Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШАГЫЙРЬ ЯНЫНДА


Хикәя-истәлекләр
БЕРЕНЧЕ КАРЛЫГАЧ
Кышкы озын төннәрдә безнең өй, бик еш кына, үзенә күрә бер әдәбият кичәсенә әйләнеп китә иде. Безнең зур семья өйнең урта бер җиренә — матчага асылып куелган җиделе лампа тирәсенә җыела. Дәү әни түр башына чүмәшә, әни, чаршау янына сәке казнасына утырып, оек яки бияләй бәйли. Әти, ишек төбендәге түмәр бүкәнгә утырып, камыт төзәтә, бу вакытта безнең өйдә бердәнбер татарча укый-яза белүче Яһүдә абзый лампага иң якын булган почетлы урынга урнашып ала.
Өй эче тын. Өйдәгеләрнең хезмәткә бәйләнгән хәрәкәтләреннән һәм мич артында чырылдаган чикерткә тавышыннан башка, бу тынлыкны бозучы һичбер нәрсә юк. Менә шул тынлык кочагында, өйдәгеләрпең игътибарларын үзенә юнәлтеп, бер кешенең моңсу тавышы яңгырый.
Бу — Яһүдә абзый тавышы. Ул, үзебезнең авылда һәм Арслан авылы мәдрәсәләрендә укып маташканнан соң, Уфаның Сабир мулла мәдрәсәсендә дә бер кыш шәһәр шәкерте булып кайткан иде. Икенче кыш әти аны шәһәр мәдрәсәсенә кабат җибәрә алмады. Ул үзенең берничә мәдрәсә аркылы алган «гыйлем» багажы белән, Тукай әйтмешли, «ни он түгел, камыр түгел, бер пешмәгән калач» булып, шул көйгә торып калган иде.
Аның бу кичләрдә безгә укый торган репертуары бик чикле: «Рисалаи Газизә», «Ахры заман»,. «Бәдәвам», «Бүз егет», «Кисек баш», «Йосыф китабы» һәм башка шундый әсәрләрдән тора иде. Болар арасында ни өчендер иң күп укыла торганы «Йосыф китабы» була торган иде. Бу китапларның «Рисалаи Газизә»дән башкалары тезмә сүз белән рифмалап язылганга күрә, алар һәрвакыт, мөнәҗәт кебек, көйләп укылалар. Абзыйның осталыгы чамалы булгандыр инде, ул бик еш кына кайбер сүзләрне, хәтта кайбер бәетләрне дә әйтә алмыйча тотлыгып кала. Мондый чакта әни мәрхүм ярдәмгә килеп җитә. Ул, үзе бөтенләй укый белмәгән көйгә, абзый әйтә алмый терәлеп торган сүз һәм бәетләрне һичбер тоткарлыксыз яттан әйтеп, аны кузгатып җибәрә торган иде.
1905 елда, ачы буранлы кышкы озын кичләрнең берсендә, безнең әти Уфадан кайтып төште. Өйгә кереп чишенә башлау белән ул, куеныннан бәләкәй генә бер китап алды да:
— Менә сиңа Талип абыең бүләк җибәрде,— дип абзыйга тоттырды.
Без, Габделкадыйр бабай үлгәч, кырык тартмачы Хәбибуллага тормышка чыккан һәм Уфага күчеп киткән Вәлимә әбинең Талип исемле приказчик улы барлыгын ишетеп белә идек. Безнең дәү әни Уфага Вәли-
2* 19
'мә әбиләргә кунакка барган җиреннән бу Талип абый турында коточкыч хәбәрләр алып кайтты. Имеш, ул бөтенләй урысча киенгән. Күмер кебек кара чәчен русларныкы кебек озын итеп җиткергән дә, бөтеркәләтеп, тубалдай итеп йөртә, ашаган чакта һичкемгә сүз кушмыйча, хәтта бисмилла да әйтмичә, аска карап кына ашый да, амии да тотмыйча, табыннан тора да китә. Аннан соң бүлмәсенә кереп ала да, төннәр буенча бертуктаусыз урыс китаплары укып чыга икән... Кайсыбер төн-нәрдә аның янына үзе кебек егетләр җыела икән. Алар ашханәгә чәй өстәле хәзерләтеп куялар икән дә, үзләре, Талипның бүлмәсенә бикләнеп, шыпырт-шыпырт әллә нәрсәләр турында сөйләшәләр икән; шул вакыт Вәлимә әби шыпырт кына килеп аларның сүзләрен, берсен дә калдырмыйча, тыңлап тора икән. Алар патшага тел тидерәләр, губернаторны сүгәләр, кемнедер үтерергә хәзерләнәләр, кайдадыр почта таларга план коралар икән. Боларны ишеткәч, Вәлимә карчыкның йөрәк өянәге кузгалып, һушсыз егылган. Иртән Вәлимә әби Талип абзыйны елый-елый үгетләгән һәм андый куркыныч эшләргә катнашмавын үтенгән. Ләкин Талип, әнисенең бәддогасыннан да, күз яшеннән дә курыкмыйча, һаман патшага тел тидереп, губернаторны сүгеп һәм кесәсенә «рүвәлвитләр» салып төннәр буенча әллә найларда йөри икән.
Талипның бүләген — үзенең эчтәлеге белән дә, теле белән дә әлегә кадәр без тыңлаган китапларга һичбер охшамаган бу кечкенә китапны — абзый шул кичне үк ике тапкыр укып чыкты. Ул безне беренче укуда ук үзенә биләп алды-. Бу китапта сүз әллә нинди пәйгамбәрләр, тәмуглар, кыямәт һәм зобанилар турында бармый. Шуңа күрә дә моны тыңлаган чакта, үзеңне җир астындагы коточкыч куркынычлар алдында торган кебек итеп хис итмисең. Монда сине укучы җир өстендә, үзебезнең тормышта, хәтта үзебезнең авылда булып яткан чынбарлык эчендә йөртә.
Ул китапта ачлы-туклы гомер итүче бер семья турында сүз бара. Сәрби исемле хатын, бик кыенлык белән табылган ярмадан ботка пешереп, үзенең ач семьясын тавыш-гаугасыз гына ашатырга, тамакларын туйдырырга тели. Ләкин эш күңел теләгәнчә барып чыкмый. Үпкәчел берәзгә баланың кечкенә аягы бер хәрәкәтләнү белән утны сүндерә, ашъяулык яна башлый, табактагы ботка идәнгә капланып төшә. Ач кешенең ачуы яман дигәндәй, Нигъмәтулланың чукмар кебек йодрыгы караңгы өйдә үзенең кыйнарга өйрәнгән кешесен эзли, селтәнә башлый. Ун минут эчендә өйнең өсте-аска килә. Ахыр килеп, Нигъмәтулла эчеп үлә. Сәрби, бәхетле һәм мәхәббәтле тормыш өмет итеп, икенче иргә тормышка чыга. Ләкин бу «фәкыйрьлек белән үткән тереклек»тә ул барыбер бәхеткә ирешә алмый. Яңа кияве Әхмәтгали исемле ярлы егет белән дә сугышып аерылышырга мәҗбүр була.
Китапны икенче мәртәбә укып чыккач, әсәрдә барган вакыйгаларга һәркем үзенчә бәя бирде. Без, балалар, Нигъмәтулланың ботка ашый алмыйча ач калган һәм шуның өстенә әтисеннән кыйналган малаен кызгандык. Безнең балалык шуклыгыннан күбрәк җәфаланган һәм безнең өйдә «әби патша» урынын тоткан дәү әни (Кайдәфә карчык) вакыйганы! үз хисабына файдаланмакчы булды һәм үткер коңгыр күзләреннән хәйләкәрләнү чаткылары' бөркелдереп:
— Олылар биргәнгә канәгатьләнмичә, комсызланып утырсаң, әнә шулай була ул,— диде.— Үзе дә ач калды, әтисе белән әнисен дә ач калдырды. Әнә ул малай шулай тыйнаксызланмыйча гына, үзенә салып биргәнне ипләп кенә ашаган булса, мондый маҗаралар килеп чыкмаган да булыр иде...
Дәү әни үзенең бу сүзләрен, безнең арада үз сүзле һәм үпкәчелрәк Равилгә карап: «малай, сип дә шулайрак, юк кына нәрсә өчен тавыш чыгарасың, менә бит ул, азгынлык нәрсәгә китереп җиткерә» — дигән кебек итеп әйтте.
20
Әни Сәрбине яклады. Нигъмәтулланы ерткычлыкта гаепләде. Ләкин дәү әни монда да үзенең каенаналыгын күрсәтергә тырышты:
— Сәрбинең үзендә дә гаеп бар, нигә инде шул лампаның филтә куя торган җизен шулай йөртергә, аны, әллә кайчан, җеп беләнме, тимер чыбык беләнме шунда бәйләп, төшмәслек итеп куярга кирәк иде.
Гомумән, кычкырып сөйләшми, кычкырып көлми торгаи холыклы, аз сүзле һәм һәрвакыт уйланып һәм эчтән генә нәрсәдер көйләп йөри торган әти бу юлы да үзенең гадәтенә хилафлык күрсәтмәде. Ул кешеләр сөйләгәнгә артык игътибар итми, чыраена үзгәреш чыгармый торган кеше иде. Кемнең фикерен яклар ул, моны- алдап белергә, чамаларга мөмкин түгел иде. Әле дә шулай булды. Төбендә ул бер кешенең дә карашын якламады, бәлки бөтенләй без башка китермәгән сүз әйтте.
— Монда эш малайда да, лампада да түгел. Ачлык белән юклык талаштыра да, сугыштыра да,— диде ул тонык тавыш белән.
Без авылга беренче карлыгач булып килгән, тормыш әдәбиятының бу кечкенә китабын язган кешенең кем икәнлеген белми идек әле ул чакта. Шуңа күрә без аны бүләк итеп җибәргән кешенең исеме белән «Талип абзый китабы» дип кенә йөртә идек. Озакламый ул китап безнең урамдагы башка өйләргә дә чыгып китте. Абзый аны, төн буенча чабата үреп утыра торган Тимербулат абзый өенә җыелган егет-жиләнгә укып йөри торгач, туздырып бетерде. Без инде аны, бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча, яттан сөйли ала идек. Сәрби җиңгинең:
Безнең урам аркылы
Ага суның салкыны.
Җаныем искә төшкән чакта Яна йөрәк ялкыны,—
дип җырлый торган җыры яшьләр арасында бик популярлашып китте.
Ике-өч елдан соң без бу китапны язган кеше шагыйрь Мәҗит Гафури икәнен белерлек хәлгә килдек. Бу китапны безгә бүләк итеп жибәргән Талип абзый Гобәйдуллинның, губернаторны үтерүдә катнашканы өчен, Себергә сөргенгә озатылганын һәм шуниаи кайта алмыйча үпкә авыруыннан үлгәнлеген белдек. Аны безгә никадәр усал, куркынычлы кеше итеп сөйләсәләр дә, ул безнең яшь йөрәкләрдә Мәҗит Гафуриның ярлы кешеләргә булган чын мәхәббәте төсле бер сафлык белән бергә батыр, кьТю һәм курку белми торган бер абзый булып урнашып калды. Соңын-нан татарлар арасындагы башлангыч революцион хәрәкәтләрнең тарихын язучылар Талип абзыйның исемен хөрмәт белән телгә ала торган булдылар. Совет хөкүмәте Хәбибулла карт белән Вәлимә әбине үзләре үлгәнче пенсия биреп тәрбияләде.
Шулай итеп безне Мәҗит Гафури белән башлап Талип абзый таныштырды. Менә шуның өчен дә мин бу вакыйганы хөрмәтле Мәҗит Гафури белән булган беренче мәгънәви очрашудан исәпләп йөртәм.
КИЛМИ КАЛГАН КАДЕРЛЕ КУНАК
1912 елның кышы иде. Бишенче елгы» революция йогынтысы белән Дим буендагы күпчелек татар һәм башкорт мәктәпләрендә реформа- лашкан метод белән фәнни дәресләр укытыла башлый, балалар һәм яшүсмерләр арасында укый-яза белүчеләр саны арта, авыл яшьләрендә культурага омтылу хәрәкәте елдан-ел көчәя бара иде.
Бу ел безнең мөгаллим Харис абзый Үтәгулов үзенә кадәр булган укытучылар ирешә алмаган яңа бер җиңүгә иреште. Аңа кадәр булган укытучыларны, иске гадәт буенча, безнең әтиләр:
21
— Хәлфә аена халыктан 25 сум хезмәт хакы ала, шулай булгач, ул мәдрәсәдә балалар белән бергә кунып укытырга тиеш,— дип карыйлар һәм аны йөздән артык бала идәнгә тезелеп йоклаган зур иске мәдрәсә бинасының бер почмагында такта белән генә бүленгән бүлмәдә яшәргә мәҗбүр итәләр иде. Харис абзый үткән ел бу мәдрәсәне тәмамлап чыккан беренче, икенче класс балаларын, шул исәптән мине дә, үзенә ярдәмче укытучы итеп алдьр да, үзе квартирга чытьпп тора башлады. Моның белән ул, беренчедән, мәктәпнең төнге тормышын бөтенләе белән минем җаваплылыкка тапшырды. Икенчедән, тыныч һәм саф һавалы квартирда үзенең шәхси тормыш шартларын берникадәр нормаль хәлгә куярга һәм рус әдәбияты укырга мөмкинлек тапты*. Ләкин шуннан сон да әле ул көп саен бер үк вакытта биш сыйныфта укыган йөздән артык баланы биш сәгать буена укытып чыга иде. Шулар өстенә, үзенә ярдәм итешкән өчен, мине «Галия» мәдрәсәсенең икенче хәзерлек классына кертергә әзерли, үзенең бай китапханәсеннән теләгәнчә файдаланырга мөмкинлек бирә, хәтта аның белән генә чикләнми, укып чыккан китапны синең ничек аңлавыңны тикшерә, китапның эчтәлеген сөйләтә — аңла-маган булсаң, дөрес юлга төшереп җибәрә иде.
Аннан соң ул һәрбер пәнҗешәмбе көн дәрестән соң Уфага китә дә, җомга көн кич белән әйләнеп кайта. Аның шәһәргә барып кайтуы үзе бер яңалык була иде. Мин, бик күп нәрсәләрне аңлап җиткерә алмасам да, ул шәһәрдән алып кайткан яңа хәбәрләрне яратып тыңлый идем. Ул яңа чыккан китаплар да алып кайта. Без, ач кешенең икмәккә тотынуы кебек, бу китапларны ябырылып укырга тотынабыз.
Бер көнне шулай, җомга көн кич, Харис абзый яшәгән квартир хуҗасының малае Галимҗан мәктәпкә килде дә:
— Хәлфә абзый шәһәрдәй кайтты. Сине чакыра. Тиз килергә кушты,— диде. Гадәттә булмаган рәвештә, шәһәрдән кайту белән үк, аның болай ашыктырып чакыруы мине гаҗәпләндерде дә, шикләндерде дә. Чөнки ул Уфага киткәч, үткән төнне мәктәптә бер маҗара булып алган иде. Галимҗан мине килеп чакыргач та, мин эчемнән, — әһә, кайту белән аңа теге маҗара турында сөйләгәннәр икән, шул турыда орышырга дәштерә торгандыр,— дип уйладым.
Электән үк төннәр буенча җеннәр, убырлар турында бик күп кызыклы әкиятләр сөйләве белән танылган «әкият остасы» Нурмый Әфлә- тунов үткән төнне мәктәптә убыр күрүе турында хәбәр таратты. Дөньяда убыр кебек мифик нәрсәләрнең юклыгына ышаныч утырып өлгермәгән шәкертләр аның сүзенә бирелә калдылар. Нурмый зуррак һәм кыюрак малайларны үз тирәсенә туплап алды да убырны кулга төшерү турында план кора башлады. Ул үзе, безнең барыбыздан да яшькә зур, әкияткә оста булса да, укырга бик ялкау, ун елдан артык инде мәдрәсә юлын таптап йөри торган егерме яшьлек бер егет иде.
План буенча зуррак шәкертләр мендәр астына таяклар салып ятканнар. Нурмый үзе курку белми торган берничә иптәше белән төн буенча убырның төнлектән кергәнен саклап утырган. Мәктәптә төнге тын тормыш башлану белән теге «убыр» төнлектән килеп тә кергән. Ул керүгә Ярмеш картның озын Сәйфулласы, догалар укынып, теге төнлекне япкан. Шуннан соң Нурмый бар тавышка:
— Торыгыз, убыр керде,— дип сөрән салды.
