Логотип Казан Утлары
Повесть

КОМБАЙНЧЫЛАР


28
Черняев белән укытучы һаман шул рухта сөйләшәләр иде. Маһинур, яңа метод белән эшләгәндә комбайнчыларга да әйбәт, колхозларга да яхшырак дип, аның кирәклеген исбат итәргә тырьиша иде. Бер-берсеннән ераклашкан комбайннар, заправщикны яки ремонт летучкасын көтеп, туктап торганда гына да группалап урдыру методының бик файдалы икәне күренеп тора. Шул ук Фатьямов, кичә үзенә Кадыйров иләген рәтләшеп биргәч, беренче буларак, бергәләп эшләү ансатрак икәненә ышанды. Берлектә — тереклек дигәннәр... Секретарь, экзамен алган кебек, аны игътибар белән тыңлап тора һәм шул ук вакытта: «Укытучы дөрес сөйлиме?» — дип сорап, Кадыйровка елмайгалап куя. Кадыйров та аңа шулай елмаеп: «Дөрес», — дип жавап бирә һәм, урдырган гектарлар саны буенча барлык комбайнчыларны узса да, үзен биредә, бик гади яңа методның тууында хәтта Коршуновтан да арттадыр төсле хис итә иде.
Маһинур Черняевның нәрсәгәдер каршы килүенә:
— Сез хаклы түгел,—диде һәм дулкынланудан күзләренең зәңгәрлеге тагын да ачылыбрак киткән төсле булды. Корнеев, кинәт төз катып:
— Ничек?—дип куйды һәм, ниһаять, сүзгә кушылырга җай санап, райком секретарен якларга кереште.
— Иптәш Черняев хакльи. Комбайнчыларны бер-берләренә тагып йөртү — инициативаларын буу, аларньи иркенлектән мәхрүм итү дигән сүз...
— Сүз ул турыда бармый, — диде Маһинур, кашларын җыерып,— иркенлек комбайнчыларда кала.
Секретарь, көлемсерәп, күз кырые белән генә Кадыйровка карады: «Ә монысы ошыймы?» янәсе. Кадыйров: «Әлбәттә»,—дигәндәй, башын кагып куйды.
Черняев Корнеевка мөрәҗәгать итеп:
— Нигә сез райком секретаре ялгышырга мөмкин түгел дип уйлыйсыз? — диде.
Маһинур көлемсерәп куйды һәм, бу көтелмәгән елмаюын тыя алмыйча, ачулы гына сөйли бирде:
I Дәвамы. Башы 9—10 саннарда.
53
— Сез, иптәш Черняев, безнең Фатьямов өчен аерым шартлар булдырып, былтыр да ялгыштыгыз. Безгә бик кыенга төште ул. Андый шартларны бер Фатьямов өчен генә түгел, барлык комбайнчылар өчен булдырырга иде...
29
Райком секретаре, ЛАаһинурныц кабынып сөйләвенә кызыксынып һәм аньр тагын да кыздырыбрак җибәрер өчен ара-тирә юри каршы- әйткәләп, сабыр гына тыңлый. Ул бер дә каршы килми, киңәшләшә генә — бу методка хәзер үк күчәргә ярыймы, урып-җыюның иң кызган чагында яңа тәртипсезлекләр китереп чыгармасмы?
— Юк, чыгармый,—диде Маһинур...
Кадьнйров секретарьның шул чаклы бирелеп тыңлавыннан хәзер аңа исбатлап торуның кирәксез икәнен һәм ул Маһинурны нәрсәгә булса да төшендерергә, яисә үзе төшенер өчен түгел, бәлки аның фикерен ишетү өчен генә бәхәсләшүен белде.
— Эшне туктатмыйча, яңача корырга кирәк,— диде Маһинур, сүзен бетереп.
Черняев, ниһаять, килешеп, елмаеп куйды.
— Әйе. Иң элек ындыр табагыннан башларга. — Ул тау хәтле көшелләргә күрсәтте.
Председатель, сүзнең көтмәгәндә генә МТС эшеннән колхоз эшенә кайтып төшүенә борчылып, аягын алыштырып куйды.
— Кемгә ничектер,—диде ул, авыр сулап, — ә минем өчен андый метод муенга элмәк кенә.
— Ашлыкның күп булуы ошамыймыни сиңа? — дип сорады Черняев.
— Эш ашлыкта түгел, — диде председатель, — кешедә. Андый метод, билгеле, комбайнчылар өчен дә, колхоз өчен дә файдалы, ә көч каян алырга? Шул хәтле игенне мин тиз генә җилгәртеп ташлый алмыйм. Шулай булгач, ыгы-зыгы басылганчы, район сводкасының түбәнге баскычында утырмый булмый. Аннары ерып чыгарбыз. Ындыр иген өчен, басуга караганда, ышанычлырак.
— Ләкин моның белән дәүләткә җиңеллек юк бит,—дип,’ сүзгә Маһинур кушылды.—Иван Семенович, иген өчен ындыр түгел, дәүләт амбары ышанычлырак. Нинди хәл булмаска мөмкин. Әгәр яңгырлар ява башласа?
Председатель кулларын җәеп җибәрде:
— Алайса,—диде ул, шелтә катыш, — комбайннар артыннан чапканчы, өйдәгеләрие әмәлләргә кирәк.
Маһинур аңа сорау белән карады.
— Мин шуны әйтәм, — дип аңлатырга кереште председатель, — иң элек безгә үз тәртипсезлекләребез өчен борчылырга кирәк, дим. Аның,— диде ул, башы белән директорга күрсәтеп, — генераллары җитәрлек. Ә син хәзер -минем берәү генә.
Председательнең парторгны шелтәләве, зарлануы аптыраганнан иде. Ындыр табагында кеше юк иде. Группалап урдыру методы* колхозның төп көчен алды. Олылар басуга комбайнда эшләргә, арпа чабарга чыктылар. Кырчылыкта булмаган башка бригадалар да ашыгыч эштә иде. Мәсәлән, яшелчәчеләрне люцернадан аерып алып булмый бит инде, чөнки бу үләннең шулкадәр көч куеп үстерелгән беренче орлыгы председатель өчен икмәк шикелле үк кадерле хәзер. Ә колхозга һәм укытучы апаларына булышырга чыккан мәктәп балалары белән яшүсмерләр зер- нопультта күпме эшли алалар — анысына да менә ни хәтле көч кирәк бит...
54
Турбина булса иде, — дип куйды Кадыйров.— Зернопульт белән ике җилгәргечкә ике киловатт бик җитәр иде... Иван Богданыч,—дип үтенеп эндәште ул директорга, — ярдәм итәргә иде...
Директор, Кадыйровка карамаска тырышыш, күзен читкә алды.
— Кеше каян алыйм соң?
— Хәзер кеше кирәк түгел, — дип җавап бирде Кадьнйров, — хәзер мастерскойда скамья астында тик яткан электр моторы белән МТС движогыннан ике киловатт ярым энергия кирәк. Әҗәткә, — диде ул, күндерергә тырышып. — Вакытлыча гына. Колхозның үз турбинасы булгач, түләрбез.
Черняев председатель белән сөйләшеп торган җиреннән, боларнын сүзен ишетеп, әйләнеп карады.
— Механизацияләштерергәме? Күпме кирәк соң?
Кадыйров ярты киловаттка арттырып әйтте:
— Өч киловатт.
— Түгел.—диде Черняев, елмаеп. — Күпме вакыт кирәк, дим мин?
— Ярты ел, — диде председатель.
Аңар Корнеев та кушылды:
— Шунсыз булмый. Киләсе сезонга калачак. Ә хәзер комбайнчыга,
ындырда маташканчы, кырда эшләргә кирәк. Монда үз генераллары да җитәрлек. *
Кадыйров Маһинурга әйләнеп карады һәм, аның җавап көткәнен күреп:
— Бер тәүлек, — диде.
Председатель белән Корнеев, ышанмаган шикелле, күзгә-күз карашып куйдылар, ә Черняев директорга:
— Энергия бир син аңар,—диде.
30
Кадыйров, борылышта самоходны куып җитеп, югары күтәрелде дә, Каревның урын бирүен сорап, җиңеннән тартты. Тегесе, Кадыйровның, басуга берәр төрле комиссия килеп чыкканда яки сөйләшәсе килмәгән кешесе күренгәндә, кача торган гадәтен белеп, артка борылып карады, ләкин басуда беркем дә юк иде. Шуннан соң ул күз кырые белән генә кояшка карап алды.
— Иртәрәк бит әле, Федя, — диде ул, алмашыныр -вакыт җитмәгән- леккә ишарә ясап. — Мин арымадым әле.
Әмма Кадыйров, сабырсызланып, аны* җиңеннән тотыш йолкый башлады.
— Тор әле... Бераз хәл алыйм.
Карев, ирексездән, урын бирде һәм, сәерсенеп:
— Нишләп арыдың?—дип сорады.
— Сөйләшеп арыдым.
Кадыйров, урынына утырып, тизлекне күчерде дә кисәтеп куйды:
— Бирегә хәзер Коршунов килеп җитәчәк. Аның белән үзең сөйләшерсең.
— Шулаймыни,—диде Карев, төшенеп. — Ни-турында сөйләшим соң?
— Байрак турында. Үзең алдың — үзең отчет бирерсең.
Ярый-ярый. Анысын бирергә мөмкин... Тик шул гадәтен генә же- нем сөйми: култыклап ала да бер баштан икенче башка йөртә башлый. — Ул, Кадыйровны аңлаган кебек, күзләрен хәйләле генә кысып:— Аның белән әрле-бирле йөргәнче, комбайн йөртү яхшырак, — диде. — Ә кем белән килә соң ул монда?
— Белмим.
Карев авыр сулап куйды.
55
— Тагын Маһинур беләндер инде. Коршуновка байрак кирәкми бит...
— Олак моннан, — диде ацар Кадыйров, кулын селтәп. *
Карев, аны-моны әйтмичә, басмадан сикереп төште дә Шура янына— чүмәлә салгычка менеп утырды.
Кадыйровның ялгыз гына калып уйлыйсы уйлары бар иде. Уйланыр өчен комбайн чаклы әйбәт урын беркайда юк. Шушы штурвал күперчегендә нихәтле уйлар уйланып, ничаклы яхшы ниятләр кылыиды бит! Ә менә хәзер, колхоз ындырын механизацияләргә алынгач, бу эшне ничек иткәндә яхшырак буласын уйлап карарга кирәк иде. Ләкин уйлар, Каревның хәйләле сүз кыстыруына үртәлеп, башка якка киттеләр. Кадыйров үзен арыган кебек хис итте.
Журналист аңа:
— Синең загонда буласым килә,—диде, ә үзе Маһинурга елмайды. Хәзер менә комбайнчы аның елмаюына гарьләнеп йөри иде.
Кадыйров, эчке бер дулкынлану белән: «Ни хакы бар аның?» дип уйлап куйдьк Укытучыны мондый төче елмаюлардан сакларга кирәк кебек тоела иде аңа.
Загон, чөй шикелле булып тарая-тарая, бетеп килә иде. Кадыйров, тизлекне киметеп, рычагны күчерде дә машинаны кисәк кенә кире рейска борып куйдьг. Чүмәлә салгыч янга авышты.
— Әй,—дип янап кычкырды Шура, — кем шулай бора инде?!
Карев, көлемсерәп:
— Кемгә ачу итәсең син анда? — диде. — Синең зырылдатудан Шура мине сыта язды< монда.
— Ашыгам, — дип җавап бирде Кадыйров.
Бушлай терелдәп килгән урак, төбенә чаклы, бөтен хедер белән бодайга кереп китте. Кадыйров машинаны тигезләп, рычагны «урынына күчереп куйды да, җиңеләеп китеп, аркасы белән салкын тимер урындык артына терәлде. е
Тешле урак, туктаусыз чажгырып, куе бодай сабакларын яссы корыч сегментлары белән кистереп тора. Башаклар, калты-рана-калтырана, хедер тагарагына авалар. Кадыйров аларга, күзен алмыйча, текәлеп карап бара.
Башакларның әнә шулай корычка киселеп, калтырана-калтырана, Кадыйровка баш селеккәндәй, киң тагаракка дәррәү авуларында ниндидер бер шелтә бар иде шикелле. Алда диңгез чаклы басу җәелеп ятканда, ни хаҗәте бар аның Коршуновта! Тагарактагы- спираль винтлар шушы агып килгән бодай диңгезендәге башаклар күбеген сыпырып алалар да икс агым итеп бер-берсенә каршы алып китәләр һәм, транспортерда бергә кушып, молотилкага кертеп җибәрәләр. Сугылган салам чүмәлә салгычка төшә. Алтынсу тузан белән кибәк, болыт шикелле булып, өскә оча, ә чиста бөртек элеватор җиңсәсеннән салмак кына иркен бункерга сибелеп тора. Шушы катлаулы агымдагы бар нәрсә дә комбайнчьв өчен гади һәм ачык иде. Машина бодай диңгезен бөртек агымына әйләндерә. Ә Кадьпйровка, аяк-кулларын гадәтенчә эшләтеп, бу хәрәкәтне фәкать тәртипкә салып торырга гына кирәк иде. Әмма артык чуалып киткән уйлар белән ида-рә итүе хәтсез кыен иде.
Алда, атльп юлда, ниһаять, олау күренде. Арбага өч кеше утырган. Кадыйров Каревка: «Киләләр»,—дип әйтмәкче дә булган иде, ләкин, ат тотучьь янында журналистның киң җилкәле пиджагы белән Маһинурның зәңгәр кофтасын күргәч, йөзен җыерып куйды. Ул ачуы килеп: «Эше юк кеше шикелле басуда буталып йөри!» —дип Маһинур турында уйлап куйды. Аннары: «Аңа тагын «уйчан күзләре белән карый торгандыр әле — дип Коршунов турында уйлады. — Маһинур сизми микәнни? Бәлкем ошыйдыр аңа. Шура әйтте ич: миңа шулай карасалар, җиңеләеп китәм
56
чөнки шулай карап торганда, мин үземне судагы балык кебек хис и тәм,— дигән иде...»
Кадыйров ачулы гына тавыш белән:
— Шура! Җибәр монда Каревны!—дип дәште.
