Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨБНӘ БУЕНДАГЫ БЕР КОЛХОЗДА

Г. АХУНОВ, м. хәмитов

i 1
Урамда көзге салкын яңгыр сибәли. Икенче атна инде жир өсте туктаусыз дым йота. Басу юллары, суга күбенеп, аякка сыланмас дәрәҗәгә җиткәннәр.
Авыл урамнары тын. Колхоз идарәсенең ярым караңгы коридорында тәмәке төтененә күмелеп, эч пошудан гәпләшеп утыручы бер төркем ирләр дә бүген күренми. Алар, иртән торып, ашап-эчү белән, яңгырга берәр «чара күрелмәсме» дип, бирегә жыела торганнар иде. Әллә инде сөйләшер сүзләре беткән, әллә көн саен, яңгырдан зарланып йөрү туйдырган — коридор бүген буш. Урам уртасында биек багана башына беркетелгән громкоговорительдән музыка моңнары тарала, ләкин кояшлы язны хәтерләткән бу моңнар да, яңгыр тузаны белән бергә кушылып, эреп югаладырсыман тоела. Тик бер гөрелте аермачык ишетелә: туктаусыз яуган яңгырга да карамый, бәрәңге төяп Кәвәл крахмал заводына барырга чыккан йөк машинасы авыл башында газаплы тавыш белән үкерә: күрәсең, берәр казылмадан чыга алмый ята торгандыр.
Сыерлар фермасы мөдире Закир Әшрәпов, кожан төймәләрен каптырып, ферма өеннән чыкты һәхм машина гөрелтесен ишетеп көрсенеп куйды:
— Шайтан алсын иде бу яңгырны, колхозчыларга бүленәсе игенне сугып булмый. Ведомость төзелгәнгә кайчан инде.?. Юк бит матур көннәр!..
Машина тавышы тынгандай булды, аның тирәсендә кешеләр кайнаша, чылбыр бәйлиләр, ахрысы. Әшрәпов кожан башлыгын күтәреп куйды да, авыр күн итекләре белән чокыр-чакыр жирдә жыелып торган суларны чәчрәтеп, колхоз идарәсенә таба юнәлде. Аның председательне күреп сөйләшәсе бар иде. Ферма бинасына ремонт эшләре бик сузыла бит. Менә яңгырда идән жәеп, утлыклар ясап утырырга самай вакыты инде. Алдан хәстәрен күреп, агач материалы кайтарылып куйган булсын иде шуннан! Ничә тапкыр әйтелде председательгә. Баш кеше юк шул безнең, алдан кайгыртучы юк. Унбиш көн буе яңгыр ява, аязганны көтеп, кул кушырып ятабыз.
Әшрәпов, кожан башлыгына шыбырдап яуган яңгыр тавышын тың- лыи-тыңлый, шуларны уйлап барды. Председательнең фермага карата артык игътибарсызлыгы күптән инде аның күңелең тырнап йөри иде. Күпмегә кадәр терлекчелекне икенче планга куярга мөмкин. Колхозга ашыгыч акча кирәк булса — берәр сыерны сатарга тәкъдим итәләр, күп әле безнең алар, таналары-бозаулары белән, ике йөз башка якын, диләр. Хөкүмәт алдындагы бурычын ферма үтәп килә, дип тынычланып
96
ята бирәбез, һәр сыерга уртача мең литрга якын сөт тә алабыз. Ләкин колхозчыларга ферма доходы өләшкәнебез бармы? Өләшкәнебез юк... Ник дисәң, терлекчелек үз агымыма куелган...
Урамның икенче ягыннан, йорт кыекларына ышыкланып, ике кеше килә иде, аларның берсе авыл советы йортына борылды. Әшрәпоз аларпың икенчесе колхоз председателе Гайнуллин икәнен таныды: авыр гәүдәсе белән аксый-аксый гына килә, кулында — чукмар башлы таягы.
«Председатель дә берәр капкага борылмасын тагын» дип, Әшрәпов адымнарын кызулатты һәм ерактан ук «Хәлил абый!» дип кычкырды. Председатель ишетте булса кирәк, урам уртасына чыкты. Ул каеры тун өстеннән авыр кожан бөркәнгән иде, кабарынкы итләч йөзе кызарып юешләнгән, искерә төшкән бүреге, колакларын тырпайтып, уң кашы өстендә кыңгыр утырып тора иде.
— Нишләп йөрисең? — дип, карлыккан калын тавышы белән каршы алды ул Әшрәповны.
— Нишләп йөрисеңдип, ни... һаман да шул ремонт артыннан йөрү..; Гайнуллин кулын селтәп китә башлады.
— Ниткән бетмәгән ремонт инде ул. Көлтә ташырга ат бир син ми- -ңа. Фермада барыбер тик ята атларың.
— Әллә инде син көлә башладыңмы, Хәлил абый? Үземнең эш муеннан икәнен күрмисең мәллә?
— Нишлисең соң, чистартасыңмыни?
— Анда чистартып бетерерлек кенә түгел, идәннәрнең рәте юк. Менә үзең тун кигәнсең дә, кожан да бөркәнгәнсең. Ә минем анда өстән коеп тора, абзарлар сазга әйләнеп бара...
