Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ—ХАЛЫК ГЕРОЕ


Муса Җәлил — совет чорында җитлеккән татар совет шагыйрьләренең иң талантлыларыннан берсе. Ул гражданнар сугышының беренче елларыннан алып, соңгы сулышына кадәр алдынгы сызыкта булды, азатлык һәм бәйсезлек өчен, комму-низм тантанасы өчен көрәште. Кара көчләрне, фашизмны камчылады.
Унөч яшьтән комсомол сафына басып, иҗтимагый-политик эшләрдә чыныккан Муса Җәлил һаман югары күтәрелде һәм Коммунистлар партиясенең турылыклы улы булып җитлекте. Кече яшьтәге мәктәп балаларын пионер дружиналарына оештыру эшеннән башлап, ул комсомол оешмаларының инструкторы, журнал-газета редакторы, ВЛКСМ Үзәк Комитетының җаваплы эшчесе булу югарылыгына күтәрелде, фашизмга каршы ялкынлы көрәшче- герой булып танылды. Советлар иленең батыр көрәшчесе, татар халкының талантлы улы, коммунист- шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы әиә шундый.
Alyca Җәлилнең әдәби эшчәнлеге дә бик нртә башланды. Оренбург Дутов бандалары тарафыннан камалган бер чорда, шәһәрнең коммунистлар оешмасы контрреволю- циягә каршы барлык көчләрне туплаганда, эшчеләр отряды, Кызыл Армия частьлары сан ягыннан күп булган дошманнарга каршы аяусыз
Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиндем дошманны.
(«Җырларым».)
көрәшкән көннәрдә, Муса Җәлил кызылармеецлар газетасына килде һәм үзенең шигырьләрен тәкъдим итте. Аның ул шигырьләре очраклы рәвештә генә язылган, очраклы гына уңышлы чыккан түгел иде. «Кызыл йолдыз» газетасында 1919 елда басылган шигырьләре Муса Җәлилне әдәбият мәйданына алып керделәр. Шул вакыттан алып шагыйрьнең таланты үскәннән-үсә барды.
Муса Җәлилнең иҗаты Советлар Союзы халыкларының көндәлек эшенә бик тыгыз бәйләнгән иде. Аның һәрбер шигыре, һәрбер җыры, драмасы яки публицистик мәкаләсе илебездәге социализм төзелеше бурычларыннан чыгып язылдылар, со-циализм төзүче совет кешесенең хис һәм тойгыларын, омтылышын һәм теләкләрен чагылдырдылар. Чөнки ул совет кешесен һәм социалистик тормышны тирәннән өйрәнде. Ул тормышны китап аша гына өйрәнми, кешеләрне читтән килгән хәбәрләр ярдәмендә генә белеп калмый, шагыйрь меңнәрчә яшьләр, яңа тормыш төзүче энтузиастлар белән, социализм төзүчеләр белән бергә эшли, бергә көрәшә, аларның хисләре белән янып яши.
Бик характерлы, Муса Җәлил 1925 елда Казандагы Татрабфакны тәмамлагач, югары уку йортына кергәнче, бер-ике ел практик эштә булуны яхшы дип саный. Ул үз
78
теләге ислән авылга китә һәм комсомол оешмасында эшли башлый. Озакламый аны Орск өяз комитетына комсомол инструкторы итеп җибәрәләр, бераздан Оренбург өяз комитетына шул эш белән күчерәләр. Муса Җәлил татар, казах, рус яшьләренең яраткан оештыручысы, пропагандисты булып китә. Ул меңнәрчә кешеләр белән аралаша, алар- ның карашларын, теләкләрен өйрәнә.
Муса Җәлил халыкның мораль, рухи сыйфатларын, политик аңлы- лыгын, эшчәнлеген, батырлыгын күрә һәм халык үзе аны иҗатка дәртләндереп тора. 'Менә ни өчен Муса Җәлилнең шигырьләре гади, халыкчан, аһәңле һәм йөрәккә үтеп керә торган чын хисләрне чагылды- ручан булалар.
Советлар съездыннан кайтып килүче делегат образы («Съезддан», 1925) яшь шагыйрьне дулкынландыра икән, бу бик табигый. Ул делегатның тойгылары белән яши. Алты, сигез басулы кырларда трак-торлар гөрелтесе астында эшләргә дәртләнгән крестьян-делегат белән ул бергә атлый, бергә җилкенә. Революцион традицияләргә бай булган эшче образы аны ким дулкынландырмый. /Машинистның кара янган күзләреннән «бишенче ел сөреме»п күрүе, «гыйнвар» хикәясен укый алуы («Орлес заводында», 1926) шуны сөйли.
/Муса Җәлил, тормышны киң алып, аның ерак перспективаларына карый белә торган шагыйрь. Бу эшкә аны совет халкы өйрәтте һәм классик әдәбиятның уңай традицияләре өйрәтте. Ул совет халкының хезмәт поэзиясен күреп рухланды, яшәү мәгънәсен дә нәтиҗәле эштә, халык өчен файдалы җимеш үстерүдә дин карады. Ул бу олы фикерне тормышның, көндәлек хез-мәтнең һәрбер күренешеннән, һәрбер деталеннән таба белде, һәрбер нәрсәне ул үзенчә әйтте, үзенчә җырлады, тормыш, көрәш күренешләрен үзенчә җанландырды, һәрбер нәрсәгә, һәрбер вакыйгага ул җылы сүз, ягымлы образ таба белде.
/Менә аның «Яшь юксыл» газетасын тәбрик итеп язган кечкенә бер шигыре. Аида ачыктан-ачык әйтст гәп тәбрик сүзе дә, тантана вак**' тында әйтелә торган теләкләр юк, шагыйрь үзе хис иткәнне, күне- лейдә кайнаганны җырга сала.
Телләребез яңа ачылса да, Сүзләребез утлы ук төсле. Көрәш белән үсте уйларыбыз, Көчләребез шунда җитеште.
