Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ТАРИХИ РОМАН ТУРЫНДА

1. ТЕМА ҺӘМ ЖАНР
Биек мәрмәр постаментта уйга калып башын игән галим бюсты тора. Куе чәчләре аның киң маңгаена таралган, кашлары җыерылган, озын туры борыны юка иреннәре өстенә асылына төшкән, ияге, ихтыяр көчен күрсәтергә теләгәндәй, алга таба сузылган. Бу кеше менә-менә башын артка чөяр дә, җилкәләрен киереп, горурлык белән үзенең 'бөек ачышы турында сөйли башлар кебек...
Казанлыларга бик таныш булган, әле 1896 елда ук Казан университеты каршына куелган бу һәйкәл бөек рус математигы Николай Иванович Лобачевский образын сынлы сәнгатьтә гәүдәләндерү буенча беренче уңышлы адым иде. Безне бу һәйкәлдәге бөек галимнең күкрәген бизә-гән орденнар белән медальләр түгел, бәлки аның җанлы итеп эшләнгән йөзе үзенә тарта. Бу һәйкәлне иҗат итүче хатын-кыз скульптор Диллон үзенең эшендә галимнең иҗат итү вакытып, ягъни аның характеры, рухи дөньясы ачыграк чагылдырган вакытын гәүдәләндерә алган. Бу һәйкәлне күргәч, рус фәненең данын күтәргән бөек галимнең тормышы, гыйльми эше турында, рус фәненең тарихы турында берәр әсәр укыйсы килә башлый. Кызганычка каршы, соңгы көннәргә тикле Лобачевский- иыц тормышы матур әдәбиятта күрсәтелмәде. Ә андый китапның кирәклеге көп кебек ачык иде. Бу турыда әле 1934 елда ук язучыларның Беренче бөтенсоюз съезды трибунасыннан әйтелде. Аннан бирле бик күп вакыт узды нтде. Лобачевский турында әдәби әсәр язу кирәклеген тормыш үзе безнең алга китереп куйды.
Быел илебез Казан университетының 150 еллыгын бәйрәм итә. Лобачевский —
II И. Заботин. Лобачевский. Истории* - ский роман. Таткнигонздат. 1954 год 540 стр.
университет тормышында гаять зур роль уйнаган галим. Киләсе елда икенче бер атаклы дата җитә — бөек математикның үлүенә 100 ел тула. Юбилей көннәрендә Лобачевский турында басылып чыккан китап университет һәм аның эшлеклеләре белән кызыксынучы укучыларның соравына язучыларның иң яхшы җавабы булыр иде.
Аннары мәсьәлә юбилейда гына да түгел. Күренекле тарихи шәхесләр турында әйбәт язылган китаплар кайчан да бик вакытлы, чөнки «бөек кешеләрнең тормышын күзәтү күңелне уята... эшчәнлеккә чакыра» (Белинский). Андый китаплар, үзләренең тәрбияви һәм танып-бел^ әһәмияте белән бик кирәкле, андый китаплар үзләренең уңай үрнәге белән укучыларга йогынты ясыйлар. Лобачевский кебек галимнәрнең тормышы белән танышу безнең кру- гозорыбызны киңәйтә, гомуми культурабызны арттыра, туган илнең тарихи үткәннәренә карата горурлык хисләре үстерә. Кыскасы, бөек укымышлы турындагы китапны укучылар күптән көтәләр иде.
Ниһаять, менә күптән түгел Казан язучысы И. Заботинның «Лобачевский» романы II басылып чыкты. Б\
100
китап — әдәбиятка яңарак аяк баскан язучының күп еллык хезмәт җш меше. Язучы гаять җаваплы эшкә готынган. Аңа катлаулы һәм авыр жанр булган тарихи-биографик романның үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк булган.
Тарихи шәхес турында укучыларны дулкынландыра алырлык әдәби әсәрләрне ничек тудырырга соң? Биредә ниндидер рецептлар бирү урынсыз булыр иде. Ләкин II. Забо- тинның әсәрен тикшерү уңаенда, без тарихи-биографик романның, жанр буларак, кайбер үзенчәлекләре турында сөйләшергә тиешбез.
Совет тарихи романы барлык совет әдәбияты өчен гомум булган социалистик реализм методы нигезендә үсә. Ләкин бу методның принципларына догма итеп карарга ярамый, һәрбер аерым очракта теге яки бу жанрның үзенчәлекләренә карап социалистик реализм принциплары үзенчәлекле рәвештә файдаланылалар. Тарихи-биографик романда, мәсәлән, социалистик реализмның төп проблемаларыннан берсе булган ти-пиклаштыру проблемасы да үзенчә- рәк кулланыла.
Гадәттә, кулга каләм алып, роман язарга утырганчы, язучы үзенең образлары өчен кирәкле типик сыйфатларны сайлый. Биредә язучы үзенең тормыш материалы, күзәтүләре белән үзе теләгәнчә эш итә ала; билгеле бер социаль группаның төрле- төрле вәкилләрендә күргән сыйфатларны үзенең фантазиясе белән тудырган җыелма образга тупларга хакы бар аның.
Тарихи-биографик жанрда автор типиклаштыруның мондый алымын икенче дәрәҗә персонажларны су-рәтләгәндә генә файдалана ала. Әмма төп геройны, тарихи шәхесне, сурәтләгәндә ул мондый алымнан баш тартырга тиеш. Чыннан да, Иван Заботин Лобачевскийга бу галимдә булмаган сыйфатларньи тага аламы? Билгеле, тага алмый. Чөнки автор ул чакта Лобачевский- ның образын бозып сурәтләгән, тарихи фактларны бозып биргән булыр иде. Тарихи үткәннәрне сурәтләгән романда язучы тормыш чынлыгына, тарихи фактларга бигрәк тә туры- .чыклы булырга тиеш. Ләкин фәнни төгәллекне яклап, без, билгеле, художестволы гомумиләштерүне кире какмыйбыз. Язучының әсәреннән фәнни трактат килеп чыкмасын өчен, ул фотографик рәсем түгел, бәлки узганның гомумиләштерелгән картинасын тудырырга тиеш.