Тегесе минут эчендә площадкага менеп җитте.
— Утыр,—диде Кадыйров һәм, бер кулы белән рульне тотып, урыныннан торды.— Коршунов белән үзем сөйләшәм!
31
Олау Фатьямов покосына туктады. «Сталинец»та урдырган Наташа сменасын да, загонын да бетерен килә иде. Фатьямов, канатларын салындырган тилгәнгә охшап, юл буендагы чүмәлә өстендә утыра. Ул яна гына йоклап торган, исерек кеше шикелле башын бутый-бутый, чәч араларына тулган кибәкне коя иде.
— Күп йоклаган,— дип куйды Шура.
Кадыйров т.уп-туры кунакларга таба китте һәм, Коршуновыми Маһинурны култыклавын күреп, кызурак атлый башлады.
Шура аның артыннан:
— Ашыкма. Абынырсың,—дип көлеп калды.
Фатьямов та, өс-башын кага-кага, иренеп кенә урыныннан торып, кушакларга каршы китте. Комбайнчылар икесе ике яктан бер үк вакытта килеп җиттеләр. Журналист, чиксез шатланган кыяфәт белән, йокысыннан айнып бетмәгән Фатьямовның кулын селеккәләргә тотынгач Маһинур Кадыйровка борылы-п карады. Ул, Кадый ровный кырыс чыраен күреп, борчылып куйды:
— Ни булды сиңа?
Кадыйров жавап бирмәде.
— Күпме калды- әле?
— Ике әйләнерлек,—диде Кадыйров.
Маһинур Фатьямов комбайнына таба ымлады.
— Наташа бетерә инде.
Кадыйров, ачуы килеп:
— Наташа бетерер ул, — диде.
Маһинур, бөтен игътибарын биреп, аны күзәтә иде.
Ул арада Коршунов, Фатьямовны азаплый-азаплый, бу сезонда беренчелекне алырга нәрсә комачаулый соң, дип төпченә иде. Кадыйров әче генә көлеп: «Хатыннар»,— дип куйды. Ул Фатьямов та шундыйрак итеп каршы әйтер дип көткән иде, ләкин тегесе иңнәрен генә сикертеп куйды.
— Кадыйров гаепле, — диде Маһинур.
Фатьямов Коршуновка жавап бирергә җыена иде — әллә ишетеп дәшмәде инде, әллә юри ишетмәгәнгә салышты*.
— Үзем дә белмим, кем комачаулый торгандыр,—диде ул, караңгы чырай белән. — Башлаганда ук эшемнең рәте булмады.
Маһинур, нигәдер әлеге сүзендә торып:
— Кадыйров аның юлын кисте,—дип кайтарып әйтте.
Фатьямов козырегы астыннан гына Маһинурга күз төшерде һәм, аның, ачуланган кебек, кашлары җыерылганын күреп, уңайсызланыш аска карады.
*— Кадыйровта түгел эш,—диде ул акрын тавыш белән.
Маһинурның кашлары кайта төште. Ул чиксез шатланган бер төс белән Кадыйровка карады һәм куанычым өркетәсе килмәгәндәй, пышылдап:
— Шулай да аңлады бит,—диде.
Коршунов, ни булганын аңламыйча, әле берсенә, әле икенчесенә ка- рангалый иде. Ул юлдашы Маһинурның чыраендагы һәрбер үзгәрешне,
57
кашларының жыерьглуыи да, Кадыйровка караганда чак кына күтәрелеп куюын да күреп торды. Ул Маһинурның шулай күз атып алуында ниндидер бер чиксез шатлык билгесе дә сизде, тик моның сәбәбенә -генә төшенә алмады. Янындагы өч кешенең хәзергә киная белән генә сөйләшкән нәрсәләре, ихтимал, Кадыйровка кайтып калмый, бәлки каядыр тирәигәрәк яшеренгән иде, ахры; әмма журналист, артык тирәнгә керергә гадәтләнмәгәнлектән, бигрәк тә кешеләр арасындагы тирән мөнәсәбәтләрне аңларга күнекмәгәнлектән, бу эшнең Кадыйров катнашыннан башка булмавын гына сизенде. Хәзер бу эшнең аелын тикшереп торырга вакытьп юк иде шул аның, шуңа күрә ул газета полосасы өчен бик нечкә тоелган әңгәмәне башлангач ук тамырыннан кыеп салырга булды.
— Кара аны, ышанычыбыз синдә,—дип кисәтте ул Фатьямовны.— Урып-җыпо сезонының кызган чагы әле.
Фатьямов дәшмәде. Ихтимал, Коршуновны ишетмәгәндәдер, чөнки, бик бирелеп, ботинка башларын карый иде. Маһинур, шатлыклы- елмаюын көчкә-көчкә яшереп, Фатьямовны күз кырые белән генә күзәтеп тора иде. Аның әнә шулай елмаюында ниндидер бер шикле нәрсә бар төсле тоелды Коршуновка. Ана кеше яраткан улына, берәр гаеп эшләсә, шулай карын торгандыр. «Әлбәттә, Маһинур ярата аны», — дип уйлап куйды Коршунов. Кадыйров та Фатьямовка кырын карап тора, ләкин аның карашы бик кырыс иде.
— Алайса, ягез, иптәшләр, — диде Коршунов, көрсенеп,—эшкә башлыйк.
Журналист чын эшне күздә тотып әйтте. Басуга шуның өчен дип килгән иде дә бит ул: яңа метод турында газетага бер битлек материал әзерләргә кирәк. Ләкин Кадыйров сүзгә башламас борын ук баш тартты.
— Минеке түгел, — диде һәм, күзе белән Фатьямовны күрсәтеп: — Аның методы,—дип сүзен бетерде.
Тегесе үз нәүбәтендә әсәрләнеп куйды. Сүзнең ниндидер групповой метод турында барганын ишетеп:
— Анысы нинди әкәмәт тагын? — дип сорады.
— Шуны» белмәскә син!—диде Коршунов. — Тормыштан артта каласың...
Ул, Фатьямовны култыклап алып, яңа методның аелын аңлатып маташканда, Кадыйровның ачуы кабарына торды: нигә шулчаклы тавыш күтәрергә кирәк?
Фатьямов өченче көн, загонга дип, хәтсез зур мәйдан бүлеп алган иде. Кичә ул моны өч-дүрт көн эчендә үзе генә ерып чыга алмаячагына ышанды, ә председатель бетерүне таләп итә, чөнки бодай коела башлаган иде, инде. Шуннан председатель самоходчылардан Фатьямовка урдырышып бирүне үтенде. Кадыйров белән дядя Вася, «Сталинең» артыннан ияреп, бөтен мәйданны бер тәүлек эчендә урдырып чыктылар. Билгеле, өч машина бер машинага караганда яхшырак. Ни кирәк соң аңар?
— Миңа барыннан бигрәк инициаторның мәкаләсе кирәк, — диде Коршунов.
— Мин башламадым бит аны,—диде Фатьямов, Коршуновны, бу уеннан кире кайтарырга тырышып. — Беренче булып Наташа тәкъдим итте...
Коршунов аны машина янына алып китте.
Маһинур хәзер Кадыйровка карады*, ләкин тегесе алданрак дәште:
— Нигә аяк талдырып йөрисең?
— Ат белән килдем ич мин, — диде Маһинур.
Кадыйров кырыс кына кайтарып сорады:
— Нигә?
Маһинур аптырабрак калды. Хафалы бер чырай белән Кадыйровка карады, иреннәре ачылып китте.
Кадыйров Коршуновка кайнаган зәһәр ачуын Маһинурдан алырдай булып тора иде.
— Син бит китәргә булган идең. Нигә кире кайттың?—дип сорады ул катырак тавыш белән.
Маһинур, түбәнчелек белән генә:
— Синең янга, — диде.
Кадыйров та аптырабрак китте. Маһинурның җавабыннан сүзсез калып:
Эшегез юк... Шундый вакытта... — дип мыгырданып куйды.
— Эшнең. Федя. иге-чиге юк,—диде Маһинур, — иң әһәмиятлесе менә — синеке. Черняевка ышандырдың син. Шуңа менә борчылып йөрим. Башкарып чыга алырсыңмы?
Кадыйров читкә колак салды. Коршунов белән Фатьямов кире киләләр иде. Наташаның. соңгы полосаны бетермичә, алар белән сөйләшәсе килмәгән, ахры. «Молодец»,—дип уйлап куйды Кадыйров.
Коршунов килешли Кадыйров белән ДТаһинурга күз төшереп алды да аларның йөзендә җанлану сизеп:
— Ни сөйләшәсез? — дип сорады.
Маһинур Богданычның энергия җибәрергә боерык биргәнен әйтте. Монтерлар чыбык сузалар: кояш баюга ындыр табагында лампочка яначак. Председатель дә колхозның балта осталарына төяү бункеры ясарга кушкан. Алары такта ышкылый башлаганнар инде: кечкенә җилгәргеч белән зернопульт өчен ике җиңсәле ящик әзер булачак. Кадыйровка, моторны беркетеп, ике привод белән тоташтырасы гына кала.,.
Маһинур. Кадыйровка сынап карый-карый:
— Ашлык ташу эшен дә механизацияләштерсәк, әйбәт булыр иде,— диде. — Кызларыбызга кәрзин белән ташуы бик авыр бит.
Фатьямов аңар, кызыксынып, күз кырые белән карады, монысын ничек эшләргә соң, дип уйлана иде, күрәсең.
Тагын бер мотор булсын иде,— дип, көрсенеп әйтеп куйды ул.
— Ул чакны ындыр табагы түгел, ә электр станциясе булыр иде ул,—диде Коршунов. — Юк инде, дусларым, бер мотор белән генә ерып чыгыгыз.
Маһинур тагын Кадыйровка гына мөрәҗәгать итеп:
— Аны ике машина белән ничек тоташтырырга соң?—дип сорады.— Федя, ике шкифлы агач вал ясатырга кушкан идем инде мин.
— Нәрсәгә ул?—диде аңар Кадыйров, шелтә белән.— Өч шкифлы кирәк. Өченчесе мотор өчен.
Маһинур җанланыбрак китте: ахыр чиктә авызыннан сүз чыкты бит!
— Димәк, ясыйсың?—дип шатланып сорады ул. — Бер төн эчендә... Мин терәк ясатырга да куштым инде. Җиргә...
Кадыйров, аның сүзен бүлеп:
— Кирәкми, — диде. — Терәк өстә, түбә астында булачак.
— Дөрес!—диде Фатьямов, аның уен аңлап, — өскә, араталарга куеп беркетү яхшырак. Аннары тиз генә сүтеп алып, башка колхозга җибәрергә дә була.
Коршунов, кулларын уа-уа, алар тирәсендә:
— Күчерелмә ток. Чистарту эшен механизацияләү... — дип үз-үзенә сөйләнгәләп йөри иде. Шуннан: — яңа, өзлексез агым белән эшләү методы,— диде дә,'Фатьямов каршына килеп, сөенеп әйтеп куйды<:—Монысы, иптәшләр, тагын бер полосалык ич!
Фатьямов көлеп җибәрде.
Бездә берәр атна торсаң, андый полосаларны бер елга җитәрлек итеп алып китәрсең.
59
Маһинур хәзер, Фатьямовны-ң җанланыбрак китүенә сөенеп һәм Кадыйровтаи туры җавап көтеп, комбайнчыларны күзәтеп тора иде.
— Үзең генә башкарып чыга алырсыңмы* соң?—дип төпченә бирде ул. — Иртә беләнгә хәтле... Мин дә булышырмын.. Конференциягә иртәгә китәм.
— Нинди конференциягә? — дип сорады- Кадыйров.
— Укытучыларныкына.
— Шашканнар! Шушындый вакытта кешеләрне эштән бүләләр.
— Укытучыларныкы ич ул, Федя. Алар бит урып-җыю эшендә түгел... Райком секретаре сезгә ышана...
Кады1Йров1ка: «Башкарып чыгам, билгеле»,— дип әйтергә иде дә, төнге сменага барасы бар шул, ә Карев сыңар кул белән булдыра алмас, һәр хәлдә ял итмичә ике смена эшләве авыр аңа.
# — Ярдәмчедән сорарга кирәк,— диде Кадыйров.
— Киттек,—дип чакырды Маһинур.
Алар урылмаган бодай басуы эченнән самоходка таба киттеләр. Кадыйров комбайины-ң каршысына чыгарга ашыга, ә Маһинур артка кала иде. Ул куллары белән як-якка башакларны! аера-аера, Кадыйров белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсе килеп, юри әкрен барган төсле иде. Барган мәлгә ул:
— Валикны ничек урнаштырырга уйлыйсың соң?—дип сорады.
Кадыйров күңеленнән: «Бер башын ояга урнаштырам, икенчесен кронштейн атламасына», — дип куйды».
— Урнаштырырбы-з,—диде ул нык ышанган тавы»ш белән.
— Мин кронштейн турында уйлыйм,—диде Маһинур.
Кадыйров сәерсенде. Икесенең дә уйлары кронштейнга кайтып калу гаҗәп иде.
— Нәрсәсен уйлыйсың аның, — диде ул, ачулы» гына. — Кронштейн бар инде.
Маһинур көлемсерәп куйды.
— Аннан тагын, Фатьямовны» чакыр,—дип үтенде ул, кыюсыз ■ ына.
— Кая?
Маһинур кызарып китте:
— Булышырга.
Кадыйров төшенде. Билгеле, Маһинурның беләсе килә: сөйләшә башлаганда, ни сәбәптән Фатьямов уңышсызлыкларыннан газап чиккән кеше шикелле боек иде дә, соңга таба җанланыбрак китте? Әлбәттә, Фатьямовның җанлана төшүенә сөенә ул. Шулай да Кадыйровның ни катнашы бар соң монда?
— Үзең чакыр.
Маһинур, елмаеп, тагын да кызарыбрак китте.
— Беләсеңме, — диде ул, уңайсызланып, — ул ни дип уйларга мөмкин... Ни дип уйлыйсын үзем дә белмим, —диде дә көлеп куйды. — Миңа аны чакыруы» уңайсыз инде.
