Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИ


И. Гази үзенең «Алмагачлар чәчәк ата» исемле хикәясендә Гаязның питомниктан кайткандагы уйларын шул рәвешчә тасвирлый:
Питомниктан ул кич белән генә кайтты. Капка төбендә велосипедыннан сикереп төште дә, ишек алдына кереп китте. Тәрәзәдән учак уты күренә: хатыны, колхоз эшеннән кайтып, аш пешерергә тотынган, ахры. Балалар кайда икән соң? Кечкенәсе велосипедны күргән саен бәйләнә: «Әти, утыртып йөрт әле»,— ди. Өйдә булсалар, күптән йөгерешеп чыккан булырлар иде инде. Кечкенәсе көндез әбиләрендә калып торгандыр да, олысы хәзер аны алып кайтырга киткәндер.
Автор контекстындагы персонаж сөйләме — Гаязның уйлары биредә туры сөйләм дә, кыек сөйләм дә түгел, ә чит сөйләмнең өченче төре — уртак сөйләм (рус телендәге терминнар буенча — «несобственная прямая речь» яки «свободная косвенная речь») рәвешендә бирелә. Укучы Гаязның семьясы, балалары турында аның эчке кичерешләре, уйлары аша белә,— шулай итеп, язучы персонаж сөйләмен дә, автор сөйләмен дә бер-ләштерә, хикәяләү стилен җыйнак-ландыра, образландыра төшә.
Уртак сөйләм, әдәби стиль буларак, туры һәм кыек сөйләмнәрдән нык кына аерыла. Туры сөйләм формасында бирелгән чит сөйләмдә персонаж үзе сөйләсә, кыек сөйләм формасында бирелгән чит сөйләмдә автор үзе сөйли — персонаж сөйләме автор сүзләре белән китерелә. Уртак сөйләм формасында бирелгән чит
ТЕЛЕНДӘ УРТАК СӨЙЛӘМ
сөйләмдә исә бары тик я персонаж, я автор гына сөйләми, ә бер үк вакытта автор да, персонаж да сөйли, башкача әйткәндә, бу төр чит сөйләм берьюлы авторга да, персонажга да карый, ул аларның икесе өчен дә уртак.
Уртак сөйләм персонажның эчке кичерешләрен, уй-тойгыларын тас-вирлауда аеруча уңай стилистик алым — сурәтләү чарасы булып санала. Ләкин анда персонажның уй- кичерешләре, әйткән сүзләре генә түгел, бәлки аның эш-хәрәкәтләре, ул катнашкан яки ул күзәткән вакыйгалар да аның үз сүзләре белән үк китерелә, тасвирлана алалар, ягъни персонажның эш һәм хәрәкәтләре, тирә-як дөнья һәм персонаж катнашкан яки күзәткән вакыйгалар авторның. үз исеменнән, ләкин тулысынча яки өлешчә персонаж карашлары, персонаж сүзләре белән сурәтләнәләр. Уртак сөйләмнең мондый үзенчәлеккә ия булуы хикәяләү стиленә аеруча җанлылык кертә, аның эмо-циональ көчен арттыра төшә.
Рус әдәбиятында уртак сөйләм 19 нчы йөзнең беренче яртысында — А. С. Пушкин әсәрләрендә очрый. Татар әдәбиятында исә уртак сөйләмнең кулланышын әле 19 нчы йөзнең ахырларында да күреп булмый. Аның беренче үрнәкләрен тик 20 йөзнең башларында — Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Мөхәммәдов, М. Га- фури әсәрләрендә һәм Ш. Камалның. 1905—1910 елларда язган хикәяләрендә генә очратырга мөмкин. Бүгенге көн татар язучыларының күпчеле-гендә уртак сөйләм — иң еш кулла-
104
ныла торган стилистик алымнарның берсе. Аеруча Ш. Камал, Г. Бәши- ров, II. Гази, 1\. Нәжми, Ә. Фәйзи, Г. Әпсәләмов һәм Ф. Хөсни әсәрләре уртак сөйләмгә бай: биредә файдаланылган мисалларның күбесе тулардан алынды.
Уртак сөйләм үзалдына торганда түгел, ә гомум контекстта беленә, чөнки ул — автор сөйләменә «әйтү» яки «уйлау»га бәйләнешле сүзләр ярдәменнән тыш кына килеп керә.