Т ипи к л а ш ты р у н ы ң га дәттә ге
алымнарыннан баш тарткач, автор бу гомумиләштерүгә ничек ирешергә тиеш соң? Нәкъ менә шунда тарихи- биографик роман н ың үзенчәл еге ачыла да инде. Автор тарихи шәхескә билгеле бер социаль группаның төрле 'сыйфатларын ирекле рәвештә, җыймыйча, бәлки тарихи шәхеснең үзендә типик сыйфатларны күреп, аерып ала белергә, шуларпы аңлы рәвештә үстерергә тиеш була. Лоба-чевский кебек бөек кешенең бөеклеге нәкъ менә шунда да бит: — алар үзләренең эшчәнлегендә үзләре яшәгән дәвернең ихтыяҗларын чагылдыра алганнар, үзләрендә шул заманның алдынгы кешеләренең типик сыйфатларын туплый алганнар. Шулай булгач, тарихи-биографик роман язарга алынган кешегә үз героеның тормышын яхшырак белергә, ныклап өйрәнергә генә кала.
И. Заботин, Лобачевский образын иҗат иткәндә шушы дөрес юлдан киткән. Ул бөек укымышлының проф. Л. Б. Мюдзалевскмй тарафыннан тупланган биографик материалларны, профессор 1Коганның Лобачевский турындагы фәнни монографиясен, матбугатта чыккан башка материалларны һәм архив чыганак-ларын җентекләп өйрәнгән. Тарихи материалны шулай җентекләп ти- рәнтен өйрәнү авторга Лобачевский образында иң әүвәле аны алдынгы укымышлы иткән сыйфатларны калку итеп күрсәтергә мөмкинлек биргән. 2. БӨЕК АЧЫШ
Р о м а и и ы ң хронологик рамкала р ы 1820 елдан 1827—1828 елларга кадәр булган вакытны, ягъни бөек геометрның алдынгы галим булып формалашу һәм иеэвклид геометриясенең нигезе салынган елларны эченә ала. Әйтергә кирәк, хронологик
101
рамкалар дөрес сайланган. Бу уңайдан «Советская Татария» рецензенты доцент А. Шофмап фикере белән килешеп булмый. Ул үзенең 1954 ел 17 май номерында басылган «Лобачевский турындагы роман» дигән житди мәкаләсендә болай дип яза: «И. Заботин Магницкий чорын, бөек математикның галим буларак формалашкан чорны бик җентекләп һәм эзлекле рәвештә тасвирлый, ләкин Лобачевский тормышындагы иң төп этап — аның егерме елга якын ректорлык итүе, шул вакытта гаять зур фәнни, административ һәм иҗтимагый эш алып баруы — романда әдәби яктан тирән итеп гәүдәләндерел- мәгән». Рецензентның бу шелтәсен дөрес дип әйтеп булмый. Чөнки галимнең фәнни биографиясе өчен әһәмиятле булган нәрсә художество әсәре өчен икенче дәрәҗәдәге күренеш булырга мөмкин. Лобачевский- ның ректор булып эшләү вакыты аның тормышында чыннан да бик •мөһим һәм бу чор турында аерым китап язарга була. Ләкин аны язарга тотынганчы, ип элек нәкъ әнә шул XIX йөзнең 20 елларын әдәби яктан яктыртырга кирәк, чөнки рецензент үзе әйткәнчә, бу еллар — «бөек математикның галим буларак формалашкан» чоры иде.
Хронологик рамкаларны бу рәвешле сайлау авторга Лобачевский образын үсештә, хәрәкәттә, характерының ныгуында күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу — романның бик әһәмиятле яхшы ягы.
Автор Л О'б а чевск и й н ы ң фәнни ачышын галимнең башында ничектер һәм кайчандыр барлыкка килгән бәхетле бер очраклылык итеп түгел, ә бәлки алдынгы фәнни карашка килү процессында туган нәтиҗә итеп күрсәтә алган.
Лобачевский формалашкан дәвер (XIX йөзнең 20—30 нчы еллары) 1825 елгы декабрь восстаниесе бастырылганнан соң тагын да көчәеп киткән политик һәм идеологии реакция белән билгеләнде. Интеллигенция арасында һәм фәнни даирәләрдә идеалистик теорияләр һәм карашлар таралды. Философик фикернең казанышы дип саналган идеалист философ Кант системасы аеруча популярлык белән файдаланды. И. Заботив шул вакытның иҗтимагый-политик һәм фәнни тормыш атмосферасын җентекләп тасвирлый. Хәтта Лоба- чевскийның якын дуслары Симонов, Великопольскийлар да Кантка каршы тора алмыйлар. Романның баштагы өлешендә Кант турында, бер яктан, Симонов, Великопольский һәм Солнцев, икенче яктан, Лобачевский арасында гаять киеренке бәхәс була. Бу — фәнни диспут түгел, ә иптәшләрчә сүз көрәштерү. Ләкин Лобачевский үзен принципиаль тота. Дус-ларының шаярулары, бигрәк тә тыелгысыз эпикуреец Великопольский. аның ачуын гына кабарта.
«Сей вольнодумец и отступник, — шутил Симонов, указывая сигарой на Лобачевского, — свергает Канта с его философского пьедестала.
— Почему же отступник? — спросил Гавриил Ильич.
— Потому что сменил убеждение. Повернул от Канта на сто восемьдесят».
