Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬЛӘРГӘ


<Истэ:
Язның яшел кочагында Сандугачлар
Сөенеп сайрашты. Тырыша-тырыша
Казынып, бакчагызга Син утырттың алма агачы».
(«Истә», 1928)
Муса Җәлил алма агачын алма бирерлек итеп үстерер өчен тырышлык һәм зур хезмәт кую кирәклеге турында сөйли. Безнең данлыклы яшьлек тагын да зуррак тәрбия сорый, ул — көрәш бакчасының җимеше.
«Алар үсәр тагып,
Алма бирер,
Җиләс җәйнең таңы атканда.
Кыска гомерем,
Көрәш,
Сиңа булсын
Син үстердең мине бакчаңда...»
Муса Җәлилнең күптән түгел Таткнигоиздат басып чыгарган ши-гырьләр җыентыгы шундый юллар белән ачылып китә. Бу фикер герой шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузылып бара. Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен, бөтен иҗатын әнә шул көрәшкә багышлады. Ул шул көрәш аша чыныгып үсте, исемен үлемсезлек белән каплады. Ул, үзен җәзалап үтергәндә дә, көрәшче булып үлде. Аның үлмәс эше, үлмәс иҗаты коммунизм төзү өчен актив көрәш алып бара.
Әйтергә кирәк, бу Муса Җәлилнең яшьләргә багышланган беренче җы-ентыгы түгел. Әле 1929 елда ук аның комсомол турындагы шигырьләре тупланган «Иптәшкә» исемле китабы чыкты. Шагыйрь яшьләрнең яңа тормыш, яңа әхлак өчен мещанлыкка, сыйнфый дошманнарга каршы алып барган көрәшләрен тасвирлады.
Шагыйрь үзенең бөтен иҗаты белән яшьләрне алга, көрәшкә өнди. 1933 елда ВЛКСМның 15 еллыгына багышлап чыгарылган «Орденлы миллионнар» исемле шигырьләр җыентыгы да шул турыда сөйли.
Муса Җәлил яшьлеккә өлкәнлек- кечкенәлек ягыннан гына чыгып карамый. Безнең Советлар Ватаны — үзе яшьлек иле ул. Совет чынбарлыгы яшьләргә үзләренең эшен, исемен гомерлек итеп калдырырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә дә совет кешеләре изге Ватанга хезмәт итү уе белән яналар.
«Яшьләр белән бер үк сафка безне Чакрып набат сукса илебез.
Без шундый ук ярсу йөрәк белән Җитен сакал селкеп килербез».
(«Яшьлек», 1933)
Ә илебез чынлап та набат сукты. Без ялгыз крестьяннарны колхозларга берләштердек, илдә социализм төзедек. Бөек Ватан сугышы елларында бөтен совет халкы бердәм булып дошманга каршы күтәрелде. Менә шушы елларда Муса Җәлил үзенең иң көчле шигырьләрен яза да инде.
«Яшьлек дисез, өскә үрләр өчен Бирелгән бит аңа канатлар! Исе китеп сөйләр аны картлар, Гасырларча тарих кабатлар».
(«Корыч». Сентябрь, 1943)
Муса Җәлил тормыш белән бер аякка атлап барды. Аның шигырьләрен укыйсың да, герой шагыйрьнең шулкадәр алдан күрүчәнлсгснә, күңеленең сафлыгына, сүзе белән эшенең аерылгысыз бәйләнүенә хәй-
118
ран каласыц. Ирексез рәвештә /Муса Җәлилне Николай Островский белән янәшә куеп карыйсың. Алар бер чор кешеләре; аларның уйлары, хисләре уртак. Алар икесе дә совет кешесе- нең бөеклеген җырлыйлар. Менә «Корыч» шигыре. Егерме яшьлек комсомолец үзенең күргән газаплары турында сөйли’. Аның чәче агарган, дошман минасы аягын яралаган. Пөзенә «җитдилек һәм сабыр уйчанлык» кергән. Ләкин комсомолецның «сандугачлы алсу таңда түгел», ә «давыллы төндә» кабынган яшьлеге эзсез югалмаган. Ул аны «җиңеп алган чиккә... канлы байрак итеп кадап» калдырган. Комсомолец яшьлегенең үтүенә үкенми. Ул илебезнең җиңүе өчен йөз яшьлеге булса, барысын да бирергә риза. Кайсы ягы белән бу Островскийча түгел!
«Утны, суны кичеп, кешелеккә Яулап алдык бөек чынлыкны.
Безнең, яшьлек менә шулап үтте, Корыч менә шулай чыныкты».