Балалар тревога булу белән, дөбер-шатыр килеп, сикерешеп тордылар. Шәкертләрнең кайсысыдыр асылмалы җиделе лампаны яндырып җибәрде. Ул арада булмады, «убыр», кайда керергә тишек таба алмыйча, почмактай почмакка чабулап йөри башлады. Кечкенә балалар елашырга тотындылар. Нурмый, гайрәтләнеп:
— Еламагыз, ул инде беркемгә дә тия алмый, без аны хәзер юкка чыгарабыз,—дип кычкырды. Шул арада «убыр» бер почмактагы тишектән нигезгә төште дә китте. Тишекне гөжгеләп карасалар да, «убыр»
22
чыкмады. Малайлар аптырап калмадылар. Озын Сәйфулланың беләгенә тастымал уратып бәйләделәр. Ул, тастымал уралган кулын тишеккә тыгып. «убыр»ны тартып алды да идәнгә орды. Арлы-бирле чабып, «убыр» тагын да яшеренер урын эзли башлады. Шул минутта Сәйфулла «убыр»га кизәнгән көрәк белән лампаны бәреп төшерде/ Икенче лампаны кабыздылар. Сәйфулла тагын да «убыр»пы тишектән алып идәнгә сукты. Балалар «убыр»ны күмәкләп кыйнарга керештеләр. Кемдер берәү ачы тавыш белән:
— Песи бит бу, — дип кычкырып җибәрде. Ләкин Нурмый моңа каршы бик ышанычлы тон белән:
— Кыйнагыз, кыйна. Ул шулай юри песи кыяфәтенә кергән. Ярый әле кеше кыяфәтенә кермәгән. Ул чакта аны үтерүе дә бик кыен булыр иде,— диде.
Тышка алып чыктылар да «убыр»ны>, бозлавык җиргә салып, канга батырганчы кыйнадылар. Шуннан соң Нурмый Әфләтунов бик авторитетлы рәвештә:
— Ышанмагыз сез аңа, ул юри шулай үлгән булып ята. Менә күрерсез әле, иртән торуга аның эзе дә булмас, — диде.
Ул төнне мәктәптә йокы булмады. Нурмый убыр һәм җеннәр турында яңадан-яңа әкиятләр сөйләде. Иртән балалар торып тышка чыккан чакта «убыр» туңып таш кебек каткан иде инде. Көндез күрше Минһаҗ бабайның карчыгы:
— Бигрәк акыллы иде песекәем, тычканнарга көн күрсәтми, куйган нәрсәләргә тими торган бер тәүфыйкълы январ иде, бахыркаем, харап иткәнсез бит, — дип сөйләиә-сөйләнә килеп керде. Нурмый, үзенең хәрәкәтен аклар өчен, эшне бөтенләй икенче якка борып җибәрде һәм:
— Әби, син үзеңнең карак песиеңне юллап килүең белән бик яхшы иткәнсең әле. Юкса без аның кемнеке икәнен белми идек, ашаган казлары белән майларны түләтергә кешесен тапмыйча тора идек әле,— дип каршы алды.
Харис абзый мине шул турыда шелтәләргә чакыргандыр, дип тиз генә киендем дә чыгып киттем. Кышкы төн суык иде. Урамның үрләвекле булуына карамастан, мин бик тиз барып җиттем. Туң капка ыңгырашып ачылды, чыпта кадакланган ишекне ачып җибәрүгә, зур бер кисәк ак болыт хәтле булып, салкын пар минем алдай өйгә кереп китте. Чыжылдап самовар кайнап утырган өстәл өстенә нәрсәдер куеп маташкан Харис абзый ялт итеп әйләнеп карады:
— Әйдүк, бик мактап йөрисең син мине,— дип ачык йөз белән каршы алды. Көтмәгәндә аны шундый кыяфәттә күрү миңа кыюлык бирде һәм килгән чакта борчыган уйлар, тыштан кергән салкын һава кебек, кинәт таралып, юкка чыктылар. Шулай булса да, мин, исәнлек- саулык сорашкач, кыяр-кыймас бер хәлдә ишек төбендә туктала биребрәк калган идем, ул:
— Нәрсә, оял чан кызлар кебек торасың. Бу кыюсызлыгың белән син дөньяда ачтан үләрсең. Сал өстеңне, түргә уз, самоварның суы беткәнче чәй эчәбез. Борының кычыткандыр, менә шәһәр күчтәнәчләре алып кайттым, — дип көлде. Харис абзый, иң элек, сәкедә ачык хәлендә яткан кәрзиненнән берничә китап алып, миңа сузды. Аннан соң аяк өстендә торган килеш стаканнарга чәй ясарга тотынды. Бу китаплар арасында Мәҗит Гафуриның «Тәэәссоратым», «Ярлылар яки өйдәш хатын» һәм «Хәмитнең хәяты» исемле әсәрләре бар иде. Мин, Харис абзыйның болан электән укылган китапларны алып кайтуының мәгънәсен аңламыйча, сорау катыш, аңа күтәрелеп карадым. Ул да минем карашны тиз төшенде һәм моңа каршы, елмаеп:
— Тышларын ачып кара әле син алариың,— диде. Мии ашыгычлык белән элек берсен, аннан башкаларын ачып карадым. Аннан соң нәрсә әйтергә белмичә, аптырап, телсез калдым. Китапларның титул битлә
23
рендә «Келәш авыл мәктәбенә миннән бүләк. М. Гафури» дип язылган иде. Бу сүзләр минем гаҗәпләнүемне тагын да арттырдылар. Бераз сүзсез торганнан соц: «Бу ничек болай булды соц әле»,— дип сорарга уйлап өлгерә алмадым, Харис абзый үзе сүз башлады:
— Монысына бик гаҗәпләнмә әле син аның. Мин бит шагыйрь Мәҗит Гафурины киләсе атна кичкә кунакка чакырып кайттым,— дип, елмаеп, миңа карады. Аннан соң үзенең Мәҗит Гафури белән элек Үтәш, соңра Троицкида «Рәсулия»дә, азак килеп Уфада «Галия» мәдрәсәсендә бергә укуларын һәм аның белән якташ булуларын сөйләп китте. Киләсе пәнҗешәмбе көн кич белән Юматово станциясенә барып Гафурины каршы алырга туры киләчәген әйтте.
Мин мәктәпкә кайтканда, балалар йокларга ятмаганнар иде әле. Кайтып өс-башны чишенергә өлгерә алмадым, сабырсызланып көтеп торган иптәшләр, нәрсәдер белергә теләгән кыяфәт белән, шыпырт-шы- пырт кына минем янга, бүлмәгә керә башладылар.
Алдагы атна кич безнең авылга шагыйрь Мәҗит Гафуриның кунакка киләчәге турындагы хәбәрне алар да минем кебек үк тирән кызыксыну белән каршыладылар. Ләкин бу хәбәргә бик тиз генә ышанырга теләмәделәр. Барыннан да элек Нурмый Әфләтуиов, гадәтенчә күзләрен хәйләле бер көлемсерәү белән елтыратып:
— Малайлар, бу хәбәр безнең хәлфәнең үзен Гафури кебек зур кешеләр белән таныш икәнлеген күрсәтер өчен генә чыгарган бер борчак сибүе генә түгелме икән? —диде. Аның бу сүзләре әлегә кадәр эшнең ул якларын уйламаган мине дә кинәт шиккә төшереп җибәрделәр. Чынлап та, Харис абзый кебек гади бер авыл хәлфәсенең язучы кеше белән алыш-биреше булырга мөмкинме? Дөрес, безнең каршыда Харис абзый да бәләкәй кеше түгел. Ләкин бит Гафури — әллә ничаклы китаплар язган кеше, шагыйрь. Димәк, ул бөтен кешеләрдән дә күп белә. Шулай булгач, ул, ваксынып, Харис абзый кебек кешеләр белән танышып маташырмы икән соң?
Ләкин Харис абзыйның икенче көнне үк шагыйрьне каршы алуга чаралар күрә башлавы безне мондый шикле уйлардан бик тиз кире кайтарды. Мондый түбән уйларга төшкән өчен соңыннан Харис абзый алдында эчтән оялып йөрергә туры килде.
Безнең авыл мәктәбе янында оештырылган китапханәдә ул чордагы алдынгы татар язучыларының, шул җөмләдән Мәҗит Гафуриның да, байтак әсәрләре бар иде инде. Шулар өстенә Харис абзый Гафуриның китапларын тагын да алып кайтты һәм: «Ул үзе дә буш кул белән генә килмәс әле»,— дип әйтеп куйды.
Бу елларда Тукай белән Гафури шәһәр яшьләре алдында гына түгел, бәлки яңа метод белән укытыла торган мәктәпләр ачылган авыл яшьләре арасында да исемнәре бик нык таралган шагыйрьләр иде. Шул сәбәпле ничә еллар буена шигырьләрен сөеп укыган һәм җырлаган, хәтта шагыйрь белән бергә шатланырлык һәм кайгырырлык булып аңлый башлаган минем өчен Гафуриның безгә кунакка килү хәбәре һич көтел-мәгән бер зур вакыйга булды.
Бу чакта яңача укытыла/торган авыл мәктәпләрендә дәрес алдыннан һәм азагыннан хор белән Тукай һәм Гафури шигырьләрен җырлау гадәткә кереп киткән иде. Безнең укытучы Уфадан кайтканның икенче көнне дәресләр укылып тәмам булгач, тын калып, үзенең авызына карап, нәрсә әйткәнен көтеп утырган балаларга күтәрелеп күз ташлады да:
— Балалар, менә әле генә сез бик матур бер җыр тыңладыгыз. Ул җырны, һәркайсыгыз беләсез, Мәҗит Гафури дигән шагыйрь язган. Ул хәзерге көйдә Уфада яши. Мин аны кунакка чакырып кайттым. Ул балаларны бик ярата. Шунлыктай балалар өчен бик күп шигырьләр яза. Авылга килгәч, безнең мәктәпкә керер. Дәресләрегезне тыңлатып, дәфтәрләрегезне алып карар. Шул сәбәпле, йөз кызарырлык булмасын өчен,
24
тырышып укьггьпз, матур итеп языгыз. Ятлаган шигырьләрне тагын бер кат хәтергә төшерегез: Гафурига сөйләп күрсәтерсез. Хор белән җырлана торган җырларны тәкърарлагыз, тыңлагач, яратып китәрлек булсын, — диде.
Яна хәбәрне балалар бик кызыксынып тыңладылар. Бу хәбәр, канатланып, шул көнне үк авылга таралды. Бу елларда әле муллалар, байлар һәм алардан алданган аңсыз кешеләр җырга, музыкага дин тарафыннан тыелган «хәрам» нәрсә дип карыйлар һәм аларга каршы коткы таратып көрәш алып баралар иде. Җитмәсә тагын нәкъ шул вакытларда гына Уфа өязе Чишмә авылының «Дин вә мәгыйшәт»че мулласы үзенең җыр, музыка һәм театрның ислам дине тарафыннан кыргый рәвештә тыелганлыгын коръән һәм пәйгамбәр сүзләре белән исбат итеп язган бер китабын бастырып чыгарган иде. Бу китапны алар, авылдан-авылга йөреп, халык арасында бушлай тараттылар.
Муллалар халыкны нинди дә булса берәр музыка коралында уйнаган кешеләрнең теге дөньяда бармакларын суырып газаплаячаклар, җырчыларга кызган таба ялатачаклар, музыка-җыр тыңлаучыларның колакларына кургаш эретеп коячаклар дип куркыталар иде.
Шулай булуга да карамастан, Тукай әйтмешли, үзенең табигате белән шагыйрь һәм әдип булган халык, муллалар тарафыннан күз алдына китерелгән барлык коточкыч тәмуг куркынычларын аша атлап, үзенекен эшли: җырлый да, уйный да һәм тыңлый да иде.
Татар һәм башкорт мәктәпләренә җыр дәресләре кертү руханиларның һәм байларның бик нык каршылыгына очрадьн. Ләкин алар халыкны җырга каршы аякландыра алмадылар. Без Гафурины көткән чакларда инде халык, бигрәк тә хатын-кызлар, мәктәптә күмәк җыр башкарылган сәгатьләрдә урамда тукталып тыңлый торганнар иде. Бу эштә Тукай белән Гафури шигырьләре аеруча зур роль уйнадылар. Алариың шигырьләренә халык үзе көйләр чыгарды.
Шуңа күрә дә балалар өйләренә кайтып:
— Җырларын без яратып җырлый торган шагыйрь Мәҗит Гафури безнең авылга кунакка килә икән,— дигән хәбәрне әйтү балаларда гына түгел, хәтта ата-аналарда да кызыксыну уятты. Гафуриның китаплары, бигрәк тә шигырь җыентыклары, кулдан-кулга йөри торгач, тузы-п беттеләр. Кайсыбер аңы ачыла башлаган активрак кешеләр Харис абзыйга килеп:
— Чын сүзме, хәлфә, авылга китаплар язып чыгара торган зур бер кеше кунакка килә икән; малай шул кешенең китабын алып кайтып укыды, өй эче белән тыңлап утырдык. Күңелгә бик ятыш китереп яза икән үзе. Аны өенә кертеп хөрмәт итәргә теләүче кеше күп булыр инде, әлбәттә. Чәйгә-фәләнгә дәшсәк, барырмы икән, хәлфә? — дип үзләрен истә тотарга сорап йөрделәр.
2
Бик ерак тоелган һәм сабырсызлык белән көтелгән пәнҗешәмбе көн тиз килеп җитте. Без шул арада мәктәпне бик яхшылап юдык. Балаларның йоклау әйберләрен тышка чыгарып, тузаннарын кактык. Мичне агарттык. Мәктәпнең тирә-якларын чистарттык, юлларның карын көрәдек.
Гафурины каршы алырга Юматово станциясенә бару бәхете, чыннан да, миңа насыйп булды. Ул утырып киләчәк поездның станциягә килү вакыты бик ерак иде әле. Шулай булса да, мин түзмәдем, тизрәк китәргә ашыктым. Бүгенге кебек хәтеремдә, һава тын, көн болытлы, сирәк кенә очкан ак күбәләкләрсыман кар җилбәзәкләре төшкәләп тора иде.
Авылдан чыгу белән атны үз ихтыярына куйдым да, алдымда җәелеп яткан киң һәм ак ялан кебек, матур уйларга чумдым. Минем башымда
25
I
хәвефле уйлар да кузгалды. Барам баруын да, аны ничек, нинди сүзләр белән каршы алырмын? Ул сөйләшкән чагында да шулай, шигырьләре кебек итеп, көйләп, кафияләп сөйләшәме икән? Мин ничек жавап бирермен? Күрешкән чакта, бер кул беләнме, әллә ике кул беләнме күрешергә? Бик авыр сораулар биреп йөдәтмәсме икән? Әгәр дә ул:
— Син нинди җырлар беләсең? Әллә булмаса, җырлап та җибәрәсеңме?— дисә, нишләрмен. Нинди җырлар җырлармын? Аның алдында ничек итеп, оялмыйча, җырлап торырга кирәк...
Үз-үземә шундый бик күп сораулар, аларга җаваплар хәзерләп бара торгач, станциягә җиткәнемне дә сизмичә калдым. Д1инутлар, шагыйрьне күрү бәхетенә ирешү шатлыгы белән ашкынып, өмет эчендә янып үттеләр.
Бары тик сәгать ярым көткәннән соц гына мин каршылаган поезд килеп җитте. Вагоннардан, ашыгып, кешеләр чыкты. Мин әле бер, әле икенче вагонга йөгердем. Вагоннардан чыккан кешеләрнең, битләрендә Гафуриның төсен күрәсем килде минем. Ләкин ыгы-зыгы килеп узган кешеләр арасында мин бары китаплардагы һәм календарьлардагы рәсемнәреннән күреп кенә таный торган Мәҗит Гафурига охшаган бер кеше дә очрамады. Поездны, Гафури вагоннан чыкканчы, никадәр генә җибәрми торырга теләсәм дә, барыбер, мин дигәнчә булмады.
Кулына яшел флаг тоткан бер кеше агартылмаган самовар кебек булып коңгырланган җиз колоколга өч мәртәбә сугу белән, кемдер бик ачы< иттереп свисток сызгыртып җибәрде. Колокол каккан кеше яшел флагын алга таба селтәү белән паровоз торбасыннан кара төтен баганасы күтәрелде. Аннан соң паровоз ап-ак томан бөркеп кычкыртты да, кузгалып та китте.
Мин ни эшләргә дә белмәдем. Кыңгырау, свисток һәм паровоз тавышлары, барлыгы бергә кушылып, минем башыма килеп бәрелделәр. Миңа, ни өчендер, Мәҗит Гафури поезддан төшәргә өлгерә алмыйча киткәндер кебек тоелды. Нигәдер үземне поезд артыннан йөгереп барган бер кеше төсле итеп хис иттем. Ә паровоз, мине юри үртәгән һәм үчекләгәнсыман, кычкырта-кычкырта күздән югалды.
Кышның шәфкатьсыз салкыны- да, поездның мин көткән кешене алып килмәве дә минем яшь өмет канаты белән талпынган күңелемне боектыра алмады. Мин тиз генә Уфа ягына әйләнеп карадым. Көмеш тасма кебек сузылып яткан тимер юлның нәкъ урманга кереп югалган җиреннән менә хәзер икенче поезд килеп чыгар төсле тоелды миңа. «Килер, монысы белән килмәсә, икенчесе белән килер. Аның белән дә килмәсә, өченчесе, дүртенчесе белән килер, барыбер килми калмас»,— дип уйладым.
Поездлар килделәр дә киттеләр, килделәр дә киттеләр. Без көткән кеше аларның берсендә дә килмәде...
