Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАИ ТӘНКЫЙТЕНДӘ ТИПИКЛЫК МӘСЬӘЛӘСЕ


Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай художник кына түгел, бәлки тәнкыйтьче буларак та татар реалистик әдәбияты үсешенә гаять зур йогынты ясады.
Тукай тәнкыйтендә, әдәбиятның күп кенә зур һәм әһәмиятле проблемалары белән беррәттән, типиклык проблемасы да шактый зур урын алып тора. Бу билгеле бер дәрәҗәдә, әлбәттә, шагыйрьнең нечкә сиземләве, художниклык тойгысына бәйләнгән. Ләкин мәсьәлә соңгы моментка гына кайтып калмый. Тукай, һичшиксез, художестволы әдәбиятның, әдәби иҗатның асылын, аерым алганда, типиклык һәм типиклаштыру мәсьәләләрен теоретик яктан да яхшы төшенеп эш итә. Дөрес, аның мәкаләләрендә, рецензия һәм фельетоннарында без «типиклык», «типик нәрсә», «типиклаштыру» сүзләрен очрата алмыйбыз. Ләкин бит аңарда «реализм» сүзе дә очрамый, хәлбуки бөтен иҗат гомере буенча ул — реализм өчен көрәшеп килгән язучы. Терминологик яктан типиклык мәсьәләсе Тукай тәнкыйтендә хәтта беркадәр алдарак та тора әле: шагыйрь бер урында, мәсәлән, «тип» сүзен куллана. Без «Бичара Бибиҗиһан» исемле пьесага язылган шигъри-сатирик рецензияне күздә тотабыз. Биредә тәнкыйтьче, әлеге пьеса авторының, җанлы образлар тудыру урынына, резонерлар хәрәкәт иттерүеннән көлеп, «Закир да типларны матур җыйган»,—ди. Бу фразаның әһәмияте шунда ки, «тип» сүзе биредә дидактик әсәр белән бәйләнештә кулланыла, һәм рецензиядә тормыш күренешләрен гомумиләштерү
2 Вакыты гаҗезем — аптыраулы вакытым.
3 Маузуг — тема.
4 Сәт — койма.
һәм индивидуальләштерү нәтиҗәсе булган типлардан мәхрүм әсәрнең реализмга ят булуы әйтелә.
Кыскасы, рус классик әдәбиятын тирәитен өйрәнгән, Белинский һәм башка рус тәнкыйтьчеләренең идеяләре белән таныш булган шагыйрьнең тип, типиклык, типиклаштыру мәсьәләләре турында фикер йөртмәвен күз алдына китерү кыен, һичшиксез, ул бу турыда фикер йөрткән, һәм аның «Вакыты гаҗезем» 1 исемле шигыре, мәсәлән, нәкъ шул хакта сөйли. Бу әсәрендә шагыйрь үзенең иҗат процессын, иҗат лабораториясен тасвирлап болай ди:
Тапдисәм маузуг2 3, язарга аптырыйм: «Кай төшеннән мин моны (дим) ләктерчм?» Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым, Я биек сәт4, юк менәргә баскычым. Я көймә ул, юк янымда ишкәгем; Шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем.