(«Корыч». Сентябрь, 1943)
Муса Җәлил ялгыз түгел, аның геройлары да бүген генә килеп чык-маганнар. Яшьләр, әнә шул көрәш аша үтеп, чыныгалар, Ватан хакына, халык хакына искиткеч батырлыклар эшлиләр. Павел Корчагин, Зоя Космодемьянская, Александр Матросов, Лиза Чайкина, Краснодон геройлары, Газинур Гафиятуллин, ниһаять, Муса Җәлил үзе һәм башка бик күп геройлар — менә алар көрәш утында чыныккан корычтай нык ке-шеләр. Герой шагыйрь совет кешеләренең Ватан өчен, социализм өчен көрәштәге батырлык традицияләрен онытмый, ә, киресенчә, үзенең әсәрләре белән, үзенең тормышы белән бу традицияләрне тулыландыра, үстерә генә бара. Яшьләрне Муса Җәлил батыр булырга чакыра. Көрәш юлында ирлек, батырлык күрсәтсәң генә «бөек өмиткә», иреккә ирешергә мөмкин.
«Ил онытмас, бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә, Батыр каны тама йөрәккә».
(«Батырлык, турында». Декабрь, 1943 ел)
Әйе, батыр каны меңләгән йөрәкләргә тама ул. Меңләгән йөрәкләр өчен бу батыр сүнмәс маяк булып тора, аларны яңа батырлыкларга рухландыра.
Муса Җәлил шигырьләрен бөтен йөрәге белән хис итеп яза. Аның һәрбер шигыре шагыйрьнең үз тормышының бер кисәге кебек. Искиткеч тирән лиризм аның шигырьләрен бик тиз укучыга алып барып җиткерә.
«Зур эшме соң кулым яралану, Авыр сулый үпкәм һаваны, Йөрәк кысыла әрнеп,
Чөнки анда бүген Туган илем авыр яралы».
(«Госпитальдән». Октябрь, 1911)
Шушы берничә генә юл аша ялкынлы патриот, герой-шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен бөеклеге белән күз алдына килеп баса. Нинди олы йөрәкле кеше ул!
Муса Җәлил әсәрләрен бервакытта да көчәнеп язмады. Ул тормыш •казанында кайнады, халык белән бергә булды, көрәш • эчендә үсте. Муса Җәлил шигырьләре — әнә шул тормышны, халыкның көчен, аның көрәшен бөтен барлыгы белән той-ган йөрәк җимешләре. Шуңа күрә дә аның шигырьләрендә һичнинди артык сүз, безнең хәзерге шагыйрьләребездә еш кына очрый торган кирәкмәгән су юк. Аның әсәрләре күңелгә бер бөтен булып кереп урнашалар. Шуның белән бергә, Муса Җәлил зур художник, зур әдәби сүз остасьп. Ул үзенең фикерләрен гаҗәп матур алымнар белән әйтеп бирә белә. Шундый алымнарның берсе итеп табигать матурлыгы белән тормыш матурлыгын параллель куеп күрсәтүне алырга була. Герой шагыйрь ирекле илнең гүзәл табигатен җырлый. Андый гүзәллек безнең илдә генә, Советлар илендә генә булырга мөмкин. Ләкин тормыш матурлыгы тагын да өстенрәк, тагыш да гүзәлрәк. Ә совет кешесе бар нәрсәдән дә югары. Мәсәлән. «Балыкчы* кыз җыры» (1933 ел).
«Мин килмәдем бүген, Каспий сиңа — Йөгрек дулкын таушын тыңларга. Җылым тарткан сылу кызның җыры Тартты мине монда, туганнар!.. Кояш иртән зәңгәр юрганының Бер башыннан муйнын сузганда,— Кояш төсле балкып, каршы ярда Балыкчы кыз җиңен сызгана».
119
Шагыйрь бер-ике сүз белой балыкчы кызның характерын ачып бирә. Кояш матур. Ә кыз кояштан да өлгер, кояштан да җитез, якты- рак. Балыкчы кыз үзенең бөтен тулылыгы, сафлыгы, рухи байлыгы белән күз алдына килеп баса.
«Кояш төсле балкып, каршы ярда Балыкчы кыз җиңен сызгана».
Искиткеч матур әйтелгән!
Менә «Янгыр» исемле шигырь (1937). Муса Җәлил җәйге җылы яңгырны сурәтләп килә-килә дә, шигырен:
«Безнен, тормыш шундый ирекле, Шатлыклы һәм матур түгелме? Яңгыр алды төсле өметле, Яңгыр арты төсле күңелле!»
дип тәмам итә. Автор совет чынбарлыгын «менә ул мондый, менә ул тегенди» дип коры риторик мактау белән шөгыльләнми. Тормыш матурлыгы шигырьнең эчке төзелеше аша ачыла.