Йөрәкне әйтеп аңлатып булмый торган бер күңелсезлек чолгап алды. Әле генә башка сыймы-й ташып торган өметләр, шатлыклар һәм матур хыяллар, поездга утырып киткән юлчыларсыман, юк булдылар. Күңел, мин кайтып барган киң ялан кебек булып, буш калды. Д1ин, кинәт читләтелеп, санга саналмаслык рәвештә кечерәеп калдым. Бу минутта минем йөрәк төбендә тирән бер хәтер калу тойгысы үсә башлады. Башта мин аны кемгә юнәлдерергә белмичә, тиешле кешесен таба алмыйча калдым. Ул арада булмады, үзем дә сизмичә, кычкырып, янымдагы бер кешегә әйткән кебек итеп:
— Болай булгач, Харис абзый безне көпә-көндез кәкре каенга сөяде. Шундый зур кеше, ваксынып, безнең авылга кунакка киләме соң инде?-—дигән сүзләрне әйтеп салдым. Шунда ук үз сүзләремнән үзем сискәнеп киттем.
Чанагабәйләп салынган һәм һичбер барасы килмәгән җиренә көчләп алып барылган бер кеше төсле, үз иркемнән башка авылга кайттым.
26
Ике көннән соц Харис абзый Мәҗит Гафуридаи хат алды. Хат бик кыска һәм шуның өстенә серле итеп язылган иде. Башта ул килә алмавы өчен гафу үтенгән. Аннан соң, ниндидер үзеннән бәйле булмаган бер күңелсез эш килеп чыгу сәбәпле, бармаска мәҗбүр булганлыгын хәбәр иткән һәм, күрешкәч, тулысы белән сөйләргә вәгъдә биргән. Ләкин мондый кыска һәм безнең өчен аңлашылмый торган хатлар гына безнең калган хәтерләрне табарлык та, кимсетелгән яшь күңелләрне юатырлык та түгел иде.
Бу хатны алу белән үк, Харис абзый пәнҗешәмбе көн Уфага барачагын әйтте. Миңа балалар исеменнән Гафурига рәхмәт хаты язарга кушты.
Без хәзер инде шагыйрь Мәҗит Гафури тормышында каяндыр килеп чыккан күңелсезлекне тиргәргә тотындык. Шундый яхшы кешене күңелсезләндерә торган начар бәндәләр дә булыр икән бу дөньяда. Ул бәндәнең кемлеген ачык беләсебез һәм аңа дошман буласыбыз килде безнең. Шунлыктан Харис абзыйның Уфадан әйләнеп кайтуын һичбер вакытта булмаган рәвештә көтеп алдык. Ул безгә Гафуридаи кечкенә җавап алып кайтты. Хатны, кая куярга белмичә, изге бер нәрсә кебек йөртә башладык. Харис абзый Гафуриның авылга килә алмыйча калуының сәбәбен сөйләгәч, мәсьәлә бераз ачыклана төште. Шулай булса да, безгә, дөньяны үзебезнең баштагы мескен бүрекләр тирәнлегеннән артык читкә китеп уйлый һәм аңлый алмаган авыл малайларына, мәсьәләнең политик тирәнлеген һәм үткенлеген аңлап җиткерерлек түгел иде.
Харис абзыйның әйтүенә караганда, имештер, Мәҗит Гафури Казан газеталарының берсенә ниндидер бер әсәрен җибәргән. Ләкин кемдер аны басарга рөхсәт бирмәгән. Ймеш, шуннан соң редакция тоткан да әсәрне үзенә кире кайтарган. Имештер, җитмәсә тагын, Казаннан ниндидер бер язучы Гафурига хат язган, сак торырга кушкан һәм тентү- фәлән булу ихтималлыгын әйтеп искәртү ясаган була.
Бу хәбәр безнең гаҗәпләнүебезне тагын да арттырып җибәрде. Чөнки безнең авылда кеше үтергән, урлап сарык суйган кешеләрнең абзарларында, бояр урманыннан агач киселгәч — утынлыкларда була торган тентүләрне генә белә идек. Ә дөньяда шундый матур шигырьләр яза торган яхшы кешеләрне дә тентиләр икән. Бу^хәлләрне аңларга теләп, сорау биреп йөдәткәч, Харис абзый:
* — Була шул. Халыкны яклап язган шигырьләре өчен, Гафурины полиция күзәтүе астына алып, аңа Уфа губернасыннан читкә чыгып йөрергә дә рөхсәт бирмиләр. Аңлап җиткермәсәң-җиткермисеңдер дә бит, ни эшләтәсең инде, ул турыда күп сөйләргә ярамаган кебек, бик күп төпчеп сорашырга да ярамый. Күп укыгач һәм тормышны киңрәк итеп күрә башлагач, үзең аңларсың әле,— диде дә, кырт кисте.
Шул вакыйгадан соң Мәҗит Гафури тагын да зуррак көчкә, кыюлыкка" ия булган бер ирекле кеше булып күз алдына килә башлады. Шул арада, күп тә үтмичә, земский управадан татарча белә торган бер инспектор килде дә, мәктәпнең астын-өскә китереп, тикшереп чыкты. Программаны, дәрес расписаниеләрен, кайсыбер дәреслекләрне, мәктәп һәм укытучының үз китапханәсендәге китапларны берәмлекләп карап чыкты. Гафуриның нинди китаплары булуы белән дә кызыксынды. Җитмәсә тагын, ул килеп тикшеренә башлагач, Харис абзый миңа берничә китапны нигезгә төшереп җибәрергә кушты. Бу минутта минем баштан, яшен тизлеге белән көйдереп, әллә нинди куркыныч уйлар үттеләр. Мин эчемнән генә: «Мөгаен, Гафуриның -безгә кунакка килергә теләгәнен белеп алганнардыр да эзәрлекләп йөри торганнардыр», — дип уйладым. Үземнең бу фикеремне, теге кеше киткәч, Харис абыйга әйткән идем дэ, ул кычкырып көлде, ә аннан соң төсенә җитдилек чыгарып:
27
— Юк, аның буенча түгел. Мәктәпләрдә хәзерге тәртипләргә каршы нәрсәләр укытып, бала-чаганы бозып ятмыйлармы икән, дип тикшереп йөриләр,— диде Харис абзый башта. Бераздан, уйланып, нәрсәләрдер хәтерләп торгансымак булды да, үткән ел Гафуриның «Милләт мәхәббәте» һәм «Яшь гомерем» исемле җыентыкларын бөтен Россия китапханәләреннән җыйдырып алуларын сөйләп китте. Белеп тә булмый, инспекторның Гафури китапларын соравы бәлки шуңа бәйләнешле бер нәрсә булу ихтималлыгын әйтте. Шушы сүзләрдән соң минем курку катыш шикләнүем тагын да көчәйде.
Болар, барысы бергә җыелеп, миндә Гафурины күрәсе килү теләген көчәйттеләр.
БӘХЕТЛЕ КӨН
1
1912 елның кышында мин, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укып яткан авылдашларым янына барып, баш әйләндергеч күренешләргә очрап кайттым. Монда укучы шәкертләр авылда «хәрам» дип каралган бик күп нәрсәләрне һичбер кемнән тартынмыйча, гади бер эш кебек итеп эшли бирәләр. Монда шәкерт теләгән бер музыка коралында уйнарга, җырларга һәм театрларга йөрергә ирекле, һәркем, нинди кием кияргә кулыннан килсә, шулай киенә ала. Чәчләрен, рус егетләренеке кебек итеп, теләгән озынлыкта йөртәләр. Укырга дисәң, мәдрәсәнең китапханәсендә рус һәм татар язучыларының барлык әсәрләрен табып була. Монда теләгән бер газета, журналлар укырга мөмкин. Бу мәдрәсәдә укып ятучыларны мин, иң бәхетле кешеләрдән исәпләп, көнләшеп һәм үземнең шунда укый алмавыма хәсрәтләнеп кайттым.
Уфадан кайту белән әти алдына: «Яки мине шул мәдрәсәгә җибәреп укыт, яки өйдән чыгып китәргә рөхсәт ит. Мин үзем акча табып укыячакмын»,— дигән таләпне куйдым. Әти, гадәтенчә, бик озак уйланып торганнан соң:
— Минем бит, Таһир мулла белән Ильяс мәзин кебек, абзар тулы малым, келәт тулы запас игенем юк. Бер кыш укыр өчен генә алтмыш сум акча түләргә кирәк. Шәһәр җирендә укыгач, кием-салым да авылча ярамый бит инде. Уку әсбаплары да аз кирәкми. Алган белемең җитәр, син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, дигәндәй, төрле яклап доход агылып торган кешеләрнең балалары белән ярышырга ярамый. Ояңа карап канат как, дугаңа карап кыңгырау так,—диде.
— Мин ярышачакмын,— дидем.
— Кулыңнан килә икән, әйдә, ярыш, дүрт ягың кыйбла, бездән фатиха,— диде.
Әти белән ике арадагы дипломатик сөйләшү шуның белән тәмам булды. Шул кичне үк мин бу турыда Харис абзыйга сөйләдем. Ул мине бөтенләй канатландырып җибәрде.
— Үзең беләсең бит инде,— диде ул,— без башкалар файдаланган хокуклар белән файдалана алмыйбыз. Шунлыктан дәүләт югары уку йортларына кереп укудан мәхрүмбез. Шуның нәтиҗәсендә безнең күпчелек яшьләребез надан калырга мәҗбүр, һич югында инде, үзләреннән- үзләре тырышып, бик күп мәшәкатьләр аркасында гына белем алуга ирешәләр. Безнең Тукай һәм Гафури кебек зур язучыларыбыз да, үзләре тырышып, ялланган хезмәт бәрабәренә укып кына кеше булган бит. Мин таныш бер шәкертнең көненә бер сәгать рус теле уку бәясенә Троицк шәһәре янында берәүдә батрак булып торганын беләмен,— диде һәм үзенең дә җәй көне казах даласында укытучылык итү аркасында гына «Галия» мәдрәсәсен тәмам итә алуын сөйләде.
28
Харис абзый мине, «Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер» вәгъдә итеп, бәхет эзләргә котыртып чыгарып җибәрсә дә, ул бик тиз генә алай булып чыкмады. Мин, өч елга якын каңгырып йөргәннән сон, 1915 елда гына «Галия» мәдрәсәсенә укырга керү теләгенә ирешә алдым. Бу теләккә ирешү мине Мәҗит Гафурины күрү һәм танышу бәхетенә дә китерде.
Мәдрәсә китапханәсенә яңа китаплар алырга акча табу өчен түләүле әдәби концерт кичәсе үткәрергә булдык. Мондый кичәләргә без мәдрәсәдән тыш тамашачыларны махсус чакыру билетлары тәкъдим итү юлы белән китерә идек. Мәҗит Гафурига билет тәкъдим итү эше миңа тапшырылды.
Мин барып кергәндә, Гафури, «Шәрык» типографиясенең кечкенә бүлмәсендә сул яктагы кечкенә бер өстәлгә сул кулы белән таянып, корректура укып утыра иде. Кергәч тә ишек төбендә тукталдым да кыяр-кыймас кына исәнләштем. Гафури күтәрелеп карады да:
— Рәхим итегез, ни йомыш, энекәш?—диде. Мин, оялу һәм каушавымны яшерергә тырышып, тиз генә йомышымны әйттем һәм анык алдына билет чыгарып салдым.
Әллә нинди буяу, кислота һәм кургаш исе белән тулган кечкенә бүлмәдә ул чагында нәрсәләр булганны әле дә булса хәтерли алмыйм. Ул гына да түгел, дулкынлану белән үткәй бу минутларда мин Гафури- ның йөзенә дә тартынмыйча карый алмадым. Шуңа күрәдер инде, бу очрашуда аның кыяфәте күз алдына китерерлек булып хәтердә калмады.
Урамга чыккач кына мин типографиянең Гафури утырган бүлмәсендәге һаваның шулкадәр бөркү һәм буяу исе белән тәмәке төтене сеңешкән әчкелтем икәнен сиздем, һичбер көтелмәгән бәхетле көннең шатлыгы белән канатланып, кышкы- саф һавалы урамга чыгып баскач кына мин үземне аңладым. Шуның белән бергә, бу төсле каушауның урынсызлыгы мәгълүм булгач, үземне шелтәләргә керештем. Шулай булса да, үземнең каушавымны һәм акча алмыйча чыгы-п китәргә теләвемне иптәшләрдән яшерергә карар иттем. Дөньяга сыймыйча мәдрәсәгә кайтып кердем дә шаяру катыш горурлану белән:
— Мәҗит Гафури белән танышып кайтты бу абзагыз,— дидем. Иптәшләр мине сырып алдылар.
Башка почетлы кешеләргә билет тәкъдим итәргә киткән шәкертләр дә кайттылар. Кассирлык эшен алып баручы китапханәчегә акчаларны тапшырган чакта, бөтенебезнең дә гаҗәпләнүенә каршы, шагыйрь кичәгә чакырылган барлык Уфа байларыннан юмарт булып чыкты.
3
Әдәбият кичәсенә кешеләр килә башлау белән, үзем билет илтеп биргән шагыйрьне үзем каршылар өчен ишек төбен сагалый башладым. Кешеләр киләләр дә киләләр, ә ул һаман юк. Борчыла башладым. Шул вакыт кемдер яныма килде дә шатлыклы- тавыш белән:
— Белдеңме әле, Мәҗит Гафури безнең кичәдә шигырь сөйләргә вәгъдә биргән,— диде. Бу хәбәр миңа, чыннан да, аңлашылмады. Шул сәбәпле хәбәрне ачыкларга теләп:
— Бирүен биргән дә бит, нәрсәгәдер соңлады, һаман килми,—дидем.
Ул, бик ышандырырлык итеп:
— Нигә килмәсен, башлап ул килде. Хәзер мәдрәсәнең назыйре һәм рус теле укытучысы Җиһанша Абдюшев бүлмәсендә чәй эчеп утыра.— диде.
29
Җиһанша абзый бүлмәсенең кинәт ачылып киткән ишегеннән чыккан бер төркем халык баскычтан мәдрәсәгә күтәрелә башлады. Бу төркемдәге кешеләр арасы-нда мин сабырсызлык белән көткән Мәҗит Гафури да бар иде. Мин хәзер аны баштанаяк күзәтеп, сынау күзе белән җентекләп карап калдым.
Мәҗит Гафури — урта буйлы, җитди кыяфәтле бер кеше. Уң аягы бераз аксый. Атлаган чакта аяк башы өскә күтәрелә биреп, табанының уң як чите белән китереп баса. Өстендә тонык кына ак буй сызылган кара костюм. Башында кара бәрхет кәләпүш. Буй-буй сызык төшкән кайтарма якалы ак күлмәккә кара галстук бәйләгән. Аягында кара штиблет.
Кичәнең беренче бүлеге безнең программа буенча барды. Мин хор белән җырларга сәхнәгә чыккан саен күзләремне шагыйрьдән алмадым. Үземнең күптән күрергә интизар булып йөри торган шагыйрем Мәҗит Гафурины яхшылап карарга тырыштым.
Концертның икенче бүлеген башлауга, пәрдә күтәрелү белән, концертны алып баручы кеше, кулына кәгазь кисәге тоткан хәлдә, сәхнәгә чыгып басты да:
— Концертны тыңлаучылардан берәү, миңа шушы записканы язып, безнең бүгенге кичәбездә тамашачы буларак катнашкан мөхтәрәм шагыйрьләребездән Мәҗит Гафури...
Ул сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, залдан:
— Сорыйбыз! 4
— Үтенәбез!—дип шаулый һәм гөрелдәтеп алкышлый да башладылар...
Шул минут мин Гафурига күз ташладым һәм гаҗәпкә калдым. Ул, дулкынланган диңгез уртасында һич нәрсәгә игътибар итми һәм исе китмичә торган кыя таш кебек, батыр утыра. Төсенә чыккан кичерешләре, шагыйрьнең кем беләндер кычкырышырга, җанҗал чыгарырга хәзерләнгән бер кешесыман, ниндидер бер кискен хәрәкәт ясарга омтылыш алдында торуын күрсәтәләр иде.
Залдан:
— Мәҗит Гафурины сорыйбыз!— дигән тавышлар кабат яңгырады.
Гафури, уңган игенне куллары белән ике якка аерып алга атлаган- сыман, тыгыз халык арасыннан сәхнәгә күтәрелде. Шагыйрь, сәхнәгә чыгып, үзе сайлаган урынга басарга өлгермәде, залдагылар төрле яктан үзләре яраткан шигырьләрнең исемнәрен әйтеп шаулаша башладылар.
Гафури халыкның тынычланганын көтте. Аның йөзендәге дулкынлану галәмәтләре тагын да ачыграк булып күренә башладылар. Ләкин Гафу- рииың авызыннан без сораган шигырьләрнең исемнәре чыкмады. Ул, һич көтмәгәндә, залны тутырып торган куе һәм тирән тынлык өстенә шартлагыч бер нәрсә ыргыткан кебек итеп:
— Юктырсың ла, алла!—дигән сүзләрне әйтеп җибәрде. Гафури бу сүзләрне әйтте дә, пауза ясап, залга, шыгрым тулган халык өстенә карап торды. Шагы-йрь авызыннан чыккан бу сүзләр, колакларда өзлексез рәвештә кабатланып, ниндидер бер өермә кузгаткан төсле булды.