Уртак сөйләмнең кулланылу-кул- ланылмавы әсәрнең нинди стильдә язылган булуына бәйләнгән. Уртак сөйләм кулланыла алсын өчен, әсәр, башлыча, өченче зат формасындагы хикәяләү стилендә язылган булырга, автор сөйләме белән персонаж сөйләме арасында стиль аерымлыгы сакланган булырга тиеш, ягъни автор белән персонажның икесенең бер үк кеше булмыйча, икесенең ике зат, ике кеше булуы шарт. Бу шарт саклан-ганда, уртак сөйләм теләсә кайсы жанрда — романда да, повесть яки хикәядә дә, поэмада да, шулай ук художестволы очеркта да кулланыла ала.
Уртак сөйләмдә персонаж сөйләме күбрәк өченче зат формасында бирелә — зат алмашлыклары, затланышлы фигыльләр өченче зат формасында кулланылалар. Өченче зат алмашлыгы персонажның үз исеме белән дә алыштырылырга мөмкин. Мәсәлән:
«Правление» дигән сүз чыкканнан соң, Фазылжаиов кинәт акылына килеп, юашланып калды. Аның күз алдына йөзәрләгән колхоз членнары, аларның җитди йөзләре килеп басты. Алар сайлады бит ул правлением, Бәдретдиновны да председатель итеп алар сайлады. Фазылэ^ановны да председательлектән алар алып ташлады. Алар, барысы да алар. Алар шундый көчле, телиләр икән, бөтенесен эшлиләр, бөтенесен булдыра-лар. Тукта, нигә соң әле ул үзен әнә шул көчкә каршы куярга маташа? (Ф. Хөсни, «Җәй башы»).
Фазылҗановныц «мин» дип уйлаганы уртак сөйләмдә «ул»га һәм аның үз исеменә — «Фазылҗанов»ка күчерелеп бирелгән, шулай ук фигыль формасы да «мактанам» түгел, ә «мактана» формасына — өченче затка әйләндерелгән.
Уртак сөйләм автор интонацияләрен дә, персонаж интонацияләрен дә үзенә берләштерә. Ләкин ул интонацияләр бер-берсенә карата төрлечә мөнәсәбәттә булырга — я автор интонациясе көчлерәк яңгырап, персонаж интонациясе азрак ишетелергә, яки киресенчә, персонаж интонациясе көчлерәк яңгырап, автор интонациясе чак-чак кына ишетелеп торырга, я һич тә булмаса, автор интонациясе дә, персонаж интонациясе дә бер үк көчкә ия булырга мөмкин. Персонаж интонациясе көчлерәк булган уртак сөйләмдә өченче зат формалары гына түгел, бәлки беренче һәм икенче зат формалары да кулланылгалый,— аның үрнәкләре, мәсәлән, И. Газида бар:
— Яшәсен лорх бәрәңгесе! — дип, кайсыдыр көлеп куйды.
Бүтәннәр дә бәрәңгене якладылар. Әлегә хәтле, юләр сатып, алма бакчасы үстереп йөргәнбез. Эше дисәң — әллә нихәтле, ашы дисәң — юк: көз көнендә бер-ике ай алма капкалагандай итәсең дә бетте-китте. Яртысы череп бетә. Алмагачлар корыганнан бирле рәхәтләндек бәрәңгегә: әллә ничәшәр баз бәрәңге күмәбез. Яшәсен лорх!
— Бакча утырту — безнең планыбызга да кермәгән әле ул,—-диде председатель («Алмагачлар чәчәк ата»).
Әсәрнең баш герое Гаязның алма бакчасы утыртырга дигән тәкъдименә каршы төшүче кешеләрнең әйткән .сүзләрен автор, шул рәвешчә, уртак сөйләм алымы белән бирә: анда беренче зат формасы өченче затка әйләндерелмәгән — шул килеш кал-дырылган («йөргәнбез», «күмәбез»).
Икенче бер урында Гаяз үзенең улыннан авылда яңа сорт бәрәңге утыртулары турында ишетә. Гаязның бераз гажәпләнү катыш соклану белән уйлаиылган һәм әйтелгән сүзләре әсәрдә уртак сөйләмгә әйләндерелеп биреләләр:
Гаяз сугышта йөргән вакытта алар авылында яңа сорт бәрәңге килеп кергән икән. Лорх. Кәнди-кәнди! Кара син бу малайны! Бөтенесен белеп тора икән. Гаяз чыгып киткәндә
105
биш тулып кына калган иде. Хәзер энә нинди калкынып киткән. Лорх икән алайса? Алма урынына бәрәңге үстерәсез икән?
