Логотип Казан Утлары
Поэма

ДИРЕКТОР ҺӘМ КОЯШ


(П о э м а)
Бу поэма шагыйрьнең архивыннан табылды. Аның аерым кисәкләре русчага тәрҗемә ителеп басылган булса да («Стихи», Москва, 1935), оригиналы татар укучыларына билгеле түгел , иде. Бу поэма 1934 елның декабренда —1935 елның январенда язылган. Автор аның яртысын калын дәфтәргә акка күчереп язган. Калган өлеше икенче дәфтәрдә сакланган. Бу поэма хәзерге көндә дә бик актуаль яңгырый һәм без аны үзгәртмичә басабыз.
Редакция. I. БИБИ КОЯШ
Биби кояш торды бүген йокысыннан Ефәк болытларга өртелеп, һәм үрелеп күксел таулар аша Җиргә сузды озын керфеген.
Ул яшеренгән тауның итәгендә йоклап ята совхоз йортлары. Биби кояш карый шул йортларга
Тау артыннан сузылып, сокланып.
Башта шулай
качып-посып кына, Күзен кысып кына карады. Ә аннан соң тауга чыгып басты, Башына кадап алтын тарагын.
Көмеш күлләр аның каршына Кытыкланып, сөенеп көлделәр. Тал чыбыклар, шыбыр-шыбыр килеп, Бу матурга сәлам бирделәр. Асыл кошлар канат кактылар да Ботакларга чыгып бастылар. Чишмәләр дә, әллә нәрсә сөйләп,
Ташлар белән шыпырдаштылар.
Иртәнге чык белән битен юган Гөл чәчәкләр, яшел үләннәр,
4
Кояш нурын йомшак сөлге итеп, Сөртенделәр шунда берәмләп. Биби кояш барсы, барсы белән
Ашыгыч кына күрешеп чыкты да Совхоз урамыннан алга үтте Сөйгән директоры йортына.
Менә ул йорт...
Менә капкасы да... Тәрәзәсе...
ачык, пәрдәсез.
Биби кояш түр як тәрәзә аша Эчкә сузды кайнар шәүләсен. ЛАенә кровате...
Менә үзе...
Биби кояш йомшак бармагын Юрган сырларыннан йөртә-йөртә Директорны эзли, кармалый. Ләкин юкка...
Мескен Биби кояш Кичеккән шул, юкка ашкынган.
Ә директор ярты төннән торып Совхоз кырына инде ычкынган.
Директорның хатыны көнләштеме, «Ят кызданмы» әллә хурланды — Ачуланып Биби кояшны Бүлмәсеннән куып чыгарды. Тәрәзәне калын шәле белән Эчке яктан каплап куйды да йокылы күзен уып, исни-исни
Барып ятты тагын урынына.
Биби кояш чыкты урамга, Күзен йөртте ерак кырларга. Җитез тургай күккә күтәрелде Тук басулар җырын җырларга.
Совхоз кыры иркен...
анда бүген Арпа, солы, арыш, бодайлар, Бар да хәзер эре башак аткан, Борынын чөйгән күккә, зурайган. Төнлә алар...
калып шәл бөркәнеп, Директордан качып йоклыйлар. Ә директор төнлә төшендә дә Шул башаклар белән йолкына. Таң алдыннан күкнең чите уңып, Сыеклана кара, боек төн, Ашыга-ашыга кырга килеп җитә Ут борчасы кебек директор.
5
Биби кояш торып ясанганчы Ул яртылаш эшен бетерә. Станнарны бер кат йөреп чыга, Эш кулларын рәткә китерә.
Ә кояш шул һаман соңга кала,
Көн дә мескен шулай алдана.
Ә аннан соң арышларны көнләп, Көне буе кы-за, кабара. II. ҖИТҮ САКАЛЛЫ ДИРЕКТОР
Искитәрлек уңдьп быел арыш, Җилгә утыра уйнап, чайкалып. Җир, әйтерсең, гигант әкият карты, Арыш кыры — аның сакалы.
Директорның йөгерек карашлары Иңләп чаба совхоз яланын.