Бу тавыш, кайдадыр, җирнең тирән төпкелендә баһадир бер көч җир селкетеп куйган шикелле, кешеләрдә тетрәткеч бер тойгы кузгатты. Залда утыручылар кисәк кенә бер-берсенә карашып куйдылар. Ә ул тетрәткеч тавыш яңгыравында дәвам итте:
Юктырсың ла, алла, әгәр булсаң —
Сабыр итмәс идең бу эшкә.
Бөтен кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә...
Күрер идең көчсез бәндәләрне,
Ярдәм итәр идең аларга.
30
Ирек бирмәс идең кәйлеләргә Көчсезләрне болай таларга.
Бәндәләрең булды чын бәхетсез, Диннәрең дә бәхет бирмәде, Тәгълиматың ошбу көнгә чаклы Сәгадәткә ирештермәде.
Тавыш яңгыраган саен нервларның калтыравы, йөрәкләрнең тибеше ешайды. Аркалар чымырдады. Уйлар, фикерләр ерып чыга алмаслык чытырманлыкка кереп уралдылар. Тора-бара тетрәткеч тавыш тыңлаучыларның ихтыярын бөтенләй үзенә биләп алды.
/Мәҗит Гафуриның беренче империалистик сугышның кызган бер чорында язылган һәм әле дөньяга чыкмаган бу шигырендә ул чактагы яшьләрнең тойгыларын биләп алырлык яңа фикерләр, сискәндерерлек, күз алдына коточкыч картиналар китерерлек һәм башларны зыңкытыр- лык кыюлык бар иде.
Шуңа күрә дә тыңлаучылар шагыйрьне давыллы алкыш белән күмделәр һәм сәхнәдән төшермичә кабатлап сөйләттеләр. Бу шигырь, яңгыравы озак дәвам иткән көчле шартлау кебек, шәкертләр арасында яңа уйлар, бәхәсләр тудырды. Шул кичәдән соң күп тә үтмәде, шигырь «Ан ■ журналында басылып та чыкты. Димәк, ул редакциягә әллә кайчан ук җибәрелгән булган.
ДУЛКЫНЛЫ КӨННӘРДӘ
1
Октябрь революциясенә кадәр Уфада татар телендә чыга торган матур әдәбият һәм вакытлы матбугатның күпчелеге Мәҗит Гафури корректор булып эшләгән «Шәрык» типографиясендә басылып килде. Гафуриның эш өстәле типография мөдире утырган кечкенә бер бүлмәдә булганлыктан, монда кергән-чыккан кешеләр һәм барлык эш процессы аның күз алдыннан үтә иде. Шуның өстенә, типография эшләп чыгарган барлык продукцияне корректор Мәҗит Гафури берничә мәртәбә карап чыга: табигый, Уфадагы әдәби яңалыклар иң элек аңа билгеле була иде.
Мәҗит Гафурига йомышы төшкән кешеләр, күп вакытта, аның квартирасына килеп мәшәкатьләп йөрмиләр—туп-турьг типографиягә генә баралар иде.
Февраль революциясенең беренче көннәрендә барлыкка килгән «Хөррият шәрәфенә» исемле бер шигыремне язгач, мин башта кемгә күрсәтергә һәм кайда бастырырга белмичә аптырап калдым. Уйлап тордым- тордым да, Мәҗит Гафурины борчырга карар итеп, туп-туры типографиягә киттем. Барып кергәч тә, аны революция белән котладым. Шагыйрьнең күңеле күтәренке, кәефе бик яхшы иде. Ачык йөз белән, гади иптәшләрчә каршы алды ул мине. Килүнең максатын әйттем дә шигырьне үзем укып күрсәтмәкче булдым.
— КУк, минем хөкемгә алып килгәч, үзем укып күздән үткәрим,— дип кулына алды һәм ашыкмый гына, бик зур игътибар белән укын чыкты. Шигырьне нигездә яратты ул. Аның киңәше белән бер-ике сүзне алыштырдык. Бер строфаның рифмасын үзгәрттек. Аннары ул шигырьне бастырырга киңәш бирде һәм ул чакта Уфада татар телендә чыга торган «Тормыш» газетасына бирергә кушты.
Бу газетаның редакторы мин укыган мәдрәсәне ташлап киткән кара эчле/ вакчыл, мәкерле һәм реакцион табигатьле бер кеше иде. Шул сәбәпле ул мин укыган мәдрәсәгә бик 'начар карый, газетасы битендә
31
ул мәдрәсәне мөмкин кадәр зарарлы бер мәдрәсә итеп күрсәтергә тырыша иде. Редакциядә эшләгән башка кешеләр дә редакторларының карашын уртаклашалар иде.
Мин, инде моңа чаклы бу редакциягә берничә мәртәбе шигырь алып барып, редактор әфәнденең ачык йөзле чагына туры килә алмаган идем.
Шигырьне Гафури шушы газета редакциясенә илтеп бирергә киңәш биргәч, мин аптырап калдым. Гафури минем шундый уңайсыз хәлдә калуымны бик тиз төшенде.
— Нигә, аларга бирәсең килмимени?—диде.
Мин үземә таныш хәлне сөйләп бирдем. Шуннан соң Гафури сикереп торды да:
— Әйдә икәүләп барыйк әле, — дип мине редакциягә алып китте. Бу газетаның редакциясе ул вакытта «Шәрык» типографиясе белән бер кварталда, бер байның Пушкин урамындагы өенә урнашкан иде. Ләкин Гафуриның минем өчен мәшәкатьләнеп йөрүе бушка китте, без редакторны очрата алмадык. Шигырьне газетаның корректорына биреп калдырдык. Редакциядән чыккач, Гафури, телефон аша яки редакциягә килеп, редакторның үзе белән сөйләшәчәген әйтте. Болай мәшәкатьләгәнем өчен Гафуридан кабат-кабат гафу үтендем. Ул монда гафу үте-нерлек бернәрсә дә юклыгын әйтте һәм азактан:
— Бу бит үз аяклары белән теләгәнчә йөри ала торган бер кешенең, кечкенә туганының нәни кулларыннан тотып, атларга өйрәтүесыман, агалык бурычын үтәүдән башка бернәрсә дә түгел,— дип көлемсерәде дә күрешергә кулын сузды-.
Шул көнне кич, класс бүлмәсендә дәрес хәзерләп утырган чакта, Җиһанша абзый килеп керде дә, бөтен иптәшләргә ишетелерлек итеп, калын тавыш белән:
— Гафури шалтыратты, аңа күрсәткән шигыреңнең иртәгә газетада чыгачагын әйтергә кушты,—диде. Көтелмәгән бу хәбәр мине генә түгел, классташ иптәшләрнең игътибарын да үзенә тартты. Җиһанша абзый чыгып китү белән, алар, урыннарыннан торып, мине сырып алдылар. Ул төн миңа бик озын тоелды һәм иртәгесен почтальонның мәдрәсәгә газеталар китергәнен көтәргә сабырлыгым җитмәде. Иртән иртүк тордым да редакция бииасы-на куелган витринадагы газетадан үземнең шигырьне укып кайттым.
Шушы вакыйгадан соң язылган «Яшәсен эшче халык», «Нигә», «Җир», «Ачлык» шигырьләрен, Мәҗит Гафурига күрсәткәннән соң гына, Казанда чыга торган «Аваз» газетасына җибәреп бастырдым.
2 1917 елның җәендә, Дим буендагы авылларда йөреп Уфага кайткач, «Шәрык» типографиясендә бастырырга биргән визит карточкасын алырга бардым. Гафури, типография мөдире белән сөйләшеп, тәмәке тартып утыра иде. Л'1ин барып кергәч, ул үз өстәле янына килеп утырды. Минем бу арада күзгә-башка күренмичә, кайда йөрүем белән кызыксынды. Мин авылларда йөреп килүемне әйткәч, кинәт җанланып китте.
Бу юлы Гафури әдәби мәсьәләләр турында сүз кузгатмады, күбрәк авылны сорашты, җир-су эшләренең ничек хәл ителүләрен белергә теләде. Мин аңа Кара Якуп волостеның безнең авыл тирәсендәге крестьяннары алпавыт Кашеваровның имениесен талауларын, җирен үзара бүлеп алуларын һәм алпавыт Рочинскийның урманын «Хөррият урманы» дип атап кисүләрен сөйләдем. Гафури моңа рәхәтләнеп көлде:
— Бик дөрес эшлиләр. Вакытлы хөкүмәт вәгъдә иткән күктәге торнаның бирелгәнен көтеп торганчы, җирдәге чыпчыкны ала торганнары яхшы,— диде.
32
Мин авылдай алып килгән чирек кадаклы җиңел тәмәкене кесәдән чыгардым:
— Рәхим итегез, авыл күчтәнәче...
Гафури иң элек, тәмәкене кулына алып, маркасын укыды, аннан соң иснәп карады да, тарта башлады.
— Шәһәрдә булмаган мондый әгълә тәмәке авылга кайдан барып чыккан, — дип гаҗәпләнде ул. Авыл кооператив ширкәте лавкасында мондый тәмәкенең күплеген һәм бәясен әйткәч, әңгәмәдәшенә дәште:
— Кара әле. авыл потребитель кибетендә теләсәң күпме тәмәке бар икән ләбаса, монда безгә махоркасын да бирмиләр. Шәһәргә килгән тәмәке спекулянтлар кулына кереп бетә. Алар инде бер тиенгә йөз тиеп файда алып саталар,— диде.— Әгәр мәшәкать булмаса, миңа шушы тәмәкене берәр кадак алып кил әле...
Без ул көнне революция китергән шатлыклар турында, яңа иҗатка рухлану, ашкыну турында, авыл халкының политик активлыгы һәм революциядән куркып, каушап калган буржуа интеллигентлары турында озак сөйләшеп утырдык. Гафури мине квартирасына барып утырырга чакырды.
ШАГЫЙРЬ ӨЕНДӘ
Бу елларда Мәҗит Гафури Ильинская һәм Вавиловская урамнары почмагындагы өйдә яши иде. Бердән, үзе адресын әйтеп чакыргач, икенчедән, илтеп бирәчәк әйберләрем дә булгач, барган чакта аны-моны башка китермичә, бик күтәренке күңел белән бардым. Сылтау туры килүдән файдаланып, данлы шагыйрьнең тормышын, укучы тарафыннан көтеп алынган шигырьләр иҗат итә торган эш өстәлен күреп чыгарга булдым.
Тик капкага барып җиткәч кенә, кинәт тукталып калдым. Элек капкадан кермичә, үтеп киттем дә, берничә квартал арасында сәяхәт итеп, кире-әйләнеп килдем. Шулай йөргән арада минем башка бере икенчесенә капма-каршы уйлар килделәр. Нигә соң әле мин бу нәрсәне монда алып килдем. Нигә туры типографиягә генә илтеп бирмәдем. Ихтимал, ул хәзер хәл җыя торгандыр... Әллә тагын, шау-шудан качып, үзен-үзе онытып шигырь язып утыра торгандыр. Бәлки, тартырга тәмәкесе беткәндер дә, шуңа күрә эше тукталып тора торгандыр. Хуш ис аңкып торган бу яхшы тәмәкене тартып җибәрү белән илһамы активлашып китәргә мөмкин бит...
Капкадан кереп, баскычтан -күтәрелдем дә ишек шакыдым. Күркәм генә бер ханым чыгып ишекнең элгечен ычкындырды, сызык кына ачып, кем барлыгын карады. Аннан соң тикшерүчән тон белән:
— Сезгә кем кирәк?—диде. Мин Гафури кирәклеген һәм үземнең кемлегемне әйттем. Шуннан соң гына ханым, ишек тоткасыннан кулын ычкындырып, мина эчкә керергә мөмкинлек бирде. Ашыгычлык белән ишекне тагын элде дә үзе алдан өйгә кереп китте.
— Әйдәгез, рәхим итегез!
Аннан соң ул, сулъяк ишеккә корылган чаршауны ачып, Гафурига кунак барлыгын белдерде. Бүлмәдән Гафури килеп чыкты һәм гаҗәплән’/ катыш ачык йөз белән:
— Югалган кеше килеп чыккан бит, нишләп болай озак килми тордың?— дип каршы алды. Мин башта, уңайсызланып, ничек итеп акланырга белмичә, сүзсез калдым. Тик сул яктагы кечкенә бүлмәгә кереп утыргач кына сүз башлап, элек гафу үтендем, соңра болай озак килә алмый торуның үземнән булмаган сәбәбен сөйләдем. Минем борчылуым йөземә бәреп чыкты булса кирәк, Гафури миңа карап алды да, тавышы

на бераз йомшаклык биреп, болай коры кыйлаиган өчен гафу үтен- гәисыман:
— Тәмәке өчен түгел, үзеңнең болай озак күзгә күренми йөрүең өчен борчылдым,—дип көлемсерәде.
Гафури өстәлдә тәртипсез яткан кәгазь кисәкләрен жыештыргалады да, үзенең хәзер керәчәген әйтеп, бүлмәдән чыгып китте. Ул чыгып китүдән файдаланып, мин бүлмәнең эчен күзәттем. Бүлмәдә кечкенә бер гади язу өстәле, берничә утыргыч һәм китап шкафыннан башка нәрсә юк иде. Бүлмәнең күләме шулардай артык җиһазны сыйдырырлык та түгел иде. Өстәлдәге язу приборлары һәм обстановка бу почмакның Гафуриның эш бүлмәсе икәнлеген күрсәтеп тора иде. Гафури, бүлмәгә кире әйләнеп кергән чакта, мине китаплары күп булмаган шкаф янында басып торган хәлдә күрде. Ул, керү белән миңа игътибар итмичә, туры өстәл янына килде. Языла башлаган ягы аска капланып куелган бер кәгазь кисәген алды да, ашыгычлык белән нәрсәдер өстәп сызып куйды. Бу минутта мин шагыйрьнең иҗат эшен бүлдерүемнән уңайсызланып калдым. Гафури, минем болай басып торуымны күргәч, әллә үзенең китапханәсе бай булмавыннан уңайсызланды, әллә миндә хата караш барлыкка китермәс өчен искәртеп куярга ашыгып:
— Минехм шәкертлек чагыннан бирле җыелган бай гына китапханәм, барлык архивым белән, 1915 елның җәендә булган пожар вакытында янып һәлак булды,—диде.— Шуннан бирле китапка бөтәеп булмый әле. Эшкә бәйле кирәкле материалларны, әдәби яңалыкларны шәһәрнең Аксаков исемендәге китапханәсе аркылы файдаланам.
Ул, юлдан килгән берәүне көтеп алган кеше төсле, башында өлгереп барган шигъри образларны кәгазьгә төшерергә фикерләгәндәй кыяфәт белән өстәле янында басып калды.
Мин моннан тизрәк чыгып китәргә карар иттем. Гомердә беренче мәртәбә шагыйрь өенә килеп, аның эшен бүлдергәнлегем өчен үз-үземне эт итеп әрли башладым. Килгәч, Гафури белән фикер алышырга дип алдан хәзерләп йөргән мәсьәләләр, читлекне ачкач берсе калмый югалган кош- ларсымак, баштан чыгып очтылар. Хушлашып чыгып китәр өчен авыз ачарга өлгермәдем, ак яулыкның очларын бәйләмичә генә колакларына кыстырып куйган Зөһрә ханым (ул Гафуриның иптәше икән) ишекнең чаршавын ачты да:
— Мәҗит, әйдәгез, чәй әзер,—диде.
Мин китәр өчен никадәр генә тарткалашып карасам да, Гафури ихтыяр бирмәде: җитәкләгәндәй итеп, мине залга алып чыкты. Залга барып керү белән борынга кыздырылган май исе ярып керде. Чәй хәзерләнгән һәм зур сары самовар чыжылдап торган өстәл янына барып утыргач, сүзгә башлаганчы, ашханә хезмәтен үтәгән бу бүлмәнең эченә күз йөртеп чыктым. Монда да, Гафури утырган бүлмә эче кебек үк, гадилек күзгә бәрелеп тора иде.
Егермедән артык шигырь җыентыклары язган һәм бу әсәрләре әллә ничә издательство тарафыннан әллә ничә исем астында күп тиражлар белән бастырыла торган, дәреслекләргә кергән бер зур шагыйрьнең тормышын күз алдына болай итеп китермидер идем мин. Өстәлдә телемләп майда кыздырылган икмәктән башка сый юк иде. Болар, барысы бергә җыелып, без күптән җыелышып укыган «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» хикәясендәге тормышны искә төшерделәр. Ул чакта әле миңа, бу хәлнең барлык сәбәпләре һәм серләре аңлашылып җитмәгәнгә күрә, күренешне башка сыйдырырга мөмкин түгел иде.
Чәй янында да әһәмиятле мәсьәләләр кузгатылмады. Бер уңай белән Зөһрә ханым Тукайның, хәзер хәтеремдә калмаган, дүрт юл шигырен әйтеп куйгач, Гафури көлемсерәде дә:
з..с. Ә.“ № ю.
33

34
— Минем Зөһрә Туканны, мине яратканга караганда да, ныграк ярата,—дигән иде, Зөһрә ханым элек эчкерсезлек белән кычкырып көлде. аннан соң кыю тавыш белән, җитди рәвештә:
— Чөнки Тукай барлык шагыйрьләрдәй дә зуррак шагьнйрь,—диде.