Әйе, шагыйрь тема таба, ягъни ул чынбарлыктагы теге яки бу күренеш, вакыйга, ситуация белән очраша, һәм болар, кай яклары беләндер кызыклы булып, шагыйрьгә тәэсир итәләр, ниһаять, аның күңелендә бу күренеш, бу ситуацияне поэзиядә чагылдыру теләге туа. Ә соң шушы теләкне ничек тормышка ашырырга? Әлбәттә, иң җиңеле — ни күрсә, шуны түкми- чәчми сөйләп чыгу. Ләкин шагыйрь мондый җиңел юлдан китми, ул тормыш фактларын, тормыш күренеш
111
ләрен художестволы төстә гәүдәлән-дерүнең гаять авыр эш икәнлеген әйтә. Бу кыенлык нидән гыйбарәт соң? Ул шуннан гыйбарәт: беренчедән, әләге күренештә, ситуациядә нинди дә булса кызыклы һәм әһәмиятле нәрсә, нинди дә булса мәгънә бармы,—менә шуны белергә кирәк; икен-чедән, әгәр бар икән, аның башка кү-ренешләр, башка ситуацияләр белән, тормышның гомуми законнары белән бәйләнешен билгеләргә, шигырь объекты булып киткән тормыш материалының асылына үтеп керергә кирәк. Шигырьнең түбәндәге юллары Тукайның нәкъ әнә шундый кыенлыкны күздә тотканын күрсәтәләр:
Уйлыйсың син бер фикерне рас кеби, Шик төшә: «Юк, ул да рас булмас» кеби. Юк әле миндә хакыйкатькә вәсул 5 6, Әллә ник аерылалмый уң вә сул.
Күренә ки, Тукай фикеренчә, ша-гыйрьлекнең иң беренче шарты — сурәтләнә торган күренеш һәм ва-кыйгаларның эчке, тирән мәгънәсен тотып алу, әсәрнең буеннан буена үткәрелә торган фикернең шул күренеш, шул вакыйгаларның асылына туры килүенә, ягъни дөреслеккә, хакыйкатькә ирешү. Димәк, «Вакты гажезем»дә күтәрелгән проблема нигездә типиклык мәсьәләсенә кайтып кала.
Мәкаләләреннән,рецензияләреннән һәм фельетоннарыннан күренгәнчә, Тукай теге яки бу әсәргә бәя биргәндә, беренче чиратта шул ук нәрсәгә — авторның тормышны ни дәрәжәдә дөрес чагылдыруына, чынбарлыкның әһәмиятле якларын ни дәрәжәдә дөрес аерып ала һәм алгы планга куя белүенә, ягъни характерларның һәм хәлләрнең ни дәрәжәдә типик булуына игътибар итә.
Менә «Татарча театр» исемле баш астында басылган театраль рецензия. Биредә Тукай артистларның уеннарындагы һәм спектакльдәге уңай һәм кире якларны күрсәтеп үтә. Атаклы татар артисты Карцев уенына ул, мәсәлән, түбәндәгечә бәя бирә. «Галимҗан ролен уйнаучы Карцев үзенең җанлы хәрәкәте вә килешле кыланышы вә кирәк урыннарда төсенә вә сүзнең «тон»ыны үзгәртә белүе илә хәзер генә базардан сәхнәи тамашага тотып китерелгән бер татар бае иде». Икенче төрле әйткәндә, Карцев татар баеның типик образын тудыра алган.
Г. Камалның «Безнең шәһәрнең 5 Хакыйкатькә вәсул — хакыйкатькә ирешү мәгънәсендә.
6 Мөтәгалликатына — аңа бәйләнешле нәрсәләргә.
7 Тукай сүзләре.
серләре» комедиясенә «Былтырньщ хисабы» исемле фельетонда бирелгән бәя дә кызыклы. Билгеле булганча, «Безнең шәһәрнең серләре» — Г. Камалның иң көчле әсәрләреннән берсе. Бу пьесада типик образларның бөтен бер галлереясы бирелгән. Мещан катлавына хас булган йомыклык һәм консерватизм, байлык артыннан чабу һәм бозыклык әнә шул типларда гаҗәп калку гәүдәләнгән. «Былтыр Галиәсгар Камал,— дип яза Тукай,— безнең шәһәрнең серләрен чит шәһәргә сөйләде дә куйды. Электә чит шәһәрдә йөргәндә, синең яныңа киләләр дә: «Казан ничек? Халкы ничек? Андагы «Шәрык клубы» ничек, фәлән ничек?» — дип йөдәтеп бетерәләр иде. Әлбәттә, эчләреннән Казан вә аның мөтәгалликатына 1 бик мактаулы җавап көтәләр иде... Менә хәзер аларга «Безнең шәһәрнең серләре», укысыннар да белсеннәр, кемнәр барын күрсеннәр?» Ягъни пьесаны укып, шәһәрнең, дөресрәге татар сәүдә буржуазиясенең барлык серлә-рен белергә, буржуа-мещан тормышы турында дөрес фикергә килергә мөмкин. Кыскасы, Тукай комедиянең кыйммәтен аның чынбарлыкка туры килүендә, реалистик әсәр булуында күрә.
