Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАНЫШЛАР

А. САДРЕТДИНОВ


I
Көзге салкынча иртәләрнең берсендә, район үзәгеннән ерак түгел олы юл янында, Хәлимә машина көтеп тора иде.
Аңа унсигез-унтугыз яшьләр чамасы, шактый сипкелле түгәрәк битен иртәнге суык кызарткан, кара күзләре ягымлы карыйлар. Әллә ни озак көтәргә туры килмәде. Беренче очраг.ан «ГАЗ-51»гә тавыш биреп, егетләрчә җитезлек белән сикереп менде дә, кабина артына барып таянды.
Машина кузгалып китте.
Район үзәге ягыннан искән җил радио тавышын алып килә: кемдер моңланып җырлый.
Юлның ике ягында телеграмм баганалары тезелгән, алардан да үзенә хас көйләр ишетелә. Юл күз камашырлык ялтырап тора һәм, күзәтеп барсаң, каршыга йөгереп килә дип уйлый башлыйсың...
Озакламый машина туктады һәм яңа юлчыны утыртты. Машинага хәрби киемле, киң җилкәле егет менде. Буйга ул — уртача. Хәлимә аңа егерме биш яшьләр булыр дип чамалады. Бөдрә чәчләре машинага менгән уңайга тузгып киткәннәр иде.
Юлдаш, кызны күргәч: «Исәнмесез»,—дип эндәште, култыгындагы соры плащен итәгенә салып, ашыгып папирос алды һәм тирән-тирән суыра башлады. Тәмәке суырганда аның бите чокырланып китә, яңак кырыендагы яра эзендә кан тамыры тибеп тора. Зәңгәр күзләре шаян чаткылар күрсәтеп, ара-тнрә кызга карап алалар иде.
Бераздан ул папиросын очырып җибәрде дә, кабинага таянып торган кызга карап, тагын бер тапкыр:
— Исәнмесез... — диде. — Барабызмы?.
— Исәнмесез, әгәр шаяртмасагыз,—дип Хәлимә якты чырай белән җавап бирде, — беркайчан исәнләшмәүгә караганда, соңрак булса да исәнләшү яхшырак, әлбәттә.‘Хак сүз бит'?
— Гафу итегез, мин исәнләштем бит?
— Бездә куяннарча исәнләшмиләр...
Егет «төксе» кызның чәнечкеләренә бирешергә уйламады, ахры, күңеллеләнеп, яңадан сүзгә кереште:
— Матур әйттегез... кыю кешеләрне яратам <мин, бигрәк тә чая кызларны.
— Сез тавыктан да күбрәк чүплисез икән, — дип Хәлимә ачулы гына әйтеп куйды.
— Кара, нинди әче телле! Безнең авыл кызлары миңа болан ук әйтмиләр...
90
— Ничек әйтәләр соң?
— Бераз ягымлырак дәшәләр...
— Ишеттем, ишеттем. Сезнең өчен үлеп торалар, ди! Тик онытмагыз, безнең авыл егетләре дә тузга язмаганнарны сөйләмиләр!
«Тота белсәң — гомереңә җитәр»,— дип уйлап, егет елмайды.
Кыз, шуның белән сүзне беткәнгә санап, алга борылды һәм авыз эченнән көйли-көйли, күзен еракка төбәп карап бара башлады, аның ал яулыгының очлары җил уңаена җилферди, иркәләгән төсле, битен, муенын саклык белән сыйпап ала; калын чәч толымнары, көрән шевиот костюмының билен узып, салынып төшкәннәр дә чайкалалар.
Егетнең сүзсез барырга түземе җитмәде бугай, кисәк кенә тагын сүз башлады:
— Дус кыз! Кая барасыз соң, миңа рәнҗемисездер бит?
Хәлимә аның тавышында шикләнү һәАм гафу үтенүгә охшаган бернәрсә сизеп, чак кына көлеп җибәрмәде.
— Мине рәнҗеттегез? Юк, иптәш, мин андый кырның үләне түгел, мине беркем дә рәнҗетә алмас!
Аның тавышында яшерергә теләмәгән горурлык сизелә иде.
— Шулай да... Төрле кызлар була бит. Кайсыларына шаян сүзләр әйткәч, балавыз сыга башлыйлар, әниләренә жалоба белән баралар...
— Башыма көл төямәгез, пожалыста, мин бала түгел инде, койрыксыз да яшәрмен...
Егет, ник сүз башлаганына үкенгән төсле, әкрен генә:
— Бетте, бетте, — диде. — Минем һаман шулай килеп чыга. Кешенең хәтерен калдырырга теләмәсәм дә гарьләнәләр...
Хәлимә, эшнең күңелсезгә китүен аңлап, җитди сүзгә күчте:
— Әйтегезче, пожалыста, кайсы авыл арсланы буласыз?
Егет җиңел сулап куйды.
— Минме? Мин— «Алга» колхозыннан. Исемем Гафур, фамилиям Гатауллин, хәрби званием — «отставкадагы» старшина. Семья хәлем — егет...—дип тезә башлаган иде, Хәлимә күзләрен киң итеп ачып, кулларын читтән китереп шап итеп сукты да, көлеп җибәрде.
— Әбәү, күршеләр булабыз икән! Мин «Чаткы»дан ич! Терлекчелек алдынгылары киңәшмәсеннән кайтам,— ул Гафурга якынлашты,— ә LMHH сезне хәзер хәтерләдем бит... Моннан дүрт-биш ел элек сез бездә берәр ай булыр квартирда торган идегез. Әйтегез әле, сез тракторчы түгелме?
Берничә минуттан соң шаян гына өстәде:
— Сез миңа ачуланмагыз тагы, минем холык шулайрак...
