Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРЕ


Декабрь аенда Арча педагогия училищесында, Кызыл-юл һәм Әтнә район китапханәләрендә «Совет әдәбияты» журналын укучылар конференциясе үткәрелде. «Совет әдәбияты» журналы һәм аның планы турында журнал сотруднигы М. Хәмитов чыгышыннан соц, укучылар татар совет әдәбиятының хәзерге торышы турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, журналның уңышларын, кимчелекләрен күрсәттеләр, тәкъдимнәрен әйттеләр.
Арча педагогия училищесының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р. Вәлитова үзенең чыгышында журналның балалар әдәбиятын үстерү буенча җитәрлек эш алып бармавын, балалар әдәбияты турында материалларны аз бастыруын күрсәтте. Тел гыйлеме мәсьәләләре дә җитәрлек яктыртылмый. Басылып чыккан- нарында да нигезле бер фикер булмый, куелган проблемалар җитәрлек дәрәҗәдә чишелми.
Журналда басылган шигырьләр күп вакытта укучыларның рухи таләпләренә җавап бирә алмыйлар. Еш кына чиле-пешле шигырьләр басылып чыга. Р. Вәлитова 1952—53 елларда журналның тәрҗемә әсәрләрен бастыру белән артыграк мавыгуын да кимчелек итеп күрсәтеп узды, журнал башка телләрдән тәрҗемә ителгән зур әсәрләрдән өзекләр генә биреп, оригиналь әсәрләргә күбрәк әһәмият бирсә, файдалырак һәм әһәмиятлерәк булыр иде.
Журналда басылып чыккан тәнкыйть мә-каләләрендә әдәби әсәрләргә анализ йомшак ясала. Аерым китаплар турында тәнкыйть материалларын журнал үз вакытында укучыларга җиткерми. Мәсәлән, Г. Әп- сәләмовның «Газинур» романына (китап булып чыккач) һәм башка күп кенә әсәрләргә шушы вакытка кадәр анализ бирелмәгән.
К ы з ы л-ю л район китапханәсендә уздырылган конференциядә дә укучылар журналга күп кенә тәкъдимнәрен белдерделәр, үзләре укый торган әсәрләрнең авторлары белән очрашырга теләкләрен әйттеләр. Конференциядә яшь язучы Р. Төхфәтуллин үзенең «Таныш гөрелте» исемле хикәясен укыды.
• Ә т н ә д ә уздырылган конференциядә чыгыш ясаучылар кайвакыт аерым әсәрләргә карата журналда басылган тәнкыйть мәкаләләрендәге бәяләүнең укучылар фикере белән туры килмәвен әйттеләр. Күп вакытта кирәкмәгәнгә «күсәк күтәрәләр». Ә чынлыкта исә әсәр укучыларда яхшы тәэсир калдыра. Район китапханәсе мөдире Т. Абдуллина кайбер язучыларның күп еллар буена бер әсәр дә бирмәүләрен, ә аларның эшсезлегенә журналның салкын каравын күрсәтте.
Язучылар союзы колхозчыларның тор-мышын өйрәнүгә җитәрлек әһәмият бирми. Партиянең сентябрь Пленумы карарларыннан соң өч-дүрт ай узуга карамастан, журнал битләрендә язучыларның шушы әһәмиятле вакыйгага карата колхоз тормышын сурәтләгән бер генә әсәре дә диярлек басылып чыкмады.
Укучылар тагын «Совет әдәбияты» жур-налының халык демократиясе илләре язу- чыларының әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырып чыгаруга игътибарны арттыруны, буржуаз культураның чын йөзен ачып сала торган мәкаләләр урнаштырылуын сорадылар.
Аннары журналда татар совет язучыла- рының иҗатларына тулы анализ биргән һәм аларның биографияләре яктыртылган мәкаләләрнең булмавын зур кимчелек итеп күрсәтеп үттеләр.