ачык: Тәзкирә ул елны, кечкенә чиләкләрен ташлап, чишмәдән суны олы чиләкләр белән алып кайта башлаган, бу олы чиләкләр аның иңбашын бик нык авырттыра, ләкин нәрсә генә булмасын, алар инде олы чиләкләр һәм Тәзкирә үзенең алар белән су китерә башлавы өчен куанып бетә алмый иде. Менә шунда Тәзкирәләр авылында сабан туе булды. Бик күп кунаклар килде, алар арасында шәһәр кунаклары да бар, ә шәһәр кунаклары арасында төртсәң авып китәрлек чандыр гына бер кыз да бар иде. Тагын шунысы да бик истә: сабан туенда кияр өчен Тәзкирәгә, иңбашларына күперт
14
мәләр куеп, җиңен буй бөреп, бик матур күлмәк тектергәннәр пде. Акка вак-вак кына кызыл бөрчекләр төшкән әнә шул сырлы-кырлы күлмәген киеп, чәчеп әнисе алып биргән өр-яңа тасмалар белән кушып үрел, аннары тагын күлмәк путасы астына олы кызлар кебек кулъяулыгы кыстырып, бөтенесе белән берьюлы мактанырга теләгәндәй, үзенең иптәш кызы Халидә янына йөгереп барган иде Тәзкирә. Халидә дә бик киенгән иде ул көнне, шулай да аның күлмәге ул чаклы затлы түгел, иңбашларына күпертмәләр куеп теккән күлмәк түгел, Халидә үзе дә алай очынып тормый, хәтта әле Тәзкирәнең күлмәге болай килешле чыккайга Халидәнең чак кына ирене дә турсайган пде...
Шулай да алар үпкәләшмәделәр. Күлмәк өчен дә үпкәләшә башласаң, аннары ул кая китмәк кирәк. Ә бит алар — Халидә белән Тәзкиро генә, алар килгән кешеләр дә түгел, китәселәре дә юк, гел шушы Наратбашныкы. гел икесе бергә. Мәктәптә икесе бер партага утырып, гел бергә укыдылар, күрше авылдагы җидееллык мәктәпкә дә бергә йөрделәр, хәзер дә әле берәр нәрсә булса, берсе янына икенчесе йөгереп килә. Менә бу минутта да, күзгә йокы керми торган һәм күңел әллә нинди алгысыну белән тулган менә бу минутта да, Тәзкирә үзенең иптәш кызы Халидәне искә төшереп куйды.
Тагын нәрсәләр булды соң әле ул чагында?
Ә, әйе, Тәзкирә белән Халидә, олы кешеләр арасыннан кысыла-кысы- ла үтеп кереп, мәйдандагы көрәшне карап торганнар пде. Каз болынындагы чирәмлектә, урта бер җирдә мәйдан, мәйданны түгәрәкләп кешеләр сырып алган, бөтен кеше өр-яңадан киенгән, әйләнә-тирәдә җырлыйлар, гармонь уйныйлар, бөтен җир шаулап тора һәм әнә шул шау-шу арасында, уртада — корзинка т>лы күкәй. Аның әйләнәсендә кочагы белән сөлге-тастымаллар күтәреп, түбән очның Мәрдәнша абзый әйләнгәләп йөри иде. Иң элек малайларны көрәштерделәр, екканына — күкәй, егылганына — кызыл билле прәннек. Бүгенгедәй күз алдында тора Тәзкирәнең: бөтен дөнья исле май исе, яңа күлмәкләр, уйнаклап торган шәл чуклары, җыр, гармонь тавышлары белән тулган иде ул көнне. Бала-чагаларның авызында чырт та чырт көнбагыш иде. Бүгенгедәй исендә: Тәзкирә белән Халидә дә, Тәзкирә акчасына күп итеп көнбагыш алып, ашый-ашый авызлары аргач, көнбагышның калганын кая куярга белмичә аптырап беткәннәр иде. Кечерәк малайлардан соң олырак малайларны көрәштерделәр — болары турында мәйдан әйләнәсендәге олы кешеләр: «Тырмага ярый торганнар болары, я әле. тишек борыннар, биредә ничек тырмашырсыз икән?» дип кыздырып утырдылар.
Барысын да ничек истә тотмак кирәк, ә менә шул барысы арасыннан берсе аеруча ачык булып истә калган. Егет дип әйтергә әле иртәрәк, малай дисәм, җилкәсе пиджагына сыймый башлаган бер үсмерне кешеләр арасьппнан этә-төртә мәйдан уртасына чыгардылар. Кулына тастымал тоттырдылар, янәсе, көрәш булгач көрәш. Үсмер икеләнеп тора башлагач, тирә-яктан кыздырырга керештеләр: «әйдә-әйдә, егылсаң, җирдән дә түбән китмәссең бит!», «әллә чиккән кулъяулык аласың килмиме, итенгәләп торган буласың», «бер кабыргаң сына икән, пи дә түгел, калганнары исән булсын».
Тар гына козыреклы кепкасын бор якка кыңгыр салып, икенче якка көлтәдәй кара чәчен бүлтәйтеп чыгарган, янып торган кара күзле бу үсмер, салмак кына хәрәкәтләр ясап, мәйдан уртасында инде байтактан әтәчләнүче егетнең биленнән алды... Озак йөрмәделәр, теге яшь әтәч бу яшь әтәчнең, биленнән кысып алып, аны күтәреп бәрмәкче булып карады. Ләкин бу кечкенә кепкалының биле тимерче сандалы кебек нык тора, теге бичара күтәрәм дип азапланганда, моның тик баш очындагы кепкасы гына селкенгәләп куя иде. «Салып ташла кәлпәгеңне, мешайт- ли бит»,— дип кычкырдылар аңа берьюлы берничә кеше. Бер кызмачасы
15
кепканы алып култыгына кыстырып тормакчы булып кузгала башлаган иде дә, чак кына ипи шүрлегенә эләкмәде, бу егет (моның өчен аңа «егет» дип әйтү дә әрәм түгел!) теге яшь әтәчне дәррәү күтәреп алды, мәйдандагы кешеләр «менә! менә!» дип кычкырып җибәрергә дә өлгермәделәр, теге әтәч бер якка, ә бу үсмернең кечкенә кепкасы икенче якка тәгәрәп китте. Бөтен мәйданның шаулатып кул чабуы астында менә ул уңайсызланып басып калды: чәче тузгып, яртылаш маңгаена таралган, чалбарыннан чыккан күлмәген кыстыра, шул арада үзе тәгәрәп, киткән кепкасын эзләп маташа. Кепкасын табып алып, тиз генә мәйданнан чыгып китмәкче иде дә, ләкин өлгерә алмый калды, аның каршына, тимер кисәү кебек, озын буйлы икенче бе:р пумала башны этеп чыгардылар. Хәер, бусы белән маташып та тормады ул, кеше-кара күреп өлгергәнче әллә кая аска кереп китте дә, тегене бөереннән алып, дәррәү күтәреп чыгарды һәм, күз ачып-йомганчы, баш аркылы мәтәлдереп җибәрде. Тагын берне екканнан соң, мәйдан әйләнәсендәге картлар арасында чыш-пыш китте:
— Кайсы авылныкы соң бу төптән юан чыккан нәрсә?
— Кушкаенныкы.
— Кайсы авылныкы булса да киләчәктә рәт чыгар кебек күренә бу малайдан.
— Әле беләкләр тула төшсә нишләр диген.
— Беләктәмени эш, әгәр йөрәгендә булмаса...
Ул арада берсе бик белдекле кыяфәт белән һәм, үзе батыр калган кебек, кодрәтләнеп, бөтен мәйданны яңгыратып әйтеп салды:
— Кушкаенның Гайрәтулла малае ич ул үзе дә. Нәселләре белән шундый дуамаллар алар...
Тагын нәрсәләр булды соң әле ул чагында? Тәзкирә менә хәзер әйтеп кенә бирә алмый, күп нәрсәләр булды ул чагында. Шуның өчен дә сабан туе ич ул. һәм әнә шул күп нәрсәләр, бик күп кешеләр арасыннан, малайлар көрәшендә батыр калуы өчен үзенә бүләк итеп бирелгән чүпләмле тастымалны һәм чит-читләрен әллә ниләр кыландырып, бик матур җырлар кушып чиккән кулъяулыгы тотып һәм борынны яхшы ук күтәреп, ул, әлеге шул кара күзле, куе кара чәчле үсмер егет узып китте.
Юк, алай гына узып китмәгән икән әле. Кушкаен авылының Гайрәтулла малае ич, көрәштә батыр калуыннан гайрәтләнеп булса кирәк, олыларга ияреп йөгерешкә дә киткән булып чыкты ул. Ләкин бусы барып чыкмады, йөгерештә узу өчен, гайрәтле йөрәк булу гына җитми, озыи-озын аяклар да кирәк икән, күрәсең...
Барып чыгардай булмагач, ул мәйданга — халык арасына — әйләнеп кайтырга хурланып, юл аермасыннан икенче якка сыпырган булган икән. Тәзкирә белән Халидә, әлеге теге көнбагыштан соң бик сусап, су эчеп килергә дип өйгә таба кайтып барганда, трусиктан-майкадан гына килеш, ул аларның каршысыиа килеп чыкты. Шул чагында алар арасында менә мондыйрак бер сөйләшү булып алды:
— Сез шушы авылныкымы, кызлар?—дпп сорады ул Тәзкирә белән Халидәдән. .
— Шушы авылныкы булсак, сиңа шуннан ни файда? — дип, икесе берьюлы кызык кына итеп әйтеп куйдылар Тәзкирә белән Халидә.
— Шушы авылныкы булсагыз, барыгыз, балалар, миңа бер чиләк су алып чыгып эчерегез әле,—диде теге.
«Балалар» дип артык кечерәйтеп әйтүгә Тәзкирә белән Халидәнең бераз ачулары килсә дә, «бер чиләк» дип авыз тутырып әйткәч, күңелләре булды, тыңламыйча кала алмадылар. Халидәләрнең өйләре шул очта гына иде, кызлар, бер-берсенә тнз генә карашып алдылар да, йөгерделәр. Биш минут үттеме икән, әйләнеп килеп тә җиттеләр. Тәзкирәнең кулында чүмеч белән су, ә Халидә — шайтан кызының кайдан
16
башына килгән диген — котелокка тутырып салкын сыра алып килгән иде. Кыска ыштанлы үсмер Гайрәтулла, йөгерештә рәт чыгара алмаса да, су белән сыраны бер караштан ук аера белә торган кеше булып чыкты, Халидәнең кулыннан сыраны алып эчте, ә Тәзкирә алып килгән суны эчмәде. Ачудан өстенә сибеп җибәрерлек булган иде Тәзкирә ул чагында.
Кыскасы, әнә шундый хәлләр булган иде ул чагында... Ә хәзер менә Тәзкирәне танымаган да булып кылана. Янәсе, имеш, трактор бригадасының бригадиры булып алган, зур кеше, МТС кешесе. «Колхоз алдында МТСның үз йөкләмәләре дә байтак. Күрербез, үзләре ничек үтәрләр икән?» дип кичтән колхоз председателе Гыйбадуллин авызыннан ишеткән сүзләрне хәтеренә төшерде Тәзкирә. Шулай да аңа бу минутта нәр-сәдәндер бик рәхәт, күңелен тел белән әйтеп булмый торган ниндидер билгесез сөенеч нурландырып тора, кайдандыр гармонь һәм җыр тавышлары, бәйрәм гөре ишетелгән кебек була иде. Кызның күз алдыннан тагын бик күп картиналар тезелеп уздылар һәм шулар арасыннан, томанлы һәм бераз табышмакка охшабрак күренгән киләчәк бәйрәмнәр арасыннан, менә тагын ул — Кушкаен авылының Гайрәтулла малае, кичтән «Прожектор» колхозында булып, колхоз председателе Гыйба- дуллинның җилкә тамырын бераз кытыклап киткән мыексыз Чапай килеп баса...
һәм әнә шундый чуар уйлар, татлы хыяллар белән күмелеп яткан җиреннән безнең Тәзкирәбез, үзе дә сизмәстән, изрәп йоклап китте.
Ш
МТС коллективы тракторларга һәм тагылма машиналарга ремонтны 20 нчс мартка төгәлләп, дәүләт комиссиясе тарафыннан ремонтның сыйфаты яхшы дип табылды. Аннары, шушы зонадагы колхозларның председательләре, трактор бригадалары бригадирлары, райком вәкилләре катнашында, МТС советының җыелышы үткәрелде һәм монда инде алда торган гомуми бурычлар турында да сөйләделәр, узган елгы эшләр < сезонында эләгеп киткәләгән «күчәр башларын» да искә төшерделәр. 1 Мәсәлән, Фрунзе исемендәге колхозның председателе узган ел язгы чәчү вакытында МТС бригадасының договорда күрсәтелгән сроктан ике көнгә кичегеп килүен, кызып кына эшли башлагач, бер тракторның ватылып ике көн эшләмичә ятуын тәнкыйтьләде. «Кызыл таң» колхозы председателе, Зөя елгасы ташыган вакытта колхозга МТС нефтебазасыннан ягулык ташуда тоткарлык килеп чыгуны әйтеп, моның өчен .МТС адресына үпкә белдермәкче булган иде дә, райком секретаре Ихсанов:
— Ә соң колхоз үзе ни өчен алданрак аяк киенеп, ташу суы кузгалганчы ягулыкны әзерләп куймады икән? Күршеләр алып кайтып бирер дип ышанып ятмагандыр ич?—дип урыннан реплика ясагач, шып туктады. Үз чиратында колхозлар тарафыннан булган тоткарлыклар да күп кенә күрсәтелде. МТС советы, алдагы авыл хуҗалыгы елында мондый җитешсезлекләрне кабатламау, паркның көчен тулысынча файдалану, механизаторлар арасында социалистик ярышны тагын да көчәйтү чараларын билгеләп, карар кабул итте. Шулай итеп, күп кенә кисәтүләр ясалды, кирәкле чаралар билгеләнде. Шуның өстенә тагын МТСның тракторлар паркы быел «ДТ-54», «С-80» маркалы куәтле дизель тракторлары белән дә тулыландырылган иде. Болар барысы да МТС кол-лективына һәм ул хезмәт күрсәтә торган колхозларга, барыннан да элек, бер бурыч—тик яхшы эшләү, гектарыннан уртача уналты-унҗиде центнер уңыш алу өчен көрәшне барлык чаралар белән җәелдерү бурычын гына йөкли иде.
2 .с. ә.- J0 1. 17
Әйе, болары барысы да шулай иде. Ләкин шулай ук булып җитмәгәннәре дә калган булган икән. Инде кешеләрне бригадаларга беркетеп, тракторларны колхозларга, бигрәк тә елга аръягындагы колхозларга, озатып бетерергә дип торганда, көннәрдән бер көнне директор Ефимов кабинетына, ишек шакып тормыйча гына, озын буйлы бер кеше килеп керде. Директор янында Казаннан—Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән кеше бар иде, озын буйлы, тегеләрнең сүзләре беткәнне көтмәкче булып, ян тәрәзә буена тезелеп куелган урындыкларның берсенә килеп утырды. Башындагы кепкасын салып, оеш-оеш тырпаеп торган чәчен эчкәрәк яшереп киде, тәмәке кабызмакчы булып, кесәсеннән «Север» чыгарды, яхшысынмады булса кирәк, кабызмыйча кире салып куйды.
Министрлык кешесе белән' барган сүзне бүлеп, Ефимов озын буйлы бу кешегә күтәрелеп карады:
— Ни йомыш бар, Хәйдәрев?
— Булганын бүлеп бетергәнсез, иптәш директор, безгә тагын шул 86 ичы колесный утиль калган,—дип, үпкәләгәнсыман итеп сүзгә кереште Хәйдәрев. Моннан бер-ике минутлар чамасы гына элек кесәсеннән чыгарып та, кабызмыйча, кесәсенә кире салып куйган «Север» папиросын бу юлы инде ул, үзе дә сизмичә булса кирәк, авызына ук кабып куйган, кулына урын тапмагандай, кепкасын бер салып, аннары тагын киеп куя, — никадәр яңа трактор кайтты, ә Володя белән мин һаман шул колесныйда. Әйтегез әле, зинһар өчен, Нух заманыннан калган шул балалар уенчыгында безне кайчанга хәтле черетерсез икән?