Персонаж уйларындагы беренче зат биредә өченче затка күчерелгән («ул» алмашлыгы персонажның үз исеме — «Гаяз» белән алмаштырылган). Ә инде аның әйткән сүзләрендәге икенче зат шул килеш калдырылган — үзгәртелмәгән («үстерәсез икән»).
Уртак сөйләмдә беренче һәм икенче зат формасын куллану, гадәттә, бик сирәк очрый — татар әдәбиятында аңа мисалларны, башлыча, И. Гази әсәрләреннән генә («Алмагачлар чәчәк ата») табарга була. Уртак сөйләмдә беренче һәм икенче затларның сирәк кулланылуы ул сөйләмне туры сөйләм белән бутау куркынычыннан килә булырга кирәк. Беренче һәм икенче затларны уртак сөйләмдә куллану әсәрнең чит сөйләм белән үтәдән-үтә сугарылган булуы, автор интонациясенә караганда, персонаж интонациясенең көчлерәк булуын күрсәтеп тора.
Уртак сөйләмдә персонажны дул-кынландыручы төрле-төрле тойгылар күп кенә очракларда өндәү һәм сорау җөмләләр, риторик сорау һәм өндәүләр белән белдереләләр. Мәсәлән:
— Әптелбәр... иһэ... иһэ... синең... синең... ә... ә... әтиең юк, диде миңа!— дип көчкә генә әйтеп чыга Габдулла, һәм аның яшьләре аны әүвәлгедән дә ныграк буалар...
Кем әйтте бит? Моны брахмистр малае Мостафа, я күрше урам малай-ларының берәрсе әйткән булса, исе китәр идемени аның?.. Алар аны бо- лай да гел әйтәләр, Габдулла инде моңа өйрәнеп беткән... Бу бит Әптелбәр, э/(ан кебек күргән дусы, бердәнбер аны аңлый торган сердәш дусы Әптелбәр!.. (Ә. Фәйзи, «Тукай»).
Бу уртак сөйләмдәге өндәү һәм сорау җөмләләрдә кечкенә Габдулланың ачы кайгы белән, үртәлү тойгылары белән кичерелгән уйлары ча- гылдырылган.
Г. Бәшировның «Намус» романында шундый вакыйга булып ала: Нәфисә бригадасыннан урып-җыеп алынган бодайның бер өлешен ындыр бригадиры Сәйфи бер җиргә урлап ташып куя да, бодайны аз чыккан итеп күрсәтә. Югары иген уңышы алабыз дип шатланып йөргән бригада членнарына бу бик авыр тәэсир итә. Арадан берсе хәтта «Әллә ялгыштык микән... булмастай эшкә тотынып» дигән сүз дә әйтеп куя:
Бу сүзләр Нәфисәне сискәндереп җибәрде. Ул каты гына итеп:
— Әй, шыңшыма әле, зинһар! — диде.
Бу фаҗиганы берсе дә башына сыйдыра алмый иде. Бу нинди хәл? Бу нинди мыскыллау? Аларның моңарчы тырышулары, йокысыз төннәре, маңгай тирләре, бөтен өметләре — барысы да оцилгә очар микәнни?.. Түгәрәк аландагы төнге җыелыш күз алдына килде...
Монда риторик сорау персонажларның кичерешләрен ачыграк тасвирлау, эмоциональлекне көчәйтү максаты белән кулланылган.
Уртак сөйләмдә төрле-төрле харак-тердагы өндәү һәм сорауларның кул-ланылу үзенчәлеге, еш кына очракларда, ул төр чит сөйләмне автор контекстыннан аерып алуда уңайлылык тудыра. Ләкин өндәү һәм сораулар автор мөрәҗәгатьләрендә, автор чигенешләрендә дә кулланылалар,— менә шуңа күрә дә андый очракта мәгънә ягына, автор контекстына да игътибар итәргә кирәк була. Мәсәлән, түбәндәге мисал уртак сөйләм түгел, ә автор чигенеше:
Менә шундый бәхетле яратышу яшәгән йортта дөньяга килгән иде Габдулла, югыйсә. Сабыйлык юлын балаларча гамьсез һәм ваемсыз гына үтәсе иде аңа! Юк, туры килмәде. Шул ук елның көзендә атасы үзенең ютәле һәм бизгәге белән түшәккә егылды һәм шуннан тормады (Ә. Фәйзи, «Тукай»).