Шигырь 1927 елда, юбилей көненә каратып язылган, ә аның көче һаман да саклана, поэтик сыйфаты һаман тоныкланмый, фикер үткенлеге дә шул килеш. Чөнки шагыйрь вакыйганы формаль рәвештә сурәтләми, бәлки вакыйганың иҗтимагый тормыштагы роленә, аның мәгънә* сснә төшенеп яза.
Шагыйрь бик матур идеяне образлар аша чагылдырырга уйлый: совет халкының иҗади хезмәте белән социализм төзелә һәм социализмның татлы җимешләре халык-ның үз көче белән үстерелә. Муса Җәлил бу идеяне коры һәм тонык сүзләр белән әйтми, бәлки, зур идеяне халык күңелендә урын табарлык формага сала. Моны күрү өчен аның бер шигырен алып карау да җитә. Мәсәлән, аның «Истә* (1928) исемле шигыре бу яктан бик характерлы. Шагыйрь, табигатьнең матурлыгын тойдырып, аны үзебезнең яшьлек языбыз итеп сурәтләгәннән соң, дустының хезмә-тенә килә: дусты алма агачы утырта. Шигырьдә совет кешесенен иҗади хезмәткә булган мөнәсәбәте, алдагы матурлыкларга, ерак киләчәккә омтылышы бик матур итеп, шуның белән бергә халыкның үз авыз иҗатыпдагыча гади, җыйнак итеп әйтелгән.
Кояш көлде, җирдә көлгән төсле, Барсыннан да артык син көлдең. Шатлыгыңа исереп, алмагачың Тирәсендә очынып сикердең.
— Алмагачым үссен, алма бирсен, Алмалары пешсен, кызарсын.
Еллар үтәр, бәлки миннән соң сез Алмаларын, дуслар, өзәрсез.
Әйе, совет халкы үзенең тормышын төзи, иртәгесе көнгә ачык каран, ышаныч белән бакча үстерә, аның җимешләр бирүенә шикләнми һәм шуңа күрә ул хезмәттә балкып яиа. Совет кешесенең эчке дулкынлануын, аның яшьлек көчен без
79
шагыйрьнең җылы лирикасында күрәбез. Ул һәрбер күренештән соң лирик бер эндәш ясый. Рефрен булып кабатлана торган строфаның эчтәлегенә аерым төс өстәлә бара, аның тормышка, хезмәткә, көрәшкә мөнәсәбәте яктыра. Шигырьнең икенче кисәгендә лирик герой үзенең иптәшен тагы искә ала. Аның бакчасы яши, ул җимеш бирә, ә үзе юк.
Кытай халкында бик матур бер мәкаль бар: «бер буын агач утырта, икенче буын аның күләгәсендә ял итә». Бик дөрес әйтелгән. Әгәр һәркем үзе өчен генә яшәсә, бертөрле прогресс та, культура да булмас иде, тормыш беркайчан да алга китә алмас иде. Халык — тормышны алга илтүче, ул аңа үз көчен сала, иҗат итә. Шуңа күрә халык көчле һәм ул җиңелми, шуңа күрә ул үлемсез.
Муса Җәлилнең шигырендә сурәтләнгән бакчачы да иҗат итүче, көрәшче булып күз алдына баса, халыкның үз вәкиле булып гәүдәләнә. Ул хезмәте белән көчле, хезмәте белән үлемсез. Шул хезмәте аркасында ул башкаларның күңелендә балкып яши:
Шуңа, ахры, әле дә күңелләрдә Алма гөлдәй балкып янасың.
Шагыйрь социализм төзүчегә дан җырлый. Аның тормышка ямь, бәхет, шатлык алып килүен мактый. Социализм төзү эшенең авырлыгын, шул ук вакытта аның дәртләндереп торуын, социализмның җимешле тантанасын шагыйрь бик нык сизә һәм ул аның поэтик чагылышын сурәтли.
Шагыйрьнең югарыда әйтелгән олы фикере, социализмның җиңүен чагылдыру идеясе ялангач килеш күрсәтелми, бәлки кешенең эше, хезмәте аша һәм шагыйрьнең үз мөнәсәбәтен чагылдырган йөрәк җырлары аша җанлана. Аның ха- лыкчанлыгы да, поэтик көче Дә шунда.
Талмас куллар бүген эш өстендә Тизләтсеннәр алгы уңышны. Көлә белик көләч бәхетләргә, Сөя белик матур тормышны.
(«Яследә», 1928.)
Тормыш киң һәм катлаулы, аның сулышын, музыкасын ишетү өчен өстән-өстән генә күзәтү җитми. Тормышның матурлыгы да җиңел генә тумый, бәхетле, шатлыклы көннәр үзлекләреннән килмиләр. Муса Җәлил шуңа күрә тормышның тышкы кабыгын гына алмый, ул аны көрәш тарихы эчендә, революцион үсешендә, перспективасында алып өйрәнә, һәм лирик тойгылары да төрле яктан өйрәнү нәтиҗәсе булып туалар. Шагыйрьнең «Авыру комсомолец» исемле поэмасы — көрәш тарихын төрле яклап өйрәнү җимеше.
Бу поэма Муса Җәлил иҗатында үзенә башка бер урын тота. Әле рабфакта укыган вакытта ук, 1924 елда язылган бу поэма Муса Җәлилнең иң яратып эшләгән әсәрлә-реннән берсе. Ул аны кайта-кайта төзәткән, яңадан-яңа детальләр биреп, идея эчтәлеген баета килгән.
Шушы поэманың идея юнәлеше шагыйрьнең башка әсәрләрендә дә чагыла. Югарыда әйтелгән «Истә» шигыре дә, «Бәйрәм таңында» (1927), «Үлемгә» (1927), «Больницада» (1928) исемле шигырьләре моңа ачык мисал була алалар.