«Галиәсгар әфәнде Камалның X еллык юбилее» исемле мәкаләсендә тәнкыйтьче «Бәхетсез егет» һәм «Бүләк өчен» пьесалары турында тагын да ачыграк әйтә. Ул аларны «чын татар тормышыннан бик белеп алынган тасвирлар» дип атый. «Татар Островские»7 ның иң уңышлы әсәрләреннән берсе булган «Бүләк өчен» комедиясенә Тукай аеруча басым ясый. Чөнки әсәрдә буржуазия тормышында туганлык һәм семья мөнәсәбәтләренең байлык басымы астында никадәр авыру һәм ямьсез төскә кергәнлеге гаҗәп дөрес һәм тирән ча-
112
гыл ды р ы л га н. Персона жл а р д а и б а й хатынын гына искә төшерик. Ул бай бирнәгә, бирнә өчен вәгъдә ителгән асыл күлмәккә кызыгып, үзенең бердәнбер улын кара надан һәм үтә ямьсез кызга өйләндермәкче була. Бу — чын-чыннан типик, үстерелгән һәм үткенәйтелгән образ. Шушы образны Тукай түбәндәгечә характерлый: «Бүләк өчен»дәге угылын өйләндерә торган татар хатынының халәте рухиясен белү, аның издиваҗ кеби олуг бер эшкә ничек бер уенчык кына итеп караганын күрсәтү вә шул хатын авызыннан кыз атасы тарафыннан киләчәк бүләкләрне әлхәм укыган кеби янлыштырмый, гармонично санату фәкать, фәкать Галиәсгар әфәнденең нечкә хиссенә вә тирән күрүенә генә хас бер эш...»
Шулай итеп, һәм фельетонда, һәм мәкаләдә сүз буржуаз-мещан дөньясының эчке табигатен, асылын ачып бирә торган типик картиналар һәм типик образлар турында бара.
Типиклык проблемасының куелышы ягыннан М. Гафуриның «Хәмитнең хәяты» исемле повестена язылган рецензия аеруча кызыклы.
Әсәрдә без Хәмитнең 10—12 яшьлек вакытыннан алып, 25 яшькә җиткәнчегә кадәр булган тормышы белән танышабыз. Унбиш ел гомерне эченә алган кечкенә күләмле повестьта, әлбәттә, җентекле детальләштерү була алмый. Автор геройның тормышындагы вакыйгаларны һәм аның эчке кичерешләрен публицистик чигенүләр белән аралаштырып сурәтләп бара. Шулай булса да, «Хәмитнең хәяты»н кыю рәвештә художестволы һәм реалистик әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин. Беренчедән, автор повестьта башлыча үз тормышын тасвирласа да, әсәрне автобиографик очеркка гына кайтарып калдырып булмый. Гафури үзе үткәрә торган идеягә бәйләнешле рәвештә үз тормышына караган күп кенә нәрсәне төшереп калдыра яки үзгәртә, җитмәгән җиренә үзеннән өсти. Бер генә факт: Мәҗит Гафурига 12 яшь тулганда, аның әтисе дә, әнисе дә үләләр. Ә Хәмитнең әтисе — Хәмит егет булып җиткәндә дә исән була әле. Икенчедән, язучы җанлы образлар, чын характерлар тудыра алган. Хәмит тә, соңыннан Хәмитнең тормыш юлдашы булып киткән Ләйлә дә ин-дивидуаль сыйфатлары белән җанлы кешеләр булып укучы күз алдына килеп басалар. Өстәвенә, Хәмит, билгеле бер характер буларак, үсештә бирелә. Ләкин повестьны реалистик әсәрләр рәтенә куярга мөмкинлек бирә торган төп нәрсә аерым образлар һәм аерым характерлар гына түгел, бәлки бу образлар, бу характерларда чагыла торган гомуми тормыш