Шуннан соң Кадыйров хатыныннан сылтау тапты: — Наташа Фатья- чов урынына икенче сменаны» эшли алмый.
— О!—дип куйдьи Маһинур, бик ышанган тавыш белән.—Эшли ала. Наташаны- үзем күндерәм.
32
Маһинур белән Кадыйров ындыр табагында әвеслек астына җилгәргечне һәм зериопультны әйләндерү өчен агач вал урнаштыра торганда, Фатьямов мастерскойга мотор алырга китте. Маһинур, кичен партия җыелышы уздырып, шуннан калага китәргә уйлаган иде дә, ләкин планын үзгәртергә булды. Конференция иртәнге сигездә башлана, соңгарырга
60
ярамый, ш.улай да анда яктыргач та китәргә була, мондый эш хакына бер төн йокламаса йокламас, ындырларында хәзер ике комбайнчы' эшли бит.
Кадыйров аратага атланып утырган да атламаларны шөрепләр белән ныгыта. Маһинур, аңа булышып, астан алты кырлы вал белән атламаларны тотып тора.
Әвеслектә араталар күп иде. Комбайнчылар, -мотор куярга дип ике аратага аркылы киң такта салганнар. Өченчесенә хәзер Кадыйров каешлары салынып торган валны беркетә, ә дүртенчесендә, салам түбәне яп- якты яктыртып, электр лампасы яна иде. Әвеслекнең салам астына түшәлгән чыбыкларына чыпчыклар кунган. Алар, башларын елт-елт боргалап, өстән әле лампочкага, әле Кадыйровка карыйлар иде.
Маһинур астан, кронштейнның кәкре атламасын тотыш торган килеш, шелтә катыш әйтте:
— Фатьямов: безнең эш түгел, ди. Комбайнчыга, әйтерсең, ындырда эшләрлек эш юк. Юкка алай ди. Ялгыша ул. Комбайнчы безнең колхозда беренче механизатор ул, бар эшне дә белергә тиеш ул...
— Шулай, билгеле,—диде аңар Кадыйров өстән. — Мине, мәсәлән, агитировать итеп торасьв юк. Моны син Фатьямовның үзенә, я жыелышта әйт. Мин белемле кеше инде, — диде ул, колхозда үзенең механизатор икәнлегенә ишарәләп, һәм шундук күңелендәген әйтеп бирде: — Комбайнчыны механизатор итүе авыр түгел, тик менә аны комбайннан гына аерырга кирәкми...
Кадыйров комбайнчының моңарчы МТСта сезонлы эшче генә булуын күрсәтергә тырыша иде. Комбайнчы ике ай урдыра да калган ун айны я машина тирәсендә йөреп уздыра, я конторада тәмәке пыскыта, яки өендә, герой булырга хыялланып, мич башында ята. Комбайнчының вазифаларын арттырырга вакыт инде. Ике ай гына түгел, ел буе механизатор булып эшләсен ул. Колхозда аңа яраклы эшнең иге-чиге юк. Инде урып- жыю вакыты җиттеме— рәхим итәсез, ындыр табагындамьи яки фермадамы яткырмагыз аны, комбайн — аның жан сөйгән эше.
Кадыйров, дәртләнеп китеп:
— Сезгә мин колхозда фабрика корып бирәм, тик комбайннан гына аера күрмәгез, — диде. Маһинур риза булды.
— Газетага язарга иде.
— Коршуновкамы? — диде Кадыйров, көлеп.
Маһинур уйга калды һәм, Кадыйров атламаны» ныгытыш бетергәч, талган беләкләрен төшереп җибәрде.
— Газетачыга юкка ябырылдың,— диде ул, үкенечле итеп.
Кадыйров, икенче аратага күчә-күчә:
— Иске җырны җырлыйсың, — диде.—Бәлкем, син аның талантына шаккаткансыңдыр? Ә мин, турысын әйтим, аның шулай сиңа карап торуына ачуым килә...
Маһинур көлемсерәп куйды.
— Шуның өчен күз инде ул... Карама, дип әйтеп булмый.
Кадыйров җавап бирмәде.
Хәзер ул икенче атламаны- куеп -маташа. Маһинур сөйләнә иде әле: чынлап, ул Коршунов бераз сәеррәк кеше. Аларның хатыны* белән нәрсәдер булган бугай: хатыны-, бөтен районга тавыш чыгарып, көнләшеп йөргән, редакция тәрәзәсе артына килеп, аны- саклап торгалагаи, диләр. Обкомга һәм аннан югарырак урыннарга ире өстеннән язган. Аннары, Коршуновны ташлап, берәү белән китеп барган, диләр... Ләкин боларныи Коршуновка яхшы журналист булыр өчен бернинди зыяньи юк бит.
Кадыйров, шөрепләрне урынына кертә-кертә:
— Шулай анысы-,—диде, иренеп кенә. — Бәлкем, ул начар журна лист түгелдер дә...
61
— Шулай да «мин аңар көн күрсәтмәс идем, диген,— дип көлеп куйды Маһинур.
— Синең аркада, — диде Кадыйров.
— Сизәм, рәхмәт, — диде тегесе.
Кадыйров аңлатыбрак әйтте:
— Әгәр дә аның беренче хатаны белән бер хәл булган икән, икенчесе белән дә нигә шул хәл булмас дисең? Синең белән дә шундый хәл булмасын дип борчылам мин.
— Борчылмасаң да ярый,—диде Маһинур. — Коршуновка чыгарга җыенмыйм.
Кадыйров:
— Ә Фатьямов?—дип, аратадан сикереп төште.
— Фатья-мовмы? —диде Маһинур, аптырабрак китеп. — Федя, аны- да яратмыйсыңмы син?
— Мин ни! Минем яратмавым, — диде ул, пошынып, һәм аратага менеп китте, — бәлкем, синең яратуыңнан яхшырактар.
Әвеслек астыннан кыйгачлап ярты ындыр табагын яктыртып торган лампочканың аргы баштагы тонык шәүләсендә аяклар күренде. Ике кеше килә: Фатьямов белән Иван Семенович икән. Беренчесе, бөкрәеп, аркасына чыпта капчык белән мотор күтәргән, култык астына самовар морҗасы шикелле кәкре «Коммунар» элеваторы- кыстырган. Икенчесе кулына кечерәк бер юл сумкасы тоткан иде.
Кадыйров, йөзенә тынгысыз бер төс чыгарып, күзе белән морҗаны күрсәтте:
— Нәрсә ул?
Фатьямов, мактанып:
— Элеватор бу, Федя!—диде. — Ватык комбайннан алдым.
— Җилгәргечтән алмаганыңны күрәм. Нәрсәгә соң ул?
Ул арада председатель, наянланып, бер Кадыйровка, бер укытучыга караигалап тора иде.
— Ашлык китереп торырга,—диде Фатьямов. — Кызлар аны -гел кәрзин белән генә ташымаслар ич. ЛАин дә бит, Федя, техниканы азмы- күпме аңлыйм.
— Начар аңлыйсын, — диде Кадыйров. — Әйләндерә алмаячак. Морҗаңа энергия җитмәячәк.
Фатьямов, председатель сумкасын күрсәтеп:
— Ә монысы? — диде.
Председатель, сумканы җиргә куеп, эченнән кечкенә генә бер мотор чыгарды.
Фатья1мов, сакланып кына моторны кулына алды һәм, бүләк тапшырган шикелле, Маһинурга сузды:
— Рәхәтләнеп әйләндерәчәк...
Укытучы моторны әйләндереп-әйләндереп карады да Кадыйровка бирде. Маһинур: хәзер инде булышырга кирәкми, вал беркетелгән, ә калганнарын Фатьямов эшләп бетерешер, дип уйлап, хушлаша башлады. Кайтып китешли:
— Ә мәхәббәткә чыннан да саранрак икәнсең, — диде ул Кадыйровка.
Фатьямов белән председатель, шикләнешеп, күзгә-күз карашып куйдылар.
— Ә җыелыш?—дип сорадьи Кадыйров Маһинурдан.
Тегесе, әйләнеп карамыйча, китеп барды-, — ишетмәде, ахры.
Председатель:
— Менә сиңа җыелыш!—дип, беркетеп куелган валны әйләндереп җибәрде һәм, Фатьямовка мөрәҗәгать итеп:
— Иртәгә эшләп бетерсәгез, алтынга күмәм үзегезне,— диде.
62
— Алтының кирәкми, парторгынны» бир син, — диде Фатьямов, шаяртып.
Председатель, иелеп, комбайнчыга астан карады» да, кулын йодрыклап, нәрсәдер күрсәтте.
— Алмый тор әле!—диде ул, җитди тавыш белән. — Ышанычсыз кулга бирмибез.
— Бирмәсәгез, үзе китәр,—диде Фатьямов.
Председатель, комбайнчының шаяртуын чынга алганга аның хәтере калуын күреп, сорады:
— Нәрсәсенә исең китте аның? Тол хатын тол хатын инде ул. Кызлар беткәнмени сиңа?
Фатьямов төкеренеп куйды.
Шуннан ул, элеватор катына китеп, мышный-мышиый гайкаларны бора башлады. Председатель белән бүтән сөйләшмәде. Ул киткәннән сон Кадыйров: Төнлә комбайннар «Красный Дол»га күчәчәк, вакыт барында Иван Семеновичтан ат сорарга иде,— дигәч, Фатьямов кабымып китте:
— Җәяү барсак барырбыз, ләкин ялынмыйбыз! Түрә түгел!
Кадыйров бу ачуның кемгә төбәлгәнен: аның үзенәме яки председательгәме икәнен аңламады һәм, Фатьямовны үртәмәс өчен, аның сүзенә кушылды;:
— Әйе, саранрак мужик ул.
— Карун!—диде Фатьямов. — Барысын да үзенә генә җыеп алыр иде!
Кадыйров, сүзнең кая таба барганын аңлап, икенчегә борды:
— Иртәгә ял итмичә эшлибезме?
Фатьямов, элеватор тышындагы гайканы бора-бора, караңгы чырам белән:
— Эшлибез, әлбәттә, — диде. — Ләкин синең белән миңа бер загон таррак.
— Ничего, бәрелешмәбез әле, — диде аңар Кадыйров, тынычландырырга тырышып.
— Юк, бәрелешәбез, — диде Фатьямов. — Чөнки без хәзер чын дошманнар бер-беребезгә. Маһинур аркасында!
Кадыйров сызгырып куйды.
— Алайса, күпкә түгел, —диде, елмаеп.
Фатьямов:
— Үлгәнче, — диде һәм соңгы гайканы» чатырдатып борды да кыскычны элеватор өстенә ыргыттьп. — Ни сөйләштегез сез? Нинди мәхәббәт турында?
Кадыйров моторны такта өстенә урнаштырып маташа иде. «Калдырып китте бит шушы сагызны»,—дип, Маһинур турында уйлап куйды.
— Мәхәббәт турындагы сүзләрдән башым катты инде, — диде ул Фатьямовка, яшермичә.
— Ач күз син, Кадыйров! Үзеңнеке генә җитми, кешенекенә үреләсең. Колач җәяргә кирәк бит... Тукта әле, — дип янады Фатьямов акрынрак тавыш белән, — Наташаның күзен ачыйм әле.
— Эһе, зинһар ача күр. Юкса, Наташа бөтенләй сукрайган, берни күрми, — диде Кадыйров, аның сүзен хуплагандай, һәм җирдә яткан тимер коршауга кыскыч белән күрсәтеп: — Шул нәрсәне алып бирче, — дип үтенде.
33
«Красный Дол»га ике самоход белән «Сталинең» күчеп килде. Моңарчы анда эшләгән «Коммунар» иртә өлгергән участокларны урдырып чыккан иде инде.
63
Фатьямов, дүрт комбайнны күреп, шаккаттыс
— Акылыңнан язарлык ич!
Алар, атка утырып, затоннарына кайтып киләләр иде. Кадыйров, дилбегә тоткан килеш, юлдашын сабыр гына тыңлап бара. Тегесе, юлга чыкканнан бирле, әле төн йокламаганга арыганмын дип, әле ындыр табагында юкка гына көч әрәм иттек дип, зарланып килә иде.
Фатьямов, мондый вакытта комбайнчының комбайнда булырга тиешлегенә ымлап, сукранып куйды:
— Барган булдым бит шул эшкә. Наташа үтенмәсә, ул җилгәргечләргә тотынырга уемда да юк иде. Сиңа ярый, синең бурыч ул, ә миңа бит аның өчен эш язмыйлар.
Басуга җитәрәк, бөтенләй кәефе китте аның:
— Бу чаклы машина арасында нишләмәк кирәк! Соңгы процентларыңнан коры калырсың.
Кадыйров ат барган мәлгә арбадан сикереп төште дә басу аркылы, камыл өстеннән үз загонына таба китте. Самоход, ике покос урдырып, өченчесен әйләнеп килә иде инде. Комбайн артындагы чүмәлә салгычта чәчәкле яулыгын кашлары өстенә үк төшереп бәйләгән бер кыз басып килә. Кадыйров чүмәлә салгыч яныннан узганда, кыз аны кырын күз белән сагаеп кына карап калды« да, учларын төкерекләп, Шурага караганда да ныграк кизәнеп, сәнәге белән каерып-каерып ала башлады. Кадыйров: «Ходай бирсә бирә бит безгә хезмәткәрләрне» дип, авыз эченнән генә көлеп куйды.
Карев, изрәгән кебек, утыргычына бөтен гәүдәсе белән салынып, рульне тотып утырган, муенын җыерган, бөгәрләнеп беткән картузын борынына чаклы батырып кигән иде. Ул Кадыйровның күперчеккә күтәрелүен озак кына карап торды, аннары, комбайнны туктатып, моторны сүндерде дә, уфылдап, терсәкләре белән руль өстенә ятты.
Кадыйров, аның хәлен уртаклашкандай:
— Арыдыңмы? — дип сорады.
Ничек арымасын инде! Ике смена буена бер кул белән руль йөртеп кара әле!
— Арыганнан да яманрак! — диде Карев, авыр сулап. — Ындырда юкка маташтыгыз.
