Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС ТЕЛЕННӘН КЕРГӘН СҮЗЛӘРНЕҢ ЯЗЫЛЫШЫ

ӘНВӘР АХУНҖАНОВ
Филология фәннәре кандидаты, доцент, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы өлкән гыйльми сотруднигы

Татар орфографиясенең кайбер бик мөһим мәсьәләләре гыйльми яктан да, практик яктан да тулы- сыича хәл ителмәгән.
Рус теленнән кергән сүзләрне язу кагыйдәләре әнә шул хәл ителмәгән мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Орфография кагыйдәләре телнең фонетик һәм грамматик төзелеше, аның төп сүзлек фонды һәм сүзлек составы белән бик тыгыз бәйләнештә булуы һичшиксез.
Шулай булгач, орфография телнең сүзлек фондында һәм сүзлек составында булган барлык үзгәрешләрне чагылдырырга тиеш. Язу кагыйдәләрен төзегәндә әнә шул үзгәрешләрне искә алып һәм аларныц үзенчәлекләрен аңлап эш итүне таләп итәргә кирәк.
Рус теленнән татар теленә кергән сүзләр ике чорга бүленеп тикшерелергә тиешләр. Беренчесе — Октябрь революциясенә кадәр алынган сүзләр, икенчесе—Октябрь революциясеннән соң алынган сүзләр.
Октябрь революциясенә кадәр кереп урнашкан сүзләр — башлыча, көнкүрешкә бәйләнешлеләр. Бу сүзләр үзләренең татарлашулары процессында татар теленең нормаларына буйсынып, фонетик, морфологик яктан һәм кайбер очракларда мәгънә ягыннан да үзгәреп, кирәк чакта татар теленең кушымчаларын да алып, ачыктан-ачык милли татар теленең сүзләре булып киткәннәр. Мәсәлән: скате рть-*эскәте р, эскә- т е рне, эскә т е ргә..., ски рд-^ эскерт, эскерткә, эскерттән..., кровать —карават, караватта, караваттан..., шляпа-^эшләпә, эшләпәңне, эшләпәнең... Болар — татар теленең сүзлек фонды һәм сүзлек составы үзәгенә органик рәвештә кереп урнашкан сүзләр.
Ы. Я. Марр тәгълиматы буенча, мондый сүзләрнең барысын да милли телдә әйтелгәнчә түгел, ә рус телендә әйтелгәнчә язу таләп ителә иде.
Мәгълүм ки, бу принцип милли телләрнең гасырлар буенча формалашып килгән фонетик системасын һәм грамматик төзелешен җимерүгә алып бара иде.
Рус теленнән кереп урнашкан сүзләрне язу кагыйдәләрен төзегәндә иң элек шуны бик нык истә тотарга кирәк: әгәр милли телдә әйтелгәнчә язу совет чорына кадәр кереп урнашкан сүзләргә карата урынлы булса, Октябрь революциясеннән соң алынган сүзләрне алай язуны һич тә урынлы дип табып булмый. Киресенчә, рус теленнән) алынган сүзләрне рус телендә әйтелгәнчә язу Октябрь революциясеннән соң алынган сүзләрне язарга яраса да, Октябрь революциясенә кадәр татар теленә кергән сүзләрне язарга ярамый.
122
Шулай булгач, рус теленнән кергән сүзләрне кайчан, кайсы чорда алынганлыгын һәм ни рәвештә халык тарафыннан үзләштерелгәнлеген искә алмыйча, механик рәвештә рус орфографиясе нормаларын татар орфографиясенә күчерүдән бернинди дә мәгънә юк.
Шуңа карамастан, хәзергә кадәр татар орфографиясендә рус теленең прогрессив ролен гадиләштереп, вульгарлаштырып аңлау нәтиҗәсен- дә, рус теленнән кереп урнашкан сүзләрнең фонетик-морфологик үзгәрешләрен искә алмыйча, аларны саф русча итеп язу фактлары аз түгел.
Бу буталчыкны татар теленең ор-фография сүзлегендә бик ачык күрергә мөмкин.
