Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНА БУРЫЧЛАР


Партиябез Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы авыл хуҗалыгын тагын да ныграк үстерү буенча гаять зур әһәмияткә ия булган, бу өлкәдә тарихи борылыш ясый торган карар кабул итте. Бу карарда авыл хуҗалыгының хәзерге торышы безнең индустриаль промышленность үсешеннән шактый артка калуы, совет халкының көннән-көн үсеп, киңәеп килгән материаль ихтыяҗларын максималь рәвештә канәгатьләндерә алмавы- ачыктан-ачык әй-телә.
Чыннан да, моңарчы безнең авыл хуҗалыгыбыз халыкны икмәк белән тәэмин итсә дә, башка тармаклар буенча мул продукция бирә алмавы беребезгә дә яшерен түгел. Мисал өчен еракка бармыйча, үз тирәбезгә генә карасак та, Татарстанда быелга кадәр нибары 4 мил-лионер колхоз, берничә дистә уртача яхшы эшләүче колхоз, ә йөзләрчә- йөзләрчә санда артта калган колхозлар күрә идек. Шуның өстенә .безнең колхозларда төп бурыч мо-ңарчы күбесенчә бер якка — бөртекле культуралар үстерүгә генә — юнәлтелеп, авыл хуҗалыгының шулай ук төп тармакларыннан булган терлекчелек, бәрәңге һәм яшелчә үстерүчелек икенче планда кала, аларга тиешле игътибар бирелми иде. Республикадагы күп кенә колхозларның терлекчелек һәм кош- корт фермалары ел буена дәүләткә рәтле-башлы ит, май продукциясе бирә алмый торган, колхозларга һичбер төрле доход китерми торган бер хәлдә булды. Шулай ук күп сандагы колхозлар электә шөгыльләнгән бакчачылык һәм яшелчә эшләрен дэ, техник культуралар үстерүне дә соңгы елларда бөтенләй ташлаганнар, бөтен эш арыш, бодай, солы һәм беркадәр борчак игүгә кайтып калган иде.
Авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче МТСларның эшләре дә, күп кенә уңышлары булуга карамастан, тул ысы нч а канәгатьләнерлек алып барылмады. МТСлар авыл хуҗалыгының индустриаль базасы булуны истән чыгарып, үзләренә бирелгән бай техниканы тулысынча фай-даланмыйча, инженер-техник, агрономия кадрлары һәм даими эшчеләр белән тулысынча тәэмин ителмәгән хәлдә килделәр. Алар колхоз производствосының күп тармаклы эчке тормышына ныклап аралашу, уңыш өчен көрәшүдән бигрәк, сөрелгән, чәчелгән, урылган гектарларның саннары белән генә кызыксыналар, ә хезмәт сыйфатлары шактый ук түбән иде.
Партиябез, бу зур кимчелекләрне вакытында күреп алып, тиз арада авыл хуҗалыгын әлегә хәтле күрелмәгән югары баскычка күтәрү, илебездә азык-төлек продуктларына чикләнмәгән муллык тудыруның конкрет чараларына кереште. Пленум карарында күрсәтелгәнчә, хәзер авыл хуҗалыгы производствосына искиткеч күп көчләр юнәлтелә. 1954 елның- язына МТСларга йөз мең агроном, зоотехниклар, инженер, механиклар җибәрелә, колхоз. МТС, райкомнарда җитәкчелек эшләренә партия сафларында һәрьяктан сыналган, эшкә сәләте яхшы бул-ган 50 мең коммунист җибәрелә. Моңарчы булган техникага өстәмә итеп, 1954 ел башыннан 1957 елның беренче маена кадәр колхоз производствосы өчен гомуми эшләргә 500^
106
мең трактор, сөрү эшләре өчен 250 мең трактор, болардан тыш, никадәр кирәк булса, шул күләмдә авыл хужалыгы машиналары, МТСлар өчен техник-ремонт базалары җибәреләчәк. Күп санда мастерскойлар, гаражлар, лапаслар, торак йортлары салыначак. МТСларның төп кадрлары даими штатка кертелеп, аның өстенә күп меңле сезонлы эшчеләр дә булдырылачак. Бер Татарстанда гына да МТСларның 37 мең даими эшчесе, 33 мең сезонлы эшчесе булырга тиеш.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгына бирелә торган һәртөрле техниканың, материалларның һәм башка төр яр-дәмнәрнең тулы саннарын монда китереп бетерү мөмкин түгел. Алармы иптәш Хрущев докладын һәм Пленум карарын укыганда ачык күрәсең, һәм чиксез бер канәгатьләнү белән күңел күзе аша да ки-черәсең. Чөнки ул грандиоз саннар бары тик шул вакытта гына бөтен зурлыклары, колач җитмәс киң күләмнәре белән безнең алга килеп басалар. Безнең хәтеребезгә илне индустрияләштерүнең беренче һәм икенче бишьеллык чорлары килә. Җиң сызганып керешелә торган бу гигант эшләрнең күләме әнә шул чорларга тиңләшә.