Ефимов авыз чите белән генә көлемсерәп алды, ә бу көлемсерәүнең артында нәрсә сакланганлыгын аның белән озаграк эш иткән кешеләр беләләр иде. Хәйдәрев кепкасы белән уйнамас булды, авызындагы папиросын да сүнәр-сүнмәс алып, бармаклары арасында бөтәрләде, шулай да, чыгымчы ат кебек, тәртәгә бер типмичә чыгып китмәде:
— Ярми белән Васяның, пример, ДАТСка башлары керсә, аяклары кермәгән. Аларны «ДТ»га билгеләгәнсез, ә ун елдан бирле эшләүче Хәйдәрев һаман колесныйда...
— Яңа техника яңача идарә итә белүне сорый. Ярми белән Вася курста укып кайттылар, ә син, укырга дигәч, авыруга сабыштың.
— Укысам, мин профессор булыр идем, майга-мазутка катып, жир ертып йөрмәс идем,—диде Хәйдәрев һәм, ишекне каты гына ябып, чыгып китте. Ишекне болай каты ябуының сәбәбе: дизель тракторына утыра алмавында гына түгел (ишекне бәреп ябу белән генә «ДТ»га яки «С-80»гә утырып булмаслыгын ул яхшы төшенә), ә бәлки укырга яратмавыннан һәм бу турыда ишетергә дә теләмәвеннән иде. Ә менә аның ачуын китереп бу турыда, бигрәк тә соңгы вакытларда, әледән-әле искә төшерәләр. «Булса булыр Ну,х көймәсе... ә кулыма кәгазь-каләм аласым юк», — дип, үзен тынычландыра килә Хәйдәрев, һәм аның бу карашы ишекне каты итеп ябу белән генә дә коелып калмады.
Әлбәттә, колхозларга китәргә вакыт иде инде. Ләкин, шуның белән бергә, кышкы ремонттан соң, тракторчыларның бераз ял итеп аласылары да килә иде. Шушы вакытта алар бераз тузаннарын коеп, күрше авыллардан килеп эшли торганнары авылларына кайтып, ата-аиалары, семьялары янында булалар, карыйсы эшләрен карыйлар, аласы әйберләрен алалар. Шуның өстенә агай-энеләр дә, дус-ишләр дә очрый, ә тракторчының шундый чаклар өчен бүлеп калдырган акчасы, һәрвакыт комбинезон кесәсендә йөреп, шактый ук таушалып, керләнеп беткән була. Нигә ул керләнгән акчадан котылмаска да, нигә дус-ишләр белән бугазның «тузанын юып» рәхәтләнеп бер утырмаска. Шулай йөри торгач, арадан берәрсенең атна-ун көнгә онытылып киткән чаклары да була. Ләкин бөтенләй онытылырга ирек бирелми, шунда ук я телефон аркылы, я махсус кәгазь җибәреп, тегенең исенә төшерәләр, тракторчы билен буып, тагын үзенең асылына, ягъни МТСына әйләнеп кайта. Аның
18
каравы килгәннән соң күр син аны: аякта өр-яңа керзовый итек, өстә яңа комбинезон, комбинезон өстеннән киң каеш бәйләп жибәргән, өс-баив юылган, кесә бушаган, өйдә карыйсы эш каралган, кәеф яхшы. Бер дә йомышы булмаса да, конторага кереп, дирекция секретаре Сонечкага берничә шук сүз кушып чыга. Аннары мастерскойларга китеп, үзенең тракторы яныннан бер әйләнеп кайта, — бар да үз урынындамы? Юкса кайвакытта син төзәтеп куйган тракторның бик кадерле бер детале күрше тракторга күчеп утыруы мөмкин. Дөнья бу, барысы да китапта язылган кебек шома гына бармый. Ул да түгел, кызыл почмакка кереиг шундый ук күтәренке кәефле, зур куллы иптәше белән өстәлгә «чак-чок» бәрә-бәрә домино уйный башлый.
Болай «тузан кою» быел тик Айдар Зөбәеревкә генә эләкмәде диярлек. Иң элек ул үз бригадасына «ДТ-54» маркалы дизель тракторы бирүләрен даулап берничә көнен үткәрде. Тракторлар бригадаларга беркетелеп беткәннәр, үзәннәргә су төшкәнче дип, күп кенә бригадалар инде үз машиналарын колхозларга алып та киткәннәр иде. Шулай да эш бөтенләй үк үтеп бетмәгән, сөйләшергә һәм дауларга мөмкин иде әле. Айдар иң элек өлкән механик белән сөйләште, аннары директор кабинетының ишеген шакыды, аннары бер үк вакытта МТСның партоешма секретаре булып та эшләүче замполит Александров белән киңәште, үзенең дәлилләрен китерде. Ә дәлилләре шактый нык һәм ышандырырлык иде аның. Аны бит «Прожектор» колхозына хезмәт күрсәтә торган бригадага бер дә юктан гына беркетмәделәр. «Прожектор»ның чәчү мәйданы киң, узган елда анда эш шактый соңга калды, шуның өстенә тагын председательнең дә үз сүзлерәк бер кеше булганлыгын барысы да беләләр иде.
— Гыйбадуллинны урыннан кымшатам дисәң, кирәк тә инде, — диде Айдар, уеныи-чынын дәлиле, әлбәгтә, бу түгел, төп Комитетның февраль пленумыннан соң үткән
хәзерлегенә китте. Шул эшләрнең барысыннан да соң, карт белән карчыкның күңелен күреп, түш кесәсен бераз бушатып килим дип, ашыгыч булса да бик яхшы ният белән үзенең туган авылы Кушкаенга кайтып киткән иде дә, ләкин килгәндә, башкаларныкы кебек, авызы ерылып килмәде. Киресенчә, авылыннан әйләнеп килгәннән соң бераз вакыт нишләптер бик күңелсез йөрде ул. Күрәсең, өйдә нәрсәдер булган, кешегә сөйләп йөрмәсә дә, күңелендә төен алып килгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Парт
нәкъ шул «ДТ-54» бергә кушып. Ләкин төп дәлиле — сәгатьлек график иде. Үзәк ике-өч жәй дәвамында кайбер МТСлар практикасында зур гына урын ала барган һәм Крас- нояр, Кубань крайларында инде үзенең геройларын тудырып өлгергән бу новаторлык алымы турында газеталар нык кына шауласалар да, Татарстан МТСларында бу алым әле «ватылмый торган чикләвек» булып килә, үткәрелсә дә, хәзергә тик кәгазьдә генә үткәрелә иде. Айдар Зөбәерев менә шул «ватылмый торган чикләвекне» быел үз бригадасында чынлап торып ватып карарга булды. Бу турыда ул күп кенә брошюралар укыды, алдынгы трактор бригадаларының тәжрибәләрен өйрәнде, ләкин шулай да алдан ук барабан кагып кычкырырга бик ашыкмый иде. Үз бригадасы өчен «ДТ» даулаганда шулай да бу турыда замполит Александровка ачыграк итеп әйтмичә булдыра алмады, ә Александров шундый кеше, ул инде бер эшне, бигрәк тә файдасы күренеп торган эшне, сизеп алса, аңа теше-тырнагы белән ябыша.
Кыскасы, ничек кенә булмасын, Айдар барыбер үзенекен итте, яңа кайткан «ДТ-54» маркалы тракторларның берсен аның бригадасына беркетмичә булдыра алмадылар. Аннары ул, участок агрономына ияреп, яңадан «Прожектор»га барды. Аида чәчү орлыкларының чисталыгын, кондициясен тикшереп, атларның һәм инвентарьларның сынау чыгышларында катнашты — берничә көне шуңа
г 19
оешма секретаре Александров бер көнне шулай, башка сүзләр арасында уйный-көлә генә әйткән булып:
— Нәрсәдер авылдан бик күңелсез килдең син, Айдар Гафиятович, әллә картлар бик сыйламадылармы үзеңне?—дип сорап та куйды аннан.
— Картларның үз аршиииары. Безнең метр аларга бик үк ярап бетми кайвакытта,—диде Айдар, сүзне артык сузып торырга теләмичә генә. Ләкин ул никадәр генә кыска тотарга тырышмасын, аның бу тышкы тотиаклылыгы, Александров кузгаткан мәсьәләне игътибар итмичә уздырып җибәрергә тырышуы, шул ук вакытта өйдәгеләр турында әйт-кән сүзләрнең хәзергә әле ачылып ук җитмәгән эчке мәгънәсе үзе үк сиздереп тора: планетага планета бәрелгән кебек, өйдәгеләр белән «читкә тәгәрәргә торган малай» арасында нык кына бәрелеш булган иде булса кирәк.
МТСка кайтып яңадан эшкә тотынгач, Айдар үз өстеннән бу күләгәне бик тиз селкеп атты. Чөнки вакыты ул түгел, мартның соңгы көннәре җиткән, дирекция колхозларга китәргә дип куыра, шулай ук кояш га калышмый: кар инде бик йомшаган, тау башлары, кояшка каршы урыннар кардан бөтенләй арчылып, көндезләрен андый урыннардан парланып җир исе күтәрелә иде. МТС усадьбасында кар койма буйларында гына калган, урта өлешләр шлак, җир һәм вак кына чуе.р кисәкләре белән аралашып, инде кибеп килә иде.
... Менә иртәләрнең берсендә берьюлы берничә моторның гөрләп кабынганы ишетелде. Озак та көттермәде, МТС лапасыннан берсе артыннан икенчесе дүрт трактор кузгалып чыкты. Чылбырлары астында калган чуер ташларны йомшак җиргә дыңгычлап, тирә-якка үзенә бер төрле әчкелтем дизель төтене калдырып, алдан «ДТ-54» бара, аның артыннан ике «НАТИ» һәм көпчәкле 86 нчы үрмәли иде. Менә алар капка төбенә килеп җиттеләр дә. чак кына тукталып калдылар. Инде сөйләшенәсе сүзләр сөйләшенеп беткән, бригадалар белән бригадалар арасындагы социалистик ярыш договорларына куллар куелган, йөкләмәләр алынган, инде сүз моторларга бирелгән, ә алар күңел куандыргыч тигезлек һәм бердәмлек белән әнә ничек гөрлиләр... Капканы ач та, кул селкеп, озатып кал үзләрен.
Менә шунда, капка ачарга килгән кебек, җиңел-җиңел генә атлап, замполит Александров килеп чыкты.
— Моторларыгызны чак кына кыса төшегез, — диде Александров, аягы белән педальгә баскандай ишарә ясап. Моторлар гөрелтесе әкренәя төште, тракторчылар, рульләрдән кулларын алып ҺӘхМ кабиналардан яртылаш сузылып, замполитка карадылар.
Өстә март кояшы, әкияттәге кебек матур зәңгәр күк. Ә җирдә менә ачык капкалар, моторлар гөре һәм парлы тау башлары, бурычлар һәм хыяллар белән тулы чынбарлык. Шунда ук тагын, койма буендагы челтәрләнгән карга тубыктан батып, замполит басып тора.
— Бер сүзем бар, — диде замполит, кулын тантаналы рәвештә югары күтәреп. Тракторчылар кабиналарыннан кузгала башлаганнар иде дә, ул аларга кул изәде: янәсе, утыра бирегез, тавышым җитәрлек, болай да ишеттерермен.
Шулай да бик кычкырмыйча, ләкин барысына да ишетерлек итеп башлап алып китте:
— Электә крестьян, язын беренче тапкыр чәчәргә чыккач, орлык белән бергә җиргә күкәй тәгәрәтеп җибәрә торган булган. Нәрсә өчен, дисезме? Янәсе, иген күкрәп үссен, уңыш мул булсын. Күрәм, сез мыек астыннан гыиа көлеп утырасыз. Ә Володяның мыегы да юк, барыбер көлә. Хәер, көлкедән көлү гаеп эшмени. Шулай да уңышның мул бу
20
луына без дә каршы килмәбез дип уйлыйм. Ләкин эш күкәйдә түгел, иптәшләр. Эш — сезнең белән безнең үзебездә, сез менеп атланган әиә ул «корыч айгыр»ларда, аларны чыгымл атмыйча эшләтә белүебездә. Дөрес, «корыч айгырлар» өчен без егетләрнең дә корыч куллыларын сайладык, бригадирыгыз итеп утта янмас, суда батмас фронтовикны куйдык, шуның янына тагын узган елгы эшләребез дә бар. Ләкин узган елдагы темплар быелгы сорауларны канәгатьләндермәячәк. Ә узган ел без начар эшләмәгән идек шикелле. Димәк, быел тагын да яхшырак эшләргә кирәк булачак. Моннан үзебез өчен беренче нәтиҗәне ясыйк, иптәшләр. Узган ел яхшы эшләгән булсак, быел бик яхшы эшлик. Халык, партия, хөкүмәт бездән шуны сорый.
Югары уңыш өчен көрәштә сез дәүләт предприятиесе кешеләре, дәүләт вәкилләре сыйфатында катнашасыз — моны һәрвакыт, һәр урында истә тотыгыз. Совет дәүләте сезне менә бу машиналарга утыртты. Ышанып әйтергә була: сез сынатмасагыз, машиналарыгыз сынатмас. Аларны вакытында карап, күз алмасы кебек саклап тотыгыз. Тракторның бер генә минутка да тик торуына юл куймагыз. Авариясез эшләү, ике сме-налап эшләү һәм ике сменада да тик яхшы сыйфатлы итеп эшләү — җиңеп чыгуның икенче шарты менә шул.
Мин сезне капка ачып озатып калам. Ләкин күздән ычкындырачак түгелмен, карагыз аны. Язгы һәм җәйге эшләрне башкарганда без һәрвакыт бергә булырбыз. Башкарып кайткач, сездән дә, шулай ук замполит Александровтан да сорарлар: «Булдымы, сөйләшенгәнчә эшләдегезме, егетләр!» — дип сорарлар. Коллектив сорар, халкыбыз сорар, партия сорар. Әнә шул чагында башыгызны югары тотып, ачык йөз белән җавап бирерлек булсын: «Булды, барысы да бик шәп булды»,—диярлек булсын.
Шушы сүзләрдән соң ул капканы киң итеп ике якка ачып куйды һәм дәррәү кабынган мотор тавышлары астында аның соңгы сүзләре ишетелмәде, бары тик югары күтәрелгән кулы гына һавадан чагылып узды. Тракторлар, шул тирәдәге һаваны тетрәтеп, бердәм рәвештә кузгалып киттеләр. Әнә инде алар МТС усадьбасыннан ераклашканиан- ераклаша баралар, мотор гөре инде киң кырларга таралып ничектер тоныграк, әкренрәк ишетелә, аңа кушылып, авыл язының беренче хәбәрчесе — тургай җыры ишетелә башлый, ә яз биредә шундый иркен, аңа бөтенесе сыя, бөтенесе дә аның уз җыры булып яңгырый. Әиә ’алар баралар, мотор гөре тагын да әкренәя, тоныклана төшә, тракторлар үзләре дә кечерәйгәниән-кечерәя төшеп күренәләр, тагын да бераздан алар, үрнең теге ягына китеп, бөтенләй күренмәс булалар, — димәк, язгы юлның тигезсезлеге аларны тоткарлый алмады, кояшның җете яктылыгы күзләрнең явын ала алмады, алар киттеләр, тирә-якка күңелле гөрелте салып, колхозчыга ярдәмгә киттеләр.