Сүзлекнең сүз башында бик дөрес кагыйдә әйтеп кителгән:
«Татар әдәби теленә икенче телләрдән бик күптән кереп, формалары һәм әйтелешләре ягыннан нык үзгәреп урнашкан сүзләр шул үзгәргән формаларында язылалар, мәсәлән: мичкә, чират, рәт, кирпеч, буразна, чәйнек».
Ләкин сүзлекне төзүчеләр бу дөрес принципны бик күп урыннарда һичбер дәлилсез бозалар һәм татар теленә күптән кереп, әйтелеш ягыннан нык үзгәргән рус сүзләрен рус орфографиясе белән язуны таләп итәләр. Мәсәлән, сүзлектә карават, лампы, пичәт, пирчәткә, эжә- мия, дисәтинә кебек сүзләрне русча—кровать, лампа, печать, перчатка, скамья, десятина дип язарга кушыла.
Татар орфографиясенең менә бу эзлексезлеге һәм каршылыклары рус һәм татар теленең элементларын механик рәвештә бутый, практикада зур кыенлыклар тудыра.
Квартира, контора кебек рус сүзләре татар телендә күптән инде үзләренең флексияләрен югалтканга кҮрә, квартир, кантур дип кенә әй- -елә. Шуңа карамастан, хәзерге та- таР орфографиясендә бу сүзләрдә РУс теленең «а» флексиясе баш килештә генә түгел, бүтән килешләрдә Дә саклана. Хәзерге татар орфографиясе буенча, без бу сүзләрне, беркем дә алай дип әйтмәсә дә, квар таралардан, квартираларга, конто-рага, конторадан, контораларга дип язарга мәҗбүр булабыз.
Шулай итеп, әйтелеш белән дөрес язылыш арасында орфографияне үзләштерүне кыенлаштыра торган ясалма аерма килеп чыга. Бубер е н ч е дә н. И к е н ч е дә н, р у стан
алынган солома кебек сүзләрне без салам, саламнар, саламнардан һ. б. ш. формаларда татарча әйтелеш нормалары буенча язабыз (солома, соломалар, соломаларга түгел). Бу сүзләрнең барысы да татар теленә бик күптән һәм үзгәртелеп кертелгәнлектән, андый иске— күптәнге алынмаларны нинди очракта рус орфографиясе кагыйдәләренә, нинди очракта татарча әйтелеш нормаларына нигезләнеп язарга кирәклеген аңлау бик читен. Бу мәсьәләдә берәр төрле кагыйдә бармы соң? Җавап бер — бернинди дә төпле кагыйдәбез юк.
Орфографик сүзлекне төзүчеләр— X. Хисмәтуллин һәм М. Гыймадиев бу сүзләрнең күбесен, татар әдәби телендәге әйтелешләрен бозып, рус телендәге әйтелеше нигезендә язарга тәкъдим итәләр һәм шул рәвешчә татар теленә аның табигатенә туры килмәгән үзенчәлекләрне тагарга тырышалар. Бу инде татар теленең гасырлар буе формалашып урнашкан әдәби әйтелешен тупас рәвештә бозудан башка берни дә була алмый. Гомумән, гамәлдәге орфография сүзлегенең һәм кагыйдәләренең күп кенә пунктлары X. Хисмәтуллин һәм М. Гыймадиев кебек авторларның тел үсеше законнарын кире кагуга юнәлдерелгән башбаштаклыгы һәм коры уйдырмалары гына булып калалар. Чыннан да, ул «кагыйдәләр» буенча, күп кенә сүзләрне дөрес яза алу өчен, иң элек татарча язарга түгел, ә русча язарга, иң элек рус орфографиясен өйрәнергә кирәк була. Инде шулай булгач, беренче башлап үз ана теленнән башка бүтән телне белмәгән татар баласын ничек кенә грамоталы итәргә мөмкин?
Н. Я. Марр тарафдарлары китереп керткән бу буталчыклардан ор
123
фографиябезне арындыру — хәзерге вакытта татар тел гыйлемендәге төп бурычларның берсе.