Бу әсәрләр өчен һәм, шуннан чыгып, /Муса Җәлилнең иҗаты өчен нәрсә характерлы? Ни өчен ул бу авыру образына еш-еш әйләнеп карый? Безнеңчә, Муса Җәлил тормышны ал буяуларда гына бирү-гә каршы, аны көрәш, көрәшнең авырлыгы, котылгысыз корбаннары, яулап алынган җиңүләре — барысы бергә кызыксындыра. Аны яшәү һәм үлемне җиңеп, яшәүне дәвам иттерү проблемасы кызыксындыра. Аны һәрвакыт борчып, кытыклап
80
торган нәрсә — үлемне җиңү! Котылгысыз үлем каршында калган көрәшченең психологик хәлен алып, ул бу темадан үлемне җиңү моментын, йомшаклыкны — күңел, характер йомшаклыгын уздырып җибәрү процессын, характерның яңа бас-кычка күтәрелүен, чыныгуын эзли. ,Чөнки бу проблема бәхет проблемасы белән, совет яшьләренең характерларын формалаштыру мәсьәләсе белән бик тыгыз бәйләнешле.
Политик яктан үскән шагыйрь һәм комсомол оешмасының җаваплы эшчесе буларак, Муса Җәлилгә меңнәрчә комсомолецлар белән очрашырга туры килә. Ул аларга дөрес юнәлеш бирергә, яшьләрдә хезмәткә дөрес караш урнаштыруда булышырга тиеш. Иҗтимагый хезмәткә, социаль-политик көрәшкә аек карый белүче тормышта, көрәш сафында үз урынын таба һәм аның эше тәкъдир ителә, ди шагыйрь. Аның әсәрләре шул караштан чыгып язылганнар.
«Авыру комсомолец» (соңыннан ул «Үткән еллар» исеме белән басыла) поэмасында революцион көрәшләрдә чыныккан, көчле ихтыярлы комсомолец образы бирелә. Ул инде 1912 елда ук, малай вакытыннан, Лена вакыйгаларында катнашкан, абыйларының революцион хә-рәкәтенә булышлык иткән. Ул патша төрмәләренең подвалларында утырган:
Төрмә бозып имеп катты йөрәк...
Аң югалды... башлар тилерде...
Революциядән соң ул — Совет власте өчен актив көрәшче, Махно- га каршы, Юденичка каршы корал белән сугышучы. Юденич бандасының пулясы аның үпкәсен тишеп чыга. Ләкин комсомолец көрәштән ту кт а м ы й. Ко м со м о л и ы ң съезд ы н д а ул Ленин речен тыңлаган, аның сүзләре белән рухланган. Ленин образын йөрәгендә саклаган комсомолец көрәш белән дәртләнә. Ул капитали- стикилләр төрмәсендә газапланучыларны да күз алдына китерә. Париж, Познань төрмәләрендә тилмерүчеләр аны борчыйлар. Хәзер ул үлем түшәгендә, туберкулез белән авырып ята, ләкин аңарда кайгыру, рух төшенкелеге юк, киресенчә:
Тәбрик итәм яңа тормышның Яңа бәйрәмнәрен барын да...
Аның тормыш юлы авыр узган, ләкин көрәштә ул рухы белән чыныга, какшамас характерга ия була һәм җиңә. Комсомолец кире чигенми: «Кире чигенү юк ул, юк, к>к ул...». Изге максатка юнәлгәндә йөзәр, меңәр корбан булуын әйтеп, поэма оптимистик юллар белән тәмамлана:
Көрәш өчен һәрбер черегән күкрәк —- Мең яшь күкрәк өчен җан булыр...
Көрәшченең җиңелмәвен, анын эшенең үлемсезлегеи шагыйрь әнә шулай сурәтли. Комсомолецныд тормыш юлы — ул революционер юлы, тормышын халык бәхете өчен багышлаган батыр көрәшче юлы. Һәм шушы көрәштә ул яшәүнең мәгънәсен таба, халык өчен хезмәт итүдә үзенең бәхетен таба.
«Больницада» исемле шигырь эчтәлеге белән дә, идея юнәлеше белән дә «Авыру комсомолец»ка охшаган. Туберкулёз белән авырый торган Рауза больницада. Ул тор-мыш ташкынын сизеп ята, ЭШЛӘГӘЕ көннәрен, заводын, цехын өзелеп- өзелеп сагына. Ул менә Биби белән яңа төр насос ясарга һәм күрше авылда артель оештырырга план корган... Ләкин аның гомере сүнеп бара. Шагыйрь бу образны үзенең лирик хисләре аркылы сурәтли, ана үзенең барлык җылы мөнәсәбәтен күрсәтә. Шигырьнең бер юлы да сыз- лану-сыкрану һәм мелодраматизм хисе тудырмый. Ул оптимистик шигырь, хезмәт итүнең бәхет булуын күрсәтә торган һәм хезмәт үзе — үлемсезлек китерә икәнен анлата торган шигырь. Аның ахыргы строфасы шагыйрьнең тормышка, яшәүгә булган мөнәсәбәтен бик ачык бирә. Рауза инде эндәшми, ул сүнеп бара, ә тышта тормыш. Аннан трамвай уза, аның фонарь яктысы кызның йөзе буйлап шуып үтә, тәрәзәләр калтырый. Таш урамнарны яңгыратып завод кычкырта:
Тышта —тормыш, Тыштан дулкынланып Үлмәс эшнең тавышы ишетелә.

Менә шушы үлмәс эш — аның иҗатында төп • мотив булып кала. Бу теманы ул бишьеллыклар чорында тагын да үстереп җибәрде. Хез мәттә чыныккан характерлар н ы, хезмәт аша данга ирешүне ул бик күп шигырьләрендә, җырларында, поэмаларында чагылдырды. Шушы фикерне җанландыру өчен Муса Җәлил поэтик көчен кызганмады, бай фантазиясен эштән туктатмады, тормышны өйрәнүен тирәнәйтә барды.
Безнең тормыш шундый ирекле, Шатлыклы һәм матур түгелме?
Яңгыр алды төсле өметле,
Яңгыр арты төсле күңелле!
