Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ


Ул югында илебезнең тормышында зур үзгәрешләр, күп кенә әһәмиятле вакыйгалар булып узды, байтак кына вакыт та үтте. Ул йөргән урамнарда көләч йөзле, күп катлы биек йортлар калкып чыкты, ул күңел ачарга чыккан урман буй-ларында, Идел ярларында яңа заводлар аякка басты, исәпсез-сансыз яңа утлар кабынды.
Шулай да ул язучылар арасында әле күптән түгел генә күренми башлады кебек, 'һәрвакыт пөхтә һәм матур киенүче, җыйнак кына гәүдәле, хәрәкәтчән бу яшь кешене берүк көнне берничә урында — әле Матбугат йортында, әле опера һәм балет театрында яисә язучылар җыелышында, студентлар кичәсендә очратырга мөмкин иде. Ул һәрвакыт диярлек кайда да булса ашыга, юлга чыкса, кызу атлый, сөйләшә башласа, ашыгып сөйли, аның фикеренең агышын аңлап, күңелендәге үзгәрешләрне, кичерешләрне төшенеп калу өчен бик тиз үзгәрүчән үтә җанлы йөзеннән күзләреңне алмыйча, Мусаның үзе шикелле үк, торгаи саен җанлана барып тыңлыйсың. Аның холкында балаларга гына хас самимилек, саф, беркатлы чын күңеллелек бар иде. Ул берәр нәрсәгә рәхәтләнеп, шаулатып көлеп җибәрә, әмма нинди дә булса гаделсезлек яки ялган килеп чыкса, аның чыраена шунда ук канәгатьсезлек яки ачу шәүләсе төшә иде.
Әйе, ул һәрвакыт диярлек ашыгып, берьюлы күп эшләрне башкарырга, һәммәсенә дә өлгерергә омтылып яшәде. Чөнки Мусаның чыннан да эше күп иде. Аны зур колачлы итеп, көчле язылган яңа әсәрләрнең аз булуы да, әле генә оешып килгән Татар Дәүләт опера һәм балет театрының эше сүлпән булу да, яңа опералар язу мәсьәләсе дә борчый. Ул язучылар белән композиторларга уртак тел табарга булыша, опералар, яңа җырлар яздыру өчен аларда иҗат очкыны кабындырырга тырыша. Шул вакытта ук аны язылачак поэмалары рухландыра башлый, ул да түгел, хәзер үк әйтәсе, бүген кич үк шигырь юллары булып тезеләсе яисә җырга саласы уй-хисләр дә җилкендерә. Шунда ук тагын яшьләр, укучылар алдына чыгып шигырь сөйлисе, яшь йөрәкләргә дәрт, илһам кабындырасы килә. Туган илнең шундый бай, шундый катлаулы һәм мавыктыргыч тормышында шагыйрь күңелен җилкетердәй яңалыклар азмыни?..
Муса Җәлил безнең күз алдына әле һаман да әнә шулай тере булып, Бөек Ватанның һәр шатлыгына куанып яшәүче, дәртләнеп иҗат итүче ялкынлы шагыйрь, киң карашлы җәмәгать эшлеклесе булып килә.
Шулай да аның үтерелүенә менә ун ел тула инде. Әмма үлем вакыты ерагайган саен, Муса безгә якыная гына бара. Фашистларның үлем камерасында күп айлар тоткын булып, бик куп газаплар чиккәннән соң язган шигырьләренең берсендә Муса язучы иҗатының озын гомерле булуының сәбәпләре турында да әйткән:
1944
J 9 54
5* 67
Сип яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомерең маяк булып Үзеңнән соң килгән буынга.
Бөтен аңлы тормышын халыкның бәхете өчен көрәшкә багышлап, йөрәгенең бөтен дәртен туган иленә биргәнлектән, Мусаның шигырьләре дә гомер узган саен, заман сулышы белән чыныккан саен, тагын да көчлерәк яңгырыйлар, шагыйрьнең мәң-ге сүрелмәс кайнар хисләре, шигырь юлларына тезелгән ялкынлы сүзләр булып, тагын да яктырак балкыйлар.
Муса Җәлилнең Бөек Ватан су-гышының беренче елларында окоплардан язып җибәргән шигырьләрендә туган илнең бөтенлеген, халыкның азат тормышын саклап калу юлында утка да, суга да керергә хәзер булган батыр сугышчының дошманга көчле нәфрәте, ашкынулы җиңү тойгылары чагылды. Совет Армиясенең офицеры буларак, үз өстенә йөкләнгән сугышчан- бурычны корал ярдәмендә үтәү өстенә, Муса Җәлил дошманга каршы үзенең көчле шагыйрьлек таланты белән дә көрәште. Аның сугыш сөреме сизелеп, канлы сугышның ачы хәкыйка- те бәреп торган көчле шигырьләре илгә басып керүче фашистларга көйдергеч нәфрәт уята, дошманга каршы аяусыз булырга, аны рәхимсез кырырга өндиләр иде.