Гафур маңгаен җыерып, төбәлеп карап:
— Тукта, тукта, Хәлимә?!—диде.
— Әйе.
Алар кул биреп, бу юлы өченче кабат исәнләштеләр. Гафур гөлдерә- векле тавыш белән көлеп алды.
— Хәлимә?
— Хәлимә! Сезгә кайчандыр жалоба белән килгән кыз! Бәлки әтиемне дә хәтерли торгансыздыр, алтмышка якынлашып килә инде, трактор отряды бригадиры. Сез бездә торганда, ул «Коминтерн» колхозы кырларында булгандыр, хәзер үз колхозыбызда.
— Я, ничек, тазамы әле, Сәетгәрәй абзый?
— Хәлсезләнде инде, ә шулай да тракторны ташларга теләми. «Каныма сеңгән» ди.
— Кара син аны?!
— Ә синең планнар нинди?
— Дөресен әйткәндә, юньләп уйлаштырган да юк әле. Солдаттан соң бераз ял итәрмен дигән идем дә, килешмәс, ахры, чалкан ятып торуы. Мин армиядә шоферлыкка да укыдым, икенче класс шофер идем. Сез-
91
нецчә ничек, автомашинадамы, әллә трактордамы күбрәк 'файда китерермен?
Хәлимә машина сикерткән уңайга чайкалып китте дә егетнең җиңенә килеп ябышты:
— Нинди файда?
— Билгеле, акча түгел.
— Алайса, икесе дә әйбәт! Шофер булсаң да, тракторчы булсаң да. -Лутчы сез тракторчы булыгыз. Икмәк үстерүдә тракторчының файдасы күбрәк, минемчә. Шәп булыр, минем әтине алыштырырсыз...
— Әлбәттә, быелгы карарда тракторчылар мәсьәләсе ачык куелган. Мин үзем дә тракторны сайлаган идем. Киңәшегез өчен рәхмәт.—Аннары канәгать тавыш белән әйтеп куйды:
— Димәк, сез терлекчелектә, мин игенчелектә, ә бурычыбыз общий. Шәп.
— Ә безнең колхозлар бүген берләшәләр бит!
— Ишеттем. Ике куллап риза. Бүгеннән соң сезнең кырларга да, •безнең терлекләргә дә «безнеке» дия башларбыз...
Бераз эндәшмичә б'ардылар. Гафур сызгырынгалап алды. Озакламый ул, елмаеп, Хәлимәгә борылды.
— Хәтерегездәме, Хәлимә, — диде ул, Хәлимә сүзенә басым ясап,— жалоба белән йөрүче кыз дигәч, исемә төште: бервакыт миңа жалоба белән елап килгән идегез... сез ул вакытта бик яшь идегез әле. Ничек, .исәнме «ул», егет булгандыр инде?
Бу туры сораудан Хәлимә, уңайсызланып, тотлыгып калды. Дөрестән .дә, сугыш башланган елны ул үз күршеләреннән бер усал малай белән •бик дуслашкан иде. Теге малай, бервакыт аңа хыянәт итеп, башка кыз- .лар белән дуслашкач, аның хыянәте турында Хәлимә Гафур абыйсына .әйтте. Янәсе, Гафур абый теге малайдан дәүрәк һәм аны бераз «парлама», малай яңадан Хәлимә белән дуслашыр иде, дип уйлады, күрәсең...
— Исән булса ни дә, исән булмаса ни. Ул балачак әкиятләре хәзер онытылдылар инде, — диде Хәлимә акланырга теләү тавышы белән, һәм һич юктан көлеп җибәрде. Ул малай турында Гафурга тагы нәрсәдер әйтергә теләсә дә, урынсыз табып, дәшмәде.
Алар «син» һәм «сез»не буташтырып сөйләшүләрендә дәвам иттеләр.
-— Ә эшең бик авыр тоелмыймы? Күндегезме инде?
— Авырлыксыз булмый инде. Сугыш вакытында бик авыр иде. Тик солдатларның ачы бураннарда кар өсләренә ятып сугышуларын ишетү .көч биреп торды. Елыйсың, еласаң да фермага барасың: корма җитми иде. Хәзер фермада терлекләр саны сугышка’ кадәргедән артып китте •инде...
Хәлимә, көрсенеп, елмаеп куйды, энҗе кебек тигез ак тешләре күре- .яеп калды; елмайганда аның сипкелләре дә югалган кебек күренә иде.
Машина тагын чайкалып китте, икесе бергә бортка килеп тотындылар.
Хәлимә, иелеп, бераз бөрешә төшкән оекларын рәтләде дә, Гафурның кулына сизелер-сизелмәс кагылып алды.
— Бу эшкә әле дә булса бармак аша караучылар бар. Безнең колхоз дуңгызлар фермасының кадерен белеп җиткерми. Мин фермага типовой абзар төзү тәкъдиме керттем, гомуми җыелышта даулашып булса да кабул иттеләр. Проект белән смета да төзеделәр. Тик председатель һаман тартып-сузып килә. Җыелышта үзе яклап чыккан булган иде минем тәкъдимне. Үзе һаман суза: «Сыер дуласа атны уза» дип үчекли. Ә минемчә, ферма ул — зур доход чыганагы, терлекчелек белән шөгыльләнергә теләмәгән җитәкче — хуҗа түгел, кысыр хәсрәт кенә, дөрес бит?
