Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АКЫЛЛЫЛЫК БӘЛАСЕ» КОМЕДИЯСЕНЕҢ ЯҢА ТӘРҖЕМӘСЕ


A. С. Грибоедовның шигырь белән язылган «Акыллылык бәласе» комедиясе рус классик әдәбиятының иң данлыклы һәм чын-чыннан халыкчан әсәрләреннән берсе.
Бу комедия 1825 елдагы декабристлар восстаниесе алдыннан гына язылып бетә. Аны шул чорның алдынгы рус җәмәгатьчелеге чын күңелдән алкышлап каршылый, патша ялчылары котырынып эзәрлекләгән шартларда да ул кулдан кулга күчерелеп укыла һәм ирекле фикер • оешуга бик нык ярдәм итә. Аны укып яшь буыннар Ватанны сөяргә, аның бәхетле, азат тормышы өчен көрәшергә рухланалар. Бу бөек комедия безнең бүгенге чын ирекле, бәхетле көннәребездә дә бөтен көче белән яңгырый, бөтен матурлыгы белән балкый.
B. Г. Белинский бик хаклы рәвештә «Акыллылык бәласе» комедиясен Пушкин һәм Лермонтов иҗатлары белән янәшә куйган һәм аны сүзнең киң мәгънәсендә «рус чынбарлыгын шигъри сурәтләүнең беренче үрнәге» дип бәяләгән. А. С. Грибоедов биредә үзе шул заманда күзәткән иҗти- магый-тарихи конфликтны чагылдыра, дөньяга ике төрле карашның, ике идеологиянең, ике төрле тормыш укладының, ике буынның көрәшен күрсәтә. Бер якта, крепостнойлык
1 А. С. Грибоедов. «Акыллылык бәласе». Г. Шямуков тәрҗемәсе, Тат- книгоиздат, 1953.
тоткынлыгын, патша самодержавиесе бюрократизмын, иң әшәке коллыкны, томана караңгылыкны яклаучы фамусовлар, молчалиннар, репетиловлар, скалозублар, загорец- кийлар дөньясы, ә икенче якта, халыкның көченә бөтен күңеленнән ышанган, туган илен чиксез бер мәхәббәт белән ярата торган, Россия-не ирекле, алдынгы һәм куәтле дәүләт итү турында кайгырткан, чын мәгънәсендә милли горурлык тойгысы белән янган Чацкий тора.
1825 елның январенда язган бер хатында А. С. Грибоедов әсәренең идея эчтәлеген бик ачык итеп күрсәтеп үтә: Чацкий белән фамусовлар арасындагы конфликтның берөзлексез үсә барганын һәм аның шул фамусовлар дөньясының Чацкийны каһәрләве белән очланганын әйтә. Комедиянең бөтен сюжет төзелеше дә, композициясе дә шул драматик кол-лизиягә бик туры килеп тора. Чацкий, бер яктан, фамусовлар җәмгыяте белән каты бәрелешкә керә, икенче яктай, ул иң нечкә, иң яшерен хисендә — Софьяга булган мәхәббәтендә алданганын күрә. Шунысы әһәмиятле, бу ике линия бер-берсе белән нык бәйләнештә, психологик яктан тирәннән нигезләнеп биреләләр.
Чацкийның шәхси драмасы аны чолгап алган тормыштан аерып сурәтләнми, бәлки социаль яктан да нигезләнә. Фамусовлар дөньясында тәрбияләнеп үскән, шул иске, әшәке

121
җәмгыятьнең пычрак морале канына сеңгән Софья, билгеле, Чацкийның саф мәхәббәтен аңлый алмый, егетнең дөньяга карашы Софьяга чит. Чацкийның шул җәмгыять белән конфликты шәхси мөнәсәбәтләреннән күп читкә чыга. Шулай итеп, Грибоедов, шул кыргый бер коллыкка нигезләнгән һәм һәрбер самими, ирекле хис кире кагылган, хур ителгән иске дөньяда акыл да, мәхәббәт тә кире кагыла, мыскыл ителә, ди.
А. С. Грибоедов менә шул кабахәт дөньяның битлеген ертып ыргыта, аның чын йөзен фаш итә.
«Акыллылык бәласе»ндә Чацкий ялгыз бунтарь булып чыга, дошман көчләргә ул бер ялгызы һәм, әйтергә кирәк, бик батыр көрәшә. Ләкин ул үзенең идея ягыннан, хакыйкатьне сөюе ягыннан ялгыз түгеллеген бик яхшы сизә. Ул киләчәк үзенең ягында булганын, Россиянең шул кабахәт дөньяны җимереп, иркен тормышына чыгасына, туган иле халкының бәхетле буласына ышана. Шуңа күрә ул бу көрәштән тормыш, идея һәм психология ягыннан бик ныгып, рухи яктан баеп, җиңеп чыга.