Председатель, күзен каплаган авыр шешенке кабакларын күтәреп:
— Син, Закир, кычытмаган жирне кашып йөрмә әле, — диде,— синең ул сыерларың белән ашлык үстереп булмый. Көлтәгә тагын жи- геп булмый аларны. Вакыты жнткәч төзәтелер.
Гайнуллин имән бармагы белән бүреген күтәреп куйды да киң учы белән ияген сыпырып алды.
«Бу каһәр тагын төшергән»,—дип уйлап куйды Әшрәпов. Председатель берәр йөз грамм артык салса, ияген сыпырып, имән бармагы белән әледән-әле бүреген күтәрә башлый. Ләкин аның гадәттәге ваемсыз йөзе бүген борчулы иде. Ул, ферма мөдире белән сөйләшүне беткәнгә санап, «Ярар, карарбыз», — дип, сүлпән генә әйтеп куйды да китәргә жыенды:
— Әнә анда ындыр өчен кыздыралар. Районнан молния жибәргән- нәр. Бөтен машиналарны ходка жибәрергә кушалар. Әйтерсең, яңгыр астында ындыр сугып булмаганны белмиләр. Бүген тагың парторг бәйләнде, син, Гайнул, үзең кавалерист булсаң да, пешмәгән, ди.
— Дөресе шул инде анысы,—диде Әшрәпов, кожан башлыгыннан супы кагып,—кайчан безнең сугуның яңгырга калганы бар иде?
Председатель тагын бүреген күтәреп, ияген сыйпап куйды. Нәрсә дип әйтсен, дөрес сүзгә жавап юк.
Урам уртасында яңгыр астында тору уңайсыз иде, аннары Гайнул- линның «ашыгыч» эше дә бар икән, алар колхоз правлениесенә керделәр. Председатель, мышкылдап, телефон тоткасын борырга тотынды. Әшрәпов каршыдагы скәмьягә барып утырды да тәмәке кабызды.
Бу волокита кайчанга тикле барыр инде? Терлекчелеккә яхшы шартлар тудыру өчен бер ферма мөдиренең генә тырышлыгы житми икән шул! Аны председательнең дә, колхозчыларның да үз итүе бик кирәк икән. Менә Әшрәпов фермада ике ел эшли инде, алты айлык курста да булып кайтты, нәрсәнең нәрсәгә яраганлыгын бик яхшы белә. Бер Әшрәпов кына түгел, мал караучылар да белә моны. Кайчакта шул

белгәнне дә онытырга туры килә. Ярый... Быел һәр сыер башына дүрт тонна силос салынды. Нормасы алты тонна да бит аның. Быел тагын нормасын тутырып булмады. Шулай дә бусы — ярый инде! Салам белән бутап бирергә бәрәңге бар. Ә яшел азык юк, концентрат та чамалы гына... биналар рәтле түгел. Саласы иде шәп итеп, гомерлек итеп терлек абзарлары, электр үткәрәсе иде... Чиста булыр иде, кызлар да беләк талдырып сыер имчәге тартып йөрмәсләр иде. Ә председатель i өчен ферма нәрсә — колхозга төшкән сөтне, йонны, итне үтәдеңме, бик шәп, тагын нәрсәгә авызны бүлтәйтеп йөрергә!
Ул куе төтенне эченә алды да председательгә карады: кара инде моны, телефон тоткасын суырып чыгарырга азаплана, ахрысы...
Гайнуллин теләгән җиренә шалтырата алмады, бугай, дөбердәтөп трубканы элеп куйды да, таягын алып, урыныннан торды һәм күрше бүлмәдәге дежурныйга кычкырды:
— Әй, Сәлихҗан, бар әле өйгә барып өскә берәр җиңелрәк нәрсә алып кил әле, бик авырайды бу тун, тирләтә башлады.
Дежурный чыгып киткәч, Әшрәпов ремонт турында тагын бер тапкыр Гайнуллинның исенә төшерергә булды:
— Түбәне ябарга, сайгакларны алыштырырга кирәк безнең, — диде ул.
— Анысын инде арттырасың, Закир. Түбә былтыр гына яхшылап ябылды бит. Салам җиңел әйбер дигәч тә, ул арада очып бетмәгәндер әле. Идәннәрне, дөрес, алыштырырга кирәк. Утлык та ясамый булмас» менә көне юк бит аның агач ташырга.
— Бәлки ул көннәр быел бөтенләй булмас...
Председатель аның сүзен ишетмәгәндәй тәрәзәгә карады:
— Көн булмый булмас ул. Әнә Сираҗиев кереп килә. 1\ай арада дәрестән чыккай әле.
Лычыкма чыланган плащыннан идәнгә су тамыза-тамыза, озынча буйлы, ач яңаклы бер егет бүлмәгә килеп керде.
— Хуҗалык белән җитәкчелек итә белмибез без, — дип сөйләнә- ( сөйләнә керде ул һәм, плащын салып, ишекне ачып суын селекте дә би- ! тен кулъяулыгы белән сөртте. — Шушы вакытсыз ява башлаган яңгырдан куркып өйдән чыкмый ятырга мәжбүрбез. Көлтәне ындырга ташый башлавыгыз әйбәт булган. Ләкин бит яңгырның озакка сузылуы мөмкин. Якындагы эскертләрне ташып суктык, ди. Ә урман буендагы- лары күпме? Бернигә карамый ябык ындыр табаклары төзергә кирәк. Көлтә киптерә торган сушилка...