Гафур, кызның сүзләрен хуплан, башын иде:
— Менә бүген безнең авылда җыелыш була инде... Мине дә чакырдылар,— диде ул, әкрен генә һәм кызның күзләренә, кызарынган бит •алмаларына, алланып торган колакларына карап, аңа нәрсәдер бик мө
92
һим, егет кеше өчен бик кыйммәтле һәм авыр әйтелә торган тойгыларын1 белдерергә җыенды, ләкин өлгермәде: Хәлимә кабина түбәсенә шакырга тотынды, шофер машинаны «Яңа юл» колхозы амбарлары янына китереп туктатты.
— Сезнең авылда бер-ике сәгатьтән булырмын, әлегә ялгыз барасыз. Биредә минем дус кызым бар, авыру икән, кереп хәлен белергә кирәк. Дуңгызлар асрау буенча бер яңа китап та ышандырган иде,—дип Хәлимә машинадан төште дә, тиз-тпз атлап, авыл эченә кереп китте.
II
Көз аенда мондый көннәр еш була: күк йөзе караңгылана төшкән, ләкин иртәнге салкынлык сизелми, каршы искән җил дә ул кйдәр мәрхәмәтсез түгел, җылынган, сулыш алуы җиңеләйгән. Ара-тирә болытлар арасыннан башын тыгып караштырган кояшның нурлары, хәлсез генә, җирдә күпләп аунап яткан сары яфракларны иркәлиләр. Көз дә үзенә күрә матур икән: һәр җирдә күзгә бәрелеп торган муллык.
Хәлимә, авылны күзәтә-күзәтә, правление юнәлешендә атлый. Еракта,, авылның түбән очында, көмешләнеп яткан киң елга буенда, колхоз электр станциясенең мәһабәт бинасы агарып күренә, аннан арырак — куе урманлык башлана...
Елганың авылга таба ягында колхозның ферма каралтылары, җәелеп, зур мәйдан алып урнашканнар.
Хәлимә правлениегә кереп тормады, туп-тур ы дусты Саралар йортына таба юл тотты. Тиздән ул тәрәзәләре буяулы, шактый таза өй янына килеп җитте.
Сара белән еш кына хат алышсалар да, район киңәшмәләрендә бергә булып, бик дус йөрсәләр дә, Хәлимәнең бу өйдә күптән инде булганы юк иде. Керә-керешли Хәлимә, тирә-юненә күз төшереп, кыз кешенең оста, куллары белән бизәкләнгән зур бүлмәгә узды.
ДЪаңгаең юеш сөлге белән бәйләп, кроватьта яткан кыз, терсәкләренә таянып, урыныннан күтәрелде:
— Нинди җилләр белән, Хәлимәкәем, ничек болай?
Хәлимә, Сараның эсседән кызарган битенә, сөлге бәйләгән маңгаена карап, артык кайнар сулышын тоеп, аны кул ишарәсе белән урынына яткырды.
— Мин ничек булса да килдем инде, дускаем, ә син үзең әйт, нишләп болай вакытсыз авырып киттең?
— Сөйләмә инде: йокы биреп кайгы алдым. Берсе белән ике-өч сәгать елга буенда төнлә утырган идек, хәзер баш шаулый, температура... Ичмаса, юньле генә бер үпмәде дә, җебегән! Хәлемне белергә йөри хәзер, көнгә ике-өч тапкыр кереп чыга; шунысы жәл, киңәшмәгә барып булмады. Я, сөйлә әле, ничек үтте, син сөйләдеңме?
— Сөйләми булмады, сөйләргә туры килде, малай... Синең белән ярыш договоры төзегәнне дә әйттем: договорыбызны газетада басарга булдылар. Эшем турында сөйләдем. Күңелле узды. Анда сине дә телгә алдылар.
— Чынлапмы? Ничек, ачуландылармы?
— Тилермә, нишләп ачулансыннар, мактадылар гына, — Хәлимә дустының битенә кулын куеп карады, — ай-яй, кайнар! Сине сөйләтеп алҗытам икән, сине борчырга ярамый ич!
— Юк ла! Авыруым алай куркыныч түгел. Салкын тигән. Бераз томау җәфалый. Врач өч көн һавага чыкмаска кушты. Хәзер температурам утыз сигез генә инде!
Утыз сигез?! Юк, алайса, Сара, сине азапламыйм, үпкәләсәң үпкәләрсең, китәм. Аннары бездә бүген җыелыш та. «Алга»га мин үзебез-
93
нец авыл кешеләре белән бергә килергә тиеш. Ашыгырга кирәк, юл ерак бит әле. Аида дуңгызлар өчеи свинарник мәсьәләсен ныгытып куярга кирәк. «Алга»ның фермасын да карап чыгарга кирәк. Хәзер минем байлык икеләтә арта бит!
— Ашыкма инде, машиналар очрап торалар ич, өлгерерсең әле. Куна калмыйсыңмы? Шатланыр идем. Бик сагындым үзеңне. Кун, Хәлимәкәсм.
Хәлимә аның күзләрендә ялвару күрде, ләкин үзенең уен әйтми булдыра алмады:
— Юк, Сара. Ничек булса да башка вакытньь; хәзер ярамый... юл кешесе бит. Әнә болытлар да кабарырга тора... Карачы, синең дуңгызчылык буенча яңа китабың үзеңдәме?
— Нинди китап икән соң, хәтердән чыккан бит. Әнә библиотечкадан эзлә үзең...
— Бер Социалистик Хезмәт Героеның «Мин дуңгызлардан продукт алуны ничек күтәрдем» дигән китабы. Фамилиясен хәтерләмим, безнең кебек үк яшь кыз диләр аны. Беләсең нәрсә, балалар алу буенча эшем рәтле, ләкин ана дуңгызларым бик арыклар бит. Нишләмәдем генә, барып чыкмый, симермиләр.