Симонов Лобачевскийның позициясен дөрес билгели. Лобачевскийның карашлары, чыннан да, Кантның идеалистик карашларына капма-каршы булып торалар. Лобачевский Кант философиясеннән баш тартуның «пыяла ватыгын :брилли- антка алыштыру» белән бер үк икәнен бик яхшы аңлый. Пыяла ватыгы — ул чит ил теорияләре, брил-лиант— рус материалистик фәнни фикернең иң яхшы традицияләре.
«Зачем нам заимствовать разума за границей?—ди Лобачевский.— Да посмотрите, как после двенадцатого года все в отечестве вздыбилось! И кто нас удержит теперь? Согласен с Карамзиным, что мы никогда не будем умны чужим умом, славны чужой славой. А вы говори-те — Кант!»
Икенче бер урында Лобачевский үзенең бу материалистик карашын болай конкретлаштыра:
«...Если существуют тела и их движения, а об этом говорил еще Ломоносов, то пространство и врс мя суть условия существования тел в самой природе... И ничего более.
102
Я Б этом не первый. Радищев прямо, без обиняков писал: «все, что существует, не может иначе иметь бытие, как находяся где-либо, ибо пространство есть понятие отвлеченное, о в самом деле существующее, не :;ак вещество, но как отбытие OHO- О...» Яснее ясного, дорогие друзья!»
Лобачевский Кантка каршы килеп. үзенең «философик чыгышын» Ломоносов һәм Радищев белән бәйли. Шулай итеп, романда алдынгы фәнни карашлар өчен көрәш темасы билгеләнә.
Лобачевскийның фәнни карашларын эзлекле рәвештә ачып барып, автор икенче чиккә килеп төшми, ул, кайбер тарихи роман язучылар шикелле, тарихи шәхеснең уй һәм той- . * Ы1Л а р ын модернизацияләү, я гъ ни хәзерге заманча итү белән шөгыльләнми. Без карашлары һәм фикерләре белән үзенең замандашларыннан күп өстен торган, ләкин ш»ул ук вакытта табигый рәвештә тарихи чнкл әнгәнлек рамкал ар ынн ан чыга алмаган Лобачевскийның тарихи конкрет образын күрәбез.
Үткән чор кешеләренең тарихи чикләнгәнлеге, иң беренче чиратта, нҗтимагый-политик карашлар өлкәнендә чагыла иде. Үткәннең алдынгы кешеләре, хезмәт ияләрен изелүдән һәм хокуксызлыктан коткаруга эчкерсез рәвештә омтылып та, иҗтимагый тормыш законнарын аңлауда материалистик позициягә баса алмадылар. Тик XIX гасырның уртасында гына Белинский, Чернышевский, Добролюбов кебек революцион демократларга җәмгыять тарихын аңлау мәсьәләләрендә кайбер материалистик фикерләр әйтергә мөмкин була. Ә Лобачевский үскән чор моның өчен әле әзер булмый.
Романның авторы, Лобачевскийның иҗтимагый карашларын тасвирлаганда, тарихи чорның бу үзенчәлеген онытмый. Ул җәмгыятьнең төрле социаль катлауларын күрсәтә. Лобачевский Казан губернасы буйлап сәяхәт иткән вакытта крестьяннарның тормышын күзәтә, аларның изелгәнлеген һәм надан булуларын күрә. Промышленник Осокиниың сукно фабрикасына беркетелгән крепостнойларның— эшче халыкның — язмышы турында да ул күн уйлана. Лобачевский изүчеләрне һәм изелүчеләрне бик ачык таный. Волга буен-да сәяхәт иткәндә ул сәүдәгәр һәм промышленникларның пичек байлык җыюын күрә. Казанда аңа шулай ук крепостной крестьяннар җилкәсендә яши торган дворяннар аристократиясе белән аралашырга туры килә.
Вакыйгалар һәм кешеләр белән очрашулар Лобачевский өчен эзсез югалмыйлар. Ул тормышның иҗтимагый строен ничек үзгәртү турында уйлана башлый. Аңа бер нәрсә ачык: крепостное право — ул тормоз һәм аны юк итәргә кирәк. Ләкин ничек? Киләчәктә өстенлек алачак иҗтимагый көч кайда?
Алдынгы кеше буларак, Лобачевский дворяннарның бетүгә таба йөз тотуларын һәм торган саен үзләренең позицияләрен яңа туып килә торган промышленниклар классына бирә баруларын күрмичә кала алмый.
«Он видел, что сила эта (күтәрелеп килгән буржуаз сыйныфның көче — И. А.) становится все заметней, с ней считаются хотя и высокомерничают. Кто, например, Гаврила Осокин? Прадед его, Гаврила же,— крепостной Шереметьевых, а прав-нук женат на первой красавице, внучке князя Болконского, дочери генерала Великопольского. И не Гаврила Осокин ищет знакомства и связей, а ищут их у него. Вот что значит промышленность!»
Соңыннан Лобачевский үзенең иҗ-тимагый карашларымы ң н и гезен дә ята торган нәтиҗәгә килә: «просвещение и промышленность! Вот ради чего необходимо трудиться, чтобы краше жилось». Лобачевскийның болай фикер йөртүендә тарихи чикләнгәнлек эзләрен күрүе читен түгел, чөнки, билгеле булганча, хезмәт ияләре иреген һәм хокукларын социалистик революция юлыннан гына эзләргә мөмкин. Ләкин бу Лобачевский образының бөеклеген һич ки-метми. Мәгърифәтчелек идеяләрен яклап, Лобачевский үз заманы өчен прогрессив булган карашларны чагылдырды.
Л о б а че вс ки йн ын i фил ософ и к һә м и җт и м а г ы й к а р а ш л арын к ү р с ә тү
103
романда бөек математикның гениаль ачышының асылын гади һәм аңлаешлы итеп тасвирларга мөмкинлек бирде.