картинасы, тормышның объектив барышы. Шушы яктан караганда, тү-бәндәге момент гаять әһәмиятле. Хәмит, мәдрәсә программасыннан тыш булган китаплар, газеталар уку нәтиҗәсендә, халыкны бәхетле тормышка чыгару өчен аны белемле һәм һөнәрле итәргә кирәк, дигән фикергә килә, ягъни ул мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарыла. ДАенә яшь мәгърифәтче, туган авылына кайтып, үз хыялларын тормышка ашыру эшенә керешә. Ләкин аның сүзләре, үгетләре һәм өндәүләре, таш өстенә сибел-гән орлык шикелле, бернинди үсенте бирмичә юкка чыгалар. Авылдашлары Хәмиткә туп-туры болай диләр: «...менә монда кайтып дөнья көтеп кара әле, шунда күрермез, алай читтә йөргәндә бик җиңел төсле булса да, монда кайтып дөнья көтә башласаң, алай уйлаганча булмый ул, энем». Әлбәттә, ул вакытта көне-төне эш-ләп, күтәрә алмаслык налог түләп, ачлы-туклы яшәгән крестьянның белем алырга һәм һөнәр өйрәнергә вакыты да, материаль мөмкинлекләре дә булмаган.
Авыл халкы арасында агарту эшләре алып баруның нәтиҗәсен күрүдән өмет өзгәч, Хәмит балалар укыту эшенә керешә. Хәлбуки, бу эштә дә аның өметләре акланмый. Шушы килеш геройның иллюзияләре берәм- берәм җимереләләр. Ниһаять, ул яшәүнең мәгънәсен мәхәббәт һәм семьяга гына бәйләп карый башлый. Ләкин аның семья бәхете дә кыска гомерле булып чыга: Ләйләсе үлеп китә аның. Шушы тупиктан чыгу юлы кайда соң? Әлбәттә, Гафури моны күрсәтмәгән һәм күрсәтә дә алмаган. Ләкин әсәр, художестволы бер бөтен буларак, объектив рәвештә укучыны тормыш тәртипләрен үзгәр-

теп корырга кирәк, дигән фикергә китерә. «Хәмитнең, хәяты» повестендагы реализм көче әнә шуннан гыйбарәт тә инде.
Үзенең рецензиясендә Тукай пове-стьның тормышчанлыгын, аның реаль чынбарлыкка туры килүен, реалистик булуын билгеләп үтә: «Мәҗит Гафу- риның бу әсәре,—дип яза ул,— аның «Яшь гомерем»еидәге «Электрик фонарена» һәм дә мәзкүр 1 китап әүвәлеңдәге бәгъзе гүзәл тасвиратны истисна 8 9 иткәндә, ул язган әсәрләрнең иң яхшысы вә иң тормыштан алып язылганыдыр дисәк җаиздер 10». Фикерен конкретлаштыра һәм үстерә төшеп, ул дәвам итә: «Бу әсәрдәге бәян ителгән хәлләр, тәсвирларның бер кыйсме үз тормыш вә әхвәленә гаит кеби күренсә дә, билгомум бөтенебез, чапкыр тормыш артыннан җитмәгән вә ничектер куарга да керешә алмаган шәкертләрнең хәл-әхвәлләреннән гыйбарәттер». Икенче төрле әйткәндә, Хәмитнең башыннан кич-кән хәлләр Гафуриның, ягъни аерым бер шәхеснең, хәл-әхвәленә туры килә. Ләкин шул ук вакытта бу хәлләр, бу кичерешләр һәм уй-фикерләр билгеле бер категория кешеләр, аерым алганда татар шәкертләренең барысы өчен дә хас. Димәк, Хәмит образы һәм бу образны яшәтә торган ситуацияләр, вакыйгалар индивидуаль һәм конкрет булулары белән бергә, гомумилек, типиклык сыйфатына да ия булып торалар. Ә бит типиклык һәм индивидуальлекнең берлеге — реалистик сәнгатьнең төп үзенчәлеге ул.
