Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҖИТ ГАФУРИ «КАРА ЙӨЗЛӘР» ПОВЕСТЕ ӨСТЕНДӘ НИЧЕК ЭШЛӘГӘН


Һәрбер зур язучының ижаты кебек Мәжит Гафуриның 32 еллык ижат юлы да үзенең бай булуы белән аерылып тора. Аның оста каләме тимәгән бер генә жанр да юк дияргә мөмкин. Тукай белән бергә кулга-кул тотынып ижат иткән М. Гафури зур шагыйрь генә түгел, ул — оста һәм оригиналь прозаик та. Күп санда басылган һәм халык тарафыннан яратылып укыла торган повестьлары, хикәяләре шул турыда сөйли. Татар совет язучылары һәм яшь прозаиклар М. Гафуриның хикәя төзү һәм типик характерлар тудыра алу осталыгыннан, ижтимагый тормышның эченә һәм кеше психологиясенә тирән итеп керү алымнарыннан күп кенә файдалы нәрсәләр эйрәнә алалар. Бу яктан язучының ижат лабораториясен тикшерү аеруча зур роль уйный. М. Гафуриның әдәби әсәрләр өстендә ничек эшләвен күзәтү аша, аның чын әдәби осталыкка ирешү юлларын, дөньяга карашының үсешен һәм бу үсешнең әдәби алымнарда чагылуын күрергә мөмкин. Мәкаләдә бу мәсьәләләрнең барысын да яктырту күздә тотылмый, тик язучының ижат бүлмәсен тикшерүгә кереш рәвешендә «Кара йөзләр» повестеның ике вариантын 1 чагыштыру белән чиклә- нелә.
«Кара йөзләр» повестенда М. Гафури Бөек Октябрь социалистик 1 2 3 4 революциясенә кадәрге татар авылында хатын-кызларның хокуксыз, бәхетсез тормышларын зур осталык белән йөрәкне тетрәтерлек картиналарда сурәтли. Әсәрнең герое Галимәне автор «иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе» дип атый. Галимә кебек бәхетсезлеккә очраган хатын-кызларны 1 Повестьның вариантлары СССР Фән нәр Академиясенең Казан филиалы чыгар ган М. Гафуриның әсәрләр җыелмасының
4 томыннан алынды.
язучы үз тормышында күп очрата. «Тәрҗе-мәи хәлем»дә язып үткән апасы Сафиянең трагедиясе дә Галимә язмышына бик якын тора. Әсәрнең бөтен композициясе Галимә фаҗигасенең иске тормыш өчен типик бу-луын күрсәтүгә хезмәт итә.
Эчке һәм тышкы гүзәллекне үзендә туплаган Галимә бөтен йөрәге белән гади авыл егете Закирны ярата һәм аның белән киләчәктә бәхетле тормыш кору турында хыяллана. Әмма феодаль тормышның кыргый законнары бу ике яшьнең саф мә-хәббәтләренә киртә булып төшәләр. Галимәнең һәр эштә ирләрдән ка-лышмыйча эшләвеннән, булдыклы-лыгыннан һәм көчле мәхәббәтеннән көнләшкән авыл куштаннары үзләренең явыз уйларында шәригатьнең кансыз законнарыннан файдаланалар. Галимәнең кич кырын Закир белән очрашып сөйләшеп торуы да алар өчен житә кала. Дип белән томаланган авыл халкы Закир белән Галимәне урам буенча битләренә кара ягып йөртәләр. Рухи һәм физик яктан имгәтелгән Закир хакыйкать эзләп авылдан чыгып китә. Әмма дөреслек беркайда да табылмый. Галимәнең язмышы тагы да
101
кызганычрак тәмамлана. Авыл халкы алдында битенә кара ягып йөртелгәннән соц, туган әтисе, һәм әтисе сүзеннән чыга алмаган әнисе аңардан баш тартканнан соң, егетләр авыл буенча аның турында начар җырлар җырлап йөргәннән соң, Галимә, ерткычлар законы яши торган җәмгыятьнең корбаны буларак, акрынлык белән рухи һәм физик сүнүгә таба бара, һәм ахырда, акылдан шашып, елгада батып үлә.