Кадыйровның сораулы карашына каршы зарланып әйтте ул:
— Карун икән бу председатель! Берәүләр аңа яхшылык итә, ә ул карунлана. Шураны алып китте!
Кадыйров: «Әйбәт иткән»,—дип уйлап куйды, чөнки кичә Шура хәтерен калдырган иде аның. Кадыйров, Фатьямов белән Коршунов яныннан кайтып, Каревка группалап урдыру турында сөйләргә керешкәч, Шура: «Методыгызны күрдем. Козгыннар шикелле өчәүләп ябырылгансыз берәүгә»,—дип көлгән иде.
Кадыйров хәзер көлеп куйды.
— Шуңа елыйсыңмыни?—диде ул, шаяртып. — Әнә үзеңә тагын бер кәләш килгән.
Карев Кадыйр ов-ка ачулы чырай белән күзен атып карады.
— Ике хатын-кыз артыннан чаба торган түгел мин. — Картузын артка шудырып җибәрде. —- Берсе дә бик җиткән.
Кадыйровның үзе өчен түгел, Карев өчен кәефе китте.
Карев Шураны күндерә алыр дип уйлый, шулай дип өметләнә иде ул. Әмма киресенчә булып чыкты. Комбайндашьи хәзер Шура сүзләрен сөйлн иде.
— Алайса, туегыз бозылган инде?—дип сорады' Кадыйров.
— Тамчы да бозылмаган, — диде Карев. — Хәзер инде Шураны яшерә алмассың миннән. Мин аны су астыннан булса да табам. Бүген үк председатель янына барам.
Кадыйров, аны җиңеннән тартып:
64
Бар. башта кайтып йокла,—дип киңәш итте.
Ләкин Карев урыныннан кузгалмады.
— Ә син? йокладыңмы соң? — дип сорады .ул ачулы кььяфәт белән.
- Чыдыйм мин.
— Тазалыгың турында әйтмим лә! Күпме эшли аласың син хәзер? Кайтып берәр сәгать йоклап килер идең, юкса, бирешеп куюың бар. Аптыраган инде! Кара аны, Наташаң тегене — Фатьямовны алга чыгара бит. Аның загонында төн буе бертуктаусыз әйләнеп торды*. Болай булса, безне узып китүләре бар. Байракны ычкындырмагаек. Бик тиз очарга мөмкин ул.
34
Каревның шикләнүе юкка гына булмаган икән. Фатьямов Наташаны алмаштырды да бер-ике сәгать эчендә загонын ялт иттерде.
Колхоз бригадиры Фатьямовны* арпа урдырырга алып китте. Ләкин арпа басуы тигезсез, комбайн керә алмаслык булып чыккан. Шуннан Фатьямов аптырап калмаган, яхшырак җирне: тау битендәге солы басуын — сайлап алган. Тау түбән урдыруы читен дә түгел икән. Әмма сәгать ярымлап вакыттан соң Корнеев килеп төште һәм Фатьямовка районның «иң аргы почмагына, уты*з километрга күчеп китәргә тәкъдим итте. Анда, Максим Горький исемендәге колхозда, тыгынлык икән. Быел күрше МТС уңышны .урдырып бетерә алмаган, шунлыктан горькийчыларның ике йөз гектар бодайлары* бөтен килеш тора, ди. Корнеевка районнан редактор шалтыратып, үзенең Черняев белән сөйләшкән сүзләрен әйткән: Фатьямов булышка барырга риза булса, райком секретаре моңа каршы түгел, ди икән.
«Сталинең» туктады.
— Ничек булышмыйсың инде күршеләргә!—диде Фатьямов, куанычыннан.
Ул Кадыйровның комбайны «Сталинең» турысына җиткәнне көтеп торды да, киңәшләшүдән бигрәк, шатлыгын уртаклашасы килеп, аның каршысына китте.
— Китәм! — Фатьямов мәйданчыкка күтәрелде һәм, Кадыйровның ине өстенә иелеп, кай җиргә, ни өчен баруын сөйләп бирде.
— Кара аны!.. — диде аңар Кадыйров, кисәтеп.
— Нәрсәне карыйм? План буенча түгел дисеңме? — диде Фатьямов, елмаеп кына.— Ике йөз гектар — диңгез бит ул! Мондый корабльгә...
— Анысын әйтмим мин,—диде Кадыйров, аның сүзен бүлеп,— бодайны шул килеш калдырырга ярамый, билгеле. Урыш бетерергә кирәк. Ә ,менә нигә синең комбайн гына бара?
Фатьямов Корнеев сүзләрен кайтарып әйтте:
— «Сталинец»ка кайда да рөхсәт. Зур корабльгә...
— Анысын ишеттем инде. Ике самоходны җибәрсәләр, әйбәтрәк булыр иде — алар тизрәк барып җитә. Ә син уйлап кара, комбайнны юл йөрүгә җайлап, аннары, барып җиткәч, урдыруга җайлаганчы, аннан, гусеничныйга тагылып, барып җиткәнче — бер тәүлек вакытны әрәм итәсең.
Фатьямов борчыла калды. Ул Кадыйров сүзенә ышанганга түгел, бәлки аның әйткәннәре директорга җитә калса, тегесе башкача эшләп куярга мөмкин, дип тынычсызлана башлаган иде.
— Мин чыгып киткәнче, маеңны* кап, — дип үтенде ул. — Синеңчә, солыда чемченеп яту яхшыракмыни? Урдырасың, урдырасың — бункер буп-буш. Солы бернигә ярарлык түгел. Ул солыда герой булудан бигрәк, кипшенеп бетәрсең.
— Ә-ә, алай икән! Ул чагында ашыга төш син. Соңга калырсың. Алмашка да ышанычлырак кешене ал: Наташа бармаячак.
— Җибәрмисеңмени?
— Үзе риза булмаячак.
— Карап карарбыз,—диде Фатьямов, янабрак.
Кадыйров Наташа турында икеләнеп әйткән «иде, сүзен төзәтебрәк әйтте:
— Колхоз җибәрмәячәк.
— Ни өчен?—диде Фатьямов, ачуы чыгып. — Әмәлләп биргәнебез өченме? Төн буе шуның өчен азапландык бит. Алайга китсә, ындырга барып, бөтен карусельләрен ватып бетерәм.
— Ватып кара!—диде Кадыйров.
35
Фатьямов, председательне күндереп, Наташадан үзе белән бергә барырга үтенде. Тегесе риза булды. «Сталинең» белән ерак юлга чыгудан курыкмады ул.
— Ә ирең?—дип сорады Фатьямов, гаҗәпләнгән булып.
— Иремме? — Наташа, болай иткәндә ни буласын күз алдына кигергәндәй, уйга калды. Комбайнчының тел төбен аңлап: — Иремне әйтәсең икән әле!—дип елмаеп куйды. Карасу күзләре очкынланып китте. — Нәрсәсен сорап торасың инде. Шушьи чаклы> басуда бер-беребезне күптән югалттык инде. Икенче атна инде табыша алмыйбыз.
Кадыйров бу сүзләрне чүмәлә салучы кыз аркылы ишетте. Ул Ната- шаның әйткәннәренә гаҗәпләнмәде, ә менә чүмәлә салучы кызның элеккесеннән бер ягы белән дә ким булмавына, хәтта телгә дә калышмавына аптырап куйдьг. Самоход яныннан китеп, ике минут та йөрмәгән иде, — «Сталинец»тан шундый зур яңалык ишетеп кайтты. Кадыйров •хәтта аптырап та калды. Ихтимал, чүмәлә салучы кыз үз комбайнына кайтышлый, кызларның шаяртуын аңламый торган таш йөрәк — Ка- ды-йровны- үртәү өчен, Наташаның Фатьямов белән сөйләшкән сүзләренә үзеннән дә өстәгәндер. Ә шулай да Наташага үз колхозыннан шул чаклы җиргә китмәскә иде.
Чүмәлә салучы кыз, ашыгып кына:
— Шулай, Маташа сәлам әйтергә кушты,— диде дә, эзәрләүдән өркеп чапкан шикелле, тиз генә арбага менеп утырды.
Карев аның атынып барган юбка итәкләренә карап торды да куркынган төс белән Кадыйровка әйләнеп карады. Тегесе дәшмәде.
— Ә?—диде Карев.
— Да,— диде Кадьпйров, авыр сулап.— Бирсә бирә бит безгә ходай хезмәткәрләрне, теле дә сәнәге шикелле.
Аның сүзенә Карев та кушылдьп:
— Әйтмә дә инде. Кайтты да тезеп тә салды.
— Икенче Шура,—дип куйды Кадыйров.
Карев, Шураны яклап:
— Түгел! Шура юньлерәк,—диде.
— Барысьи да юньле,—диде Кадыйров, ачу катыш. Карев аның самоходка ашы-га-ашыга менүеннән «барысы да» дигәнне бигрәк Наташага карата әйтелгәнен аңлады-.
Шурадан бер якка да калышмаган чүмәлә салучы: кыз үз дигәненә иреште, бугай, Кадыйров, артына карамыйча, самоходны кузгатып җибәрде. Кызый моны сизми калып, саламга егылды. Торып, өс-башын кага-кага:
— Әй, син! — диде ул. — Котырдың мәллә, шул чаклы тарттырасың! Машинадан ачу алалармыни? Минем монда ни -гаебем бар.
5..С. Ә.“ № 11.
65
66
Карев самоход артыннан унчан гына карап Кс1лды, председательгә ачуы килеп: «Фатьямовка ярый икән, алайса,—диде.— Карун! Җитмәсә кеше хатынына баш була бит әле. Үз хатыны» дип белгәнме. — Ул, Кадыйровны кызганып: җил исми, яфрак селкенми шул!» — дип уйлап куйды да авылга таба китте, бәлкем, ул, председательне ризалатып, Шураны яңадан самоходка кайтара алыр.
Фатьямов белән Наташа, төштән соң комбайннарына утырып, басудан чыгып киттеләр. Тау битендә алардан калган солыны, бригадирның үтенүе буенча. Кадыйров урдыра башлады.
Тиз арада Карев әйләнеп килде һәм аңар шелтә белән:
— Үз кадереңне үзең белмисең икән, — диде. — Синең урында, Фатьямовтан калганны җыештырып йөрмәс идем мин! Җитәр инде, бик күпкә үрелде! Узындыра-узындыра чистый тилерттеләр! Әйбәтрәк өлешне кемнең аласы килми? Юк шул! Аңар гына рөхсәт бар. Наташаны да бер сүзсез-нисез алып китте...
Кадыйров машинаны» туктатты.
— Кая бардың? — дип сорады ул Каревтан.
— Тегендә, — диде тегесе, авылга таба ымлап. — Председательдән Шураны теләнеп караган идем. Фатьямовка ярый, ә Каревка ярамый. Шураны да җибәрсәм, дуңгызлар ятим кала,—ди...
Кадыйров көлеп куйды.
— Син дә көләсең тагын?!—диде Карев, ачуы килең. — Күз алдында хатынын алып киттеләр инде, ә ул көлә әле!
Карев чүмәлә салучы кызга карап алды».
Тегесе, боларны аңламыйча, көлгәнне ишетеп, якынрак килде һәм кайсынадыр төбәп, ачулы тавыш белән:
— Кешедән калганны, җыясыңмы?—диде.
Карев, бу кызый Шурага тел тидермәгәе дип, сагая калды.
— Нинди кешедән калганны? — дип сорады ул.
— Шундый,—диде чүмәлә салучы кыз. — Юньлерәге бетмәгәндер бит, чемченәсең, чемченәсең — гел бушка.
— Кемне әйтәсең соң син? — дип төпченә башлады Карев.
— Сезне? Кая килеп кердегез? Солымыни бу — саламы» гына ич.
Карев, тынычланып киткәндәй, тирән итеп сулап куйды.
— Соң, синең солы ич, — диде ул, гаҗәпләнебрәк, — синең өчен, синең колхоз өчен урдырабыз бит. Нәрсәгә елап торасың?
— Еламыйм мин. Минем солы коела торган түгел, — диде чүмәлә салучы кыз.—Сезнең өчен ачуым килә. Карап калырсыз әле, Фатьямов герой булыр менә...
Кадыйров күз кырые белән генә кызга карап куйды: бу да герой булыр әле!..
Чүмәлә салучы кыз, һаман Каревка караган килеш, Кадыйровка әйтә бирде:
— Шаккаткансыз. Ашлыктан түгел, башкасыннан да коры калырсыз әле.
Кадыйров, самоходка менеп, моторны кабызды.
«Исеме ничек соң әле? — дип уйлап куйды» Карев, чүмәлә салучы кызның үзләре турьннда кайгыртуына күңеле йомшарып. — Груня бугай... Әллә түгелме... бригадир Клуня дип дәшкән иде бугай...»
Кадыйров әйләнешне ешайта төште.'
— Кайгырма, Груша, — диде Карев чүмәлә салучы» кызга. Әмма шул чакны мотор үкерә башлап, кыз ишетми калды».
— Нәрсә?—диде ул, Каревка таба ислә төшеп.
Карев аның колагына ук кычкырып әйтте:
— Кайгырма, дим, Клуша!
— Луша,— дип дөресләде чумәлә салучы» кыз.
67
— Куып җитәрбез, Луша! Фатьямов бездән күп китә алмас. — Карев кызның аркасыннан чәбәкләмәкче булган иде дә, тегесе ялт кына тайпылып, чүмәлә салгычка менеп утырды.
Карев та, җәһәт кенә, Кадыйров янына менеп китте. Ул, Луша әйткәннәргә килешеп:
— Дөрес сөйли ул, — дип көрсенеп куйды. — Мондый солы» белән күп барып булмый шул.
— Ә син кая җыенган идең соң?
— Кая дип, шунда инде, Федя, — диде Карев, күңелендәген яшермичә.— Герой булырга. Кемгә-кемгә дисәң дә, безгә җай килеп тора хәзер. Фатьямов кына уза күрмәсен... Алышыныйк, булмаса, — диде ул, — без аны Луша белән хәзер...
Кадыйров риза булмады:
— Юк инде, үзем урдырып бетерәм. Сез — геройларга ышансаң, урдырырсыз...
36
Солы» башлары» кояшка каршы көмеш алка төсле елтырыйлар..