Биредә тәнкыйтьченең «бөтенебез» дигән сүзе безне шиккә төшерергә һәм Тукай типиклыкны бары иң күп таралган, еш кабатланып, гадәткә кергән көндәлек нәрсәләрдә генә күрә икән, дигән фикер тудырмаска тиеш. Рецензиянең ахырында ул алдагы өзектәге фикерен беркадәр кон-кретлаштыра: «Менә бу (Хәмит ке-бекләрнең тормышы — И. Н.),— һәм- мәбезнең үк дип әйтмим, күбемезнең тормышы». Ләкин эш анда түгел. Эш шунда ки, иң күп таралган, еш очрый торган нәрсә дә, әгәр ул теге яки бу социаль көчнең, теге яки бу социаль тарихи күренешнең асылына туры килсә, типик була. Бер яктан, әрәм тамаклар һәм паразитлар, икенче яктан, тормышка һәм көрәшкә сәләтсез гарип, ватылган, изелгән кешеләр җитештереп чыгара торган мәдрәсәләр, гомумән, татарлардагы уку-укыту системасы социаль зарарлы күренеш булып тора иде. М. Га- фури әнә шул социаль тарихи күренешнең асылын реалистик төстә ачып күрсәтә. Тукай исә аны публицистик төстә аңлатып бирә.
Тәнкыйтьче, Хәмит тибындагы шә-кертләрнең тормыш тарихына кыска- ча күз йөртеп чыкканнан соң, халыкка хезмәт итү турындагы хыялларын яшәп килүче тәртипләр аркасында тормышка ашыра алмаган шушы яшь кешеләрнең нәтиҗәдә ярык тагарак янында калуларын әйтә: «Бу әсәрдә булган өйләнү вә бәгъзе вак мәгыйши мөвәффәкыять- сезлек 1 турысында сүз озайтмыйча, бичара, куркыныч сахрада калган шәкертнең гакыйбәтен2 генә әйтәм: тормыш юк, кызык юк». Тукайның әлеге сүзләре икенче яктан да бик кызыклы. Эш шунда ки, шагыйрь сүз озайтырга теләмәгән момент нәкъ менә повестьның йомшак якларыннан берсенә карый. М. Гафури Хәмитне уңышсызлыктан уңышсызлыкка гына очрап торучы кеше итеп күрсәтү мак-саты белән, аны вакыт-вакыт зарур һәм типик булмаган хәлләр һәм ситуацияләр эченә куя. Хәмитнең мәгърифәтчелек эшчәнлеге уңышсызлыкка очраган икән,— бу зарур һәм законлы хәл. Ә инде хатыны Ләйләнең үлеп китүе, һәм шуның аркасында Хәмитнең соңгы бәхетеннән дә мәхрүм калуы — очраклы күренеш, һәм ул Хәмит образының типиклыгын тулырак ачуга, үстереп күрсәтүгә ярдәм итми, киресенчә, зарар гына китерә. Ихтимал, Тукай повестьтагы «өйләнү вә бәгъзе вак мөвәффә- кыятьсезлек»ләрне телгә алганда повестьның нәкъ әнә шул йомшак якларын күздә тоткандыр, чөнки ул, сиз-
1 Мөвәффәкыятъсезлек — тормыштагы уңышсызлык.
