Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛМАДЫ


— «Әсир төшкәндә дә бирелмәүдә бөтен мәсьәлә!»
Бу юлларны коммунист шагыйрь Назим Хикмәт — Төркия халкының палачлары тарафыннан озак еллар буенча тоткынга ябылган, ләкин тоткынлык елларын дошманына баш ими, горур атлап үткән кеше язган. Ләкин бу юлларны икенче бер коммунист шагыйрьнең, зур һәм фаҗигале язмышы, газаплы һәм данлы язмышы турында уйлаганда, тагын, тагын кабатлыйм. Фашист кулына әсир төшкән, әмма бирелмәгән, һәлак булган, ләкин җиңелмәгән шагыйрь Муса Җәлилгә төбәп кабатлыйм мин Хикмәтнең шигырь юл-ларын.
— Хәбәрсез югалды! — дидек без бервакыт аның хакында. Бөек Ватан сугышының иң утлы елларында Җәлилнең тавышы тынып калды. Хат та, хәбәр дә килми башлады аңардан. Ләкин күңел ышанмады. Шагыйрьнең, совет шагыйренең, коммунист шагыйрьнең хәбәрсез югалуына каләмдәш дуслары да, укучылар да ышанмады. Җырның хәбәрсез югалуы акылга сыймый иде.
Сугышның соңгы көннәрендә татар язучысы, минем сугышчан дустым һәм иптәшем Мәхмүт Максуд белән бергә үткән юлларны хәтерлим.
1945 ел. Май. Данлыклы совет гаскәрләре туздырылган фашист ар-
Менә шулай, Исмәгыйль! Әсир төшкәндә дә Бирелмәүдә бөтен мәсьәлә. Назим Хикмәт.
мияләренең калдыкларын тар-мар итеп алга бара. Бөтен юллар буйлап дошманның җимерелгән хәрби техникасы аунап ята. Юлның ике ягында штыклары белән җиргә кадалган, немец маркасы сугылган винтовкаларның исәбе дә, хисабы да юк. Димәк, монда дошман гаскәрләре, коралларын ташлап, кул күтәргән. Шул ук юллар буйлап, фашист коллыгыннан котылган, ягъни без коткарган кешеләр төркем-төр- кем булып көнчыгышка таба агыла. Төркемнәр өстендә барлык Европа илләренең диярлек милли флаглары җилферди'. Кешеләр йончыганнар, газап чиккәннәр, ләкин аларның йөзләрендә һичбер нәрсә белән дә тиңләштереп булмаган азатлык шатлыгы балкый иде. Күзләрдә куаныч яшьләре ялтырый. Җиңүче совет гаскәрләренә рус һәм болгар, француз һәм румын, итальян һәм венгер, чех һәм поляк телләрендә рәхмәт сүзләре яңгырый. Бу бөтен Европаның рәхмәте иде.
Кешеләр тоткынлыктан кайталар. Алар арасында, әлбәттә, куркаклары да, дошман күзенә тилмереп караучылары да, хәтта дошман алдында тез чүгүчеләре дә булгандыр. Халыкларның әле гарип балалары сирәк очрамый. Ләкин ул чакта, шундый тантаналы минутларда, рухи гарипләр турында уйлыйсы килми иде. Чөнки төркемнәр арасын-

да — кара һәм авыр елларны, изелү һәм кимсетелү елларын каушамый һәм какшамый, Ватанны һәм намусны сатмый батырларча көрәшкән кешеләрнең күпчелек булуына ышана идек без.
...Без сугышның соңгы көннәре аша җиңү таңына таба барабыз.
Бер чак Мәхмүт Максуд кинәт әйтеп куйды:
— Менә шушы азат ителгән кешеләр белән бергә безнең Җәлил дә Туган илгә кайтып бара төсле. Мин һаман әле ул очрар дип өмет итәм. Ул үлмәскә дә, җиңелмәскә дә тиеш. Ул тормышны шулкадәр ярата иде, ә яраткан кеше көчле була ул.
Ләкин Җәлил Мәхмүт 1Чаксуд белән миңа да, башка фронтлардагы иптәшләргә дә очрамады. Ул үзе тере чакта иреккә чыга алмады. Ә җырлары... Канатлы җыр өчен киртәләр бармыни?
Талантлы татар совет шагыйре үзенең үлемен, коммунистларга хас булганча, батырларча каршылады Дөньяга ташланган иң соңгы карашы да аның ачык өметле булды- Соңгы сулышына кадәр аның йөрәгендә җыр сүнмәде:
Җырлап үттем данлы көрәш кырын.
Җырлап килдем тормыш язына, Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла.
Муса Җәлилне немец фашистла ры үтерделәр. Моны онытуы да, гафу итүе дә мөмкин түгел. Ләкин без шуңа горурбыз: ул совет шагыйренең исемен югары тотты, аның бөек мәгънәсен төшермәде. Без шуңа горурбыз: аның ялкынлы шигырьләре» үзен үтерүчеләргә һәм дөньяны яңадан канга батырырга теләүче-ләргә гаепләү акты булып, озак еллар буенча яңгырап торачак. Без шуңа чиктән тыш горурбыз: безнеа каләмдәш дусыбыз хәбәрсез югалмады, ул тереләр белән бергә дөньяның тынычлыгы өчен көрәшә.