Аларның әнә шулай җемелдәве — бигрәк тә канат астына эләккәч, Наташаның ачуы кузгалганда алкалары» чөелеп киткән шикелле, калтыранып куюлары, ә җемелдәгән төснең күз камаштыргыч урак нурларында сүнеп юкка чьпгуы — нәрсәләре беләндер Кадыйровка узгандагылар- ны» хәтерләтә иде. Әле ул Наташа белән беренче тапкыр очрашканда баркас тирәсендәге -суда ялтьпр-елтыр килеп кояш нурлары уйнавын күргән төсле була, әле аңа, икәү каладан кайтканда, яп-якты ай нурларына күмелгән кышкы юл, узган көннәр аша, балкып торган кебек күренә. Март ае иде. Төн уртасы, җем-җем итеп йолдызлар яна иде. Бөтен районга ишетелерлек булып, аяк астында кар шыгьпрдый. Чаналар йөрүдән тап-такыр булып ялтырап торган юл салкынга шартлап ярыла. Ләкин аларга, 14аташа белән икесенә, суын түгел. Ул вакытта әле кыш нык торса да, кайдадыр — суык һавададырмы, ай яктысында җемелдәп күренгән бәсләрдәдерме, әллә читләрендәге кар катламы шыгырдап утыра башлаган такыр юлның ялтыравындамы — язның якынлашып килгәне сизелә иде инде. Кадыйров, атлаган мәлгә, юл буендагы тал куагыннан бер ботак сындырып алды һәм ялтыравыклы кызыл кабык астында яшел ярьп күрде... Кышкы» юл аларны үз авылларына алып кайтты. Өйләр тәрәзәләре тиңентен көрткә чумып утыра, урамнарда өй эчендәге кебек рәхәт иде. Ул вакытны алар шул ура»мнар буйлап яктырганчы йөрделәр, эсселәделәр. Кадыйров хәтта кыска тунын ычкындырып та җибәрде, ә Наташа, шәлен чишеп, бер почмагын иңе аркылы артка кайтарып салды». Кадыйров ул чакны аңар, капкалары янында, ни әйткән иде соң әле? Наташа күзләрендә яшь бөртекләре елтырый башлаганчы чыркылдый-чьпркылдый нәрсәгә көлгән иде соң?..
Кадыйров, моңсу гына * көлемсерәп, самоходны» таудан алып төшеп килә иде. Сүзләре күптән инде онытылса да, шул чактагы ай яктысы, шул күз яшьләре хәтердә бик ачык калган. Солы», агым шикелле киң тасма булып, тау түбән, күл буендагы талларга хәтле агып төшә. Таллар көзге төсле елтырап яткан су өстенә иелгәннәр, гүя алар шәүләләренә соклана-соклана, авыр уйларга чумып, озакка-озакка тынып калганнар. Су кырыенда, таллар астында, тез тиңентен күлгә кереп, бер хатын »керләр чайкый. Аның җәһәт-җәһәт селтәнүе, бигрәк тә суда уйнаган кояш нурларына бәләге белән шап-шап сугуы нәрсәсе беләндер Кадыйровка тагыш Наташаны» хәтерләтте. Кайдадыр Наташа да суга кереп иелгән дә, нәкъ әнә шулай, кояш тәңкәләрен учы белән сөзеп ал- .макчы булган иде... Әйе, әйе, ул чакны Кадыйров үзе, чалбар балакларын тезләренә кадәр сызганып, суның басымын үлчш-үлчи, инеш уртасында 5’
68
басып торган иде, ә соңрак янына Наташа килгән иде. Ул вакытта Кадыйров инешне буып, тум-тулы сулы итәргә дә беренче турбинаны* куярга хыяллана иде. Тимерче, гади генә турбинаны үз калаебыздай гына да ясап куярга мөмкин,—дигән 'иде. Ә -менә ауның басымы җитәрме соц? Тимерчегә, ясаган трубасы өчен, колхоз калаеннан башка тагын бер секунд эчендә турбинага дүрт йөз метр су бирерлек шарлама кирәк. Өстәвенә эш өчен ярты литр кирәк. Кадыйров агымга түбән ун метр аракы үлчәде дә, ике башына казык утыртып, шешә агызып җибәрде. Шешә ике казык арасын күпме вакытта үтсә, шуны инешнең тирәнлеге оелән иңенә тапкырлап, килеп чыккан сумманы алтмышка бүләргә кирәк иде. Ни өчен алтмышка бүләргә кирәк икәнен Кадьпйро-в аңламады, шулай да механикның сүзенә ышанды. Ул вакытта, ярым малай, ярым егет булып йөргән чакларны, ниләргә генә ьишанылмагандыр! Шулай итеп, кызып-кызып арифметик исәп-хисаплар чыгарып ятканда, инешкә аның янына Наташа килеп төште. Ул Кадыйровпыц суга шешә җибәрүен күреп, озак кына елмаеп торды: ул чакта ЙКадыйров чалбар балакларын сызгангач, чыннан да малайларга охшагандыр, күрәсең. Кадыйров аны күргәч, уңайсызланып китте. Ул чалбар балакларын төшереп, йон баскан балтырларын яшермәкче булды, ләкин шул чакта Наташа үзе дә, түфлиләрен салып, юбка итәкләрен күтәрә төшеп, анын янына тез тиңентен суга кереп китте.
Ләкин Наташа исәпләгәч тә барып чыкмады — суның көче җитми иде. Наташа инешне өч мәртәбә үлчәп карады, ә Кадыйров аның саннарын тегеләй дә тапкырлап бүлде, болай да тапкырлап бүлде,, әмма суның көчен кирәкле цифрга җиткерә алмады*.
Ул вакытта Наташа:
— Буасы булса булыр, уты булмас, — дигән иде.
Ә хәзер Маһинур:
— Ут булачак, — ди. Кадыйров та суның көче җитәсен сизә. Кузьма ялгышмаган: ике инешне кушарга кирәк.
Кичен тасма тарайды. Хәзер инде ул тау түбән язгы ташу вакытындагы Зөягә охшаган киң агым шикелле җәелеп төшми, бәлки ярларына кысылып калган кечкенә бер елга шикелле генә сузылып китә. Солы* ике әйләнерлек кенә калса да, соңгы әйләнүләр Кадыйровка гаять авыр тоелды. Кер чайкаучы хатын киткән, кояш та күздән югалган инде. Көнбатыштан салкынча җил исә башлады*: күлнең теге ягыннан яшәрә- яшәрә ярты күк йөзен каплап, яшен болыты калкып чыкты*. Шул гына җитмәгән иде! Солы, вак-вак алкаларын астай гына сибәләгән яңгыр төсле уйнатып, җилйә чайкалып утыра. Урак белән алдыруы- бик читен иде аны. Башаклар читкә авышканга, әвернә канатлары җилдә бушлай әйләнәләр иде.
Кадыйров пошына башлады;.
Шул кадәр ерак җиргә юкка гына китте аның Наташасы. Хәзер инде ул яңгырга эләгәчәк, загонда тик утырып торачак ул хәзер.
Җил, көчәеп китеп, башакларны әле бер якка, әле икенче якка чайкый башлады. Солыны капшап урдыру мөмкин түгел иде инде. Шуннан сон Кадыйров, йөгерешкән башакларны куып җитәргә тырышкандай, машинасын тау түСон өченче тизлектә алып китте. Аста, эңгер караңгылыгында, тынычлыгын җуеп, канаудагы су өсте елтырый. Канауның ике ягына куе күрән, биек-биек камыш сабаклары үскән. Кадыйров мотор гөрелтесе эчендә камышларның шаулавын ишетмәсә дә, аларнын шадраланып торган су өстеиә, тиргәгән шикелле, бәрчәләреи иеп-иеп алуларын күрә иде. Канауның күлгә якынайган җирендә, күрәннәр һәм алтынсу камыш сабаклары куелыгы өстендә биек бер зифа тал күтәрелеп тора. Үзе ул тыи-тыныч, ә яшел яфраклары, су агымы шикелле уйнап, берөзлексез лепелдәшәләр. Учма-учма ботаклары, әле уңга, әле сулга, аннары берьюлы як-якка авышкалап, чайкалып куялар иде. MI-
69
сәк кенә көчәеп киткән җил талны артка бөгеп, кытыршы кәүсәсен ачкач, барлык яфраклар кинәт, аксыл яклары* белән әйләнеп, куерып барган күк зәңгәрлегендә коеп яуган кояшлы яңгыр шикелле, көмешләнеп уйнаклый башладылар.
Кадыйровка ямансу булып китте. Күк караңгылыгында яктырып күренгән бу яфракларның әнә шулай кайнап торулары пиләрне хәтерләткәндер, Кадыйров ачык аерып җиткерә алмый иде әле. Шулай да. елыйсыны* китереп, йөрәге сызуын тоя иде. Ул елмаеп куйды, чөнки аңарда беркайчан да әле мондый хәл булганы юк иде.
37
— Наташа Маһинур аркасында үпкәләгән сиңа,—диде Карев.— Хәзер инде ул ачудан Фатьямов белән шаяра башлаячак. Артыграк шаярып җибәрмәгәе. Әйе, әйе. Ачудан ниләр генә эшләп ташламыйсың бит, Федя! Хәзер алар Фатьямов белән туйганчы сөйләшәләр инде: ачулары уртак бит.
— Кулың ничек?—дип сорады Кадыйров.
— Тукта әле син, кулга үрелмә. Мин сиңа юньле нәрсә сөйлим, тыңлап тор. Хатын-кызга кылың шул чаклы каты борылган синең, бөтенләй өзелергә мөмкин. Тукта әле, көлмә син. Больницада ятканда, яшермим, мин дә синең турыда уйлаган идем. Шайтан икән, мәйтәм, авылның иң чибәр хатыннарын минем комбайнга җыйган да рәхәтләнеп утырып йөри. Ярый, яхшы, уйлап карыйм, аның ике ярдәмче- заместительләр булдыруы аңлашыла, мәйтәм: кешедә әтәч дәрте кузгалган —карасы- булгач, агы да кирәк. Ә менә, мәйтәм, Шура нигә барып кысылган анда! Ул бит синең өчен кара да түгел, ак та түгел... Тукта әле син, әйтеп бетерергә ирек бир. Синең өчен борчылам бит мин. Беләсеңме, — ул якынрак килде, — кеше төрлечә уйларга мөмкин. Берәүләр сине, кеше белән аралашмый, беркемне дә яратмый, ди. Бу дөрес түгел. Икенчеләре мин больницада уйлаганча уйлый. Бусы да дөрес түгел. Кичә дядя Вася сине комбайнчылар алдында: барысын да — Маһинурны да, директорны да, хәтта Фатьямовны да ярата дип, яклады. Тик менә синең яратуың тупасрак, яшерәсең син аны. Наташа- дан яшерергә кирәкми, Федя.
Кадыйров туктатты аны».
— Икмәк турында уйла син,—дип киңәш бирде ул.
— Шуны* сөйлим ич әле. Безнең башларда икмәк кенә түгел. Икмәкне урдырырга күп вакыт кирәкми, машинасы гына көйле булсын. Ә менә безнең МТС машинасының көе юк. Кичә мин, замполиты-быз монда кайтмаска да мөмкин, дип ишеттем. Ул кайтмаса, Корнеев белән ерак барып булмаячак. Үз кеше кирәк хәзер. Бөтен кешенең өмете синдә?'. Карама әле миңа, зинһар, күзләреңне акайтып. Чынлап әйтәм. Богданыч, теге замполиты булмагач, аяксыз калган шикелле. Ятшм кеше төсле йөри. Үзен җыелышта күргәч, кызганып та куйдым...
~Кадыйровныц түземе җитмәде:
— Кая әле, кулың төзәләме?
— Мә, кара!—Карев аңа, уч төбендәге төзәлеп бетмәгән ярасын, күрсәтеп, кулын сузды.
— Минем ялым бетеп килә,—диде Кадыйров. — Шулай булгач, озакламыйча мондагы тамашага сип баш булып калачаксың. Ә мин, замполит итеп куелганчы», сыерлар фермасына кайтып эшли торам, — дип, елмаеп куйды*.
Карев: синең ише аңсыз кешегә сөйләсәң ни, -сөйләмәсәң ни, дигән шикелле кулын селекте дә, бер кулы белән саламны кайтарып, чүмәләгә ятты.
70
Җил басылды. Болыт та сирәгәя төште — башка якка авышты-, күрәсең. Ерактан, елдырым камчысы шикелле күкрәүсез генә яшен яшьнәгән яктан, сузып-сузып җырлаган тавышлар ишетелде. Кызлар җырлый иде, ахры.
— Яңгыр буласына моңаялар,—дип куйды Карев, зарланган та- зыш белән.
Кадыйров аның яныннан башка чүмәләгә күчте.
Ул тынып калган самоходы янында, сүнгән тәмәкесен инде өченче гапкыр кабызып, ерак офыктагы утларга текәлеп карый-карый, бик озак утырды.
Сулда, көнчыгышта, офыктан аргы әллә найлардагы янгынга охшап, сыек кына ут шәүләсе кызарып килә. Озакламый аннан ай калкыр. Бүген шул якка, әнә шул ай балкышына таба «Сталинең» китте. Беләсе иде: хәзер анда Наташа нишли икән? Кадыйров, ай кызыллыгы ягында юлда барган комбайнның утлары күренми микән дип, текәлебрәк карады. Йоклый микән, әллә эшлиме?..
Унда, көнбатышта, кара болыт астында, тау түбән җил очыртып алып киткән утлы очкыннарга охшап, электр утлары җемелдәшә. Шул якка, җем-җем иткән фонарьлар ягына, Маһинур китте. Кадыйров хәзер аның өчен дә борчыла. Беләсе иде: ул кайчан кайтыр икән?.
38
Гөнлә Кадыйров директор янына килде һәм, ишектән керү белән үк: нигә Фатьямовны җибәрдегез?—дип сорады.
— Исәнме, — диде Богданыч. — Без күрешмәдек бугай әле.
Кадыйров, диванга утыра-утыра:
— Шулаймыни?—дип гаҗәпләнеп куйды.