2 Гакыйбәтен — соңын, ахырын.
8 Мәзкүр — бу, шушы.
9 Истисна иткәндә — санамаганда, искә алмаганда. 10 Җаиздер — дөрес, мөмкин, ярарлык.
8. .С. ә.- № 12.
па
1 И
гер тәнкыйтьче буларак, әсәрдәге әһәмиятле нәрсәне әһәмиятсез дән, типик моментларны типик булмаган- нарыннан гомумән яхшы аера. 1Ми- сал өчен аның Г. Камал пьесаларыннан берсе — «Дәжжал»га биргән бәясен алып карыйк. «Мәкаләи махсуса» исемле фельетонында ул болай яза: «Теге яз көнне Иделнең, күперен ватып миллионнарча зарар иткән зур бозны Каф тавы артыннан Дәжжал мәлгунь безнең, шәһәргә җибәргән, имеш. Дәҗҗалның болай каты күңеллеләнүенә Казаннан чыккан «Дәжжал» атлы пьеса сәбәп, имеш, ди. Дәжжал мәлгунь мәзкүр пьесада үз усаллыгының бер кешегә ике бутылка сыра эчерү белән генә беткәнлегенә гаять тә кәефе киткән, ди... «Нигә Мефистофель вә Демоннарны үз дәрәҗәләреннән төшермичә, көчле итеп, чын усал итеп язалар да, мине кара сыра эчертүче дип кенә сыйфатлыйлар» дип әйтә, ди». Бу сүзләрдән Тукайның «Дәжжал» пьесасыннан, аерым алганда Дәжжал образыннан канәгать булмавы аңлашыла. һәм бу табигый. «Дәжжал» пьесасында капиталистик чынбарлыкка хас бозыклык, байлык артын-нан чабу, икейөзлелек шактый гына чагылса да, бу пьеса үзенең идея- художество дәрәҗәсе ягыннан Г. Камалның иң яхшы әсәрләреннән күп калыша. «Дәжжал»ның «Бәхетсез егет», «Банкрот», «Уйнаш», «Бүләк өчен», «Беренче театр» пьесалары кебек үк популяр булмавы да шуны күрсәтә.
Әсәрнең кимчелекләре һәм йомшак ягы иң элек типиклык һәм типиклаштыру мәсьәләсенә карый. Әхмәт образын алыйк. Ул иң яхшы сыйфатларга ия булган идеаль кеше. «Алда- масаң сата алмассың» принцибына корылган сәүдә сферасында кайнавына карамастан, аның өстенә кер дә кунмаган. Шушы хәл үк инде Әхмәтнең, өлкән приказчик буларак, җитәрлек типик булмавын әйтеп тора.
Яхшы, Әхмәтне буржуаз-чынбар- лыкның басымына чыдый алырлык көчле рухлы кеше, дип уйлыйк. Ул чагында ни булыр иде? Бу сорауга җавап бирү бик җиңел: хуҗасы аңардан котылу чараларын күрер иде. Чөнки «Алдамасаң сата алмас-сың» принцибы белән эш итми торган өлкән приказчик аңа кул түгел. Димәк, Әхмәт кебекләр өчен ике генә юл бар: берсе—капиталга ярашу һәм намустан аерылу; икенчесе — сәүдә эшеннән куылу.