Уртак сөйләмдә автор үз персонажы белән мөнәсәбәткә, бәйләнешкә керә. Бу өзектә исә автор персонаж белән түгел, ә укучы белән мөнәсәбәткә керә, шуңа күрә дә ул уртак сөйләм була алмый.
Персонажның эчке кичерешләрен укучыга үтемлерәк, укучыны дулкып- ландырырлыграк итеп тасвирлау өчен, автор уртак сөйләмдә, туры сөйләмдәге кебек үк, төрле-төрле эмоциональ сүзләр, кисәкчәләр һәм
106
ымлыклар да кулланырга мөмкин. Мәсәлән:
Нәфисә, толым очларын бер сүтеп, бер үрә-үрә, зур коңгырт күзләре белән ап-ачык һәм тыныч кына итеп, әнкәсенә карап тора.
Юк, Нәфисә үзендә һичбер гаеп сизми. Аның вөҗданы пакь, аның Газиз истәлегенә, яисә үз намусына тузан кадәре генә дә күләгә төшергәне юк! һич! (Г. Бәширов, «Намус») .
Анда да җай таба алмагач, өенә кайтып утырды. Бу өй никадәрле күңелсез. Аһ, монда Җәмилә кебек бик бәхетсез кешеләр генә тормаса, башка ихтыярлы кеше бер дәкыйка тора алмаслыктыр (AI. Гафури, «Ярлылар яки өйдәш хатын»).
Аннан соң гомерендә беренче тапкыр аның тәмле ашавы исенә төште... Әнисе аны, кара өйгә алып чыгып, үги әтисеннән яшереп сыйлады. Зур гына телем икмәк кисеп, аның өстенә калын гына итеп бал ягып бирде. Әй, тәмле дә булды соң! Әле икмәкне ашап бетергәч тә, Габдулла — бармакларына ягылып калган балны әй ялады, әй ялады... (Ә. Фәйзи, «Тукай»).
Монда китерелгән уртак сөйләмнәрдә «юк» сүзе, «аһ», «әй» ымлыклары, «һич», «соң», «әле» кисәкчәләре персонаж уйларындагы, кичереш- ләрендәге төрле-төрле тойгыларны чагылдыруга, көчәйтүгә ярдәм итәләр.
Персонаж сөйләмендәге эмоцио-нальлек шулай ук бер үк сүзне яки фразаны кабатлау юлы белән дә көчәйтелә ала. Мәсәлән:
Аның керфекләре ихтыярсыз килеп тулган яшь бөртекләре белән дымлана, аннан соң кинәт аңарда үлемгә каршы ачу, нәфрәт, дошманлык тойгысы кузгала. Юк, юк! Аның үләсе килми, килми, килми! Ул иртәгә тагын әти-әнисе белән бергә торып, сау-сәламәт көе басуга китәргә, чел- ләгә-нигә карамый, Садрины кабык арбасында тартып йөртергә риза, риза!! (Ә. Фәйзи, «Тукай»).
Шунда гына аның кулына бик нык кысып тоткан чыбыркы күзенә чалынды. Карале, ул аны кулына тотып кайтканын да сизмәгән, ә бит ул Җаббардан йортка чыгу белән аны шартлатып карарга уйлаган иде. Их, шушы чыбыркы белән теге әшәке юханы телгәләп, өзгәлән ташларга! Менә болай( Менә болай! (Шун-да ук).
Бу мисалларның беренчесендә аерым сүзләр, ә икенчесендә — аерым фраза кабатлана. Шуның өстенә, соңгы мисал туры һәм уртак сөйләмнәр өчен характерлы сүзләргә дә бай: «карале», «бит», «их», «шушы», «теге», «менә». Соңгы өч сүз — к ү р сәтү ал м а ш л ы к л ары. Күрсәтү алмашлыкларының уртак сөйләмдә кулланылуына башка мисалларны да китерергә мөмкин:
Әбисе учак янында нишләп йөри соң аның? Куып чыгарсын иде бу имче карчыкны... Кычкырырга теләде, ләкин тавышы чыкмады (/<. Нәҗми, «Язгы җилләр»).