Гайнуллин парторгның бу сүзләрен үзенә карата шелтә дип аңлады.
— Бездә әле, башка колхозлар белән чагыштырганда, бер дә зарланмады түгел, — диде ул, акланырга теләп. — Ашлыкның урыласы урылган, эскертләнгән, сугылганы — амбарда. Саламнарга да яңгыр үтмәле түгел. Пычранып булса да бәрәңгене дә алып бетердек. Яшелчәсе тагын шулай. Бер дә зарланып йөрерлеге юк. «Кызыл Партизан» колхозын карагыз әнә: район юлы өстендә комбайннан калган күпме саламы череп ята. Саламы бер хәер, өеп куйган көшелләре дә яңгыр астында калды бит..
— Җүләргә күршесе жүләр булудан юаныч шул кадәр генә, кешене күрсәтүдән файда юк, — диде парторг, председательнең тагын кемнәргәдер бармак төртергә җыенганын сизеп. — Шуннан тизрәк кыймылдасак, хәзер яңгыр астында яткан игенне дә коры вакытта сугып бетерергә була иде. Бездә эш көчләре җитәрлек. Күптән кыр эшләрен бетереп постройкага керешергә вакыт. Төзү материаллары ташу өчен һәр бригададан ат һәм кешеләр бүләргә кирәк. Көннәр утыру белән эшкә тотынырлык булсын.
7. ,С. ә.< № 1.
97

98
Бу сүзләр Әшрәповка дәрт кертеп җибәрде. Тик председательне^ генә бу эшкә ничек каравы һаман да билгесез иде. Ул караңгы йөзен тәрәзәгә таба борып дәшми торды.
— Көннәр генә бераз утырсын... — дип, байтак паузадан соц Әшрэ- пов үзенчә нәтиҗә ясап куйды. — Машина белән ташыйбыз. Прицепка хәзерләсәк. Чылбырлар...
Председатель моңа шулай ук берни дип тә җавап бирмәде. Өстен-ә әле генә Сәлихҗан алып килгән кыска тунны әк-рен генә киде дә Си> раҗиевтан папирос алып кабызды.
— Ярый, мин радиоузелга кереп чыгыйм әле.
Бераздан радио аның сүзләрен барлык өйләргә таратты:
«Барлык бригадирлар игътибарына! Хәзер үк барыгызның да колхоз идарәсенә килүегез сорала. Белдерә правление. Кабатлыйм...»
«Моңар да үткәзделәр, — дип уйлады Әшрәпов. — Болай булгач кайтырга да» ремонт хәстәренә ныклап керешергә кирәк инде...»
Алар парторг белән урамга чыктылар. Авыл башында йөк машинасының авыр сулап гөжләве ишетелде. Ул, тигез таш юлга чыгып, аз гына тын алып торды да гөрелдәп кузгалып китте һәм, ерагайганнан- ерагая барып, күздән югалды.
2
• Күктән көткәнне җирдән бирде дигәндәй, көннәр һич көтмәгәндә аязып китте. Гөбнәнең аръягындагы Багай таулары, күрше Чувашстая республикасының Кызыл Яр һәм Тигәш авыллары хәзер аермачык күренә. Аяк астын чыератып җибәргән. /Морҗалардан күтәрелгән төтеннәр, атналар буе тоташ яңгыр пәрдәсе белән томаланган күк йөзенең бүген кинәт аяз булуына гаҗәпләнгәндәй, һавада озак кына таралмыГг торалар.
Районның баш агрономы белән колхозның парторгы Габбас Сира- җиев яшелчә бакчасына таба төшеп баралар. Гөбиә үзәне турысында» якты тасма булып, Көмеш күл инеше сузыла.
— Җәен-көзен каз-үрдәкнең иң яраткан җире шушы инде,— диде Габбас Снраҗиев, күпер өстенә килеп кергәч.
Чыннан да, агроном су өстендә каз-үрдәкнең бик күп булуын күрде: үрдәкләрнең бакылдашуы, казларның гагылдавы, зур мәйданга җыелган халыкның шау-шуын хәтерләтеп, әллә кайларга тикле яңгырый иде. Бу тамашага яшелчә каравылчысының эте дә гаҗәпсенеп калган, ахрысы, ул яр кырые буйлап өрә-өрә йөгереп йөри. Менә ул, хуҗасының чакыруын ишетеп, өстен салам белән япкан кыяр өемнәренә таба чапты: анда бер оя үрдәк орлыкка дип калдырылган кыярлар янына бара икән.
— Каз-үрдәк асрау өчен табигый шартлар зур бездә, — дип, Сира- жиев тагып сүзгә кереште, — суы бар, суында җиме әллә нихәтле. Бездә халык элек-электән кош-корт асрарга ияләнгән. Шундый бер жыр да йөри әле:
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра, Әллә адашкан микән?
Мамадышлар тере каз йолкый, Әллә саташкан микән?
— Тере каз дидең түгелме, әллә сездә казларны суеп та тормыйлармы?— диде баш агроном.
Габбас көлеп җибәрде. Аның беренче карауга кырыс булып күренгән, озынча чандыр йөзенә мөлаем сызыклар балкып чыкты.