Шулай итеп, моннан соң авыл ху-җалыгы производствосындагы бөтен эшләр бөтенләй яңа баштан корыла, искечә эшләү бетә, аның һәр тармагы максималь күләмдә меха- низацияләштерелә, авыр кул эше кысрыклана, колхозчыларның хезмәте тагын да җиңеләя төшәчәк һәм нәтижәлерәк булачак.
Шулай итеп, авыл хәзер үзенең моңа кадәр без белгән төсен үзгәртә. Анда «чишмәләр чылтырап», «электр балкып», «кырлар корабы йөзеп», «сандугачлар сайрап», «гармонь уйнап», «трактор Гөрләп» тору белән генә эш бетми хәзер. Колхоз хәзер МТС белән нык береккән, һәр тармагына катлаулы техника кергән, индустриягә нигезләнгән игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек производ-ствосына әйләнә. Димәк, безгә дә иске мәгълүматларны кесәгә яшереп, колхоз производствосын яңабаштан өйрәнергә вакыт җитте.
Авыл хужалыгы үсешен кискен рәвештә күтәрү өчен күрелә торган бу чараларның төп сәбәбе нәрсәдә соң?
Моның җавабы ачык. Коммунистлар партиясенең программасында халыкны һәр яктан тәэмин ителгән, муллыклы коммунизм тормышына алып бару нигез максатларның берсе булып тора. Социализм чорының төп экономик законы да шуны таләп итә. И. В. Сталин үзенең тарихи хезмәтендә социализмның төп эко-номик законын ачып бирде. «Аның мөһим билгеләре һәм таләпләре — социалистик производствоны югары техника нигезендә өзлексез үстерү һәм камилләштерү юлы белән бөтен җәмгыятьнең һаман үсә барган ихтыяҗларын максималь рәвештә ка-нәгатьләндерүне тәэмин итү», диде ул. Шушы нигез кагыйдәләрне тормышка ашыру өчен кирәкле булган социалистик индустрияне үстерүдә совет халкының ирешкән бөек уңышлары Партия һәм Хөкүмәтебезгә бу зур эшләргә тотынырга, халык куллана торган барлык товарларны илебездә күп һәм мул итеп булдыру ■ бурычын үтәргә мөмкинлек бирде.
Максат ачык — бөтен халыкның көнкүрешен тамырыннан яхшырту, илебез тормышында муллык тудыру.
Ә инде якын көндә авыл хужалыгы шулкадәр күп продукция һәм чимал бирә башлагач, илебезнең азык-төлек промышленносте белән җиңел промышленностен да бөтенләй яңа нигезләргә корырга, киң куллану товарларын һәркемгә җитәрлек күп итеп эшләп чыгарырга, бу тармактагы завод, фабрикаларны, төрле предприятиеләрне үстерергә, яңаларын салырга, үзебездә эшләнгән яңа машиналар белән тәэмин итәргә дә киң мөмкинлекләр туа. Партиябезнең һәм Хөкүмәтнең соңгы вакытларда азык-төлек товарларын һәм җиңел промышленность товарларын күп һәм югары сыйфатлы итеп чыгару, сәүдә эшләрен яңабаштан кору турындагы ка-рарлары да әнә шул төп максатны тормышка ашыру бурычына кайтып кала.
Без якын киләчәктә менә шушы зур эшләрнең тормышка ашуы,
107
халкыбыз өчен тагын да зур шатлыклы көннәрнең килүе алдында торабыз. Әлбәттә, моңарчы чамасы күрелмәгән бу чараларның эштә гә үд ә л ә и е н I е н, ком м у н и з м то р м ы - шының беренче гүзәл билгеләре барлыкка килүен совет җәмгыятенең бер генә кешесе дә кул кушырып көтеп алмаган шикелле, язучылар да бу яңа күренешләргә читтән генә карап тора алмыйлар. Партиябезнең бу мөһим карарлары безнең өскә аеруча җаваплы һәм катлаулы бурычлар йөкли.