Әхмәт эшеннән куыла, ләкин артык намуслы булганлыгы өчен түгел, бәлки, кешелектән чыгып, эшенә күңел бирми башлаганы өчен. Нәрсә сон. аны кешелектән чыгара һәм тормыш төбенә төшерә? Тормыштагы бүре законнары белән килешә алмау һәм шул законнарга каршы торып та, җиңелеп калумы? Түгел. Аны аерым бер кешенең хәтер калу аркасында туган мәкерле планы гына юлдан чыгара. Әнә шул кеше, ягъни элекке өлкән приказчик Шеҗаг булмаса, бәлки ул кристалл кебек саф килеш яши һәм эшли бирер иде. Кыскасы, Г. Камал Әхмәтнең, юлдан чыгып, йорт- сыз-жирсез, ашсыз-эшсез сукбайга әверелүен тасвирлаганда, икенче дәрәҗәдәге, очраклы сәбәпне алгы планга куя. Тукай үзенең фельетонында пьесаның нәкъ әнә шул йомшак ягын, шул төп кимчелеген тотып алган. Аның сүзләрендә кешене капиталистик тормыш шартларының барлык җыелмасы түгел, бәлки аерым бер кешенең бик садә һәм вак чаралар ярдәмендә генә кешелектән чыгаруы тормыш чынлыгына туры килми, дигән фикер үткәрелә.
Инде хәзер типиклык проблемасының икенче ягына, ягъни образны үткенәйтү, калкуландыру, арттырып бирү мәсьәләсенә килик. Үзенең иҗат практикасында Тукай реалистик сәнгатьнең бу законлылыгыннан да киң файдалана. «Печән базары...» поэма-сында ул, мәсәлән, гиперболизация чаралары белән Кисекбаш образын үткенәйтеп, аны реакцион татар сәүдә буржуазиясенең типик вәкиле дәрәҗәсенә күтәрә. «Шүрәле» поэмасында исә авыл егете образын җанландырганда, вак-төяк әһәмиятсез моментларны читкә ташлап, егетнең үткен акыллылыгына һәм куркусыз- лыгына басым ясый һәм шушы килеш халыкның якты, матур сыйфатларын шушы образга туплый.
Әлбәттә, Тукайның сатирасы һәм эпик әсәрләре генә түгел, бәлки ли-

8» 115
рикасы да образны үткенләндерү һәм арттырып бирү принцибыннан читтә тормый. Ләкин лирикада бу принцип эпик жаирлардагыдаи башкачарак тормышка ашырыла. Чөнки лирикада бит лирик герой, аның уй-фикер- ләре, хис-кичерешләре үзәктә тора. Шуца күрә биредә үткенәйтү, арттыру әнә шул кичерешләрне, шул уй- фикерләрне үткенәйтү, көчәйтү, арттырып бирү төсендә бара. Лирик геройның уй-фикерләрен, хис-тойгы- ларын гаять үткенәйтү һәм көчәйтү Тукай лирикасының бер аерылгысыз сыйфаты булып тора. Бу бәйләнештә түбәндәге факт бик кызыклы. Революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы күп кенә тәнкыйтьчеләр Тукай поэзиясендә байронизм рухы күреп килделәр, кайберләре исә шагыйрьне романтизмның типик вәкиленнән санап йөрттеләр. Чөнки алар Тукай поэзиясендәге эмоциональ көчне, образны үстереп, үткенәйтеп, арттырып бирү очракларын һәм шуңа хезмәт итүче сурәтләү чараларын романтизмның характерлы билгеләре итеп күрәләр иде. Без беләбез, Тукай — чын мәгънәсендә реалистик шагыйрь, һәм лирик образны көчәйтү, үткенәйтү, калкуландыру аның реализмына органик сыйфат булып керә.
Тукай, тәнкыйтьче буларак, образны аңлы рәвештә үткенәйтү һәм арттырып, үстереп бирү мәсьәләсенә ничек карады соң? Әлбәттә, ул шушы мәсьәләне теоретик яктан эшләп калдыра алмады. Ләкин бу әле Тукай реалистик сәнгатьнең әлеге законлы- лыгы турында фикер йөртмәгән, дигән сүз түгел. Аның тәнкыйтькә караган әсәрләрендә дә үткенәйтү һәм калкуландыру мәсьәләсе теге яки бу төстә чагыла. «Дәҗҗал» пьесасына багышланган сүзләрен генә искә төшерик. Биредә бит, алда әйтелгән фикерләрдән тыш, Дәҗҗал, ягъни Шеҗаг, Гётеның Мефистофеле кебек көчле һәм чып-чыннан мәкерле итеп түгел, бәлки көчсез һәм вакчыл итеп тасвирланган, дигән фикер үткәрелә.