... Тәзкирә өйдә ялгыз үзе генә иде. Чәчен тарап, көзгегә карап һәм, гомумән, кызларча бер купшыланып утыра иде. Шундый бер җене бар язның, кемнең кем булуы белән исәпләшми, яшьне-картны тикшереп тормый, күңелгә җилкенү сала, очы-кырые күренмәгән хыялларга батыра, матурлык турында уйландыра һәм, үзеңә дә сиздермичә, сине кинәт исертеп ташлый. Таңнан торып, үз бригадасының мәшәкатьләрен мәшә-катьләп чапты Тәзкирә. Кар суы тоту, чәчүлек орлыкларны җилләндерү, сабан сөрәчәк атларны ялга кую кебек эшләрне кайгыртып йөрде. Күңел булгач, менә бусына да вакыт тапты: ялгыз өйдә калып, кирәксә дә, кирәкмәсә дә сандыктай яна күлмәкләрен чыгарды, аларны өстснә киеп карады, аннары менә биленә җиткән озын чәчен сүтеп, көзге каршында үз чәче белән үзе уйнап утыра...
Ләкин кызга, болай онытылып, озак утырырга туры килмәде, кинәт тәрәзә пыялалары зырылдый башладылар, ул да түгел, авыл урамын тутырып якынаеп килүче мотор гөре ишетелде.
21
— Бу шулар... шулар үзләре, — дип пышылдап куйды Тәзкирә эчке сөенеч белән. Үрелеп бетмәгән чәчен аннан-моннан гына җыйгалап, шул ук вакытта болай кабалануы өчен үзеннән-үзе уңайсызлану хис иткәндәй, урыныннан күзгалды. Үзенең юктан» гына болай җилкенү яшеннән инде узып баруын сизенүдән күңелендә яшерен сагыш тоеп, ләкин аңа карап үзен тыеп кала алмыйча, атылып тәрәзә каршына килеп басты. Тракторлар, чаттан борылып, пожар сарае янына килеп туктаганнар, комбинезонлы егетләрнең икесе инде тракторларыннан төшеп үзара нидер сөйләшәләр. Ул да түгел, колхоз председателе Гыйбадуллин, аның урынбасары Фәттәхова килеп туктады, «миннән башка киңәш-табыш булуы мөмкинме соң», — дигәндәй, пожар сараенда әтисе урынына калган малай бүрек колакларын салындырып чыгып басты. Колхоз предсе-дателе, кызу-кызу гына кул хәрәкәтләре ясаштыргалап, нәрсәдер үзенекен исбат итәргә тырыша, моторларның һаман гөжләвенә һәм ике тракторчының әле һаман рульдән кулларын да алмыйча тыныч кына утыруларына караганда, тегеләр бүтәнне каералар иде төсле.
— Безнең Хәйрулла абзыйның шул булыр инде, аның үз бер тиене — бер тиен, — дип, тәрәзә аркылы бәхәскә кушылгандай, әйтеп куйды Тәзкирә. Сүзнең нәрсә турында барганлыгы хәзергә аңа билгеле булма- са да, шулай да бу минутта Тәзкирә тракторчылар ягында тора, аларны яклый, аныңча, тракторчы егетләр әлбәттә хаклы, ә колхоз председателе юкка гына сүз көрәштерә, ул хаклы түгел кебек иде. Хәтта ул, тиз генә киенеп, алар янына урамга да чыкмакчы булган иде дә, «әллә ни уйлаулары бар, миннән» башка да кеше җитәрлек анда. Бөтен җиргә тыгылып йөрергә мин ул чаклы кем соң», — дип, бу фикереннән кире кайтты. Шулай да тәрәзәдән күзен ала алмый, колхоз председателе Гыйбадул- линның кызып-кызып кул селкүен һәм, бигрәк тә, билләренә каеш буган тракторчы егетләрне тәрәзә аша күзәтеп тору аңа шактый гына кызык тоела иде.
Ә пожар сарае янында сүз — кыр эшләренә керешкәнче тракторларны кая куеп тору турында бара иде. Колхоз председателе Гыйбадуллин аларны шушы пожар сарае янына тезеп куймакчы. Моның өчен аның нигезе дә юк түгел: пожар сарае янында тезеп калдырганда, тракторларны каравыллау өчен аерым кеше беркетү кирәк булмаячак — пожар сараендагы кеше яки ул кешенең үз урынына куеп киткән малае барысы өчен дә күз-колак булачак. Ә Зөбәерев исә «күз-колак» белән генә риза түгел, ул шулай ук машиналарны ачык һавада калдырып китәргә дә теләми, договорда күрсәтелгән нигездә, тракторларны каравыллап торырга хәзердән үк махсус кеше беркетүне һәм аларны кая булса да берәр ябык урынга куеп торуны таләп итә иде.
Ахрысы, тракторчылар үз дигәннәрен иттеләр булса кирәк, моторлар тагын да гөжли башлады һәм, авыл урамындагы карлы юлда тирән эзләр уеп, тракторлар пожар сарае яныннан кузгалып киттеләр.
Кич белән, эшләрен бетергәннән соң, әлеге шул урамда уелып калган эзләр буенча барып, Тәзкирә үз күзләре белән күреп кайтмыйча тынычлана алмады: тракторлар колхозның өсте бөркәүле ындырына куелып, алар янына каравылга гомер-гомергә артык бил бөкмичә генә «хезмәт көне төшерергә» өйрәнгән һәм шундый эшләрдә дап казанган Мисбах карт үзе баскан иде.
— Килгәннәр икән, — дигән булды Тәзкирә, бу турыда әлегә бернәрсә дә белмәгән кеше кебек.
Әйе, килделәр, утыр да сөрә башла, — дип, үзенә бертөрле кодрәтләнү белән җавап кайтарды Мисбах карт, — без яшь чакта, кызым, мондый айгырлар Сундуков алпавытына да тәтеми торганнар иде, ә хәзер, үзен күреп торасың, Мисбах бабаңның бер үзенә дүртәү. Кара әле күкрәкләренә, солыда гына тотканнармыпи үзләрен.
22
IV
Җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән апрель килде. Табигатьтә һәм кешеләрнең күңелләрендә нинди генә яңарулар уятмады апрель. Ул— өй артындагы кечкенә бакчаларда агач бөреләре булып күперде,, ул — елгаларда ташу булып кузгалды, ул — беренче мәртәбә ишек алдына чыккан кәҗә бәрәне булып сикерде, ул — сыерчык оясы булып колга башына менде, ул — яшь егетләр һәм яшь кызларның беренче мәхәббәт-ләренә кушылып, җырга әйләнде. Ничек кенә тасвирлап бетермәк кирәк, тагын нинди генә чагылышларда балкымады апрель. Ул — ялга куелган атларның, көчләрен кая куярга белмичә, аран агачларын кимерүләрендә, ул — хата-лабораториядә шытып килүче яшелчә үсентеләрендә, бакчачылар звеносындагы кешеләрнең таңнан торып бакчага китүләрендә, апрель бөтен җирдә һәм бөтен нәрсәдә үзен күрсәтте.
Аның җилкендергеч шаукымы шулай ук Тәзкирәгә дә кагылмыйча кала алмады. Иртәдән үк китеп, уҗым тукландыручылар янында булган, шактый ук пычранып, арып-талып кайткан иде бер көнне Тәзкирә. Кайтышына әнисе самовар кайнатып, бәрәңге пешереп куйган иде. Кырда йөреп, язгы пычракта аякларыңны җебетеп, тәмам талчыкканнан соң, менә ШУНДЫЙ җылы һәм әниле өйгә кайтып керүдән дә рәхәт нәрсә бармы икән! Ишектән керүгә, Тәзкирәнең битенә үзенә бертөрле жылы һава бәрелде. Тиз генә өс киемнәрен алыштырды да, «кая, әни, үзем... өй эшен онытып бетердем бу арада» дип, почмакта вак-төяк эшләр карый башлады. Су җылытырга, бераз гына керләр сыгып алырга дип, казан астына өстәп ягып җибәрде, тиз генә идәнне юып алды. Тәрәзә төпләре гөлләр, тәрәзә аралары чүпләмле сөлгеләр белән капланган җыйнак кына бу авыл өе, яшь хуҗа кайтып кергәч, кинәт аеруча җанланып, ямьләнеп китте. Тәзкирәнең Ватан сугышында һәлак булган Миргата абыйсының, сержант формасында төшеп, соңыннан зурайтыл- ган портреты өй эчендәге бу җыйнаклыкны ян стенадан көлемсерәп күзәтеп тора һәм, гүяки, сенелесенә: «син болай ярыйсы гына күренәсең, кызый. Алда көннәр күп, башың әйләнә башласа, Миргата абыең әллә кайда түгел... күрербез!» дип әйтә кебек иде. Кыскасы, абыйсын үпкәләтерлек түгел, кулы җиңел йөри, нияте яхшы иде кызның, ләкин дөнья мәшәкатенең икенчеләре — куеп торып булмый торганнары килеп чыктылар. Колхоз канцеляриясеннән йомышка-юлга йөрүче малай килеп керде һәм, тотлыга-тотлыга, тезәргә тотынды:
— С-сине, Тә-ә-әзкирә а-апа, кә-кә-кәнсәләргә чакырдылар. Хәйрулла а-абый ә-әйтте, т-т-тиз ке-керсен, диде...
Малайның әйтеп бетерүен көтеп җиткерә алмады Тәзкирә, почмак якка кереп, юарга әзерләгән керләрен төреп куйды, өстенә киенә башлады.
— Кайтып ашарга-эчәргә дә бирми, бу Хәйрулланың да эше бетәсе булмады, — дип, кызы Тәзкирә өчен сукранып куйды Галимә түти. Ләкин аның бу сүзләре һавада асылынып калган кебек калды, чөнки теле тотлыга торган малай, сүзләрен әйтеп бетерепме-бетермичәме, инде чыгып киткән, ә Тәзкирә шулай кирәклеген әнисенә исбат итеп торырга җыенмыйча гына китәргә әзерләнә иде. Дөресен әйткәндә. Галимә түтигә исбат итеп торуның кирәге дә юк, ул кызының уйнап йөрмәгәнен яхшы белә һәм үзенең әнә шулай ил эшенә, зур эшләргә ярый башлаган кыз үстерүе өчен эченнөн куанып бетә алмый, күңеле горурлык хисләре кичерә иде. Малай килеп китүгә ике-өч минут үттеме икән, Тәзкирә почмак яктан «ялт» итеп килеп чыкты. Әйтерсең, керле күлмәге белән бергә ул арыганлыгын да шунда почмакта салып калдырган, йөзе көләч, чәч толымнарын башына «таҗ» итеп чорнаган, өстспә кигән свитеры аркылы аның инде өлгереп, тәмам тулып җиткән зифа сыны аермачык булып беленеп тора. Кызының бу кадәр төгәл һәм түгәрәк булып өлгереп
23
җитүе ананы бер үк вакытта шатландыра да, кешегә әйтеп биреп булмый торган эчке хәвефкә дә батыра иде. Өлгергән алма сабагында мәңге калырга тиеш түгел бит, ә менә аның Тәзкирәсе бу турыда, ичмасам, уйлап та карамый, һәрхәлдә бу Галимә түтигә шулай булып күренә, ә вакыт уза... Андый вакытта кыз кешегә кершән-иннек тотса да бер дә гаеп булмас иде югыйсә. Нур өстенә нур дигәндәй, тагын да ачылып, яшәреп китәсе... Үзенең дә кыз чаклары булды, андый нечкәлекләрне әле дә онытмаган Галимә түти. Ә Тәзкирәгә килгәндә, ул андый якларны әллә белми, әллә белеп тә әнисенә күрсәтми эшли. Ничек кенә булмасын, болар барысы да ананың исәбендә: «Вакыты җитмәгән түгел, үтеп бара... Болай ачык авыз булып йөрсәң, утырып калуың да бик тиз», — дип, әледән-әле хәвефләнү белән уйлап ала иде Галимә түти.
Менә бу минутта кызын өр-яңа свитердан күргәч, бераз тынычлангандай булды ул. Шуның өстенә тагын кызы сизелер-сизелмәс кенә итеп каш та тартып җибәргән түгелме соң?
Курыкканга куш күренә, дигәндәй, бусы, бәлки, Галимә түтигә генә шулай күренгәндер.
— Нәрсә? Районга-фәләнгә барасыгыз юктыр ич?—дип, кызыксынып сорап куйды Галимә түти. Тәзкирә «белмим, аны-моны әйтмәгәннәр иде» дигәч, тагын бераз сүзсез калды. Шул ук вакытта кызының бик очынып торуы аны яхшы ук нык аптырашта калдырган иде — кызың бик түгәрәк булып җитешсә дә тынгы булмый икән!
— Рәтләп ашавың-эчүең юк, кайтып өлгермисең, яңадан чакырып алалар, кыз башыңны бик тынгысыз эшкә бәйләдең, Тәзкирә, — дип, ниһаять, эчке тыйгысызлыгын кызына да сиздереп, әйтеп куйды ана. Тәзкирә моның вакытлы эш икәнлеген, язгы чәчүне башлап җибәреп, эшләрне җайга салгач, барысының да үз тәртибе белән барачагын әйтеп, әнисен тынычландыргандай итте дә, ясап куелган бер чынаяк чәйне тиз генә эчеп һәм ашык-пошык кына капкалап, чыгып китте.
Колхоз канцеляриясендә гадәттә була торган кешеләр — эшлеләредә, эшсез генә карап утыручылары да шулар ук. Гадәттәгечә, счет төймәсе тавышлары ишетелгәләп тора, бер геренә өстәмә нагрузка итеп иске йозак эленгән сәгать тә гадәттәгечә ашыкмыйча гына «келт-келт» итә, тик менә колхоз председателе Гыйбадуллинның өстәле янында ишеккә җилкәсен биреп басып тора торган комбинезонлы кеше генә... Димәк, Тәзкирәнең күңеле дөрес сизенгән икән, бу инде, әлбәттә, шул үзе, — «Прожектор»да эшләячәк трактор бригадасы бригадиры.
— Гомере озын булыр әле, менә үзе дә килеп керде, — диде колхоз председателе Гыйбадуллин. Комбинезонлы җилкә, тиз генә борылып, Тәзкирәгә карады һәм алар, инде әллә кайчангы танышлар кебек, кул кысышып күрештеләр.
— Я, кайчан соң чәчә башлыйбыз, иптәш бригадир? — дип сүзгә кереште Айдар. Аннары биредәгеләрнең барысына берьюлы әйткән кебек, шул ук вакытта Тәзкирәгә туры гына бер карап алып өстәде: — Тракторларыбызны китереп куйганга ун көннән артып китте, үзебезне кайчан чакырырлар икән, дип көтәбез дә-көтәбез, ә чакыручы юк.
Тәзкирә, шуклыкка каршы шуклык белән:
— Бездә чакырып йөрмиләр, килгән кеше якын итеп үзе килә, — дип җавап бирде дә, үз сүзләреннән үзе оялып калды булса кирәк, шунда ук сүзне икенчегә борып, Гыйбадуллинга мөрәҗәгать итте:
— Нәрсәгә чакырттың, Хәйрулла абзый?
Гыйбадуллин! тракторчылар бригадиры алдында үтә эшем кешесе булып күренергә теләдеме, коры гына итеп:
— Өйдә утырыр чак түгел, шуңа чакырттым,—дип куйды һәм Айдарга ымлады.
— Кайчан эшкә башлыйбыз, иптәш бригадир?

21
— Сез әзер булсагыз, без әзер, — диде Айдар, шулай ук бик эшлекле кыяфәт белән.
Башка вакытта сүзгә саран һәм авыр хәрәкәтле Гыйбадуллииның ярым шуклык, ярым җитдилек белән куйган менә бу соравыннан, шул ук вакытта Зөбәерсвнең, бик кырыс күренергә тырышып, янәшәсендә — менә рәттән үк диярлек басып торуыннан, җитмәсә тагып кояшның да нәкъ менә шунда — тәрәзә каршында ук чекрәеп балкуыннан һәм, гомумән, баш җитмәслек бүтән бик күп нәрсәләрдән Тәзкирә чак кына аптырап калган, нәрсә дип әйтергә белмичә уңайсызланып тора иде. Әле ярый, рәхмәт төшкересе, Хәйрулла абзасы арага кереп, кызны коткарып калды. Егет белән кыз арасындагы каушау, кызару, сүз таба алмыйча аптырап калу кебек нәфис җепләр белән артык исәпләшеп тормыйча, дуамал гына ярып салды ул:
— Хәзер бу абыең белән кырдан, үз бригадаңның басуларыннан әйләнеп кайт. Кайда ат керерлек, кайда трактор кушарлык — барысын да төгәл билгеләп кайтыгыз. Иртәдән дә калмыйча башларга кирәк. Күрше «Кызыл байрак» колхозында төшкәннәр, без дә арттан этен җибәргәнне көтеп ята алмабыз .Үзең беләсең, «Кызыл байрак» белән ярышабыз.