Үзен инде хәзер танымассың, Сакал-мыек баскан яңагын. Ул тирләгән йонлач ике битен Тиз-тиз генә сыпырып ала да Кулын селтәп куя:
— Җитсә ни соң, Вакыт тими әле аларга!.. Минем яңакларның урожае Черемәс тә әле, янмас та... Совхоз кырының менә бу сакалын Кырмый калсаң, сызлар янбашлар.
Арыш, бодай шундый иркә халык, Бераз гына үзенә кичексәң, Бөртекләрен жиргә сибә башлый Синең сүрәнлекне үчекләп. Җил кайчакта азгын юлчы төсле Арышларны үбә кычкыртып ’. Башакларны өзә, сындыра да Юл буенча илтә очыртып.
Совхозчылар аннан йөгерә-йөгерә Башакларны җыйнап йөриләр. Кызыл гәрәбәдәй тук бодайлар Шыбыр-шыбыр юлга сибелә.
Директорның йөгерек карашлары Иңләп чаба совхоз яланын. Маңгаеннан аккан кайнар тире Юып төшә ике яңагын.
1 Бу сүз урынына автор «шаулатып» •үзен вариант итеп язып кунган.
6
Ул аларны күрми, ә басуда һәр коелган бөртек аңарга — Йөз мең тамчы төсле кыйбат тоела, Ул туларга пошына, кабара.
Биби кояш,
кызыл яулык бәйләп, Күк йөзенә чыгып утырган. Директорны күзли:
Кайчан туктар, кайчан бушар икән, чукынган!..
Совхоз кыры бик киң, станнары
Бер-берсеннән унар чакрымда. Ә директор көнгә биш әйләнә Шушы кырны үзенең атында. Әле менә урып йөрүчеләр Арасында нидер җитмәгән. Әле тагын кибән куючылар Кибәннәрен очлап бетмәгән. Тракторның берсе ни өчендер Бер атлый да туктый сөртенеп. Көлтә бәйләүчеләр коя, диләр, Җиргә учлап арыш бөртеген. Сугучылар норма тутырмыйлар, Башак калдыралар саламда. Тулысынча уҗым чәчелмәгән, Сай сөрәләр кайбер сабаннар.
Директорның күңеле тыныч түгел, Ул өлгерә, чаба барсына.
Бер карыйсың, сабанчылар белән, Бер карыйсың, кибән башында. Ул күрсәтә, сөйли, ул аңлата,
Кайчак үзе бергә урыша. Кайберәүне мактап куандыра, Кайберәүне тотып орыша. Сүрәнлекне ничек кичерәсең, Менә тиздән килер суыклар. Озаклаган өчен үзебезне Көзге яңгыр тотып чыбыклар.
Кояш күзли елдам директорны, Ияреп бара кая барса да.
Ә ул шундый,
гүя исе китми, Күңелен әллә таштан ясаган. Башындагы киез эшләпәсен Маңгаена төшереп кигән ул.
7
Кояш өчен бигрәк шунсы гарьлек, Менә нишли аның сөйгәне!..
Тик бер генә күзенә карар иде, Тик бер генә үзен көлдереп — Кытыклар һәм
сыйпап сөяр иде, Ялан тәне буйлап йөгереп.
Директорның аты кырга бара, Кыр ягыннан җылы жил бәрә. Директорның күңеле шул кырдагы Башакларга кунып тирбәлә. III. ЯЛКАУ КӘРИМ
Төш вакыты иде... Кәрим шыпырт кына Салам арасына керде дә Сузылып ятты...
Аның сеңерләре йокы тынлыгына сеңделәр. Биби кояш өчен бу кыланыш Әллә ничек кызык тоелды. Ялгыз йөреп эче пошкан иде, Тансыклаган иде уенны. Нечкә бармакларын әкрен генә Кәрим җилкәсенә төртте ул. Кытыгын эзләп куен тирәсеннән, Култык асларына үтте ул. Кәефе килде ялкау Кәримнең, Иркәләнеп сузды аягын. Авызларын җәеп, көлемсерәп,
Кашып алды майлы яңагын.
Эшкә чакырып кырда чаң кактылар, Трактор да ярсып пошкырды. Төшке ялдан торып совхозчылар Барлыгы да эшкә ычкынды.
Кәрим кузгалмады...
Авыр булды Кузгалуы шундый урыннан. Кояш нуры белән кочаклашып Йоклап китте шулай гырылдап.