Галимәне упкынга этәрүчеләр — дин кешеләре, шәригать законнары, иске гореф-гадәтләр, им-томнар.
М. Гафури «Кара йөзләр» әсәрендә, бер яктан, диннең бозык тәгълимат икәнлеген, кешенең табигый, уңай омтылышларына киртә булуын һәм мохтаҗлык, ялгызлык, авыр эш белән изелгән хезмәт ияләре массасы өчен рухи изүнең бер төре икәнен күрсәтсә, икенче яктан, хальпкта дини агуга, искелек калдыкларына һәм рух а ни л а р га ыш а нм а уч ыл ы к ноталары тууын, халыкның дини йокыдан уяна башлавын сурәтли (Фәхри, Бәдри, Гали образлары).
В. И. Ленин үзенең «Сугышчан материализм турында» исемле мәка-ләсендә халык массасын дини йокыдан уяту өчен җанлы, үткер, талантлы язылган, тормыштагы фактларны оста кулланып төзелгән китапларның кызыксыз, коры бро- шюркаларга караганда күп мәртәбә кирәклерәк, кыйммәтлерәк икәнен әйтә. «Кара йөзләр» повестен шундый үткер, җанлы, талантлы, дингә һәм шәригатькә каршы ачыктан- ачык һөҗүм итә торган уңышлы китапларның берсе дияргә мөмкин. Шуца да ул бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган.
М. Гафури «Кара йөзләр» повесте өстендә озак кына вакытлар эшләгән. Аның бер варианты 1923 елда ук басылып чыгуы билгеле. Әмма язучылык эшенә искиткеч зур җаваплылык белән караган М. Гафури язылганнары белән канәгатьләнеп калмаган, кат-кат эшләгән. Повестьны ул 1926 елда тәмамлый. Әсәр өстендә туктаусыз эшләү нәтиҗәсендә генә язучы иске тормышның асылып ача торган типларны эченә алган халыкчан әсәр тудыруга ирешкән дә инде.
«Кара йөзләр» повестенда М. Га- фуриның критик реализм методы алымнарыннан алга китеп, социалистик реализм методы алымнарын иҗади үзләштерә баруы күренә. Эчке үсешне әсәрнең вариантларын чагыштырганда тагын да ачыграк күрергә мөмкин. Ике вариант арасындагы үзгәреш аерым сүзләрне, детальләрме алыштырудан алып, геройларның характерларын тулы-ландыруга кадәр әсәрнең бөтен ком-позициясе буенча сузыла.
Әсәрнең беренче вариантында шә-хеснең иске тормыш кысуы астында газаплануы, сүнә баруы игътибар үзәгендә тора. Ләкин әле анда шәхесне һәлакәткә төшерүче көчләрнең конкрет бирелеше, кешеләр аңында дин изүенә каршы туган протест шактый йомшак. Л1. Гафури соңгы басмасында дин һәм аның ке-шеләрен тәнкыйтьләүне, диннең асылын ачуны көчәйтә, характерларның психологик һәм социаль яктан тулы нигезләнгән булуына ирешә.