— Бүлмәләре чистамы соң, яктымы? Рационнарында кирәкле калория бирәсеңме? Минераллар? Берәр яшерен авыру йокмаганмы? Минем дуңгызлар бик симезләр бит!
— Ишеттем. Киңәшмәдә әйттеләр. Районда иң симез дуңгызлар синдә икән. Көрлекләре турында сүз башлангач, үземне җинаятьче кебек хис итеп, башымны түбән ияргә туры килде, кызардым шул. Әйе, син биргән сораулар мине тагын да кызарттылар. Җитешсезлекләр күп әле...
— Ә син моңайма! Китаплар укы, мин биргән киңәшләрне тот син, ә миңа бер-ике яхшы нәселле ана калдырырга онытма.
— Бер-ике ана? Тукта, уйлармын әле. Дустым булсаң да беренчелекне бирәсе килми! — Хәлимә, наян елмаеп, җиңелчә генә Сараның яңакларыннан кагып алды.
Хәлимә кирәкле китабын тапкач, Сарага күрсәтте.
— Аны сиңа бирмәгән идеммени? Ал үзен, ал. Алар икәү миндә. Чынлап та, бик яхшы китап. Мин аны ике-өч кат укып чыктым инде. Бик акыллы язган, ә үзе гади телдә. Шуны укып, анда күрсәткәнчә эшләсәң, дуңгызларың симез булыр, — дип Хәлимәгә киңәш биргәч, Сара стаканнан су эчте, — ә фураж ииндине бирәсез, чистартасыңмы?-
— Нинди эләкте шундыйны ашыйлар инде. Алар өчен чистартмасаң да ярый бит.
— Дөрес түгел, чистартырга кирәк. Чисталыктан дуңгыз да бизми, ул аңар да кирәк. Мин җилгәргеч белән тузаннарын очыртам, кирәк булса, юам. Тузан азык түгел ич!
III
Хәлимә ашыкты. Тиздән ул бер машинаның кабинасына утырды да киттеләр.
Ләкин караңгыланган кук йөзенә карал, Хәлимә дә, шофер да пошына башладылар. Бөтен кук йөзен иңләп болытлар куерып килә иде.
Көз дымга болай да бай булган җиргә яңадан ташланырга, аны эре тамчылы яңгыры белән хәлдән тайганчы кыйнап, баткаклыкка әйләндерергә тели иде.
Хәлимә ничек кенә ашыкса да, шофер машинаны үкертә-үкертә иң зур тизлек белән куса да, кайтып җитә алмадылар. Барган саен күк йөзе дәһшәтлерәк караңгыланды һәм эре тамчылы көзге яңгыр, халык әйткәнчә, «чиләк кырыеннан актара» башлады.
Бер тамчыны да үзенә алырга хәле калмыйча, әлегә кадәр бүртенеп өлгергән җир өсте баштарак яңгыр тамчыларын үз өстеннән алып ыргы
94
тырга тырышты: алар җиргә бәрелеп чәчрәп китәләр иде. Озакламый бөтен дөнья болганган кебек бернәрсә дә күренмәс булды...
Хәлимәләр авылдан нибары ике километрлар чамасы гына узып өлгерделәр. Машина буксовать итә башлады. Ләкин шофер бирешергә теләмәде, йөз метр арага әллә ничаклы вакыт әрәм итеп булса да, машинаны алга алып барырга тырышты.
' Майлы комбинезонының изүләрен чишеп җибәргән бөдрә чәчле, кара тутлы агай уи-унбиш минут эчендә тирләп-пешеп чыкты. Машина берәр чокырдан уза алмаса, ул якын тирәдә нәрсә бар: ком, таш, салам, чыбык ташый иде. Ләкин, болар барысы да файдасызга вакыт һәм көч әрәм итү булды. Машина бик авыр гына, ачуыннан ямьсез тавыш белән үке- рә-үкерә, ташбака адымы белән генә өстерәлде.
Хәлимәнең кәефе китте. Кабина пыялаларына коеп торган төссез су массасы эч пошуны тагын да көчәйтеп җибәрде.
Нишләргә? Җыелышка ничек барып җитәргә? Бүген бит колхозчылар' тормышында бик мөһим мәсьәлә — колхозларны эреләндерү хәл кылы- начак. Аңа җыелышта катнашмаска ярамый. Аида ул дуңгызларга җылы һәм тук кышлау булдыруны, типовой абзар коруны тизләтүләрен сорар. Ике колхозның да дуңгыз фермалары берләшә ич! Җаваплылык тагын да арта төшәчәк. Бәлки аның дуңгызларына бу ике көн эчендә берәр авыру да йоккандыр, бәлки бу яңгыр берничә баланы агызып китәр, яисә берәрсенә суык тияр? Ә берничәсе кырдан да кайтмас? Ул чакта йокысыз уздырган төннәр хисабына казанган уңышларың юкка чыга ич!
Хәлимәнең башыннан бу уйлар яшен тизлеге белән узып киттеләр, аның тәне көчлерәк туңа башлады, башы әйләнгән кебек булды. Ул күзен йомды, колакка мотор үкерүе һәм пыялага яңгыр шапылдавы гына ишетелә, шофер, пошынып, борын астыннан нәрсәдер мыгырдый: сүгенә, ахрысы. «Аналар янына ата дуңгызлар чыкмаса ярар иде, кирәкмәгән вакытта үрчем булып, балаларын югалтырга туры килер...»
Ләкин яңгыр коя да коя, котырып коя, кызга ярдәм итәргә уйламый да. Яңгыр җиле аны калтырата, җиңелчә кием җылыта алмый. Нишләргә? Чыгып китәр идең, ышыкланырлык, аркаңны, күкрәгеңне салкын яңгырдан сакларлык плащ та юк!