«Рус теле орфография һәм орфоэпиясен милли телләргә күчерү, телләрне бер-беренә «якынайту» өчен кирәк, һәм ул — рус телен үзләштерүне дә җиңеләйтә, дип дәгъва итүнең һич нинди нигезе юк: дөре-сендә исә ул—телләрнең якынаюына комачаулык кына ясый», — дип, А. Мординов белән Г. Санжеев бу турыда бик дөрес әйттеләр. (А. Мординов, Г. Санжеев, «Некоторые вопросы развития младописьменных языков СССР», «Большевик» журналы, 19.51 ел, 8 нче сан, 43 бит). Рус теле аша элек-электән кереп урнашкан сүзләрне, аларның гасырлар буенча эшкәртелгән нормаларын ватмыйча-бозмыйча хәзерге татар әдәби телендә әйтелгәнчә язарга кирәк: карават, лампы, пичәт, пирчәткә, эскәмия, дисәтинә һ. б.
Татар әдәби телендә рус теленнән совет чорында алынган» сүзләр, бигрәк тә терминнар үзләренең тамыр өлешләрендә рус орфографиясе кагыйдәләренә буйсындырылып язылырга тиеш. Ләкин бу өлкәдә дә әлегә кадәр ачыкланмаган мәсьәләләр байтак.
. Сыйфатны белдерә торган сүзләрнең кайберләре татар теленең законнарына буйсындырып языла, ә кайберләре — рус флексияләрен саклап, рус әйтелешендә языла. Мәсәлән: активный — актив, актуальный — актуаль, конкретный — конкрет, коммунистический — ком-мунистик, педагогический — педагогик, талантливый — талантлы, ароматный — ароматлы, культурный — культуралы кебек сүзләр, татар теленең эчке законнарына буйсындырылып, рус флекңияләрсн бөтенләй ташлап яисә татар кушымчаларын алып язылалар; Верховный Совет, дачный поезд, массовый характер, актовый зал кебек сыйфатлар исә
рус телендәгечә — рус флексияләре белән язылалар. Кайбер сыйфатлар, рус телендә женский родта булуларына карамастан, татар телендә мужеской род флексияләрен алалар. Мәсәлән: массовый кооперация.
Ләкин аларны женский родта да кулланалар. Мәсәлән, И. В. Сталинның «Ленинизм нигезләре» дигән әсәрендә массовая кооперация дип язылган, һәрхәлдә, бу очракка карата әлегә кадәр бернинди дә орфографик кагыйдә юк.
Рус теленнән алынган субстантив сыйфатларны язу буенча да баш-баштаклык хөкем сөрә: әлеге орфографик сүзлекнең бер урынында мороженое, шампанское дип, средний родта язу таләп ителә, ә икенче урында шундый ук сүзләр мужской родта биреләләр, мәсәлән, пирожное сүзен пирожный дип язарга ку-шыла.
Бу мәсьәләләрнең барысы да И. В. Сталин өйрәтмәләре яктылыгыннан, телләрнең эчке үсеш законнарыннан чыгып, ул законнарны ватмау-җимермәүне күздә тотып хәл ителергә тиешләр. Әлегә кадәр татар теленең дөрес язу кагыйдәләре, мәктәп һәм матбугат работниклары өчен төзелгән орфографик кулланмалар бик тар даирәләрдә, кайбер очракларда — бу өлкәдә бөтенләй белеме булмаган кешеләр катнашы белән, тиешле фәнни-тикшеренүләргә нигезләнмәгән хәлдә, ТАССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана, законлаштырыла килделәр. Татар орфографиясенең һәр пунктында диярлек очрый торган кимчелекләр менә шуның нәтиҗәсе булып тора да. Ул кимчелекләрне бетерү өчен, тиз арада тел белеме белгечләре, укытучылар һәм матбугат работниклары катнашында киң күләмдә фикер алышулар, дискуссияләр үткәрергә һәм телебезнең эчке табигатенә туры килгән орфография принципларын эшләп чыга-рырга тиешбез.