Күп яттымы, белмим, аз яттымы —
Килеп җитте ашыгып директор: — Бу ни эшең, Кәрим? Качып калдың?
Шушымыни синең егетлек? Дәүләт игененең бөртеген дә Югалтмыйча җыйыйк дигәндә, Шушы эшкә бөтен аңлы халык Төн йокысын, көчен биргәндә, Син оялмый эштән качып калдың, Көпә-көндез йоклап станда!..

Сизәсеңме, син бит болай итеп Булышасың сыйнфый дошманга.
Биби кояш артык түзәлмады, Ачу төсе чыкты йөзенә.
— Көне буе,— диде,— йөреп менә
Егет тапкан идем үземә, Ул эшем дә аңа ярамады, Алып китте инде аны да. Нәрсә генә булган инде моңа, Ник бу болай миңа каныга?
Ялкау Кәрим ул көн эшләмәде, Җыелышта аны сүктеләр.
«Лодыр» дигән печать тактылар да, Дүрт ягын да «кыйбла» иттеләр. Икенче көн Кәрим Кояш нурына
Җилкә чокырын гына кыздырып, Сукмак буйлап җәяү сәфәр итте Түбән карап, моңлы сызгырып.
ӘРЕМ ТУРЫНДА ҖЫР
Яз кочагын ачуга, Тары чәчтек басуга. Менә шунсы тамаша, Арыш белән янәшә Үсеп чыккан бер әрем. Әбәү... ямьсез, күр әле!.. Уңайсызлый тарыга, Аңа үрелә, сарыла. Күтәрелдек, бәрелдек, йолкып бәрдек әремне. Әрем кипте, корыды, Тары үсте, ныгыды. Минем тары дигәнем, Совхозым, җан сөйгәнем. Анда ялкау Кәрим бар. Тиңлим аны әремгә. Тары яхшы әремсез, Совхоз — ялкау Кәримсез. IV. ЯМЬЛЕ ҖӘМИЛӘ
Биби кояш кызыл яулык бәйләп Күк йөзенә чыгып утырган. Директорны күзли: — Кайчан туктар,
Кайчан бушар икән, чукынган!.. Ә директор атка утырган да Җәмиләләр кырына ашыга.

9
Җәмиләсе тырышып сабан сөрә Тракторда,
«Күктау» башында...
ҖӘМИЛӘ ТУРЫНДА ҖЫР
Совхоз кырларында трактор, Тракторда Бибиҗәмилә.
Тракторы аның тере атлый, Җәмиләсе бигрәк ямьле лә! Арышларның тау-тау тулкыны Тракторга килеп бәрелә.
Тулкыннарны1 ерып, шул кырны- Иңләп йөри безнең Җәмилә.
Җәмиләнең зәңгәр күлмәге
Җилләр искән саен кабара.
Җәмиләнең таза беләге
Эш өстендә чыныгып дан ала. Тракторда йөри Җәмилә,
Арыш дулкыннарын актара. Җәмилә гел җиңә бәйгедә,
Җәмилә гел кызыл тактада.
Директорның аты арыш кырын Бер кат әйләнде дә туктады. Ә директор аттан төшми генә Җәмиләгә карый сокланып.
.Җәмиләнең йөзен тузан баскан, Теше генә күренә агарып.
Маңлай чәче җилгә тулкынлана, Сыйпап ала күзенең кабагын. Яңаклары буйлап Җәмиләнең Агып төшкән кайнар тирләре. Әйтерсең лә
ука чәчен шулай Буй-буй итеп үзе үргән ул. Җәмиләне картлар мактап сөйли, Бригадирлар аны зурлыйлар. Яшь егетләр
аның исемен һаман Җырларына кушып җырлыйлар:
Совхоз кырларында трактор, Тракторда безнең Җәмилә! Тракторы аның тере атлый, Җәмиләсе үзе ямь генә.
Директорның аты Җәмиләнең Тракторы йөргән эз белән — Атлап килеп, менә шушы җирдә
Очраштырды сылу кыз белән.
Зәңгәр төтен ефәк япма булып Атның аркасына сырышты. Ә Җәмилә көлеп башын иде Сигезенче гага узышлый.
10
Кыска гына саулык, сораштылар,
— Норман, ничек?—диде директор.