АУашина, үч иткән кебек, беренче калкулыкка җитеп туктады. Шапылдап кабина ишеге ачылып китте, җил белән яңгыр тамчылары китереп бәрде. Шофер җиңе белән тирләгән маңгаен сыпырып алды да, аязу галәмәте күренмиме дигән өмет белән, яңгыр стенасы арасыннан күк йөзенә карамакчы булды, булдыра алмады һәм, бөтен табигать дөньясына ләгънәт укып, усал сүгенде, яңгырга чыланган кепкасын сыкты һәм күңелсез генә Хәлимәгә карады. *
— Килеп җиттек бугай...
Ул яңадан күз карашын алга, каршы аккан яңгыр елгасына ташлады, һәм башын өметсез селкеп, кызга:
— Тизрәк авылга кайтып сыеныр урын табыйк,—диде, — югыйсә, эш начар булыр, кыр каравыллап кунарсың. Бу каһәр суккан күк йөзенең төбе тишелгән, ахры, ике-өч көнсез туктамас, ахры, бу яңгыр...
Хәлимә эндәшмәде. Әлбәттә, авылга кайтып Сарада кунакта булсаң, шәп булыр иде. Сарасы да бик куаныр иде, ул үзе чакырды бит. Яңгыр туктагач, чыланмыйча, туңмыйча өйгә кайтсаң, әйбәт тә булыр иде....
Ә дуңгыз балаларым... җыелыш... типовой абзар... Юк, юк, ул яңгыр түгел, таш яуса да, пуля явып торса да колхозга кайтып җитәргә тиеш!
Ул кабина ишеген көч белән ачты һәм, тагын да котырына төшеп, шашынып яуган яңгыр эченә сикерде... Шунда ук үзен диңгезгә чумган кебек хис итте, берничә секунд эчендә костюмы чыланып, тәненә сыланды һәм бу аны суга чумган мәче баласына охшатып калдырды...
— Әй, кызый, кая барасың, акылдан шаштыңмы әллә, һәлак буласың бит! —дигән тавышны ул аз гына ишетеп калды. Гәпне өтеп ала торган*
95
юешлектән башка бернәрсә дә тоймыйча, алга, су ерып, юеш томан эченә атлады...
Аяк асты пычрак булганга атлавы авыр, ләкин ул көч-хәл белән аякларын өстерәп, гәүдәсен алга ия төшеп бара бирә: туктарга исәбе дә юк...
Аңа бик салкын. Көзге һава болай да җылы түгел, ә көзге яңгыр —- үзәккә үтә, чыланган киемнәр авыраеп хәлдән тайдыралар. Ул, таеп егылып китмәскә тырышып, аякларын каты-каты китереп баса.
Тирә-юньдә бер генә тере җан иясе дә күренми. Яшен дә юк, күк тә күкрәми, ә яңгырның эчпошыргыч шыбырдавы гына җанны кыйнап тора.
Бара, туңып, авыру аласын белеп бара, авылына җитәчәгенә дә ышанмый; күз алдында фермасы, «Уфимка»сы, сөт кебек ак, йодрык кебек йомрьи дуңгыз балалары. Ә җыелыштагы колхозчылар ул кил- мәсә гаепләрләр дип уйлап, тешен кысып бара...
Шулай үз-үзе белән байтак вакыт тартышып баргач, аяктан егылырлык хәлгә җиткәндә, ул юешлек пәрдәсе эченнән «Алга» колхозының каралтыларын күрде. Булды, булды! Аяклар ышанычлырак атлый башлады, Хәлимә иркен сулыш алды, туктап итәкләреннән суны сыкты. Җыелышка соңламадым микән? Шул кыяфәттә җыелышка ничек барып керергә? Үз авылыңда булса, киемнәрне алмаштырыр, идең, тагын ике-өч километр ара үтәргә кирәк, ә җыелыш башланган’ булса? Аның бер ялгызын көтеп тормаслар инде!
Авыл буйлап аккан пычрак елгачыкка игътибар итмичә, күңелсез генә атлаганда, ул якында гына кемнеңдер үз исемен әйтүен ишетте һәм бер йорт янында ышыкланган Гафурны — иртән бергә килгән егетне таныды.
Егет аркасына озын күн куртка салган, нәрсәдер әйтеп кычкыра, ләкин яңгыр тавышы аның сүзләрен ишетергә комачаулый. Менә ул якынрак килде.
— Килегез бирегә, туңгансыз ич!
Кыз үзендә шушы секундта әллә нинди бер шашкын сөенеч хисе уянуын тоеп, ничек җавап бирергә дә белмичә, баскан җирендә туктап калды; үзенең шактый нечкәргән һәм юеш костюм сырышкан гәүдәсен күреп уңайсызланды.
Гафурның яңгыравыклы таләпчән тавышы аны уятып җибәргәндәй булды:
— Я, нигә катып калдыгыз, килегез!
Ул арада Хәлимә янына килеп тә җиткән Гафур, акрын гына кызның җиңеннән тартты:
— Әйдәгез, кереп җылыныгыз, харап булгансыз бит!
— Барыбер үтә чыландым инде.
— Ә җыелышка кермисезмени?
Хәлимә айнып киткәндәй булды, күтәрелеп Гафурга карады. Колхозчылар аңа зур ышаныч күрсәттеләр, ә ул аклый алмады. Шулай ук соңлады микәнни ул? Җыелыш ачылгандыр, пожалуй. Ничек бу кыяфәте белән барсын инде?
Гафур кызның керфекләрендә ялтырап киткән су тамчыларын күреп өлгерде. Ашыгып, кызның җиңеннән тартты.