Ләкин шагыйрь дошманның җиңелү көннәренә кадәр солдат булып сугыша алмады. Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә, алдан күрү мөмкин булмаган зур фаҗигагә тарып, туган иленә басып керүчеләргә корал белән каршы тору бәхетеннән мәхрүм ителде.
Муса Җәлил тормышында айсыз, йолдызсыз караңгы төн төсле авыр көннәр башлана. Ундүрт-унбиш яшьлек малай чагында ук азатлык өчен көрәшүчеләр сафына баскан, чын ирекнең бөтен рәхәтен татыган хөр фикерле, нечкә күңелле ша-гыйрьнең фашистлар концлагеренда, явызлыкның чигеннән ашкан гестапо палачлары кулында нинди кыенлыклар кичереп, нинди газаплар күрүен күз алдына китерүе дә кыен. Әмма нинди генә авыр сынаулар узмасын, кеше чыдамаслык нинди газаплар кичермәсен, Муса Җәлил туган иленең турылыклы солдаты булып, фашистларга каршы соңгы сулышына кадәр батырларча көрәшеп үлгән. Бу авыр көрәшнең эзләре аның иң соңгы куен дәфтәрендә дә теркәлеп калган. Кулдан-кул- га, бер төрмәдән икенчесенә күчеп, хәтта гестапо шымчыларын да читләтеп уза торгач, изге әманәттәй, шагыйрьнең туган-үскән җирләренә кайтып җиткән бу шигырь дәфтәрләре Муса Җәлилнең иң соңгы һәм иң фаҗигале айлары турында бик күп нәрсәләр сөйлиләр. Мусаның үз кулы белән концлагерьда һәм гестапо төрмәсендә вак-төяк кәгазь кисәкләреннән тегелгән бу кечкенә дәфтәрчекләр безгә олы җанлы совет патриотының, кайнар йөрәкле коммунист шагыйрьнең халкына, сөекле ватанына иң соңгы сәламен, иң- мөкатдәс күңел җимешләрен алып кайтканнар. Совет шагыйренең туган иленә булган кайнар мәхәббәтен гестапоның җан өшеткеч үлем камерасы да, баш очында корбанын көтеп торган палач балтасы да сүрелдерә алмаган.
Ниләр кичергән шагыйрь, туган иленең йөрәк тибешен тоярга, үз Ватанының сулышын суларга, аның куанычы, аның җиңүләре белән рухланып яшәргә нәрсә дәрт биргән?
Канлы төрмә тарихы үзенең җиде кат йозак астында саклаган дәһшәтле серләрен ачарга яратмый, шундый бөек бәрелешләр вакытында, зур шәһәрләр, бөтен илләр зир- зәбәр килгәндә нинди эзләр югалмас та, нинди кадерле истәлекләр юкка чыкмас? Ләкин ничек кенә булмасын, җепнең очы кайда гына югалмасын, туган иле өчен үлгән ил батырларының көрәш тарихларын эзләп табу — совет кешесенең изге бурычы.
/Мусаның бу искиткеч батыр көрәше, төрмәдә язган соклангыч шигырьләре турында киләчәктә әдәби әсәрләр, махсус тикшеренүләр язылыр. Әмма бу тиңсез көрәшнең кайбер якларын, әдәбиятыбызның алтын фондына кереп калган бу шигырьләрнең нинди шартларда, ничек
68
язылуын мөмкинлек булган кадәр хәзер үк сызып узасы килә.
Дошманның котыла алмаслык тозагына килеп эләккәндә Мусаның каты яраланган булуы, бу хәлне бик двыр кичерүе шигырьләреннән дә, бүтән чыганаклардан да ачык билгеле. Ул бер.шигырендә нәкъ кирәк вакытта гына пистолетының ата ал-мый калуын әрнеп телгә ала. Тирән моң, авыр сагыш белән сугарылган икенче бер шигырендә /Муса Җәлил фашизм тозагына эләккәнче үлми калуына чын-чыннан үкенеп яза.
Алтын иркем, азат тормышым, Кая очтың киек кош булып? Ник очмады соңгы сулышым Шунда бергә сиңа кушылып?