— Задаииемне бүген йөз иллегә Җиткерермен,
аны белеп тор!..
Биби кояш инде бу вакытта Арып, алҗып көнлек юлыннан — Баеп бара иде тау артына Нарат урманнары буеннан. Директор да,
Ямьле Җәмилә дә Сизмәделәр аның баюын. Берсе китте һаман кырлар буйлап, Берсе куды алга айгырын.
Кояштан соң чыкты- ай уянып, Ындыр табакларын яктыртты. Совхозчылар төне буе анда Ашлык сукты, орлык арчытты.
Ә Җәмилә сөйгән тракторын Майлап, юып шунда маташты. Өч сәгатькә ятка и директор да Арыш кыры беләи саташты.
Төнге җилләр совхоз кыры буйлап Сызгырынып очып йөрделәр. Кая гына барып өрсәләр дә, Совхозчыны постта күрделәр. V. ТУГАН ҖИР
Җир бабайның җитү җирән чәчен, Җирән сакал-мыегын кырыктылар, һәр бөртекне үлчәп, бик җентекләп
Бөтен кырны айкап чыктылар. Тракторлар тагын сабан тагып Такыр калган кырны әйләнде. Ә ун көннән яшел уҗым чыкты, Җир яшәрде, кырлар ямьләнде.
Ындырларда
Куе кызыл төстә Бөртекләрдән таулар өелде. Шуны күреп тырыш эшчеләрнең, Директорның күңеле сөенде.
Сугу машинасы көлтә чәйни, һәр башакны тешләп суыра. Ә директор карый бер саламга, Бер иләнеп төшкән солыга. Менә кайда аның аккан тире, Менә кайда аның сулышы.

Тирен, йокысын биреп, ул шуларны
Дәүләт өчен алды сугышып. Карындагы бала төсле күреп Тудырды ул саклап аларны. Ул үзе дә гүя шулар белән Бергә туды, бергә яңарды-.
Ул елмаеп җитү чәчен уды, Мацлай тирен сыпырып төшерде:
— Шушы тирләремнән өйдем бит мин Ындырдагы бу зур көшелне!..
Их... туган җир,
Сине боярлардан, Түрәләрдән сугышып алдык без. Сиңа булган хакыбыз туфрагыңа йөрәк каныбыз белән язылды. Урманнарың туплар тавышын йоткан, Кырларыңда, һәрбер тавыңда —
Бөек иле өчен сугышып үлгән Көрәшченең кабере табыла. Алар шунда кайнар каннарының Соңгы тамчыларын бирделәр. Ул тамчылар тиңсез орлык булып, Синең туфрагыңа сеңделәр.
Еллар үтте...
Менә, әйтерсең лә, Шул орлыклар шыткан шикелле Синең өстә яңа данлы тормыш Үсеп чыкты балкып сөйкемле.
Тиребезнең хәзер һәр бөртеген Орлык итеп сиңа чәчәбез. Шул орлыктан үскән гөл — безнең көн, Таң — шул гөлнең алсу чәчәге.
ҖИР ТУРЫНДА ҖЫР
Ак чикмәнен сала җир, Яп-ялангач кала җир. Язгы яңгыр суына, Тазарына, юына, Кояш нурына камала, Тәне янып карала. Менә шунда без аңа Кигезәбез өр-яңа — Яшел сатин күлмәген, Үзебез чигеп үрнәген.

12
Шулай яшел киенеп, Йөрәкләнеп, сөенеп. Кояш нурын ябынып, Таң җиленә кабынып, Җәй буена эшли җир, Ударник җир, көчле җир!..
Без дә яшел киенеп, Йөрәкләнеп, сөенеп, Кояш нурын ябынып, Тан җиленә -кабынып, Сиңа эшкә киләбез, Сиңа көчне бүләбез. Тырышып эшләп илеңдә Уңдырабыз сине дә.