Романның башында ук без фәнни идеяләр белән мавыгып йөргән Ло- бачевскийны күрәбез. Аның интереслары киң һәм төрле-төрле. Ул студентлар өчен барлык дип әйтерлек математик курсларны укый. Симонов рус моряклары Лазарев һәм Бе- лингсгаузен командасы астында дөнья әйләнә атаклы сәяхәткә кит-кәч. Лобачевский университетта ас-трономия укытырга кала. Ул төзүчелек эше һәм архитектура белән дә кызыксына — аның проекты буенча һәм турыдан-туры җитәкчелеге аегында университетның яңа бинасы төзелә. Ләкин галимнең игътибарын иң нык биләгән нәрсә Эвклид геометриясе була. Берничә мең еллар элек бөек грек тарафыннан иҗат ителгән бу геометрия нинди дә булса үсеш ала алмый. Эвклид геометриясе турында инде бу бердәнбер мөмкин булган һәм тагын да тирәнәйтүне таләп итми торган нәрсә дигән метафизик фикер урнашкан була. Галимнәр ике мең елдан артык Эвклидның «бирелгән турыдан читтә ятучы нокта аркылы бер генә параллель үткәрергә мөмкин» дигән атаклы бишенче постулатын исбат итәргә тырышалар. Моңа Лобачевский да үзенең өлешен кертә. Ул, романда күрсәтелгәнчә, бу эшкә биш еллык тырыш хезмәт бирә. Ләкин постулатны башка геометрик посылкалардан чыгып логик рәвештә исбат итәргә тырышу уңышка китерми. Шуннаң соң Лобачевский мондый юлдан баш тарта һәм Эв- клидныкына капма-каршы булган положениене шартлы рәвештә мөмкин дип саный. Ул «бирелгән турыдан читтә ятучы нокта аркылы бик күп параллель сьпзыклар үткәреп була» дигән положение куя һәм, шушындый метод кулланып, абсурдка килергә һәм, шулай итеп, бишенче постулатны исбатларга өмет итә. Ләкин математик исәпләүләр аны абсурдка түгел, ә, киресенчә, соңыннан Лобачевский геометриясе дип аталган бөтенләй яңа төзек геометрия системасына алып киләләр.
Лобачевский тарафыннан тәкъдим ител гә н п а р а л л ел ь л әр теор и я се нен чишелеше бөтенләй көтелмәгән хәл була. Ул пространство мөнәсәбәтләре турындагы беренчел карашларны җимерә һәм, шуңа күрә дә, галимнәр аны танымыйлар. Ләкин яңа геометриянең тышкы аңлаешсыз- лыгы кешеләрнең реаль дөнья турында әле аз белүе белән аңлатыла Күп еллар үткәч Эвклид гео-метриясе пространство мөнәсәбәтләрен өлешчә генә, ә Лобачевский геометриясе аларпы- күз алдына да китереп булмаслык бөтен байлыгы белән чагылдыруы исбат ителә. Шулай «итеп, пространство турын-дагы метафизик һәм идеалистик ка-рашларга удар ясала, кеше аңын очсыз-кырыйсыз һәм мәңге үзгәреп торучы реаль дөньяның чагылышы итеп караган танып белүнең материалистик теориясе тагын бер кат раслана. 3. АЛДЫНГЫ ФӘН ӨЧЕН КӨРӘШ, композиция.
И. Заботин Лобачевскийның тор-мышын шул чорның алдынгы галимнәренә хас сыйфатлар белән тасвирлый. Лобачевский фән биеклегенә, башка алдынгы галимнәр кебек үк, гаять зур авырлыклар, торгынлыкка, реакциягә каршы өзлексез көрәш аша ирешә. Чыннан да, Лобачевский университетта эшләгән дәвер, фанатик Магницкий дәвере, университет тарихында иң караңгы, иң хурлыклы дәвер була. Магницкий, реакцион эшчәнлеге белән, шул дәрәҗәгә менеп җитә, хәтта университетны яптырырга тәкъдим кертә, «Дидро һәм Вольтер рухын тамырыннан йолкып», аларны библия һәм катехизис белән алыштырырга омтыла, табигать фәннәрен, иҗтимагый фәннәрне укытуны бик нык кыскарта.
Магницкийның акылга сыймаслык, коточкыч бу вәхшилеген урта гасыр инквизиторлары белән генә чагыштырырга мөмкин. Аның боерыгы буенча анатомия театры скелетларын күмәләр — романда гаять оста сурәтләнгән бу церемонияне нәфрәт белән укыйсың. Сатирик планда бирелгән Магницкий образы
104
патша самодержавиесенең, деспотизмның җанлы күсәге булып гәүдәләнә. Җанлы дибез, чөнки автор Магңуцкмйга кара буяу өймәгән, бәлки аның эшен, хәрәкәтен күрсәткән. Без романның буеннан-буена аның тышкы кыяфәтен, сөйләү рәвешен, кешеләр белән мөгамәләдә күңел болгаткыч нәзакәтлеген яхшы сизеп барабыз: явызлык һәм төлкедәй хәйләкәрлек, тупас акыл һәм дан артыннан куу, принципсызлык һәм соңгы чиккә җитеп ярарга тырышу. куркаклык һәм пычрак әхлаксызлык — бу дорфа күсәкнең түбән җаны — барысын-барысын сыйдыра, һич шикләнми әйтергә мөмкин: Магницкий образы — авторның уңышы.
Романда Магницкийның ярдәмчеләре дә уңышлы күрсәтелгән. Магницкий тудырган курчаклар бер-бер артлы ректор креслосыннан очып төшәләр. Ихтыярсыз һәм сай акыллы профессор Никольский, попечитель боерыкларын ашкынып үтәүче Владимирский, булдыксыз профессорлар Городчанинов белән Пальмин — менә бу өер фәнни эш алып баруга караганда шпионлык эшен кулайрак күрә. Бу лагерь — Лобачевскийныц дошманнары.