Рус телендә ике йөздән артык басмада чыккан, СССР халыкларының күбесенең телендә басылган, чит илләрнең күбесенең телләренә тәрҗемә ителгән бу гүзәл әсәрне татар теленә дә тәрҗемә итү кирәклеген татарның алдынгы язучылары бик күптән сизеп килгәннәре билгеле. Замандашлары Габдулла Тукай белән Га- лиәсгар Камалның «Акыллылык бәласе» комедиясен яратып һәм дулкынланып укыганнарын һәм татар теленә тәрҗемә итү турында уйлауларын раслыйлар. Ләкин Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр культураның бик күп җимешләреннән мәхрүм ителгән татар халкы элек бу мәңгелек әсәрне үз ана телендә уку теләгеннән уза алмады. Бары тик совет власте шартларында гына рус классикларын татар укучылары массасына үз ана телендә җиткерү өчен киң мөмкинлекләр ачылды һәм бу юлда җитди эшләр башкарыла башлады.
A. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, II. В. Гоголь, Л. Ы. Толстой, А. П. Чехов, В. Г. Короленко, А. М. Горький һәм башкаларның әсәрләренең яхшы сыйфатлы тәрҗемәләре булдырылу белән бергә, А. С. Грибоедовның «Акыллылык бәласе» кебек шедеврны тәрҗемә итү дә оештырылды һәм 1946 елда бу комедиянең TI. Исәнбәт иптәш башкарган беренче тәрҗемәсе басылып чыкты. Лә-кин ул тәрҗемәнең, үзенең кереш сүзендә үк күрсәтелгәнчә, «бөек художник Грибоедовның үлмәс комедиясен ана телебезгә күчерү юлындагы беренче адым» икәнлеген һәм бик күп кимчелекләре булганын әйтергә кирәк. Татарстан китап изда- тельствосы, шуны искә алып, бу әсәрнең яңа тәрҗемәсен оештырды, һәм ж бүген инде укучылар шул яңа тәрҗе- * мәне уку мөмкинлегенә ирештеләр.
Г. Шамуков матур әдәбият әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү буенча соңгы елларда шактый актив эшли башлады. Аның тәрҗемәсендә чыккан бу яна басманы» укыгач, уңышлы хезмәтне күреп куанабыз.
Тәрҗемәче үзенең зур һәм катлаулы бурычын дөрес аңлап эш иткән. Тәрҗемә җиңел укыла, күпчелек өлешендә татар телендә язылган кебек яңгырый.
«Ак ы л л ы л ы к бәл а с е » н дә персо-нажларның һәркайсысы үзенә хас тел белән сөйләшә. Чиновниклар, бюрократия вәкиле Фамусовның сөйләмен генә алып карыйк. * Ул шул заманда властька ия була башлаган катлауны бик характерлый торган телдә сөйли. Иң каты реакцияне гәүдәләндергән аракчеевщина вәкиле Скалозубны Грибоедов символ дә-рәҗәсенә җиткереп бирә. Фамусовка балга килгән кунакларны алып карасак, крепостной җәмгыятьнең томана караңгылыгы бөтен шыксызлы- гында ачылганын күрәбез.
Гомумән, бу әсәрнең нинди генә персонажын алып карама, аның телендә ниндидер үзенчәлек табарга мөмкин. Бу бик аңлашыла да, чөнки персонажларның телен индивидуальләштерү образны типиклаштыруда бер алым булып исәпләнә. Ә комедиядәге персонажларның типиклыгы гаять дәрәҗәдә зур һәм тирән. «Акыллылык . бәласе» — сатирик әсәр, һәм шунысы әһәмиятле, Грибоедовның типиклаштыру принцип-
122
ларында да үзенчәлекләрен саклау дәттә, аның барлык ми. киресенчә, нинди дә булса бер сыйфаты, тәнкыйть уты астына алынган сыйфаты, автор тарафыннан аңлы рәвештә үстерелә, күпертелә. Грибоедов комедиясендә (аны трагедия дип атарга кирәк иде, чөнки «Горе от ума» бит!) образлар нәкъ менә шушы алым белән, ягъни персонажның аерым бер сыйфатына басым ясау юлы белән тудырылганнар.