Шагыйрь үзенең илен, ирекле тор-мышын өзелеп сагына. Аңа тоткынга эләккәнче «алтын ирекнең» кадерен белеп җиткермәгәндер кебек тоела.
Ул тимер чыбыклы биек коймалар аша күренгән яшел урманга мөрәҗәгать итеп, аны үзендә яшерүен үтенә, әгәр кулына корал төшә калса. илдәш дуслары — партизаннар белән бергә дошманга каршы сугышып, «керсез антын сугыш кырында аклап үгләргә» теләвен яза.
Күп тә үтми, Муса Җәлил шушы караңгы көннәрдән дә яктылык чаткысы эзләргә тотына, чәнечкеле тимер чыбык арасына кысылган, киләчәктә үлемнән башка берни дә вәгъдә итмәгән шушы тоткынлыкта да күңелдә дәрт кабындырырлык көрәш юллары табарга тырыша. Тиздән Муса бу теләгенә ирешә дә. Концлагерьда, гестапо шымчы-ларыннан эз югалтып, ул үзе ышана алган тәвәккәл һәм батыр егетләрдән бөтен тормышларын фашизмга каршы бәрелешкә багышлаган фидакарь көрәшчеләр төркеме оештыра. Алар гитлерчыларның ерткычлыгын, бу — капитализмның иң реакцион бер күренеше булуын, аларның барлык кабахәтлекләрен фаш итәләр, Кызыл Армиянең фронтлардагы уңышларын. Советлар иленең элеккечә какшамас нык булуын сөйләп, тоткыннарны рухландыралар, концлагерьга эләгүчеләрне оешкан төстә качыра башлыйлар. Шул ук вакытта Муса Җәлил, бу тиңсез көрәшнең беренче нәтиҗәләре белән рухланып, бер- сепиән-берсе көчлерәк бик күп шигырьләр яза. Боларында инде, туган- үскән илне сагыну тойгысы белән бергә, дөнья корткыч фашистларга каршы аяусыз көрәшкә өндәү авазы тагын да көчлерәк яңгырый башлый. Бу айларда шагыйрь, чын күңелдән әйтелгән, йөрәкләрнең иң •түренә җитәрдәй көчле шигъри тел белән, өметсезләнүчеләрнең күңелен күтәрергә, аларда көрәш ялкыны кабызырга омтыла.
Мин яшәргә телим, бирер өчен Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде Үлдем, диеп, туган ил өчен!
Шул рәвешчә, Alyca Җәлил бу көрәшчеләрне оештыручы гади бер җитәкче генә түгел, бәлки, коммунист шагыйрь буларак, үзенең тирән эчтәлекле көчле шигырьләре ярдәмендә көрәшкә рухландыручы, бу көрәшкә политик юнәлеш бирүче булып та китә.
Ләкин һәр тоткынны адым саен шымчы, чат саен дар баганалары, борылыш саен пулемет көпшәсе сагалап торган бу үлем лагеренда мондый тәвәккәллек беленми калыр дип уйлау сабыйлык булыр иде, Муса моны алдан ук белеп, дөресрәге, бу көрәшнең чиксез кыен бу- лачагыи, аның корбан сораячагын белә торып керешкән. Муса Җәлилнең ул вакыттагы кичерешләре, ниләр белән рухланып көрәшүе, андагы кискенлек һәм үз көченә ышану, Советлар иленең гражданины буларак, бу көрәштә үзенә һәм иптәш-ләренә нинди югары таләпләр куюында бик ачык аңлашыла. Бер иптәше көрәшнең чиктән тыш авырлыгы турында сөйләгәч, Мусанын аңа әйткән сүзләрен без Муса өчен горурланып укыйбыз. Ул әйткән: «Безгә үлемнең үзеннән дә көчлерәк булырга кирәк. Я тоткыннарны фа-шизмның ерткыч тырнагыннан азат итәбез, я үзебез кырылып бетәбез. Бүтән юл юк!»
Менә кайдан үрләгән аның ши-гырьләренә ул ялкын, менә ул нинди изге уйлар белән рухланып язган! Ил өчен, совет халкы өчен бөтен көчен биреп көрәшкән, төрмәдә Дә
69
үзен дошманның тоткыны итеп түгел, көчсез, ихтыярсыз колы итеп түгел, бәлки буйсынмас кеше, көрәшче итеп аңлаган.