— Суялар анысы, нишләп суймасыннар. Бу легендасыман бер нәрсә. Элек А\амадышта берәү, яшереп аракы сатучы кеше, аракысын бүлгән
Т’ 99
чагында, кеше керә башлагач, савыты белән сәке астына куйган. Бер- заман сәке астында ояда утыра торган ана каз түше кызып урыныннан чыккан да эзләнә башлаган. Ну и вот — савытта аракы. Бик әйбәтләп сыйланган теге, башына киткән. Иртән торсалар, каз муенын сузган. Билгеле инде, үлгән дип уйлаганнар. Әрәм китмәсен, ичмасам, мендәргә ярар дип, йонын йолыкканнар да кырга чыгарып ташлаганнар. Берза- ман авылда могҗиза куба: шыр ялангач каз кайтып килә, ди. Айныган инде ул, билгеле. Менә шуннан «Мамадышлар тере каз йолкый» дип жыр чыгарганнар...
Алар яшелчә бакчасына килеп җиткәндә, яшелчә бригадиры Хафиз абзый унбиш-уналты яшьләрендәге бер малай белән сөйләшеп тора иде. Ул, килеш-килбәте белән, беренче карауга ук кече күңелле кеше булып күренде.
— Фәһим, бар, акыллым, каравылчы өе янындагы семәнни кыярларны Көмеш күл янына ташый башлагыз, — диде ул әлеге малайга- — Арбаларыгыз төзекме? Барышлый каравылчыга әйтә кит: кыяр яргыч машина янына малайларны җибәрмәсен, шаярып бозып куюлары бар.
Аннары ул, кулларын артка куеп, кунаклар янына килде. Бригадирның бер колакчыны күтәрелгән, икенчесе кайтарылып төшеп, бавы җилкәсенә асылынып торган бүрегенә карап, Сираҗиев шаяртып алды:
— Исәнме, Хафиз абзый! Берсен күтәреп, бер колагын төшереп йөри торгам яшелчә бригадирын күрмәдеңме? Ни эш бетерә икән ул?!
Хафиз Закиров елмаеп җавап кайтарды.
— Ду китерәбез, энем Габбас. Менә бу кызлар исән булсын. Кара син аларга, мәйданга чыккан батырлар күк. — Ул, кулын сузып, кәбестә җире өстеиә күрсәтте.
Күз күреме кадәр җирдә, ак казлар кебек тезелгән кәбестә башлары арасында, бер иелеп, бер күтәрелеп, кызлар йөри иде: алар суырып алынган орлыклык кәбестә башларын күчәннәре белән өскә каратып куялар да алга таба китәләр, икенчеләре аларны бергә җыеп күчкә өя баралар. Җитез һәм бердәм эш бу кызларны тигез ритмлы бер хәрәкәткә буйсындырган, аларның кулында бар нәрсә тиз һәм күңелле эшләнә иде.
Ул арада якындарак эшләүче бер кыз, читтән килгән кешеләргә сүз катырга жай табылудан куанып булса кирәк:
— Булырсың монда батыр! — дигән булды.— Күтәрер хәл дә юк. Ай-яй үссә дә үсәр икән, язын утыртып йөргәндә болай булыр дип уйламадым ие...
— һе, үзегез гаепле, — дип көлеп куйды бригадир, — үзегез үстердегез...
Ул, елмаеп, бер баш кәбестә янына килде:
— Менә карап тор, Фидәния, ничек суыралар аны!
Ул җиңел генә суырып алырга теләгән иде, ләкин кыска буйлы чандыр бригадирга авыр һәм тыгыз башлы зур күчән бирешергә теләмәде.
Фпдәниягә шул җитә калды.
— Егетләнеп тотынган буласың, Хафиз абзый, — дип көлде ул,— Фәһим, атыңны алып кил, ни карап торасың, бәйлә Хафиз абыйның биленә, бабай шалканы кебек тарттырабыз.
Фидәния пырхылдап көлеп җибәрде.
Бакчаны күмәк көлү тавышы күмде. Хафиз уңайсызланып бер кулы белән өстен каккалап алды.
— Карале син моны, ни... кем, Габбас, нинди тыгыз, ә? Юри үлчәп карыйсы иде, күпме тартыр икән?
Кәбестә ун килограммнан артык килде. Кунаклар аның бер гектардан биш йөз егерме центнер уңыш биргәнен дә белделәр.
100
— Шулай пнле ул безнең Хафиз абзый, — дип, Сиражиев, брига- иерның ниндидер йомыш белән каравылчы йорты янына китүеннән файдаланып. аның турында баш агрономга сөйләп алды. — Мыштым гына йөри үзе, карасаң, әллә нинди зур эшләр эшләп ташлый. Чөнки ул эшнең төбенә-тамырына төшәргә ярата, тирәнгә карый торган кеше. 1951 елда турнепс орлыгы гына да утыз җиде мең доход бирде. Менә быел суган орлыгыннан безнең исәп буенча ундүрт мең доход көтелә. Бәлки, сез әйтерсез, нигә яшелчә шулай да, нигә терлекчелек алай түгел, нигә бөртекле культуралар алай түгел, диярсез. Мәсьәләнең башы — оештыра белүдә. Җитәкчелектә шул... Яшелчәгә идарәнең әллә ни ярдәм иткәне юк. Ә Хафиз абзан, аңа карап, борынны салып утырмый, тегендә йөгерә, монда йөгерә, өстәмә көчен да таба, башкасын да... Укучыларны шундый ияләштергән үзенә, җиденче классны бетергәч тә тиз генә яшелчә бригадасыннан китәргә теләмиләр...