Язучы беренче вариантта Галимәнең элекке тормышын тик аның саташып сөйләве аркылы гына күз алдына бастырса, соңгы вариантта исә ул Галинең хәтерләве аркылы, Галимәнең үткән тормышын күз алдына бастыра торган күренешләр, характерын ачыклый торган сыйфатлар өсти (100—103 битләр). Галимә авылдагы матур кызларның берсе булып күз алдына җилеп баса. Бер-төрлелеккә, күцелсезлеккә дучар ителгән иске тормышлы авылда ул караңгы күктә ядтыраган якты йолдыз кебек нур сибеп тора, аны күрү тирә-күршеләрнең күңелен күтәреп җибәрә, шатлыклы тойгылар өсти. Галимәне бизәүче икенче сыйфат — аның эшне, хезмәтне яратуы. М. Гафури икенче вариантта Галимәне хезмәттә күрсәткән картина өсти. Шәригать, дин • раслаган кысан рамкалардан читкә чыгуы, рухына ирек таләп итүе өчен яхшы күңелле Галимәне коръан тузаны белән томаланган зиһенле кешеләр күрә алмыйлар, аны төпсез упкынга этәрәләр. Галимәне эштә кыю, тапкыр итеп күрсәтү, аның образын тулыландыру
102
өчен икенче вариантта хезмәт картинасын сурәтләү, ш.ул рәвешчә, әсәрнең идея эчтәлеген ачыклауда, Галимә фаҗигасының туу сәбәпләрен аңлатуда зур роль уйный. Әсәргә хезмәт картинасын кертүендә язучының үсүе күренә. Әгәр дә ул Октябрь революциясенә кадәрге хикәяләрендә һәм 1920 елда язылган «Эш-че» поэмасында хезмәтне халык өчен авыр йөк буларак кына сурәтләсә, хәзер ул хезмәтне, Горькийча итеп, кешеләр рухын балкыткан күренеш, ә кешеләрен көчле баһадир итеп сурәтли. М. Гафури хезмәтнең кешегә нинди зур әхлакый матурлык, рухи канәгатьләнү биргәнен, кешелек яулаган мораль сафлыкның тик хезмәт иясе кешеләрендә генә булуын күрсәтә.
Галимә образы гына түгел, әсәрдәге башка образлар да эшләү дәверендә тагы да тулыландырылганнар.
'Мәсәлән, Бәдри образы. Аңарга автор крестьяннарның бер катламына хас типик сыйфатларны җыйнаган. Ул тормышка шактый айнык карый торган, искелекнең зарарлыгын тоя башлаган урта хәлле кре-стьян вәкиле. Баштагы варианттагы Бәдри соңгы варианттагысыннан аерылып тора. Галимә турында егетләрнең урамда начар җырлар җырлап йөрүләрен ишеткәч, Бәдри баштагы вариантта: «Үзләре дә күрәчәкләрен бер күрерләр күрүен»,— дип кенә чикләнсә, соңгы вариантта кулына балта тотып, егетләр янына чыкмакчы була. Ул хәзер коръан сүзе астына гына ышыкланып калмый, аның аңы кешене җәберләүгә каршы баш күтәрерлек дәрәҗәгә күтәрелә. Баштагы вариантларда ул артык йомшак күңелле, каршылык күрсәтүдән ерак торган кеше итеп кенә бирелгән. Галимәне урам буенча йөртү күренешен Бәдри беренче вариантта менә ничек кабул итә: «Әти һаман дәшми, мендәргә капланып йөзтүбән ята, әнинең кайдалыгыи да сорамый, минем кереп-чыгып йөрүемә дә күз салмый» (543 бит).
Автор Бәдринең авыр кичерешләрен бирергә тели. Әмма монда психологик яктан ышандырырлык итеп төзелгән детальләр җитми әле. Алынган деталь Бәдригә ябышмый, ышандырмый: алай йөзтүбән капланып елау Бәдри өчен реаль күренеш түгел. Шуңа да автор соңгы ва-риантта төзәтү ясый, ясалмалылыкны алып ташлый: «Әти бик озак эндәшми карап утырды-утырды да, абзарга таба чыгып китте» (98 бит).
Бик оста тотып алынган һәм Бәдри характерына туры килә торган психологик деталь. Бәдри Галимәнең кызганыч язмышы, аның керсез, саф натурасы, элекке тормышы һәм аның канатын сындырган кара көчләр турында уйлагандыр да, күңеле, бер яктан, кызганулы, икенче яктан, ачулы хисләр белән җилкенеп киткәндер, ул күңелен биләгән хисләрне эш белән басу өчен, абзарга чыгып киткәндер. Укучы алдына, шул рәвешчә, эчке психологик халәтен дө-рес күрсәтә торган тормыш, хәрәкәтләр аркылы, Бәдринең башкача яктыртылыштагы обр’азы килеп баса. 3 иче бүлектә, Галимәнең әти- әнисе Галимәнең язмышы турында сөйләшкән урыннарда да, Бәдринең характерына үзгәртүләр кертелгән.