Менә алар басуга китеп баралар, — «бу абыйсы» да, Тәзкирә үзе. Юк, алай гына түгел, алар белән бергә кояш та, сабан тургайлары да, зәңгәр күк тә бар. Бер очы бакча киртәләренә, зират коймасына килеп терәлгән, икенче очы авылдан өч километрдагы түгәрәк урманга барып җитеп, урман буйлатып Зирекле елгага кадәр сузыла торган киң төбәктә Тәзкирә бригадасының уҗым басуы җәелеп ята. Иңкүләрдә әле кар җыелып тора, яңарак кына кар астыннан чыккан уҗым, исенә килеп җитмәгәндәй, сыек утыра, кояш кыздырып торганда бераз терелгәндәй була да, кичке салкыннар төшкәч, тагын җиргә ябышып ката. Шулай да күп урында инде аяк батмый, туфрак шактый ук ныгыган, уҗым тернәкләнеп яшәреп килә. Ярмәк кашлыгында, мәсәлән, Айдар Тәзкирәгә «сез торып торыгыз, мин әйләнеп кенә чыгыйм әле» диде дә, кызны юлда ялгыз үзен генә калдырып, җир өстенә кереп китте һәм, шул китүдән әллә никадәр җир йөреп, итекләрен тубыктан балчыкка буяп, әйлә-» неп килде.
— Бу тирәдә иртәгә үк уҗым тырмалый башларга мөмкин, тракторлар белән булмаса, атлар белән,—диде ул, җитди генә итеп. Гомумән, кырга чыгып Тәзкирә белән икәүдән икәү генә калгач, ул үтә җитдиләнеп киткән кебек булды, әлеге теге елмайганда ап-ак булып тезелеп күренеп кала торган тигез тешләрен дә күрсәтми, сүзгә дә саранланды, кыскасы, монысы да бик эшем кешесенә әйләнде. Шулай да егет кызга бүләк итеп җир өстеннән бер уч туфрак йомарлап алып чыккан икән. Менә ул аны Тәзкирәнең учына китереп салды:
— Әле дымлы дымлылыкка. Күрәсез, учта ничек йомарлана, — диде ул, һаман да шулай җитди кыяфәттә калып.
Тәзкирә, дымлы туфракны кая куярга да белмәгәндәй, байтак кына вакыт учында әвәләде: ташласа, әллә ничек, ташламаса, бу дымлы балчык кинәт кенә аның учын кыздыра башлаган кебек иде.
— Алайса бу участокны билгелибез, — диде Айдар.
Сумкасыннан «Прожектор» колхозының басу картасын чыгарып, карандаш белән ана үзенчә билгеләр ясап куйды. Шундый ук билгеләрне Тәзкирә дә ясады. Аннары алар тагын алга таба киттеләр. Гадәттәге сүзсезлек, бер-береңнән ничектер тартыну алар белән бергә бара, сүз чишмә кебек челтерәп агып китми, аның каравы, алар өчен күктә тургайлар сөйләшә иде. Дөресен әйткәндә, Тәзкирә тургайлар тавышын тыңлап бару белән генә канәгать түгел, аның бу егет белән сөйләшәсе,
26
көне аның төбендәге ерганактан шаулап су агып ята — менә нинди мәкерле яклары да була аның, апрельнең...
— Ике бригадир алдында кечкенә генә бу препятствие чүп тә тормый, сикерәбез дә үтәбез,—диде Айдар, Тәзкирәгә көлемсерәп карап, һәм кызның җавабын көтмичә, йөгереп барды да, җиңел генә сикереп тә чыкты.
Менә инде егет теге якта, ә кыз бу якта, үзләре дә көтмәгәндә телләре ачылып китте боларның:
— Куркам, миннән булмас, — ди Тәзкирә.
— Ә син аяк астына карама, тот та сикер, — ди Айдар, «сез» дән «син»гә күчүен үзе дә сизмәстән.
— Күзләремне кая куеп торыйм соң, — ди Тәзкирә, егеттән күзләрен алм ыйча.
— Курыкма. Егылсаң, җирдән түбән китмәссең, — ди Айдар, теге якта канатланып, кочагын җәеп тора.
Менә бусы, ичмасам, ошап китте кызга: мөлаехм гына көлә, үзе һаман курыккан булып кылана, ә үзе — хәйләкәр — бөтенесенә әзер.
— Кара аны, язгы су агызып китсә, әнигә син жавап бирерсең, мин аның бердәнбер кызы, — дигән булды ул һәм, җиңел генә йөгереп килеп, ерганакның теге ягына атылды. Ләкин ул, танкист Айдар кебек, төрле казылмаларны һәм чокыр-чакырларны үтеп өйрәнгән кеше түгел, ул нибары тыйнак бер кыз гына, аннары тагын, свитерына килешеп торсын дип, юбканы да тарны кигән булган икән, күзләрен ачып җибәргәндә, ул инде суның теге ягында, Айдарның кулында, үзе уңайсызланып кызара һәм, гомумән, тоташ ялкынга әверелеп яна бара иде...
— Болай булгач, безгә бернинди каршылык та киртә була алмый, батыр икәнсең, — дип мактап куйды аны Айдар.
Кыскасы, бик әйбәт булды бу басу карап кайту. Туфрак та өлгергән һәм, гомумән, бөтен нәрсә өлгергән. Кайтып хәбәр итәргә дә, картада билгеләнгән басуларга иртәгә үк атларны да, тракторларны да эшкә чыгарырга.
Тик менә иртәгәге көнгә кадәр бүгенге кич бар иде әле. Гадәттәгечә яшькелт йолдызлары, зәңгәр һавасы, утлары һәм гармонь тавышы белән авыл урамына менә кич килде. Ләкин Тәзкирә өчен бу гадәттәге кич кенә түгел, Тәзкирә өчен бу үзенә бертөрле кич, ефәк канатлар һәм .алмаз нурлары алып килгән әллә нинди сәер бер кич иде.
Чынлап та, күзгә күренми торган канатларга ия булган кебек, кайтуы белән өй эшләренә йөгерә башлады Тәзкирә. Су китерде, терлекләр карады, лампа куыгын чистартты һәм, шул арада, әнисенә күрсәтмичә генә, бизәнеп тә алып, нарядка кадәр иптәш кызы Халидә янына да йөгерде.
Сөйләшәсем килә, Халидә җаным, синең үзеңә генә әйтәсе сүзләрем бар, — диде ул, иптәш кызын кочып алып. Ләкин үзе шулай да бик үк чишелеп бетмәде. Дөресен әйткәндә, хәзергә әле аның Халидә белән бүлешерлек әллә нинди сүзләре дә юк, бөтенесе йөрәгендә, әле тик кузгалып кына, уянып кына килә, нәрсә булганын үзе дә рәтләп белми, фикерләрен җыя алмый, курка, шикләнә һәм әнә шул курку катыш шик арасыннан аның өчен бик кадерле, бик тансык булган куанычлы хис бөреләнеп килә иде.
Халидә аның нәрсәдер әйтергә теләп тә тыелып калуын бер дә ошатмады, ләкин шулай да эшнең нидән гыйбарәт булуын үзенчә бераз чамалый, иртәнчәк ул Тәзкирәнең Айдар белән кырга китеп барганын үз күзләре белән күреп калган иде.
— Җете кызыл тиз уңа, диләр, кара аны, картайтып килгән бәхетеңнең бизәге тиз очмасын, — дип куйды ул, Тәзкирәне үзенчә кисәткән булып.
27
V
Смена сәгать иртәнге алтыда башланырга тиеш иде, бригада сәгать •биштә үк җыелды. Беренче көн итеп Айдар бригада членнарын барысын да, шул җөмләдән төнге сменада эшләргә тиеш булган тракторчыларны да китергән, һәрбер кешедә эчке бер җыйнаклык, күтәренкелек сизелә иде.
Ике басуны аерып тора торган тар гына план. Узган елгы чирәме инде саргайган, быелгысы әле баш калкытып өлгермәгән, шулай да ике басу арасындагы бу план кара җирдә әллә кайдан ук тасмаланып яшәреп тора. Нәкъ менә шушы планга, яшел тасмага тагылган ике ак төймә кебек булып, өр-яңа ике вагон килеп туктаган. Берсендә тракторчыларның торагы, икенчесе — культура вагоны: плакатлары, кечкенә генә китапханәчеге, күрсәткеч тактасы, вагонда дежур торырга тиешле аги-таторлар исемлеге, бригадада чыгарылачак «Сугышчан листок» өчен алдан VK ясап куелган пыялалы рамы һәм шундый башка кирәк-ярак- .лары барысы да үзендә. Бер почмакта рация аппараты — бригаданың колагы һәм, йомыш төшкән чагында, кирәкле сүзне әйтеп, бригададагы хәл-әхвәлне, көндәлек задание үтәлешен МТСка җиткереп торырга тиешле теле.
Стан урнашкан планның ике ягында, бераз эчтәрәк, һәркайсы бу сменада үзе эшләргә тиешле загоннар башына ике трактор килеп туктаган. Ерактан караганда, алар сөзешергә торган ике үгез кебек күренәләр, ләкин сөзешергә туры килмәячәк, чөнки тирәсендә кешеләр күп чуала. Менә берсе, чиләк белән су алып килеп, «үгез»нең мөгез төбенә салкын су койды, икенчесе — кап-кара чиләк белән май алып килеп, аның сыртына агызды. Ул да түгел, өченчесе «үгез»нең ярты як корса-гын ачты да, үзе башы белән аның эченә кереп китте — кайда монда сөзешеп торырга, тирәсендә бөтерелеп йөриләр.
Ерактан караганда әнә шулай сәер күренә торган бу ыгы-зыгы — -бригаданың смена башлар алдыннан үткәрә торган көндәлек эше. «Үгез»гә су эчертү — ул радиаторга су салу. Шулай ук башкалары да үз урынында, үз эше белән: менә учётчик Богатырев үлчәүле савыт f белән алып килеп картерга май салды. Өлкән тракторчы, люкны ачып, шатун болтларын, һавачистарткыч белән карбюраторны тоташтырган шлангларны тикшерде. Тагылма инвентарьда эшләү өчен колхоздан беркетелгән һәм шушы тагылмаларда эшләү чорында тузанны-майны тракторчылардан күбрәк йоткан прицепщик Гыймади агай үзе белән 'Яна калаклар ясап алып килгән, икенче кулында — тула кисәге Ул шулар белән сабан төрәннәрен ялтырата, шприц белән? солидол алып килеп, тәгәрмәчләрне майлый. Өстөрәннәрнең ныгытылуын карый, автомат рычагларының ничек эшләвеи тикшерә.
Бер мәл әнә шулай һәркайсы үз урынында үзенә беркетелгән эшне үтәп, тракторга һәм тагылма машиналарга техник карау үткәргәннән соң, Айдар Зөбәерев, кесәсеннән сәгатен чыгарып, бу ыгы-зыгының күпме вакыт алганлыгын тикшерде. Дирекция тарафыннан расланган «Техник карау кагыйдәләре»ндә күрсәтелгән вакытка сыйганнар икән, хәтта әле берничә минут артып та калган. Кыскасы, эшне җыйнак һәм төгәл башладылар, егетләр минутларны тоеп эшлиләр. Моны күреп, бригадирның күңеле аеруча күтәрелеп китте.
— Хәзер барыгыз да минем янга!—диде ул, станга таба күрсәтеп. Смена башланырга тагын ярты сәгать вакыт бар иде әле. Шуннан файдаланып, бригадир үз бригадасындагы кешеләргә берничә сүз әйтеп үтәргә булды. Су ташучы малай, мичкәсе тирәсендә кайнашып, бригадирның чакыруын ишетмичә калган иде, ләкин бригадир аның юклыгын шунда ук күреп алды.
' — Ә водовоз ник юк? — диде ул, кырыс тавыш белән. Шунда ук
/берничәсе берьюлы су ташучы Әхәткә кычкырдылар:
28
— Әй, авызга су салучы, бирегә кил. Синсез эш барып чыкмый монда.
Малай бу эшкә әлс яңа беркетелгән, бригададагы тәртипләргә ияләшеп җитмәгән иде, «Миңа нәрсә? Сезнең үз эшегез, минем үз эшем» дигән кебек, теләр-теләмәс кенә килде.
— Минем ни кирәгем бар монда! Суым килгән, эшем беткән.
Җитмәсә, тагын килеп җиткәч, үзен ничектер читтәрәк тотарга тырышып, авыз эченнән генә әнә шулай сөйләнеп тә куйды. Ишетелер- ишетелмәс итеп кенә әйткән иде ул моны, шулай да Айдарның колагы , эләктереп алган икән. Сүзне шуннан башлап алып китте:
— Бригадада кирәк түгел кешеләр юк, шулай ук күзгә күренмичә кала ала торган кешеләр дә юк, моны һәрберегез һәрвакыт истә тотыгыз. Без орлык культуралары буенча гектардан уртача уналты-унҗиде центнер уңыш алырга дип сүз бирдек. Моның өчен олыбыз да. кечебез дә — барыбыз да жиң сызганып эшләргә тиеш. Җиргә тир салмыйча, җирдән икмәк алып булмаячак, аны алдан ук белеп торыйк. Бригадада кечкенә кешеләр, кечкенә эшләр юк. Әйтик, менә су ташучы һәрвакыт үз урынында булып, безнең тракторларны үз вакытында сугарып тора- икән, бу шул без алачак уңышны сугару була инде. Тракторчы смеиа- нормасын артыгы белән тутырып, яхшы сыйфат белән үти икән, бу нәрсә дигән сүз? Бу да шул ук без жыеп алачак уңыш дигән сүз. Машиналарга техуходны үз вакытында ясап, тракторның буразнада туктап' торуын булдырмыйча эшләсәк, бу да шул уңыш дигән сүз. Барысы да безнең кулда, иптәшләр. Тырышып эшлибез икән, дәүләткә дә, колхозга* да, үзебезгә дә мул булыр.
Озак сөйләп торырга вакыт та юк, аннары тагын Айдар моңа кадәр речьләр тотып шомарган кеше дә түгел иде, шулай да бер теле ачылгач., әйтәсен әйтте һәм шунда, сүз арасында, быел бригадада сәгатьлек график алымын кертү турында да искә төшереп, егетләрнең кылларын тартып карады. Ләкин бригададагы кешеләр моны бик үк аңлап җиткермәделәрме, әллә аңлап та әһәмият бирмәделәрме, ничектер колак яныннан .гына уздырдылар. Үзен «ДТ»га утыртмаулары өчен болай да. кырынрак торган Хәйдәрев хәтта:
— Быел шабаш алайса, остарудан башланды быел эш, — дип, авыз'- эченнән мыгырданып та куйды. Тагын ун минуттан смена эшкә башларга тиеш иде, «шабаш»ның астында яткан мәгънәне казып чыгарырга вакыт булмады, Айдар, тракторга төшкән эш нормасын тулысы белән үтәргә, ике сменалап эшләүне тәэмин итәргә, «Техник карау кагыйдә- ләре»н тайпылышсыз сакларга, ягулыкка һәм майлау материалларына’ экономия ясарга индивидуаль йөкләмәләр алырга чакырып, сүзен бетерде.