Иң дәү, иң карт, иң сизгер Колхозчыбыз син безнең. Хәлле итәбез сине, Культур итәбез сине, Яшәртәбез сине, җир! Яшәтәбез сине, җир!.. VI. БИБИ КОЯШНЫҢ ҮПКӘСЕ
Караңгылык хәзер иртә сырыша. Соң кузгала совхоз кырыннан. Бөкреләрен асып җилкәсенә Соры* томан йөри болында. Биби кояш иртә тормый хәзер, Кырларга да көлеп карамый. Ал йөзе дә әзрәк сула төшкән, Җыерылган да бугай танавы. Биби кояш ачы үпкә тота, Хәтере калган кебек кылына. Ул күктә дә озак булмый хәзер Ярты юлдан түбән борыла. Болай булса
хәтерең калыр да шул, Кайчан гына килеп карама, Директорның һаман вакыты юк, Аның эше һаман кабалан!..
Ачу итте кояш, беркөн шулай Күренмәде җиргә бөтенләй. Күкне басты куе кара болыт, Янар таудан чыккан төтендәй. Күк күкрәде, яшен болытлардан Болытларга күчте, сикерде. Үгез көтүен куган көтүченең Утлы чыбыркысы шикелле. Ә аннан соң җилдән яңгыр яуды, Кешеләрне куды ышыкка.
13
Кара болыт салкын тамчы белән Совхоз кырын алды штыкка.
Ләкин хәзер совхоз кырларында Җыелмаган иген калмаган. Такыр юлдан совхоз автолары Ашлык ташый хәзер калага.
Көзге яңгыр,
Салкын, усал яңгыр Безнең кырга килгән озакка. Ә директор соңгы грузовигын Икмәк белән юлга озата. Елмаюлы, тулы, батыр йөзләр Сырып алган аның тирәсен. Көз көненең чытык чырае да • Кәефләрен бозмый, күрәсең.
Җәмилә дә килгән, ә кулында Кичә алган бүләк гармоне. йөрәгендә үскән куанычка, Әйтерсең лә, дөнья тар бүген. Телчән гармонь җитез тирбәнде дә Сөйләп китте дәртле, ялкынлы.
Кырда халык...
Бик зур гармонь төсле, Кинәт гөрләп сузылып тартылды. Тойгылардан җырлар шытып чыкты, Башакланып өскә калыктылар. Үкереп уңган зифа арыш кебек Дулкынланып кырны яптылар. Яшен үзенең җитез бармакларын Көмеш кыллар буйлап йөгертте. Яңгыр кылларында җырга кушылып Яңгырады көчле гөрелте. Көзге кырның көчле симфониясе Аваз бирде бөек, киң илгә.
Ул —
Намуслы күмәк хезмәтләрнең Тантанасын чәчте эфирга.
Ә директор
шушы оркестрның Оста дирижеры шикелле — Г рузоңикка'баскан, кулын болгый, Шат елмая, көлә сөйкемле. Грузовикта икмәк...
ул совхозның Бөек илгә данлы бүләге.
14
Ә грузовик ашыга, кабалана,
Ул ахрысы шуңар күрәдер.
Бу йөк безнең җиңү куанычым
Якын туганнарга илтәчәк.
Бу йөк
безнец ныклык һәм бердәмлек Турысында хәбәр итәчәк.
Без йөзебезгә хурлык китермәдек, Без имтихан тоттык ирлеккә. Большевикча ныклык, үзсүзлелек
Гәүдәләнгән безнең бу йөктә.
Каладагы дуслар бу йөкләрдән Безнең тойгыларны укырлар. Большевикча хисле яңа кешеләр Туып, килә безнең бу кырда.
ИКМӘКЛЕ ЙӨКЛӘР ТУРЫНДА ҖЫР
Тигез юлдан тезелеп /Машиналар үттеләр. Машиналар үттеләр Калаларга йөк белән.
Их машина, машина, Кая болай ашыга.
Эшчеләргә икмәк кирәк, Ул ашыга бит шуңа.
Машинага тагылган
Ударниклар байрагы.
Ударниклар байрагы Уйный җилгә каймалып.
Их машина, машина, Кая болай ашыга, Армиягә икмәк кирәк, Ул ашыга бит шуңа.
Икмәк уңган, мул үскән Совхоз басуларында, Ударниклар бүләген Килегез каршы алырга.
Их машина, машина, Кая болай ашыга.
Калаларга икмәк илтә, Ул ашыга бит шуңа. VII. КЫРЫМДА
Тоннель аша йөгерек поезд үтте, Ак тасмасы калды сүтелеп.