Гафури монда да сүзгә активлашмады. Зөһрә ханымның сүзләренә каршы да җавап кайтармады. Җитмәсә тагын, тәмәке алырга чыгу сылтавы белән, тагын да үз бүлмәсенә чыгып, язу өстәле янына барып нидер эшләп килде. Ул чыгып киткәч, мин эчемнән: «Әһә, бу тагын да теге кәгазьгә берничә юл шигырьне язып килә инде»,— дип уйладым. Шуңа күрә дә, безнең янда Гафури үзе утырса да, йөрәге белән ул һәр-вакыт теге кечкенә бүлмәнең кечкенә өстәлендә тәмамланмыйча яткан шигырь янында иде.
Чәй өстәле янында мин урындыкта түгел, энәләр өстендә утырдым. Эчкәнем—чәй, ашаганым — аш булмады. Үземнең борчылуымны мөмкин кадәр яшерергә тырышып, китәргә ашыктым. Элек, мәшәкатьләнеп чәй эчерүе өчен, Зөһрә ханымга рәхмәт әйттем. Аннан соң, килеп вакытын биләгәнем өчен, Гафуридан гафу үтендем дә чыгып киттем.
Урамга чыккач, Гафури, теге миңа күрсәтмичә каплап куйган кәгазьләрен кире әйләндереп, яңа баштан укып чыккандыр да, өзелеп калган шигырьне ялгап, ашыга-ашыга язып киткәндер, дип уйладым.
ТУКАЙ КИЧӘСЕНДӘ 1918 елның 2(15) апрелендә, Уфаның «Новый клуб» театрында, үлүенә биш ел тулу уңае белән, Тукай кичәсе уздырылды. Бу вакытка кадәр әле минем Уфада Тукайга багышланган мондый зур кичәнең булганын күргәнем юк иде. Урамнарга ябыштырылган афишаларда бу кичәгә шагыйрь Мәҗит Гафуриның да катнашачагы турында язылган иде.
Кичке сәгать сигез тулуга «Новый клуб» бинасының тамашачылар залы шәһәрнең алды.нгы» интеллигенциясе, эшчеләре һәм укучылары белән тулды. Зур шагыйрьне хөрмәтләп искә төшергән бу кичә белән Тукайның Уфага килеп Гафурины күреп киткән көннәре арасында нибары алты гына ел сузылып ята. Бүген Уфада Тукайга күрсәтелгән хөрмәт биеклегеннән торып караган чакта, ул элек килеп киткән көннәрдә аңа булган мөнәсәбәт бөтенләй бер вәхшилек булып күренә иде.
Чөнки бу кичә властьны үз кулына алган хезмәт халкының Тукайга булган кечл'е ихтирамы иде, һәм ул Октябрь революциясеннән соң нибары биш ай вакыт эчендә булган зур үзгәрешнең нәтиҗәсе булып гәүдәләнде. Кичәнең программасына кергән аерым номерларны Сәхипҗамал Гыйззәтуллина — Волжская җитәкчелегендә эшләгән «Нур» труппасы артистлары һәм башка һәвәскәрләр башкарды. Язучылар катнашты. Сәхнәдән сөеп башкарылган Тукай әсәрләрен тамашачылар күмәк хуплау белән каршы алдылар.
Тукай турында истәлек сөйләүчеләр арасында тыңлаучыларның игътибарын үзенә җәлеп иткән кеше Мәҗит Гафури булды. Аның Тукай турындагы бүгенге чыгышы, нигездә, яңа истәлек түгел иде. Чөнки ул үзенең чыгышын «Ил» газетасының Тукай үлүенә бер ел тулуга багышланган номерында басылган материаллар нигезендә сөйләде. Ләкин ул аны бөтенләй икенче югарылыктай торып сөйләде, Россиядә булып үткән революцион үзгәрешләр яктылыгында гәүдәләндерде.
Гафури, барыннан да бигрәк, Тукайны эксплуатацияләгән милли буржуазиянең кабахәтлеген фаш итте. Тукай Уфага килгән чакта, аңар ат биреп торырга да кызганган татар либераль байларының, ул үлгәч, кайгы телеграммалары җибәргән булып, крокодил яше түгүләрен әйтте^
/Кыелышларда күп сөйләргә яратмый торган Мәҗит Гафуриның бу кичәдә ясаган чыгышы Тукайны вакытсыз кабергә тыккан стройга һәм милли буржуазиягә карата хезмәт халкының хөкем карары булып яңгырады.
3* 35
КҮГӘРЧЕН КҮЗЕ ЧӘЧӘК АТКАНДА...
Кояш нурларына чумган җәйге көй. Төн буенча суынырга өлгермәгән һава, кояш болытсыз күккә күтәрелгән саен, бөркүләнә бара. Елга буендагы талларга кунып сайраган сандугачларның таңгы< җырын күккә чөелгән тургай моңы, вак кошларның чыр-чуы алыштырды. Мин төн буена ачык торган тәрәзә алдындагы кечкенә өстәлдә, әнинең чәй эчәргә чакырганын да ишетмичә," иртәдән бирле эшләп утырам.
Шул вакыт тау арасыннан чылтырап аккан чишмә тавышын хәтерләтеп, каяндыр кыңгырау тавышы ишетелде. Тавыш торган саен көчәйде, якынайды. Ул да түгел, этләр өрүе белән аралашкан бу тавыш ачык капкадан өермә төсле безнең ишек алдына килеп керде. Мин, нәрсә булганын аңламыйча, тәрәзәдән башымны тыгып, ишек алдына карадым. Аннары тышка йөгердем.
Шлеялары көнгә каршы көмеш кебек елтырап торган, кыңгыраучык лар белән бизәлгән берсеннән-берсе матур өч алмачуар, киң көймәле арбасын дыңгырдатып, ишек төбенә килеп туктады.
Бу серле көймәнең кайдан килеп керүен төшенмичә, килүченең кемлеген белергә сабырсызланып торганда, һич көтмәгәндә көймә эченнән ялт итеп Мәҗит Гафури килеп чыкты. Ул, ишек төбендә минем аптырап басып торуымны күрү белән, көймә эчеидәгеләргә шатланып дәште:
— Әйдәгез, төшегез, уңышлы юлга чыкканбыз, үзе дә өйдә икән.
Көймә эченнән Зөһрә ханым белән Әнвәр килеп төште. Биленә елтыравыклы металл төймәләр тезелгән киң каеш буган извозчик ярсулары, басылмаган атларын келәт ышыгындагы күләгәгә, илтеп туктатты да, кузладан җиргә сикерде. Атларның ап-ак күбеккә төшеп тирләүләре аларның бик шәп килүләрен күрсәтеп тора иде.
Гафуриның тройка җигелгән шушындый яхшы арбага утырып килүен күргәч, кылт итеп аның Тукай Уфага килгән еллардагы язмышы хәтергә төште. Ул вакытта Гафури үзенең авыру шагыйрь дустын утыртып йөртерлек материаль мөмкинлектән мәхрүм булган. Үзләрен халык мәнфәгатен яклаучылар итеп күрсәтергә тырышып, милли маскага төренгән Уфа байлары Тукайны утыртып йөртергә ат бирмәгәннәр. Бүген Гафури, Уфаның беренче кул извозчигына утырып, авылга китеп бара...
Безнең семья членнарының, әни белән миннән башкалары, кайдадыр эшкә китеп беткәнгә, өй эче тыныч һәм тын иде. Көтелмәгән кадерле кунакларның ничек болай килеп чыгуларын белергә теләү уе астында:
— Әйдәгез, өйгә рәхим итегез,—дидем. Алар өйгә кергәч, озак тормадылар, әни белән исәнләшеп таныштылар да, ишек алдына юынырга чыктылар. Шул арада урам капкасыннан чыгып, тирә-якка күз ташлап алырга өлгергән Гафури кое янына килде дә:
— Отпуск алдым. Без Дим буена хәл җыярга китеп барабыз. Самовар кайнаганчы, әйдә, икәүләп кырдан әйләнеп кайтыйк. — диде.
Минем гомер эченә бер килеп чыккан кадерле кунакларны тиз генә җибәрәсем килмәде, хәл җыеп китәргә киңәш бирдем. Гафури атларны озак тотарга ярамагаилыгын' белдерде, әгәр инде кунак итәргә теләгем бик зур булса, араның ерак түгеллеген әйтте. Барып урнашкач, килеп китәргә вәгъдә бирде.
Без сукмак буйлап басу киртәсе буендагы кырга чыктык. Бер ягы кызыл ярлы ерганак белән чикләнгән басу өсте, ярты чакрымга сузылып, су буе таллыкка барып тоташа. «Киртә буе» дип йөртелә торган бу урын, күм-күк булып, күкрәп чәчәк аткан күк күгәрчен күзе белән капланган иде.
Гафури күзнең явын алып торган кыр уртасына басты да, ике кулын бердәй күккә күтәреп, шатлыклы һәм күтәренке тавыш белән:
Гакыл хәйран булыр моннан, Моны сон кемнәр үстергән.
36
Көмеш, энҗе һәм алтыннан Матур бер төсләргә кергән.
Боларга кем сибәдер су, Боларны монда кем чәчкән. Фикер итсәң гаҗәптер бу, Болар бары ипчек үскән... — дип сөйләп китте.
Без чәчәклеккә сузылып яттык. Гафури хуш исле үләнне учлап алды да. исни-исни уйга калды. Аннан кинәт миңа күтәрелеп карады һәм сак кына: .
— Беләсеңме, мин отпуск алырга мәҗбүр булдым,— диде.— Чөнки Уфага чехословак бандасы килә. Мин хәрби серләрне белмим. Ләкин иптәшләр миңа Уфадан читкә китеп торырга киңәш бирделәр... Үзен беләсең, кыш көне дә мин, контр Гаяз Исхакиның пычрак лекциясеннән демонстратив рәвештә ташлап чыгып киткәч, шау-шу басылганчы яшеренеп яттым. Шул сәбәпле хәзер берәр ай Дим буенда ятарга булдык. Милли идарә калдыклары да хәзер үк шомлы кыяфәт белән йөри башладылар. Бу извозчик безнең Уфадан китүнең серен белми, шуңа күрә аның алдында бу хакта сөйләшергә ярамый. Әллә нинди кеше булып чыгуы мөмкин. Безнең бу якка киткәнне печатник Гали белән Зөһрәнең абзыйсы Нуретдиннан башка бер кеше дә белми.
Безне чәй эчәргә чакырдылар. Өйгә кергәндә, сәкегә табын хәзерләнгән, әни үз байлыгындагы барлык сыйны ашъяулыкка китереп куйган иде. Альбомдагы рәсемнәрне карап утырган Зөһрә хаиы.м, үзенә генә хас кискен һәм күтәренке тавыш белән:
— Кара әле, Мәжит, Харисның рәсеме нишләп монда килеп кергән,— диде. Аның бу сүзләре Мәжит абзыйның игътибарын үзләренә тарттылар. Ул да рәсемгә күз төшереп алды һәм, исенә төшереп:
— Нигә, аның бу авылда укытучы булып торганын оныттыңмыни? Шул чакта биргәндер,— диде.
Гафуриның шул сүзләрне әйтүе булды, минем хәтеремә 1912 елда Харис Үтәгуловның безнең авылда укытучы булып эшләве һәм Мәжит Гафурины кунакка чакыруы килеп төште. Шатлыктан үземне-үзем онытып, кычкырып көлеп җибәрдем. Аннан соң вакыйганы сөйләп бирдем. Алар, көлешә-көлешә, чәй эчтеләр. Көтелмәгән бу хәтерләү чәй табынының гомерен озакка сузды. Шул уңай белән, чәйдән соң, Мәҗит абзый әһәмиятле бер вакыйганы сөйләп ташлады.
Вакыйга, чыннан да, укытучы Харис сөйләгәнчә булган икән. Нәкъ шул Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Тымытык авылының Гадилов фамилияле провокатор мулласы, Мәжит Гафуриның «Яшь гомеремә, «Милләт мәхәббәте» җыентыкларына бәйләп, жандарм управлениесенә донос биргән. Гафуриның бу җыентыкларын конфисковать иткәннәр, өстеннән суд материаллары төзеп, тикшерү башлаганнар һәм Уфа губернасыннан читкә чыгып йөрмәү шарты белән полиция надзоры астына алганнар.
Шушы вакыйгалардан соң Гафури политик темага «Хариталарга карап» дигән бер очерк язган да Казанга «йолдыз» газетасы редакциясенә җибәргән. Патша цензурасы очеркны, ул чактагы дәүләт строе өчен зарарлы табып, басарга рөхсәт бирмәгән. Шуннан соң газетаның сотруднигы Галиәсгар Камал тоткан да цензура кызыл кара белән сыз- галап, пычратып бетергәп очеркны Гафуриның үзенә кире кайтарган һәм сак торырга кушып хат язган.
Полиция надзорыннан котылып житәр-житмәс безнең авылга кунакка барырга хәзерләнеп йөргән вакытта килеп чыккан бу вакыйгага Гафури, әлбәттә, бик житди төс биреп караган. Аның өстенә бу көннәрдә Уфада тентүләр һәм кулга алулар бик еш була башлаган. Җитмәсә тагын, берәүнең өендә булган тентү вакытында Гафуриның әдәбият кичә
37
I
сендә таратыр өчен цензура рөхсәтеннән башка бастырылган «Телеңне кисәрләр» исемле шигыренең 50 данәсен конфисковать иткәннәр икән.
Казаннан кире кайткан очерк Зөһрә ханымны, боларның барына караганда да, ныграк куркыткан. Алар очеркны утка ягарга кызганганнар, өстәл астында сакларга курыкканнар. Шулай, нишләргә белмичә, аптырап торган чагында, Зөһрә ханым якында гына яшерер урын тапкан. Гафури үзе дә Зөһрәнең киңәшен мәслихәт күргән. Алар очеркны стенага ябыштырылган кәгазьнең куышланып купкан һәм ертылган бер җиреннән стена белән ике арага төшереп җибәргәннәр. Купкан кәгазьне җилем белән ябыштырып та куйганнар. Очеркны яшереп бетергәч, Гафури чит- кәрәк китеп баскан:
— Моны хәзер полиция агентлары гына түгел, шайтанның үзе килеп эзләсә дә таба алмас,—дип көлгән. Шулай булса да көтелмәгән бу вакыйга Гафурины безнең авылга кунакка барудан туктатырга җитә калган.
Шулай сөйләшеп утырган чакта, миңа Уфадан,' күптән түгел укытучылар курсына укырга киткән иптәшем Мәгъфурәдән хат алып кайтып бирделәр. Хатта курсның ябылуы, ир курсантларның күбесе Кызыл Армия сафына ирекле булып китүләре турында язылган иде. Мәгъфурә үзен алып кайтуны сораган иде.
— Димәк, вакыйгалар кискенләшә,— диде Гафури. — Без вакытында чыгып 'киткәнбез. Нигә соң без Мәгъфурәнең анда икәнен белмәдек икән, үзебез белән генә алып кайткан булыр идек. Мондый начар чакта сиңа шәһәргә барып йөрү мәшәкате булмас иде.
Гафури Казаннан басылмыйча кире кайткан очеркның эчтәлеген соңыннан хәтерли алмады. Шуңа күрә булырга кирәк, аны бик табасы һәм укыйсы килә иде. Хәтта 1933 елда, шул өйгә Зөһрә ханымны җибәреп, очеркны эзләтеп карады. Ләкин арада күп еллар үткәнгә һәм бу еллар арасында ул өйдә бик күп кешеләр яшәп, стенасында күп кәгазьләр алмаштырылганга күрә, очерк табылмады.
Ты-нычлык эзләп Уфадан авылга киткән Гафуриның бу елгы отпус- кысы барыбер уңышсыз булып чыкты. Алар хәл җыярга дип киткән авылга чехословак отряды килеп төшә. Отряд Гафуриның кем булуы, кайдан килүе турында кызыксына башлагач, ул, берничә көн башка авылларда йөреп, Зөһрә ханым белән улы Әнвәрне Уфага кайтарып җибәрергә мәҗбүр булды. Алар, Уфага кайтышлый, тагын безгә тукталып үттеләр. Гафури үзе Вабик, Бәрсүән-Баш авылларында атна-ун көн яше-ренеп йөргәннән соң, безнең авылга тимичә, икенче юл белән Уфага кайтып киткән. 1919 елның җәендә, Уфа шәһәре Кызыл Армия частьләре тарафыннан азат ителеп, Уфа губернасында Совет власте аякка бастырылгач, Гафури, Kapa-Якуп волосте Абдулла авылына хәл җыярга барышлый, тагын да безнең авыл аша үткән. Безнең өйдә бер көн кунак булып чыккан.
«ШӘРЫК ЯРЛЫЛАРЫ» РЕДАКЦИЯСЕНДӘ 1920 елның май азаклары иде. Мине РКП(б)ның Уфа губерна комитеты янындагы татар-башкорт секциясеннән «Шәрык ярлылары» газетасы редакциясенә эшкә җибәрделәр.