Нәрсәдә соң бу бурычлар? Иң элек без хәзерге авылны, аның кешеләрен, производствосын бүгенге техника, агрономия чаралары белән бергә, МТСлар белән тыгыз бәйләнештә өр-яңадан өйрәнергә тиешбез. Безнең авыл турындагы элекке мәгълүматларыбыз хәзер сай, чикләнгән һәм тар булып калдылар. Безнең әсәрләрдә МТСларның колхозларга күрсәтә торган ярдәме, хезмәткә ниндидер бер өстәмә иллюстрация урынында гына сурәтләнүе ташланып, алар колхоз произ-водствосының төп тоткасы, нигезе рәвешендә сурәтләнергә тиеш. Колхозда уңыш күтәрү, аны алга үстерүне сурәтләгәндә МТС кешесе баш -фигураларның берсе булырга тиеш. Аннары, авыл турында язганда без әле бары тик берәр культурадан югары уңыш алу өчен көрәшне генә чагылдыра идек, фикер шул тирәгә туплана иде. Хәзер моның гына җитмәве үзеннән-үзе күренеп тора. Колхоз турында язганда аның иген •уңышы белән беррәттән терлекчелеге дә, яшелчә һәм бакчачылыгы да, культура үсеше дә, культуралы яшьләрнең кая таба омтылышы да чагылдырылырга тиеш. Моннан бе- -рәр ел элек колхоздагы кошчылык һәм терлек фермалары кешеләре ту- 'рында Фатих Хөснинең «Җәй башы» һәм Әмирхан Еникиның «Рәхмәт, иптәшләр» исемле повестьлары дөньяга чыккан иде. Бү әсәрләр, ‘укучыларда җылы тәэсир калдырып, үз вакытында уңай бәя алдылар. .Чөнки бу авторлар колхоз произ-водствосының мөһим һәм кыен бер :тармагы булган кошчылык һәм тер-лекчелекне үстерү мәсьәләсен күтәргәннәр, шуның фидакарь кешеләрен күрсәтүгә омтылыш ясаганнар иде. Ләкин партиябез тарафыннан куелган бүгенге зур бурычлар күзлегеннән караганда, бу әсәрләрнең идея эчтәлеге хәзер инде берьяклырак, чикләнгәнрәк булып кала, хәзерге таләпләр югарылыгына күтәрелә алмаулары күренә. Ә художество әсәренең болай тиз тузмыйча, кимендә 10—15 ел яшәвен күрәсе килә бит. Шуның өчен бу иптәшләр үз әсәрләренең яңа басмасын хәзерләгәндә аларны яңадан бер карап чыгып, вакыйга һәм кеше образларын үстерү, тирәнәйтү чарасын күрсәләр, ул повестьлар, һичшиксез, безнең әдәбиятның мөһим бер уңышы булып калырлар иде.
Без моңарчы авылның бер егете яки кызы 10 классны бетергәч шәһәргә китеп врач, инженер, укыту- чы-фәлән булуын бик зур уңай күренеш, культура дәрәҗәсен билгели торган үлчәү итеп, мактап күрсәтеп килдек. Ә укып бетергәч, авылына кайтып агроном, зоотехник яки председатель, бригадир булып үз колхозын алдынгылар сафына бастыручы герой кайсы романда, кайсы пьесада, кайсы поэмада бар? Мирсәй иптәш кенә бер пьесасында бу теманы күтәреп караган иде, ләкин ул әсәр, тормыш конфликтларын тирәнтен ачмаганга күрә, уңыш казана алмады.
Хәзерге колхоз яшьләрендә чынлап та сәер бер тенденция бар: алар, 7 яки 10 классны бетергәч, ниндидер «ак эш»кә, канцелярия хезмәтенә, шәһәргә, магазиннар тирәсенә урнашу ягын карыйлар. Ә колхозда эшләүне, бригадир, звено башлыгы, зоотехник, агротехник, ферма мөдире, агроном, мелиоратор булуны яратып бетермиләр. Колхоз язмышы* өчен кайгыртмыйлар. Моның сәбәбе нәрсәдә? Моның бик күп төрле сәбәпләре бар. Бездәге күпчелек колхозларда хезмәт көненең аз доходлы булуы, акча доходы булмавы, югары уңыш өчен көрәшнең чын мәгънәсендә агроно-мия фәненә таянып, яшьләрне ма-выктырырлык дәрәҗәдә кызыклы -итеп киң күләмдә алып барылмавы, мәктәпләрдә үсмерләрне колхоз
1
108
производствосына, аның гүзәл киләчәгенә тирән мәхәббәт, киң, якты хыяллар, омтылышлар биреп, алар- ның чын бәхетләре шул хуҗалыкның чиксез күп мөмкинлекләрендә булуын матур итеп аңлаткан патриотик тәрбиянең җитмәве һ. б. һ. б. лар. Язучы булган кеше болар- ны бик ныклап өйрәнергә, художество әсәре ярдәме белән ачып бирергә һәм шул зарарлы тенденцияне фаш итәргә тиеш. Әгәр мондый әсәр язылса, меңнәрчә колхоз яшьләренә бик зур тәрбия ярдәме бирәчәк. Колхоз производствосының киләчәге карт-корыларда түгел, культурага, агрономия белеменә ия булган һәм бай техниканы үзләштерә белгән яшьләр кулында. Әгәр ул яшьләр, моңарчы шулай без өйрәткәнчә, укыган бере колхоздан китә барсалар, ул вакытта эшне кем алып барыр иде соң?