Берен.че вариант. Әти:— авыр инде ул мескенгә... Кайда барса да авыр, абый аны кайтып керү белән сугып үтерергә хәзер тора. Үзебезгә алмый булмас,—диде. Әтинең бу сүзләреннән соң, әни бераз үзгәрде һәм:
— Алуын алырбыз да, аның безгә керүенә кайиага ачуланыр бит.
— Ачулана дип, урам буенча йөртеп булмас бит инде (538 бит).
Икенче вариант.— Кайда барсын? Менә үзебезгә алырбыз, мин Галимәне беләм, ул бозыклык эшли торган кыз түгел, бөтен авыл түгел, бөтен дөнья сөйләсен, мин аларга ышанмыйм!—ди әти. Мин әтинең бу сүзләрен ишеткәч, бик шатландым да:
— Шулай шул, әти, шулай итәрбез, — дип куйдым. Артык сүз әйтә алмадым (90 бит).
Бу юлларда Бәдри айнык карашлы, тирә-юньдәге средадан курыкмаган кеше итеп бирелгән. Беренче вариантта аның икеләнүе, курка төшү иоткалары сизелсә, икенче үзгәртүдә андый оттеноклар бөтенләй югала, тәвәккәллеге, кыюлыгы, иске-
103
лек дөньясына каршы торуы беренче планга чыгарып сурәтләнә.
XI бүлеккә өстәлгән Бәдринең Галимә һәлакәтенә карата бирелгән дөрес бәясе, Галимәне һәлак итүчеләрне ачыктаи-ачык «шәригать, шәригать дип харап иттеләр баланы»— дип әйтеп бирүе, Бәдри. характерын тулыландыруда зур роль уйный, әсәрнең идея тирәнлеген көчәйтә/
Гали образы да үзгәрүгә очраган. Соңгы вариантта аның карашлары кискенләшә, характерының формалашуы бөтенрәк, ачыграк төс ала. Мәсәлән, автор Галинең мәдрәсәгә карата булган карашы үзгәрә башлавын күрсәтеп үтә. Гали изге урын, белем бирә торган урын дип уйлап, якты хисләр белән атлаган мәдрәсәнең кире якларын күрә һәм аңарда рухи протест чаткылары туа башлый: «Ул мәдрәсә хәзер миңа бөтен куркыныч һәм ямьсез урын-нарга караганда да куркынычрак, ямьсезрәк булып күз алдыма килә иде» — дигән фикер белән йөри һәм дәрескә бармый кала. Әти-әниләре дә каршы сүз әйтмиләр. Бу моментларны өстәү Гали характерындагы гуманистик сыйфатларны көчәйтеп, тулыландырып җибәрә, аның әти- әнисенең тормышка карашын ачык-лый. М. Гафури IX бүлектә Галинең мәдрәсәгә барырга теләмәве турында язылган юллар өсти, мәдрәсә тормышын, аның түбәнлеген күрсәтү аркылы Галинең карашында туган үзгәрешләрне тасвирлый. Гали үзенең хәлфәсе белән сөйләшкәннән соң, аның да түбән, ямьсез кеше икәнлеген күрә башлый. Хәзрәт ту-рында да карашы үзгәрә: «Бу күрүемдә ул миңа ямьсез, куркыныч һәм кешеләрнең йөзләренә кара яга торган усал бер кеше булып күренде...» (121 бит).
Ә XI бүлектә язучы Гали карашындагы яңа үзгәрешне билгеләп үтә: Гали инде мәдрәсәнең, яки хәлфә, хәзрәтләренең генә начар булмыйча, ә шәригатьнең начар бу-луына төшенә. «Шәригать кешеләрне гакылдан яздыра, харап итә тор- гап нәрсә икән!—дип уйладым» — дигән сүзләрендә бу тирәнлек бик ачык чагыла. XVI бүлектә дә М. Гафури геройның дөньяга карашына бәйләнешле юллар өсти: «Минем күңелемдә теге хәлфәләргә каршы бик начар караш туды. Аларны борынгы кебек «яхшы кешеләр»,— дип уйлау югалды. Мәдрәсәләр дә җен-пәри оясы кебек күренә башлады». Гали бу тормышка протест йөзеннән мәдрәсәне ташлап, өенә күчеп кайта: «шулай итеп минем тор-мышымда кечкенә булса да үзгәреш ясалды»,— ди ул.