Әсәрдә Лобачевскийныц дуслары азрак: әнисе Прасковья Александровна, университет дусты Велико- польский, хатыны Варенька һәм профессор Симонов. Лобачевскийныц семья хәлен, шәхси тормышын эзлекле сурәтләүдән роман яхшы ук ота, Лобачевский образы күп яклы булып ачыла. Без аның фәнни мәсьәләләрдә генә түгел, шәхси тор-мышында да нык принциплы кеше икәнен күрәбез.
Аңа шат күңелле, ләкин ихтыярсыз аристократ кыз Лизага булган мәхәббәтеннән, аннары университетның тончыктыргыч атмосферасына каршы тора алмыйча, түбәнлеккә тәгәрәгән, явыз крепостникка һәм фабрикант Осокинның ялчысына әверелгән энесе Алексейдан ваз кичү, әлбәттә, җиңел булмый, ләкин ул үзендә туганлык һәм мәхәббәт хисләрен җиңәрлек көч таба.
Лобачевскийныц якыннары, ип-тәшләре һәм дуслары белән булган мөнәсәбәте романда тарихи дөрес вакыйгалар аша күрсәтелә. Автор Лобачевский белән Симоновның үзара мөнәсәбәтләрен ачканда гына бераз читкә китә. Мәгълүм ки, бу ике галим арасында романда күрсәтелгәнчә җылылык һәм бик якын дуслык булмаган. Шулай да авторның Лобачевский белән Симоновны якынайтырга тырышуын дөрес дип карарга кирәк. Бу галимнәрнең һәр икесенең язмышы бер төслерәк булган. Алар бергә гимназиядә укыйлар, икесе бер үк вакытта магистр, ә соңыннан профессор булалар. Симонов, узган гасырның алдынгы табигать белгечләреннән берсе, Лобачевский кебек үк, университетта барган реакциягә каршы көрәшкә күп көч куя. Әгәр инде Лобачевский белән Симонов арасында ниндидер ярыш килеп чыга икән, автор дөрес яза, бу чиновниклык баскычына күтәрелү өчен түгел, бәлки фән дөньясында урын алу өчен булган ярыш. Автор алар арасындагы бердәмлекне, гомуми эш өчен бергәләп көрәшүне күрә алган, тарихи документ-ларның хәрефен түгел, рухын аңлы рәвештә арттырып биргән.
Романда катнашучы төп көчләр менә шулар.
И. Заботии Лобачевскийныц фәнни идеяләр өчен көрәшен эзлекле рәвештә күзәтеп бара. Бу көрәшнең авыр ягы шунда, Лобачевскийга аны бер ялгызы алып барырга туры килә. Хәтта Симонов булып Симонов та Лобачевскийныц идеяләрен аңламый. Барысы да Лобачевскийның фәнни эш нәтиҗәләреннән шаккатып калалар, ләкин берсе дә аларны дөрес дип танырга батырчылык итә алмый.
Лобачевскийныц дошманнары бу «танымау» атмосферасын ясалма рәвештә кыздырып торалар. Магницкий полиция режимы урнаштырган университетта Лобачевскийның бөек ачышын профессор чудаклыгы дип карыйлар. Бу бигрәк тә Лобачевский үзенең ачышы турында доклад ясаган гыйльми утырыш сценасыида ачык чагыла. Бу сцена романның сюжет үсешендә кульминацион нокта булып тора. Биредә романның төн конфликты — Лобачевский һәм катып калган туң галимнәр арасылда-
105
гы конфликт зур көч белән ачылып китә. Башында Купфэр һәм Браш- ман торган чит ил профессорлары, оппозициягә басып, Лобачевскийныц докладын җимерәләр.
Ләкин Лобачевскийиы алай тиз генә сындыру мөмкин түгел. Автор романда Лобачевскийныц үз эшенә теше-тырнагы» белән ябышып, ачышын дәвам иттерүен сурәтли. Лобачевский геометрия буенча үз дәреслеген төз1И. Ләкин бу дәреслек га-лимгә яңа удар алып килә — ул чорның атаклы академигы Остроград- ский, дәреслеккә кире бәя биреп, отзыв. яза, ә реакцион «Сын отечества» журналында Лобачевский эшләре турында бер аноним авторның пасквиль мәкаләсе басыла.
Тәнкыйть итүчеләрне Лобачевский ачышының «аңлашылмавы» гына куркытмый, билгеле. Алар Лобачевский идеяләренең, гомумән, дөньяга идеалистик карашка каршы юнәлтел- гәнен яхшы аңлыйлар. Магницкий булып Магницкий, фән белән бернинди уртаклыгы булмаган кеше, ул да моны төшенеп ала.
«Слышал о ваших выкладах, — ди ул Лобачевскийга. — Вот-с, дорогой мой профессор, до чего доводит людей, даже таких почтенных, лже- суемудрие. Не потому ли Кант и оставил место для веры в своей системе, которую вы так поносите, как мне докладывают?..»
Лобачевскийныц. Магницкийга биргән җавабы кискен:
«Время необратимо, оно идет лишь вперед, и неумолимо к тому, что старится, утверждает то, что рождается... Недалеко время, когда я докажу свою .правоту. Кант? Кант — пройденное. Он умер рань-ше, чем его схоронили».
Лобачевский үзенең фәнни идеяләренә ышануында хаклы иде. Лә- кии җиңү тантанасы тиз генә килмәде. Җәмәгатьчелек аның бөек ачышын таныганчы бер гасырга якын вакыт узып китте. Бөек галимнең соңгы елларын сурәтләгән эпилогта без Лобачевскийиы олыгайган, авыру кеше, ләкин фәнгә тирән ышанычын югалтмаган кеше итеп күрәбез. Лобачевскийиы өзлексез алга этәргән эчке пружинаны автор дөрес тотып алган. Фәнгә булган тирән мәхәббәт һәм үз идеяләренең дөреслегенә ышану авыр минутларда да аны төшенкелеккә бирелүдән саклап килә. Ул сукырайган килеш, яшь галим Бутлеровка үзенең «Пангео- метрия» исемле соңгы хезмәтен әйтеп яздыра. Аның идеяләре әле һаман танылмаган. Хәтта атаклы немец математигы Гаус та, Лобачев- скийны ихтирам итүенә карамастан, аның яңа геометриясен матбугат аркылы танырга батырчылык итми.