...Әле тик күтәрелеп кенә килә торган кояш барысын да күреп, бөтенесенә шаһит булып торды: кешеләр трактор люклары өстенә куеп,, культура вагонындагы кечкенә өстәл кырына янтаеп, дәфтәр битләрен мичкә кабыргасына, такта башларына җәеп салып, эре-эре хәрефләр* белән үзләренең яхшы уйларын кәгазьгә төшерделәр, көчләренә күрә өсләренә йөкләмәләр алдылар. Бу минутта аларның йөзләре гаять җитди, күзләре эчке ышаныч нуры белән тулы иде. Тракторчымы ул, тагылма машиналарда эшләүчеме, су ташучы гади генә бер авыл малаемы, аш пешерүче өлкән яшьләрдәге хатынмы, кем генә булмасын, бу минутта аларның уй-омтылышлары тик бер юнәлештә: мөмкин кадәр яхшырак эшләргә, тизрәк һәм тигезрәк эшләргә, илгә һәм дәүләткә күбрәк бирергә дигән уй белән яналар. Шулай буларак, барыннан да элек, алар чын совет кешеләре иделәр Һәм, никадәр генә скептик булма, аларның көрәшкә һәм җиңүгә омтылышларына шикләнеп карарга яки- ирония белән карарга мөмкин түгел иде.
29
— Сәгать алты туларга биш минут, — диде Айдар, сәгатенә тагын бер мәртәбә күз салып, — смена башларга вакыт, барыгызда үз урыннарыгызга.
Кешеләр ыгы-зыгысыз гына үз урыннарына таралыштылар. Озак та үтмәде, планның бер ягында «НАТИ», икенче ягында «ДТ-54» тракторының моторлары берьюлы кабынып гөрли башлады. Тагын бер ике секунд '.вакыт үттеме икән, юлның, сул ягындагы сөрелмәгән загонда артына биш төрәнле, биш өстөрәнле сабан тагып һәм сабан өстендәге «бишеккә» менеп кунаклаган прицепщик Гыймади агайны, инде бишенче унны тутырып килә торган кеше булуына карамастан, үзенең шушы гади генә эшен малайларча сөеп башкаручы Гыймади агайны җиңел генә тирбәтеп, илле дүрт ат көчле куәтле «ДТ» кузгалып китте. Аның артыннан сыек кына булып дизель газының әчкелтем төтене сузылып калды, җиргә кара камадай тегелеп парлы буразналар сузылдылар. Селәүчән- корт чүпләргә килгән сыерчыклар, кара каргалар, әле буразна өстендә җиңел генә сикергәләп, әле бер урыннан икенче урынга — тагын да алгарак күчә-күчә уйнаклап, очкалап бардылар. Хәтта су ташучы малай да, борып алып китә башлаган атын җир башында туктатып, трактор километр ярымлы загониың яртысына җиткәнче сокланып карап торды. Улда түгел, планның бу ягында артына өч корпус зигзаг тырмалары тагып, кар астыннан чыкканнан соң әле исенә килә алмагандай утыручы уҗым кыякларын йокысыннан уятып, «НАТИ» да кузгалды.
Димәк, шулай. Башлануы менә шушы дигән сүз. Алда әле булыр. Куанычлары да, борчулы минутлары да булыр. Хәзерге минутта исә иң куанычлысы, күңелне иң нык шатландыра торганы — эшнең менә шулай тигез һәм гөрләп башланып китүе булды.
«Ә нишләп колхоздан берәү дә күренми?» — дип уйлап куйды Айдар, «берәү дә» дигәннән иң элек Тәзкирәне күз алдында тотып. Чынлап та, менә бу минутта, тәнне һәм җанны иркәләүче нурлар, парлы җир исе, сыерчык һәм тургай тавышлары белән тулы менә бу язгы иртәдә, биредә, җир башында, ике бригадир янәшә басып торсалар, тагында ■күңеллерәк булмас идеме соң! Тәзкирәнең биредә юклыгы бу күңелле иртәне чак кына боза, аңа йомшак кына моңсулык нуры сибә, ләкин нишләмәк кирәк, килмәгәч — килмәгән була инде. Шулай да кызны шелтәләргә ашыкмады Айдар. «Үз эшләре дә җитәрлек булгандыр, бүген алар да кузгаласылар иде»,—дип үзен тынычландырды ул.
Димәк, бусы да, шулай ук чынбарлык. Язгы эшләрнең башланып китүе күз алдында булганы кебек, килергә вәгъдә биргән кызның килми калуы да, Айдарның аны юксынуы да күз алдында, һәм шуларның барысы да — эшнең тигез генә башланып китүе дә, куанычлары да, күңелнең билгесез җилкенүе дә, кызның килмичә калуы да — берсе икенчесен каплап калдырмыйча, менә шушы кояшлы иртәгә сыеп тора иде.
Бераздан «НАТИ» тырмалый торган уҗым басуының урманга култыкланып кергән кыйпылчыгында атлы тырмачылар да күренде. Тракторга борылып йөрү өчен җайсыз булганлыктан, бу кыйпылчыкны атлы тырмачыларга калдырырга дип сөйләшкәннәр иде. Ул кишәрлеккә Тәзкирә бүген үз бригадасыннан атлы тырмачылар кушарга тиеш иде. Димәк, кыз кичә сөйләшкән сүзне бүген оныта торганнардан түгел икән, «эшләргә булыр ул кыз белән» дип күңеленнән уйлап куйды Айдар. Кем белә, бәлки әле ул кыз үзе дә шундадыр?
Бер яктан, шушы кызу эш сәгатьләрендә һаман да ул кызны исенә төшереп азаплануы өчен үзеннән-үзе уңайсызлану сизеп, икенче яктан, яшереп һәм тыеп калу мөмкин булмаган эчке омтылыш астында, бераз икеләнеп торганнан соң, ниһаять, Айдар, «тукта, күреп кайтыйм, тырмачылары кемнәр икән дә эшләре ничек икән?» дигән сылтау табып, җир өсләтеп кенә атлы тырмачылар янына таба китте.
30
Менә ул зур-зур атлап бара, авыз эченнән генә мыгырданып нидер җырлагандай итә, күңеле аңлатып булмый торган өмет белән тулган, .битенә язгы һава бәрелгәнен тоя, адымнары җиңел. Юлның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, үзепекеләриең эшенә күз сала: әйбәт эшлиләр, моторлар тигез гөрли, сукаланган мәйдан һаман киңәя бара — болары барысы да бик әйбәт. Тик менә шулай да күңел ничектер уз урынында түгел кебек, йөрәге бертуктаусыз каядыр очына — тора торып нигә шулай кылана башлады соң әле бу йөрәк дигәннәре.
Атлы тырмачылар чынлап та Тәзкирә бригадасының кешеләре булып чыктылар. Айдар, алар янында бераз тукталып, сорашкалаган булып торды. Атларны туктатып, дусларча гына бер көйрәтеп алдылар- һәм киткән чакта бераз шаярткан булып:
— Карагыз аны, безнең «корыч айгырлар»даи калышасы булмагыз. Начар эшләсәгез, эшегезне кабул итмәм, — дип кисәтеп китте.
Шул китүдән Айдар 55 иче һәм 86 нчы номерлы тракторлар эшли торган төбәкләргә дә барып чыкты. Эшнең ничек барышын тикшерде, үзенең ул тракторлар янындагы ярдәмчесен күреп, аңа кайбер күрсәтмәләр бирде. Эш анда да тигез бара. Көпчәкле 86 нчыда эшләүче тракторчы Хәйдәрев зәп культивацияләүдә көнлек нормасының яртысын инде әйләндереп тә салган иде.
Хәйдәрев эшли торган загон башында, кулына ашъяулыкка төрелгән котелок тотып, чебиләгән ялан аяклы бер кызчык басып тора иде. Барып сөйләшә башлагач, ул кызның Хәйдәревкә сеңел тиешле булганлыгы һәм аның абыйсына авылдан көндезге әбәтне китергәнлеге билгеле булды. Кызчык көтеп тора-тора нык кына алҗыган иде булса кирәк, Айдарның бригадир икәнлеген чамалап алгач, абыйсының анын янында мөгаен туктаячагын һәм әбәткә утырачагын исәпләп, бераз күңеллеләнә төште.
— Аш суынып бетте инде, туктамый да туктамый, — дип куйды ул, абыйсы өстеннән Айдарга зарланган бер тон белән.
— Безнең үзебездә дә аш пешә бит. Нишләп ана шундый ерактан ашарга китереп йөрисең? — дип гаҗәпсенеп, кызга сорау бирде Айдар. Кызның ул кадәр нечкәлекләргә кереп торырга көче җитмәде булса кирәк, кыска гына итеп җавап кайтарды:
— Куша ич... кушкач, китермичә буламыни...
Загонны әйләнеп килгәч, Хәйдәрев, моторын сүндереп, җир башына чыкты һәм, кызчыкка бер сүз дә кушмыйча, аның кулыннан котелокны тартып алды. Бригадир һәм тракторчы кыска-кыска гына сүзләр белән сөйләшеп алдылар:
— Барамы эшләр, Хәйдәрев?
— Үзең алып барсаң, бара.
— Көндезге заправкаңны ясадыңмы әле?
— Иң элек менә үземә заправка ясап алыйм.
Хәйдәрев авыз чите белән көлгәндәй итте һәм, җир башында узган елдан калган чирәмгә ашъяулыкны җәеп, котелок белән ашны ашъяулык уртасына китереп утыртты. Үзе ашъяулык читенә янтаеп, майга-ту- занга катып беткән кулы белән ипине зур-зур итеп сындырып каба-каба котелоктан аш ашый башлады.
— Утыр дип әйтер идем, кашыкны берчегенә алып килгән, — дигән булды ул, әдәп йөзеннән. Шул арада үзе бәрәңгесе эрс-эре итеп туралган сөтле токмачны яхшы ук тиз киметә дә башлады. Кашыгы котелок төбенә бәрелә башлаганчы, Айдар аңа сүз кушмады, тәмәке тарткан булып, бер читтә утыра бирде. Шулай да әйтми калып булмый торган бер сорау аның тел очып һаман кытыклап тора иде.
— Сип, Хәйдәрев, шулай итеп, үзеңә бер казан асарга булдыңмыни? Нигә сиңа станда пешкән аш ярамый? — дип, Айдар мәсьәләне кабыр
31
гасы белән куйгач, теге бер тын нәрсә дип әйтергә дә белмичә торды да аннары кыска һәм аилашылыр-аңлашылмас итеп мыгырданды:
— Ерак ич станга барып йөрергә.
Бушаган котелокны ашъяулыкка кире төреп, кызчыкны кайтарып җибәргәннән сон, ул, ачыла төшеп, тулырак итеп аңлатырга булды:
— Эш ераклыкта гына да түгел, малай. Бөтенесен исәплисең. Семья' зур. Әллә кемгә охшап, барысы да сары чәчле булып туган дүрт сеңел бар, атай карт, әни... Ә эшләүче бер үзем генә диярлек. Быел менә тагын шушы колесныйда чертергә калдырдылар. Бик сикереп булмый, дөресен әйтергә кирәк...
«Дөресен әйтәсеңме икән, Хәйдәрев? Алдашмыйсыңмы икән?» — дип күңеленнән уйлап куйды Айдар һәм бергәләп тракторга таба кузгалып киттеләр.
Шулай ук икесе бергәләп тракторга көндезге техник карауны үткәрделәр— магнето да үз урынында, очкыннар да чәчрәп торалар, подтяжкалар да бушамаган, шланглар да чиста. Культивацияләнгән мәйданда шактый зур күренә. Хәйдэревнең ялгыз әбәте ошамаса да, машинаны карап йөртүе һәм күп эшләве бригадирга ошады.
Әйе, барысы да шулай, барысы да тигез эшли. Шулай да кешеләр машина түгел, аларны үзең теләгән якка гына борып йөртү ансат булмаячак. Хәйдәрев яныннан кузгалып киткәч, Айдар күбрәк әнә шул турыда уйланып барды. Өстәвенә тагын кешеләр яныннан китеп, күңелне җилкендерә торган язгы кырда ялгызы гына калдымы, бригадир егетнең үз «моторы» киреләнә башлый. Әлеге дә баягы, йөрәк дигәннәре инде, һаман каядыр очына, һаман кемнедер юксына...
Тикмәгә тилмермәгән икән бригадирның йөрәге! Төштән соң әлеге теге су ташучы малай бригадага аксак алаша җигеп һәм шактый көттереп килде. Дөрес, мичкәдә әле су запасы бар иде, көндезге заправка вакытында тоткарлык ясарлык булмады, ләкин шулай да аксак алаша янында малайның бер дә исе китмичә дилбегә башын селеккәләп торуы Айдарның нык кына ачуын китерде.
— Бу нинди имгәк? Иртә белән җиккән атың кайда?—диде ул, малайны алашасы белән бергә күтәреп алып, һавага селкердәй булып. Малай үз урынында тыныч кына кала бирде:
— Миңа шуны җигәргә куштылар. Кушкач, мин нишлим. Берсе дә үз атым түгел.
Тракторчы Галләмов белән прицепщик Гыймадый агай, әлеге аксак алашаны күреп, икесе бердәм көлеп җибәрделәр:
— Бу сиңа особый почёт күрсәтүләре булырга тиеш, иптәш бригадир. «Прожектор» колхозы өчен яңа кеше итеп, Солтанова шулай бүләкләгән булса кирәк сине. Югыйсә узган сезонда безне болай зурламаганнар иде.
— Нигә? Өч аягы исән ич. Бер аягына подшипник куярга мөмкин булыр ахыр чиктә, — диде икенчесе.
Кичен, тракторчылар эшләгән мәйданны кабул итәргә дип килгәч, Айдар Тәзкирәгә сокланып кына тора алмады, эчендәге бөтен ярсуын берьюлы түгәргә теләгәндәй, кызып китте:
— Бу сезнең нишләвегез, күгәрченкәем? Беренче көннән үк трактор бригадасын өч аяклы алаша белән бүләкли башладыгыз. Мыскыл итүегезме бу, әллә, тракторчыларга ярамаган тагын, дип каравыгызмы? МТС белән ике арада төзелгән договорны әллә сез бөтенләй оныттыгыз дамы? Аида бит акка кара белән ачык итеп язылган. Трактор бригадасына хезмәт күрсәтергә тиешле атларны бөтен сезонга беркетү турында анда аерым пункт бар. Аксак алаша беркетергә дип тә әйтелмәгән.
.Бу хәлне күреп, Тәзкирә үзе дә шактый ук уңайсызланып калган иде. Дөрес, биредә аның гаебе юк, биредә кемнең кулы уйнаганлыгын
32
хәзергә ул әле төшенә дә алмый, ләкин менә бу кадәресе бик ачык: Айдар алдында ул басып тора һәм шунда ук тагын, бер бригадирньШ тузгуына, икенчесенең уңайсызланып кызаруына бер дә исе китмичә генә, әлеге теге аксак алаша койрыгын селеккәләп тора.
Беренче көнне үк килеп чыккан бу күңелсезлектән Тәзкирә мескен, нишләрен белмичә һәм акланыр сүз таба алмыйча, ык-мык килде, бик нык кызарды, ә кызаргач, аеруча «алма бит»кә әверелеп калды- Ләкин трактор бригадасы бригадирын бу минутта алсуланып кызарган бит алмалары белән генә юату мөмкин түгел иде.
— Аңлашылмау булырга тиеш бу, минем эш түгел, — дип аклан- макчы булды кыз, Айдарның күзләренә туры карамаска тырышып, — бу ат бөтенләй минем бригаданыкы да түгел, өченче бригада аты бу.
Бит алмаларың кызарыр. Тракторчылар үз эшләрен карап туймаслык итеп башкарганнар, сөрелгән жир җәйгән түшәк кебек күпереп ята, алтмыш гектар ужым тырмаланган. Әле бит ул Тәзкирә бригадасында гына шулай, ә бүтән бригадаларда...
Аксак алашаның койрык селкеп басып торуына сокланып карап тору мөмкин түгел иде. Тәзкирә, бу аңлашылмауны төзәтмәкче булып, шунда ук авылга, колхоз председателе Гыйбадуллин янына йөгереп кайтты.
— Болай эшләү мөмкин түгел, Хәйрулла абзый, болай эшләп, без үзебезне МТС алдында, тракторчылар алдында көлкегә калдырабыз, үзебез утырган ботакка үзебез балта чабабыз, — дип кызып китте ул, правление йортының бусагасын атлап керүгә.