Соңгысында Фәхри образы да шактый тулыланган, аның характерын ачыклый торган детальләр, күренешләр өстәлгән. Беренче вариантта, ул кызу канлы, кансызрак бер кеше итеп сурәтләнсә, ә икенчесендә, аның каты йөрәгендә дә кешелекле хисләр булуына басым ясалган, Фәхри картның кансыз хәрәкәтләренең социаль җирлеге, характерның социаль йөзе ачыла төшкән. Менә ике кечкенә деталь.
Беренче вариант. «Фәхри бабай һаман тыпырчына, һаман калтыранып, Галимә апага карый иде» (535 бит). Икенче вариант. «Фәхри бабай һаман тыпырчына, һаман калтырана, үзе соң дәрәҗәдә ярсып, бер халыкка, бер Галимә апага карый иде» (84 бит).
Закир белән Галимәгә ерткычларча караш ташлаган кешеләрне күрү, билгеле, дин сөреме белән агуланган кызу натурасын тагы да кыздыра, ачуын кабарта.
Беренче вариант. «Фәхри бабай тагын да җавапсыз калды. Ул үзендә һичбер ихтыяры калмаган кеше кебек, алай-болай селкенде, соңра Хәмидә әбигә карады» (640 бит). Икенче вариант. «Шәригать сүзен ишетү белән Фәхри бабай тагын җа-вапсыз калды: әллә нинди куркыныч бер эш алдында калган кеше кебек калтыранды. Үзенең кулында ихтыяры калмаган кеше рәвешендә алай- болай селкенде: ярдәм сораган кебек бер Хәмидә әбигә, бер башкаларга карады» (94 бит).
Соңгысында язучы характерның рухи халәтен социаль яктан аңлаткан сүзләр өсти, җавапсыз калуның сәбәпләрен ныграк ача.
Беренче вариантта Фәхринең Галимәне үз өйләренә алып кайту күренеше юк. Соңгысында бик тирән,
104
зур психологик осталык белән чишелгән һәм аерым бүлек итеп бирелгән бу күренеш Фәхри карт характерын ачуда зур роль уйный. М. Гафури Фәхридә дип, шәригать белән тупасланган аталык хисләренең, Галимәнең аяныч хәлен күргәч, терелеп китүен, өскә бәреп чыгуын, бу кызу кешенең дә йөрәгендә нечкә хисләр яшеренгәнен һәм аның ка-рашында да үзгәреш туганын ачып бирә. Әсәрнең сюжет-композиция- сендәге бу үзгәреш, шул рәвешчә, характерларның үзара мөнәсәбәтләрен ачыклау, геройларның үсешләрен билгеләр өчен кирәк булган.
