Логотип Казан Утлары
Хикәя

МӘХӘББӘТ


Нинди күңелле, нинди ямьле дә инде нарат ураманы эчендәге балалар бакчасының көннәре!
Иртәнге кояшның беренче нурлары, агачлар арасыннан үтеп, яфраклардагы чык тамчыларында җемелди башлауга, зур өйнең ишекләреннән, шау-гөр килеп, уннарча нәниләр йөгерешеп чыгалар. Аларның сылу тәннәре кояшта каралып янарга да өлгергән, ә башларында ап-ак панамкалар. Әгәр дә бу нәниләр белән җанланган аланлыкны читтән торып кына күзәтер булсаң, елмаймас җиреңнән елмаерсың. Әйтерсең лә, яңгырдан соң күтәрелгән гөмбәләр кояш нурларында коенып сөенәләр, сөенәләр дә үзләренең яшәүгә булган мәхәббәтләрен кояшка сөйлиләр...
Табигать кочагында шатлыклы һәм ямьле көннәр кичергән нәниләр өчен тагы да ямьлерәк, тагы да шатлыклырак бер көн дә бар —ял көне. Мондый көндә алар янына, сагынып, әти-әниләре килә һәм безнең нәниләр, ерактан ук «әни!», «мама!» дип кычкыра-кычкыра, аналарының кочакларына ташланалар.
Бүген дә шундый көннәрнең берсе иде. Әнә кечкенә генә станциягә яшел вагоннар таккан дача поезды килеп туктады. Вагоннардан кешеләр төштеләр.
Озак та үтмәде, урманның һәрбер агачыннан башлап, кош-кортына кадәр кичергән яшәү күркенә ана белән бала шатлыгы да кушылды.
Фәрид, сагынып көткән анасын үбә-коча, бәйләнешсез итеп, күргән- белгәннәрен сөйләргә тотынды. Ашыга-ашыга, түкми-чәчми, барысын да әйтеп бирергә тырышып сөйләде ул. Гүя аның күргәннәре һәм күргән- нәреннән алган тәэсире шулкадәр күп — әйтеп бетермәслек.
— Әнием, без кичә карлыган җыйдык. Безнең үз бакчабыз. Әнием, мине үлчәделәр, бер килограммга үскәнмен. Безнең керпебез бар, әнием. Без аңа сөт ашатабыз. Әнием, кичә Валерик Реваны этеп екты. Аны почмакка бастырдылар. Валерик ир малай ул, менә минем кебек, ә Рева — кечкенә кыз. Кечкенә кызларны елатырга ярамый, әйе бит, әнием...
Бәлки ул тагы күп кенә «баштан узганнарны» сөйләгән дә булыр иде, ләкин, нәрсәнедер хәтерләгәнсыман, кинәт тукталып калды. Улының шатлык балкыган йөзендә мондый үзгәрешне Фатима бик тиз күреп алды. Тик бу турыда сорарга гына өлгермәде ул.
— Әнием, син шунда торып тор. Мин хәзер киләм,— диде Фәрид. Баланың бу минуттагы пошынуы шундый көчле булды күрәсең, ул, әнисенең җавабын да көтмичә, зур өйгә таба чабып та китте.
Ялгызы калган Фатиманы төрле уйлар борчыды. Ни булды икән моңа? Нишләп кинәт үзгәрде соң бу бала? Уйларына җавап таба алмыйча интекте Фатима һәм Фәриднең кайтуын сабырсызлык белән көтте.
2. .С.ә.- № 12. 17
Фәрид озак көттермәде. Тик баягыча чаба-чаба түгел, әйтерсең лә, нәрсәдәндер риза булмагандай, теләр^теләмәс атлап килә иде.
Ана, улы атлап килгән сукмактан күзләрен ала алмыйча, карап торды. Борчылды да ул, куанды да... Баласының хәзерге хәлен белмәүдән борчылса, киләчәген алдан күрүенә куанды, йөрәгендәге бу куанычын кемгә генә булса да сөйләп аңлату теләге үсә башлый аңарда, ихтыярсыздан иреннәре кыймылдый:
— Үсә бит, алтыным. Тиздән мәктәпкә дә йөри башлар. Пионер галстугы тагар. Үсәр, үсеп буйга җитәр... Комсомолга керер. Ә аннары университетка...