Аксак алаша, чынлап та, Гыйбадуллин эше булып чыкты. Ул су ташу өчен трактор бригадасына беркетелгән атны, берәү белән дә киңәш итмичә алып, икенче эшкә җиктергән булган икән: янәсе, су ташырга ярамаган тагын. Председатель, үзенең гаебен сизеп булса кирәк, Тәзкирәнең кызуын сүзсез генә тыңлап торды да, ахырында, барысын да төзәтергә әзер торган бер төс белән, шул ук вакытта акланмакчы да булып:
— Бүген әле, үзең беләсең, беренче көн генә. Эшкә кул куеп кайту гына, борынгыча әйтсәк, — дип сүзне бетермәкче булды. Ләкин Тәзкирә һаман да тынычланып җитмәгән иде әле:
— Беренче көннән үк үзебезнең кем икәнлегебезне сыната башладык булып чыга бу килештән. Аның бөтен хурлыгы да шунда. Ә алар беренче көнне үк үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, бригадаларында смена нормасын арттырып үтәмәгән кеше юк. Эшләгән эшләрен барып кара, әгәр минем сүзләргә ышанмасац...
Гыйбадуллинга сүз көрәштерергә туры килмәде, чөнки Тәзкирә, әлбәттә, хаклы иде:
— Бар, наряд алырга килгәнче бераз суын. Моннан соң без дә сынатмабыз, бүген генә эшли башлаган кешеләр түгел, сакал-мыек үстергән, — дип, председатель, һәрвакыттагы кебек, бу юлы да эшне үзеиен. сакал-мыегына бәйләп, сүзне түгәрәкләп куйды.
Ә тагын да кичрәк трактор бригадасының учётчигы Богатырев рация аша ?ЛТСка беренче көннең эше турында зур дәртләнү белән, тавышы кыр вагонына гына сыеп калмаслык дәрәҗәдә кычкырып, хәбәр итте.
— Тукта, Захаров бригадасы ничек эшләде икән? Кызыксыныйк әле, — диде Айдар, рация янына үзе утырып.
Захар бригадасы белән Зөбәерев бригадасы ярышалар иде. Захаров бригадасы, күрәсең, тагын да арттырыбрак җибәргән булса кирәк, рация яныннан күтәрелгәндә, бригадир яхшы ук уйчан иде.
з. .с. Ә.“ № 1. 33
— Молодцы. Күршеләр бездән уздырып җибәргәннәр,—дип куйды бригадир, үзе белән үзе сөйләшкән кебек итеп, — рас шулай икән, безгә атларны тагын да куа төшәргә кирәк булыр.
Учётчик Богатырев, сүзне уенга борып, бригадирны үртәп алмак- чы булды: •
— Нинди атны әйтәсең? Әлеге теге аксак алашаны куарга дип әйтүең түгелдер бит, бригадир?
Айдар бик җитди һәм хәтта бераз төрпәрәк тә иде. Данлыклы Гайрәтулла малае яшь Гайрәтулла икәнлеген бүген үк күрсәтеп, нык ышаныч белән нәтиҗә ясап куйды ул:
— Безгә дә мыек чыккан, аллага шөкер. Үзебезгә кирәкле әче ипине сорап ала белербез. Бик кирәк икән, аксак алашасына Гыйбадул- лииның үзен утыртырбыз.
һәм шунда ук, Тәзкирә киткән юлдан ук, правлеииегә китте.
VI
Икенче көнне трактор бригадасына су ташу өчен таза гына колынлы бия бирделәр. Зур гәүдәле, киң күкрәкле, салмак кына атлап йөри торган бу ат сулы мичкәне уенчык урынына тагылган шырпы тартмасы кебек кенә йөртә, тракторга ничектер исе китмичә карый, ә инде колыны дигәндә, әйтерсең, анда гына колын, якын килә башласаң, күзләрен хәтәр елтыратып, колакны шомартып кына тора. Колыны чак кына арткарак калып, күзенә күренми башладымы, хәзер башын як-якка боргалап тынычсызланырга тотына иде. Әнкәсе, судан кайтып, стан янына килеп туктау белән, колын шул тирәдә әйләнгәләп-сикергә- ләп бер уйнап ала, аш пешә торган казан янына килеп, Гыйльмениса түтинең хәлен белгәндәй итә, әле теге, әле бу нәрсәгә борынын төртеп, иснәнеп китә, трактор җир башына килеп чыккач, «бусы тагын нинди әкәмәт булды моның?» дигәндәй, аңа сәерсенеп карап тора, аннары тагын әнкәсе янына килеп, аның корсагына, күкрәгенә ышкыигалап йөри дә, сөрелгән һәм кояшта җылынган йомшак җиргә дүрт аягын ташлап, рәхәтләнеп йоклап китә иде.
— Ишәя барабыз, бүген менә бөтенләй баеп киттек, аксак алаша биреп, дүрт аяклы ат алдык, әле җитмәсә шундый ук дүрт аяклы өстәве белән, — дип кодрәтләнеп сөйләнеп куйды учётчик Богатырев, һәрвакыт тракторчылар янында йөреп, кайда туры килсә шунда йоклап, тышкы яктан шактый ук тупасланган бу кешедә табигатьне бик нык тоя белә торган сизгер йөрәк барлыгы, кош-кортка, йорт хайваннарына аиып малайларча мавыгып караганлыгы әллә кайдан күренеп тора иде. ДА.әсәлән, бригадага колынлы бия килгәч, ул, бик нык шатланып, колын тирәсендә әйләнгәләргә тотынды.
— Ничек аны простой колын итеп йөртмәк кирәк, галстуклы колын булсын, — диде ул, үз-үзенә сөйләнеп. Әллә кайдан кызыл чүпрәкләр табып алып, колынның муенына чук ясап такты һәм үзе, койрык чәнчеп чабып киткән колынга читтән карап:
— Менә хәзер сикерсәң дә килешә,—дип сөйләнеп калды.
Кыскасы, бригадада хәзер барысы да үз урынында диярлек: машиналар тигез генә эшләп торалар, смена нормалары артыгы белән үтәлә, егетләр тракторларны карап йөртәләр, дирекция тарафыннан бирелгән «Техник карау кагыйдәләре» үз вакытында үтәлә, төннәрен яхшы ук салкынайтып җибәрсә дә, көндезләрен алай зарланырлык тү-гел, хәтта тракторчыларның кайберләре изү чишеп җибәрүгә кадәр барып җитәләр. Әлеге теге аксак алаша аркасында чыккан аңлашылмауны искә алмаганда, колхоз белән ике арада да ул-бу булганы юк, барысы да үз тәртибе белән бара иде. Тракторчыларга аш пешерү өчен аш-суга бик оста булуы белән авылда дан казанган Гыйльменисаны
34
беркеттеләр. Айдар үзе, бригадада дежур итәргә туры килмәгәндә., төннәрен Гыйльмениса түтинең өенә кайтып куна, җитмәсә тагып тракторчыларга дип симез генә бер сарык та суеп җибәрделәр. Кыскасы, барысының да кәеф яхшы, ә бригадир Айдар Зөбәеревнең кәефе, шушы әйтелгәннәр өстенә, тагын аның, үзенә генә билгеле булган кайбер башка сәбәпләр аркасында, хәтта бик яхшы булырга тиешле кебек иде.
Шулай да бригадирның үз исәбе үзендә булган икән. Сәгатьлек графикны беренче көннән үк кертә алмаса да, үзенең бу уеннан кире кайтмаган икән. Күрәсең, өстән дә бераз кытыклап җибәргәннәр булса кирәк, беркөнне Айдар МТСка киткән җиреннән зур гына төргәк күтәреп кайтты. Төргәктә — сәгатьлек графикның учёт бланклары һәм шуңа кирәкле башка кәгазьләр, таблиңалар, үрнәк расчётлар кайткан иде.
— Иң элек синең белән миңа тирләргә туры килер, — диде ул, учётчик Богатыревны культвагоига чакырып. Һәм алар көндезге заправкадан соң, кичке смена алышынуга кадәр, әлеге расчёт бланклары өстендә бөкреләрен чыгарып утырдылар. Сәгатьлек графикның майлы бутка булмаганлыгы күренеп тора, әлбәттә, мәшәкате күп булачак. Эшләнәчәк загонны алдан үлчәп куярга, бер әйләнгәндә төрәннәрнең яки башка агрегатның күпме алдыруын исәпләргә, вакытны билгеләргә, кыскасы, бөтенесен алдан әзерләп, смена алышынганда расчет бланкларын тракторчының кулына тоттырырга кирәк булачак.
Айдар, учётчик Богатыревта ниндидер икеләнү сизгәндәй булып, кискен генә әйтеп куйды:
— Ancasr кына тоттыра алырбыз дип уйлыйм, ләкин башламыйча да булмый.
— Иң кыены — смена нормасын тутырмыйча калу,—дип кырыс кына мыгырданып куйды Богатырев. — Дөресен әйткәндә, кичке рапорт вакытында Хәйдәрев сменасы өчен дә иң элек миңа кызарырга туры киләчәк.
Әйе, учётчик Богатырев өчен көндәлек эш турында МТСка рапорт бирү уен эш түгел: бригадада барысы да тигез эшләп, норма бөтен эш төрләре буенча арттырылып үтәлсә, рапорт- вакытында аның тавышы бөереннән чыккандай була. Ә инде кем дә булса берәр урында аксап, норманы үтәмичә калса яки бригадада башка берәр күңелсез хәл килеп чыкса, Богатырев рапорт биргәндә рация аппараты янына курка-курка гына килгән кебек якынлаша. Кыскасы, рапорт биргәндә рация аппараты янына каушамыйча килерлек була икән, учётчик Богатырев бөтенесенә әзер, ул бер дә ' икеләнмичә сәгатьлек графикны тизрәк кертү ягында тора иде.
Сүз арасында Хәйдәрев исеме телгә алынуның бер сәбәбе бар: узган төнне төнге сменада Хәйдәрев эшне яхшы ук нык бозып алды — смена нормасын бары тик сиксән процентка гына үтәде. Ни өчен шулай булуы белән бригадир кызыксына башлагач, сәбәбен үзе дә рәтләп әйтеп бирә алмады.
— Бала имезеп утырмадым, ватылып ятмадым,—диде ул, кыска гына итеп. Бераз кирерәк булса да, моңа кадәр тигез генә эшләп килгән, алай яманаты чыкмаган бу аз сүзле кешедән шуннан да артыкны алу мөмкин булмады. Ләкин бу җавап кына бригадирны һич тә канәгатьләндермәде.
— Бөтенесе яхшы барган, ә норма үтәлеше сиксән процент, ~ диде Айдар шелтәләү тавышы белән, — бу килештән язгы чәчүне унбиш көнгә сузуыбыз бар, ә без аны ун көндә бетерергә дип сүз бирдек.
— Төнлә белән мин синең нормаңны кайдан күрим, — дшт куйды Хәйдәрев, акланырга теләгәндәй, үзенә бер сәбәп табып, —
з* 35
караңгы, ай яктысы юк, «Летучая мышь» күзе белән кармаланып барасың шунда. Шәбрәк йөрер идеи, качествога сукмагае дип куркасың.
Төнге эш турында көндез бәхәсләшеп әллә ни чыгарып булмас- лыгы ачык, шулай ук бригадир көпчәкле тракторга бүген генә прожектор да ясап куя алмый, ләкин шул ук вакытта норманың үтәлми калуына кул кушырып карап торып та булмый, уйларга, нәрсәдер эшләргә, чарасын күрергә кирәк иде.
Бөтен төнге смена буенча күзәтеп чыгу, яки бер тракторга үзен, кунаклап, башкаларын онытып калдыру да мөмкин түгел. Бригадирдан тракторчыны алыштыру соралмый, ләкин эшне ничек тә булса тизләтә төшү, төнге сменада хезмәт дисциплинасын яхшырак оештыру,, смена нормаларының бригададагы һәр кеше тарафыннан тулысынча үтәлүен тәэмин итү — бусы менә бригадир эше. Моны бригадирдан сораячаклар һәм моның өчен баш ватмый мөмкин түгел иде. Яңадан кичке смена башланганчы Айдар бу турыда күп кенә баш ватты, культура вагонындагы китапханәчектән алдынгы трактор бригадаларының эш тәҗрибәләре турында язылган брошюраларны алып, аларны караштыргалады (янәсе, мондый очракларда алар нишлиләр? Төн һәм төнге смена аларда да була бит), МТС директоры Ефимов белән киңәште, аннан әлеге теге бер кочак бланкны күтәреп кайтты. Богатырев белән утырып, үзләре исәпләделәр, нәтиҗәдә Айдар смена алышыну вакытына конкрет тәкъдим белән килде.
Менә сәгать кичке алты — смена алышыну вакыты. Барысы да үз урынында. Төнге сменада сөреләчәк загон башына килеп туктаган 86 нчы номерлы көпчәкле тракторга техник карау үткәрелә, майлау- сугару, ягулык алу эше бара. Әле генә эштән бушаган һәм бары тик күзләре дә тешләре генә елтырап күренә торган тузанлы кешеләр, сменаны яңа башларга килгән ак кешеләр, барысы да бердәй көләчлек белән һәм эш арасында бер-беренә уен-көлке сүзләр әйтешә-әйтешә, әле суынып та өлгермәгән трактор тирәсендә кайнашалар. Учётчик картерда калган ягулыкны тиз генә үлчәп ала да, аннары сменада башкарылган эшне үлчәргә китә.
Ә шул арада Айдар үзе, озын-озын ике таяк алып килде дә, таякның берсен төнге сменада сөрелергә тиешле загонның бу башына утыртып, икенчесен теге башка алып китте һәм, барышлый, загонның буен «шагалка» белән үлчи барды.
— Бригадир таякларның бик җиллесеи тапкан, кара аны, Хәйдәрев, узган төнге кебек, сиксән процент белән генә калсаң, бу таяклар синең башка төшмәгәе,—дип, Хәйдәревнең иптәшләре шаяртышып алдылар. Ә бригадирның уе бөтенләй бүтән: ул, киресенчә, иртәгә-берсекөнгә барысының да, бөтен бригаданың башына төшү ихтималы булган шелтә таякларыннан иптәшләрен коткарып калу, бригаданың данын саклау, төнге сменада да эшне яхшырту чаралары турында кайгыртып йөри иде.
Бригадир загонның теге башыннан әйләнеп кайтышка, тракторны «иркәләп» һәм сыйлап бетергәннәр, Хәйдәрев рульгә менеп кунаклаган, мотор беренче газда, чабыш ат кебек, җиңел генә ярсып тора иде.
Төшеп тор, мин үзем бер әйләнәм, — диде Айдар һәм, кесә сәга- теп чыгарып вакытны билгеләде дә, тракторны җирнең теге башында үзс утыртып калдырган таякка турылап, икенче тизлектә алып китте. Әйләнеп кайтканнан соң, тагын сәгатен чыгарып карады һәм, кешегә әйтүдән бигрәк, үз-үзенә расларга тырышкан бер төс белән әйтеп куйды:
— Бер әйләнүгә унбиш минут ярым вакыт киткән, исәплим дисәң, исәпләргә була икән.
Хәйдәрев моннан бераз аптырабрак калган иде, башка бер сүз дә* әйтә алмагач, балалар кебек иренен турсайтты:
36
— Ярый ла синец сәгатең бар.
— Эш сәгатькә генә терәлеп калса, син сәгать такмаслык егетмени,— диде Айдар, болай да колга озынлыгы Хәйдәревнс тагын бераз үстереп җибәрергә теләгәндәй. Үзе, бу турыда бәхәскә шуннан Да артык вакыт юк дигәндәй, эшлекле кыяфәт белән сумкасыннан блокнот тартып чыгарды, тиз генә дүрт гамәл белән шөгыльләнеп алды, саннар, исәп-хисаплар ясады, шул арада үзе, кепканы артка шудыра төшеп, берничә тапкыр башын кашып алырга да өлгерде.
Менә бит кая китте эшләр! Өй салуның иие бар — мүклисе Дә чутлыйсы иде элек. Ә хәзер рульдә утыру гына җитми, яныңда карандаш булсын, сәгатькә кара, исәп-хисап алып бар, башкалар тәҗрибәсен өйрән, маңгаеңа җыерчыклар чыгар, баш ват.
