Логотип Казан Утлары
Шигърият

МУСА ЖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ


КЫЗ ҮЛЕМЕ
йөз яралы кызылармеецны Алып чыкты сугыш кырыннан. Яраларын бәйләп, һәркайсына Су эчерде ул үз кулыннан.
Яңгыр төсле җиргә пуля яуды, Мина очты күктән котырып.
Ә ул кырда йөзнең берсенең дә Ташлап калдырмады мылтыгын.
Тик... йөзенче кабат барышында Екты аны мина аяктан.
Чагылдырып аның йөрәк канын, Иелделәр данлы байраклар.
Менә ята ул кыз носилкада, Җил иркәләп үбә чәченнән. Болыт төсле куе керфекләре Зәңгәр күзен аның яшергән.
Ярым-ачык юка ал ирнендә Катып калган тыныч елмаю. Әйтерсең лә, нидер сөйли-сөйли Көлемсерәп аңын җуйган ул.
йөз тормышны кабызып, кинәт кенә Үзе сүнгән бу яшь' гомернең Даны яшәр, чиксез батырлыкка
Рухландырып йөз яшь күңелне.
I
Бу йөрәктә яшьли тынган яшьлек, Көн тудырган ал таң шикелле, Дошманнарга үлем,
ә үзенә
Мәңге үлмәс яшәү китерде.
Волхов фронты.
1942. IV.
72
яшь
Аерылганда кайнар сөю белән Суырып үптең минем йөземнән; Ике генә тамчы яшең тамды Яңагыма уйчан күзеңнән.
Бу тамчылар, күңел серең булып, йөрәгемә тирән сеңделәр.
Мин ныгыттым
илне саклау антын Синең кайнар күз яшең белән.
Изге яшең илнең үч һәм нәфрәт Уты булып үсәр күңелдә.
Ядрә итеп аны мин атармын Дошманнарга сугыш кырыйда.
Үч ялкыны көчле янгын булып Фашистларның йортын камасын! Ачылыгын халкым күз яшенең Дошман шунда татып карасын!..
Волхов фронты.
ТЕЛ
Ишетмәс өчен колагым Фашистның бозык телен, Илемне саклап, сугышта Җанымны бирер идем.
Тормасын колак төбендә Шул фашист лыгырдавы, Котырган этнең улавы Шикелле ырылдавы.
Тик... бүген безне капитан Үзенә чакырды да,
— Тел кирәк... — диде
кабатлап
Приказын акрын гына.
— «...Тел кирәк дошман планын Яхшырак ачар өчен;
Искәртми барып фашистның Оясын басар өчен!..»
Капитан биргән приказ ул Ирлек һәм намус эше;
Соң ничек шундый зур эштән Бер читтә калсын кеше?
73
Өч егет булдык барырга «Тел» эзләп немецларга: Төн генә җитсен, калганын
Без беләбез нишләргә!
Төн җитте.
Без ау кирәген Җилкәгә киттек салып, һәм көндез ныклап күзәткән Калкуга җиттек барып.
Ишетелә таныш лыгырдау... Сөйләшә ике фашист...
— Unsere Tat ist die Sachen Abnehmen und den Besitzer Zu der Wand stellen... ist... X
Нәкъ үзе...
һәр сүз фашистча, — Сүгенү дә мактану!
Бу шакшы бандит теленме? — һич кыен түгел тану.
Шул, ике йолкыш ваемсыз
Утырганда мактанып,
Без, кинәт сикреп, плащны Өсләренә капладык.
Берсе акрып һәм наганнан Атып чыгарды тавыш.
Безгә берсе җиткән, әйдә, Бусын кабергә, марш!..
Тегесен тоттык йөгәнләп һәм алып качтык шулай. Капитанга өр-яңа бер Тел алып кайттык шулай.
Безгә килгәч, нәкъ песи күк Әй бөтәрләнә, малай!..
Без теләгәнчә теле дә Җайлы әйләнә, малай!..
Күпме дошман солдаты һәм Кайда, күпме ут көче! — Әйтте бирде «тел» үзенчә, «Иглегеи» күрде кеше.
Ишетмәс өчен колагым Фашистның усал телен, Илемне саклап сугышта Җанымны бирер идем.
X Немецчә. Татарчасы: «Безнең. эш—малын талап алырга да, хужасын стенага терәргә!..
74
Тормасын колак төбендә Шул фашист лыгырдавы... Котырган этнең улавы Төсле акрынулары.
Тик кайчакта
бел, сугышчы, Эшкә ярый бу «улау!» Зыян итми фашист —
этне Үз теле белән кыйнау!..
Волхов фронты.
ЕВРОПАДА ЯЗ
Канга батып калын кар астында Калган илләр, инде терелегез!..
Фашист кышын туңган тәнегездә Шактый озак сынап күрдегез!..
Мондый кышны әле һичбер әкият, һичбер тарих белми торгандыр. Анабыз җир, ярты үлек булып, Беренче кат болай туңгандыр.
Фашист җиле искән җир күгәрде, Гөлләр сулды, сулар тындылар.
Кояш нуры сүнде, сайрар кошлар Күктә сайрап очмас булдылар.
Фашист итеге эзен салган җирдә Торхмыш тынды, үлән үсмәде.
Кан һәм сөрем каплап зәңгәр күкне, Җиргә тамчы яңгыр төшмәде.
Фашист кергән өйдән үлек чыкты, Фашист йөргән юлдан кан акты. Балалардан фашист учак якты, Карчыклардан ялкын ялатты.
Мондый кышны әле һичбер әкият, һичбер тарих белми торгандыр. Кеше рухы белән йөз гасырга Беренче кат болай туңгандыр.
һәр караңгы төннең ал таңы бар, һәрбер кышның кайнар язы бар. Әй.,. Европа, синең килер язың Безнең байракларга язылган.
Фашист кышы ярты үлек иткән Ятим илләр, инде терелегез!.. Көнчыгыштан сезгә яз китерә Ал кояшлы безнең илебез.