Мансуров аны күзе төшүгә үк таныды. Бу — Гөлзәбәр иде. Бала чагында ук атасы ташлап киткән бу кыз әнә ничек үсеп килә! (Г. Бәши- ров, «Намус»).
Уртак сөйләмдә күрсәтү алмаш-лыкларының кулланылуы («әнә», «менә», «бу», «теге», «ул», «шул» һ. б.) тасвирланган күренешләрнең, вакыйгаларның персонаж каршы- сында гына икәнлеген, ул предметлар яки кешеләр белән персонаж арасында нинди дә булса бәйләнеш бар икәнлекне күрсәтә.
Кайвакытларда уртак сөйләм «ахры», «хәер», «бугай», «югыйсә», «ярый», «дөрес» кебек сүзләр яки составларында шундый сүзләр булган җөмләләр белән башланып китәргә мөмкин. Мәсәлән:
Кухняда звонок шалтыравы Суфия ханымны сискәндереп җибәрде. Мәктәбеннән Мөнирә кайтты бугай. Аңа әтисенең яралануы турында әйтергәме? (Г. Әпсәләмов, «Алтын йолдыз»).
Бу мисалның уртак сөйләм икәнлеге вакыйганың булу-булмавы яки аның кайчан булуы чама беләнрәк әйтелүдән, анда «бугай» сүзенең кулланышыннан күренеп тора. Әгәр ул мисал уртак сөйләм булмыйча, автор сөйләме булса, билгесезлек мәгънәсен белгерткән сүз, бәлки, анда кулланылмас үа ңде,
107
...Габдулланың йөрәген кинәт яңа тойгы сискәндереп җибәрде: аны бабасы семьясында ничек каршы алырлар? Дөрес, Саэ1$идә апасы аны элеккечә, сагынып, теләп каршы алыр, ә бабасы артык куанмаса да, һәрхәлдә аның кайтып килүенә борчылмас. Әмма әбисе аны һичшиксез үгәйсетеп, аның кире әйләнеп кайтуыннан куркып каршылар. Балалар да шулай ук... (Ә. Фәйзи, «Тукай»).
Алдагы уртак сөйләм билгесезлек төсмере белән сугарылган иде. Моны-сында инде, киресенчә, билгелелек, булачак нәрсәгә һичшиксез ышанып караучанлык тойгысы үзен сиздереп тора — моның шулай икәнлеге «дөрес», «һичшиксез» сүзләре аша бирелә.
Уртак сөйләмдә сөйләүче теленә хас булган сүзләр, кисәкчәләр яки грамматик формалар да, профессионализмнар да — барысы да кулланыла алалар. Уртак сөйләмнең сүзлек составы, гомумән алганда, туры сөйләмдәге кебек үк үзенчәлекләр белән характерлана—югарыдагы күзәтүләр шуны раслыйлар.
Уртак сөйләмдә эмоциональ төс-мерлекне, билгелелекме яки билге-сезлекме, ышану яки ышанмаучан- лыкны белдерә торган сүзләрмен, кисәкчәләрнең, грамматик формаларның кулланылышы, тәмамланмаган җөмләләрнең очравы, билгеле бер персонаж теле өчен генә хас сүзләрнең, профессионализмнарның һ. б. булуы ул төр чит сөйләмне аерым үзен-чәлекләр сыйфатында характерлап кына калмыйлар, бәлки аны, уртак сөйләмне, автор сөйләме контекстыннан аерып алуда тышкы күрсәткечләр дә булып хезмәт итәләр. Ләкин ул тышкы күрсәткечләргә таянганда, билгеле, мәгънә ягын да исәпкә алырга кирәк була. Чөнки шундый ук сүзләр уртак сөйләмдә генә түгел, бәлки авторның үз сөйләмендә дә булырга мөмкин (автор чигенешләрендә, мөрәҗәгатьләрендә һ. б.).
Уртак сөйләмнең автор контекстына килеп керүе фигыльләрдә заман һәм юнәлеш формаларының эзлек- лелеге кинәт үзгәреп китү юлы белән дә белдерелергә мөмкин. Шуңа ук өстәп әйтергә кирәк, бу үзгәрештә .заман һәм юнәлеш формалары күчермә мәгънәдә түгел, бәлки үзләренең төп мәгънәләрендә кулланылалар.