(«Яңгыр», 1937,)
Шагыйрь Муса Җәлил үзе күтәргән проблемаларны социалистик тормыш һәм аның актуаль бурычларына бик тыгыз рәвештә бәйләп бирә. Югарыда карап узган проблема халык хуҗалыгын аякка бастыру һәм индустрияләштерү чорының гомуми таләпләреннән чыгып куела, совет халкының, партиянең интересларыннан чыгып хәл кылына. Чыннан да, капитализм калдыкларына, троцкийчы-бухаринчы бандаларга, аларның ачык һәм яшерен агентларына каршы рәхимсез көрәш алып барганда, нәфис сүз ярдәме белән хезмәт ияләренең күңелләрендә җиңү тойгысын үстерү бик изге эш иде. Партия интересларын, совет халкы интересларын күзәтеп, шагыйрь укучы яшьләрне революцион көрәш пафосы белән дәртләндерде, хезмәттә коммунистик мөнәсәбәткә илһамландырды, тормышта, семьяда яңа моральгә, дисциплина- лылыкка, батырлыкка рухландырды.
Муса Җәлил, коммунист буларак, совет халкының үз шагыйре буларак, халык каршында, партия каршында торган иң мөһим мәсьәләләрне, иң актуаль проблемаларны художество сүзе аша гәүдәләндереп •килде.
Көрәш сулышып үпкә йотмый торып, Ул җырларны аңлап буламы?!
(«Иске Себер тарихыннан», 1924.) дип язды Муса Җәлил, һәм ул совет чорының сулышы белән яшәп, совет халкының күңелендә оешкан тойгыларны аңлап җырлады. Шуңа күрә аның җырлары да вакыт сынавын җиңел уздылар. Чорның иҗ- тимагый-политик сулышын бөркеп торганга, чорның көрәш ялкынын чагылдырганга алар бүген дә яңа булып, ятышлы һәм мәгънәле булып кабул ителәләр. Мәсәлән, аның 1929 ел башында басылып чыккан «Иптәшкә» исемле, яшь шагыйрь өчен шактый зур, җыентыгы бар. Менә бүген дә аннан искергән, әһәмиятен югалткан шигырь табуы читен. Чөнки ул чын тормышны, чынлыкны чагылдыра. Анда дәртле хезмәт, анда ашкыну, мавыгу, анда психологик проблемалар, төрле хис ситуацияләре, анда искелеккә, ме-щанлыкка каршы, сыйнфый дошманнарга каршы көрәш, сугыш чукмарларына ачы нәфрәт...
Кайда синең дөрес кыяфәтең, Йөзең грим, чәчең парикта. Эчең, тышың белән төренгәнсең «Әкәм-төкәм» төсле кабыкка, («Аларның кызына», 1927.)
кебек юллар әле дә үлеп бетмәгән мещан калдыкларына туры аталар.
Муса Җәлил шигырьләрендә то-ныкланмый торган поэтик бизәкләр бар, ягымлылык, җылылык бар, чөнки аның музыкасы халык моңы белән сугарылган. Ничек искерсен менә бу юллар, аларны әле совет яшьләре бик озак укырлар, бик озак җырларлар!
Безнең урам көндез чиксез матур, Әллә инде завод булганга?!
Завод матур, әллә станында . Син сызганып басып торганга?!
81

82
Сиңа, күрәм, эш тә берни түгел, Көлә-көлә тимер уясың.
Сизмисең син үзең, Ә йөрәктә Дәртләремнән чуен коясың.
(«Иртән», 1927.)
Муса Җәлилнең политик карашы һәм әдәби иҗаты совет халкының практик эшенә бик тыгыз бәйләнеп үсә бара. Ул, комсомол инструкторы булып эшләгәндә, 1926 .елда бөек Коммунистлар партиясенә керергә гариза бирә. Шул вакыттагы Устав нигезендә, аны, кандидатлык стажын ике ел итеп билгеләп, партия сафына алалар. Ике ел узганнан соң ул 1929 елда Коммунистлар партиясе члены булып кабул ителә. Партия сафына килеп баскач, Муса Җәлил үзенең халык каршында жаваплылыгын аеруча ныграк аңлый.
Уку, өйрәнү Мусаның көндәлек гадәтенә кергән, ул китаптан аерылмый, аның дөньяга карашы киңәя бара. 1927 елның көзендә /Муса Җәлилне ВЛКСМ Үзәк Комитеты үзенә эшкә чакырып ала. Ул «Кечкенә иптәшләр» журналының редакторы итеп билгеләнә. Шул ук елны шагыйрь ВЛКСМ Үзәк Комитетының Татбашсекция бюросына член булып сайлана.
Муса Җәлил искиткеч зур һәм күп тармаклы эшне уңышлы башкарып баруы өстенә укырга кирәклеген дә онытмый. 1927 елда Москвага күчү белән, /Москва Дәүләт университетына укырга керә. Ул 1931 елда университетның редакторлар һәм тәнкыйтьчеләр хәзерли торган бүлеген тәмамлап чыга.
Әнә шундый нагрузкадан соң ижат эше бераз сүлпәнәеп торырга тиеш иде кебек, чынында исә алай булмый. Ул тормыш чынлыгына үткенрәк күз белән карарга тырыша, иҗатын тематик яктай да, жанры ягыннан да төрләндерә. 1929 елдай алып 1932 елның ахырына кадәр ул «Октябрь баласы» журналының редакторы булып эшли һәм балалар әдәбиятын жанланды- руга, үстерүгә, яшь язучылар кадрларын тәрбияләүгә бик күп көч куя. Нәкъ шушы елларда Муса Җәлил яшьләр, пионерлар өчеи җырлан ижат итә, вакытлы матбугатта публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре белән катнаша.
Бишьеллыклар чорында Муса Җә-лилнең таланты чын мәгънәсендә чәчәк атты. Ул социалистик чынлыкның соклангыч матурлыгын, совет кешесенең батырлык сыйфатларын төрле калыпларга салып, үзенә хас поэтик тел белән жырлады. Тукай, Такташларның поэтик традицияләрен ул яңа шартларда, бишь-еллыклар чорында алга үстереп алып китте. Горький, Маяковский традицияләрен тирәннән өйрәнгән һәм атаклы рус совет язучылары белән иҗади бәйләнештә булган, алар белән бик нык аралашкан Муса Җәлил татар совет поэзиясенең алдынгы сафына килеп басты.