Фәрид анасы янына килеп туктады. Фатима баланың күңелендәген белергә ашыкты:
—- Ә син кая бардың, улым? Әллә керпеңә сөт биреп килдеңме?
— Юк, әнием. Мин Светлананы карап килдем... Елый ул... Светлана.
— Кем ул Светлана? Нигә елый?
— Без аның белән гел икәү уйныйбыз. Ә аның бүген кеме дә килмәгән... шулай ярыймыни? Ул кечкенә кыз бит...
Фатиманы әле генә борчыган төрле уйлар берьюлы таралалар. Әнә нинди гүзәл кайгысы да бар икән бу сабыйның!..
Ана елмая. Яше җидегә дә тулмаган баладагы дуслык кайгыртуын күреп елмая ул.
— Ә син нигә аны безнең янга чакырмыйсың?
Фәрид мондый «кайгы-хәсрәтле» хәлләрдән, әнә шулай, ана кушканча да котылып булуын үзенең бала акылы белән, гүя, беренче мәртәбә анлап ала. Аның чырае яктырып китә, әлеге кайгысы шул ук секундта бетә, югала. Шуннан соң инде бу кечкенә семьяга Светлана да кушыла.
Балалар алар ана иркәсен тиз сизүчән булалар, бигрәк тә кыз балалар. Бер сәгать тә үтмәгәндер, Светлана Фатимага ияләшеп тә өлгерде. Бәлки бу кызчыкның беренче күргән хатынга болай тиз ияләшүенең сәбәпләре дә бардыр?.. Ләкин анысы әлегә билгеле түгел, тик аларның бүгенге очрашулары өчесе өчен дә бик күңелле башланып китте. Иң элек тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар алар, әкиятләр тыңладылар. Светлана бик матур итеп «Кызыл калфак» әкиятен, ә Фатима «Шүрәле»- не сөйләде. Шуннан соң, аланлыктан аланлыкка күчә-күчә, чәчәкләр җыйдылар, урман чикләвеге табып бүлештеләр. Ниһаять, кояш баюга таба авышканда, Фатиманың кайту сәгате җитте.
— Я, балалар, сезгә дә, миңа да кайтырга вакыт, — диде Фатима һәм аерылышкандагыча итеп Фәридне күкрәгенә кысты. Ә Светлана, көтеп тә тормыйча, этешеп кереп, Фатиманың кочагына сыенды. Алар, өчәү бер бәхетле кочакта, көлешә-көлешә чүпелдәшеп үбештеләр. Мондый дуслык елысыниан күңеле үскән Фәрид, балаларга хас горурлык белән, Светланага үзенең анасын мактады.
— Күрдеңме минем әнием нинди яхшы?! Телисеңме, ул синең дә әниең булсын, ә? Телисеңме?!
Кызчыкның баш кагып ризалык белдерүен күргән Фатима гаҗәпләнмичә кала алмады. Шушы секундта күңелендә туган шигенә җавап табарга теләп, Светлананың күзләренә карады ул һәм бу күзләрдә мөлдерәп торган сагыну чаткыларын, әйтерсең лә, менә хәзер генә күреп алды. Нәрсәдер әйтергә кирәк иде аңа. Ә тегеләр, аның куандыргыч җавабын көтеп ала алмаган сабырсызлык белән, күзенә карап торалар.
— Аның үз әнисе бар...
-— Менә белмәдең,— диде Фәрид,— Светлананың әнисе юк... Җир астында йоклап ята аның әнисе...
Кинәт Фатимага авыр булып китте. Ләкин ничаклы гына авыр булса да, ул инде якыныңны югалту фаҗигасын татып күргән берәү иде.
Яшьле күзләрен балалардан яшерергә теләп, Фатима Светлананы күкрәгенә кысты.
18
— Хушыгыз, жаннарым, мин сезнең янга тагы да килермен әле,— диде Фатима һәм станциягә якынлашып килгән поездга таба ашыгып атлап китте. Берничә мәртәб^ артына әйләнеп карады ул һәм һәр каравында да ике баланың, кулларын болгый-болгый, урман кырыенда басып калуын күрде...
Фәрид Фатиманың беренче мәхәббәте иде.