Сәнгатьнең образны үткенәйтү һәм * аңлы рәвештә арттырып бирү, дип | аталган әнә шул законлылыгын ти- I рәнрәк аңлауда һәм аны куллануда Тукайга рус классик әдәбиятының роле аз булмаган, әлбәттә. Бу бәйләнештә шагыйрьнең бөек Гогольгә мө-нәсәбәте аеруча кызыклы. Дөрес, хәзергә әле безнең кулда шушы мөнәсәбәтне күрсәтә торган документлар аз. Шулай да алар бар. Шагыйрь Гоголь иҗаты белән бик иртә таныша башлый. «Әлгасрел-җәдит» журналының беренче санында ук — ә бу саны 1906 елның январенда чыга — Гогольнең «Старосветские помещики» повесте басыла һәм повестька кереш бирелә. Соңгысында татар әдәбиятында да сатира һәм юморны үстерү кирәклеге әйтелә. Бу вакыт инде журналның даими сотруднигы булып киткән яшь Тукайга Гоголь әсәре, һичшиксез, көчле тәэсир иткән. Шагыйрьнең сатира өлкәсендә бик тиз җәелеп киткән эшчәнле- гендә, әлбәттә, Гогольнең роле аз булмаган. Моннан кала тагын без Тукайның Ф. Әмирханны юморның көче ягыннан Гоголь белән чагыштыруы турында беләбез !. Шулай ук аның «Хәйран булып калдык» исемле фельетонында кызыклы момент бар. Биредә ул үзләре надан булып та, фәннең барлык өлкәсендә тыкшынучы кешеләрдән көлеп, болай ди: «Соң, моннан соң, бу абзыйларга үзләрен университет профессоры итеп игълан кылырга гына кала түгелме? Профессор булгач, Испания короле дип фараз кылырга да ерак калмый, анысы да мөмкин эш». Билгеле булганча, Гогольнең «Записки сумасшедшего» исемле повестендагы титулярный советник Поприщин үзен Испания короле Фердинанд итеп хис кыла. Әнә шул образны инде Тукай үзенең фельетонында кулланган.
Ниһаять, шагыйрь турындагы ис-тәлекләрнең берсендә без Тукайның «Ревизор»га караган түбәндәге сүзләрен укыйбыз: «Гоголь үз каһарманнарының битләрен үзе бик яман пычрак белән буйый да, үзе шулардай көлә», ягъни Гоголь патша чиновникларына хас булган барлык әшәке, түбән, пычрак сыйфатларның үз персонажларында туплап, куертып, аңлы рәвештә арттырып бирә.
1 «Татар әдәбияты. Дәреслек — хрестоматия». Төзүчеләр: М. Гайнуллин, Ж. Вә- зиева, 1947. 463 бит.

Күренә ки, Тукай Гоголь иҗатының төп үзенчәлеген дөрес тотып ала алган. Моның шулай булуы табигый да: Тукайның иҗат методы Гоголь методына бик якын тора.
Тукайның реализм өчен көрәше күп төрле формаларда барды: беренчедән, ул үзе үрнәк булырлык чын реалистик әсәрләр тудырды, реализмга чит әсәрләрне каты тәнкыйть астына алды, эстетлык теорияләрен фаш итте, тел һәм сурәтләү чараларын реалистик әдәбият таләпләренә яраштыру буенча күп хезмәт күрсәтте һ. б.
Ә инде типиклык мәсьәләсен куюы, әсәрләргә бәя биргәндә шушы мәсьәлә ягыннан килүе Тукайның реализм өчен көрәшенең югары ноктасы итеп каралырга тиеш, чөнки типиклык һәм типиклаштыру — реализмның төп проблемасы ул.