— Хәзер әле сәгать дүрт кенә, әйдә безгә кереп чыгыйк, соңларбыз, югыйсә.
Алар өй алды на керделәр.
— Мин сезнең җыелышта катнашачагыгызны ишеткәч, килүегезне көтеп тордым. Холкы шундый, килми калмас, дип уйладым.
— Килүен килдем дә менә җыелышта катнаша алмыйм инде... — диде Хәлимә җыйнак өй эченә кергәч, офтанып. ’
— Ник катнашмаска?! Мин әмәлен таптым инде! — диде Гафур һәм көлемсерәп алды, — сезгә киенергә коры кием бар миндә...
Хәлимәнең йөрәге еш-еш тибә башлады. Бу егетнең артык кайгырту- чанлыгы аны борчырга тотынды.
96
Егет почмак якка чыгып китте.
Өй өч бүлмәгә бүленгән һәм стеналарга обой ябыштырылган. Өйдә берәү дә күренми. Бер ишектән кереп, икенче ишектән чыгып уйнап йөрүче мәче дә аларга игътибар итми.
— Семьягыз кая сезнең?
— Семьям җыелышта,—диде почмак яктан кулына ачкыч тотып чыккан I афур, — әти дә, әни дә җыелышка киттеләр.
Гафур шыңгырдатып мич янындагы зур сандыкны ачты, аннан простыня белән өр-яңа кием-салым өеме чыгарып, Хәлимәнең алдына куйды.
Хәлимә киемнәрнең соңгы модада тегелүен дә, әлегә кадәр аларга кеше кулы кагылмаганын да күрде. Ул гаҗәпләнеп:
— Сеңелегез бармы сезнең?—диде.
— Юк.
— Ә бу?!
— Киемнәрме? — Гафур ни әйтергә дә белмичә бераз аптырап торды һәм акрын, каушаган тавыш белән:
— Киенегез әле, әйтермен...— диде.
Гафурның бармаклары дерелдиләр иде. Ул, дулкынлануын сиздермәс өчен, папирос кабызды һәм берьюлы берничә тапкыр тирән суырып алды да:
— Ләкин элек киенегез, кызыксынсагыз соңрак киемнәр иясе турында сөйләрмен... — диде һәм, кулларын кая куярга белмәгәндәй, аптырап басып торган Хәлимәне ялгыз калдырып, икенче якка чыгып китте.
— Бернидән дә шикләнмичә киенегез, мин чыгып TOipaM...
Хәлимә бераз икеләнеп торды. Ләкин ничек булса да җыелышта катнашу теләге өстенлек алды. Уңайлы очрак аркасында күңелсез хәлдән котылу-мөмкинлеген уйлап, хәтта күңеле күтәрелеп, бер көн эчендә, юк, бер көн түгел, берничә сәгать эчендә, әллә нинди сәер хәлләргә тап булуының очына чыга алмыйча, киемнәрен чишенеп ташлады да, аларның суын чиләккә сыкты, тәнен простыня белән корытып алды, тиз-тиз генә киенә башлады, тәненә коры кием рәхәте йөгерде. Шактый купшы итеп киенгәч, көзгедә үзенең күркәм гәүдәсен карады һәм Гафур янына чыкты.
Биредә дә аны күңелле күренеш көтә иде: өстәл читендәге зур ак самовар түбәсендә сикергәләп һәм пар бөркеп, чәйнек утыра; тарелкалардан чыккан пар, бөтерелеп, түшәмгә күтәрелә. Бүлмәгә тәмле ис таралган. Гафур, ашыгып, өстәл белән мич арасында мәшәкатьләнә.
Хәлимә баш тартмыйча, өстәл янына килеп утырды. Суык яңгыр тәмам үзәккә үткән иде: Хәлимә, җыелышка соңламауларын тагын бер кат ишеткәч, әлегә кадәр мәшәкатьләнгән егеткә җылы караш ташлап, чәй ясый башлады.
— Янгыр бер сезгә генә түгел, җыелышка да комачаулады,—диде Гафур, уйчан гына. — Бригадирлар әнә әле чакырып йөриләр. Мин сезнең шундый яңгырда килә алуыгызга шаккаттым... Чандыр гына кыз...
— Кәҗәне макта, сыерны сау, дип әйткәннәр ди. Нишлисең, булмаган тазалыкны сатып алыр хәл юк, — дип шаяртты кайнар аш һәм чәй тәэсире белән шактый җылынган кыз. Бераздан ул урындыктан торды, Гафурга киемнәр һәм сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, ишеккә таба китте.
— Тукта, бергә барабыз.
— Юк, мин үзем генә...
IV
Ике көннән соң алар берләштерелгән колхоз правлеииесе янында очраштылар.
Вакыт кич иде. Правление тәрәзәләреннән төшкән электр яктысында узып барган Гафурны танып өлгергән Хәлимә, озак эзләгән кешесен күргәндәгечә җанланып, бераз тартынып, аның янына килде.

— Мин сезне күрергә теләгән идем, беләсез ни өчен?
— Сез күрергә теләгән булсагыз, — минем өчен аннан зур шатлык юк!—диде Гафур, кызарып. — Әйтегез, ни өчен?
— Сезгә күңелсез бер эш турында әйтергә телим. Просто миңа берәү белән кайгымны уртаклашырга кирәк...
Гафур сагаерга мәҗбүр булды: Хәлимә кебек яшь кызның нинди кайгысы булыр икән?
Хәлимә якын көннәрдә яхшы һава шартлары вәгъдә иткән, кызыллыгы сүнеп барган офык турысына карап алды да акрын гына Гафурның кулына кагылды.
— Әйдәгез, бераз озатыгыз мине...