Ул арада тыз-тыз атлап, бригадир үзе килеп җитте.
— Мин көттердем бугай сезне, иптәшләр, хәзер вакыт бераз иркенәйде кебек. Кыяр яргыч карыйбыз дигән идегез түгелме? Әйдә алайса. — Ул иркен сулыш алып куйды да юл уңаенда тагын сүзга кереште. — Беренче эшли башлаган көннәрне мин дә безнең шушы Гөбнә үзәнендә гәзитләрдә язган төсле уңыш алырбыз дип ышанмый идем. Эшли-эшли төшендем. Менә бу иртә өлгерә торган кәбестәне күпьеллык үлән урынына утырттык. Кыш көне гектар башына йөз егермешәр олау тирес чыгардык, язын әйбәтләп тараттык, трактор белән түшәк кебек күпертеп сукаладык. Күмәк эшли безнең коллектив. Ни әйтсәм дә тыңлыйлар. Казанда курста чакта, фамилиясен оныттым инде, бер профессор лекция сөйләде. Быел кәбестәне шул сөйләгәннәр буенча утырттык, төп саен тирес белән берәр литр су салдык. Җәен, арыклар ясап, буразналарга Гөбнәдән су жнбәрдек. Эш күп булды...
Бригадир ашыга-ашыга сөйли. Аның сүзләрендә үз эшләре белән горурлану сизелә иде. Гөбнә үзәнендәге шушы җирләрне югары яшелчә унышы бирергә сәләтле иткән тынгысыз кызларның, мәктәп балаларының хезмәтләрен мактап, озак сөйләде ул. Вакыт-вакыт ул, сүзләрен дөресләр өчен булса кирәк, Сиражиевка карап куйгалый, парторгның ягымлы гына ияк кагып куюын күреп тагын сүзгә керешә.
— Яшелчә менә шушы хәлендә, быел колхозга житмеш-сиксән мең доход бирә. Сентябрь Пленумы карарларында машиналарның авылга күбрәк кайтасын әйткән. Бик сөенечле хәбәр. Яшелчә үстерүнең машинага корылуы бик әйбәт инде ул. Менә үзебездә кыяр яргыч, орлык югыч булмаса, яшелчә орлыгы әзерләүне кул белән генә башкарып бетерә торган түгел. Электр тиз эшли алариы. Ә нигә булган станцадан файдаланмаска?!
Баш агрономга карап, Сиражиев өстәп куйды.
— Менә без колхозда Хафиз абыйдай эш тәҗрибәсе турында сөй- ләвен үтендек. Бер дә начар түгел. Юкса шулай килеп чыга: бер үк колхозда яшәүче кешеләр, «ничек сон яшелчә шулай доход бирә дә, башкасы бирми?» дип, аптырап йөриләр. Ишетсеннәр. Аңласыннар. Әйтик, яшелчә бакчасы өстенә тагын фермадан шулай доход ала башла-сак, гомуми фондның резервы күпмегә артачак! Аннары төзү эшләрен җәеп җибәрер идек. Зур төзелешләр башларга, иген уңышын югары агротехникага куярга мөмкинлек табар идек.
Алар, бригадир белән саубуллашып, Гөбнә елгасы янындагы биек дамбага күтәрелделәр. Биредә күз алдында шактый киң дөнья ачылып китә: алтын-сары төскә күмелгән Гөбнә үзәнлекләре, бушап калган болыннар; астан учак ягып көйдергән төсле куе кызыл яфраклы куаклар; грактор белән сөрелгән кара жир өсте... «Кызыл Яр» белән Ленин исемендәге колхоз арасында юл буйлап баганалар сузыла. Бер ярты чакрымнар ары елга үзәнендә электр станциясе бинасы күренә. Авыл
101
ның икенче башыннан балта осталарының бүрәнәләргә суккан тавышлары яңгырап ишетелә: димәк, ферма биналарына ремонт эше башланган. Яшелчәдә, ындырда, фермада яки колхоз дворында озакка сузылган яңгырдан соң, үзенә бертөрле күңелне күтәрә торган жанлы- лык хөкем сөрә иде.
Сираҗиев, авылның төрле ягыннан ишетелгән тавышларга колак салып, уйланып, озак кына дәшми торды да баш агрономның җиңеннән тартып куйды.
— Ишетәсезме? Төзиләр, йортлар салалар, рухланып йөри колхозчы. Шуннан тагын күңелен күтәреп җибәр син аның, могҗизалар эшләячәк ул. Шулай түгелмени? Колхозчыларның председательгә үпкә се бар. Гайнуллин оештыра белми диләр аның турында. Шулай гынамы? Юк, белми дип әйтү генә аз булыр, оештырырга теләми ул. эшләргә теләми. Кайсы гына артка калган колхозны алма — башында юньсез кеше, йорт саен сыйланып йөри, төрле эшләр белән бутала. Председатель үзе генә теләсен, сыйлаучысы табыла бит аның. Аннары .андый председательнең колхозчы каршында авторитеты бик тиз оча. Безнең Гайнуллинга да шул чир йокты. Ә без шул кимчелекләр белән аз көрәшәбез. Колхозны ныгытуга комачаулый торган зур киртә — начар председатель, үз эшен белмәүче председатель!..