«Шәрык ярлылары» РКП(б)ның губерна комитеты органы. Уфа колчак бандаларымнан азат ителгәч чыга башлаган бу газетаның яшәү гомере әле өч айга да тулмый иде. Газета, күбрәк ике битле булып, сары кәгазьдә, атнага икс тапкыр чыгып килде. Советлар Россиясе катлаулы вакыйгалар кичергән бер чорда, зур бер губернадагы татар һәм башкорт хезмәт ияләре өчен чыгарыла торган бу кечкенә күләмле бердәнбер газетага бик күп бурычлар йөкләтелә иде.
38
Шул буры-чларпьг уңышлы башкарыр өчен газетаның мәгънәле сүз урнаштырырга мөмкин булган мәйданын экономияле рәвештә файдаланырга кирәк. Бу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Бу бурыч, барыннан да элек, газета работникларыннан осталык таләп итте. Ә безнең арада бердәнбер профессиональ язучы һәм журналист булган тәҗрибәле кеше Мәҗит Гафури гына иде. Шуңа күрә дә ул редакциядә эшләгән яшь журналистларның профессиональ тәҗрибәләрен баету һәм халык эченнән чыгып газета тирәсенә тупланган эшче-крестьян хәбәрчеләрен активлашты-ру. үстерү эшендә бик зур роль уйнады. Шуның өчен дә Мәҗит Гафурига газетаның редакторыннан алып корректорына кадәр булган барлык работниклары, үзләренең өйрәтүчеләре исәпләп, хөрмәт белән карадылар.
Гафури хезмәттә үрнәк булырлык дисциплиналы кеше иде. Никадәр тырышсаң да, редакциягә аннан иртә килә алмыйсың. Эш вакыты тулганын да сәгатькә карап, көтеп утырмый ул. Бик мөһим эш килеп чыкса, кайбер йөремсәк кешеләр кебек, хезмәт сәгатьләрендә редакциядән чыгып китми. Г1ц элек ул үзе алып бара торган бүлеккә килгән мәкаләләрне, хәбәрләрне бик игътибар беләи эшкәртеп, төзәтеп чыга. Әгәр дә мәкалә яки хәбәрнең авторы редакциягә үзе килеп тапшырса, материалны шундук укый. Авторга, киләчәктә нәрсәләр турында һәм ничек язарга кирәклеген әйтеп, җитди киңәшләр бирә. Кайбер хәбәрчеләр күп язалар, ләкин иң кирәкле нәрсәләрне күрә һәм тотып ала белмиләр. Икенчеләре бик мөһим нәрсәләрне тотып ала беләләр, ләкин шуны җире- нә җиткереп, укучыга файдасы тиярлек итеп яза алу осталыгына ия түгелләр. Гафури, мондый хәбәрчеләрнең тәүгеләренә хат язып, нәрсәләр турында хәбәрләр язарга кирәклеген төшендерә һәм туп-туры задание бирә. Икенчесенең хәбәреи._матур итеп эшләп чыгара да хат яза. Үзе язган хәбәр белән газетада басылып чыккан хәбәрне чагыштырып карарга куша. Шулай итеп, аның бу эше хәбәрчеләрне читтән торып укытуга әйләнеп китә иде.
Шуның өстенә Гафури рус теленнән тәрҗемә итү эшләрендә дә катнаша. Тәрҗемә иткән чакта ул, формаль рәвештә, сүзгә-сүз тәрҗемә итми, әсәрнең яки мәкаләнең телен авырлаштыру юлы белән бармый, бәлки тәрҗемә ителгән нәрсәнең мәгънәсе халык массаларына аңлашырлык тәрҗемә ителүенә ирешергә тырыша иде. Аның кулында эшләнеп үткән материаллар дөрес почерк беләи, иренмичә, пөхтә итеп язылган булалар. Ул эшләп утырган өстәлнең өстендә һәм тартмаларында һәрбер нәрсә үз урынында була. Ул кешенең хезмәтен, көчен һәм вакытын файдасыз югалтырга теләми. Кешенең көч түгеп барлыкка китергән нәрсәсенә хөрмәт белән карый. Шуның өчен дә аның кулына килеп кергән хәбәрләр һичбер вакытта да игътибарсыз калмыйлар иде. Ул гына да түгел, Гафуриның үзенә язылган хатларның авторлары да бик еш кына үзләренең хәбәрче булуларын сизми дә калалар. Чөнки Гафури үзенә килгән хатларда язылган мөһим яңалыкларны хәбәр итеп эшли дә, газе-тага бирә. Моның беләи Гафури бер төзәүдә ике кошны атып төшерә. Беренчедән, бер урында булган һәм үрнәк булырга яраган яңалык бөтен укучыларга җитә, икенчедән, хат язучы кеше мондый әһәмиятле яңалыкларны газетага язып җибәрергә кирәклегенә төшенә.
Иң әһәмиятлесс: Гафури авыр, мәшәкатьле кара эштәй курыкмый иде. Шундый бер хәл истә калган: фронтта алган авыруы нәтиҗәсендә бер иптәшнең кулы каләм тота алмый иде. Гафури үзе буш чакларда, безнең белән беррәттәи, теге иптәшкә ярдәм итешеп, ул диктовать иткән баш мәкаләләрне язып ала торган иде.
Бу елларда газета редакцияләрендәге эш шартларын бүгенге шартлар беләи берничек тә чагыштырырга мөмкин түгел. Ул чакта татар, башкорт телләрендә язу машиналары юк иде әле, безнең хәзерге типографияләрдә эшләгән ротация һәм линотип кебек машиналар да юк иде; шуңа күрә иртәгәгә газета булып чыгачак барлык материаллар, кулдан
39
язылып, типографиягә тапшырылалар, хәреф җыю һәм печать машиналарыча кәгазь бирү эшләре кул белән эшләнәләр иде.
Кайвакыт эштән соц, кайвакыт субботник ясап, редакцияне җылытыр өчен кыш әзерләнгән чи һәм тун утынны үзебез кисеп куя идек. Без Гафурины бу эштән никадәр генә бушатырга тырышып карасак та, барып чыкмады. Аца әйтмичә, качып чыгып киткән көннәрдә дә ул:
— Егетләр, мин бит Рәмиевләрнең алтын приискаларында шахтада эшләгән кеше, нигә сез мине мондый гомуми эштән мәхрүм итәсез соц әле. Мин түгел, бөек Ленин үзе дә субботникта катнашкан бит,— дип үпкәләп, безнең янга килеп җитә торган иде.
ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮТЕНЕЧЕ
һич көтмәгән бер вакытта, мин, үпкәм авырып, аяктан егылдым. Докторлар миңа, шәһәрдән китеп, авыл шартларында, саф һавада яшәргә кискен киңәш бирделәр. Шул сәбәпле мин, 1921 елның язында, газета эшеннән китеп, авылга кайтырга һәм докторлар күзәтүе астында дәваланырга мәҗбүр булдым. Җәйне Москва һәм Уфа газеталарына язышу белән үткәрдем. Көз көне Келәш авылындагы биш комплектлы мәктәпкә мөдир һәм укытучы булып билгеләндем. 1921 —1922 елның кышында, мәктәпкә укырга йөри алмый торган балаларны ашханәгә беркетүне юллап, Уфага килгән идем, иң элек ашыгыч хәбәрне тапшыру өчен, редакциягә кердем. Редакциядә эшләүче иптәшләрне Kapa-Якуп волостендагы хәлләр белән таныштырдым. Бу елларда авылдагы кулак элементлары ачлыкны һәм шул уңай белән килеп чыккан һәрбер вакыйганы Совет властена каршы коткы таратыр өчен файдаланырга тырышалар иде. Бигрәк тә муллалар һәм буржуаз милләтче вәлидовчы калдыклар ачлыкны дингә ышанмаучы большевикларга каршы алла тарафыннан җибәрелгән бер җәза итеп күрсәтергә теләделәр һәм моңа халык массаларын ышандырырга маташтылар. Алар, шул максат өчен, әллә нинди адәм ышанмаслык ялганнар тараттылар.
Сөйләшеп утырганда, Мәҗит Гафури шушы кабартылган хәбәрләрне һәм хезмәт ияләренең ачыгу сәбәпләрен белергә теләде. Мин Кара- Якуп волостенда Совет хөкүмәтенең халыкка күрсәткән зур ярдәмен әйткәч, Гафури янында утырган кешеләргә:
— Хөкүмәтнең ачларга җибәргән ярдәмен, урыннарда күрелгән чараларны өзлексез яктыртып барырга кирәк. Бу үзе генә дә кулак коткысына каршы көчле агитация булып төшәчәк,— диде.
Аннан соң мин яшелчә үстерү белән шөгыльләнгән һәм тамыразыклар чәчкән рус һәм украин крестьяннарының ачлыкка татар һәм башкортлар кебек үк нык бирешмәгәнлекләрен сөйләгән идем, Гафури бөтенләй җанланып китте. Тирән итеп көрсенде дә:
— Нинди ачы бер сабак бу ачлык. Димрк, ачлыкка бирешмәскә дә мөмкин. Моның өчен тамыразыклар чәчү һәм яшелчә үстерүне җәелдерергә кирәк. Моны бит һәрбер хуҗалык булдыра ала. Чөнки һәрбер хуҗалыкның усадьбасыпда моңа җитәрлек буш урып бар. Без, матбугат эшчеләре, тамыразыклар чәчү һәм бакча үстерү турында өзлексез агитация алып барырга тиешбез,— диде.
Шул көйне кич белән мин, үзенең чакыруы буенча, Гафуриларга барып утырдым. Бу чакта алар Николаевская урамындагы 89 номерлы йортның кечкенә квартирасында торалар иде. Мин Гафуриның язып, Зөһрә апаның тегеп утырган чакларында килеп кердем. Болан эш бүлдереп барып керүгә элек үкенсәм дә, уңайсызлану бик тиз бетте. Чөнки Гафури кемгәдер язып утырган хатының азаккы юлларын сызгалады да конвертка салып ук куйды. Зөһрә ханымның ниндидер бер оешмага стан-
40
дарт бельелар тегүе, аңлашылды. Ул өй тутырып ташлаган ак материяне җыеп алды да, авыл хәлләрен сораша-сораша, самовар куярга кереште. Сүз уңаенда мин бер авылның мулласы, яңгыр теләү сылтавы белән кешеләрне котыртып, җәмәгать тарафыннан сатып алынган токым үгезен корбанлыкка чалдыруын һәм тиресен үзенә сәдакага алуын сөйли башлагач, ул, самоварга салырга әзерләгән чыраларын тоткан хәлдә, кнре безнең якка чыкты.
Мәҗит Гафури тезеп яткан «Ачлык тырнагында» исемле шигырьләр җыентыгын күрсәткәч, сүзне әдәбият һәм язучыларга карата борып җибәрдек. Ләкин бу турыда сүзне озакка суза алмадык. Зөһрә ханым Гафури белә торган ниндидер элекке сәүдәгәр һәм шәһәр мещаннарының, ашарларына запаслары була торып, ачлар фондыннан алдашып азык алулары турында сүз китереп кыстырды.
Зөһрә ханымның бу хәбәре, • утка керосин сипкән кебек, Гафурины кабызып җибәрде. Ул моңа кадәр үк нәрсә турындадыр борчылган, кемнәргәдер ачуланган булырга кирәк. Бу сүзләр аның бер үзен генә борчыган кичерешләрен тышка чыгарырга мәҗбүр иттеләр. Эчендә кемнәргә каратадыр янган нәфрәт уты аның йөзенә бәреп чыкты. Гафури —нинди булса да берәр начарлык турында сүз барганда, салкын кан белән генә сөйләшә алмый торган кеше. Шуңа күрә дә ул, үзен үртәгән бу тойгыларны сүндерергә бер чара эзләгән кебек, кулын кесәсенә тыкты да тәмәке чыгарды.
— Бу спекулянт халкыннан да оятсыз, намуссыз һәм ерткыч халык юктыр. Әгәр дә мөмкинлек бирсәң, өстендәге актык күлмәгеңне салдырып алыр, «бу ялангач кала бит», дип аз гына да борчылмас. Ачларга ярдәм күрсәтү комиссиясенә шундый кешеләр оялап алгандыр, булмаса, тук сәүдәгәргә күрәләтә ачлар хакын бирмәсләр иде. Ул комиссиянең составын иртәгәдән калмый тикшертергә кирәк. Димәк, алар хөкүмәтнең һәрбер мыскалы алтын бәрабәренә торган азык фондын шулай хаксыз кешеләргә тараткач, башкача хыянәт эшләмиләрмени инде... Зөһрә, син иртәгә бу мәсьәләне ныклап бел әле, чынлап та шулай булса, газетага язып, ояларын актарырга кирәк,—диде Гафури ачулы караш белән. Моңа каршы Зөһрә ханым:
— Синнән башка да күрерләр әле, кеше белән бәхәсле булып...—дип сөйли башлаган иде, Гафури аның сүзен бүлде:
— Үзең беләсең, минем бервакытта да сәүдәгәр-спекулянтлар һәм халык ризыгын урлаучылар белән дуслыкка кергәнем юк. Бәс, шулай булгач, монда һич нәрсә бозылмаячак, бәлки алар тарафыннан бозылган нәрсәләр төзәтеләчәк кенә, йөрәге белән совет властена каршы кешеләр хөкүмәтнең ачлыкка каршы күргән чараларын дошманлык белән көпә- көндез җимерсәләр, укымышлылар, халыкны ташлап, пылау ашарга Ташкентка китсәләр, без монда хыянәтләргә күзне йомып торсак, ул чагында ни нәрсә. Бу ачлыктан шул сәүдәгәрләр генә исән торып калачак. Менә шуңа күрә дә хәзерге көндә һәрбер мыскал онның дөрес файдаланылуын күзәтергә кирәк. Бүген тәэминат эшләрендәге хыянәтләргә чипа тыныч карап торудан д£ зур җинаять юк,— диде.
Гафури үзенең кемнәргәдер төрткәләп сөйләвен аңлап җитмәүне сүз уңаенда ук төшенеп алды. Шул сәбәпле ул өстәлнең бер як читендә торган конвертны алды да, шул төшенмәгән мәсьәләләргә аңлатма итеп, миңа сузды. Үзе, мин хатны укып чыкканчы, тәмәке тартып, хатның миңа ничек тәэсир иткәнен күзәтеп утырды. Күптән түгел Уфаның бер төркем интеллигенциясе, ачлык җәфасы күрмәс өчен, Урта Азиягә күчеп киткән -иде. Бу хат шуларның Гафурига да, миңа да таныш булган берсе тарафыннан язылган иде. Мин хатта: «Анда, ачка какланып, үлекләр арасында ятма; монда кил. Бу якта ашарга күп, безнең тамак туйды. Көн дә пылау ашыйбыз...» дигән юлларны укыды-м.
41
Гафури, шушы минутта үз язмышына бик нык канәгатьләнеп, Ташкентта майлы пылау ашап утырган һәм бу хатны язган кешенең битләрен кызартып оялтырлык итеп карады да, зәһәр катыш елмайды.
— Әйдә, монда ачы алабута ашап, шигырь язып ятканчы, пылау ашарга китик... Менә юләр халык: мин дә киткәч, син дә киткәч, монда сон. кем эшләр икән? Халык башыннан шундый авыр көннәр үткәргән чакта, ялгыз башыңны алып качу — үзе зур җинаять. Бу бит инде фронт ташлап качкан солдат кебек -булып чыга. Ачлыкны халык белән бергәләп көрәшеп җиңәргә кирәк. Анда китеп, ялгыз башымны ачлыктан коткарганчы, монда халык белән бергә җәфа чиккәнем артык. Халык һичбер вакытта да үлеп -бетмәячәк,—диде.
Ул төнне мин Гафуриларда куна калдым.
Иртәнге чәйне эчеп утырганда, кулларына папкалар тотып, өч кеше килеп керде. Саулык сорашканнан соң, аларның Гафурига электән таныш булган берсе:
— Без ачлык белән көрәшү комиссиясенең членнары булабыз. Ярдәмгә мохтаҗ семьяларның җан исәбен яңадан алып йөрибез. Әлегә кадәр эшләп килгән комиссиянең членнары бу эштә хыянәт эшләгәннәр. Запаслы кешеләргә ашарга биргәннәр. Асылда булмаган кешеләрне исемлеккә кертеп, артык азык алганнар. Хәзер алар, эштән бушатылып, судка бирелделәр, — диде.
Бу хәбәрне ишеткәч, Гафури рухланып китте. Зөһрә ханым бу юлы да үзенең актив хатын икәнен белдерергә өлгерлек күрсәтте:
— Ачлар хакын урлаган ул кешеләрнең үзләрен ачлык җәзасына хөкем итәргә кирәк, — диде.