Гомер уза, тормыш аренасыннан Магницкийлар китә, аның урынына башкалары килә, ләкин көрәш туктамый. Лобачевский бер нәрсәне яхшы төшенә: аңа артта калган кешеләр белән генә түгел, бәлки артта калган ищтимагый строй белән дә көрәшергә туры килә.
Шулай итеп романның конфликты социаль әһәмият ала. Тарихи материалны шундый планда бары тик совет язучысы гына карый һәм бирә ала. Шуңа күрә роман бүгенге көн белән тыгыз бәйләнә. Без авторның үз әсәрендә нәрсәне кире какканын һәм нәрсәне раслаганын ачык сизәбез; романның көчле пафосы.— рус фәненең алдынгы традицияләрен яклауда, аның алдынгы вәкилләренең әйтеп бетергесез әһәмиятен ачып бирүдә. Шундый пафостан, шундый ялкыннан башка. И. Заботин тулы канлы тарихи роман тудыра алмаган булыр иде, ин яхшы дигән сурәттә тарихи документларны теркәү генә килеп чыгар иде.
Тик шуны әйтергә кирәк, романның барлык кисәкләре дә бердәй тигез язылмаган. Әсәрнең төп сюжет сызыгы — Лобачевскийпың фәнни идеяләре өчен көрәше—яхшы/эшләнгән. Зур социаль-тарихи фон бирергә тырышып, автор сюжет рамкасын шактый киңәйткән.' Романда Лобачевскийныц Казан губернасында, Петербургта булуы, Осокин эшчеләре забастовкасы белән танышуы •кебек эпизодлар бар. Ләкин бу эпизодларның күбесе төп конфликтка бәйләнмәгәннәр, шуңа күрә иллюстрация булып кына калалар һәм төп вакыйгаларның агышын сүлпә- нәйтәләр, урыны-урыны белән әсәрнең композициясенә таркаулык кер-
106
гәләр. Бу эпизодларның булмавы да мөмкин иде, чөнки алар төп замысел белән әллә ни бәйләнмәгән. Ә менә замысел сорап торган кайбер күренешләрнең, әйтик, Лобачевскийның студентлар белән булган мөнәсәбәтен сурәтләү, яки университетның эчке тормышын күрсәтү һ. б. шундый күренешләрнең .романның сюжетында һәм композициясендә урын алмавын һич аклап булмый. Язучы, студентлар тормышын күрсәткән булса, Лобачевскийның образы тулырак һәм күпкырлырак булыр иде. Ләкин аерым җитешсезлекләр әсәрнең тирән эчтәлеге бәрабәренә онытылалар. Автор хикәяләү барышында төп сюжеттан читкә киткән урыннарда да Татарстан тарихыннан, Казан һәм университет тарихыннан кызыклы белешмәләр бирә бара. Бу сыйфат романның танып- белү әһәмиятен арттыра. 4. ТЕЛ ҺӘМ СТИЛЬ
Әсәрнең телен һәм стилен тикшерми торып, аның идея-художество дәрәҗәсе турында фикер йөртеп булмый. Стиль — язучы кулындагы с ур этләү чараларын ьиң җы ел м а с ы. Бу чаралар никадәр баерак, төрлерәк булса, характерлар да шулкадәр күп яклырак һәм җанлырак була. Хвторның уенда туган образлар конкрет рәвештә тел чаралары аша гәүдәләнәләр. Ә кайчакта, мәсәлән, гөп сюжет сызыгында катнашмаган икенче дәрәҗә персонажларны сурәтләгәндә тел чаралары характерларны ачып бирүдә бердәнбер чара ;а булып китә. Ул очракта язучы икенче дәрәҗә персонажларның те-ленә аеруча үткен сүзләр, тәгъбирләр сайларга тиеш.
И. Заботинның романында икенче дәрәҗә персонажлар аз түгел. Аларның күбесе хәтердә дә калалар. Мисал өчен Дарья образын алыйк. Менә без аның белән беренче тапкыр очрашабыз. Автор әйткән саран гына мәгълүматларга караганда, Дарья — профессор Солнцевта хезмәт итүче крепостной кыз. Солнцев аның белән күңел ачуга да каршы гүгел шикелле. Ләкин Дарья үзе кем соң? Бәлки ул рәхәт, вафасыз тормыш өчен намусын корбан итәргә хәзер торучы басынкы бер кешедер? Карыйк.
Менә һич көтмәгәндә Магюицкий- иың китү хәбәрен ишетеп, тыны кысылган Солнцев өйгә атылып керә.
«Дашка, — крикнул он.
— Что, барин? Али забыли чего?
— Что чего, что чего!.. К чорту завтрак, готовь немедля в дорогу!.. Ну чего стоишь?
«Экая муха тя укусила»,—подумала Дарья, накидывая полушалок на плечи».
Шушы кыска гына диалогтан без инде Дарья турында әйбәт -мәгълүмат алдык. «Экая муха тя укусила» дигән сүзләрдә Дарьяның бәйсезле- ге һәм хәйләкәрлеге чагылып китә. Алга таба бу тәэсир көчәя төшә:
«Все будет как следоват, нс беспокойтесь. Счастливой дороги вам,— сказала Дарья, показав ему в спину кукиш. (Как только захлопнулась дверь за хозяином, Дарья прошла в столовую, глубоко вздохнула, погладила грудь, перекрестилась, не глядя на образа, и вслух сказала:
— Слава те, господи! Выкатился. Хоть пару деньков поживу, как барыня. — Она налила себе водки, поджала губы, закусила рыжиком, и, накинув тулупчик, отправилась провожать хозяина».