Атналар, айлар буе дәвам иткән бу тиңсез көрәштә күпмедер тоткын азат ителгән, күпмеседер канлы бәрелешләрдә һәлак булган. Арадан куркак җанлы хаин килеп чыккан. Муса белән аның иң якын көрәшче иптәшләрен, фашистлар дәүләтенең иминлегенә кизәнүче политик җинаятьчеләр сыйфатында, Берлинга озатканнар. Совет шагыйре фашистларга шулкадәр куркыныч булып күренгән, Мусаны гестапоның иң дәһшәтле җәзалау урыннарыннан берсе булган Моабит төрмәсенә япканнар.
Шагыйрьнең кечкенә дәфтәрчекләренә тагын бик күп авыр уйлар, газаплы, тирән кичерешләр чигелә башлый. 1943 елның сентябрендә язылган шигырьләренең байтагысы- на төрмә, җәллад, сакчы, мәхкүм кебек шомлы сүзләр өстәлә. Бер шигырендә iMyca Җәлил, үз башыннан узган хәлне сөйләгәндәй, әгәр сүз чыннан да аның үзе турында барса, хәтта үз-үзенә карата аяусыз бер каты күңеллелек белән:
Хөкем булды бүген, аны үлем Җәзасына хөкем иттеләр...
дип яза. Бу вакытларда аның әсәрләрендә:
Өзелеп төште бер гөл сабагыннан... кебек юллар очрый. Ихтимал, алар шыксыз караңгы камерада күтәрә алмаслык авыр кичерешләр йогынтысы буларак килеп тугандыр, шундый ук шартларда язылган йөздән артык шигырь арасыннан берсендә Мусаның үпкә авазы да ишетелә:
Туган илем, үксез улың булып, Үләм инде читтә тилмереп.
Яшем барсын сиңа елга булып, Каным шытсын кызыл гөл булып.
(«Соңгы, үпкә».)
Чыннан да, барлык өметләреңне, бөтен теләкләреңне сүндерерлек шушындый коточкыч шартларда күңел ныклыгын саклар өчен нинди корыч ихтыяр, нинди титан көч кирәк! Сөекле Ватаныннан, туганнарыннан һәм дусларыннан еракта, салкын камерада үлем көтеп ятучы шагыйрь, куллары богауланган, тәмам йон-чыган шагыйрь нәрсә өмет итсен, ни белән күңелен юатсын?! :и
Муса үзе «таш’капчык» дип атаган бу салкын базда, свастикалы палачларның җәбере,’газаплаулары, кыены астында шагыйрь «кырык үлем» кичерә, картая, аның чәчләре агара. Шуңа карамастан, Муса Җәлил һаман да кайнар йөрәкле со-вет шагыйре, үз иленең турылыклы батыр солдаты булып кала, ул үзен читлеккә ябылган арысландай хис итә, һаман көрәшә. Аның «Үлемгә» дигән шигыре нәкъ шул турыда:
Нишлисең бит бөек хаклык юлы Шундый тайгак булгдч,,.
Көрәшчегә бары җиңү яки
Үлем генә юлдаш. SJI.HM ■
Тиздән сүнәр, сүнгән,;йолдыз кебек.. Соңгы яшәү көчем.
Үләм, ләкин бөек хаклык өчен,.. . Илем, халкым өчен.
Муса Җәлилнең көрәштә батырлык һәм тәвәккәллек үрнәкләрен кайдандыр читтән эзлисе' юк иде. Ул — ундүрт-унбиш яшеннәй үк акларга каршы көрәшкә кушылган,' үз вакытында сыйнфый көрәшнең- бик күп төрләренә актив катнашып: 'чыныгып үскән коммунист. - Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең; данлы көрәш юлы, курку белмәс революционерларның патшалыкка каршы көрәштә киләчәк буыннарга истәлек булып калган соклангыч батырлыклары аңа көч бирә, аның ышанычын тагын да ныгыта; 'Муса Җәлил халыклар дуслыгым бий^ти-’ рән аңлап, ул дуслыкны ныгытуга күп әсәрләрен багышлаган киң карашлы шагыйрь иде. Революция Илларында булсын, гражданнар!’ сугышында булсын ул — татар- халкын һәм бүтән халыкларны элекке1‘коллыктан азат итү юлында һәлак булган батыр рус егетләрен хөрмәт белән искә алмагандырмыни?
Үлем җәзасына хөкем ителеп караңгы камерага ташланган шагыйрь үзен җиңелгәнгә санамый, искиткеч бер чыдамлылык һәм батырлык белән көрәшен дәвам иттерә. Фашистлар, күрәсең, бүтән «гаепләрен» дә ачарга теләпме, бу батырлар төркеменең фашизмга каршы көрәшүче башка эрерәк оешмалар белән бәй-

ләңешен табарга теләпме — хөкем карарын кичектереп торалар. /Муса Җәлил, тормыш белән үлем арасында калып, һаман кыскара килгән шушы аз вакыттан файдаланып ка-лырга ашыккандай, бере артыннан бере шигырь яза, барлык көчен, сәләтен, йөрәгенең, сүнмәс ялкынын кушып, фашизм дигән кешелек дошманының, кабахәтлеген фаш итә, бу кара өергә каршы рәхимсез көрәшкә өнди.