Социалистик чынбарлык аның өчен тирән хисле, үткен фикерле җыр иде. Бу жыр шаян да, дәртле дә, героик та була, ул эпик характер алып катлаулы вакыйгаларны сурәтли, ул кеше йөрәгенең иң нечкә кылларын кузгатып жибәрә, ул рухландыра, ярсыта, өнди һәм нәф-рәтләндерә. Лирик җылылык белән язылган бу җырлар халык иҗатының бай хәзинәсенә нигезләнеп үстеләр. Халык иҗатының барлык нечкәлекләрен белгән Муса Җәлил, үзенең сәнгать алымнарын төрләндерүдә, эмоциональлеккә, телдәге нәфислеккә, метафоралар байлыгына халык иҗатыннан файдаланды. Шуңа күрә аның әсәрләре музыкаль яңгырашлы, теле бай, фикерләве образлы, хисләре үткен булдылар. Үзе әйткәнчә, «чор тудырган дәрттән» («Котып турында», 1933) җилкенеп җырлаган дәртле җырлар бишьеллыкларның героик тарихын, яңа сыйфатлар белән баеган батыр совет халкын күз алдына бастыралар. Советлар иленең бөеклеген, аның үскәинән-үсә бара торган куәтен, искиткеч табигать байлыгын, җимешле бакчаларын, дулкынлы диңгезләрен, хезмәт моңы белән яңгырап торган колхоз кырларын, алгы җиңүләргә ашкындырган шәһәрләрен шагыйрь куәтле бер симфоник оркестрга сала. Ул җырда нык, җиңелмәс бөек Ватан образы җанлана.
83’
Мня сокланам,
зәңгәр колхоз кыры. Таудай уңыш бирү өстенә, Батыр эшләп, матур көлә белгән Шундый сылу кызлар үстерә,
(«Колхоз кызына», 1933.)
ди ул социалистик кырның батыры турында. Шагыйрь кызның сөйкемле, тыйнак портретын халыкның үз теле белән, аның йөрәк сүзләре белән сурәтли:
Болыт аша, качып-посып кына, Нурын сузган кояш шикелле, Керфек аша
көләч карашыңны Суздың миңа
көлеп сөйкемле.
Шагыйрьнең иҗатында производство ударникларының хезмәткә коммунистик мөнәсәбәте күренә, завод цехларының «корыч тавышы белән сулавы» ишетелә («Зәйнәб», 1932).
Ул тормышның һәрбер почмагына күз салды, зур проблемаларны җиңел бер формага салып күрсәтте, кечкенә, вак нәрсәләрнең философик мәгънәсен ачып бирде. Шуңа күрә тормыш аның поэтик эшчәнлегендә бер генә яктан, тантаналы шау-шу белән, җиңү фанфаралары астында гына яктыртылмады. Ул тормышны үзенең хәрәкәтендә, искелек белән якалык көрәшендә, алдынгы белән реакция арасындагы көрәш эчендә гәүдәләндерде. Шуңа күрә ул үткен конфликтлар, драматик һәм психологик ситуацияләр бирде, кеше характерының чиксез катлаулы, тойгыларының әйтеп бетергесез бай булуын күрсәтте. Менә, мәсәлән, хезмәттә үзен бәхетле итеп сизгән колхоз бригадиры Җиһан образы. Колхоз тормышы аны бәхеткә алып килә, тик «аның бәхетенең бер ягы китек». Нәрсә булган? Эш шунда, аның бригадасының бер члены ялкау, сүз тыңламый. Ә ул Җиһанның үз ире. Җиһан кыз чагында Шәйгәрәйне сөйгән, алар бергә тормыш кичергәннәр, байга эшләгәннәр, тормыш авырлыгын мәхәббәт белән онытырга тырышканнар.
Хәзер инде бәхеткә юлыккач, алар арасы суына, чөнки Шәңгәрән хатыны бригадир булуны күтәрә алмый. Ничек инде ул үз хатынына баш исен, аңа буйсынып эшләсен? Аның кирелеге көчле, аңарда иске карашлар яши әле. һәм шагыйрь Шәнгәрәй образының психологик кичерешләре аша, аның яңага аяк атлавын, колхоз семьясында анын тәрбияләнүен күрсәтә.
Сугыш алдыннан Муса Җәлилнең «Хат ташучы» (1940) исемле зур поэмасы мәйданга чыкты. Социалистик чынлыкны поэтик ялкын белән чагылдырган бу поэма хезмәткә дан җырлый торган иң уңышлы әсәрләрнең берсе. Халык җырлары стилендә язылган, халыкның үз җырларыннан кыю рәвештә файдаланып эшләнгән «Хат ташучы» поэмасында совет яшьләре, аларның көндәлек эше, тормышы, омтылышы, саф мәхәббәте, шикләнү, икеләнүләр белән тулы йөрәк хисләре — бөтенесе табигый күрсәтелгән.
Поэма 1938 елда ук тәмам булуына карамастан, шагыйрь аны бастырырга ашыкмый, чөнки ул социалистик тормышның характерлы, типик детальләрен кат-кат эшли.
Совет халкы хезмәткә мәхәббәт белән карый. Аның каршында зур һәм кечкенә профессияләр юк, кирәкле һәм кирәксез эш төре юк. һәркайсы мөһим, һәрбер эш бөек Ватанның данын, куәтен үстерүгә юнәлгән. Шуңа күрә академиктан алып, хат ташучыга кадәр бер максатка карап баралар, бер үк илнен бөек йортын төзиләр.
Безнең илдә .юк оятлы һәм кадерсез һичбер эш. һәрбер эштә син алдын һәм Данлы булырга тиеш.
Менә шушы чынлыкны поэманың үзәгенә салып, шагыйрь «кечкенә» профессияләрнең поэтик матурлыгын, дәртләндерүчән романтикасын ача. Поэмадагы Тимербулат һәм Фәйрүзә образлары халыкның үз улы, үз кызы итеп, бөтен табигый- леге белән, психологик кичерешләре белән җанланалар. Алар үз кеше һәм аларга дулкынланып карыйсың, мәхәббәт хисләренең үсешен кызыксынып күзәтәсең. Монда тагын бер мөһим нәрсәне әйтергә кирәк, поэманың геройлары үсеше артыннан күзәткәндә, без Совет иленең киң күкрәктән сулыш алуыв
84
тоябыз» аның фән нигезендә хуҗалык укышларына ирешүен күрәбез.