Соңгы вариантында М. Гафури динне һәм ул черек идеологияне халыкка таратучыларны тәнкыйтьләүне дә көчәйтә. Бу яктан IX һәм XV нче бүлекләр характерлы. IX бүлек беренче вариантта план рәвешендә генә язылган. Соңгы вариантта зур сюжет-композицион яңалык күренә. Автор Галимәнең саташулары белән башлап китә һәм Галине мәдрәсәгә җибәрү белән мәдрәсә тормышын, аның кешеләрен күрсәтә. Беренче вариантында автор Галинең мәдрәсәгә баруын искә генә алып китү белән чикләнә. Ә соңгы басмада укучы алдына мәдрәсәдәге уку процессы, шәкертләрнең шәригать законнарын өйрәнүләре күрсәтелә. Шәригатьнең кул кисү, камчы белән суктыру, үтерү кебек ерткычлык законнарын түбән, пычрак моральле хәлфәләр өйрәтәләр. М. Гафури Ахун хәзрәт турында халыкта йөргән фикерләрне: «Безнең хәзрәт бик мәкерле, хәйләкәр, бармагы үзенә таба кәкре кеше, аның белән эшең төшмәсен...» — дип зарланып сөйләүләрендә бирә. Бу бүлекне Галимәнең саташуы белән башлап, аннан соң мәдрәсәдә укытылган кешелексез законнар турында сөйләү, Галимәне кара язмышка төшергән төп гаеп шәригатьтә икәнлеген ачып бирә. Менә бер өзек: «...Дәрес башлангач, кул кисү хакында сүз башланды. «Берәр кеше икенче берәүнең әйберен урласа, гәрчә ул әйбер уп гына дирһәмлек булса да, ул урлаучының кулын кисү шәригать буенча тиеш була...» дигән сүзләрне ишеткәч, минем күңел чымырдап, башым чатнап китте. Үткәй ел каз урлап тотылган Сәләхи искә төшеп, аны кыйнауларьп, башын ярулары күз алдыма килде... Тирә-ягьпмдагы шә-кертләрнең һәммәсе дә алларындагы китапларны ачып, телән шулай җәза, кыямәт газабьп кебек куркыныч нәрсәләрне укыйлар...» (122 •бит).
Дин, шәригатьнең асылын ачуда бу бүлекне өстәү бик зур роль уйный.
XV бүлекне ЛА. Гафури беренче варианттагы XIV бүлектән аерып чыгара. Мондый үзгәреш кертү дин кешеләренең черек моральле кеше булуларын, кеше алдап йөрүләрен күрсәтү өчен кирәк булган. Соңгысында хәлфәләрнең пычрак йөзен фаш итүче детальләр өсти. Хәлфә-ләрнең кешеләрдән яшеренеп авызларына вак тәмәке салу белән шөгыльләнүләрен язып үтә. Аларныц сөйләшкән сүзләрендә пычраклык, кабахәтлек арта. Хәлфәләрне «берсе», «икенчесе» дип атау белән генә чикләнмичә, конкрет индивидуаль сыйфатлары белән бирүгә ирешә. Аш процессын сурәтләүдә дә үзгә-* реш бар. Өстәл янында сөйләнелгән сүзләрне җентекләп яза. Моның белән, дин артына яшеренеп, мәзин- хәлфәләрнең надан халыкларны ничек итеп алдап йөрүләре ачыла.
М. Гафури укучыны әсәр эченә алып керер өчен, үзе язганнарга ышандырыр өчен, геройларының уй- кичерешләрен, эмоцияләрен укучы тарафыннан үз итеп кабул иттерер өчен әсәрнең теле өстендә дә күп эшләгән, аерым җөмләләрне, сүз тезмәләрен, сурәтләү чараларын, хәтта аерым сүзләрне яңадан карап чыккан, сызган, төзәткән, яңача язып куйган. М. Гафуриның каралама язмаларын караганнан соң,, аның фикердәге һәм телдәге чисталыкка, төгәллеккә, фикер тыгызлыгына, телдәге гадилеккә, детальләрнең дөрес булуына нинди зур җитдилек белән караганын күрәсең. ААенә берничә мисал:
Беренче вариант. «Шул арада ишек тагын ачылды. Сафи хәзрәт бик акрынлык белән эчкә керә башлады» (529 -бит). Соңгы вариант. «Шул арада ишек ачылды. Сафи
105
хәзрәт бик акрын гына керә башлады» (73 бит). Беренче карауда артык үзгәреш тә юк кебек. Әмма ныклабрак караганда, М. Гафуриның мәгънә тыгызлыгына омтылуы, бушка урын алган, нагрузкасыз сүзләрне әсәрдән куып чыгаруын күрәбез. «Эчкә» сүзе бу очракта шундый чүпләүче сүзләрнең, берсе. Чөнки бу сүздән башка да хәзрәтнең, эчкә керүе контекстта аңлашыла. Автор, бу җөмләдән алда гына, мәдрәсә эчендәге шәкертләрнең, хәзрәтне көтүләре турында язып үткән иде. «Акрынлык белән эчкә» дип сөйләү ямьсез булганга, ул «бик акрын гына» дип кыскарта. М. Гафури шул рәвешчә, «үле» сүзләрне, җөмләдә бернинди роль уйнамаган сүзләрне чыгарып ташлый. Кирәк урында төгәллекне арттыру өчен яңа сүзләр өсти. Мәсәлән, Закирны тасвирлаганда автор түбәндәге үзгәрешне кертә. «...Күз өсте күгәргән иде» (532 бит). «...Уң күзенең өсте күгәреп, кара янып чыккан, шулай итеп таный алмаслык бер хәлгә килгән иде» (79 бит). Соңгы вариант үзенең төгәллеге, поэтик эшләнеше ягыннан аерылып тора. Шуның белән Закирның кызганыч хәле укучыларга тәэсир итәрлек булып яңгырын башлый. Халык телендә йөргән «кара янып чыккан» сүз тезмәсен куллану, бер яктан, җөмләнең об-0 разлылыгын көчәйтсә, икенче яктан, «күгәргән» сүзенә караганда Закирның кыйналу нәтиҗәсен ныграк ачып бирә.