— Рөхсәт итәсезме? —дип, кабынып, Гафур аның белән янәшә китте.
Алар салкынча һавалы тын урам буйлап бераз дәшми бардылар. Хәлимә караңгы чырайлы иде. Кызый колхоз председателе Хәйри абзыйның дуңгызлар өчен типовой торак төзүне киләсе язга чаклы кичектерергә карар бирүен әйтте һәм, офтанып:
— Аның да хәле кыен инде,—диде. — Төзү материалларын ташырга көч җитми. Ике машина бар. Аны кая гына бүләсең...
Кызый кулын селтәп алды һәм теләмичә генә:
— Өченчебез — исәптә генә машина, ярты^ кабыргасы юк аның. Дүрт-биш ел инде ташланып тора. Эшкә яраксыз,—диде. — Колхозларны берләштерү җыелышында чыгарылган карар, болай булгач, тормышка ашмый инде. Типовой абзар төзергә көч җитми. Их, ичмасам, шул өченче «машина яраклы булса иде...
Ул көнне Гафур үз авылларына кунарга кайтмады. Хәлимәне озатып куйгач, берничә минут уйларына бирелеп, авыл буенча йөрде, аннары бер өйдә, ут яктысы күреп, шакып керде. Кунды. Ә иртә белән кояш чыгар- чыкмас, уянып, колхоз гаражына таба юл тотты. «Өченче машина дүрт- биш ел инде ташланып тора. Эшкә яраксыз...» дигән сүзләр аның башында чыңлап тордылар. Ул аларны юл буе ятлады. «Кызга ярдәм итәргә кирәк. Берләштерелгән колхозга да ярдәм булыр!»
Чиста күк йөзенең көнчыгыш читеннән күтәрелеп килгән көләч кояш Гафурның күңелен күтәреп җибәрде.
Уйнама, бәхеткә каршы көннәр дә аязга китсә... Чынлап та эшкә яраксыз микән ул машина? Фу, кайгырдыңмы, син шофер ич! Хәрби шофер бит! Фронтта андый «ярты кабыргаларга» кабырга ясаганың бар бит! Кем белә, бәлки... тукта, менеп карарга кирәк.
Гараж янына килеп җитәрәк, кешеләр төялгән ике машина капкадан килеп чыкты да басу юлына таба борылды. Бу минутта Гафур үзен машина кабинасында кебек хис итте, куллары, машина рулен тоткандагыча, хәрәкәтләнеп алдылар. «Өченче машина ташландык, эшкә яраксыз...» Аның күз алдыннан бу сүзләрне әйтүче сипкелле кыз китмәде. Ташландык машинаны ул көч-хәл белән эзләп тапты. Буш сарай эчендә күгәреп яткан полуторканың кыяфәте бик кызганыч иде. Кемнәрдер аны, рәтләргә теләп, сүткән булганнар: бер тәгәрмәче астыннан домкрат белән күтәрткәннәр дә, домкратны алып утын агачы белән терәткәннәр. Тәгәрмәч үзе дә хәлсез кешесыман сарай стенасына сөялгән. Аның янында ук кабина эчендәге йомшак утыргыч та сөялеп тора: таушалган, пружиналары’, авыру кешенең кабыргалары кебек, мамык арасыннан күренеп калган. Фаралар пигәдер инструмент ящигыида яталар. Мотор өстенә бармак калынлыгы тузан утырган...
«Тутыккан. Ничего, чиста булырсың, иптәш. Бөтен эш моторда... йөрәгең исәнме, ничего,'йөрәк ул... Ә аякларың ничегрәк? Ә, шомарганнар икән?! Скатларның икесе яраксыз... Ә инструментлары кая?»
I афур, эченнән сөйләнеп, машина детальләрен бармак белән чирт- кәләп карап йөрде дә, инструментлар эзләргә чыгып китте.
7. .С. Ә.- № Ю.
97

98
Бераздан кулына төрле чүкечләр, ачкычлар тотып кайтып керде, машинаның капотында кабалана башлады.
Гафур машинаны төзәтүгә бөтен дикъкатен биреп кереште. Эшләр әйбәт барса, ул нәрсәдер көйләп сызгыра, ә көйсезләнгән чакларда, нервланып, еш-еш тәмәке суыргалый иде. Өс-башлары әллә ни арада чын шоферныкы кебек каралып бетте.
Машина янына, гаҗәпләнеп, кешеләр килә. Егет аларга күтәрелеп бер-ике авыз сүз куша да тагын мотор өстенә иелә. Бер көн үтте, ике көн үтте. Ичмасам, беркадәр йөк ташырлык дәрәҗәгә килсен дип, ул бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр машина астында чалкан ятып үткәрде.
Өченче көнне Гафурның ватык машинаны ремонтлавы турында кешедән ишетеп, гаражга Хәлимә килеп чыкты. Кыз, иренен тешләп, эшне бүлдермәс өчен тавышсыз-тынсыз гына берничә минут басып торды да китте.
Беркөнне ул Гафурга пешкән йомырка белән күмәч сыныгына ягып май алып килде. Егет алмаска теләгән иде, Хәлимә үпкәләде:
— Сез миңа ярдәм иттегез, ә мин...
Ул килеп китсә, Гафурның эшләре ничектер көйлерәк бара, күңеле үсебрәк эшли иде. Ниһаять, Гафур аның төргәккә бәйләп, кешегә күрсәтми алып килгән азыгын көтеп ала торган булды.
Хәлимәнең килгәнен Гафур әллә каян, аяк тавышыннан ук таный, тир белән капланган маңгаен җиң очы белән сөртә дә чалкан яткан көйгә берничә минут эштән туктап тора, Хәлимә исә шушы минутта Гафурга үзен бик кирәкле кеше итеп санап, аның янына килгәләргә хаклы булуын аңлап, горур тавыш белән сүз башлый:
— Тамак ялгап алыгызчы...