һәр француз, чех һәм поляк сизә Ул кояшның якынлашканын.
Аның нуры белән кеше терелеп, Аягүрә торып басканын.
Яз кошлары очып табигатьне Уяткан күк Дунай буенда, Җиңү сүзе килә Москвадан, Өмет нурын сибеп юлында.
Тиз килер яз...
Ф а ш ист тырнагында Азап чиккән илләр кузгалыр.
Ташу булып агызып алып китәр Гитлер кышын Дунай бозлары.
Миллион күздән тамган күз яшьләре Ташкын булып агар бу язда;
Миллион йөрәктәге нәфрәт уты Кояш булып янар бу язда.
Миллион күңелдәге өмет, теләк Чәчәк булып атар кырларда.
Ал чәчәге булып яңа язның, Кызыл байрак балкыр кулларда.
Европаны авыр йокысыннан Уяткан иң көчле чаң булып, Җир шарында даһи Сталинның Бөек чакыру тавышы яңгырый.
Волхов фронты.
КЫЗЫМ ЧУЛПАНГА
Постта торып бүген таң аттырдым,
Чулпан йолдыз калыкты нурланып.
Чулпан кызым шунда күз алдыма Килеп басты сузып кулларын.
Киткән чакта, кызым, нигә шулай Күзләремә әрнеп карадың? Сиздеңмени әткәң йөрәгенең Синең янда өзелеп калганын?
Сиздеңмени синнән аерылуның Үлем төсле ачы булганын? Сиздеңмени синнән аерылганга Әткәң күңеле шулай тулганын?
Тәрәзәдән озак карап бардым, Шәүләң торды күзем алдында. Син янгансың икән йолдыз булып Нурың чәчеп гомерем таңында.
Әниең белән кызым — сез икегез Тормышымның нуры идегез. Сокланырлык матур тормыш безгә Бүләк иткән иде илебез.
Фашист керде басып җиребезгә, Аркасына асып балтасын.
Ул яндыра, җимерә илебезне, Ничек шуңа түзеп ятасың?
Киттем, кызым, якты бәхетебезне Бирмәс өчен ерткыч кулына. Егылсам да, алга егылырмын, Киртә булып дошман юлына.
йөрәк каным белән мин саклармын Илемне һәм сине, аппагым! Шатланырмын, күреп үз илемдә һәр таң саен Чулпан калыкканын.
/Мәңге сүнмәс минем каным белән Җиргә туган якты Чулпаным.
Сиңа биреп йөрәк тибешемне, Мин гүремдә тыныч йоклармын.
Ян, йолдызым, якты нурларында Чагылдырып минем гомерне.
Синең бәхетең өчен һич сызланмый Каршы алам көлеп үлемне.
Хуш, Чулпаным!
Алсу таң атканда,
Син нурланып күккә калыкканда, Мин кайтырмын сиңа, җиңү даным — Пулеметым булыр аркамда.
Без аталы-кызлы кавышырбыз Яшь аралаш, көлеп, шатланып, һәм карарбыз, илдә давылдан соң Нурлар сибеп ал таң атканын.