Логотип Казан Утлары
Публицистика

А. П. ЧЕХОВ ПЬЕСАЛАРЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ


«Эшлексез тормыш пакь тормыш була алмый», — ди «Ваня абый» пьесасындагы геройларның берсе — Астров. Тагын ул болай ди: «Кешедә бөтенесе дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, җаны да, фикерләре дә».
Бөек язучы Антон Павлович Чехов хезмәткә дан җырлый, гади кешеләрнең бәхеткә, гүзәллеккә, якты тормышка омтылуларын җырлый, эшлексезлекне, түбәнлекне, якты идеаллардан мәхрүм булып, үз кабыгына в төренеп яшәүне шәфкатьсез рәвештә чыбыркылый. Тиңсез гүзәл, бай, бөек илнең гражданнары бәхетле тормышка лаеклы, алар бертуктау-сыз алга ашкынырга тиеш, ди.
«Ходаем, син безгә зур-зур урманнар, иксез-чиксез кырлар, очсыз-кы- рыйсыз киңлекләр биргәнсең, мондый җирдә яшәгән хәлдә без үзебез дә чын-чынлан великан булырга тиеш идек», — ди «Чия бакчасы» пьесасында бер герой.
116
Беренче революция давылы алдыннан, 1901 елда, «Өч сеңел» пьесасында Чехов болан дип язды: «Шундый заман килде хәзер, чиксез зур көч килә өстебезгә, савыктыра торган көчле давыл хәзерләнә, ул давыл кузгалды инде, безгә якынаеп килә, тиздән ул безнең җәмгыятьтәге ялкаулыкны, ваемсызлыкны, хезмәткә булган нәфрәтне, мәгънәсез эч пошуны пран-заран туздырып, очырып алып китәр. Мин эшләячәкмен, ә инде егерме биш-утыз елдан соң һәркем эшләр, һәркем!»
Язучының даһиларча алдан күрүе тормышка ашты. Хезмәтне дан эше, геройлык эше дәрәҗәсенә күтәргән социализм җәмгыятендә паразит сыйныфлар юк ителде, кешедәге гүзәл сыйфатларның чәчәк атуына барлык мөмкинлекләр ачылды. Караңгы елларда якты киләчәк турында җырлаган Чехов әсәрләре бөек рус халкының чиксез бай әдәбият хәзинәсендә күренекле урын тота. Бу әсәрләр укучыларда Ватанны сөю, гүзәллекне һәм хаклыкны, хезмәтне сөю тойгыларын тәрбиялиләр, сирәк булса да, тормышта әле һаман очрый торган хамелеоннарны, футлярдагы кешеләрне, үзенең вак-түбән омтыл ы ш л ары и җә м гы ять интерес- ларыннан өстен куйган пычрак теләкле, әшәке җанлы кешеләрне фаш итәләр.
Совет укучылары Чеховны яраталар, аның мирасына тирән хөрмәт белән карыйлар. Татар телендә Чехов әсәрләре кат-кат басылып килде. Соңгы елларда Татгосиздат Чеховның сайланма әсәрләр җыелмасын ике томда чыгарды. Беренче том (хикәяләр һәм повестьлар) 1951 ел ахырында чыккай иде, икенче том (пьесалар) 1953 елда чыкты. Бу томга язучының өч пьесасы тупланган: «Чия бакчасы», «Ваня абый» һәм «Өч сеңел».
Гомумән тәрҗемә өлкәсендә һәм, аерым алганда, Чехов әсәрләрен татар укучыларына җиткерүдә күп хезмәт күрсәткән өлкән язучы Ибраһим Гази «Чия бакчасы»ныц яхшы сыйфатлы тәрҗемәсен биргән. Оригиналдагы мәгънә бөтен хәлендә сакланган, татарча дөрес, матур әдәби тел белән күчерелгән, персо-нажларның үзләренә хас сүзләрен, әйтемнәрен бирүдә тәрҗемәче күп кенә очракларда уңышка ирешкән. Әйтик, «двадцать два несчастьяэне «егерме ике бәхетсезлек» дип алсан, бик ятышсыз килеп чыгар иде. И. Гази иптәш «кырык каза» дип алган, оригиналның мәгънәсен төгәл саклаганы хәлдә, укучының аңына җитәрлек сүзләр сайлаган. «Со свиным рылом в калашный ряд»ны тәрҗемәче: «Кара танавым белән ак сөякләр арасына тыкшынам», — дип бирә. Бу да бик уңышлы.