3
Ленин исемендәге колхозга без икенче тапкыр ноябрь азакларында килдек. Кар яуган иде инде. Авыл ак юрганын ябынган, агачлар, кар мендәре күтәреп, күперешеп утыра, ферма утарлары, ашлык амбарлары, ат конюшнялары үзләре зур бер авыл кадәр булып күренә. Ферма каралтылары тирәсендә, чиләк-көянтә күтәреп, су ташучы хатын-кызлар йөри, басу юлыннан салам төягән атлар кайтып килә, ындыр сугу әле һаман да бетеп җитмәгән икән, аръяк басудан тонык кына булып молотилка гөрелтесе ишетелә иде.
Бераздан караңгы төшә башлады. Громкоговоритель Эстония авылы турындагы тапшыруны башлады. Авыл кинәт терелеп, җанланып киткәндәй булды, эңгер-меңгер эченнән берьюлы утлар балкып килеп чыкты, ак кар өстенә зәңгәр күләгәләр сузылды.
Озынча ягымлы йөзле, калын иреннәре тирәсенә бер-нке көн эчендә шырпы кебек каты булып куе сакал-мыек төртеп чыккан, илл.е яшьләр тирәсендәге кеше, авыл советы председателе Шакиржан Нигъмәт- жанов безне урыныннан торып каршы алды, урындык тәкъдим итте һәм үзе китаплар, папкалар өеп куйган өстәл артына терәксез урындыкка барып утырды.
— Килеп җиттегезме, җегетләр, урнаштыгызмы?—диде ул, алдында яткан кәгазьләрен бер читкә куеп. — Республика авылны бик онытып ‘бетерми, мин әйтәм, кичә Күчмә театр килде ие, яшьләрне ничек сөешергә өйрәтеп китте. Бистә кызы үткен, тегеләй... — ул тигез таза тешләрен күрсәтеп көлеп куйды. Аның шаяртуыннан без дә көлеп җибәрдек.—Менә авылга да шундый кешеләр күбрәк кирәк, — диде ул һәм душегрейка төймәләрен ычкындырды.— Шулай ук, җегетләр, колхозга үз эшен белә торган, бирелеп эшли торган кешеләр кирәк... Югыйсәң, кол- •хозчы интеллигентка әйләнә башлады, сәгать унда эшкә чыга, ’аның өчен машина гына эшләсен. Конешно, ул бер уйлаганда дөрес тә. Машинадан көтәргә колхозчының полный хакы бар. Эшне хәзер электрга кора торган заман. Менә без дә күрше чуваш авылы белән бергәләшеп электр станцасы салдык ие, шуның белән авылны яктыртабыз, кыяр орлыгы юдыртабыз,, ягъни яшелчә үстерүдә файдаланабыз. Әмма шулай да башка эшкә электрны җигә алганыбыз юк.
102
— Ә нигә җикмисез соң?
— Төрле сәбәпләре бар инде. Ул, җегетләр, әйтергә генә жикел. Белгече — бер кирәк. Подходящий бинасы — бер кирәк. Аннары килеп, кайберсенә безнең станцаның гына көче дә җитеп бетми диләр. Аннары колхозның үзенең дә бик хәлле булуы кирәк икән. Соңгы елларда колхозның җегәрлеге бик кимеде. Уйлый белгән кешегә бик мәгълүм: сентябрь Пленумы карарларында безнең файдага бик күп нәрсә әйтелгән...
Ул, урыныннан күтәрелеп, стена кырыена куелган икенче бер өстәл янына килде, газета подшивкалары арасында озак кына актарынды да «Совет Татарстаны» газетасын табып алды, үзе утыра торган өстәл тартмасыннан футляр чыгарып, сөйләнә-сөйләнә, күзлеген дәү борыны өстенә атландырып куйды һәм газетаны актарырга тотынды.
Ул ниндидер бик мөһим нәрсә турында сөйләргә җыена, җае туры килгәндә әйтеп калырга тырышу аның бик җитдиләнеп киткән йөзеннән, маңгай өстенә кунган җыерчыклардан ук күренә иде.