Әйтергә кирәк, партия тарафыннан күрелә торган бу чаралар яшьләрне колхозга беркетүдә, киң колачлы колхоз производствосына мәхәббәт тудыруда бик зур уңай роль уйнаячак. Менә шушы тарихи фактларны әдәби әсәрдә талантлы итеп күрсәтеп бирү — язучының изге бу-рычы.
Ләкин безгә үзебезне бик нык тәнкыйть уты астына алырга, үзе- бездән-үзебез ижат отчеты сорарга вакыт житте. Тормыш искиткеч кызу темплар белән, чиксез киң адымнар белән алга үсә, үзгәрә тора. Ә без аның саен сүлпәнрәк кыймылдыйбыз, аз эшлибез, тар калыплар эчендә, бары тик бер генә жанр тирәсендә яшибез. Тормыш-ның бик күп матур вакыйгалары, политик хәлләре безнең борын төбебездән үтеп китә, күбесен без сизми дә калабыз. Ә бүгенге тормыш язучының куп кырлы, төрле профильле актив деятель булуын аеруча нык таләп итә. Партиянең шушы соклангыч карары чыгуга инде байтак вакытлар үтеп китте. Ләкин безнең язучыларның төп катлавы бу турыдагы фикерләрен, кичерешләрен, ул карарларның бөтен халык өчен дә, бигрәк тә колхозчылар арасында нинди зур куаныч, күтәренкелек тудырганын бертөрле чара белән дә әйтеп бирмәде әле. «Совет Т ата рста н ы» газетасында язучы Г. Минскнйныц «Беренче шатлык» һәм журналист М. Дибас- ваның «Агроном» исемле хикәяләре генә күренеп китте. Бу уңайда шуны да әйтергә кирәк: иптәш Дибае- ва, язучы исеме күтәрмәсә дә, авылга китүче төп геройларның үзләре турында җыйнак кына, матур гына хикәя язган. Аның басылып чыгуы бпк вакытлы, кирәкле иде һәм ул хикәя укучыларда әйбәт кенә тәэсир калдырды. Ә менә язучы Г. Минский иптәш, төп теманың үзенә тотынырга куркып, ВУЗ бетергәч, авылга врач булып кайтучы кыз турында яза, партия чакыруы буенча МТСка эшкә китүчеләрне юл уңаенда гына штрихлап китә. Шуңа күрә аның хикәясе төп бурычны үтәми кала.
Халык шагыйре Тукай С. Рәмиев- кә язган хатында, үзенең коеп куйган шагыйрь генә булмыйча, политик деятель дә, дипломат та, җәмәгать эшлеклесе дә һ. б. һ. б. да булганын әйтеп калдырган. Чыннан да, без Тукайның нинди әтрафлы кеше, күп тармаклы эшлекле булуын иҗатыннан да ачык күрәбез. Ул шигырь дә язган, яшенле сатирик та булган, мәкалә, истәлекләр, фельетоннар да язган, халык иҗатын, көйләрен-җырларын җыярга, өйрәнергә һәм лекцияләр укырга да вакыт тапкан. Ә безнең замандашыбыз Такташ? Ул да бит, лириканы бик яратса да, аның эченә генә бикләнеп калмаган. Драматург та, хикәяче дә, публицист-фельетончы да, сатирик та, очеркчы да, киносценарист та булган, хәтта роман да яза башлаган.
Бөек рус халкының әдәбият ко-рифейлары булган Лев Толстой. Чехов, Тургенев һ. б. нинди генә жанрларда эшләмәгәннәр? Совет халкының атаклы язучысы Алексей Максимович Горький каләм белән Ватанга, халыкка, культурага туктаусыз хезмәт итүнең иң гүзәл үр-нәкләрен биреп калдырды. Анык һәртөрле жанрда язылган ялкынлы әсәрләре һичкайчан искермәячәк тәрбия коралы булып беренче урыңда торалар. A. М. Горький болаЙ
109
Караганда безнең өчен буй җитмәслек биеклек булып күренсә дә, аның искиткеч активлыгыннан, армый- талмый эшләвеннән үрнәк ала белү зур файда бирер иде. Ә безнең замандашларыбыз булган Алексей Толстой, Борис Полевой, Констан-тин Симонов, Павленко һәм башкалар ипчәмә төрле жанр алып бардылар һәм баралар!
Без исә Тукай әйткән әнә шул коеп куйган шагыйрь, коеп куйган әдип, коеп куйган драматург, коеп куйган тәнкыйтьчегә әйләнеп барабыз түгелме? Без хәзер жылы өйдә, тыныч шартларда, ашыкмыйча гына, иркенләп ижат итәргә яратабыз. Материаль яктан кысынкылык юк, кая бастырырга дигән кайгы юк — рәхәт! Шуның өчен елына өч шигырь язсак, бер кечкенә хикәя язсак, 2—3 елга бер пьеса, биш елга бер роман язсак—без инде бик зур эш эшләдек дип уйлыйбыз. Ә инде атна-ун көнгә берәр җиргә чыгып керәсебез булса, хәзер үк иҗат командировкасы; бер хикәя, я бер шигырь язасы булсак — иҗат йорты сорый башлыйбыз. Минемчә, артык иркәләнеп киттек без! Безне Союз җәмәгатьчелеге дә, партия оешмасы да бер дә борчымый, кымшатмый, чыбыркыламый. Ә кайчан чыбыркылый башлар икән?