Беренче мәхәббәтне, әгәр дә ул ниндидер бер фаҗига я бәхетсезлеккә очрап өзелеп кала икән, яңарту мөмкин булмаган бер хәл, дип сөйлиләр. Фатима белән дә шуңа охшаш хәл булып узды.
...Узган дәһшәтле елларның жәе иде. Сөеп чыккан Фәриде белән яши башлавына бер ай егерме көн дигәндә Ватан сугышы башланып китте. Фатима да, башка бик күпләр кебек, үзенең иң якын кешесен — Фәридне фронтка озатты. Бу аерылышу бәгыреңне теләрлек авыр булса да, бирешмәде ул. Авыр минутларында йөзен мендәренә каплап үкседе, сагынган чакларында Фәриднең фронттан язган «өчпочмак»ларын кабат укыды...
Яшәгән квартирасыннан ерак булмаган балалар йортында аңа эш бирделәр. Бу эше шулкадәр тынычландырды аны, ялгызлык газабын читләп үтеп, үз тормышын үзе кора башлады. Кичләрен укырга да мөмкинлек бирделәр аңа. Фатима өчен, аның кайгы-сагышын җиңеләйтеп яшәүгә дәртләндергән мондый уңай хәлләрдән башка, тагын бер зур көч тә бар иде. Бу — аның йөрәгендә Фәридкә булган мәхәббәт көче иде.
...Ел артыннан ел үтте. Моннан дүрт ел элек Фатимага шатлык китергән май ае кебек, тагы да май ае, тик бу юлы инде миллионнарга шатлык һәм бәхет китергән мең тугыз йөз кырык бишенче елның май ае килеп житте. Ватан үзенең батыр улларын каршылаган әнә шул шатлыклы көннәрдә Фатима кайгы карасы белән каймаланган хат алды.
Күз яшенә буыла-буыла, йөрәк әрнүенә ярсый-ярсый, Фатима тагы да көрәш башлады.
Гаять читен көрәш иде бу. һәм бу көрәштә авыр фаҗиганы күтәрерлек, йөрәк ярасын басарлык көч кирәк булды Фатимага. Фәриденең үлемен җиңәрлек, аңа булган мәхәббәтенә тиңләшерлек көч кирәк иде Фатимага. Мондый көчне тапты да шикелле ул. Үзе эшләгән балалар йортыннан бер ятимне тәрбиягә алды һәм балага Фәрид исемен бирде. Шул көннәрдән башлап Фатиманың йөрәгендә ана мәхәббәте кебек көчле һәм бөек бер хис туып үсә башлады...
Тагы да ял көне килеп җитте. Бу ял көнендә Фатима Фәрид янына, гадәтенчә, иртәдән үк килә алмады. Кайбер өй эшләре җыелып калгак иде аның, төшкә кадәр шулар белән әвәрә булды. Шуңа күрә дә, Фатима урманга килгәндә, балаларның ял сәгатьләре бетәргә ун-унбиш минут вакыт бар иде әле. Бу минутларны аулакта гына уздырырга булды ул Җайлырак урын карый торгач, кинәт Фатима бер ят кешене күреп алды. Ни өчендер Фатимага ул кешенең күз карашы ошап бетмәде, һәм моны үзенчәрәк аңлапмыдыр инде, кисәтү ясагандай, Фатима тегеңәр кашларын җыерыбрак карады да якындагы нарат төбенә барып утырды.
Фатиманың мондый хәрәкәте әлеге кешене бераз гарьләндерде булса кирәк, «күз карашы»ннан туган аңлашылмауны шул ук минутта чишәргә теләп, ул урыныннан торды һәм Фатима утырган урынга килеп җитәр- җитмәс туктады.
Таныш булмаган ике кешенең күзләре тагы да очраштылар: Фатиманың — баягыдай кисәтү белән, ә тегенең — ниндидер бер җылылык белән...
— Исәнмесез,— диде таныш булмаган кеше, сүз башлап.
Фатима сизелер-сизелмәс итеп ым какты.
— Гафу итегез... Ялгышмасам, сез Фәриднең әнисе булырга тиешсез?!
19
Фатима гаҗәпсенде.
— Аңлыйм сезне,— диде ят кеше, Фатиманың җавабын да көтмичә, — бәлки, минем бу соравым сезнең өчен гаҗәптер... Ә бит гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк. Бүген иртә белән килүчеләр арасында бары бер генә баланың анасы күренмәде... Шуңа, ахры, мин сезне поезддан төшүегез белән танып алдым...