— Сәгатькә генә терәлеп калса, сәгатьне аны сиңа Да тагарга була, — дип, бригадир баягы фикерен куәтләп куйды һәм, Хәйдә- ревкә якынрак килә төшеп, аңа үзе чуарлаган блок-иот битен тоттырды,— хәзергә эш сәгатькә килеп терәлмәгән. Менә сиңа простой расчет. Бер әйләнүгә 15 минут ярым. Төрәннәрнең алымы — биш корпуслы сабан өчен бөтен җирдә бер: метр да җитмеш сантиметр. Затонның аркылысы, буе — бар да исәпләнгән, йөрү — икенче тизлектә- Шуннан кабатлап чыгаргач, смена нормаң үтәлсен өчен, син чама белән барлыгы утыз дүрт әйләнеш ясарга тиешсең.
Шуларны тезгәннән соң ул, сүзләренә ышандыру көче бирергә теләгән кебек, түбәндәгеләрне дә өстәде:
— Красноярск краенда, әйтик, Социалистик Хезмәт Герое Коровин бригадасында шулай эшлиләр икән, шулай бераз баш ватып эшләгәндә, төнге сменада да норманы арттырып үтәргә мөмкин була икән, безгә дә нигә шулай эшләп карамаска? Безнең кай җиребез алардан ким?
Аннары, дусларча бер шаяртып, болай дип тә өстәп куйды:
— Утыз биш, утыз алты әйләнеш бирәсең икән, анысы синең файдаңа, берәү дә каршы килмәячәк, ә менә утыз дүрттән ким әйләнеш бирергә — не смей. Монысын өзеп сөйләшик.
— Утыз дүрткә кадәр саный беләме соң ул? Иң элек син, бригадир, шунысын сора,—дип шаяртып куйды арадан берсе.
Хәйдәрев җавап кайтарып тормады, тиз генә газ өстәп, тракторны буразна буенча тырылдатып алып китте. Гомумән, терсәкне ул бик киеренке тота, ачулы җилкәсенә караганда, утыз дүрт әйләнешне, әлбәттә, ясар кебек күренә, бик ачуын китерсәләр, белмәссең, кырыкны да ясап куймасын әле.
Нәрсә генә димә, болай «дүрт гамәлләп», бөтенесен алдан исәпләп куюның файдасы барысына да ачыктан-ачык күренеп тора: төнге сменада эшләүче тракторчы, «Күпме эшләдем икән? Тагын күпме эшлисем бар икән?» дип, караңгыда эшләнгән мәйданны күзләре белән сөзеп азапланмаячак, исәбе-хисабы үзендә — утырган җирдән тик санап бар.
Моны уйлап чыгару шулай ук Айдарның үзенә дә билгеле бер эчке канәгатьләнү тудырмыйча калмады. Дөрес, бу әле сәгатьлек график үзе түгел, сәгатьлек графикны кертү өчен маңгайны күбрәк җыерырга, башны ныграк ватарга туры киләчәк. Сәгатьлек график өчен шулай ук кесәдә сәгать булу да, әлбәттә, кирәк. Ләкин бу шуның бер башлангычы иде инде. Ә бит бригадаларда сәгатьлек график белән эшләүне кертү турында узган көздән бирле күпме сүз булды, әле һаман да булгалап тора.
Әйе, кечкенә генә булса да җитди бер яңалыкка капка ачылып тора, әйе, бригадир Зөбәеревнең кәефен күтәрерлек сәбәпләр бар. Меиә хәзер ул, үзендә эчке күтәренкелек сизгәне хәлендә, мотоцикл көпчәкләре астыннан тузан уйнатып, икенче басудагы тракторлар янына чаба.
Шундый чакта туры килә бит ул — бригадир чаба торган юлдан, култыгына яңа газета-журналлар, шашка, шахмат такталары һәм бер.
37
ничә китап кыстырып, станга таба бер кыз да бара икән. Кыз, туктарга ишарәләп, кулын күтәрде.
Икесе дә туктадылар.
— Избач Халидә Зарипова булам,—диде кыз, сүзләрен ачык һәм өзеп әйтеп, һәм болан кичләтеп уйнап йөрмәгәнлеген белдерергә ашыгып, тезеп китте, — сезнең кара халыкны агарта башларга исәп. Станга культура алып барам. Соңгарак калдым бераз, бу вакытта барып, сезнең анда кемне булса да очратып булырмы икән соң?
Өстенә җиңелчә генә жакетка кигән, башына чуар косынка бәйләгән һәм битенә яхшы ук кычкырып тора торган итеп кершән-иннек сөрткән бу кыз, үзен бик эшлекле һәм күп белүче кеше кыяфәтендә тотып, шунда — юл уртасында туктап торган килеш кенә, бригададагы хәлләрне дә, норма үтәлешен дә сорашкалап алды, Айдарның квартирага кемгә туктавы белән дә кызыксынды. «Гыйльмениса түтидә» дигәч, моңа бик шатланган булып, «Алайса эш буенча гына түгел, нигезебез буенча да күршеләр икәнбез» дип, шәфәкъ тынлыгын яңгыратып көлеп куйды. Болариың барысыннан да соң, сүз җаен туры китереп һәм юлга төшеп югалып калмаслык итеп, мотоциклга карата берничә мактау сүзләре дә әйтте:
— Хәзер инде барсам да, берәүне дә туры китерә алмам, бушка гына йөрү булыр... Кичкә калдым.
Мотоциклны мактаудан соң ук аның кинәт болай иренеп кенә сузып куюы ачыктан-ачык бер нәрсәне аңлата: әгәр Айдар әйтсә, ул кыз, бригадага бармыйча, мотоциклга утырып, авылга кире кайтырга да бик әзер иде. Ләкин Айдар мондый тәкъдимне ясамады. Киресенчә, яңа газета-журналларны бригадада бик хуплап каршы алачакларын әйтеп, үзе тиз генә китеп барды.
Кыр юлында булган бу очрашу Айдарда яхшысын да, яманын да — бернинди дә тәэсир калдырмады. Моның бернәрсәсе дә юк кебек күренгән иде аңа, ә менә «бернәрсәсе» шулай да булган икән. Тракторчылар янында эшен бетереп, шуның янына тагын, кайтышлый, правление йортында колхоз председателе Гыйбадуллин белән кайбер нәрсәләр турында да киңәшләшеп, гомумән алганда, бүгенге эшләреннән бик канәгать булып, үзенең квартирасына кайтып кергәч, Айдар нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап калды. Өй эче арзанлы одеколон исе белән коенды- рылгаи, җитмәсә тагын өстәлдә, банкалы суда, әле бөреләре рәтләп ачылырга да өлгермәгән шомырт ботакларыннан җыеп бәйләнгән зур гына букет утыра иде.
— Бу нәрсә, Гыйльмеиисаттәй?—дип сорап куйды Айдар, балаларча гаҗәпләнгән бер төс белән. — Яфрак та ярып өлгермәгән килеш кем синең шомырт агачыңны болай сындырды?
— Үзәге өзелгәнче, агач өзелсен ди торгандыр, яшьләр бит,—дип хәйләкәр көлеп җавап кайтарды Гыйльмениса түти һәм, әлеге шәрә букетның ничек килеп керүен аңлатып, тезеп китте, — күрше кызы Халидә тилереп чыгып китте. Тракторчы егет өеңне бензин исе белән сасыткан, бераз басмасмы, дигән була. Җитмәсә тагын, өйне мәет чык-кан өйсымаи итеп, шешәсе белән одеколон сибеп чыгып киткән. Акчасы котыра торгандырмы...
Айдар берүк вакытта хуҗа хатынга да, күрше кызы Халидәгә дә, шулай ук үз-үзенә дә җавап биргән кебек, нык тавыш белән ярып салды:
— Бензин исен тиз генә баса алмас, Гыйльменисаттәй. Зря тырыша кызый.
Кыр юлында очраткан кыз һәм аның, белмәмешкә салынып, Айдарның кемдә торуын сорашып маташуы белән менә бу маташулары арасында нинди логик бәйләнеш булуы турында уйлап, баш ватып тормады Айдар. Ләкин шулай да биредә нәрсәдер серле бер төен бар иде.
38
VII
МТС конторасында, «Родина» маркалы рация аппараты урнашкан кечерәк кенә бүлмәдә, һәр көнне кич, тугыз белән уннар арасында, дежурный диспетчерның тавышы яңгырап тора:
— Әйе, МТС тыңлый. Кайсы бригададан?
— Уникенчедән.
— Синме, Сөләйманов? Я, әйтә башла.
никенченең учётчигы Сөләйманов, күрәсең, бик ашыктырып тезә башлады булса кирәк, диспетчер Яруллин өстәлгә ачып салынган һәм бригадалардан көн саен кичен алына торган сводкаларны терки торган кенәгәдәге графаларга саннарны көчкә-көчкә генә куеп өлгерә, «5»ле сан бер караганда ясалуы җитмәгән ыргакка охшап чыкса, икенчесендә, — чак кына үрдәккә, чак кына самовар башындагы чәйнеккә тартым бер нәрсә килеп чыга. Ә графалар күп, тезелеп-тезелеп торалар, графа саен икешәр-өчәр буынлы саннар, җитмәсә вакланмалары белән үк. Уҗым тырмалау — шуның кадәр. Культивацияләү — шуның кадәр. Язгы сөрү — шул чаклы. Чәчү. Гади чәчү. Аркылыга-буйлыга чәчү. Ягулык ничек тотылган? План буенча күпме? Фактта күпме киткән? Теге очтан барысы да кычкырып тора, бу очта барысын да язып өлгерт. Кая монда хәрефләрне спайлап торыр! а, киртәсенә керсә — шул җиткән. Яза-яза да, диспетчер микрофонга кычкырып җибәрә:
— Куырма шулкадәр, автомат юк ич монда. Язып өлгерергә бир.
Ә бит уникенче белән генә эш бетми әле. һәрбер бригададан шулай сводка кабул итәргә кирәк, һәр бригададан һәм һәр эш төре буенча бирелгән саннарны әнә шулай «киртәсенә кертә» барырга кирәк. Кыскасы, дежурный диспетчерга кичләрен шактый ук тирләргә туры килә.
Ә бригадаларда, кайбер аерым хәлләрне искә алмаганда, яхшы эшлиләр быел. Ике сменалап эшлиләр. Ватылып ятучы тракторлар хәзергә әле күренми. Дежурный механик кереп тыңлап тора-тора да, .сМине сораучы булса, мин күрше бүлмәдә, шакылдатырсың» дип чыгып китә. Ә юк, механикка шакылдатырга туры килми, күрәсең, хәзергә бригадаларда үз көчләре белән ерып чыгалар, башка еллардагы кебек, «Летучка» җибәрүне сорап, МТСка шалтыратмыйлар һәм, шулай итеп, төрле запас частьлар, кораллар, токарный станок белән җиһазланды! рылган кү^чмә мастерскойларга әллә ни эш чыкмыйча кала.
МТСның, төп мастерскойларында комбайннарга, сугу машиналарына, көтүгә барырга яратмый торган ялкау үгез кебек, ындырда гына гөжләп утырырга тиешле «Универсал» маркалы иске тракторларга ремонт бара — анда бик нык җанлылык. Тимерчелек цехында «чак-чак» чүкеч тавышы, трансмиссияләр гөже. Контора алдындагы ярыш тактасында бригадаларның көндәлек эш нәтиҗәләре күрсәтелеп барыла: Зөбәерев бригадасы кайбер көннәрне багананың башында булса, икенче көнне икенче бригадалар, аны әдәп белән генә уртага төреп алып, күрсәткеч тактадагы багана башына, ягъни беренче урынга үзләре менеп басалар. Шунда ук игъланнар тактасы, аңа яңадан-яңа белдерүләр ябыштыра торалар: партоешма җыелышы, халыкара хәл турында лекция, җәйге ялга кем кая барырга тели? Игълан язучы бу соңгысы белән аеруча мавыккан булса кирәк, бер дә галәмәт тырышкан: хәрефләре берсеннән- берсе матур, берсеннән-берсе борчак кебек — күзгә тәгәрәп кереп торалар. Җитмәсә тагын кәгазьнең бер почмагына челтәрләп-челтәрләп бер йорт рәсеме дә, аның каршысына кипариссыман бер агач та бастырып куйган: янәсе, бусы инде курорт. Ләкин игълан никадәр генә мавыктыр- | ыч итеп язылган булмасын, хәзер соң курорт турында уйлар вакытмы! Участок механиклары һәм агрономнар кырдан кайтып кермиләр, «тар урын»нарга МТС директоры Ефимов һәм замполит Александров чыгып чаба. Менә сиңа курорт!
39
Тик менә МТС конторасында гына язын да, көзен дә эш бер чам*- дарак. Гел шул счёт төймәсе тарткан тавыш та, өлкән бухгалтер Мифо- дей Серафямовичиың йомышсыз йөрүчеләргә хәзер тырпаеп баса торган калын мыегы... Аннары шул ук каләм кыштырдату. Кыскасы, тракторчылар колхозларга киткәч, конторада аеруча бертөрле булып калды. Бу бертөрлелекне дирекция секретаре Сонечкадан да үткенрәк кичерүче бармы икән? Ничек кенә димә, ыгы-зыгыга ияләшкән кеше Сонечка. Ада һәрвакыт контора кайнап торсын, телефон шалтырап торсын, тракторчы егетләрнең, директорга йомышлары төшә торсын. Ул андыйлар- ны иң элек үз каршында бер сайратып ала, шунда беррәттән үзе дә сайрый һәм шул арада, ридикюленнән түгәрәк көзге, ирен буявы чыгарып, бизәнеп тә куя. Нинди дә булса мәкерле ният белән, ягъни бу «кара карлыгачлар»ның кайсын булса да берсен серле күз карашларыннан Һәм мәгънәле елмаюлардан үрелгән ефәк җәтмәгә эләктерү нияте белән түгел, — юк, ул аларны алай җиңел аулап булмаслыгын яхшы белә. Үзенә шулай ошаганлыктан һәм пудра, ирен буявы кебек чүп-чарларның бәясе бик арзан булганлыктан шулай кылана. Әйе, аңа шулай булсын, кайнап, сайрап торсыннар. Ә хәзер менә, үч иткәндәй, сәгатьләр буена бер кереп караучы юк.
Дөрес, хәзергә әле Соняның эче пошарлык түгел, вак-төяк эшләр чыккалап тора. Ә бит бер эч поша башласа, бизгәк кебек ул. Бераз басылып тора да, тагын килеп борып ала, басылып тора да, тагын борып ала. Ул чагында инде син иренеңне буяп кына көләч кешегә әйләнермен димә.
МТС конторасы үзенең гадәттәге эшенә һәм, бер үк вакытта, гадәттәге тынлыгына чумган көн иде, түгәрәкләп киселгән чал сакаллы, чал мыеклы, башына көрән материядән сырып тегелгән эшләпә кигән бер карт, ишекләрдәге язуларны барысын да иҗекләп-иҗекләп укый-укый, дирекция кабинеты алдындагы секретарь бүлмәсенә үк килеп керде. Мыегы белән сакалы авызының ике кырыенда бергә килеп тоташкан һәм, шулай итеп, авызны «атау» эченә бикләп калдырган, гәүдәсе нык кына чүккән, ләкин уты һәм җегәре чыгып бетмәгән, кысыла төшкән күзләреннән, «атау» эчендәге иреннәреннән, киң кашыннан әле бик нык эчке көч бөркелеп торган һәм бу яшьтәге кешеләр өчен үтә җитез хәрәкәтле, гаҗәп терб бу карт:
— Мин Кушкаен авылының Гафиятулла карт булам, — дип үзен Сонечкага тәкъдим итте*. Секретарь урын күрсәтеп өлгергәнче, ул инде аның каршындагы урындыкка килеп утырган иде. Бер кулы белән са- кал-мыекиы сыпырып алды, икенчесе белән баштан эшләпәне сыпырып, аны өстәл почмагына парлы ягын өскә әйләндереп утыртып куйды. Бары тик шуннан соң гына секретарьга күтәрелеп карап:
— Сезнең монда җиләс икән, элек бераз сулыш алыйм әле, — дип сүз кушты һәм камзул төймәсен чишеп җибәрде. Аның башы ялтыратып кырылган (әллә кайдан күренеп тора, чалгы пәке эше!), чигәсеннән бераз өстәрәк уймак авызы кебек тишек күренеп тора иде. Бу инде
•әллә кайчангы иске яра эзе булса кирәк, күрәсең, кайчандыр аның башы нык кына тишелгән булган, ярасы инде күптән үк төзәлгән, яра урыны турында карт хәзер бөтенләй искә дә алмый кебек күренә, әгәр исендә тоткан булса, мондый тигезле-тигезсез башны бу кадәр аязга чыгарып куймаган булыр иде. Гомумән, карт үзен бик кыю тота, сүзләрен өзеп- өзеп әйтүенә һәм җитез хәрәкәтләренә караганда, аны борынгы солдат дип уйларга да мөмкин иде.
