Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясе. 30 Октябрьда шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышында яка шигырьләрне укып-тикше- рү үткәрелде. 3. Мансурның «Синең йөрәгең», 3. Нуриның «Егет кайтты басуга», X. Мәхмүтовиың «Көз», «Имән», «Хат ташучы» исемле шигырьләре укылды. Аннан соң алар турында фикер алышу булды, 1 авторларга киңәшләр бирелде.
Прозаиклар с е к ц и с е. 30 Октябрьдагы утырышта: Г. Минскийныц «Беренче көн» исемле хикәясе тикшерелде. Фатих I Хөсни хикәядәге төп геройларның үз атмосфералары, үз характерлары җитешмәү турында сөйләде. И. Гази, Г. Әпсәлә- мов, Р. Саттаров, М. Хәсәнов иптәшләр дә хикәядә геройларның бәрелешендәге, телендәге, сюжет төзелешендәге кимчелекләргә тукталдылар. Г. Минский хикәяне яңадан эшләгәндә күрсәтелгән кимчелекләрне искә алачагын белдерде. 17 ноябрьда уздырылган чираттагы утырышта яшь язучы М. Хәсәновның «Урман шаулый» исемле яңа повесте тикшерелде. Фикер алышуда катнашучы Г. Баширов, А. Шамов, Г. Әпсәләмов, Ш. Маннур, И. Гази, Р. Саттаров, Г. Иделле һ. б. иптәшләр М. Хәсәновның бу повесте яшь автор өчен бер адым алга атлау — техницизм белән мавыгудан кеше характерын бирүгә борылыш ясау дип билгеләделәр. Шуның белән бергә, әсәрнең күп кенә җи- тешсезлекләре күрсәтелде, әсәрне яхшырту өчен киңәшләр әйтелде.
ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
Ноябрь аенда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының химия факультеты студентлары белән татар совет язучыларының очрашулары булды. Тәнкыйтьче Г. Кашшаф үзенең чыгышында студентларны бүгенге татар совет әдәбиятының торышы белән таныштырды. Аннары язучылар һәм шагыйрьләр үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Кави Нәҗминең яңа романыннан өзекне студентлар яратып тыңладылар. Шулай ук С. Хәким, С. Баттал, Ә. Давыдов һәм М. Хөсәен иптәшләрнең чыгышы да җылы каршы алынды. Актыктан студентлар үзләре татар совет шагыйрьләренең әсәрләрен укыдылар һәм язучыларга теләкләрен белдерделәр.
УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
2 декабрьда Иорлат урта мәктәбендә «Совет әдәбияты» журналын укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә 8—9—10 класс укучылары һәм мәктәпнең I укытучылар коллективы катнашты.
Журнал сотрудниклары Г. Ахунов һәм М. Хәмитов укучыларны журналның тарихы I Ьм киләчәк планы белән таныштырдылар.
Соңыннан укучылар журналга карата күп кенә тәкъдимнәрен әйттеләр һәм журналның авторлары — язучыларның авылларда булмавын зур кимчелек итеп билгеләп үттеләр.
ДРАМАТУРГИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ҖЫЕЛЫШ
Шушы елның ноябрь азагында Татарстан совет язучыларының, театр сәнгате работниклары вәкилләре катнашында, драматургия мәсьәләләренә багышланган гомуми шәһәр җыелышы булып үтте.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлек- лесе драматург Риза Ишморат җыелышта «СССР Совет язучылары союзы правление- сенең XIV пленумы йомгаклары һәм татар совет драматургиясе алдындагы бурычлар» дигән темага доклад белән чыкты.
Доклад буенча фикер алышуда чыгыш ясаучылар (К. Нәҗми, Г. Бәширов, Г. Кашшаф, Т. Гыйззәт, Г. Насрый, КПССның Өлкә Комитеты секретаре С. Батыев, театр работникларыннан режиссер Ш. Сармсаков, Л. Литвинов. Вәлиев-Сульва, композитор Н. Җиһанов һ. б.) татар совет драматур-гиясенең хәзерге торышы һич тә канәгатьләнерлек түгел икәнлеген, соңгы ике — өч ел эчендә язылган пьесаларның бик аз булуын һәм аларның да күбесе тамашачылар дикъкатен җәлеп итәрлек түгеллеген күрсәтеп үттеләр.
Татар Дәүләт Академия театры узган сезонда оригиналь әсәрләрдән тик өч кенә премьера — Г. Насрыйның «Кадерле минутлар», Шәриф Хөсәеновның «Профессор кияве» һәм С. Калметовның «Нурия һәм аның дуслары» исемле пьесаларын гына күрсәтте. Шулардай «Нурия һәм аның дуслары», идея һәм художество ягыннан түбән булу сәбәпле, сәхнәдән бик тиз төшәргә мәҗбүр булды.
Татар совет драматургиясенең артта калуында төп сәбәпләрнең берсе итеп конфликтсызлык теориясе күрсәтелде. Кайбер драматургларның совет җәмгыятьчелеге фикеренә игътибар итмәү фактлары каты тәнкыйть ителде. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәтнең ханнарны һәм алтын Урда Дәүләтен популярлаштыручы «Идегәй» эпосы Партия Үзәк Комитеты тарафыннан кискен рәвештә тәнкыйть ителгәннән соң да, ул шушы арада үзенең «Миркәй һәм Айсылу» пьесасына ачыктап-ачык буржуаз милләтчелек идеясе белән сугарылган «төзәтмәләрне» астыртын юл белән өстерәп керткән.
Татар театр тәнкыйтенең хәзерге торышы канәгатьләнерлек түгел. Квалификацияле театр тәнкыйтьчеләре бик аз. Шулай ук татар театрларының драматурглар белән җитди бәйләнеш тотмавы театр кадрларын үстерү өстендә дә җитәрлек эшләмәве тәнкыйть ителде.
Күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетерү өчен җыелыш киңәйтелгән карар кабул итте.
123

124