— Сез әллә яңа доктормы? — дип сорады аптыравыннан Фатима.
— Түгел. /Чин кызым янына килдем. Сез соңласагыз да, без өчәүләп, төшкә кадәр вакытны күңелле генә уздырдык...
— Сез әллә Светлананың атасымы?
— Менә күрдегезме — танышлар да булып чыктык,— диде таныш булмаган кеше, елмаеп,— тагы да бер тапкыр исәнмесез. Балалар ялдан торып чыкканчы сезне очратуым яхшы булды әле... Югыйсә, миңа алар каршында ялганчы булып калу куркынычы бар иде. Әйе, әйе. Балалар бит алар, үзегез беләсез, бик нечкә халык. Менә әле сезнең улыгыз да, сез килмәгәч, сыкрый башлаган иде, мин: «Килә, тиздән килә әниең, килми калмас», — дип юаттым. Улыгыз төпчи башлады: «Син аны күрдеңме, ул үзе сиңа «киләм» дип әйттеме?» Әйе, мәйтәм, күрдем, «киләм» дип әйтергә кушты. Әнә бит ул ничек. Ә без ата-аналарга балалар белән бик уйлап,’ сак эш итәргә кирәк. Аларның ышанычы белән бервакытта да шаярырга ярамый... Әнә үзләре дә торып чыктылар, ахры...
Балалар тавышы ишетелде. Агачлар арасыннан аларның ак панамкалары күренде. Беразга гына тынып калган урман, әйтерсең лә, балалар белән бергә уянды. Иске танышларын күргән кошлар да пырхылдап очарга, төрле көйгә көйләргә, сайрарга, сызгырырга тотындылар.
Фәрид үз анасын ерактан күреп алды. «Әнә минеям әнием!» дигән тавышы яңгырады аның һәм, шатлыгыннан, кәҗә бәтие кебек сикерә- сикерә, анасына таба йөгерде. Аңа ияреп Светлана да йөгерде. Фатима чүгәләп кочагын җәйде. Ана кочагына берьюлы Фәрид белән Светлана атылдылар. Бу күңелле күренешне күзәтеп торган Светлананың әтисе елмайды.
Светлана Фатиманы кочаклаганы хәлдә тәкелди башлады:
— Минем әтием сине килер дип әйтте безгә.
— Юк инде ул минем әниехМ синең әтиеңә «килерхмен» дип әйткән...
— Ә минем әтием укытучы. Ул барлык әти-әниләрне дә белә...
— Ә минем әнием... минем әнием... — кинәт Фәрид анасына сораулы караш ташлады. Әнисенең нинди эштә эшләвен әйтү аның өчен читен иде һәм әйтергә туры килгәндә, бер дә дөрес итеп әйтә алмый иде ул.
— Лаборантка,— диде Фатима.
— Менә кем минем әнием! — Ларабантка...
Зурлар көлештеләр, ә Фәрид анасының барлык яхшы якларын сөйләп мактанырга ашыкты.
— Мине әнием бик ярата. Мин дә аны бик яратам...
— Тагы да кемне яратасың? — дип сорады Светлананың әтисе.
— Тагы... морожныйны да яратам,— диде Фәрид.
Зурлар тагы көлештеләр.
Светлана да кул чабып көлде.
— Менә әйтте... Урманда морожный, имеш..
— Нигә урманда булсын. Шәһәрдә. Без бит тиздән кайтабыз... Тиздән мин мәктәпкә барам. Шулай бит, әнием?
— Шулай, акыллым...
— Сезнең улыгыз да быел мәктәпкә барамыни?
— Көтеп ала алмый инде... Бар нәрсәсе дә әзер.
— Кайсы мәктәпкә урнаштырдыгыз?
— Җитмеш алтынчыга...
— Менә ничек! Болай булгач инде, безгә, Фәрид, синең белән якынрак танышырга кирәк,— диде Светлананың әтисе.
20
Фатиманың чырае яктырып киткән кебек булды һәм ул үзенең бу минутларда нәрсәнедер аңлый башлавын да сизде.
— Ялгышмасам, сез педагог...
Ләкин бу ачык күңелле кеше аңа сөйләп бетерергә дә ирек бирмәде.