Материалны социалистик тормышның киң ярларыннан алып дулкынланып язган шагыйрь үзенең гомерен, үзенең җырларын социализм портының бер кирпече итеп күрде:
Безнең илдә тиңсез хезмәт белән Социализм йорты төзелә.
Минем гомерем кирәк бер таш булып Кереп ятты шул йорт нигезенә.
(«Еллар, еллар», 1934.)
Бу бик хаклы, дөрес әйтелгән сүзләр.
Туган илен һәм совет халкын өзелеп яратканга, социализмның каза-нышларында халык көчен ачык күргәнгә, Муса Җәлил изге Ватан образын аерым бер мәхәббәт, аерым бер җылылык белән сурәтли һәм аны саклар өчен хәзер тора. Ватан кайчан гына набат сугып ча-кырмасын, картайган булсак та, яшьләрчә:
Без шундый ук ярсу йөрәк белән Житен сакал селкеп килербез,
(«Яшьлек». 1933.)
ди ул. Аның иң мөкаддәс тойгылары Ватанга, бөек партиягә багышланган. Нинди тема гына шагыйрьнең күңелен кытыкламасын, ул бөек илнең көрәшчесе, совет халкының турылыклы улы булып яза, патриотик хисләрен җырлый. «Хат ташучы» поэмасында ул геройларны /Москвага алып килә. Без, Москвага якынлашкан саен Тимербулат белән Фәйрүзәнең хисләре куера барганын сизү белән бергә, шагыйрьнең дә дулкынлануын күрәбез.
Л1епә Мәскәү...
Мәгърур Кремле —
Башнясында Кызыл байрагы.
Бөек илнең алсу таңы төсле Дулкынлана җилгә каймалып. Мәскәү бирә илгә яшәү тогын, Ул халыкка илтә яктылык. Ил нур ала аннан —
Кремльдә
һәркөн алсу таңын арттырып.
«Алтынчәч», «Илдар» кебек драматик поэмалары Ватанны саклау темасына язылдылар. «Алтынчәч» әсәрендәге Тугзак образы — ул җиңелмәс Ватан образы булып, коллыкка, җәбер-золымнарга каршы, чит ил басып алучыларына каршы рәхимсез көрәшүче үлемсез ана образы булып сурәтләнә. Тормышны, тарихны, халыкның үз иҗатын бик нык өйрәнеп, аның эчке рухи омтылышын тирәннән аңлап язылган бу әсәр шагыйрьнең драматурглык көчен күрсәтә. Анда үткен, социаль конфликтлар, характерлар көрәше, вакыйгалардагы киеренкелек, ге-ройларның эчке кичерешләре драматик яктан бик оста эшләнгәннәр. Мондый халыкчан әсәрне халык шагыйре, югары культурага ия булган язучы гына тудыра ала.
«Илдар» — Муса Җәлилнең драматик ситуацияләр белән эш итә белүен күрсәтә торган икенче әсәр. Ватанны саклау, халык азатлыгы өчен бөтен җаныңны биреп көрәшү идеясен шагыйрь уңышлы ача, конфликтлар, психологик кичерешләр, геройларның авыр сынаулар уздыруы бик матур бирелә, художестволы сурәтләнә. Бу әсәрдә дә халык образы, аның җиңелмәс көче үзәк урында тора. Халык бердәм, халык көчле, халык, авырлыкларны җи-ңеп, дошманнарны туздырып, алга бара, якты киләчәгенә юл сала, коммунизмга ашкына.
Муса Җәлил әнә шул изге Ватан образын йөрәгендә саклап бөек Ватан сугышына килеп керде.
Бөек Ватан сугышына кадәр эшләгән эше, хезмәте, иҗат иткән әсәрләре Муса Җәлилне совет халкының талантлы һәм турылыклы улы итеп таныттылар. Ул меңнәрчә
Йөз яшьлегем булса, мин барсын да Шушы юлга бирмәс идемме?
(«Корыч», 30. IX. 1943.)
укучыларның күңелләрендә җылы урын алды, аны яратып җырладылар, шигырьләрен сөеп ятладылар. Халык белән бер адымнан атлап барган, халык эчендә чыныккан

S5
шагыйрь совет халыкларындагы иң матур характер сыйфатларын үзендә үстерүгә бик нык әһәмият бирде: халык эшенә турылыклы булу, авырлыклар каршында калтырап калмау, Ватанга, партиягә намус белән хезмәт итү, аның исеменә тап төшерерлек һичбер йомшаклык күрсәтмәү, коммунистик бурычын, гражданлык вазифаларын ахыры- нача үтәү, дусларга ярдәм итү, дошманнарга аяусыз булу кебек сыйфатларны ул бөтен тормыш юлында үзендә үстерә килде.
Юк, шаярма, яшьлек!
Ярсып кабыну
Синдә генә түгел икән ул, Бу өр-яңа тойгы Ахры безнең Бөтен гомеребезгә китәр ул.
(«Яилълек», 1933.)
Сугышка кадәр сигез ел элек язылган бу юллар Муса Җәлилнең үзендәге эчке сыйфатларын тикше-' pen торуы турында сөйли. Кирәк чакта аңарда өр-яңа тойгылар кабыначак. Кирәк чакта ул «яшьләр белән бер үк сафка» басарга тиешлеген онытмый.
Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына политик яктан житлегеп, гражданлык бурычын, коммунистлык бурычын тулысынча аңлап килде. Шуңа күрә ул яңа тарихи обста- новкада, бөтен ил бөек сынау уздырганда поэзияне югары күтәрде, совет офицеры данын, коммунист- көрәшче данын үлемсез итте.
Шагыйрь совет кешесенең индивидуаль сыйфатлары тулысынча азатлык көрәшендә, социализм төзелешендә өлгерә дип дөрес әйтә:
Ләкин аңа килдек без, акыллым. Батырлык һәм көрәш аркылы, Шунда чыныктырдык без йөрәкне, Шунда үткерләдек акылны.