Менә, мәсәлән, бер персонажның монологым

Мне завещал отец:
Во-первых, угождать всем людям без изъятия;
Хозяину, где доведется жить, Начальнику, с кем буду я служить. Слуге его, который чистит платья, Швейцару, дворнику для избежанья зла, Собаке дворника, чтоб ласкова была.
Кем сөйли моны? Чацкиймы, Фа-мусовмы, Скалозубмы? Юк, әлбәттә. Молчалиннан башка кем сөйләсен бу фэрмада, чөнки аңар барыннан да бигрәк түбәнчелек, тәлинкә тоту хас. Грибоедов образның шушы сыйфатына басым ясый һәм аның турында кабат-кабат әйтә. Инде тәрҗемәче комедиянең шушы үзенчәлегенә игътибар итмәсә, ул аңа, әлбәттә, зыян китерәчәк.
Әйтергә кирәк, Г. Шамуков әсәрнең нечкәлекләренә керә алган һәм образны ача торган әһәмиятле урыннарны зур тырышлык белән тәрҗемә иткән. Әле генә китерелгән өзек, мәсәлән, тәрҗемәдә болай яңгырый:
Атам васыять итте .мина:
Әүвәл башлап ярый бел дип һәр кешегә, Яра, диде, торган уз хуҗаңа, Бергә хезмәт итә торган башлыгыңа, Аиың кием чистартучы кешесенә, Андый-мондый бәла тудырмасын өчен Швейцарына,
Дворнигына һәм иркәлә диде дворнигының этен, Баргач тешләмәсен өчен.
Кайбер аерым вак-төяк кимчелек-ләрне искә алмаганда, тәрҗемә дөрес, төгәл, оригиналның хәрефенә түгел, бәлки аның рухына туры килә торган тәрҗемә. Менә Фамусов белән Хлестова сөйләмен алып карыйк. 1 нче пәрдәнең 4 иче күрене-шендә, Молчалин белән очрашкан урында, Фамусов, үзенең хезмәт эшенә карашын белдереп, болай ди:
Үлеп куркам бер нәрсәдән:
Артык жыелып китүеннән; ,
Күмәрсез сез кәгазь белән, форсат бирсзн;
Миңа килсәң,
Килешәме, килешмиме, гадәтем шул: Куйдыммы кул, Эше беткән, Өстән төшкән. (17 бит).
Ә менә ул Скалозуб керер алдыннан Чацкийны искәртеп куя:
Инде син, әфәндем, зинһар, Саграк сөйләш аның белән: Мәшһүр кеше, мәһабәтле, Орденны да бик күп итеп эләктергән; Үзе япь-яшь, ә нинди зур дәрәҗәле.
Генерал да булыр әле
Бүген булмаса, иртәгә. Зинһар, туган, Ул бар чакта бераз әдәплерәк кылан, —
ДИ (41 бит).
Бу юллардан гомер буе чиннар ал-дында баш иеп яшәгән, үзеннән югарылар алдында тезләнеп, ә үзеннән түбәннәр алдында масаеп йөргән колбиләүче крепостник образы бөтен торышы белән алга килеп баса.
Гайбәт чыганагы булган алпавыт карчыгы Хлестова сөйләме дә игътибарга лаеклы.
Менә ул Фамусовларга килә.
Җиңелмени? Алтмыш бишкә җиткәч яшем. Мин сөйрәлеп сиңа киләм, карендәшем, — Җәфа, михнәт!
Нәкъ бер сәгать буе килдек Покровкадан. Арып хәлдән тайдым тәмам, Төн дигәнең — чын кыямәт! —
ди карчык (86 бит). Яки менә барлык мәгърифәт әсәренең явью дошманы! Загорецкий. Китаплар турында сүз чыккач ул, болай ди:
Юк, китапның китабы бар.
Әгәр мине цензор итеп утыртсалар.
Мәсәлләрне кырыр идем;
Оһ! мәсәлне сөйми җаным!
Көләләр бит анда һаман Сәмруг коштан, арсланнап! Теләсәгез ни әйтегез, ә бит алар, Хайваннардан булсалар да, падишалар
(99 бит).
Аракчсевщинаның иң тупас бер вәкиле Скалозуб шул заман хәрбиләреңчә сөйли:
сатирик әдәбиятның күренә. Га- сатирик образ тудырганда сыйфатлары күпертел-
123
Ошый миңа
Әле яңа
Әйтеп үткән сүзләрегез:
Шәп әйттегез
Безнең Мәскәү каласының
Гвардиягә, бөтен гвардиялеләргә Ихтирамын, аны үлеп яратканын; Алардагы алтыннарга, укаларга Исе китеп караганын!