Вакыт соң булуга да карамастан, Богданыч кабинетында утыра һәм юан гына карандаш белән, тырышып-тырышып, картага яңа полосалар сызгалый иде. Йөзе тыныч аның, тик ’ кашлары -гына, сорау катыш, бераз күтәрелә төшкән: директор Кадыйровның соравына түгел, ә аның болай соң килүенә гаҗәпләнгән иде, ахры.
— Солыны бетердеңме?
Богданыч буш кулы белән портсигарын Кадыйровка таба этәребрәк куйды*.
Ләкин тегесе, тәмәке алмакчы булып, кесәсенә тыгылды.
— Фатьямовныкынмы?—дип кайтарып сорады ул, көлеп.— Миннән бүтән кем урдырсын аны.
Директор тагын бер полоса сызгалап чыкты да күлнең теге ягына, картаның иң аргьи почмагына, калын сызык сызып куйды.
— Иртә белән «Кызыл Сукачы»га күчәрсең. *
— Булмый,—диде Кадыйров, — минем территория түгел, минем чиратта — «Таң» колхозы.
— Урып бетерделәр инде, — диде директор, башын кагып. — «Тананыкын «Коммунаралар урды.
Кадыйров, төрелеп бетмәгән тәмәкесен тотып, өстәл янына күчеп утырды.
— Иван Богданыч!—диде ул, картага күз салып. — Минем комбайнны планнан бөтенләй‘читкә чыгардыгыз бит. Калдык-постык җыеп йөрим.
— Нигә калдык-постык булсын? «Сукачы» басуына кул да тимәгән әле.
— Барыбер,—диде Кадыйров. — Маршрутымнан бөтенләй читләштем инде. Фатьямовка аз гына якты чырай күрсәткән идегез, бөтен эшнең рәте китте.
71
Директорның сагаеп кына күтәрелгән кашы аска төште. Шырпы шикелле сакал баскан ияге тирәсендәге һәм күз төпләрендәге җыерчыкларына көлемсерәү билгесе чыкты: аңлыйм мин сине, янәсе.
Кадыйров, шырпы сызып, тәмәкесен кабыза-кабыза:
— «Сталинең» «Коммунар» өлешен тартып алды,—дип, үз сүзен якларга кереште, — «Коммунар» авызын ачып калды, самоходныкын алды. — Ул өстәл аркылы тәмәке төтене өреп җибәрде. — Шуның аркасында мине хәзер аргы почмакка, «Сукачы»га җибәрәсез. Ачу килерлек шул, Иван Богданыч. Бернинди тәртип юк...
Директор, күзләре белән картага күрсәтеп, тыныч кына җавап бирде:
— Тәртипсезлек күрмим, Федя. Бәлки, астан, синең самоходтан торып караганда, — Богданыч солы полосасына карандаш белән өчпочмак сызып куйды, — тәртипсезлек булып күренә торгандыр, ә менә өстән караганда, — ул учын карта өстеннән йөртеп чыкты, — барысы да үз тәртибендә. Ике атна эчендә икеләтә норма урып-җыйдык!
Кадыйров, чыннан да шулай микән дип, аркылы-торкылы кыйгач сызыклар белән тулган картага таба иелде. Урылып, сызгалап куелган полосалар сызылмаганнарыннан күбрәк икән. Директор өстәле өстендәге аркылы-торкыльп сызыклар белән чуарланган карта Кадыйровка хәрби бер схеманы хәтерләтте хәзер. Комбайннар хәрәкәтен күрсәткән уклар һөҗүм итүче подразделениеләр угына охшаган, хәтта самоходлар да фронттагы хәрби машиналар тамгасы белән билгеләнгән. Картага сибелгән бу тамгалар арасыннан үзеңнең кечкенә генә самоходыңны тиз генә табарлык та түгел.
Кадыйров, самоходын солы полосасында күреп: «Ә, менә икән», — дип куйды.
Богданыч:
— Сөенергә кирәк әле, — дип, бу полосаны тагын бер кат сызгалап чыкты. — Мондый тәртипсезлеккә сөенергә кирәк, — дип кайтарып әйтте ул. — Бу тәртипсезлек синнән килеп чыкты, Кадыйров...
Комбайнчы, скамьясын дөбердәтеп, өстәлдән читкәрәк китеп утырды.
— Синең арттан башкалары иярә,—дип сөйләвендә дәвам итте директор.— Планны Фатьямов та бозмый, мин дә бозмыйм, сез бозасыз минем планны...
Богданычның күзләрендә, Кадыйровны яңа эшенә җибәргән чагындагы шикелле, ягымлы гына елмаю билгесе балкый иде.
— Укы,—диде директор, аңа таба район газетасын этәреп.
Кадыйров күз кырые белән генә газетага карады. Яна метод турында полоса басканнар икән. Бер мәкаләнең башында «Кадыйров» дигән сүз чагылып китте. Кадыйров, сагая төшеп, мәкаләнең банкыннан ахырына хәтле тиз-тиз -генә күз йөртеп чыкты. «Инициатор», «новатор», «бүләк турында уйламады», «партия каршындагы бурычы», аннары ахырга чаклы «Кадыйров», «Кадыйров», «Кадыйров» дигән сүзләр тезелеп киткән иде. Кадыйровның күз аллары әлҗе-мөлҗе килә башлады Авторның фамилиясен күреп, шаккатты:
— Коршунов! — һәм газетаны бер читкәрәк этәреп куйды да аптырашлы кыяфәт белән директорга карады.
Тегесе, күзләрен хәйләле генә кыса төшеп, баштагы сүзгә яңадан кайтты:
— Фатьямов дисеңме? Ә нигә аны бодайга җибәрергә ярамый? — Тагын картага күрсәтеп: — Бездә хәзер эш әллә ни күп түгел инде, — диде. — Күршеләргә булышка җибәрергә дә мөмкин.
— Фатьямовны түгел ләкин,—диде Кадыйров. — Самоход җибәрү яхшырак.
— Үзе сорады бит,—диде директор, аңлата төшеп. — Аның да бер
теләген үтәргә кирәк ич инде. г
72
Богданыч Фатьямов каршында үзен элеккечә бурычлы саныйдыр төсле тоелды Кадыйровка. Ләкин Фатьямов хәзер үзе артыннан башка комбайнчыларны ияртүче элекке Фатьямов түгел бит инде. Хәзер аны новатор дип түгел, рекордчы дип кенә саныйлар. Кадыйровның ачуы килә башлады. Шулай да тыштан:
— Белмим, Фатьямов сезне нәрсәсе белән тарткандыр, — дип кенә куйды.
Богданыч кашларын җыерды.
— Сизәм, син аның тузанын да калдырмас идең.
— һәрхәлдә, ирек биреп тормас идем. Иң элек тәртипкә буйсындырыр идем.
— Туктале.—Директор карандашын -карта өстенә куйды. — Менә директор булырсың да үз тәртибеңне урнаштырырсың. Ә хәзер минекенә тыгылма.
Кадыйров көлемсерәп куйды: директорның, ачуы чыкты. Ә аның ачуы бик сирәк кузгала иде. Берәр нәрсә турында ялгыш уйлавын тоеп, бик уңайсызлана калса, үз-үзенә генә ачуы килә торган иде.
Кадыйров шаяртып:
— Ничек инде директор булыйм мин, — диде. — Эмтеэстан мине бөтенләй чыгарып җибәрдегез ич. Әллә кая сыерлар абзарына илтеп тыктыгыз.
— Булырсың!—диде Богданыч кулы белән өстәлгә сугып. — Нәкъ шул сыерлар абзарында эшләгәнлек белән директор булырсың! Механизаторның төп эше — шунда хәзер!
— Сыерлар абзарында эшләвемә сүз әйтмим, — диде Кадыйров. - Тик менә комбайнчыны машинасыннан аерырга ярамый, дим. Аны комбайннан аеру, Иван Богданыч, морякны пароходыннан алу белән бер.
Кадыйров скамьясын өстәл янынарак тартып утырды да укытучыга сөйләгәннәрнең барысын да директорга сөйләп бирде. Моңарчы комбайнчылар, асылда механизаторлар түгел, бәлки сезонлы эшче шикелле бер нәрсә булганнар. Җәен урдыралар, кышын өйләрендә кызынып яталар. Ул гынамы соң әле, кайберләре нибарысы ике ай эшлиләр дә ел буе герой булу турында баш ваталар.
— Туктале, —диде директор, ачулы гына төс белән йөзен җыерып.— Тагын Фатьямсвка каныгасың. Әйбәт кенә сөйли башлаган идең, бозып ташладың. Фатьямовка ансыз да җитәрлек булды инде.
Богданыч аңлатып бирде: Фатьямов бик нык ялгышкан икән. Быел ул, көннәр элекке еллардагы шикелле алмашынучан булыр, дип ышанып торган булган. Ул елларны бит самоходлар яңгырдан соң буксовать итеп ята, ә «Сталинең» урдыра бирә иде. Быел, үзең күрәсең, җәй коры килде. Самоходлар җитезрәк, «Сталинец»ны1 узып киттеләр.
Кадыйров сәерсенеп куйды.
— Комбайнчы көннәр бозылуга исәп тота башласа, шәп түгел инде,— диде ул.
Директор җавап бирмәде.
Караңгы тәрәзә яктырып-яктырып куя, яшен торган саен ешрак яшьни, ләкин күк күкрәгәне ишетелми иде әле.
Богданыч, тәрәзәгә таба күрсәтеп, сөйләвендә дәвам итте: •
— Ә менә көннәр бүген-иртәгә үзгәреп китәргә мөмкин. Сводка да, — директор телефон астыннан телеграмма алды, — зур яңгырлар буласы, ди. Чиләкләп коячак.
Кадыйров, кызарганым сиздермәскә тырышып, телеграммага үрелеп карады. Директор дөрес эшләгән икән. Яңгырлар яварга торганда, само- ходларны җибәрергә ярамый, буксовать итәчәкләр.
Директор сөйләвендә дәвам итте:
— Фатьямов урынында булсаң...
73
— Алла сакласын,—дип сүзен бүлде аның Кадыйров, район газетасына карьпй-карый.
— ...син үзең дә зур мәйдан сорар идең.
— Әлбәттә, — диде 1Кадыйров, — Коршунов пластинкасын алмаштырды инде. Мине дә Фатьямов юлына сөйрәмәгәе.
— Син сөйрәтмәссең, — диде директор, аны тынычландырырга тырышып.
Әмма Кадыйров, директор турында шундый начар уйлап ташлаганга үз-үзенә ачуы килеп, Коршуновка ябырылды. Яңа метод турында нигә шул хәтле тавыш куптарырга инде? Газетадан башка да аңлашыла ич: машиналар җитәрлек булгач, Коршуновтан башка да группалап эшләүгә күчәчәк алар! Аңар тавыш күтәрергә генә булсын!
Әле яңа гына Фатьямовка ничек каныкса, журналистка да шундый ук зәһәр ачу белән ябырылды» ул.
Ә директор аларның икесен дә яклый иде. Кешеләр турында алай уйламый-нитми, бүрегеңә карап кына фикер йөртергә ярамый. Аларның һәрберсе нинди дә булса бер эш башкара, файдалы эш эшли.
Кадыйров өстәл янына якын ук килеп утырды да, сузылып, директор портсигарыннан беренче папиросны алды.
39
Карев «Кызыл Сукачы»га күчеп китте. Кадыйров өйләренә таба юнәлде. Аның өйдә булмаганына икенче атна иде инде. Кайтып күрергә кирәк: Наташадан башка ни хәлдә яталар икән анда.
Ишек алдында, күбек шикелле йомычкага күмелеп, өр-яңа такталар, юнылган бүрәнәләр аунап ята. Баскычның иске басмаларын кубарып ташлаганнар, ә яңаларын куймаганнар иде әле. Кадыйровка баскыч өс- тенә култыкса аркылы, менәргә туры» килде. Култыкса өстендә йокымсырап яткан карт ата мәче, иренеп кенә күзләрен ача төште дә, хуҗасы артыннан хәйләле генә карап, тагын йомды: янәсе, бар. өйдә ниләр булганын кереп күр әле...
Карт белән малай, икесе дә плитә янына чүмәшеп утырган килеш, Кадыйровны караңгы чырай белән каршы алдылар. Малае утка йомычка ыргыткалап тора, карт, култык астына чүпрәк кыстырып, табада күкәй кыздыра иде. Аның сакалы сумалаланын каткан иде инде.
— Өйдән бөтенләй ваз кичтең. — Карт чыжылдап торган табаны мичтән алды да чүпрәккә капкан утны бәреп сүндерде. — Наташа да баш ташлады.
Өй эче буп-буш булып, шыксызланып калган шикелле иде. Кая карама чүп өелгән. Өстәл өстендә савыт-сабалар юылмаган килеш тора. Өстәлгә түгелгән шулпа эчендә ипи катылары ята иде.
— Наташаның өйдә булмаганына күптәнме? —дип сорады Кадыйров.
Малай бабасына карап куйды.
— Митинг булганнан бирле, — дип җавап бирде карт.
Кадыйров аңламады.
— Сиңа байрак биргәч, — диде карт, аңлата төшеп. — Аны чакырып Фатьямов кергән иде, шуннан бирле Мнтькага әйләнде.
Картның «Мнтькага әйләнде» дигән сүзе бик нык кәеф китүне аңлата иде. Митьканы телгә алдымы, Наташаның эше юньле түгел дигән сүз: беркемгә берни әйтмичә киткән дә барган.
Кадыйров тиз-тиз генә комбинезонының төймәләрен ычкындырды һәм, җиңнәрен сызганып, умывальник янына килде.
— Хатын-кызның тезгене генә бушайсын, — диде карт, сукранып, ________
рәхәтлеккә тиешә ул — кулдан ычкына да аякларын атып чаба башлый... Петя, күмер савытын китер әле.
74
Умывальникта су юк иде. Аның каравы умывальникның асты күл булган. Шунда ук туфрак катыш чүлмәк ватыклары һәм сынган фикус яфраклары тулып ята иде. Кадыйров улына карады.
— Мәче ватты,—диде малай. — Чыпчык тотам дип сикергән дә ваткан.
— Ничек кергән ул чыпчыклар түр өйгә?
Петя бабасына карады.