— Әйе, җитмеш алтынчы мәктәптән,— диде ул һәм үзен «мәктәп директоры Александр Евдокимович Добренцов»,— дип таныштырды.
Фатима өчен бу гаҗәп күңелле һәм көтелмәгән бер яңалык иде.
— Фәрид, ә син беләсеңме, Светлананың әтисе кем? — диде Фатима, шатлыгын яшерә алмыйча,— ул бит синең тиздән булачак укытучын. Менә син яхшылап таныш инде абый белән...
— Борчылмагыз,— диде Добренцов,— без берникадәр танышлар да инде һәм, әйтергә кирәк, хәтта иске танышлар... Әйе, әйе. Безгә бит сез килгәнче күңелле сәгатьләрне бергә уздырырга туры килде. Улыгыз миңа үзенең башлана башлаган биографиясеннән дә кайбер мәгълүматларны сөйләде. Мәсәлән, ул үзенең әнисен яраткан кебек, әтисен дә ярата икән, тик әтисе бик еракта икән...
Йөрәгендәге иске ярасына тиеп алган бу сүзләр Фатимага авыр ишетелсәләр дә, ул сиздермәс өчен елмаеп карады. Ләкин тәҗрибәле педагогның үткен күзләре бу ясалма елмаю артына ниндидер сагыш яшеренгәнен тиз күреп алды. «Без сезнең белән икебез дә бер бәхетсезлек буенча дуслар, ахры», дип әйтәсе килгән сүзләре генә әйтелмичә калдылар аның.
Көтелмәгәндә үзенең укытучысы булачак кешене очраткан баланын әлеге кыюлыгы басыла төште. Добренцов Фәридкә якын да һәм шул ук вакытта әкиятләрдәге шикелле серле дә булып күренде. Чөнки аның аңлавынча, дөньяда укытучы дип аталган һәм моңа чаклы тик хыялында гына сурәтләнгән кеше бер генә кебек иде. Ә менә хәзер шул берәү үзе кар- шыда тере килеш басып торсынчы!
Светлананың шатлыгы эченә сыешмый.
— Менә, күрдеңме инде минем әтием кем?.. Ул синең укытучың... Менә кем ул минем әтием...
Светлана, Фәрид белән булып алган «кемнең әти-әнисе яхшы» бәхәсендә үзен җиңүче сизүдән сөенә-сөенә, әтисенең муеныннан кочаклап алды.
— Әтием, без Фәрид белән мәктәпкә дә бергә йөрербез, әйеме? Безгә күңелле булыр. Фәриднең әнисе минем дә әнием хәзер. Телисеңме, синең дә әниең булсын, телисеңме, әтием?
Добренцов та, Фатима да берьюлы кызардылар. Бу шундый уңайсыз бер минут иде, һәм мондый уңайсызлыктан котылу өчен, ата белән ананың кайсысы булса да һәм ни булса да әйтергә тиеш иде.
— Бу балалар, тыңлар булсаң, әллә ниләр сөйләп кызартырга әзерләр,— диде Фатима.
— Миңа алардагы саф турылык ошый. Әйтергә кирәк, алар үзләре дә зурлардан шундый турылыкны таләп итәләр,— диде Добренцов.
Фатима сүзне икенчегә борырга теләде:
— Сезгә алар белән эшләү читендер?..
— Киресенчә. Алар арасында булудан мин зур канәгатьләнү табам. Дөньяда педагог профессиясеннән дәрәҗәле эш бар микән?..
— Әйе, бу дөрес фикер булырга тиеш.
— Дөрес булмыйча! Исемнәре бөтен дөньяга таралган бөек кешеләрне алып карагыз... Бөек Ленинны алыгыз. Ә бит аның да парта артына утырып, дәфтәр битләренә тырыша-тырыша «А» хәрефен язудан башланган балалык чагы булган. Аның да укытучылары булган димәкче булам мин. Әйе, бәлки бу тыйнаксызлыктыр, ләкин без педагоглар өчен бу иң югары хисләр матурлыгы.