«Шуннан соң ул үзенә хәзерләнгән мендәрләр өстенә барып утырып, һичбер сүз әйтми, кесәсеннән күзлек савытын алып, күзлеген кулъяулыгы белән сөртте дә, лампага таба карап тазалыгын белгәннән соң, күзенә киеп, тирә-якка күзен салды» (529 бнт).
Бу җөмлә шактый кытыршы төзелгән, сүзләрнең матур яңгырашы, спайлыгы җитеп бетми, «күз» тамырыннан ясалган сүзләрнең күп кабатлануы да җөмләне бик ямьсезли. М. Гафури бу авыр җөмләне бик ньпк җиңеләйтә, чистарта, тормышчан детальләр кертә, һәр сүзне үз урынына утырта:
«Шуннан соң хәзрәт үзенә әзерләнгән мендәрләр өстенә утырып, һичбер кемгә бер сүз әйтми, кесәсеннән күзлеген алып, лампага каршы куеп караганнан соң, кулъяулыгы белән күзлегенең пыялаларын сөртеп, киде дә, тирә-ягындагы шәкерт-ләргә карап алды» (74 бит).
М. Гафури теленең халыкчан яң-гырашына нык әһәмият итә, шул юнәлештә күп үзгәртүләр кертә. Менә бер кечкенә мисал. Автор беренче вариантта: «Аны шул хәлдә күргәч, тәннәрем кызулы-салкынлы булып китте», —дип яза. Халык «кы- зулы-салкынлы» дип түгел, ә «эссе- ле-суыклы» дип сөйли. Соңгы ва-риантында Гафури шул рәвешчә үзгәртә. Беренче вариантта аерым бер диалектка хас, «җирле» сүзләр очраса, соңгысында язучы алариы әдәби тел нормаларына җайлаштырып бирә. Мәсәлән, башта автор үзе дә, геройлары да «сүләшсәләр», соңыннан «сөйләшә» башлыйлар. Төп басмасында беренче вариантта урынсыз очраган гарәп-фарсы сүзләрен халыкка аңлаешлы сүзләр белән алыштыра. Мәсәлән: Беренче вариант. «Хәзрәт... дип, тәкрар кычкырды. Бу юлы аның да йөзенә ачу галәмәтләре чыккан иде» (531 бит). Соңгы вариант. «Хәзрәт... дип җибәрде. Бу юлы хәзрәтнең йөзенә ачу галәмәте бик нык чыккан иде» (76 бит). Язучы аңлаёшсыз сүзне төшереп калдыра.