Без нибары ярты бит чамасы нәрсә укыдык, ә Дарьяның характерын инде сиздек. Без хәзер аның турында яңа бер әйбер көтеп торабыз. Ул сугыш инвалиды Кузьма Коровинны ярата икән. Без моңа ышанабыз. Бу аның характерында!
Кузьма белән нинди ягымлы сөйләшә ул. Кузьма үзенең иске ярасына ялгыш кагылгач:
«Непутевый ты!.. Да рази так можно? —дип, иркәләп дәшә Дарья. Аның юатуында күпме кайгыртучан- лык, якңн итү һәм җылылык бар:
— Ладно, родимой, ладно... Опосля, сиди, отдышись... w выспись поди, потом обдумаем...»
Образ, шул рәвешчә, күзгә күренеп үсә. Аның сөйләгән сүзләренең эчтәлеге һәм сөйләү рәвеше («экая муха», «родимой») аның характерын: хәйләкәрлеген, .мөстәкыйльле
107
ген, ягымлылыгын ача, ә стилистик формасы — аның социаль хәлен күрсәтә. «Тебя» урынына «тя», «как следует» урынына «как следоват», '«после» урынына «опосля» һ. б. ш. диалекталь сүзләрне крестьян кызы сөйләшендә генә очратырга мөмкин бит.
Яки менә эмоциональ киеренке икенче бер диалог. Фәндә һәртөрле мистиканы дошман күрүче Лобачевский геометрияне дин белән бәйләп алып баручы Никольскийга ябырыла:
«Слушайте, почтенный отче Григорие! Вы архимандрит, монах или ученый?
Никольский выгнулся и резко зскииул крупную голову с жирным, блестящим лицом.
— Э-э, любезный Николай Иванович, я был вашим, э-э, учителем, и гон, ко*им вы... да-с, учителем...
— Да поймите вы,— Лобачевский обвел рукой, — это университет, а не монастырь, и геометрия—не катехизис!»
Лобачевскийның сарказмга кадәр менеп җиткән ачы ирония белән сугарылган сөйләве аның фәндәге торгынлык белән килешә алмавын, принципиальлеген тагын бер кабат раслый һәм профессор Никольскийның ярым догага охшаган зәгыйфь бер селкенүе белән алмашына. Никольскийның телендә аның томана-лыгы бигрәк ачык күренә — ул бит үз фикерен дә ерып чыга алмый («я был вашим, э-э, учителем, и тон, коим вы... да-с, учителем».) Биредә геройларның тотышын аңлатып торуның кирәге дә. юк, диалог үзе бик үткен итеп образны ача.
Кызганычка каршы, автор моны кайчак сизми. Вакыт-вакыт укучыга ышанмыйча үзенең үткен сурәтләрен аңлатып бирергә керешә, шуның аркасында текст ясалма рәвештә күперә, динамикалылык кими.
Роман стилистик яктан бердәй тигез язылмаган. Бик үтемле, тәэсирле урыннары булу белән бергә (бу урыннар И. Заботинның тел чараларына бай булуы турында сөйлиләр), урыны-урыты белән корьр, әдәби яктан эшләнмәгән җирләре дә очрый. Сүз. әлбәттә, рус грамматика-сының, синтаксисын бозган кайбер җөмләләр турында бармый. Әгәр җентекләп тикшерсә, таләпчән редактор аларны бетерә алган булыр иде. Сүз биредә тарихи романның теленә кагылышлы кайбер принципиаль мәсьәләләр турында бара.
Без инде персонажлар телендә нигездә гадилек һәм образлылык барлыгын әйткән идек. Ул җәһәттән, югарыда күрсәтелгән геройлардан тыш, Симоновның, Кузьма Коровинның, Лобачевскийның әнисе Прасковья Александровнаның, Велико- польскийның, Городчаниновның, Фуксиың һ. б. теле индивидуаль үзенчәлекләре белән бирелгән. Ло-бачевскийның үз телен үткен образлы итү буенча да автор күп көч куйган.
Ләкин, кайвакыт, Лобачевскийның сөйләвен тарихи булганча бирәм дип, автор аның кайбер документларын, эш кәгазьләрен уңышсыз файдалана. Әлеге кәгазьләрдәге цитаталарны ул теге яки бу эпизодка ябыштыра. Нәтиҗәдә цитата стиле Лобачевскийның конкрет вакытта кичергән хисләренә, рухи хәлләренә туры килми. Романда Лобачевскийның студентларга геометрия башлангычлары турында сөйләгән лекциясе, мәсәлән, нәкъ шундый күренешләрнең берсе. Лекция башланыр алдыннан аудиториягә һичбер көтмәгәндә директор белән Магницкий килеп керәләр. Бу ситуациядә Лоба-чевскийның кичерешләрен аңлавы кыен түгел. «Черт бы их побрал, как некстати», —дип уйлый ул, чакырылмаган кунакларны күреп. Үзеннән- үзе аңлашыла, шундый шартларда лекциянең характеры үзгәрергә тиеш иде. Ләкин автор биредә берничә биткә сузылган һәм салмак кына аккан цитатаны ябыштырып куйган. Дөрес, автор моның бик үк әйбәт килеп чыкмавын үзе дә сизә, Лоба-чевскийның вакыт-вакыт кулын күтәреп куя, студентларга күзен төшерә, Магницкийга карап ала, ләкин салмак цитата арасына кыстырылган бу хәрәкәтләр генә Лобачевскийның шул вакытта кичергән давыллы хисләрен һич тә бирә алмыйлар. Биредә геройның сөйләү стиле белән рухи хисләре арасында
108
кычкырып торган каршылык килеп чыга.