«Нинди әдәпле кеше», дип уйлады Фатима Добренцов турында. Хәзерге ул сөйләгән сүзләр аңар шулкадәр ошады, әйтерсең лә, Фатима бу иң гади дөреслекне — тормыш юлларын «А» хәрефен өйрәнүдән башла-
21
ran бөек кешеләрнең нәни чаклары турындагы дөреслекне — беренче мәртәбә ишетә. Гади, ә нинди дулкынландыргыч дөреслек! Кем генә үз баласының киләчәге белән хыялланып яшәмәс икән! Юк, юк, бу тыйнаксызлык түгел. Добренцов әйтмешли, югары хисләр матурлыгы гына бу...
Шулай шул. Моны Фатима үзе дә яхшы аңлый. Аның Фәрид өчен менә өч-дөрг ел инде берәмләп җыйган көтепханәсендә зур катыргы тышлы бер китап саклана. Ленинның нәни чагын сөйләгән бу китапта укып туймаслык җылы сәхифәләр, карап туймаслык гүзәл рәсемнәр бар. Әле Фәрид үзе дә балалар бакчасыннан өйрәнеп кайткан бер шигырьне әнисенә сөйләп күрсәткән иде.
Когда Ленин был маленький
С кудрявой головой, Он бегал в валеньке По горке ледяной.
Әкият тизлеге белән үсә барган бу уйлары Фатима өчен тормышның яңа сәхифәләрен ачйлар. Аның, авыр көннәрен җиңеләйтеп, кочагына сыенган балага карата булган мәхәббәте йөрәгенә сыймаслык булып зурая башлый һәм Фатима бу зур мәхәббәтне кем белән булса да уртаклашу теләгенең уянуын да сизеп ала.
Баласының беренче укытучысы булачак кеше белән очрашып танышу Фатимада яхшы тәэсир калдырды һәм шул ук вакытта Добренцов аңа, кай җире беләндер, Ватан сугышында һәлак булган Фәриден хәтерләтте. Кай җире белән икән? Бу сорауны Фатима үзенә дә бирде. Юк, тышкы охшаш белән түгел, әлбәттә. Әллә Добренцов сөйләгән югары хисләр охшашы белән микән?
Фатима белән Добренцов шәһәргә икесе бер поездда кайттылар.
Вагонда үзләре турында сөйләштеләр. Якын кешеләрен югалтуларын да хәтерләп алдылар. Юл әңгәмәсе балаларның киләчәкләре турындагы якты хыяллары белән очланды.
Шәһәр вокзалында, танышларча, саубуллашып аерылыштылар. Аерылышкан вакытта Добренцов киләсе ял көнне дә балалары янына бергә бару тәкъдимен әйтмәкче булган иде, ләкин әйтмәде. Әллә оялды инде, әллә уңайсызланды...
Добренцовтан аерылгач, Фатима, уйларын юлдаш итеп, өенә таба китте. Юл буенча бүгенге очрашу турында уйлап барды ул. һәм уйлаган саен, Фатимага якын бер танышы арткан төсле сизелде.
Добренцов та шундый уйлар белән кайтты өенә.
Шуннан соң инде танышлар һәр ял көнендә очраша торган булып киттеләр. Элегрәк очраклы күренгән танышлыклары үскәннән-үсә барды һәм үскән саен гадиләште.
Үзләренең мондый мөнәсәбәтләре нигезендә балалары башлаган дуслык ятуын яхшы аңлыйлар иде алар.
Әле менә бүген, балалар белән күрешкәндә, Фатимага Светлана үз кызыдай якын күренде һәм бу дулкынландырды Фатиманы. Ул үзенең дулкынлануы тышка бәреп чыгуыннан хәвефләнеп сакланды.
Әгәр дә Фатима шундый ук тойгының Добренцовта да уянып үскәнен белсә, бәлки ул чаклы сагаймаган да булыр иде. Ләкин балалар белән яшәп, балалар арасында эшләп гадәтләнгән педагог өчен моның ише тойгылар табигый һәм күптәннән таныш иделәр. Бу турыда ул, шундый ук табигыйлек белән, әйтеп тә бирде.
— Мин хәзер бу ике баланың икесен дә үземнеке кебек күрә башладым...
Фатима шикләнде. Әллә Добренцов, аның хәзерге хәлен сизгәнгә, шулай юри, сынап карау өчен әйтте микән бу сүзләрне?..
— Бәлки сезнең өчен бу сәер яңгырый торгандыр?