Комиссия членнарьи Гафури семьясында,ничә кеше барлыгын белергә теләделәр. Ни өчен шушы көнгә кадәр ашарга алмаулары белән кызыксындылар. Гафури, бу кешеләрне кызыксындырган мәсьәләләр турында аңлатма биргән кебек итеп, салкын кан һәм тынычлык белән:
— Туганнар, безнең тагын өч-дүрт көн ашарлык көрпәбез бар әле, — диде.— Сез бүген тарата торган ярдәмегезне менә шушы минутта ашар- ларына бер генә нәрсәләре дә булмаган кешеләргә өләшегез. Минем Заһретдин исемле бер итекче танышым каты авырып ята. Ашарларына бер нәрсәләре дә юк. Миңа тиешле азыкны, зинһар, шул картка бирегез. Өч көннән соң без, бәлки, тагын да берәр төрле итеп, эшне рәтләп җибәрербез. Мин сездән бары бер генә нәрсә турында үтенәм: партия, хөкүмәт һәм халык ышанып тапшырган мондый изге эшне башкарганда, зинһар, хыянәткә юл куя күрмәгез.
Ачларга ярдәм комиссиясенең кешеләре Гафурига тиешле паектан башка да Заһретдин картка өлеш чыгарачакларын әйттеләр. Картның адресын язып алдылар. Ләкин Гафури, картның бик йончыган булуын, өстәмә ашатуга мохтаҗлыгын әйтеп, үз сүзендә калды.
Бүгенге очрашуның истәлеге итеп, Гафури Казаннан яңа басылып килгән «Эшче» поэмасын миңа бүләк итеп бирде.
АЛТЫН СӘГАТЬ
Авылда Гафуриның егерме еллык әдәби эшенә багышлап әзерләнгән кичәне ике көн алдан үткәрдем дә тизрәк Уфага китәргә ашыктым.
Мәҗит Гафуриның Уфада РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының карары белән үткәрелә торган юбилее татар һәм башкорт халыкларының культура тормышларында беренче вакыйга иде.
Халык шагыйре Тукайның «Йолдыз» газетасында язуына караганда, 1910 елда «Сәйяр» труппасы артистлары драматург Галиәсгар Камалның ун еллык юбилеен билгеләп үткәннәр. Ләкин урындагы власть органнары
42
бу тантананы үткәрергә рөхсәт бирмәгәннәр. Галиәсгар Камалның юбилее булу вакыйгасы халыкның күпчелегенә алдан билгеле булмый. Бу хакта театрга якын торган тар даирә кешеләре генә беләләр. Шул сәбәпле ул көнне театрга җыелган кешеләр чираттагы гади спектакльне карау өчен генә килгән булалар. Бары тик азактан театр коллективы һәм «Мәгариф» издательствосы тарафыннан Галиәсгар Камалга котлау адресы тапшырылгач кына бу спектакльнең юбилей постановкасы икәнлеге аңлашыла.
Хәзер эшләр бөтенләй башкача тора. Бүген Гафуриның юбилеен бер төркем артистлар гына түгел, бәлки ил белән җитәкчелек иткән большевиклар партиясе һәм совет хөкүмәте үзләре оештыра. Димәк, аңа бөтен совет халкы катнаша. Менә шуның өчен дә без бу юбилейны сабырсызлык белән көтеп алдык.
Юбилей тантанасы булачак көнне көтеп, «Комклуб» бинасы алдыннан берничә тапкыр үттем. Октябрь революциясенә кадәр бу бина дворяннар клубы булып хезмәт итте. Аны кешеләр гади сөйләшү телендә «Дворянское собрание» дип кенә йөртәләр иде. Хәзер бу клуб хезмәт халкының уртак милке булып санала. Элек без аңа нәфрәтле күз белән карап үтә идек: анда керү безгә рөхсәт ителми иде. Хәзер без бу бинага үз өебезгә кергән кебек кыю атлап килеп керәбез. Башкорт һәм татар совет әдәбиятларына нигез салучыларның берсе, сөекле Мәҗит Гафуриның егерме еллык бәйрәм җыелышы бүген менә шушы бинада булачак.
Кичке сәгать алтыга клуб залы халык белән шыгрым тулган иде инде. Менә бервакыт клуб алдына җиңел автомашина килеп туктады. Машина эченнән Мәҗит Гафури килеп чыгу белән оркестр шатлыклы марш уйнап җибәрде. Гафури. машинадан төшеп, берничә адым атларга өлгермәде, аны, бала кебек итеп, күтәреп алдылар да икенче этажга алып менеп киттеләр. Музыка, көчле алкыш күкрәве астында Гафури сәхнәгә күтәрелде.
Сәхнәгә чыгып баскач, ул, алкышларга игътибар итмәскә һәм бирешмәскә тырышкан кебек, тыныч торды. Аннары өзлексез дәвам иткән алкыштан кыенсына башлады. Кемдер аңа утыргыч тәкъдим итте. Ул, ни эшләргә белмичә, кесәсеннән яулык алды да маңгаен сөртергә тотынды.
Гафуриның тормышы һәм иҗат юлы турындагы докладтан Соң, Башкортстан хөкүмәтенең Гафурига халык шагыйре дигән почетлы исем бирү турындагьи карары игълан ителде. Советлар республикасының ерак һәм якын почмакларымнан килгән бик күп котлаулар укылды. Адреслар тәкъдим ителде. Бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләр арасында күп кенә кыйммәтле әйберләр бар иде. Барыннан да бигрәк чылбырлы зур алтын сәгать кешеләрнең игътибарын үзенә тартты.
Ләкин Гафури бу сәгатьне кулына алмады. Тантаналы утырыш соңында, аның Уфа нэпманнары тарафыннан бирелүе билгеле булуы белән, шунда ук сәгатьне тәрбиячесез калган ятим балаларга Ярдәм комиссиясенең председателенә бирдерде. Иртәгесен бу турыда Башкортстан газетасы редакциясенә ачык хат язып тапшырды.
Милли нэпманнар Гафурины ат башыдай алтын биреп тә сатып алырга мөмкин түгел икәнен тагын бер кат аңладылар.
ШАГЫЙРЬНЕҢ БЕР ДУСТЫ
Мин бер ял көнемдә кичке һавада бераз йөреп кайтырга чыккай жир- дән, юл уңаенда гына, Гафуриларга килеп кердем. Әгәр буш булса, Гафурины да алып чыгармын, Агыйдсл буена чыгарбыз дип уйлаган идем. Үземнең болай килеп керүемнең сәбәбен әйттем. Ләкин алар үзләре
43
•кунакка барырга җыенып торалар икән. Гафури үзе мине кыстый башлады. Ләкин кемгә барасыбызмы әйтмәде. Бу хәл минем кызыксынуымны тагын да арттыра төште. Юл буе үзебезнең кая, кемгә баруыбызны белергә теләү уе белән янып бардым.
Башына күптән түгел сырылган кара кәләпүш кигән, урта буйлы, түгәрәк ак сакаллы, җантык бер карт безне капка төбенә чыгып каршы алды. Гафури аны ерактан ук күреп өлгерде һәм шатлыклы тавыш белән:
— Тегеләр, безне көтә торгач, көтек булганнардыр, ахры, Заһретдин агай, сабырсызланып, капка төбенә чыгып баскан,—диде.
Кояшка янып, бронза төсенә кергән беләкләрен терсәкләренә кадәр сызганган базык куллы картның кыяфәте аның гомер буе физик хезмәт белән яшәгән бер кеше икәнен әйтеп тора иде. Күрешкәндә, безнең куллар аның көчле зур кулы эчендә бөтенләй югалып калдылар.
Гафури бу өйгә электән дә килеп йөргән булырга кирәк. Ул Заһретдин картның юл башлавын көтеп тормады, үз квартирасына кергән кебек, ачык ишектән эчкә узды. Без ике катлы өйнең җиргә казылып салынган беренче катына барып кердек. Ике бүлмәдән торган квартираның алгы ягы, кунаклар керү белән, тыгызланып, тулып калды. Зөһрә ханымны Гөлбикә әби (Заһретдин абзыйның карчыгы булса кирәк) туп- туры эчке бүлмәгә алып кереп китте.
Алгы бүлмәдә борынга күн һәм сумала исе ярып керде. Төрле зурлыктагы аяк киеме калыплары күзгә-чалынды. Заһретдин картның профессиясен сорашып торуның һичбер кирәге юк иде. Барыбыз да эчке бүлмәгә кергәч, Гафури шаяру катыш җитдилек белән:
— Без бүген бик җайсыз бер хәлдә торып калдык,— диде.— Килергә җыенгач кына, менә шушы кунак килеп керде. Аны коры авыз белән чыгарып җибәрү безнең йолага сыймый. Сыйлау белән юансак, сезнең алда вәгъдәсез булу куркынычы килеп басты. Ни эшләргә дә белмичә торганда, Хуҗа Насретдин ярдәмгә килеп җитте. Бер көнне, шулай, һичбер көтмәгәндә, Хуҗа Насретдинга кунаклар килеп төшкән икән. Бәхетсезлеккә каршы, Хуҗаның өендә кунак сыйларлык мөмкинлеге булмаган. Ләкин ул аптырап калмаган. Кунакларын иярткән дә үз күршесенә кунакка киткән. Шулай итеп, үзенә килгән кунакларны күршесенә алып кереп сыйлаган. Без дә шулай, кунакны үзебез белән бергә алып .килдек,— дип көлдерде.
Хуҗалар белән таныштык. Заһретдин‘бабай безгә күрше Каран-Елга авылының кешесе булып чыкты. Минем әти белән дә таныш икән: бер елны солдатка каралганнар. Каран-Елга авылының мулласы яшьләргә хәтта солдатка каралган елны да урамда гармонь уйнап йөрергә рөхсәт итмәгән. Шул сәбәпле, Каран-Елга егетләре безнең авылга килеп кенә күңел ача торган булганнар.
Гафури өйгә килеп керү белән үзен бик иркен тота башлады. Сүздән аңлашылуына караганда, алар революциягә кадәр үк таныш булганнар. Заһретдин карт минем берникадәр тартынып һәм үзләшеп китә алмавымны сизеп өлгерде булырга кирәк, өстәл янына күрсәтте дә, ягымлы итеп:
— Безнең кемлекне Гафури бик яхшы белә. Өебез тар булса да, сезнең кебек кешеләргә күңелебез бик киң. Тартынмый, үз өегездәге кебек булып утыр, туган,— диде.
Мәҗлес барганда, Заһретдин карт, нәрсәнедер хәтерләп, Гафурига рәхмәт әйтергә һәм аны мактарга тотынды. Ләкин Гафурнның ул нәрсәне хәтерләтәсе һәм үзен мактатасы килми иде, ахры, сүзне икенче темага борырга теләп:
— Я, Заһретдин агай, үзеңнең ничек качып китүеңне сөйлә әле,— диде.
Гафури нәрсә кушса, шуны эшләргә әзер торган Заһретдин бабай кинәт рухланып кипе. «Карчык ничек уйлый икән, кунаклар киткәч, әр
44
ләмәсме?» дигән сораулы караш белән Гөлбикә әбигә күз ташлап алды. Куркыныч юк икәнне күргәч, елмаеп сөйли башлады.
— Яшь йөрәк бит ул шәригать рөхсәт итми, мулла кушмый дип тормый. үзенекен эшли бирә. Хәзерге яшьләр бу совет властеның кадерен бик белергә тиешләр, Мәҗит туган. Алар өчен бит хәзер дүрт якка юл ачык. Уйлап карагыз, безгә бит элек шәригать, күңел ачып, гармонь уйнарга, йөрәгеңне яндырган утны тышка чыгарыр өчен кычкырып җырларга да рөхсәт итми иде. Бервакыт шулай, язгы сабан беткәч, сезнең Келәш авылы егетләрен кунакка чакырдым. Үзең әллә ничә тапкыр барып, ашап-эчеп йөргәч, чакырмыйча калу килешми бит инде. Бәйрәм ашы кара-каршы бит ул. Бер чакырыр, ике чакырыр, аннан ары, үзең чакырмасаң, онытып калдырыр.
Сезнең авылда бит элек-электән үк гармоньчы егетләр күп була торган иде. Алар, әлбәттә, хәзер без шәһәрдә күреп белә торган теге Мирфайзалар. Фәйзулла Туишевлар түгел түгелеп. Шулай булса да, кызларның яшь йөрәкләрен кытыкларга ярыйлар иде. Элек бит, үзегез беләсез, авылда гармоньчы булсаң, йөзләгән кызларның гыйшык уты янган күзләре сиңа берьюлы карала торган иде. Менә Гөлбикә әбиегез, әллә никадәр бай малайларын яратмыйча, гармоньчы булган өчен генә миңа ябышып чыкты.
Шулай, кунаклар килделәр. Пәрдәләрне томалап, гармоньны юаш кына чыңлатып һәм тавышның тезгененнән тота биреп кенә җырлашып утыра башладык. Соң бит инде, үзегез беләсез, яшьлек, мәхәббәт, гармонь белән җыр — алар томаланган пәрдәле өйләргә сыя торган нәрсәләр түгел. Алар, һичбер тартынмыйча, бөтен йөрәгеңне ачып, бөтен тавыштан сөйләүне яраталар.
Без, азрак кыюланып алгач, кечкенә өйгә сыймаслык бер хәлгә килдек. Иркенлеккә, иреккә ашкынган йөрәкләр безне урамга алып чыкты.- Гармоньчы, җәйге тымызык төнне шыңлатып, уйнап җибәрде. Без, кызларны йокыдан уятып, җыр башладык.
Бәрсүәнкәй буе киртләч-киртләч, Кителеп тә төшә, яз җиткәч. Сагыну гына түгел, саргаерсың., Мин булмамын, җанкай, бер киткәч.
Мулланың авылда шәригать тәртибен сакларга куйган кешеләре, безнең мәҗлесне алдан белеп, андый-мондый киртәдән чьпгулар була калса дип, алдан әзерләнеп торганнар булырга кирәк. Чөнки без, җырлашып, авылның бердәнбер урамының яртысына да җитә алмадык, һичбер көтмәгәндә, күсәк белән коралланган кешеләр, команда бирелгәндәй, килеп чыктылар да, безнең кычытмаган тәннәрне кашырга да керештеләр. Без, кем ничек җитте шулай, төрле якка чак кына качып котылдык. Кайсыбызның башы тишелде, кайсыбызның аркасы күгәрде, ләкин гармоньны җәрәхәтләми исән-сау алып калдык.
Кунаклар шундый «зур сый-хөрмәт» күргәннән соң, таң атканны да көтмичә, тизрәк кайтып киттеләр. Икенче көн, мулланың, авылга «гармонь» дигән бер шайтан коралы китерткән өчен, мине мәчет алдында яткырып суктырырга әзерләнә башлавы турындагы хәбәрне ишетү белән, авылдан чыгып качтым. Менә шул качудан бирле авылда торганым юк. Туган җир бит, онытып булмый, нәрсәседер тарта. Әтиләрнең тире сеңгән туфракны бер искәп килмичә, сагынуны басып булмый.
Без шактый озак утырдык, бу мөлаем һәм сүзчән картның өстәл өсте сый белән тулган иде. Гафури белән Зөһрә ханым икәүләп кенә кайтып киттеләр. Заһретдин бабай, ай-вайга карамыйча, мине бер-ике квартал озатып куярга булды. Бераз баргач, аның ии өчен мине озатырга теләвенең сәбәбен анладым.
45
— Шушы кадәр яшәп, үзен мактаганны яратмаган кешене күргәнем юк иде. Мәҗит һәрвакыт шулаймы?—диде Заһретдин карт.
—Әйе, эшләгән яхшылыгына каршы хак түләтергә яратмый торган холыклы бер кеше инде ул.
— Беләсеңме, ул булмаса, без күптән җир астында яткан булыр идек. Ул бит ачлык елда безгә үзенең ризыгын бүлеп ашатты. Шуның аркасында, бәлки, аның сәламәтлеге бик нык какшагандьир әле. Әүлия кеше белән дуслашкансың, туган,— диде Заһретдин бабай аерылышкан чагында.
ХӨКЕМ
Төнлә язып алып килгән яңа шигырьләрне башта газетаның җаваплы редакторына укып чыгарга туры килде. Ул шигырьләрне бик ошатты һәм газетаның иртән чыгачак номерына кертер өчен Гариф Гумәргә бирергә кушты. Мин редактор яныннан чыкканда, кайдадыр китеп торган Гафури үз урынында утыра иде инде. Шигырьне аңа укып караганнан соң гына секретарьга бирергә булып, Гафури каршына барып утырдым. Мөмкин кадәр Гафурида тәэсир калдырырлык итеп, матурлап укып чыктым. Ләкин ул шигырьгә бик тиз генә бәя бирергә ашыкмады. Минем тырышып уку да аны бик тиз йомшартып җибәрмәде.
—; Бир әле, үзем укып чыгыйм,— дип кулына алды, тавышсыз гына укый башлады. Ул укыганда мин, Гафуриның йөзендә шигырьне хуплау күрергә теләп, дулкынланып утырдым. Ләкин Гафури ашыкмый иде. Бер строфаны укып чыга да бераз уйланып тора. Аның шул рәвешле укып чыгуын көтеп алу бик озак булып тоелды. Миңа кинәт эссе була башлады. Бөркү көндә һаваның җиләсләнүен көтеп утыргансыман, мин Гафуриның күтәрелеп каравын һәм җылы бер сүз әйтүен көттем. Ул бер тапкыр уку белән генә канәгатьләнмәде. Тыныш ясамыйча гына икенче кабат укып чыкты. Аннан соң күтәрелеп карады да, йомшак кына итеп:
— Әгәр дә бу шигырьне мин үзем язган булсам, мин аны дөньяга чыгармас идем,— диде.