— Менә килегез әле монда, — диде ул, ниһаять, кирәкле урынга бармагы белән төртеп. — 'Менә монда ул, мин аны үзем кызыл карандаш белән билгеләп куйдым ие, менә шул юлларны укып карагыз әле. Зарарлы практика дигәнме? Шулай дигән. Мин үзем берничә ел колхоз председателе булып эшләгәч, ул практиканың кая алып барганын беләм инде. Бөтен районга төшкән йөкләмәне алдынгы колхозлар күтәреп килде. Әйтик, быелгы кебек яңгырлар башланды, ди. Берәүнең зада- пиесе тулмаган, эскертләнмәгән икмәге череп ята. Андый көннәрдә каян алсын ди ул коры ашлык. Районда яңгыр дип тормыйлар, бпш көнлек графикны барыбер китерәләр. Әйдә бер заман — райком Ленип исемендәге колхозның кнопкасына баса, «Активист»ныкына баса, тагын бар алар — шундый хәллерәк дигән колхозлар. Алар әле дә югары группа белән тапшырганнар иде, тагын берәр группа күтәрәләр, тагын берәр тоткарлык килеп чыкса, тагын күтәрәләр. Шулай булгач, нәрсә килеп чыга, башкалар җилкәсенә төшәсен алдынгы колхоз күтәрә. Ни өчен дисәң, районның йөкләмәне тутырасы бар! Менә, мисалга бер дә ерак китәсе юк. Узган ел «Кызыл урманчы»да уңыш бездән кимрәк иде, ләкин хезмәт көненә безгә караганда күбрәк бүлде. Аек акыл белән исәпләп караганда гаҗәпләнмәслек тә түгел, нигә шулай? Мәсьәләнең төп тоткасы, егетләр, менә кайда: «Кызыл урманчы», әлеге дә баягы, заданиесен түбән группа белән тапшырды, димәк, аз тапшырды. Элеваторга задание чыгаруга да көчен азрак куйды. Аннары аның терлеге лә ташка үлчим генә, шулай булгач, аңа да корманы күп калдырасы юк. Без икмәкне дә югары группа белән, алардан шактый артык тапшырдык, терлек тә күп безнең, аңа да фураж күп калдырасы бар, бүтәне дә бар. шулай итеп, күбрәк көч куйган, уңышны күбрәк үстергән колхоз хезмәт көненә кимрәк бүлә булып чыга түгелме соң? Шулай булып чыга. Менә шуннан соң колхозчыны эшкә рухландырып кара син, фактны, нәтиҗәне күзенә терәп әйтә ул, шундый хитрилапды ул сонгы елларда: нәрсәнең нәрсәгә яраганын, нәрсәнең кая таба барганын син- нән-.миннән элегрәк күреп ала. Хәзерге принцип белән түләгәндә — җан рәхәте, гектар саныңны беләсең. Янәшә яшәүче ике колхозның берсе биш кило бүлсә, берсе биш йөз грамм белән калса, игенне ничек игәргә кирәк икәнен икенчесе тизрәк өйрәнер.
Без озак сөйләштек. Газета битендәге коры цифрлар, фактлар, авыл хуҗалыгын үстерү буенча партия һәм хөкүмәт үткәргән карарлар без- мең каршыга җанлы картина булып килеп басты. Әйе, районда алдынгылар рәтендә саналып килгән бу колхозның һаман бер тирәдә таптануында төп сәбәпләрнең берсе тагып шушы иде. Моның хәтта анекдот дәрәҗәсенә кадәр барып җиткән фактлары булгап. Өч ел элек Ленин исемендәге колхозның иген ашлыгын боз суккан. Ләкин шушы
103
елны колхозчылар кило ярым уңыш бүлгәннәр, икенче елны боз да сукмаган, иген дә ярыйсы уңган— ләкин биш йөз грамм белән утырып калганнар: «Ник боз сукмады икән?» дип зарланып йөрүчеләр дә булган. һаман да әлеге аерымлык, районның үз эчендәге бүленеш бәласе. Әйе, Шакиржан Нигъмәтжановның, өстәл тартмасындагы футлярдан күзлеген алып килеп, калын бер подшивканы һичбер иренмичә актаруы, хөкүмәт карарында үзе карандаш белән астына сызып, билгеләп кунган юлларны табып шатланып укуы юкка гына түгел иде. Колхозларның эзлекле үсешенә зарарлы бу практикага юл киселде!
Бүгенге колхоз авылын без иркен басуларда бик күп итеп икмәк үстерүче, яшелчә-жимеш үстерүче, яхшы нәселле хайваннар җитеште- рүче итеп күз алдына китерергә күнеккәнбез. Шушы зур производство белән җитәкчелек итүче кеше нинди булырга тиеш? Аның, колхозчылар, бригадирлар белән үзара мөгамәләсен күрергә теләү, бик табигый, безне кызыксындырмый кала алмады. Председательнең наряд бирү вакытын туры китереп идарәгә киттек. Ләкин бу шактый ук күңелсез очрашу булды.
Ленин исемендәге колхозда авыл советы, почта, радиоузел һәм колхоз идарәсе барысы бер йортта урнашкан икән һәм аларның һәрберсенең каршында ким дигәндә бер-ике буш бүлмә бар. Үзенә күрә приемный буладыр инде. Без килгәндә «приемный» бүлмәләре туп-тулы халык иде. Карангы түшәм астында болыт кебек куе төтен эленеп тора, стена буена чүмәшеп утырган кешеләр, өйдә үстерелгән әче тәмәке төтене йотып, тормыш хәлләре турында сөйләшәләр.
Правление бүлмәсе—председатель Гайнуллин әле үзе булмаса да,— ачык иде, анда да халык, анда да — тәмәке төтене. Председатель бүген килерме-юкмы, аны тәгаен генә әйтеп бирүче булмады, бүген килмәве дә бик мөмкин, ди, кемдәдер кунакта булган, имеш.
Ләкин председатель килде: озын каеры туннан,, бүрек кыңгыр, йөзе — бурлат кебек кызыл. Өстәл артына барып утырды, өстәл өстендә яткан запискаларны укып, ертып ташлады. Ияген бер кулы белән •учлап, ватык авторучкасын кара савытына мана-мана, калын гына бер кәгазьгә нәрсәдер тырнаштырды да, беркемгә бер сүз дәшмичә, таягын алып чыгып китте.
Бераздан бригадирлар килде. Кенәгәдәге язуны хәрефләп жыеп укыдылар да, укыганлыкка кул куеп, кайтып киттеләр.
Стена буенда скәмьядә утырган кожанлы бер абый: «наряд бирү шушы инде?» — дип мыскыллап көлеп куйды.