— Тәрәзәдән сикергән, — диде тегесе, оныгын яклап.
Кадыйров. чүлмәк ватыкларын типкәли-типкәли:
— Тегеләй иткән... болан иткән...—дип алар сүзен кайтарып әйтте.— Чокысын да күрми калганнар!
^л. умывальникка чиләк белән су салып, сабын күбекләре чәчрәтә- чәчрәтә юынган арада, карт белән малай бер сүз дәшмәделәр. Бу басынкы тынлыкка Кадыйров борчыла башлады.
— Китапларыңны укыйсыңмы?—дип сорады ул малаеннан. — Тотканың да юк мәллә?
Карт түзмәде:
— Тагын бәйләнә инде!—дип, плитә капкачын шап иттереп ябып куйды. — Ачуыңны кырда калдырып кайтырга иде. Берәр эшең уңмадымы— малайга каныгасың. Арифметика дип тирги башларсың әле, беләм. Малайны җәберләргә таяк түгел бит ул арифметика.
Петя яшьле күзләре белән бабасына карады. Кадыйров уңайсызланып китте. Ул, каралган сөлгегә кулларын сөртә-сөртә, улын күзләп тора иде. Малае белән күзгә-күз туры килгәч, елмаеп куйды.
— Ничего, — диде ул, гафу үтенгән тавыш белән. — Фикусны яңа чүлмәккә утыртып куярга да мөмкин. Тамыры гына исән булсын.
— Утырттык инде, — диде Петя.
— Менә анысы яраган!—Кадыйров сөлгене урынына элеп, өстәл янына утырды».
Ул тәлинкәләрне як-якка эткәләгән арада, малае аның алдына күкәй тәбәсе китереп куйды.
— Күкәй белән ризыкланып торабыз, — диде карт, зарланып.— Көне-төне шуны кыздырабыз.
— Ульяниханы чакырырга кирәк, — диде Кадыйров. — Кереп җыештырсын бераз. Бөтенләй туздырып ташлагансыз... — Ул тәрәзәдән тышка карады. Петя мактанып:
— Без җәел җибәрдек бу төзелешне, — диде.
Кадыйров көлеп куйды.
— Күрәм ничек җәеп җибәргәнегезне, — диде ул. — Баскычка да менеп булмый. Такталарны кем ышкылап бирә соң?
Карт, ачуы кайта төшеп:
— Савоська, — диде. — Алачыктан туп-туры монда килә. Идарә аңа тәрәзә астын рәтләп бирергә дә кушкан әле.
— Кирәкми, үзебез рәтләрбез/—диде Кадыйров. — Баскычны гына ясашып бирсен. Тәрәзәдән кереп йөрергә туры килмәс аннары.
— Биргәндә алырга кирәк, Федя, — диде карт, шелтәле тавыш белән.— Ярдәмнән нигә баш тартырга? Дәүләт өчен азмы чабасың син? Дәүләт тә бераз ишек алдыңда эшләп карасын.
Тәрәзә турысыннан урам буйлап мотоцикл чабып узды, артыннан этләр өреп калды. Мотор гөрелтесеннән Кадыйров Фатьямов икәнен белде.
— Бар, карале, кем икән? — диде ул малаена, түр өйгә таба кулын изәп.
Карт баядан бирле плитә янында утыра иде — бусагага таба иелде дә, (мукәйләп, тәрәзәгә үрелеп карады.
— Фатья-я-мов,—дип сузып куйды ул, кәефе китеп. — Йөри шунда этләрне тынычсызлап.
75
Кадыйров, ашыга-ашыга, комбинезонын төймәләде.
— Миңа вакыт, —дип урыныннан торды да, чыгып барышлый: — мин ике минутка гына, — дип акланып әйтеп куйды.
Петя, аның ике минутка гына кайтуымы яки чыгуымы икәнен аңламыйча, артыннан карап калды.
— Наташа да бер минутка гына чыгып киткән иде,—дип сүз кыстырды карт, — өйгә кайтып кергәне юк әле.
Кадыйров нәрсәгәдер колак салгалап, ишек төбендә тукталып калды. Тынлыкта, ерактан, кайдандыр үкәлчә ягыннан тырылдаган тавыш ишетелде. Мотоцикл җанфәрманга кире кайтып, өйгә якынлашып килә иде. Ниһаять, аның тавышы көчәйгәинән-көчәя барып, капка төбенә җиткәч, гукталып калды. Кадыйров куркынган кыяфәттә ишектән башын сузып, култыкса аркылы төшеп килгән Фатьямовны күзәтеп тора иде. Тегесе бүлмәгә килеп керү белән:
— Федя, коткар!—диде.
— Наташа кайда?—дип сорады аңардан Кадыйров.
— Кайта,— диде тегесе, тынычландырырга тырышып,— «Сталинец» белән... Федя, самоходка утыр да кит шунда, — дип киңәш итте ул. — Рәхәтләнеп урдырырсың.
— Ә син? — диде Кадыйров, гаҗәпләнеп.
Фатьямов төкеренеп куйды.
— Юньсезләр, — диде ул, башын бутап. — Беләсеңме, нишләгәннәр, бодай арасына көнбагыш чәчкәннәр!
Кадыйров аңлап алды. Горькийчылар кар тоту өчен шулай эшләгәннәр икән.
Фатьямов терсәк тиңентен кулын күрсәтеп:
— Көнбагышның башын җыеп алганнар да, сабагын менә моның озынлыгы итеп кышка буран тотарга калдырганнар!—диде. — Буран урынына тоттылар «Сталинец»ны. Рәт араларына җен дә керерлек түгел— нәкъ самоходка чамалап чәчелгән. Кая анда минем хедер белән керергә! Тегендәге баш катыручылар да, — ул кала ягына таба ымлап күрсәтте’ — рәтләп белешмәгәннәр, шалтыраталар... Менә шулай, Федя, кире кайтырга туры килде. Баруым бушка булды! Тузга язмаган агротехникаларын күреп кайттым.
Кадыйров көлеп тора .иде.
— Сиңа кызык, ансы,—диде Фатьямов, шелтә белән, — ә минем елыйсым килә. Бу сезонда уңмадың диген син, юри үч иткән кебек. <<Сталинец»ка юкка гына күчкәнмен икән.
Кадыйров көлүдән туктады.
— Шикләнмә син, Федя,—диде Фатьямов, аны күндерергә тырышып.— Анда бодай — диңгез шикелле. Самоходыңа утыр да кит — үкенмәссең. Көнбагыш сабаклары арасында урамда, аллея эчендә йөргән кебек йөрерсең. Хәзер герой буласың. Мин алай кара эчле түгел бит. Яхшылык телим сиңа.
Ләкин Кадыйров аның яхшылыгына ышанып ук бетмәде.
—- Каян белдең син минем авылда икәнлегемне?
— Көнторда белдем, — диде Фатьямов. — Корнеев белән сөйләшермен дип туп-туры шунда чапкан идем. Ачу кабарган чак иде! — дип өс- гәп әйтте ул, янаган тавыш белән. — Туры китереп булмады, районга киткән. Киңәшмәгә. Ярый, куып тотармын әле мин аны! Бер уңайдан редакторы белән дә гәпләшеп алырмын. Икесенә дә бик шәпләп рәхмәт әйтим әле. Кая илтеп тыктылар бит мине! Юләр булдым. Ә сиңа, Федя, үзем уңмасам да, барырга киңәш итәм. Беләсең ич инде — минем сездән ярты сезонга артка калганымны. Җитәр! Булды! Хәзер инде «Сталинец»- ган бөтенләй ваз кичәргә туры килмәгәе.
Кадыйров гаҗәпләнеп:
— Нишләп? Үз машинаңнанмы?—диде.
76
— Минем машинам—самоход, Федя. Анысц җитезрәк. Теләсә нинди . ярыкка сыя торган. Ә монысы — пароход, кая аңар, безнең басуларга керерлекмени! Кубаньда, әйтик, аның өчен бөтенләй башкача булыр иде.
Кадыйров Фатьямовны капкадан озатып чыгарды да, гаҗәпләнгән чырай белән, картка карады.
— Җилкуар. — диде тегесе. — Атасы да, мәрхүм, шулай акылга бераз җиңелрәк иде.
40
Кадыйроз, түземсезләнеп, Наташаны көтә иде. Әмма тегесе кайтып җитте дә, капка төбендә үк, Кадыйровтаи күршеләргә күчәргә үтёнә баш лады.
— Анда бодай диңгез шикелле,—диде ул, Фатьямов сүзләрен кабатлап.
Кадыйров кабынып китте.
— Син дә аның яклымы?—диде ул, куркыткан тавыш белән.
— Алар яклы, — дип куйды Наташа. —Колхозчылар үзләре үтенәләр Бодайлары коела башлаган инде.
Кадыйров суына төште: хатыны аның соравыннан юри тайпылды. Ул читкә, контора ишек алды янында «гөрт-гөрт» килеп торган «Сталинец»ка караган иде.
— Нишләп алай бик изгелекле булып киткән соң әле ул?
Наташа:
— Кем?—дип, колак алкаларын чөеп, борылып карады.
Кадыйров авыз ерып кына көлеп куйды.
— Фатьямовмы?—дип сорады Наташа, гаҗәпсенеп, һәм аның йөзенә сагаюлы бер төс чыкты.
Кадыйров һаман дәшми иде.
— Нәрсә булды соң, Федя?
— Белмим шул, үзегезгә нәрсә булгандыр, — дип җавап бирде те гесе, тупас кына итеп. — «Сталинец»та нигә болай бик татулашып киттегез икән, дим.
Наташаның иңнәре салына төште. Хәзер ул Кадыйров каршында боегып кына басып тора иде.
Ул шелтәле дә, ялварулы да тавыш белән:
— Федя, без коммунист кеше ич, — диде. — Анда бодай коелып утыра. Мөһим нәрсә турында сөйләшергә кирәк...
— Монысы мөһим түгелмени, — диде Кадыйров, аның сүзен бүлеп.
Ул, Наташаның кызганыч, хәтта гафу үтенгәндәй бер елмаюын күреп, "ткәзеп әйтте:
— Кер өйгә! Өйдә дә тәртип урнаштыр. Юкса тәмам кулдан ычкындың.
Наташа, аптырап, җиргә карады. Аның күзләрендә гарьлектән яшь бөртекләре елтырый иде. Кадыйров моны күреп торды. Яхшыга түгел иде аның бу күз яшьләре. Кадыйров аның мондый күз яшеннән курка иде. Хатыны хәзер ачыктан-ачык сөйләшүдән юри тайчына төсле тоелды аңар.
— Дуңгызларың янына кайтырга вакыттыр инде?—диде ул, тагын да үткәзә төшеп. — Эшнең кызу чагы узып бара. Синнән -башка да урып бетерербез.
Наташа, моңсу гына елмаеп:
— Мин дә бераз эшлим инде, Федя, — дип үтенеп сорады. — Менә кара, — диде ул, бер яктан ямау салынган юбкасын күрсәтеп, — тузып беткән. Кеше арасына киеп чыгарга да юк ич. Сугыштан соң синең бер генә дә яңа нәрсә алып биргәнең юк бит миңа. Маһинур әнә, ире булмаса да, яңа кофта тегеп киде.
77
— Нигә Маһинурны кыстырасың?—дип каршы төште Кадыйров.
Наташа җавап бирмәде. Ләкин Кадыйров аңлады аны. «Үзең* чуалдың да хәзер хатыныңнан ачу алмакчы буласың», — дигән төсле иде аның үпкәләүле карашы. «Уңайсызлыйммыни?» — дип йөзгә бәреп әйтер төсле иде ул. Фатьямов тырышкан инде алайса: күзләрен ачкан.
— Наташа, без бит коммунист кеше, — дип кайтарып әйтте Кадыйров аның үз сүзләрен.
— Беләм, Федя. Ишеттем...
Наташа аның каршында сугышка кадәр, өйләнешергә вәгъдәләшкән чактагы шикелле, нәкъ капка янында очрашкан кебек басып тора, йөзендәге беренче җыерчыклары* да шул килеш әле.
Ул шаярган да, җитди бер үпкәләгән дә тавыш бел§н сөйләвендә дәвам итте:
— Башта кешеләрне киендерик, үзебез кайчан да өлгерербез, соңыннан киенербез, дип беренче тапкыр гына әйтүең түгел инде. Юк, Федя, җитте инде! Гел семья турында да кешеләр турында гына уйларга димәгән. Үзебез турында да уйлап карарга кирәк. — Ул кинәт көлеп җибәрде һәм, яшь аралаш көлеп, сүзләрен көчкә-көчкә әйтте. — Болай алама бер хатынга әйләнеп бетәрсең. Бу ертык юбка белән... бөтенләй иреңнән колак кагарсың.
41
Кадыйров, Наташа белән булган күңелсез аңлашуның бөтен авырлыгын үз өстенә күтәргән кебек, бөкрәеп атлый-атлый, самоходы янына китеп бара иде. Шул сөйләшүдән соң, кадалган шырпы шикелле, нәрсәдер йөрәкне сызлатып калды. Кадыйров, бу әрнүдән котылырга теләгәндәй, затонына ашыга иде. Гел эш белән кайнаганлыктан, өйне онытып, семьясына, бигрәк тә Наташага, кирәгеннән артык катылык күрсәтте, ахры, ул. Наташа, чыннан да, аның катылыгын үзенчә аңларга мөмкин. Кадыйров һич уйламаганда кофта турында чыккан сүз, караңгы пәрдәне ача төшеп, На та шан ы бераз аклап куйды. Кадыйров артыграк әйтеп ташлавына хәзер инде үкенә дә башлады. Болай сөйләшергә кирәк булмаган да бит, нишлисең инде, тегеләй сөйләшергә кирәкле уйлар аның башына гел эш узгач кына килә иде.
Үзләренең бер-берсен яратыша башлаулары хәтерендә икән әле. Кадыйров, шуңарчы яшереп йөргән сүзен капка төбендә беренче тапкыр көтмәгәндә генә әйткәч, Наташаның аптырашлы, кызганыч бер төс белән карап куюын яхшы хәтерли әле. Наташа ике арадагы комсомолларча дуслыкның көтмәгәндә Кадыйровны мондый аңлашуга китерүеннән куркып, гаепле кеше шикелле:
— Бу турыда мин уйламаган да идем бит әле,—дигән иде.