Тагын бер мәсьәлә. Лобачевский- ның сөйләү телендә байтак кына архаизмнарны очратып була. Бу бик табигый, чөнки тарихи романда авторга персонаж теле аркылы шул эпоханың колоритын бирергә кирәк булган. Ләкин менә автор үз хикәя-ләү телендә архаизмнар белән мавыга икән, бу инде яхшы түгел. Лобачевский лекциясеннән кунаклар алган тәэсирне II. Заботин шулай тасвирлый: «Попечитель был мрачен, Фукс молчал, давая понять, что не надобно выводить попечителя из се-бя. ибо это удар по трансцендентальной системе Канта, коего чтит попечитель». Бу инде автор хикәяләве һәм аны «надобно», «ибо», «коего» кебек архаизмнар белән би-рергә кирәк түгел иде. Бу очракта бит персонаж теле белән автор теле бертөрлегә әйләнә.
Тарихи романда авторның хикәяләү теле ничек булырга тиешлеге мәсьәләсе практик рәвештә хәл ителде инде. Совет тарихи романының остасы Алексей Толстойның тәжрибәсен искә төшерү дә җитә. Ул күп эзләнүләрдән соң, үткән тарихны язучының теле бүгенге әдәби телгә таянырга тиеш дигән нәтиҗәгә килә.
Бу тарихи роман теленә караган төп принципларның берсе. И. Забо- тинның хикәяләү теле бу принциптан читкә китә дип әйтү дөрес булмас, ул бүгенге әдәби телгә таянып яза. Ләкин күргәнебезчә авторда кайвакыт архаизмнар белән мавыгу тенденциясе сизелгәли. Бу начар тенденция. Аның алга таба үсеп кире күренешкә әйләнүе бик мөмкин. Чыннан да, ул чакта укучы әсәрнең кайсы гасырда: егерменчеме, унтугызынчымы йөздә язылуын аңламас.
Биредә күрсәтелгән кимчелекләр әсәрне кабат эшләгәндә аның әйбәт нигезен бөтенләй үзгәртмәячәк. Бу роман берничә тапкыр басылырга хаклы. Автор әсәрен һәр басмада камилләштерә барыр дип уйлыйсы килә. Бу бик кирәк, чөнки әлеге басма начар редакцияләнгән. Редактор А. Линсцер әсәрнең композициясендәге төгәлсезлекләрне һәм стиль кытыршылыкларын төзәтүдә авторга ярдәм итмәгән. Хәтта җиңел генә төзәтелә торган кайбер нәрсәләр дс шул килеш калган. Грамматик яктан дөрес булмаган фразалар очрый. Мәсәлән, шундый фраза: «Лобачевский вспомнил Крупенникова, хоромы которого находились напротив университета, наживавшего, как говорили, второй миллион на выделке кож, на торговле с Китаем, и удивлялся». «Наживавшего» кемгә карый: университеткамы, Крупеини- ковкамы?
Гомумән алганда, «Лобачевский» романы — авторның уңышы. Хәзер курыкмыйча әйтергә мөмкин: Иван Заботин «үз тавышын» тарихи роман жанрында тапты.
И. Заботин романының әһәмияте безнең республикабыз белән генә чикләнми, әлбәттә. Ул совет тарихи романының үсешендә үзенә күрә бер урын алачак.
Билгеле булганча, соңгы елларда совет тарихи романы зур уңышларга иреште. А. Толстой, Шишков, Нови- ков-Прибой, Степанов, Злобин һ. б. тарихи романистларның әсәрләре укучылар тарафыннан яратып укылалар. «Иван Грозный» драматик трилогиясе дә, «Степан Разин» да, «Пугачев» та, «Петр Первый» романы да, «Цусима» да, «Порт-Артур» да, «Хождение по мукам» да — болар барысы да үз эченә зур социаль-тарихи эчтәлек туплаган әсәрләр. Аларны укып, без илебезнең данлыклы тарихын өйрәнәбез, һәм шуның аркасында бүгенге уңышларыбызның тирән әһәмиятен яхшырак аңлыйбыз, художество об-разлары аша конкрет төстә күз алдына китерәбез. Ләкин безнең иле безнең үткән тарихында художество әдәбияты өчен әле ифрат зур байлыклар, файдаланмаган мөмкинлек ләр бар. Шундый мөмкинлекләрнең берсе —безнең совет кешеләренә кадерле, якын булган данлыклы кешеләрнең биографияләре, тормыш юллары.
Безнең әдәбиятта күп кенә халык геройларының, революционерларының, бөек галимнәренең, музы кантларының, әдипләренең образла
ры әле тудырылмаган. Тарихи шә-хесләрнең тормышын әдәбиятта ча-гылдыру, икенче төрле әйткәндә, совет әдәбиятында тарихи-биографик романның үсә башлавы соңгы елларга туры килә. Бу өлкәдә уңышлар рәтенә А. Толстой әсәрләрен, Никулинның «Пушкин в изгнании» исемле романын, Ю. Тыняновның «Кюхля»сен һ. б. берничә әсәрне кертергә кирәк. Бу әсәрләрнең күп-челеге дәүләт эшлеклеләренә, яки атаклы язучыларга багышланган. Ә инде бөек галимнәргә, фән өлкәсендәге революционерларга багышланган романнар совет әдәбиятында юк дәрәҗәсендә диярлек. Бу яктан караганда И. Заботинның Лобачев- скийга багышланган уңышлы әсәре аеруча игътибарга лаеклы. Киләчәктә язучылар фән эшлеклеләре турында әсәрләр тудырганда, И. Заботинның тәҗрибәсен искә алмыйча китә алмаслар, әлбәттә.
Казанда язылган, Казанда беренче тапкыр басылган бу кызыклы әсәрне татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк булыр. Татар укучылары да, рус укучылары кебек үк, «Лобачевский» романын зур кызыксыну белән укып чыгарлар иде.