(«Безнең сөю*, 1931.)
Сугышка килгәнче үк Муса Җәлил шул ышаныч белән яши һәм бу сугышта совет халкының җиңеп чыгуына шикләнми. Сугышның язмышын аерым геройлар түгел, бәлки Коммунистлар партиясе тарафыннан дөрес юнәлеш алган халык хәл итәчәк икәнен ул яхшы белә. Фронт обстановкасыида аның бу ышанычы үэгы да ныгый.
Бер хатында Муса Җәлил болай яза: «Сиңа билгеледер, чьш фронт яны тормышы алай ук уңайлы түгел, гражданский обстановкада (elIIj еш кинода күреп) без аны болай дип белми идек. Әгәр мин элек ул тормышның бары романтикасын гына белсәм, хәзер инде мин аны тупас реаль обстановкада сынадым һәм күрдем... Ләкин җиңүгә булган көч һәм хәзер тору көннән-көн үсә».
Бу — сугышның беренче айларында язылган хат. Ул чакта шагыйрь үзе дә фронт полосасында командирлар курсында укый иде. Фронттан, алгы сызыктан язган хатларында берничә тапкыр мөһим задание белән ут сызыгында йөрүен әйтә: «йөрү авыр, куркыныч, ләкин бик кызыклы, һәрвакыт ут астында булдым. Өч төн диярлек тоташтан бер дә йокламадым, аяк өстеннән, йөргәндә генә, ашадым. Ләкин бик күп нәрсә күрдем».
Фашизмга каршы героик көрәшкән совет солдатлары белән бер сафта хезмәт итү шагыйрьгә яңадан- яңа материаллар бирә, ул үз характерын тагын да чыныктыра төшә. Шуңа күрә сугыш шартларында язылган шигырьләре белән шагыйрь яңа баскычка күтәрелә. Аның сугышчан поэзиясе көчле патриотизм хисе белән сугарыла. Алар совет халкының изге теләкләрен, гайрәтле омтылышларын эмоциональ көч белән сурәтлиләр. Ул шигырьләр чын күңелдән язылган, тормыш үзе ул хисләрне тудырган. Шагыйрь совет халкының батырлыгына, героик- адымына очраклы бернәрсә итегг карамый, ул аңа тарихи яктан килә* һәм барлык героик традицияләр яңа шартларда үстерелә, моңа кадәр' күрелмәгән аерым бер төстә чагыла дип карый. Ун еллар буе тыныч тормыш өлкәсендә дан казанган, хезмәттә үзенә бәхет, рәхәт тормыш.- яшәү һәм якты перспектива яулап алган совет халкының фашист ор- даларына нәфрәте көчле һәм бу утлы нәфрәт күрелмәгән геройлык тудырды да.
Муса Җәлилнең сугышчан поэзиясендә батыр совет халкы, соЯ вет солдаты гәүдәләнә, аның җиңелмәс, горур һәм үч алу тойгысы бе

86
лән янган йөрәк хисләре чагыла. А\енә, күпер шартлатучы партизан образы («Күпер»). Ул үз җирендә дошманга каршы көрәштә, илбасарларны тар-мар итү уе белән яна һәм җиңү өчен үзен корбан итә.
«Дан» исемле шигырендә Муса Җәлил совет солдатының горурлыгын күрсәтә. Фашистларның сафын тар-мар итеп, «туган авыл халкын җиңү дәрте белән җылытып» көрәшүче солдатның изге бурычны аңлаудан туган бөек хисе җанлана.
Кыска вакыт эчендә Муса Җәлил дистәләрчә шигырьләр язды. Алар аның һаман үсә барганын раслыйлар. Дөрес, язучы үзенең кайбер шигырьләреннән канәгать түгел, шулай да ул үзе үк иҗаты-ның яңа күтәрелешкә менгәнлеген сизә. /Мәсәлән, Муса. Җәлил бер хатында: «Туганлык», «Немец солдатына», «Соңгы бомба» шигырьләрен уртача язылган дип санавын белдерә: «/Минем ике әйбәт балладам бар: «Соңгы патрон турында баллада» һәм «Ике кыз һәм ике ул турында», ләкин алар әле эшләнү өстендә».
Бу хаттан соң ул тагын балладаны искә алып яза: «Миндә тагын берничә язылып бетмәгән күләмле шигырьләр бар: «Соңгы патрон турында баллада», «Йокы», «Үлем походы», «Ана» («С. Ә.» журналы өчен). Тәмамлагач, җибәрермен».
Шагыйрь, алдынгы ут сызыгында, көн-төн пуля астында яшәвенә карамастан, ут эчендә туган хисләрен җырга сала. «Өлгергәнен берсен җибәрә барам. Әллә нәрсә килеп чыгарга мөмкин: юлда дәфтәрне югалтырга һәм дәфтәргә караганда да зуррагын югалтырга мөмкин (мәс., башны)», — ди ул.
Шагыйрь зуррак әсәр тудырырга, индивидуаль сыйфатлары белән җанлы геройлар образын бирергә ашкына иде, ялкын эченнән калкып чыккан халык улларының героик характеры аны тирәннән дулкынландыра, ул яңа образлар белән илһамлана. «Әйе,— ди ул үзенең соңгы хатларының берсендә,— җанлы ке-шеләр турында, җанлы геройлар турында, аларның индивидуаль сыйфатларын күрсәткән әсәрләрне күп язарга кирәк. Бу яктан шагыйрь К. Симонов уңышлы эшли. Минем хәзерге шартта зур, с>ре, капиталь әйберләр (поэмалар, повестьлар, пьесалар) язарга керешергә мөмкинлегем юк. Син күз алдыңа китерәсең булыр — мин бит хәзер турыдан-ту- ры сугыш эчендә... Мин илбасарлар белән канлы бәрелешләрдә күзәтүче түгел, катнашучы. Минем тормыш хәзер сугыш шартларында, тир түгә торган эштә, походта. Шуңа күрә мин хәзер фронт лирикасы белән чикләнәм, ә зур әйберләргә җиңүдән соң тотынырмын, әгәр исән калсам. Ләкин минемчә, фронт лирикасы да мөһим һәм кирәкле жанр, бигрәк тә хәзер».