22
Фатима икеләнебрәк җавап бирде:
— Белмим тагы... Тормышта мондый хәлнең булуы мөмкин микән?..
— Оныттырмагыз,— диде Добренцов,— мин сезгә бу сорауга җавап була алырлык бер китап бирермен.
— Романнарда андый хәлне очратып була, әлбәттә.
1ормышта да була, дускай!—диде Добренцов. Ул бу сүзләрне шундый ышандырырлык итеп әйтте, хәтта Фатима бу кешенең аны беренче мәртәбә дускай дип атавын сизмичә дә калды.
Беренче сентябрь якынлашты.
Лагерьлардан, санаторийлардан балалар кайта башладылар. Фәрид белән Светлананың да өйләренә кайту вакытлары җитте. Алар үзләре дэ бу көнне ашкынып көттеләр. Әле менә хәзер, вагон тулы бала-чага, ата- ана арасында кайтып барганда, әйтерсең лә, алардан да бәхетле кеше юк дөньяда. Хәтта алар утырганнары хәлдә дә, гадәтләре буенчадыр инде, кулга кул тотынышканнар. Аларның бу хәлләреннән Фатима белән Добренцов кына түгел, ә бөтен купе елмая. Кырыйдагы урындыкта уты-рып баручы сүзгә һәвәс бер хатын әледән-әле балаларга сүз ката, исемнәрен, яшьләрен сораша. Аннары Фатима белән Добренцовка эндәшә:
— Игезәкләрме әллә?
Тегеләй дә күтәренке күңелле Добренцов, уйлап та тормастан:
— Әлбәттә, игезәкләр,— ди һәм үзенең гаҗәпсенүен белдергән булып кыйлана:
—. Ничек болай бер караудан гына белә алдыгыз?
— Белмичә. Күренеп тора ич. Шундый охшаганнар — әйтерсең, ике тамчы су!—ди сүзгә һәвәс хатын.
Фатима чак кына көлмичә кала.
Шуннан соң «игезәкләрне» белгән әлеге хатын тагын да балаларга кайта һәм мондый очракларда була торган мәгълүм сорауны бирә:
— Ә сез кемне бигрәк тә яратасыз? Әтиегезнеме әллә әниегезнеме?
— Әтиебезне дә, әниебезне дә,— диләр тегеләр.
Купедагылар көләләр. Купедагыларга кушылып, Фатима белән Добренцов та елмаялар. Бу елмаю секундларында Добренцовның күзләре Фатима күзләре белән очраша һәм бу юлы инде ул теге беренче очрашкандагы усал һәм кисәтүле карашның әсәрен дә күрми.
Поезд шәһәргә җитеп, кайтучылар вагоннардан төшкәч, балалар Фатима белән Добренцов өчен көтелмәгән бер читенлек тудырдылар — аерылып, икесе ике якка кайтып китәргә уйламадылар да алар.
— Кызым, иртәгә сез мәктәптә тагын да очрашырсыз,— дип әйтеп карады Добренцов. Кызчыкның күзләрендә яшь ялтырады.
— Әнием, кайтсын инде Светлана да безгә!.. — дип ялынды Фәрид.
Зурлар аптырабрак калдылар. Ләкин аларның бу хәлләре озак дәвам итә алмады.
— Александр Евдокимович, күңелләрен бозып булмас, ахры,— диде Фатима, чарасызлыкны аңлаткан төсле итеп.
— Әйе, балалар өчен бу авыр булачак,— диде Добренцов.
— Ул чагында бу кич Светлана безгә кайтсын. Иртән мин үзем алар- ны мәктәпкә алып барырмын,— диде Фатима һәм үз тәкъдименнән үзе уңайсызланып Добренцовка карады, аның күзләрендә, җавап урынына, тирән ихтирам чаткыларын күрде.
Фатималар урамы чатына кадәр озата баргач та, Добренцов ялгызы гына кайтып китте. Кайтышлый ике баланың көннән-көнгә көчәя барган дуслык ияләшүләре турында уйлап барды. Аннары уйлары Фатимага күчте. Үзе турында, үзенең әлегә йөрәгендә яшеренеп яткан, үзе генә белгән бер теләге турында да уйлады.