Хикәяләү стиленә хас булган үткән заман көтмәгәндә хәзерге яки киләчәк заман формасына күчә — шул рәвешчә уртак сөйләм башланып китә. Мәсәлән:
Иптәшенең үз бәхетен менә шулай аңлавы һәм аның белән мактануын Габдулла хаклы тапты. Ул бит аның бәхетле булуын тели. Әптелбәр читекле булгач, ул нинди куанган иде! Алайса, нигә үпкәли соң ул аңа?.. Юк, юк, аның Әптелбәрне күрәсе һәм аның «әтиле» булуына бергә-бергә куанасы килә хәзер... (Ә. Фәйзи, «Тукай»).
Бу мисалда уртак сөйләм хәзерге заман белән башланып китә — автор сөйләме үткән заманда кала.
Апрель ахырларында, арба юлы төшү белән, Вәли абзыйларга Өчиле- дән әлеге чыптачы килеп төште.
Ул әле һаман шахтага китә алмаган, әмма барыбер китәчәк. Әле ул өметен оцуймый. Өчиледә хәлләр мрщелдән түгел, ләкин картлар, үз тәэурибәләре белән, быел туклык булыр дип өмет итәләр. Бирсен инде ходай, фәрештәнең «амин!» дигән чагына туры килсен!.. (Ә. Фәйзи, «Тукай»).
Уртак сөйләм биредә киләчәк заман белән башланып китә — автор сөйләме үткән заманда кала.
Автор сөйләмендә якында үткән заман формасы булып, уртак сөйләм күптән үткән заман формасы белән башланып китәргә мөмкин. Мәсәлән:
Карчыкның соры күзләре сагыш белән томаланды, моңсу уйлары рәхәт истәлекләр дөньясына алып киттеләр.
Әйе, бу костюмны Газиз киңәшмәдән киеп кайткан иде. һай, күңелле дә чак иде, инде дә рәхәт заманалар иде! Кайтып чәй эчкәннән соң, акрын гына әнә шул ян тәрәзә янына барып басты. Малайга ниндидер зур уй төшкән, малайның күңеле урынында түгел. Хәдичә түти улындагы бу зур үзгәрешне бер карау белән сизсә дә, үзе башлап берни дә әйтмәде... (Г. Бәширов, «Намус»).
Гади үткән заман формасыннан кинәт күптән үткән заман формасына күчүдән тыш, биредә уртак сөй
108
ләмлекнең башка билгеләре дә тулып ята: раслауны белдергән «әйе» сүзе, «һай» ымлыгы, өндәү җөмлә, персонажның өченче зат формасы белән бирелүе («ул» алмашлыгы урынында — персонажның үз исеме — «Хәдичә түти») һ. б.
Ләкин уртак сөйләмнең башланып китүе өчен һәрвакытта да бер төрле заман формасының икенче төрле заман формасына кинәт алмашынып китүе мәҗбүри түгел. Уртак сөйләмнең бик күп очраклары автор сөйләмендәге заман эзлеклелегенә буйсыналар.
Автор сөйләмендәге хикәя фигыль формаларының кинәт боерык фигыль формасына күчеп китүе уртак сөйләмнең башлануын күрсәтә ала. Мәсәлән:
Инешнең аръягындагы тау битендә тырпаеп утырган җимеш агачларын караштырып узды (Айсылу.— X. К.). Колхоз идарәсе онытмасын: быел кышкы салкыннарда өшегәннәре урынына яшь алмагач, утыртырга кирәк булыр (Г. Бәширов, «Намус»).
— Анысы шулай инде, (җирне — X. К.) сатып алган кешене гаепләп булмый,— дип, картлар бу хәлгә күнәргә өндәделәр.
Югыйсә, чынлап та, кара кош сурәте төшерелгән патша пичәтенә каршы килеп карале син! (Ә. Фәйзи, «Тукай»).
Китерелгән мисалларда уртак сөйләм боерык фигыль формасы белән ачыла — автор сөйләме хикәя фигыль формасында кала.