Муса Җәлил Г. Тукай һәм һ. Такташ традицияләрен иҗади кабул итте һәм алга үстерде. Халык иҗаты аның өчен бетмәс-төкәнмәс саф чишмә булды. «Ана бәйрәме», «Күлмәк», «Сандугач һәм чишмә» — халык иҗаты алымнарын кулланып язылган үлмәс әсәрләр. (Соңгы икесенең бу җыентыкка кермәве үкенечле хәл, әлбәттә). Ананың өч улы була. Бер улы үлгәч, аның чәчләре агара, икенчесе үлгәч, күзләре сукырая. Ә өченче улы дошманны җиңеп кайта. Җиңү байрагы — кызыл байрак тидергәч, ананың күзләре ачылалар. Моның белән шагыйрь ананың ялгыз түгеллеген, ил шатлыгы аның шат-лыгы икәнлеген, аның язмышы халык язмышы белән уртак икәнлеген әйтеп бирә.
Муса Җәлил халык арасында таралып китәрлек матур афоризмнар да тудырды.
«Хаин каны тама чиләккә,
Батыр каны тама йөрәккә»,
(«Батырлык, турында»)
«Билгеләми гомер озынлыгын Еллар саны, картлык җитүе, Бәлки, менә шушы үлем безгә, Мәңге бетмәс яшәү кигерер?»
(«Дуска»)
Герой шагыйрь Муса Җәлил үзен һәрвакыт халык белән бергә тойды. Явыз ерткычлар таш камерага бикләгәннән соң да аның йөрәге халыкныкы белән бергә типте. Үзенең уйларын, кичерешләрен, үзенең бөтен җанын Муса Җәлил шигырьләренә салды. Әле 1937 елда ук шагыйрь, иҗатын чишмә белән тиңләп, болай дигән иде:
«Чишмә дә бит үлми,
Бары агып,
Киң диңгезгә барып тоташа.
Мин яшәрмен, Сезгә елмаермын Мәңге үлмәс дәртле җыр аша».
(«Чишмә»)
Фашизмга, коллыкка нәфрәт белән караган шагыйрьнең көрәш авазы көр була, ул сүрелми, ялкынланып яна. Аның көрәш коралы һич тутыкмый, чөнки ул үзен һәрвакыт туган иле, бөек халкы белән бергә итеп күрә, бер күкрәктән сулый, бер адымнан атлый.
«Оч син, кошчык,
Көчле җырым булып, Шушы сиңа соңгы теләгем. Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тән?)
Барсын илгә минем йөрәгем».
(«Кошчык». Август, 1942)
Герой шагыйрьнең теләге тор-- мышка ашты. Бөтен совет халкы хәзер ялкынлы патриот Муса Җәлил истәлеген хөрмәт итә. Аның йөрәк җырлары СССР халыклары телләрендә яңадан-яңа басмаларда чыгалар. «Яшьләргә» җыентыгы да шуның бер күренеше. Ләкин җыентык безне канәгатьләндереп бетерми. Дөрес, М. Җәлил кебек шагыйрьнең җыентыклары төрле күләмдә булырга тиеш. Тулысы да, сайланма да, кечерәк кулда да, җырлары да һ. б. аерым чыгарылырга тиеш. Ләкин Муса Җәлил иҗаты белән кызыксыну аеруча киң җәелгән моментта из- дательствоның кечкенә күләмле җыентык бирүе безгә аңлашылмый. Бу хәл белән килешкән төзүчегә һәм редакторга да ризасызлык белдерәсе килә. Җыентыкны зуррак күләмле итеп чыгарырга иде! Муса Җәлилнең чатнап торган, яшьләргә багышланган шигырьләрен күбрәк тупларга иде! Мәсәлән, «Безнең сөю»

}20
(1932) шигыре. Анда шагыйрь яңа тормыш өчен көрәштә туган саф мәхәббәт турында җырлый. (Әйтергә кирәк, мәхәббәт һәм дуслык темасына җыентыкта аерата аз урын бирелгән). «Безнең кыз» шигырендә (Февраль, 1941) совет яшьләренең хезмәткә дә, әгәр кирәк булса, дошманга каршы сугышка да әзер булулары турында сөйләнә. Искиткеч гү-зәл әсәр — «Сандугач һәм чишмә» балладасы, «Күлмәк», «Сугыштан соң», «Яшь ана» исемле шигырьләр җыентыкта урын тапмаганнар.
Без, яшьләр, Таткнигоиздатның киләчәктә герой шагыйребез Муса Җә л ил н е ң я ш ьл әр г ә багышланган тулы җыентыгын чыгаруын көтәбез.
Р. ФАТИХОВ