Шундый уйлар белән үзенең яшәгән бүлмәсенә кайтып җиткәнен сизми дә калды. Бүлмә ишеген ачып керүгә кинәт, уянып киткәндәй оасып
23
карап торды. Шундый буш, шундый ялгыз булып күренде аңа бүлмәсе. Алай гына да түгел, гүя ул бу бушлыкны, бу ялгызлыкны мона кадәр күрмәгән дә, сизмәгән дә...
Ә ничек яшәгән ул? Шулай яшәп була микән? Беләсе иде менә — бу турыда Фатима да уйлап карый микән? Әгәр дә уйлый икән, бу сорауларга ул нинди җавап бирер сон?..
Сентябрь иртәсе.
Шәһәр урамнарында бәйрәмнәрдәгечә күңелле җанлылык. Кая карама — балалар, балалар, балалар... Әти-әниләре белән кулга-кул тотынышып, ашыга-ашыга, мәктәпләргә баралар. Әнә алар арасында бер үк шатлык һәм бер үк бәхетне уртаклашып барган Фатима, Фәрид һәм Светлананы да күрәбез без.
Мәктәп!.. Нинди якын, нинди данлы бу исем! Кем генә үзенең бала чагында беренче тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап кергән көнендәге дулкынландыргыч минутларны оныта алыр икән...
Безнең нәниләр дә шундый дулкынлану белән мәктәпкә килеп җиттеләр. Добренцов аларны эш арасында гына каршылады. Фатима аның йөзендә арыганлык күрде һәм кызганган кебек тә булды. Ләкин Добренцов бу иртәдә гадәттәгедән җанлырак, хәрәкәтчәнрәк күренде. Каушабрак калган ике дус балага алга узарга өндәде ул:
— Я, рәхим итегез, бәхетле яшь буын!
Менә олысы-кечесе өчен тантаналы минут җитте. Нәниләр алдында шушы минуттан башлап киләчәккә таба киң һәм якты юл ачылуын белдереп беренче звонок шалтырады.
Фатима Фәридне дә, Светлананы да күкрәгенә кысты.
— Я, кадерлеләрем, барыгыз, бәхетле юл сезгә!..
Мәктәп коридорлары бушап калды, һәр җирдә тынлык, зур эшләр башланганда була торган тантаналы тынлык урнашты.
Добренцов Фатиманы ишеккә кадәр озата барды. Озын коридорны әкрен генә атлап сөйләшмичә үттеләр. Аннары, ишек алдына чыктылар. Чыктылар да, нәрсә эшләргә дә белмәгән кешеләр төсле, бераз басып тордылар. Шундый чакта, ичмасам, сөйләргә сүзе дә табылмыйча йөдәтә бит. Ләкин ни булса да әйтергә кирәк иде.
— Көне нинди матур, — диде Фатима.
— Әйе. Көз быел матур килде,— диде Добренцов.
Шуннан соң... Фатимага китәргә кирәк иде.
— Балалар өчен борчылмагыз, — диде Добренцов, — бүген мин аларны үзем карармын.
— Сез дә бик борчыласы булмагыз. Теләсәләр, безгә генә кайтырлар,— диде Фатима.
— Дуслыкны кем генә теләмәс икән...— диде Добренцов һәм шул вакыт Фати.маның бит уртасы сизелер-сизелмәс алсуланып алуын күрде.
Сүз шуның белән бетте. Добренцов Фатиманы, урамдагы җанлы хәрәкәт агымына кереп югалганчы, күзләре белән озатып калды...
Әллә Фатимага шулай күренде инде — гаҗәеп матур көзге иртә иде бу. Тирә-як көзнең иң бай буяулары белән бизәлгән. Күк йөзе шундый ачык, шундый зәңгәр — диңгез диярсең. Тирәкләр дә, үз яшеллекләрен алыштырырга ашыкмаган төсле кояш нурларына коеналар. Әнә бер өй түбәсе башында йорт күгәрченнәре гөрләшәләр, канатларын киерә-киерә төзәтенәләр, купшыланалар. Аннары парлап-парлап оча башлыйлар. Ә еракта-еракта Идел күренә...
Бу көзге иртә, әйтерсең лә, Фатиманың күңелендә яз ясый, йөрәгендә ниндидер яңа һәм гүзәл теләкләрнең бөреләнүен сизә ул. Авыз эченнән генә баягы Добренцов әйткән сүзләрне кабатлый:
— Әйе, быел көз матур килде...