Язучының бер генә жанр эчендә бикләнүе, әдәби кадрларның болай да бик аз булуын искә алганда, безнең өчен бигрәк тә түзеп тора алмаслык хәл. Шуңа күрә без тормышта булган зур вакыйгаларны үз вакытында теге яки бу формада яктырта алмыйбыз, тормыш фактларына берьяклы гына килеп, аларны тирән рәвештә үзләштерә алмый калабыз.
Ә ни өчен, әйтик, безнең күпчелек шагыйрьләребез, әллә ни дә бер күренә торган мәкаләләрен әйтмәгәндә, шигырьдән башка бернәрсә дә язмыйлар? Ни өчен шагыйрь Сибгать Хәким, Әхмәт Исхак, Әнвәр Давыдов, Иурый Арсланов, Мәхмүт Хөсәен, Әхмәт Ерикәй, 41. Маннур һ. б. лар «коеп куйган шагыйрь»гә генә әйләнеп баралар? Ни өчен алар хикәя, пьеса, повесть, роман, либретто, очерк, фельетон шикелле башка төрле жанрлар буенча бернәрсә дә эшләмиләр. Ә те-ләсәләр, тотынсалар — бу иптәшләрнең мөмкинлекләре бар бит!
һәрьяктан хәзерлеге һәм мөмкинлеге булган прозаик Ибраһим Гази, А. Расих, Гариф Гобәй, драматург Риза Ишморатов иптәшләр ни өчен үз жанрларыннан башка бернәрсә белән дә матбугатка чыкмыйлар?
Ә бит бездә язар темалар, кагылмаган нәрсәләр шундый күп, шундый киң — җиң сызганып эшлә генә!
Мәсәлән, безнең республикада 4— 5 миллионер колхоз бар. Ә бүгенге көнгә кадәр шул колхозларның берсе турында гына да, ичмаса, бер табаклы әдәби очерк юк. Әгәр шул колхозларның алдынгы кешеләре, данлы эшләре турында бер яхшы очерклар китабы чыгарылса яки бер роман язылса, нинди күңелле факт булыр иде! Безнең республикада авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшли торган уннан артык Социалистик Хезмәт Герое бар. Шуларның берсе турында гына да бер табаклы әдәби очерк та язылганы юк. Шулар турында киң, яхшы очерклар язылып, Ватан сугышы геройларына чыгарылган шикелле, «Хезмәт геройлары китабы» чыгарылса, ә тора-бара аларның хәзерге эшләрен дә өстәп, хикәя, романнар язылса — нинди зур эш эшләгән булыр идек!
Болар гына түгел, безнең нефть промышленносте кешеләре дә, завод, фабрика алдынгылары да, Татарстанның укымышлылары да, шәһәр кешеләре дә язучыларга чират көтеп торалар. Татарстан нефтенә озакламыйча 10 ел тула, ә бу хакта кулга тотарлык бер әсәр юк. Ай- һай, бу чират көтүчеләр безне көтеп ала алырлар микән?
Менә бу фактлар безнең ни дәрәҗәдә сүлпән икәнебезне, иҗат темпыбыз тормыш барышыннан нихәтле артта икәнлекне күрсәтәләр түгелме? Гафу итсеннәр, олырак абзыйларга да тел тидереп үтик: Гомәр Бәширов белән Кави Нәҗми иптәшләрнең мәгълүм романнары журналда басылып чыгуга биш ел тулды инде. Бу биш ел эчендә алар
110
берәр очерк, берничә мәкаләдән тыш башка әйбер бирмәделәр. Хәзер инде яңа роман бирергә бик вакыт җитте. Тәҗрибәле кешеләргә, бик- бик иркенләп язганда да, бер роман өчен биш ел сарыф итү аз вакыт түгел ул. Укучылар көтә бит!