Шул кичтән соң Наташа, Кадыйров белән икәүдән-икәү генә сөйләшүдән куркып, озак вакытлар аңар очрамаска тырышып йөрде. Әмма беркөнне тегесе туп-туры алариың өйләренә килеп керде.
Наташа, аны кертмәскә дип, куллары белән ишек яңагына тотынып, бусага уртасына баскан килеш:
— Ник килдең?—дип сорады.
Шул чакны чоланга әтисе чыкты һәм Кадыйровны кухняга чакырып кертте. Әнисе аны түргәрәк— кунак өенә уздырды. Кадыйров алар белән сөйләшә торганда, Наташа, сиздермичә генә, өйдән чыгып китте. Ләкин Кадыйров аның кайтканын көтеп утырды. Аның үз язмышларын озакка сузмыйча хәл итәсе килә иде. Шунлыктан, ул, Наташа кайтканчы ук, аның әти-әиисе белән сүз башлады. Наташа кайтып, кунак өе ишеген ачып карады да, Кадыйровны күреп, кашларын җыерып куйды. Тегесе шул чакны, кем керде икән дип, ишек тавышына колак салды. Наташаның ачулы карашы: «Утырасыңмыни әле?» — дигән төсле иде. Кадыйров
/
та: «Утырам шул! Сүземне әйтеп бетермичә китмим», —дигәндәй, шундый ук караш белән җавап бирде. Наташа кунак өендә сөйләшкән сүзләргә болан тыштан әһәмият бирмәгән шикелле, иң аргы почмакка китеп, фикус артына кереп утырды. Шулай да Кадыйров аның гөл артыннан сагаеп каравын сизеп торды һәм, ниһаять, әллә ии гомер башлый алмый утырган сүзен Наташаның әти-әнисенә әйтергә җыенып, аңа борылып карагач, тегесе почмакка таба тайпылып китеп, ялварып караган төсле тоелды Кадыйров, урыныннан торып, авыр сулап куйды да, аның әтисе белән әнисенә «тыныч йокы» теләп, өйдән чыгып китте.
Ярты ел узгач, Наташа ветеринарлар өчен районара курска китәргә җыенды. Моны бетергәннән соң, үз авылыңнан башка теләсәң кайсы авылны сайларга мөмкин иде. Кадыйров: «Кайчан кайтасың?»—дип сорагач. Наташа ул чакта: «Беркайчан да кайтмам, ахры», — дип җав-ап биргән иде.
Март аеның салкын кичендә, каладан икәү җәяү кайтып, кар басып киткән тын урамнар буйлап яктырганчы йөргәндә, алар бер-берсен чын- чынлап яратыша башлаганнар иде.
Кадыйров солы басуына килеп җиткәнен сизми дә калды. Аяк астында, камылда, үз комбайныннан калган тәгәрмәч эзен күргәч, шушы эз, күлнең теге ягыннан чыгып килгән иртәнге кояш нурларында коенып утырган чүмәләләр, ничектер аңар бик якын булып, күптәнге танышлар төсле елмаеп торгандай тоелды. Солы начар начарын, шулай да урып бетердек, дип уйлап куйды .ул. Кадыйров, шушы солыга карата бурычы үтәлгәнен тоеп, җиңеләеп китте. Ул, солы басуын аркылы кичеп, күл буена килде дә, тәмәке тартып алыйм дип, таллар ышыгындагы кырый чүмәләгә утырды. Мондый вакытларда тәмәке төтене аның өчен юлдаш бер кеше кебек иде.
Кадыйров тәмәкесен бераз тарткач, камыш арасындагы! иске көймәне канауга чыгарып, кушучлап суын түкте. «Кызыл Сукачы»иың бодай басуы күлнең аръягында иде. Шуннан, яфракларын күтәрә алмыйча су өстенә иелеп төшкән таллар артыннан, тигез генә гөрләгән моторлар тавышы, шарт-шорт килеп тракторлар гөтердәгәне ишетелә. Самоход белән «Коммунар» парлашып урдыралар, ахры.
Күл буйлап әйләнгәнче, көймә белән аркылы гына да чыгарга мөмкин. Ләкин көймәнең ишкәкләре юк иде. Шуннан соң Кадыйров карт талның аскы корыган бер ботагын сындырып алды да, шуның белән су төбендәге ләмгә таянып этә-этә, көймәне канаудан күлгә чыгарды. Көзге төсле ялтырап торган күл өсте Кадыйровның күзләрен камаштырды. Су өстендә, чәрелдәшә-чәрелдәшә, акчарлаклар оча. Берсе канаты белән Кадыйровның фуражкасына тиеп китә язды. Кадыйров тирә-ягына карады. Судан бер читтәрәк кенә озынча әрекмән яфрагы өстендә, очлы канатларын сагаеп кына күтәрә төшкән ике акчарлак баласы тынып калганнар. Кадыйров кул селкү белән, алар чәрелдәшеп арырак, башка әрекмәннәр өстенә барып кундылар. «Курыкмагыз, тимим», — дип, елмаеп куйды Кадыйров.
Тирәли камышлар, таллар үскән түгәрәк күл яшел рам эчендәге көзге шикелле ялтырап ята. Шушы күлдә кайчандыр алар Наташа белән коенганнар иде. Наташа, көймәне әллә кайда калдырып, йөзеп китте, чөнки Кадыйровтан кызурак йөзә иде ул. Аның шул чакта яңгыратып көлгәне акчарлак тавышларын хәтерләтә иде.
Ул кичне кояш инде таллар артына кереп баеп килә, күл өсте алсуланып тора иде. Наташа артыннан йөзгәндә Кадыйров тирәсендәге дулкыннар да алсу төстә — хәер, бер яклары гына алсу, икенче яклары зәңгәрсу иде. Су өстендә акчарлаклар да нәкъ элеккечә атынып-атынып очалар, берсе хәтта канат очлары белән суга орынып, артыннан нурлы тасма калдырып киткән иде. Гаҗәп, шул тасма күл өстендә әллә кайчан
78
79
сүнгән булса да, Кадыйровның күңелендә элеккечә үк якты, нурлы булып саклана иде.
Кадыйров көймәсен ярга китереп терәде дә, үргә күтәрелеп, урылган басуга карады. «Коммунар» бер километрлы затонның аргы башында уңга таба борылып ята. Самоход аннан бирерәк туктап калган. Комбайн астыннан, ике тәгәрмәч арасыннан, тез тиңентен бөгелеп, Каревның аяклары чыгып тора. Шуннан тимергә суккан тонык тавыш ишетелә иде. Кадыйров: «Вата да башлаган инде», — дип уйлап куйды да, ашыга-ашы- га атлап китте.
Комбайннан бер читтәрәк, салам өстендә башларына ак яулык бәйләгән чүмәлә салучы ике кыз утыра. Икесе дә, Кадыйровка таба сагаеп кына башларын борып, тавыш-тынсыз аның артыннан карап калдылар.
Карев чалкан яткан килеш комбайн астында нәрсәнедер борып маташа иде.
Кадыйров- килеп җитеп:
— Ватылдымыни?—дип сорады.
— Нәрсә син!—диде Карев, куркынган тавыш белән. — Гайка бушаган.
Кадыйров аның янына комбайн астына кереп, барлык гайкаларны капшап чыкты. Уртадагысы, әле генә Карев борганы, кыек тора иде.
— Сыры бозылган,—диде Карев, акланырга тырышып.
Кадыйров: «Чүкеч белән төйгәч, бозыла, билгеле», — дип уйлап куйды, шулай да әйтми калды.
— Төшмәсме? —дип сорады ул, шикләнеп.
— Нәрсә син, Федя! Кичкә чаклы түзә әле.
Ләкин Кадыйров аның сүзенә карамады, гайканы бора башлады.
— Әйдә алыштырабыз.
Карев, комбайнга менеп, инструментлар ящигыннан яңа гайка алып килде.
— Шплинт та алып кил, — диде аңар Кадыйров.
— Нигә? Искесе дә түзәрлек әле. Аннары озакка сузыла ич. Кара әнә. «Коммунар» булып «Коммунар» да өченче полосаны ялт иттерә инде.
Кадыйровка аның ашыгуы ошамады. «Бу да Фатьямов юлыннан кит- мәкче».
— Алдан рәтләп кую яхшырак, — диде ул тыныч бер тавыш белән. Моңа каршы сүз әйтүе кыен иде.
— Шулай анысы»,—диде Карев, күнеп,— эше узганчы, рәтләп куярга кирәк, Федя. Декага эләгеп, молотилкада әллә ниләр эшләп ташласа!..
— Былтыр Фатьямов шулай дүрт тешен сындыртты,—дип искәртеп куйды Кадыйров.
Карев яңа шплинт та алып килде һәм, Кадыйров белән янәшә ятып, аның яитавына төртеп алды да чүмәлә салучы кызларны күрсәтте.
— Күрәсеңме асыл кошларны?.. Берьюлы икене җибәрделәр. Берәү генә булдыра алмый. Бер әйләнгән саен алмашыналар. Безнең Душа белән Шура түгелләр шул. Тегеләр үзләре генә дә, тәүлек буе алмашынмыйча, эшләп күрсәтәләр иде. Эх, Федя! —дип куйды ул, авыр сулап. — Алар шикелле телгә дә үткен, кулы да алтын булганнары бүтән юк инде безгә!.. Ә бол арның авызларыннан әдәм рәтле бер сүз чыкмый. Чүмәләгә баралар да, мескен кеше шикелле, пыш-пыш килеп утыралар.
Кадыйров шплинтны, ныграк беркетмәкче булып, җайлап маташа иде. Карев зарлана бирде:
— Шураны дуңгызлар арасына илтеп тыктылар. Ә техникага — менә боларны! Бозау караучыларны! Мин булсам, киресенчә, дуңгызлар арасына боларны җибәрер идем. Шура урынына. Догаларын дуңгыз* балаларына укысыннар.
80
- Хәтереңне калдырдылармы әллә?—дип сорады Кадыйров.
— Аннан да яманрак, Федя! Мин аларга: Шура, мәйтәм, бер үзе ике кеше хәтле эшли иде, эшләп тә карый иде... дигән идем, ә алар чәнчеп әйткән булалар: имеш, кая инде ул Шурага җитәргә безгә. Без кызлар, янәсе... Ишеттеңме? Кызлар, имеш!.. Белдеңме?
Ләкин Кадыйров тракторның еш-еш гөтердәвен тыңлап тора. «Коммунар» самоходка таба якынлашып килә иде.
— Ярый, мәйтәм, яхшы алайса,— дип сөйлк бирде Карев,—кызлар булып сездән ни бәрәкәт бар соң, сәнәк белән дә...
— Нишләгән аларның моторлары? — диде Кадыйро-в, аның сүзен бүлеп.
Карев, кәефе китеп, Кадыйровка борылып карады.
— Син нәрсә! — диде ул. — Күктән төштең мәллә? Эмтеэста беренче көн генә эшләвең түгел ич!.. Теге яраксызга чыга алмый азапланган арба бит. Искелеккә хөрмәт йөзеннән тоталар. Бу тракторның күпме стажы барын беләсеңме? «Коммунар»га нәкъ шул арба артыннан йөрергә генә инде. Гүр якасына якынлашканнар...—Кадый ровны ачулы гына шелтәләп куйды ул:—Мин синнән чыннан да замполит чытар дип уйлаган
дем. ә син кешене түгел, тракторны тыңлап торасың икән...
Шуннан ссң Кадыйров аның сүзен бүлдермәде. Карев кешене элекке гөнаһлары өчен гомере буена кыерсытырга ярамаганлыкны исбат итүендә дәвам итте.
— Кызы ■ күргәнең бармы? Сокланып туймаслык! Нинди гөнаһ булсын ул? һәрбер хатын бала анасы- булырга тиеш.
Кадыйров гайканы борып бетерде.
— Булды!—диде ул, комбайн астыннан чыга-чыга.
Ул, кулларын чүбеккә сөртә-сөртә, ирексездән көлемсерәп, чүмәлә салучы кызларга карап тора иде. Кызлар, икесе дә бер үк төсле яулыкларын ияк асларыннан чалдырып, очларын бантиклап бәйләгәннәр һәм кай яклары беләндер кошка охшаганнар иде. Аларны, кул селкеп, кунган урыннарыннан өркетеп җибәрәсе иде.
— Команда бир.—диде Кадыйров Каревка. — Үзем утырып китәм.
Карев, Кадыйровның комбайнга үз сәгатеннән элек утырганда берәр күңелсезлектән качуын белеп, сорап куйды:
— Ни булды сиңа, Федя? Бүген син әллә нишләп мескенләнеп калгансың әле.
— Аптыраган әле, —диде Кадыйров, көрсенеп.
— Наташага.мы?
Кадыйров: «Нигә Наташа турында уйлап куйды әле бу?» дип, игътибар белән Каревка карады.
— Фатьямовка.
— Ә ни булган соң?
Кадыйров, Фатьямовны коткарырга кирәк, дип җавап бирде. Юкса хәзер ул рекордлык түгел, үз нормасын да эшли алмаячак. Урдырасы ашлык бетеп килә, әйтерләр: «Сталинең» үзен аклый алмады, шундый комбайнчы кулында шул хәтле генә эшләгәч, юньле машина түгел икән, диярләр. Яна" машинаны җыелыш саен телгә алырлар, ә машинаның бер гаебе юк. Шуңа күрә Фатьямовка булышырга кирәк, машинаның яман атын чыгармасын.
«Тагын машина турында», — дип уйлап куйды Карев.
Бу басуны «Сталинец»ка калдырабыз, — диде Кадыйров, — үзебез күршеләргә күчәбез. Анда бодай диңгез шикелле!
— Син нәрсә!—диде Карев, ачуы килеп. — Үз затоныбызны аңа бирергәме? Мин сине берәр эш белән йөргәнсеңме әллә дип уйлаган идем. Ә син башка бәла алып кайткансың икән!
X. Я хи н тәрҗемәсе,
(Ахыры киләсе санда.)