һәм ул сөйләнеп төенен чишә дә, оялып булса да, эчкерсез күз карашын Гафурның майлы беләкләренә, муенына, таза җилкәсенә ташлый.
— Болай сыйлагач, ремонтны срогыннан алда тәмамламый хәл юк!—дип шаярта Гафур һәм кабат кыстатмыйча ашка сузыла иде.
...Хәлимә бу егет кулында машинаның эшләячәгенә чын күңелдән ышанып, кирәкле частьларын табу эшен оештырды, МТСка барып кайтты. МТС директоры кайбер детальләрне станокларда кырырга рөхсәт бирде, ә баш механик, Гафур янына бер-ике тапкыр үзе килеп, киңәшләр биреп китте.
Гафур Хәлимәләр авылында кунган көннән соң бер атна вакыт үткәч, машинаның моторы ремонттан чыкты. Хәзер инде кайбер вак-төяк җи- тешсезлекләрне генә бетерергә, скатлар табарга кирәк иде. Ләкин Гафур ремонтның уңышлы баруы турында әйтергә ашыкмады.
— Эшләр дрянь!—дип җавап бирә иде ул Хәлимәнең сорауларына: ходка җибәрмәс борын кызны куандырырга иртәрәк әле.
V
Хәлимә үз өйләрендә тәрәзә янында утыра. Тәрәзәдән урамга караган да һаман күзәтә, әллә нәрсәләр уйлый һәм моңлы җырлар көйлш Аның күз алдыннан бер генә минутка да Гафурның таза гәүдәсе һәм сөйкемле күз карашы китми.
«Ни булды соң миңа? Нәрсә булды минем күңелгә?»
Хәлимә, утырган урыныннан торып, икенче тәрәзә янына килде, чүлмәктә бер атна эчендә бик нык үсеп киткән киң яфраклы яраи гөлне чүлмәге белән күтәреп иснәде.
«Гафур сандыктан киемнәр алды, аларны, саклык белән генә, кыерсытмыйм дигән кебегрәк тотып, сыйпады. Нинди пазлы иде аның күз карашы. Кем киемнәре икән соң ул...»
Әз генә баш әйләнә, күңел дигәнең сүзсез генә талпына иде.

Ул арада аның колагына ниндиде-р тавыш ишетелгән төсле булды. Тыңлады. Машина гөрелтесе. Тонык кына. Полуторка тавышы түгелме? Әйе, шул...
Тәне эсселәнеп, кызышып китте; ул, тәрәзәгә үрелеп, тавыш ишетелгән якка таба карап тора башлады.
Озак көтәргә туры килмәде, колхоз правлениесе алдына йөк машинасы килеп чыкты.
Хәлимә, нишләргә белмичә, күзенә тулган яшь пәрдәсе аша озак көтелгән машинага карады һәм машина янында баскан Гафурның бөдрә чәчләрен күрде.
— Рәхмәт, Гафур, молодец...
Ашыга-ашыга чәчләрен рәтләргә тотынды, кечкенә көзгедән алсуланып өлгергән йөзен күрде, пудра тартмасы өстенә иелде, ләкин машинаның каты гөрелди башлавын ишетеп (китә бугай!), көзгеләрен, пудраларын җыештырырга онытып, урамга чыгып китте.
Гафур правлениедән чыгып килә иде. Ашыгып атлаган Хәлимәне күргәч, тукталып калды.
— Йөгер, әйдә, йөртеп апкайтыйм үзеңне...
— Кая барырга телисең?!
— Кая телисең, шунда барырга әзер...
Гафур кабинаның ишеген «шап» иттереп япты да газ бирде. Алар автоинспекциягә машинага номер алырга киттеләр.
Ч:
Машина авылдан ярты чакрымнар ары тау башына менеп туктады. Гафур белән Хәлимә икесе ике ишектән җиргә сикерделәр, әйләнеп машинаның алдына килеп чыктылар да көлешеп кундылар һәм, янәшә басып, икесе берьюлы түбәнгә карадылар.
Тау астында, өч-дүрт чакрымнарга сузылган үзәнлекнең нәкъ уртасында, авыл өйләре, агачлар, калай түбәле клуб күренә. Аннан бире та- барак, тау итәгендә — колхоз фермасының искерә төшкән каралтылары янында таш өеме, юнып ташланган бүрәнәләр. Хәлимәләр белән бергә, колхоз хуҗалыгын карарга иркен вакыт сайлаган кебек, болыт кисәкләре арасыннан кояш чыкты. Үзәнлектәге йортлар, саргайган агачлар, ферма каралтылары, бүрәнәләр һәм таш өеме кинәт яңа, якты төсләр белән балкып киттеләр.
Гафур, сүзсез генә елмаеп, Хәлимәгә күтәрелеп карады. Кызның тартыныбрак янәшә басып торуы аның күңелен кытыклап куйды. Хәлимә дә күтәрелеп карады. «Миңа синең белән бергә булу нинди рәхәт!» дип әйтәсе килде аның. Ләкин ул болан дип әйтә алмады.
— Карачьп, Гафур, безнең фермабыз материал көтеп тора бит...
— Д1ии синең өчен барысын да китерергә әзер,—диде Гафур һәм кызның кечкенә кулларын учына алды.
Хәлимә каушап:
— Ә син... әйт әле, теге киемнәр кемгә иде ул? — диде.
— Булачак кәләшемә,—диде Гафур, аның назлы күз карашы: «Сиңа ул, синең өчен ул» дип әйтә иде.

100