— Редакторга ошады.
— Ул бит шагыйрь түгел.
— Бик күтәренке итеп, пафос белән язылган,— дип мактады.
— Бөтен бәла әнә шунда шул. Декларатив пафос белән язылган сүзләр корамасыннан тора. Шигырьнең стиле синең стиль түгел.
— Редактор газетаның киләсе номерында чыгарырга рөхсәт бирде.
— Ихтыярың. Башкалар төсле йөрергә маташып, үз йөрешен оныткан кебек булмасын. Газетада басылып, укучыга барып җиткәнче үлә торган язмышлы шигырь булып чыккан бу. Халыкка, үлек шигырь тәкъдим итүгә караганда, бер нәрсә дә бирмичә торуың артыграк. Үзең уйлап кара, бәлки, редакторны тыңламавың файдалырак булыр,— диде дә шигырьне үземә сузды. Соңгы сүзләрне әйткәндә, ул елмаеп куйды. Ләкин бу елмаюда җылылык заты юк иде. Киресенчә, аның «файда» дигән сүзгә басым ясап әйтүе минем өстемә салкын су коеп җибәргән- сымаи булды.
Шигырьне алдым да эш өстәлем янына барып утырдым. Гафури үз‘е нидер укый, үзе астыртын гына миңа карап ала. Чынын әйткәндә, мин бу минутта бик нык дулкынланган идем. Башта Гафуриның бу сүзләре минем күңелемә суккан кебек тоелды. Шуңа күрә дә’ мин бу сүзләрне бик авырлык белән тыңладым. Гафурига каршы тавышны күтәреп сөйләүдән үземне көч-хәл белән генә тыеп калдым.
Өстәл янына утьнргач, шигырьне бер кат укып чыктым да, бөкләп, кесәгә салып кундым. Аннан соң, азрак тынычланып керер өчен, икенче бүлмәгә чыгып киттем.
46
Миндә ике фикер үзара тарткалаша. Берсе: «Гафури дөрес әйтә», ди. Икенчесе, үзсүзлеләнеп: «Редактор сүзен тыңларга кирәк», ди.
Бүлмәгә кире кергәндә. Гафури белән шнек төбендә очраштык. Мин ишекне ачтым да кайдадыр чыгып барган Гафурига юл бирдем. Өстәлем янына килгәч, күзләрем Гафури кулы белән язылып ташланган бер кәгазь кисәгенә тукталдылар. Бу кәгазьдә мин Октябрь турында язылган шигырь укыдым: үзсүзле «мин», оялудан пи эшләргә белмичә, сикереп аякка бастым. Гафу үтенер һәм рәхмәт әйтер өчен Гафурины эзләп чыгып киттем.
КЫЗЫЛ ТАШ ӨСТЕНДӘ
Шагыйрьнең балалык иптәше Бәдри Максутовның истәлегенә караганда, Гафури бәләкәй чагында кырларга, урманнарга йөрергә, Едем елгасы буенда, куна ятып, балык каптырырга һәм су керергә бик яраткан. Саулыгы рөхсәтлткәнгә кадәр ул гомеренең соңгы елларына тикле балык каптыру белән шөгыльләнде.
Без, шулай бер көнне елга янында озак кына утырганнан соң, су кердек тә Гоголь урамы башындагы тауга күтәрелдек. Гафури, кулындагы газетасын җәеп, киртләчләнеп торган кызыл таш өстенә утырды. Биредән Уфа янында килеп кушылган Агыйдел белән Дим елгаларының бормаланып сузылган үзәннәре күренә. Бу урын соңгы дүрт ел эчендә Гафуриның яраткан бер җире булып китте. Күз алдында мәһабәт җәелеп яткан елгаларның кайсысы белән генә китсә дә, Гафури җуелмас истәлекле урыннарга барып чыга. Бәлки шуңа күрәдер, Гафури бу җиргә бик еш килә һәм шушы кызыл таш өстенә утырып ала да, еракларга карап, уйга чума. Шуның өчен дә бу ташны бик күпләр «Гафури ташы* дип кенә йөртәләр.
Көн кичкә авышып килә, һава тын. Офык турысына өелгән болыт катламнары үзләренең артына яшеренеп баерга барган кояш нурында алсуга манчылган мамык төсле бөдрәләнгәннәр. Көн буе зәңгәрләнеп торган ерак урман һәм чагыллар, көзге куян төсле, коңгырлана башлаганнар. Идел аръягындагы акланда кемдер гармонь уйный. Дим ярыннан сыек кына төтен күтәрелә.
Кызыл таш өстенә утырып алган Гафури, уйчан төс белән каранга- лап, бераз сүзсез торды. Мин аның тирә-яктагы күренешләргә бәйләнешле нинди дә булса берәр сүз әйтүен көттем. Ләкин ул, һичбер көт- мәстән, бик җитди рәвештә:
— Попутчик — ни дигән сүз була?—дип сорады. Бу сүзнең мәгънәсен Гафуриның аңламавы мөмкин түгел иде. Шул сәбәпле мин, шаяру билгеләре күрергә теләп, аның күзләренә карадым. Ләкин Гафури, гадәтенчә, җитди һәм уйчан иде.
Мин Гафуриның тел төбе кая барганны төшенеп алдым^
— Нинди дә булса бер юлдай китеп баручы юлаучыларга килеп кушылу һәм, аларга ияреп, барасы җиреңә китү, дигән сүз була торгандыр,— дидем дә, җавапның аиы канәгатьләндерәме, юкмы икәпеи белергә ашыгып, тагын күтәрелеп карадым.
Гафури, ниндидер бер эчке кичереш белән, елмайгандай булды. Мин бу сүзләрне әйтеп бетерергә өлгермәдем, ул, күптән уйлап куйган сүзләрен әйткән кебек:
— Тик, бу кеше теге юлаучыларның баштан ук бергә, төп максатка кадәр аерылмый бара торган иптәшләре түгел. Ул, бераз баргач, тегеләрдән аерылып, юлда утырып калырга яки басу сукмагы белән бер якка аерылып кереп китәргә дә мөмкин булган бер кеше, казахчадан әйткәндә, карванга ияреп баручы бер «юлчыбай» була инде,— диде. 4
— Әйе, шулай була,— дидем мин, Гафуриның үземне хуплавына- рухланып.
47
Йөрәгендә янган ут Гафуриның күзләренә бөркелеп чыкты. Ул үзен кулга алырга да, кем белән булса да исәпләшергә дә теләмәде. Ул үзен «юлаучы» дип атаган шул чактагы тәнкыйтьчеләргә ябырылды:
— Димәк,—диде Гафури кимсетелгән һәм җәберләнгән тавыш белән,— Россиядә булган Октябрь социалистик революциясен барлыкка китерүдә минем һичбер катнашым һәм аца һичбер мөнәсәбәтем юк. Димәк, мин бу революцияне ясаучы рус эшче сыйныфы яшәгән Россиядә тормаганмын. Неужели, минем язганнарым татар һәм башкорт хезмәт массаларын бу революцияне булдырыр өчен катнашырга әзерләүдә, бик аз гына булса да, хезмәт итмәделәр икән, ә? Ярый, минем февраль революциясенә кадәр язганнарымны бер якка ташлыйк та, патша төшкән көй белән власть башыннан капиталистларны куган җиденче ноябрь арасындагы давыллы көннәрне алыйк. Кешеләргә сынау үткәргән катлаулы вакыйгалар белән тулы җиде ай вакыт эчендә мин нәрсә яздым. Бу язылганнарны-ң Россиягә бәйләнешләре бармы? Булса, ничек? Алар революциягә каршы язылганнармы, әллә яклаганнармы-? Минемчә, битараф кеше булырга мөмкин түгел, һәрбер кеше үзенең эше белән я турыдан-туры, я объектив рәвештә нинди дә булса берәр максатның хезмәтчесе була. Минемчә, шагыйрь дә үзенең каләме белән яки революцияне ясар өчен көрәшүчеләр сафында, яки аларга каршы якта торып көрәшә.
Менә шуңа күрә дә мин үземне «үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын» дип яши торган кешеләр исәбендә йөртергә теләүчеләргә тешем- тырнагым белән каршымын. Чөнки болай битараф булып яшәү үзе искелек ягында торып каршылык күрсәтүчеләргә ярдәм итүнең бер төре...
ГАСЫРЛАР АША ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН ТАВЫШ...
Кыш. Январь азаклары. Тышта күзачкысыз сылашма буран. Җилнең кай якка искәнен һәм карның җиргә ничек төшкәнен күрергә һич мөмкин түгел. Бер карасаң, җил каршыдан исә. Ул арада булмый, йөзеңне яшерергә өлгермисең, кар тузаны яннан китереп бәрә. Ике урам кисешкән җирдә очрашкан һава агымы, диңгез суларын мәрмәр бага- налар итеп күккә күтәргән көчле өермә төсле, кар тузаннарын бөтерел- дерен тора да, сызгыра-сызгыра, бер якка китеп югала...
Әкрен генә шакуга карамастан, ишекне бик тиз ачтылар. Парадный ишекне ачарга чыккан кеше, килүченең кем икәнен дә сорамыйча, элгечне ычкындырды да кире кереп тә китте. Мин аны күрми дә калдым. Ике ишек арасында киемгә сылашкан карны тиз генә каккалап алдым да, онга буялган тегермәнче төсле, өйгә килеп кердем. Юлчыны көтеп ишек төбендә торган Зөһрә ханым, авыл толыбына уранып килеп кергән кешене күргәч, ишекне нигә ачканына уңайсызлангансыман, башта бер-никадәр аптырап калды. Бары тик толыпның якасын төшергәч кенә:
— Абау, нәрсә бу төсле адәм куркытып йөрисең,— дип үзенә генә хас җанлылык белән шаулап, кычкырып көлеп җибәрде.
Әллә шушындый буранлы көнне килеп кергән кеше, әллә ишек төбендә көлешкән тавыш кызыксындырды, эчке бүлмәдән Гафури килеп чыкты. Күзачкысыз буранда көтмәгәндә килеп керүем аңа бик сәер тоелды булырга кирәк. Ул күзлеге аркылы миңа төбәлде:
— Нәрсә син, әллә күземә күренәсеңме? Тукай әйтмешли: «Кар, бураннан көтмәгәндә, килде чыкты- шүрәлем...». Әллә берәр көтелмәгән мөһим эш килеп чыктымы?
— Начар эш артыннан йөрмим. «Октябрь» журналының меңләгән укучылары исеменнән вәкил булып килдем,— дигән идем, Гафуриның кызыксынуы көчәя төште. Ул миңа таба берничә адым атлады да, тавышына җитдилек биреп:
48
— Нәрсә бар? нигә тизрәк әйтмисең?— диде һәм, күзлеген салып, кулына алды.
— Журнал редакциясе, чираттагы номеры өчен, «Шагыйрьнең алтын прпискасында» исемле повестегызның дәвамын көтә, ашыгыч рәвештә шуны алырга килдем,— дидем. Ул көлеп кулын селтәде дә, кинәт борылып, залга кереп китте. Мин дә кердем.
Гафури үзе укый торган китапка һәм язып утырган кәгазьгә икенче бер кешенең күз ташлавын яки аларны алып каравын гомере буена яратмады. Шуның белән бергә, ул, башлаган әсәрен язып бетермәс борын, планнары белән уртаклашмый һәм бер кешегә дә күрсәтмичә «сер» итеп саклый торган кеше иде. Аның бу гадәтен бик яхшы аңлаганга күрә, мин, читләтеп кенә булса да, шагыйрьнең язу өстәлендә чәчелеп яткан кәгазьләргә, китап һәм журналларга күз йөгертеп үттем. Өсгәл өсте төзү материаллары тузылып яткан төзелеш мәйданын хәтерләтә иде.
Гафури язу өстәле янына килде, ачылган битләре белән каплап куелган бер китапны кулына алды, мин кергәндә шул китапны укып утыргач, ахры, китап арасына кәгазь кисәге салды да, өстәлгә кире куйды. Бу китап В. хМаяковскийның «Владимир Ильич Ленин» исемле поэмасы иде. Өстәлдәге башка китаплар арасында минем күзләремә һ. Такташ, Кава Нәҗми Һәм Г. Кутуйларның шигырь җыентыклары ташландылар. Бу китапларны күргәч, аның нәрсә булса да язарга әзерләнүе турындагы уем көчәя төште.
Гафури, электән үк үзен биләгән фикерләреннән аерыла алмаган- сыман, нәрсәдер уйлаган бер хәлдә, бу китапларны тәртипкә китереп, өеп куйды.
Мин, уңайсызланып:
— Гафу итегез, эшегездән аердым, ахры. Утырып тормыйм, әгәр дә әзер булса, алырга килгән нәрсәне бирегез дә китим, башка йомышым юк минем, — дигән идем, ул тыныч кына елмайды.
— Шушындый йончулы көндә мәшәкатьләнеп килгәч, ичмасам, азрак утыр инде. Дөньяның эше кайчан беткәне бар... Язучының бер- чакта да эше бетәргә тиеш түгел, ләкин әле безнең арада ун" тиенлек язып, мең тиенлек масаеп йөрүче әдәби прогулщиклар аз түгел...— диде.
— Бар, әлбәттә...
— Бар гына түгел, бу хөрмәтле исем белән кайбер кешеләр хәтта кәсеп итәләр...
Мин аның, чынлап та, нәрсә белән шөгыльләнеп утыруын беләсе килү уеннан аерыла алмадым. Шул сәбәпле ул биргән сорауларга бик җәелмичә генә җаваплар кайтардым да, сүзне тагын аның үз тормышына, саулыгына һәм иҗат эшләре тирәсенә якынайтырга теләдем.
— Әллә берәр кызыклы чыгыш ясарга әзерләнәсез инде, өстәлдә яткан китаплар шуны аңлата,— дидем мин, аның күзләренә карап.
. — Юк, чыгыш түгел,— диде ул,— яңа бер әсәр язарга әзерләнгән идем. Иң элек шушы башлаган повестьны язып бетерергә кирәк әле. Башланган әсәр тоткарлыксыз язылып барган чакта икенче эшкә тотыну гадәтем юк минем. Тимерне кызуында сугарга киңәш бирәләр бит.
Ул бераз уйга калгандай булды, үзенең сөеп тарта торган «Наша марка» папиросын кабызып, төтенне өскә таба өрде дә, Маяковскийның поэмасын тагын кулына алды. Аның күз карашы, тавышы үзгәрде... Бу китапны язган шагыйрь Маяковский Ленинны искә алу кичәсендә, бөек Сталин алдына басып, шушы поэмадан өзекләр укыган.
Гафури, китапны актарып, үзе эзләгән бер битен тапты да, күзлеген төзәтә төшеп, ниндидер юлларның читләренә каләм белән сызып куйды. Аннан тантаналы бер тавыш белән:
— Мә, укын кара әле шушы юлларны! —диде.


себя
под Лениным чищу, чтобы плыть
в революцию дальше...*
— Бу юлларны бит Маяковскийдан башка шагыйрь шулай матур итеп әйтә алмы-й... Партиягә, совет властена бирелеп хезмәт итү өчен менә кемнән үрнәк алырга кирәк... Мина, гомер буена Пушкинны, Некрасовны укып гадәтләнгән кешегә, Маяковскийны укуы җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин, кабатлап укый таргач, гадәтләнә башладым. Язучы бит инде бер кеше өчен генә язмый, бәлки миллионнар өчен иҗат итә. Аннан соң, нинди генә яңалык булмасын, каршылыкка очрамый калмый. Әдәби тормышта да шулай ул. Моның өчен бер дә ерак китәсе юк. Унтугызынчы гасыр азагында рус прогрессив культурасының, классик әдәбиятының йогынтысы нәтиҗәсендә, гади халык теленә якынайтып язарга тыры- шылган яңа әдәбиятның башлангыч әсәрләре барлыкка килә башлады. Бу башлангычларны иҗат иткән Каюм Насыйриның тәүге язмаларын әлегә кадәр дини мөнәҗәтләр укып килгән дини кешеләр «урам теле белән язылган сафсаталар» дип нәфрәтләнеп каршы алдылар.
Шуңа күрә дә хәзерге көндә кайбер кешеләрнең, хәтта кайсыбер шагыйрьләрнең, Маяковскийга һәм аннан өйрәнергә тырышкан Һади Такташ, Кави Нәҗми һәм Кутуй кебек язучыларга начар күз белән караулары бик табигый. Бөек Октябрь революциясе каты көрәш белән генә үзенең эчке һәм тышкы дошманнарын җиңеп чыкты. Шулай булгач инде, аның идеясен җырлаучы яңа поэзия дә шул юл белән барачак. Искелекнең беркайчан да, корал ташлап, үзлегеннән генә бирелгәне юк бит инде...
Маяковскийның поэтик тавышына килсәк инде, ул, нәкъ «Аврора» түплары-ның тавышларысыман, үзенә каршы булган бөтен тавышларны &иңә, каплый һәм йотып юк итә торган көчле бер поэтик тавыш. Аның тавышы гасырлар аша киләчәкнең коммунизмлы елларына яңгырап ишетеләчәк,— диде ул, поэманы тагын да югарырак күтәреп...