Уртак сөйләм автор контекстына күп вакытта, югарыда әйтелгәнчә, чит сөйләм башлануы турында хәбәр итүче автор сүзләреннән тыш кына килеп керә. Уртак сөйләм башланыр алдыннан яки аның азагыннан «уйлады», «уйлап торды», «уйланды», «күз алдына китерде» һ. б. шундый сүзләр кайбер очракларда гына кулланылалар. Мәсәлән:
Каюм китапны бер укып чыкканнан соң бераз уйланып торды: китапханәдә шул мәсьәләгә карата рәтлерәк китап юк микән? Һич хәтеренә төшерә алмады. Димәк, юк. Хәер, булса да, файдасы булыр иде микән? Ул томанлыкларның ни өчен әйләнү һәм дә зерә кызу әйләнүләренең һәм шулай ук аларның утка әверелүләренең сәбәпләрен яхшы аңлау өчен, химия составларын һәм физика законнарын яхшы белергә кирәк бит. Ә Каюмда ул як йомшаграк, хәтта бик йомшак диярлек... (Ш. Камал, «Матур туганда»).
Күпме вакыт узгандыр, ике-өч аймы, әллә артыкмы, шул ук стена тагын телгә килде. Ничек итеп аңларга соң? Бәлки ул бик кирәкле һәм Мостафаның хәленә ниндидер ачыклык кертүче хәбәрне тапшырадыр... Шул турыда баш ватып утырганда, Мостафаны төрмә конторасына допроска алып киттеләр (К. Нәэ^ми, «Язгы җилләр»).
Персонажның уйлануы турында хәбәр итүче автор сөйләме беренче мисалда уртак сөйләмнең башында, икенче мисалда — азагында килә.
Уртак сөйләмнең автор контекстына килеп керү формалары, нигездә, менә шулар. Билгеле, ул формалар моның белән генә чикләнмәскә, тикшерү нәтиҗәсендә аларның тагын да күбрәк төрләргә ия икәнлекләре ачылырга мөмкин. Биредә исә аларның иң еш очрый торганнарына гына кагылып үтелде.
Югарыдагы мисаллардан күрелгәнчә, уртак сөйләмдә бер үк вакытта автор да, персонаж да сөйли, персонажның уй-тойгылары, әйткән-сөйлә- гәннәре автор исеменнән, ләкин ту- лысынча яки өлешчә персонажның үз сүзләре, үз карашлары белән бирелә.
Уртак сөйләмнең тасвирлау көче, образлылык ягы, туры һәм кыек сөй-ләмнекенә караганда, зуррак: туры сөйләм тик персонаж сөйләме генә булып, авторның ул сөйләмгә карата мөнәсәбәте ул сөйләм турында хәбәр итүче сүзләрдә, комментарийларда гына белдерелә ала; кыек сөйләм, туры сөйләмгә караганда корырак стиль булып, анда персонаж сөйләменең эмоциональ һәм индивидуаль үзенчәлекләре, нигездә, юкка чыгарыла; уртак сөйләм исә персонаж сөйләменең һәртөрле эмоциональ һәм индивидуаль үзенчәлекләрен чагылдыруга да, бер үк вакытта ул

сөйләмгә карата авторның үзенең мөнәсәбәтен белдерә баруга да мөмкинлек бирә. Авторның персонажга карата мөнәсәбәте анда ироник яки саркастик, антипатик яки симпатик тоннарда, яшереирәк төстә белдерелә. Уртак сөйләм бер үк күренешләрне төрле карашлардан — һәм объектив һәм субъектив карашлардан чыгып яктыртуга ярдәм итә.
Уртак сөйләм, күбесенчә, персонаж кичерешләрен, уй-тойгыларын тасвирлауда кулланыла. Уй-тойгы- ларнын, кичерешләрнең уртак сөйләм формасында бирелүе укучыга геройның эчке дөньясы белән ныграк танышырга, образ буларак аны тулырак күз алдына китерергә ярдәм итә.
Уртак сөйләмдә бирелгән уй-тойгы- лар, кичерешләр укучы каршысына гади сүзләр, коры уйланулар төсендә генә түгел, ә конкрет картина, конкрет факт буларак килеп басалар.
Бу матур стилистик алым, бүгенге татар әдәбиятында киң кулланылуга карамастан, махсус рәвештә беркем тарафыннан да тикшерелмәгән. Ә аны тикшерү, төрле-төрле вариацияләрен ачу язучыларның, бигрәк тә яшь язучыларның художество осталыгын арттыру, үстерүгә нык кына ярдәм итәчәк.

110