Болыт күләгәсе юл бирергә Читкә чыкты абыиып-сөртеиеп.
15
Юл кырына баскан кипарислар Ак тасманы кашбау иттеләр. Йөзем салкомнары кайнар пардан Битләренә пудра сөрттеләр. Паровозның тавышы яңгырады, «Исән килеп җиттем», диептер. Ә вагоннан чыкты Шат елмаеп, җиңел атлап
җитез директор.
Ак күлмәктән,
Юка ак чалбардан, Сакал-мыек такыр кырылган. Ул совхозда эшне очлаган да Ял итәргә килгән Кырымга.
Кырым, Кырым...
Безнең шәфкать туташ, Безнең үпкәләрнең саулыгы... Сиңа килми инде кемгә килик, Үзебезнең ич, шайтан алгыры!.. Менә диңгез...
Бөдрә ялын селки, * Ак күбекләр чәчеп ажгыра. Таныган төсле кинәт юашланып, Тынып тора шуннан аз гына. Скалалар чалбар балакларын Тезләренә кадәр сызганып, Диңгез эченә кереп басканнар да, Күзәтәләр аның тузганын. Шомырт күзле Кырым кызы килә, Кулларында пешкән йөземнәр. Безнең белән уртак эшчәнлек һәм Уртак шатлык аның йөзендә.
Диңгез шадраларын нурга манчып Кояш чыкты балкып, зураеп. Ә директор аны каршылады Мәрмәр балконыннан елмаеп. Ни хәл, кояш,
менә
күрмисез дә, Таңнан торып көтәм үзеңне!.. Юкка гына миңа үпкәләдең, Яшереп йөрдең көләч йөзеңне!.. Белмәдеңме,
миңа тапшырылган Зур бурычны тәмам тутырып — Үтәгәнгә кадәр
нурларыңда Кызынырга хакым юклыгын. Нинди кояш миңа җылы бирер, Якын күреп миңа кем дәшәр, Иң зур кояш булган дәүләтемә Җиңү белән рапорт бирмәсәм...

Томан бетте,
Кояш күтәрелде, Офыклардан күчте кызыллык. Ә директор чишенеп ташлады да Кайнар комга килеп сузылды:
Биби кояш, менә инде хәзер Җылы кочагыңа ал мине! Кытыкла син мине, иркәлә син,
Арыган сеңерләргә ял биреп.
Ал нурыңның кайнар бөртекләре Тирән сеңсен минем каныма.
Таза орлык булып кан тамырымда Язга кадәр алар калырлар.
Килер язда совхоз кырларында Бу елгыдай булыр эш тулы.
Синең нурлар миндә шытып чыксын Яңа гайрәт,
Яңа көч булып...
Кояш шунда җылы нуры белән Сарып алды аның гәүдәсен.
Менә шулай алар килештеләр, һичбер төрле шелтә-тәүбәсез.
Төзүчеләр, Көрәш кискенлеге
Исән үпкәгезне кимерсә, Нервыгызның күркәм төзеклеген Берникадәр бозса, җимерсә, Сез килегез монда, Сезне җилләр, Сөеп, үбеп каршы алырлар.
Кипарислар тигез сафка басып Ярга хәтле озатып барырлар. Кояш сезне җылы кулы белән Әниегез төсле иркәләр.
Диңгез сезне зәңгәр чыбылдыкта Чайкалдырыр
кич тә, иртә дә.
Магнолийлар сезгә сөт шикелле Ак чәчәкләр бүләк итәрләр. Акчарлаклар колак төбегездән Сөю җырын җырлап үтәрләр. Кырым кызы колхоз бакчасында Җырлап, эшләп йөзем үстерә. Бу йөземнәр, төзелеш батырлары, Сезнең өчен тулып пештеләр.

17
Сез кайтырсыз моннан үпкәгезгә
Таза һава сулап,
кинәнеп, Кояш сезне үбеп озатыр Озаткан күк кызлар сөйгәнен.
Күңелле дә, дуслар,
Безнең илнең
Шат гомерен җырда көйләве. Хезмәте — дан,
шөһрәт,
бөеклек һәм
Ялы — бәйрәм безнең илләрнең.
Декабрь 1934—январь 1935 ел, Москва.
2..C. ә.-м ю.