Моннан соң партия оешмасы һәм Союз җитәкчелеге язучыларның иҗат темпы белән ныграк кызыксынырга, юнәлеш бирергә, конкрет ярдәм күрсәтергә, катнашырга тиеш, дип әйтәсе килә. Шулай булмаганда, ижат эшләренең кызурак темп-ка күчүе мөмкин түгел. Мәсәлән, Абдулла Әхмәт иптәш менә ничә ел буе инде нефтьчеләр турында пьеса яза. Ә пьеса һаман өлгермәгән. Сәбәп нәрсә? Автор нинди кыенлыкларга очраган, нәрсәне ерып чыга алмый? Безнең оешма, шундый вакытларда гомумән яхшы теләкләр әйтеп кенә калмыйча, конкрет чаралар күрсә, юнәлеш бирү һәм житәкләү белән ярдәм итсә, нинди шәп булыр иде. Мөхәммәт Садри иптәш байтактан бирле МТС механизаторлары тормышыннан му- зыкаль-комедия либреттосы язып йөри. Бик кирәкле тема. Ә бу әсәр хәзерге көндә нинди хәлдә? Авторның әйтүе буенча, әсәр бар, эшләнә. Ә укыган кешеләрнең фикере буенча, әсәрне әле юк дияргә мөмкин. Менә шушындый чакта авторны да, башкаларны да адаштырмас өчен, җитәкчелек үзенең авторитетлы сүзен, фикерен ачык итеп әйтергә, авторга юнәлеш бирергә, кирәк булса, аны ул эштән туктата да алырга тиеш кебек. Ул чагында көч һәм средство да бушка түгелмәс иде.
Тәнкыйтьчеләр язучыга тормышны тирәнтенрәк өйрәнергә киңәш бирергә һәм тормышны белмәүдә гаепләргә яраталар. Ә соң бу иптәшләр тормышны үзләре яхшы беләләрме? Әдәби әсәргә бәя биргәндә үзләренең субъектив фикерләре белән генә эш итмичә, киң катлау укучылар фикеренә таянып, шуны өйрәнеп эш итәләрме? Кайсы тәнкыйтьченең, ичмаса, бер районга, завод-фабрикага, нефть промыш-ленностена барып, андагы тормышны өйрәнгәне, берәр әсәр буенча укучылар конференциясе оештырып, аларның фикерләрен туплап, йомгаклап, шул әсәрнең авторына барып җитәрлек гомуми нәтиҗәләр ясап, матбугатка чыкканы бар? Гомумән, бездә тәнкыйтьчеләрнең бер төре—танылганраклары —күбрәк тарихи темаларга кереп чумганнар. Бүгенге әдәбият барышыннан ' читләшә баралар. Икенчеләре исә, фикергә, белемгә, фәлсәфи уйларга 1 сай булган коры рецензияләр язып, язучыга нинди дә булса акыллы киңәш бирә алмыйлар, хәтта аны кирегә таба да өстериләр. Кайчан ' соң бездәге тәнкыйтьчеләр иске үлчәүләрне, иске трафаретларны ташлап, язучының дошманы булудан бигрәк, яраткан дусына, иң кирәкле ярдәмне бирә торган чын дусына әйләнерләр икән? Ә бит тәнкыйть-ченең төп бурычы менә шул. Әдәби әсәрнең уңышлы булуын, язучының алга таба үсүен кайгыртуда янып- көеп йөрүче беренче кеше ул булырга тиеш бит. Язучының теге яки бу кимчелегенә куанып, кулларын уа-уа «аны тар-мар» итүче тәнкыйтьченең күсәге бервакытта да әдәбиятны үстергәне юк. Андыйлар Партиягә, совет җәмәгатьчелегенә, язучыга ярдәмче түгелләр.
Бу уңай белән күтәрелергә тиешле һәм алда саналган эшләребезгә бик нык бәйле булган тагын бер мөһим бурыч бар безнең өстебездә. Ул — әдәбиятка яшь кадрлар туплау, тәрбияләү, үстерү мәсьәләсе. Яшьләр белән эшләү мәсьәләсе. Без бу темага күп сөйләшәбез. Ләкин конкрет эшләребез бик аз. Мәгълүм ки, Партия һәм Хөкүмәт эшнең һәр тармагында, һәр өлкәдә белемле, | сәләтле кадрлар хәзерләүне алгы планга куя. Аларпы булдыру өчен әллә никадәрле көч түгә. Менә бу тарихи карар буенча да авылга күпме яхшы кадрлар җибәрелә. МТСларның механизатор кадрларың ; хәзерләү, үстерү өчен күпме курслар, ФЗӨ мәктәпләре, училищелар ачыла һәм башка күп төрле чаралар күрелә. Ә без шушы мөһим мәсьәләне сөйләнүләр белән генә ! хәл итмәкче булабыз. Уйлап карасак, безнең әдәби тормышның якын киләчәге бик сәер тора. Бердән, без болай да бик аз.. Исемлеккә кергән g
111
50 кешенең байтак өлеше язмый, актив иҗат итми. Икенчедән, язу- чыларыбызиың төп кадрларыннан булган күпчелеге һәм иң актив иҗатчы өлеше илле яшькә җитеп узып, алтмышка — картаюга таба бара. Димәк, аларның иҗат мөмкинлекләре, табигый буларак, һаман кими төшә дигән сүз. Ә безгә, бүгенге тормыш шартлары һәм әдәбият-сәнгать мәйданы һаман киңәя барган бер чорда, әз дигәндә 100—150 язучы кирәк иде. Уйлап кына карагыз: тагын ун гына яхшы хикәячебез булса, ун гына тәнкыйтьчебез, биш-алты гына либретточыбыз, ун гына тәрҗемәчебез, ун гына драматургыбыз булса, уа гына әдәбиятчыбыз, җиде-сигез генә очеркчыбыз булса, нинди бай булыр идек!