— Шундый көннәргә калдык шул, — диде аның күршесе, кыска кара тун кигән ир уртасы кеше, — күңелдән ары, нәрсәдән бире эшләү, •диләр бит, шушы үзе инде ул. Бригадир үти алырмы бу нарядны, юкмы, председательнең анда эше юк, язды да чыгып китте, ал, имеш, теләсәң нишлә: үтәмәсәң дә... Бәлки, бригадирның үз сабраженьясе бардыр.
— Әйдә, көне күп калмады инде.
— Анысы дөрес, күп калмады, отчет жыелышына тикле. Ләкин аның урынына килгән яңасы андый була күрмәсен, — диде караңгыдан яшь бер тавыш.
— Шулай булса да, җәмәгать, бу ике кило ипи ашата әле, — дип каршы төште кемдер.
— Ашата ди, без ашатабыз аңа ике кило,—диде әлеге яшь тавыш, — аның урынына эшлекле бер председатель булса, безнең ике кило белән генә кала торганмыни?!.
Шундый сүзләрне монда еш ишетергә туры килә. Кешеләр кич буе шушы алгы бүлмәдә колхозның эшләре турында җан ачып сөйләшә

ләр, председатель Гайнуллинның колхоз хуҗалыгын үстерүдә җитәкләүче түгел, киртә булып ятуы бу сөйләшүдән көн кебек ачык күренә иде. Кадрлар мәсьәләсе гомумән әле бу колхозда бик начар тора. Авыл хуҗалыгы институтын бетергән бер авыру егетне агроном итеп җибәргәннәр икән, ул бераз селкенеп йөргән дә, күрше авылга күчеп киткән.
— Бездә эшне иң элек җитәкче кадрлардай, активтан башларга кирәк, — диде парторг Габбас Сираҗиев, бер сөйләшү вакытында,— шунсыз бер нәрсә дә барып чыкмый. Чын күңелдән бирелеп эшли торган кешеләребезне күтәрмәгәндә, без ел саен председатель алыштырулар белән комга утырачакбыз.
Оста оештыручының колхозга никадәр кирәк икәнен без тагын бер фактта ачык күрдек. Бер көнне кич белән авыл клубына яшь-җилбәзәк җыелды: скәмьяләрдә чибәрләнеп киенеп чыккан кызлар утыра, арырак бер төркем егетләр, барлык авылларда була торган гадәт буенча, гармоньчы егетне уратып алганнар да кычкырып җырлыйлар. Ләки:< бу күңелгә ятышсыз җыр иде. Гармонь (ватык идеме ул?) әллә нинди ят тавышлар чыгарып дыңгырдап утыра, яшьләрнең җыры гармонь тавышы белән кушылмый, бер көчәя, бер таркауланып аерым тавышларга гына кайтып кала, аны тыңлау һич тә күңелле түгел, хәтта ачуны китерә иде.
Бераздан яшьләр үзләре дә туйдылар булса кирәк, гармоньчының бер ялгызын калдырып, төрлесе-төрле скәмьяләргә таралышып утырдылар, бер ишесе тәмәке кабызып урамга чыкты, бер ишесе, уеп оештыру ягын карап, кызларны җитәкләп уртага чыгара башлады.
Хәзер гармоньчының кем икәнен аермачык күреп була, ул әле егет булып җитмәгән унбиш-уналты яшьләрдәге малай иде: бүрегенең колакларын тырпайтып кыңгыр салган, авызында папирос, тезләрне чәнчеп, аның өстенә әлеге теге ватык (!) гармоньны утырткан: бию көе урынына ниндидер дыңгырдавык авазлар гына тарала иде. Шулай да ике кыз шушы көйгә булса да биергә батырчылык иттеләр, уртага чыгып әйләнергә тотындылар. Аларга тагын бер-ике пар кушылды. Биергә теләүче башкача табылмады.
Бөтен клубны әйтеп бетергесез сүлпән, эчпошыргыч дәрәҗәдә күңелсез тойгы биләп алды. Тиздән әлеге «кыюлар» да биюдән туктады. Бары тик ватык гармонь берүзе утырып калды. Тик аңа да озак дырылдарга туры килмәде, клубка, аккордеонын күтәреп, колхоз музыканты килеп керде. Кинәт барысы да җанланып киттеләр, шау-шу тынлы. Күзләр ихтирам белән гармоньчыга төбәлде.
Бераздан клубта йомшак нәфис авазлар тирбәлә иде инде. Аккордеон оста гармоньчының җитез бармакларына буйсынып, талпынып- талпынып сайрый, бер иркен кырларны, бер моңсу авыл кичләрен хәтерләтеп, клубта утыручыларны олысыннан кечесенә кадәр кузгатып каядыр өнди, яшь күңелләрне тәмам тилертә иде. Кызлар-егетләо, үзләре дә сизмәстән, күмәк уенга килеп кушылдылар, тартыну, оялу дигән нәрсәләр кинәт юкка чыкты, клубта шаулап, бар күңелләрне кузгатып, дәртле һәм моңсу музыка агыла башлады.
«Менә бу, ичмасам, оештыручы!» — дип уйладык без, тын урамнар буйлап өйгә кайтканда. — Яхшы җитәкче дә шундый булырга тиеш. Ул халыкны рухландыргыч сүзе һәм үрнәк эше белән авыр һәм дәвамлы көрәшкә күтәрергә тиеш.