Ә беренче армиянең кайсы яктан Артта калганы бар? Кайчан?
Киемнәре шупдый спай, билләре тар, һәм офицерларның сезгә
Асылларын мөмкин санап күрсәтергә, Хәтта француз телен белүчеләр дә бар (51—52 битләр).
«Акыллылык бәласе» рус классик әдәбиятында тел өлкәсендәге реа-лизмның, халыкчанлыкның иң гүзәл үрнәкләреннән берсе. Теленең үткенлеге, аныклыгы, һәрбер җөмләсенең җанлы сөйләм телендә төзелүе белән бу комедия бүген дә әле сокландыра.
Г. Шамуков комедиянең матур стилен татар телендә дә афоризм, мәкаль кебек яңгырый торган итеп бирү өстендә дә «куп эшләгән.
Бөтен афәтләрдән бигрәк, раббым алла, Бай ачуы, бай гыйшкыннан үзең сакла (9 бит).
Бәхетлеләр вакыт тикшермилэо (10 бит). Үзебез артык хуш күңелле, Шуңа бар да үткен телле! (13 бит), йортлар яңа, фикер, йола иске әле (48 бит).
Шундый җөмләләр моның матур үрнәкләре булып торалар.
Тәрҗемәченең әсәрнең эчке рухын дөрес һәм аңлаешлы итеп бирү белән бергә, оригиналның формасын саклау буенча да сак һәм оста эш итүе куанычлы факт.
Бу яхшы һәм чыннан да матур башкарылган хезмәтнең әле шулай да эшлисе һәм хәтта нык кына төзәтәсе урыннары да юк түгел.
Беренче һәм шактый җитди кимчелек — тәрҗемәнең күләм ягыннан артык күпереп .китүеннән тора. Оригиналда өч юл белән бирелгән сөйләмнең татарчада биш, хәтта җиде- сигез юлга үсүе, бер юлда бирелгән җөмләнең өч юлга бүленеп бирелүе кебек күренешләр тәрҗемәдә күп кенә очрый. Сирәк-сирәк кенә булса да тәрҗемәченең кайбер юлларны төшереп калдырганы күренә. А1әсә- лән, 3 нче пәрдәдәге 7 нче күренештә княгиня зарланып:
Вот то-то, детки!
Им бал, а батюшка таскайся па поклон. Танцовщики ужасно стали редки...
Он камер-юнкер? —
ДИ.
Татарча тәрҗемәдә укыйбыз:
Менә бит ул, балакайлар! Аларга бал, Ата кеше баш ияргә сөйрәлеп бар;
Ул камер-юнкермы? — (82 бит) дип бирелә. «Биючеләр хәзер гаҗәп сирәкләнде» дигән җөмлә төшеп кала.
Шул ук пәрдәнең 10 нчы күренешендә Хлестова карчык үзенең хезмәтчеләренә кичке аштан калган калдык-постыкларны бирүне үтенгән урын төшкән. Ә ул юл Хлестова кебек саран алпавыт карчыкны сурәтләүдә шактый әһәмиятле. 18 нче кү-ренештә яшь графиня сүзендә дә, 4 нче пәрдәнең 4 нче күренешендә Чацкийның сүзендә дә шул ук хәл кабатлана.
Кайбер урыннарда эчпошыргыч төгәлсезлекләр киткәнен әйтми мөмкин түгел. Мәсәлән, почта каретасы нигәдер почта арбасы дип бирелә, шул ук вакытта тәрҗемәдә карета сүзе гел кулланылып килә. Бер-ике урында вечер — бал дип бирелә. Тәрҗемәдә французча сөйләмнәр сакланган һәм французча транскрипциядә бирелгән хәлдә, кайбер урыннарда шушы тәртип бозыла.
һичшиксез кабат-кабат басылырга хаклы булган бу яхшы тәрҗемәнең алдагы басмасын хәзерләгәндә бу җитешсезлекләр, билгеле, искә, алы-нырлар.
«Акыллылык бәласе» -кебек бөек әсәрнең татар телендә мондый яхшы тәрҗемәсе чыгуы шатлыклы факт, ул рус классикларын татар теленә тәрҗемә итү кебек мактаулы эштә безнең мөмкинлекләребез зур икәнлеген күрсәтә, ул эшне тиешенчә җәелдереп җибәрергә кирәклекне раслый.

Д.ГОМӘР