Әйе, фронт лирикасы да бик мөһим һәм ул лирика Муса Җәлил иҗатының яңа баскычы булды.
Хатларында искә алынган күләмле шигырьләре, балладалары сугыш обстановкасында һәлак булалар. Шагыйрьнең тормышы трагедия белән очлана, шуңа күрә бу гүзәл иҗат чишмәсе югары ноктага күтәрелгән җирендә киселеп кала.
1942 елның җәендә Волхов фрсль тында каты сугышлар барганда, чолганышта калган Муса Җәлил,- күкрәге каты яраланган хәлдә, һушсыз килеш дошман кулына эләгә.- Аның тормышында иң авыр, иң газаплы көннәре башлана. Ерткыч’ фашистлар аны концентрацион лад герьга илтеп ябалар. Ләкин шагыйрьнең азатлык өчен янган йөрәген рәшәткә эченә бикли алмыйлар. Муса Җәлил фашизмга каршы тиңсез көрәшкә ташлана, ул, үзенә иптәшләр- җыеп, политик көрәшчеләр төркеме оештыра, бу төркем тоткыннарны лагерьдан качыру эшенә керешә. Хыянәтченең доносы буенча, Муса Җәлилнең политик көрәше дошманга билгеле булгач, фашистлар аны Берлиндагы иң каты режимлы Моабит төрмәсенә китереп, ябалар һәм үлем җәзасына хөкем’ итәләр.
Фашист-палачл арның котырынып газаплаулары, ерткычлыклары, төрмәнең бозлы таш идәннәре, таш. капчыкның салкын һавасы, дар ага-, чы һәм свастикалы палач балтасы — берсе дә Муса Җәлилнең, ру

'лын сындыра алмый. Ул изге Ватан һәм героик совет халкы образларын йөрәгендә саклаган килеш искиткеч чыдамлылык, батырлык күрсәтә. Ул үзенең рухи, ихтыяри көчен туплап, үлемгә хөкем ителгән килеш тә көрәшне дәвам иттерә, азатлык сөюче халыклар исеменнән фашизмны гаепли, гестапо палачларының кан- сызлыкларын, иң кабахәт ерткычлык сыйфатларын фаш итә, аларны ләгънәтли, каһәрли. Аның йөрәк каны белән язган утлы шигырьләре — азатлык сөюче халыкларның үч авазы булып яңгырый:
Үзем күрдем, үз күзләрем белән, Үкереп акты ничек елгалар;
Балалар күк ничек үксеп-үксеп Яшен түкге ярсып җир-ана.
(«Вәхшәт», 1943.)
Сабый балаларны, газиз аналарны, чал чәчле картларны — берсен дә аямыйча, һичбер гаепсез килеш тереләй мичкә тыгып яндыруны, аларның канын коюны шагыйрь тетрәнеп яза һәм хаклык кылычын күтәрергә чакыра:
Күтәр, илем, хаклык байрагыңны, Буян җирнең канлы яшенә, Үлем булсын нуры, ана канын, Бала канын эчкән вәхшигә!
( «Вәхшәт».)
Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре прогрессив халыкларны хаклыкка өндиләр, алар бүген дә сугыш уты кабызучыларга каршы нәфрәт ялкыны дөрләтеп, аларны кисәтеп яңгырыйлар. Бу — тынычлык өчен, гаделлек һәм социализм өчен көрәшүче миллионнарның мәгърур авазы!
Елга якын юеш таш капчыкта тилмерткәннән соң, фашист-палачлар Муса Җәлилне 1944 елның январенда җәзалап үтерәләр. Ләкин алар совет халкының турылыклы батыр улында дөрләгән ялкынны сүндерә алмыйлар. Муса Җәлил совет офицеры, коммунист-шагыйрь исемен югары күтәреп яши, аның намусы саф, рухы нык кала. Аны үтерәләр, ләкин үлемсез җырларын төрмә подваллары да черетә алмый, фашист балтасы да кисә алмый. Азатлык өчен көрәшүче совет халкының мөкаддәс хисләрен җырлаган ■ ул әсәрләр туган илгә, туган халыкка кайтып ирешә. Чөнки халык үлемсез булган кебек, аның рухи, мораль бөеклеген җырлаган чын халыкчан әсәрләр дә үлемсез!
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып.
(«Җырларым», 26. XL 1943.)
Моабит төрмәсенең таш базында язылган йөзләп шигырь Муса Җәлилнең талант көче искиткеч булуы турында сөйли. Ул шигырьләрдә чиксез дөнья ачыла, кеше хисенең байлыгы һәм тирәнлеге үлчәп бетергесез икәнлеге күренә; совет кешесенең бөек рухы, җиңелмәс һәм какшамас корыч характеры җанлана. Туган ил, изге Ватан образы, азатлык өчен көрәшүче батыр образы, совет халкының гаделлек байрагы астында кояш нурлары алып килү хәрәкәте — соклангыч художество көче белән, лирик җылылык белән сурәтләнә. Ул шигырьләр хискә, фикергә шулкадәр бай—аларның һәр юлы афоризм кебек үткен һәм җыйнак. Аларны бер кат укып кына канәгатьләнмисең, күңелгә ятлый-сың. Бу — аларның сәнгать көчен раслый торган нәрсә. Мондый шигырьләрне бары үз халкының йөрәк каныннан аерылгысыз халык шагыйре генә яза ала.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык.
(«Батырлык, турында». XII. 1943.)
Әйе, Мусаның исеме тарихларга язылыр.
Муса Җәлил — халык шагыйре, у л—х алыклар герое! Аның исеме, үтерелүенә ун ел тулган көндә генә түгел, торган саен ешрак кабатланыр, торган саен кадерле иҗаты халык йөрәгенә керә барыр! Бөтен гомерен ’ халык өчен биргән, бөтен җырын халыкка ба- гышлаган герой шагыйрь үлемсез!

88