М. Гафури художестволы сурәтләү чараларын яхшырту, тормыш дөреслегенә туры китерү өстендә дә эшли. Галимәнең мәдрәсәгә җыелган хәзрәт, хәлфәләр, шәкертләр алдына килеп керүен башта: «Ул бөгелеп төшкән кебек булды» — дисә, икенчесендә: «ул монда кергәч, сыгылып төшкән талчыбыгы кебек, тагын да бөгелә төште»,— дип төзәтә. Шуның белән образның хәле тагы да ачыла, кабул итү сиземләве көчәя. М. Гафури элек сайланган чагыштыруларның үткенлегенә, дөреслегенә игътибар итә, аларга да төзәтү кертә. Беренче вариантта ул: «Сәлим һәм башкалар читлектәге кошка һөҗүм иткән песиләр кебек, ямьсез һәм ерткыч булып күренделәр» (533 бит), — дип яза. Бу ча

гыштыруда Галинең Галимәне аяныч хәлгә төшергән кешеләргә ачуы бөтен тирәнлеге белән ачылып бетмәгән әле. Песине бит кешеләр ярата. үз итә, иркәлиләр. Шуңа автор: «Сәлим һ. б. минем күзгә бик ямьсез һәм ерткыч җанварлар кебек булып күренделәр» (80 бит), — дип төзәтә. М. Гафури тел-сурәтләү чараларында гадилеккә, табигыйлеккә омтыла, артык күперенке чагыштырулардан кача. Мәсәлән, автор беренче вариантта Галинең әнисе белән Галимә апасын көтүен түбәндәгечә бирсә: «күпме вакыт үткәндер, белмим, ләкин минем өчен аларны көтү минутлары озын булды. Айлар, еллар үткәнсымак булып күренде» (543 бит), соңгысында, гадиләштереп: «Күпме вакыт үткәндер, ләкин аларны көтү минутлары бик озын күренде» (98 бит),— дип бирә.
Фикер ачыклыгы өчен көрәшүнең ачык мисалы итеп язучының түбәндәге җөмлә өстендә эшләвен алып карарга мөмкин.
Беренче вариант. «...Ясыйгдан соң, хәзрәт дәрескә керәчәк булганга күрә, мәдрәсә җыештырылган, иң югары урынга, кечкенә өстәлгә шакмаклы ашъяулык ябылып, өстәл янына берничә мендәр өелеп куелган иде» (529 бит). Соңгы вариант. «...Ястүдән соң хәзрәт дәрескә керәчәк булганга күрә, без тора торган мәдрәсә җыештырылган, иң түрдәге тәрәзә янындагы тәбәнәк өстәлгә шакмаклы ашъяулык ябылып, өстәлнең уң ягына берничә мендәр өеп куелган иде» (73 бит).
Соңгы вариантта фикер ачыкланган, обстановка детальләре төгәлләнгән, күренеш конкретлаша төшкән. Бу — сүзләр белән оста эш итү нәтиҗәсе. Беренче вариантта: «Мәдрәсә җыештырылган»,— дип кенә куелган. Монда төгәллек, җылылык җитми. Соңгысында автор конкретлаштыра, фикер ачыклыгы кертә: «без торган мәдрәсә» дип өсти. Бу сүзләрдән соң инде вакыйга урыны һәм геройның кемлеге ачыклана. «Иң югары урынга, -кечкенә өстәлгә шакмаклы ашъяулык ябылып, өстәл янына берничә мендәр өелеп куел-ган иде». Ничек аңларга? Мәдрәсәдәге иң югары урын кечкенә өстәлме? Әллә өстәлдән башка югары нәрсә бармы? Ашъяулык югары урынга да, өстәлгә дә ябылганмы? М. Гафури кабат язганда бу төгәлсезлекне китереп чыгарган сүзләр тезмәсенә яңадан күз ташлый, мәгънәне төгәл бирә торган сүзләр, детальләр эзләп таба, шуның белән укучы алдына тулы .эшләнгән картина — шәкертләрнең хәзрәтне каршы алырга җыену картинасын китереп бастыра. М. Гафури үзенең эшендә телдәге чын матурлыкка, телнең художестволы һәм халыкчан булуына, фикер төгәллегенә, сурәтләү чараларының поэтик һәм конкрет булуына омтыла.
Шулай итеп «Кара йөзләр» повестеның ике вариантын чагыштырып карау, аларны өйрәнү М. Гафури- иың язучылык хезмәтенә зур җаваплылык белән каравын, әсәрләрен халыкка файдалы итәр өчен күп хезмәт салып эшләвен бик ачык күрсәтә.