Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Г. ХУҖИЕВ
*
ИҢ ЯКЫН КЕШЕБЕЗ
Күз карашын төбәп еракларга, Таныш күреп һәрбер якташын, Басып тора Ильич пьедесталда, Иңбашына салып пальтосын.
Басып тора, Разлив шалашыннан Смольныига кайтып килгәндәй, Олы юлга үзе алып чыккан Зур корабка юнәлеш биргәндәй.
Басып тора, гүя, тере булып, Өмет өстәп һәрбер күңелгә, Күрсәткәндәй бүген яңа юлны Ерак җәелеп аккан Иделгә.
Карашында ышанычын күрәм, Кайгыртуын тоям чын дусның; Әнә шушы якынлыгы белән, Хәкыйкате белән тормышның, Бишек җыры белән аналарның, Онытылмаслык булып гомергә, Якты өмет булып, яшьлек булып Керде Ильич безнең күңелгә.
Атлап узгач мәктәп бусагасын, Ягымлырак итеп һәркемнән, Өмет белән төбәп күз карашын, Ул елмайды китап битеннән.
Йөрәкләрнең һәрбер тибешен Бирик, диеп, Ленин эше өчен, Сафларына бастык комсомолның, Булыйк, дидек, Ленин солдаты. Корчагиннар бер йөз патрон белән Бергә алды яшьлек мандатын.
Коммунистта күрдек чын кешене, Таяндык без аңа һәр җирдә; Йөрәкләргә салдык бу исемне, Намусыбыз итеп йөртергә.
Үзгәртәбез агым сулар юлын, ГЭСлар өчен цемент коябыз; Партиянең җитәкләүче кулын Ильич кулы итеп тоябыз.
4
В. МАЯКОВСКИЙ

ЛЕНИНЧЫЛАР
Блокадалар
безне
ачтан үтермәде, сугышта без
йоттырмадык
үзебезне,— үрнәк булды
безгә
Ильич фикерләре, җитәкләде чөнки
Ильич сүзе безне.
— Республикаң өчен
атакага кер син!
Беренче чакыруга
бас син сафларга! — Шулай кушты Ильич
илне сакларга!
Ъәр верстак
һәм станок
өчләтә бирсен — күп тә эшләсен,
әйләнсен тиз дә!
Шулай кушты Ильич
эшләргә безгә.
Республикаң багын
нефть белән тутыр!
Күмер, күп табыл
безнең илебездә!
Шулай кушты Ильич
эшләргә безгә! «Үзкыйммәт төшсен,
бракны бетер!» —
Гудоклар тавышы
шушылай ди ич,— Шулай эшләргә
чакырды Ильич.
Комбайннан урдыр
күмәк кырларны.
Чүлдә дә балкыт
фабрика нурын!
5
Шулай сызды Ильич Советлар юлын Кис барлык юлларны югалтуларга, Экономия сыгып ал һәр тиен көмештән. Онытма, шундый хуҗа булырга Ильич кушкан. Караңгылыкны борауласын нур, Республикаң булсын электр иле, — Ильич безгә шулай балкыгыз, диде. Дин—дошман да ул, дин — агу да ул, поплар әкиятен тыңлама, ташла, — Ильич шулай кушты, син шулай яшә. Кәгазь өеме астыннан чыгар Бюрократларны — алар бәла бит. Ильич кушты шулай көрәшегез, дип.
Тәнкыйтьләсәләр, тырышма һич тә Чиным бар диеп сылтау корырга,— Ильич кушты безгә шулай торырга.
Коммунизм флагын
«сулдан» йолыкма син,
Кыенлыктан куркып зарланма унда,— Шулай кушты Ильич атларга юлда.
Эшче «ауларга» фашист чыкмасын— битлек кидерергә андый этләргә!—
Шулай кушты Ильич һөҗүм итәргә.
Шыңшымыйбыз, ә тантана зур тагын да.
Ильич яши — үлемсез һәм бөек кеше.
Кыю атлый җир шарының һәр ягында
Ильич уе,
Ильич сүзе, Ильич эше.
Гудоклар тавышын
кушып берсен берсенә. Тракторлар гүләвен
бөтен көченә яңгыратып,
Иптәш Владимир Ильич,
сиңа
Республикабыз
бирә бүген
рапорт.
Яңалык хәзер
һәр почмакка
үтеп керә.
11скелекнең
какшаганын
күрәбез.
Энә эшчеләре,
урак һәм чүкеч эшчеләре
без менә
сиңа
вәгъдә
бирәбез: —
— Чистартырбыз
ялагайлык,
корткычлык
лайлаларын барын да, Хезмәтебезне
өчләтә дәрт белән
бизәрбез,
Әмма төзәрбез
бөтен җир шарында —
Синең
кешелекле социализмны
төзәрбез!
1929
Зәки Нури тәрҗемәсе.