Секретарь кызга үзен икенче тапкыр тәкъдим итеп:
— Айдар Зөбәеревне белә торгансың булыр, сугыштан кайтканнан бирле шушында — сезнең мытысыда эшли, мин менә шуның атасы булам инде, — диде ул. Дөресен әйткәндә, бу кыз белән аның бик ул 'ыклы сөйләшәсе дә килми, кызыйның буялган иреннәренә бер мәл
40
Еакыт, аптырау катыш шикле караш ташлап карап торганнан соң, ул, «син бу яулы чебешкә ни сөйләп торган булам соң мин, ки аңлыйсың син, бала җон!» дигән бер кыяфәт белән урындыгын борып, аңа яны белән утырды һәм:
— Сезнең монда зуррак кешеләрне кайда күрергә була?—дип, дуамал гына сорап куйды. Соня МТС директорының бригадаларга чыгып китүен, баш механикның мастерскойда икәнлеген әйтте. Бу җавап белән генә картның тынычланырга теләмәвен сизеп булса кирәк, хәлне бераз төзәтергә тырышып:
— Озакламаслар, кайтып җитәрләр. Көтеп утырыгыз бераз, — дип өстәп тә куйды соңыннан.
Ләкин картны бу аңлатма да тынычландыра алмады.
— Юк, гөлкәем, ишек төбендә көтеп утырып кайтып китүчеләрдән түгел бу абзаң, — дип, сүзләренә басым ясап, элеп алып китте ул,— беләсең килсә, белеп кал: Гайрәтулла дип йөртәләр безне. Бер ишекне ачтыра алмасак, без аның икенчеләрен кагып керергә дә күп алмыйбыз.
Карт, утырган урыныннан «җәлт» кенә кузгалып, эшләпәсен әлеге шул ялтырап торган такыр башына шапылдатып киде дә, ишеккә таба тәгәрәде. Ләкин чыгып өлгерә алмады, ишектә аңа партоешма секретаре Александров каршы булды.
— Ни йомыш белән йөрү, иптәш Зөбәерсв?—диде Александров, ачык йөз һәм тәмле тел белән картка мөрәҗәгать итеп. Фамилиясе белән эндәшкәч, картның бераз күңеле булды булса кирәк, туктап карап калды. Шулай да, каршында басып торган кешене башыннан аягына кадәр күзләре белән бер үлчәп чыкмыйча, җавап кайтарырга ашыкмады.
— Ишек төбендә генә йомышлый торган эш түгел, — диде аннары, коры гына итеп. Шул ук вакытта аның ачылып, сөйләшеп китәр чамасы да сизелеп тора иде. Александровның игътибарлы эндәшүе, ачык йөзе, үтеп керә торган һәм, шуның белән бергә, җитди карашы аңа ошады: «Монысы белән сөйләшергә мөмкин», — дип уйлап куйды ул.
— Ишек төбендә булмаса, кабинетка кереп сөйләшербез. Әйтер сүзең булгач, нигә аны әйтмичә китәргә,—диде Александров һәм, секретарь кыздан директор кабинетының ачкычын сорап алып, картның кабинетка рәхим итүен үтенде.
Гафиятулла кабинетка тезне бер дә бөкмичә, бик җәһәт атлап керде. Ләкин кергәннән соң бераз аптырабрак калды. Кабинет аңа бик зур һәм якты күренде, ә ул менә* төенчек кенә булып урта бер урында басып тора. Аягындагы итекнең шактый ук тузанлы булуын күреп ала, бу урындыкларның кайсына утырырга соң дигәндәй, чак кына уйланып кала, ә гомумән алганда, вак мәсьәлә: үз гомерендә мондыйларны гына күрмәгәнмени ул!
— Утырышыйк,—диде Александров, картка урын күрсәтеп.
Утырыштылар. Александров бераз сораштыргалап алды, ләкин шулай да картны бирегә китергән мәсьәлә тиз генә калкып чыкмады. Гафиятулла карт йомгакның очын тоттырырга бик үк ашыкмады, иң элек кабинетның бөтен почмакларына, мебельгә, портретларга һәм өстәл җиһазларына күз йөртеп, тикшереп алды, аннары сүз югында сүз булсын дигән кебек:
— Соңгы елларда килгәнем юк иде, шәп куйгансыз сез эшне, — дигән булды. Районда язгы чәчүнең барышы белән кызыксынды, үзләренең «Кызыл олау» колхозындагы якалыклардан берничәсеи сөйләп җибәрде. Александров аны ашыктырмыйча гына сөйләтеп, сүзләрен җүп- ләштергәләп, шул ук вакытта читләтеп-читләтеп кенә сораулар да бир- гәләп, ахыр чиктә, төенне чишеп җибәрү дәрәҗәсенә кадәр кыздырыш җиткерде.
Александров сүзне, ниһаять, картның улына — Айдарга китереп терәгәч, ул, тагын да үсә төшкәндәй, кодрәтләнеп сөйләп китте:
41
— Анысын дөрес әйтәсең, малай начар булмас, безнең нәселдә тегенди-мондый кеше юк, биргәненә шөкер. Берсе әнә сугышта Гитлерны куып барганда үлеп калды. Мәгәр тел кузгатып сүз әйтеп булмый, бер безнеке генә калмады. Икенчесе исән-сау әйләнеп кайткач, анасы белән бик куаныштык.
Шулай килә-килә, ниһаять, ул бөтенләй килеп җитте һәм үзен борчыган, җәяүләп менә бирегә — унике километрдагы МТСка килергә мәҗ бүр иткән мәсьәләне берьюлы аударып салды:
— Әмма куанычыбыз коры куаныч булып чыкты. Малайны әйтәмг йортка бер дә буй бирми. Кайтып күзебезгә күренми, тагын чыгып китә.
—- Йортка буй бирми дигән сүзегезне ничек аңларга, Зөбәерев агай?—дип сорап куйды Александров, картның сүзен бүлдереп. — Айдар Гафиятович турында хәзергә кадәр бездә андый фикер булганы юк иде. Эшләгән акчасын кайтарып бирә торгандыр ич?
— Андамыни эш, — дип, бу юлы инде үзенең Гайрәтулла икәнен ачыктаи-ачык күрсәтеп, карт кинәт кызып китте,—эшләгәнен ник кайтармасын, кайтара. Тиененә кадәр кайтарып бирә. Син тагын, кем, исемеңне хәтерләп җиткермәдем, бу карт сорый килгән икән, дип уйлый күрмә, мин андый кеше түгел. Байлык болай да аллага шөкер, ташып тора байлык, пример әйтсәк. Мәгәр картайгач, ул гына җитми икән, үзең өлгерткән алманы үз төбеңдәрәк күрәсең килә икән. Үземнең җегәр китеп бара, уен түгел, җиде унны тутырам. Анасы да какшаган арбага әйләнде. Ә Айдар — ул безнең бердәнберебез, карап торганыбыз. Башкаларныкы, шундый ук трахтористлар, мин сиңа әйтим, һәркайсы үз авылында, үз колхозында. Шунда эшли, шунда ук баласы-чагасы, оясы- курасы дигәндәй...
— Башка елларны сезнең малай да үз колхозыгызда эшләде, үз яныгызда булды ич, әле быел гына, — диде Александров, картның сүзен бүлдереп. Ләкин бүлдермәгән булса да ярыйсы булган икән, карт тагын да кыза төшебрәк элеп алды. Бу юлы инде ул, эшләпәне баштан сыдырып алып, такыр һәм тирдән ялтырап торган башны Александровка якын ук китереп сөйли башлады:
— Башка ел турында сүз бармый, быелгысы ел турында сүз бара, кем, исемеңне хәтерләп җиткермәдем. Башка елны килеп тә йөрмәдем, ник дисәң, малай үз колхозыбызда эшләде, үзебезнең янда булды. Сезнең эштә, безнең янда булды. Ашавы-эчүе барысы да бер казаннан булды. Ә нишләп быел башка елдагыча ярамады?
— һаман бит бер урында тормый кеше. Үсә. Айдар Гафиятовичны быел менә бригадир итеп күтәрдек.
— Иңе үсә, ә пинжагы һаман шул тар пинжак...
Бу кадәрлесе артык, дип уйлап булса кирәк, карт шунда ук сүзне икенчегә борды һәм, бераз җайлана төшеп, дәвам итте:
— Ни әйтәсең, баланың үсүе куанычлы хәл. Мәгәр үзебезгә якын булып, үз күз алдыбызда үссен, йортка ияләшеп үссен дибез. Авыз бер ачылгач, алайса барысында ачык әйтеп сөйләшик: алган бурабыз тора, түбә калае, түшәмлек-сайгаклык барысы да әзер, өй бетерәсебез бар. Шундый чакта да малайның игелеген күрмәгәч, без тагын аны кайчан күрәбез? Теге дөньяга киткәчме? Юк, ул миңа иң элек бу дөньяда күрсәтсен. Менә шуларны әйтә башласаң, ул һаман үзенекен сукалый: менә теге, менә бу, янәсе, имеш, аның бурага- караганда зуррак эшләре бар.
— Бу чаклысын без әле белеп җиткерми идек,—дигән булды Александров, картны ничек булса да җайларга тырышып, — калай түбәле өй салдырып җибәрергә җыенабыз диген алайса. Андый зур планнар корып йөргәч, күрәсең, малайның файдасы тия булса кирәк.
Александров, картның күзләренә үтә туры карап һәм, шул ук вакытта, үтә җитдилек белән ялгап алып китте:
42
— Ә МТСта аның файдасы тагын да күбрәк. Малаегызны яраталар. Кайда эшләмәсен, үзе турында мактау сүзләре ишетеп торабыз. Андый яхшы хәбәр сезгә дә барып җитә торгандыр дип уйлыйм. Быел менә, җәйге эшләрне без көткәнчә ерып чыксалар, хөкүмәт алдына награжденного куймакчы булып торабыз үзен.
— Аның орденнар болай да күкрәк тулы, орденны башкалар кусын,— дип куйды Гафиятулла, бу юлы инде шулай да бераз йомшый төшеп, — ил зур ич, яшь-җилкенчәк һаман үсеп тора, алар эшләп күрсәтсен бер чак.
һәм кинәт картның күзләрендә хәтәр ут елтырап китте:
— Син миңа, иптәш-товарищ, менә шуны әйт: шушы Совет власте өчен арысландай ике малай үстереп, аның берсеннән колак каккан кешенең картайган көндә калай түбәле, алты почмаклы өйдә торырга хакы бармы-юкмы?
— Ник булмасын, әлбәттә хакы бар, — диде Александров, әңгәмәнең болай үтә җитди төс ала башлавыннан үзе дә мавыгып, — без аңа һәрьяклап булышлык итәргә тиеш. Сез әле, иптәш Зөбәерев, әйтеп бетермәдегез, ул алты почмаклы өйдә электр лампасы янарга, радио шаулап торырга, китап, газета-журнал булырга, йомышы төшкән кешесе белән сөйләшер өчен, шәһәрдәге кебек, телефон торырга тиеш. Иртәме-соңмы, без мона ирешәчәкбез. Ләкин, шуның белән бергә, Совет власте өчен әнә шундый арысландай малайлар үстереп биргән хөрмәтле карт аңларга да тиеш: андый түгәрәкләнгән бәхет безгә күктән төшмәячәк, аның өчен эшләргә, көрәшергә кирәк, ә эшләр өчен кешеләр — кадрлар кирәк. Шундый кирәкле кадрларның берсе — сезнең улыгыз Айдар Гафия- тович. Шулай булгач, мин дә сезгә бер сорау куйыйм инде алайса: әйтегез әле, Зөбәерев агай, һәм бер дә икеләнмичә, турыдан-туры әйтегез: ничек сезнеңчә, сез үз улыгызның, бары тик Зөбәерев карт малае гына булып, тик үзегезнең калай түбәгез астында гына күгәреп калуын телисезме, әллә шушы файдалы эшендә тагын да үсеп, чын мәгънәсендә халык улы булып танылуы яхшырак булырмы?
Карт үз урынында нык кына кала бирде, шулай да Александровның (болай ачык итеп куйган соравыннан һәм, барыннан да бигрәк, аның болай үтә туры карашыннан соң ул, кычытмаса да кашыгандай итеп, такыр башын кулы белән берничә кат сыпыргалап алмыйча булдыра алмады.
— Үз баласының зур кеше булуын, халык телендә макталуын, примир әйтик, кайсы ата яратмас икән,—диде ул, ниһаять, башыннан кулын алып, — мәгәр хәләл акчаңны биреп алган малны да таратасы килми, әлеге шул өйлек бура турында әйтәм бу сүзне. Картайган көндә калай түбәле нарат өйдә дә бик торасы килә шул, примир әйтсәк.
Ахырында ул, Александровны бөтенләй үз иткән бер төс белән, сер сөйләгән кебек, тавышын шактый ук кыса төшеп һәм чын борчылу бе- .лән өстәде:
— Бер дә булмаса, өйләндереп җибәрәсе иде ул малайны. Бер кулга караганда, ике кул дигәндәй, юньлерәк кешегә тап булсак, килен өйдә — хуҗалыкка булышыр иде, ә ул сездә — кайда эшләтергә кирәк тапсагыз, шунда эшләр иде. Үзем дә әле, аллага шөкер, бөтенләй кыймылдый алмаслык кеше түгел...
Тавышын тагып да кыса төшеп һәм тагын да серлерәк итеп, ахырында, бөтен йөрәген ачып салды:
— Сез аңа әйтегез, өйләнсен. Ул сезне тыңлар, тыңламыйча булдыра алмас. Унике чакрымнан җәяүләп килеп йөрүемнең файдасы, ичмасам, шул булсын, примир әйтик...
— Кеше өйләндерү һәм гомумән яучылык итү хәзергә кадәр минем •бурычка керми иде керүен,—диде Александров, сүзне уен-көлкегә борып җибәрергә тырышып. Ләкин сүзләре чын борчылу белән тулган һәм

ярдәм сорап күзгә мөлдерәп карап торган бу карт алдында уен-көлке белән генә калу һич тә мөмкин түгел иде.
-—Сөйләшеп караганнан тел калмас, сөйләшергә ярый. Малаегызга өйләнергә вакыт җитмәгән түгел. — һәм, ниһаять, бөтен әңгәмәгә бер йомгак ясаган төс белән, өстәде: — Юл уңаеннан, сез аның үз янында да булып, ничек эшләвеи күреп кайтырга теләмисезме, иптәш Зөбәе- рев? Кстати, минем дә шул якка барасым бар иде, бергә утырып барырбыз. Җае чыкса, әлеге мәсьәләне дә кузгатып, егетнең кылын да тартып карарбыз.
Ун минуттан алар инде юлда иделәр. Гафиятулла карт, партоешма секретарена якын ук елышып утырган да, МТС айгырының җиңел генә юыртуына сокланып, «минем теге колхозга биргән җирән кашка да башны шулай чайкап чаба иде» дип, әллә кайчандагыларны искә төшереп бара. Ә Александров исә, моннан элек Айдарның авылдан кайткач пи өчен күңелсез йөрүенең сәбәпләрен әле тик хәзер генә ачкан кебек, уйланып калган иде.
(Дәвамы бар.)