Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

СӘИФИ КУДАШ

КАРШЫЛАУ
«Мин Москвага барам, каршы ал», дип һичберкемгә алдан язмадым.
Чөнки кешеләрнең төн йокысын Бүлдерергә тиеш тапмадым.
Туган ана каршылаган төсле Үзенең сагынып кайткан баласын, Төн йокламый көтеп торган безне Кешеләре үзәк каланың.
Өлгермәде поезд тукталырга, Уралып нурына ал таңның, Чыкты йөгереп безне каршыларга Начальнигы үзе — вокзалның.
Моссовет төшергән каршыларга Машинаның бөтен маркасын. Биек өйләр кочак җәеп тора, Бөркеп коммунизм яктысын.
КРЕМЛЬ КУРАНТЫ
Москва күгенә текәп күзләремне Утырамын уйга йотылып.
Атлап үтәм узган гомерләрне, Тарих таягына тотынып.
Кремльдә утлар балкып тора, Куйгандай мәңгегә яндырып.
Шул яктылык күкне нурландыра, Җир йөзенә туа таң булып.
Таң нурлары горурлата тагын Мәһабәтен Кызыл мәйданның һәм кочаклый бөек Мавзолейны, Үбә чугын Кызыл Байракның.
Якты тормыш булып җир йөзенә Коммунизм таңы атканны

Хәбәр итеп барлык кешелеккә Суга чал Кремль куранты.
Бу сәгатьнең тантаналы чаңы Чыңлап үтә илләр чигеннән. Һәм котлый ул хезмәтчел дөньяны: «Коммунизм иртәсе белән...»
УФА УРАМЫННАН УЗГАНДА
1
Һәрбер ташы таныш каланың Урамыннан үтеп барамын. Актаргандай иске китапны, Узганнарны искә аламын.
Менә өч этажлы бер бина, Ул бик якын һәрбер кешегә. Бер чак, килгәч безнең Уфага, Шагыйрь Тукай торган бу жирдә.
Ике шагыйрь — Тукай, Гафури Беренче кат шунда күрешкән; һәм серләшкән көрсез йөрәктән, Өмет, шатлыкларын бүлешкән.
Бик теләгән шул чак Гафури Хөрмәт күрсәтергә кунакка: йөретергә Дим буйларында Утыртып бик шәп аргамакка...
Тырышкан ул, ләкин нишләсен, Теләгәнчә хөрмәт булмаган.
Ике дусны алып китәргә Аргамаклар көтеп тормаган.
2
Кайчан гына үтеп китсәм дә Хәзерге Свердлов урамын. Күрәмен шул өй алдында «Победа»лар тезелеп торганын.
Әйтерсең лә. бу машиналар Алмашлап шунда куналар. Шул өйдән чыгачак Тукайны, Гафурины көтеп торалар.

52
НӘБИ ДӘҮЛИ
ПОЕЗД УЗГАНДА
Уңда кырлар, сулда шаулый урман, Алда елга җем-җем ялтырый.
Поезд килә ярсып тимер юлдан, Еракларда тавышы яңгырый.
Поезд килә, төтен тузып кала, Чакрымнарга буе сузылган. Сахраларга тормыш, бәхет бара, Котыпка яз бара бу юлдан.
Юл читенә басып карап торам, Җир калтырый аяк астында. Шаулап аккан тимер ташкынсыман, Алга, алга поезд ашкына.
Күреп торам, әнә машиналар Күз алдымнан узып китәләр. Заводлардан яңа чыккан алар, Буяулары ялт-йолт итәләр.
Тау күтәрер алар кирәк булса, Күпер салыр елга өстенә
Яшәр өчен җирдә — зур тормышта Тынычлыкны сөйгән кешегә.
Вагоннарда Донбасс күмерләре, Мәрмәр ташлар Урал ягыннан, Ак ефәкләр үзбәк кырларыннан, Баллы йөзем диңгез ярыннан.
һәм мин беләм, шушы вагоннарда Дусларга бар безнең бүләкләр: Ерактагы якын туганнарга Казан кызы теккән күлмәкләр.
һәм данлыклы Казан сабыннары, Аллы-гөлле балкый төсләре.
Иртә белән битне юган чакта, Аңкып тора чәчәк исләре.
һәм бар тагын төлке толыплары, Шыгырдаулы хром итекләр.

Матур итеп бәйрәм көннәрендә Киенсеннәр уңган егетләр.
Алтайда һәм Памир тауларында, Урманнарда, бодай кырында — Кайда гына дуслар булсалар да Онытмаслар Казан турында.
Мин озаттым ике кулым болгап, Поезд китте, тынып калды юл. Зәңгәр күккә матур челтәр сырлап, Төтен белән сәлам язды ул.
КӨНБАГЫШ
(Җы-Р)
Сап-сары һәм түм-түгәрәк Көнбагыш үсә.
йөзеннән аның тәгәрәп Алтын чык төшә.
Кояшны каршы ала ул, Иртә уянып.
Кичен озатып кала ул,
Авыр уйланып.
Төн буенча башын иеп Моңлана ялгыз.
Сөйгән ярын көткән кебек
Бакчада бер кыз.
Көнбагыш көтә кояшны, Мин көтәм сине.
Я кил инде, я кил инде, Саргайтма мине!

54