Шундый тәртип монда: акылы барның Балта белән башын чабалар.
Ишекләре бикле килеш яна Карт аналар, бала-чагалар.
(«Серле йомгак».)
«Алман илендә» 1 дигән шигырендә Муса Җәлил җиде кат йозак астындагы камералар аша, көне-төне ишек төбен саклаучы гестапо этләренең башы өстеннән немец халкына мөрәҗәгать итеп, «1919 нчы елдагы кебек, тагын күтәрелеп чыгыгыз, илегез башында утырган тираныгызны бәреп төшерегез, төрмәләрнең ишеген ачыгыз!» ди.
Шагыйрь фашизмның бу вәхшәтенә каршы бөтен дөнья белән күтәрелергә өнди. Ул, тынычлык сөюче халыкларга мөрәҗәгать итеп, Чехо- словакиянең милли герое Юлиус Фучик кебек үк, халыкларны искәртеп куя: фашизм искелек дөньясының бер чире ул. Фашизмны йөгәнләгез, кешелек дөньясын бу куркы-ныч җанварлардан коткарыгыз.
Фаҗигале үлемнең котылгысыз рәвештә, көннән-көн якыная баруына ышанып җиткәннән соң, шагыйрь мөмкин кадәр күбрәк язарга, үзен борчыган яисә канатландырган иң кадерле уй-тойгыларын тулырак, ялкынлырак итеп әйтеп калырга ашыга. Аның туган илгә, үзен тәрбияләп үстергән совет халкына багышланган шигырьләрендә аеруча бер җылылык, аеруча бер дулкынлану сизәсең. Уч төбендә яшереп булырлык шушы нәни дәфтәрчекләргә, шушы тар, кысан юлларга шагыйрь афоризм булып китәрдәй тирән мәгънәле бай фикерләрен, нечкә тойгыларын сыйдырган. Боларны
J Германиядә. дулкынланмыйча һәм Мусаның талантына сокланмыйча уку мөмкин түгел. Шундый аяныч шартларда, бусага төбендә палач балтасы көтеп торган бер вакытта шундый көчле, шундый саф мәхәббәт бөркелеп торган нәфис шигырьләр язу өчен нинди көчле талант, нинди бөек һәм изге уйлар белән рухланган булырга кирәк!
Шагыйрь үзенең нинди хәлдә булуы турында тетрәткеч юллар яза:
Ишегемә барсам, ишек бикле, Тәрәзәмә килсәм — челтәрле...
Ләкин аның шунда да өметен өзәсе, төшенкелеккә биреләсе килми, чөнки үзен хәзер шушындый төзәтеп булмастай фаҗига көтсә дә, бу көрәштә туган илнең җиңеп чыгачагына ул чын күңелдән ышана, шуның белән рухланып яши:
Шатландыра безне көн дә илнең. Бер-бер яңа уңышын ишетү; Нинди зур көч читтә үз-үзеңне Халкың белән бергә хис итү.
(«Дуска».)
Совет армиясенең дошман көчләрен тәмам җимерәчәгенә бик нык ышанган хәлдә, Муса, дулкынланып, «Мәскәү килер» вакытлар турында уйлый; җиңү көннәрен көтеп, ул, 1943 елда ук совет халкының бу тантанасын үз күзе белән күргәндәй, куанып яза.
Муса Җәлил гомеренең иң соңгы сәгатенә, шигырьләренең иң соңгы юлларына кадәр үзен туган иле, сөекле халкы белән бергә хис иткән, шушы бөек илнең турылыклы улы булуы белән рухланып яшәгән, бу яклардан искән җилләрне, әллә нн- дә бер генә чагылып узган тан шәүләләрен туган илнең тоткындагы улына сәламе итеп каршылаган:
Сирәк-мирәк тимер челтәр аша Таң нурлары күктәй коела. Ал яулыгын ябынып минем янга Бәхетем килә төсле тоела.
(«Хыял».)
Совет халкы сөекле шагыйренең соңгы сәламен сагынып каршы алды; ул аның якты истәлеген, шигырь юлларына салынган тирән уйларын, ялкынлы хисләрен, үзе белән бергә, кадерле мирас итеп, ямьле киләчәккә алып барыр.

71