Ә чынлап тырышканда, әдәбиятка килергә омтылучы яшьләребезне эз-леклерәк рәвештә тәрбияләгәндә, бу кадрларның шактый өлешен бәлки булдыра да алган булыр идек инде. Ләкин бу өлкәдәге эшнең плансыз, тәртипсез, тор ым н а н-торымга гы на алып барылуы турында фактлар менә нәрсә сөйлиләр:
Яшь язучыларның беренче конфе-ренциясе җыелуга 5 ел узып киткән. Ә ул конференцияне ел саен җыеп, яшьләргә тиешле юнәлеш биреп, иҗат активлыгын күтәрүнең чараларын күреп була идеме? Әлбәттә, була иде. 1954 ел башында икенче конференция җыела. Ләкин моңа да алдан тиешле хәзерлек күрелгән дип әйтүе кыен. Ул яшьләрнең күбесе, кулларында нәрсә булса, конференциягә шуның белән киләчәкләр. Чөнки аларга алдан юнәлеш бирелмәгән, тема күрсәтелмәгән, проза, драматургия, очерк белән кызыксындыру тудырылмаган. Димәк, тагын да шул самотек дәвам итәчәк дигән сүз.
Киләчәктә болай «ни үссә —шуны урырга» гына риза булып торуны эш методыннан алып ташлыйсы иде. Бакчачы бит, алмагачны утырткач, «пи үссә дә үсәр, ни бирсә дә бирер» дип кенә көтеп ятмый. Ул алмагачка су сибә, төбен йомшарта, ашлама кертә, артык ботакларын, зарарланган үрентеләрен кыркып ташлый, кышка кергәндә аның кәүсәсен агартып, кимерүчеләрдән саклый, сабакларын бәйләп, җил һәм кар сындырудан, карга күмеп, суыктан саклый. Яз көне аның бө-реләрен, яфракларын дарулап, корт төшүдән саклый. Алмасы тәмлерәк булсын өчен, яңа сортлар белән куша — Мичурин тәҗрибәләреннән файдалана. Шулай итеп, ул аны 6—7 ел буена тәрбияли. Тик шунда гына бу алма бакчасы көткән тәмле җимешләрне бирә башлый.
Ә яшь язучы алмагач кына түгел — кеше. Тере кеше. Кулына каләм алган кеше. Аны бакчага чәчеп кенә үстереп булмый, һәм ул көн саен үзеннән-үзе туып та тормый. Димәк, аны тагын да күбрәк көч куеп, күбрәк сизгерлек, саклык, кайгыртучанлык белән тәрбияләп үстерергә кирәк. Шундый җитәкләүче җылы кул, партиячә кайгырту җитмәгәнгә күрә дә безнең яшь каләмнәр бик әкрен үсә, чикле бертөрлегә әйләнеп китә, ә кайберлә-реңә, үсеп җитмәс борын кырау тиеп, «корт төшә», кайберләре исә әчеле-төчеле җимешләр дә биреп куялар. Шуның өчен яшь язучыларны тәрбияләү бер Язучылар союзының гына түгел, Өлкә комсомол оешмасының да бик җитди бурычы булып тора.
Яшьләрнең күбесенең шигырь белән мавыкканы, аны җиңел эш дип караганы һәркайсыбызга мәгълүм. Ләкин тиешле чаралар күргәндә, үз вакытында юнәлеш, киңәш биргәндә, яшьләрне кирәкле жанрга таба борып җибәреп тә була. Мәсәлән, моннан бер-ике ел элек Мәхмүт Хәсәнов иптәш шагыйрьләр секциясенә озын бер поэма алып килде. Поэма һәрьяктан да төссез, шаблон, кешеләрне һәм теманы кабатлаудан гыйбарәт иде. Иптәшләр аңа шигырь язмаска, ә, театр институтын да бетереп кайткан булганлыктан, драматургия өлкәсендә яки прозада үзен сынап карарга киңәш бирделәр. Мәхмүт Хәсәнов прозага күчте. Хикәяләр, очерклар, повестьлар яза башлады. Хәзер аның очерклар җыентыгы, балалар өчен хикәяләр китабы, «Яна горизонт» исемле повесте басылып чыкты.

Соңгы вакытларда ул «Урман шаулый» дигән яна повесть язып бетер- ГкС. Уйлавымча, яшь автор дөрес юлдан атлый, өйрәнә, үсә, таныла бара. Шуның өстенә ул Татарстанның төрле районнарында күп йөрүчеләрнең, яшьләр өчен бик кирәкле булган тормышны өйрәнүчеләрнең иң активларыннан берсе. Тәҗрибәле язучылар бу иптәшкә һаман да ярдәм итүне туктатмасалар, ул әйбәт прозаик булып китәчәк.
Икенче бер факт. 3. Бадулов иптәш «Карлыгач» исемле сыер турында 1400 юллык бер поэма язды. Поэма, әлбәттә, чи иде. Киңәшләр биреп, төзәттерү дә ярдәм итәрлек булмады. Шуннан соң аңа шул те-маны хикәя итеп эшләргә киңәш бирелде. Ниһаять, «Үсү юлы»ның бишенче китабында бу иптәшнең хикәясе (дөрес, ул темага булмаса да) басылып чыкты. Әлбәттә, бу хикәянең әле бик күп кимчелекләре бар. Беренче белен төерсез булмый, диләр бит. Ләкин һәрхәлдә бу ип-тәш тә кирәкле юнәлешкә борыла бара дияргә мөмкин. Шулай итеп, җәмәгатьчелек фикерен дөрес туплаганда, яшьләрне кирәкле якка борып була икән. Тик алармы өйрәтү, тәрбияләү эшләренең җитмәве генә безне харап итә. «Үсү юлы» альманахы яшьләргә иҗат тәрбиясе бирү, өйрәтү мәйданы булырга тиеш иде. Ләкин альманах бу бурычны үтәми. Ул заманның үтүе белән җыелган очраклы материаллардан оештырып чыгарыла. Мәгълүм бер планы юк. Ничә айда бер чыгуы билгеле түгел. Өч ел эчендә аның бары тик биш кенә китабы чыккан. Шул биш китапның берсендә дә яшьләрне ничек хикәя язарга, ничек сәхнә әсәре язарга, образлар өстендә эшләргә, сюжет төзергә, конфликтларны ничек табарга һәм чишәргә, әдәби осталыкны күтәрергә өйрәткән бер генә мәкалә дә юк. Шушы биш китапта проза һәм сәхнә әсәрләре белән 19 яшь автор катнашкан. Ләкин шуларның бер икәвенең генә исемнәре яңадан кабатланалар, ә калганнары яңадан язмаганнар. Альманах аларны үз тирәсенә беркетеп, яңа темалар, киңәшләр биреп, үстерү эше алып бармаган.
Яшьләр иҗатының иң мөһим мәйданы булган альманах эше дә шушындый стихия агымына куелгач, инде ни көтәргә кала? (Альманахның редакторы Г. Иделле, редколлегия членнары: Г. Әпсәлимсв, А. Гомәр, Ш. Мөдәррис, Ш. Маннур.)
Шуның өстенә яшъ авторларны укыту эше дә алып барылмый. Сугыштай соң Москвадагы әдәби институтка ике яшь автор җибәрелгән иде, ләкин алар икесе дә аны ташлап кайттылар һәм бернәрсә дә язмыйлар. Ә бит безгә ел саен урың бирелә, ел саен анда берничә кеше җибәрергә мөмкин. Бәлки бездә җибәрер кеше юктыр? Түгел, бар. Менә күптән түгел генә яшь шагыйрьләрдән Рәшит Гәрәев һәм Абдул Кәли иптәшләр армия сафыннан кайттылар, хәзер газетада эшләп йөриләр. Ни өчен аларны җибәрмәскә иде, аларның ун класс белемнәре бар. Ә бу иптәшләр үз-ләре укырга бик ашыкмыйлар әле. Укыр өчен бүгенге шикелле киң мөмкинлекләр булганда да, үзен язучы дип атаган кешенең югары белемгә ия булмавы бөтенләй гафу ителмәслек бер хәл. Безнең хәзерге заманда югары белемсез язучы бу-лу мөмкин дә түгел.
Кыскача әйткәндә, яшьләрне тәрбияләү эше хәзергә менә шулай зәгыйфь тора. Ләкин бу гафу ителмәслек хәлгә кискен чик куярга бик вакыт җиткән. Алмаш тәрбия-ләү, үстерү мәсьәләсе безнең иң мөһим бурычлардан булырга тиеш.
Безнең Партиябез һәм Хөкүмәтебез бөтен ил халкы белән бергәләп шушындый бөек эшләрне башкарырга керешкәндә, илебездә коммунизмның якты көннәрен тудыруның конкрет чараларын күргәндә, без үзебезнең бөтен иҗат һәм талант көчебез белән шул фронтта булырга, иҗат активлыгыбызны һәм әдәби осталыгыбызны тагын да күтәреп, кешеләрнең шушы матур эшләрен, бай эчке дөньяларын, культура үсешләрен гәүдәләндергән күп-күп әсәрләр бирергә тиешбез. Безнең иң беренче һәм иң изге бу-рычыбыз шул!

8.