Тәрҗемәдә аерым> төгәлсезлекләр һәм бәхәсле моментлар да юк түгел. Шарлоттаның тышкы кыяфәтен су-рәтләгәндә, «лорнеты бар» диелгән (17 бит). Оригиналда: «с лорнеткой на поясе». Шарлотта өчен бу шактый характерлы бер деталь, үзгәртеп бирү кирәк түгел иде. 55 биттә Аня әйтә: «Мин гимназиягә хәзерлә-нермен, экзамен тотармын, ә аннан инде эшли башлармын». Мәгънә дөрес түгел: «гимназиягә хәзерләнермен» дигәч, гимназиягә кереп уку өчен хәзерләнү мәгънәсе аңлашыла. Аня буйга җиткән кыз, ул нигә гимназиягә керергә хәзерләнсен? Оригиналда: «Я подготовлюсь, выдержу экзамен в гимназии и потом буду ра-ботать». Моның мәгънәсе: «Мин, хәзерләнеп, гимназиядә экзамен би-рермен...» (гимназия курсыннан дип аңларга кирәк буладыр). Бик үк татарча әйтелмәгән аерым сүзләр, җөмләләр очраштыргалый. Русчадагы (кемне дә булса) «стеснять» сүзен татарча «тыгызлау» сүзе белән күчереп булмый, «уңайсызлау» яисә «комачаулык итү» фигыльләре бар. Рус телендә «родной» сүзенең «дорогой», «милый» мәгънәләре дә бар, ә татарча: «туганкаем, шкафым ми-нем» бик сәер ишетелә (14 бит). Шкафка карата «туганкаем» сүзен кулланучы татарны табу кыеп булыр. «...борчак белән генә туйдырырга...» да уңышлы түгел, мондый урында «ашату» сүзе кулланыла.
Епиходов фамилияле герой үзен «белемле кеше» дип уйлый, «китапча» сөйләргә теләп, телне боза. Тәрҗемәче исә аның сөйләмен (25 бит) шактый «дөресләп» бирә. Моны да тәрҗемәдә дөрес алым дип булмый.
117
Күрсәтелгән төрдәге кимчелекләр тәрҗемәдә бик сирәк очрый, һәм аларны бөтенләй булдырмау бер дә кыен түгел.
«Өч сеңел» пьесасын Г. Шамуков мастерларча тәрҗемә иткән. Чеховны ул төгәл бирә, ләкин сүзгә сүз кабатламый, бәлки чын мәгънәсендә әдәби татар телендә бирә, кирәк булса, сүзләр дә өсти, кирәк булса, сүзләрне киметә дә. Шуның белән бергә, хәтта җөмлә төзелешендә дә тәрҗемәче еш кына авторга иярә, һәм мондый җөмләләр татарчада бик матур яңгырыйлар (тәрҗемәченең әдәби талантка ия булуы белән бергә, аның сәхнә мастеры булуы да бу мәсьәләдә уңай роль уйнагандыр дип әйтәсе килә). Кайбер үрнәкләр китерик.
Беренче пәрдә ачылганда, Ольга әтисенең үлеме турында сөйли. «Башыма төшкән хәсрәтне күтәрә алмам шикелле тоелган иде»,— ди ул. Мәгънә бик төгәл бирелгән. Контекстта җөмлә бик дөрес яңгырый, сәхнәдән әйтү өчен дә әйбәт. Ә бу җөмлә оригиналда кыска гына: «Мне казалось, я не переживу». Тәрҗемәче мәгънә өстәмәгән, бәлки оригиналдагы мәгънәне татарча бик уңышлы птеп биргән. Мондый очракларда сүз өстәүгә каршы килеп булмый. Бар аз сөйләшкәннән соң шул ук Ольга әйтә: «Маша ел саен җәйне Москвада үткәрер» (122 бит). Бу юлы тәрҗемәче оригиналдагы җөмләне кыскартып биргән, анда: «Маша будет приезжать в Москву на все лето, каждый год». Тәрҗемәдә сүзләр саны азайса да, мәгънәгә бер төрле дә кимчелек килмәгән. Авторның стиле дә бозылмаган. Бу — художестволы төгәл тәрҗемә. Икенче бер урында Ольга болай ди: «Бүген син нурдай балкыйсың, искиткеч матур күренәсең. /Маша да хматур, Андрей да матур булыр пде дә бит, бик юанайды шул. Аңа юанаю килешми. Ә мин картайдым, бик нык ябыктым, гимназиядә кызларга ачу-лангангадыр, ахры». Нинди матур әдәби телдә язылган. Мәгънә искиткеч төгәл бирелгән. Соңгы җөмләнең төзелешенә игътибар итегез. Оригиналның копиясе. Үзе нәкъ татарча.
Шамуков иптәшнең бу тәрҗемәсе аерым алып, иркенләп тикшерүгә лаеклы. Тәрҗемә кимчелекләрдән бөтенләй үк азат түгел. 124 биттә Ирина монологының соңгы яртысы тиешенчә эшләнмәгән. 132—133 битләрдә Вершинин монологында «шә- һәр»нең эпитеты итеп алынган «скучный и унылый» сүзләре төшеп калган. «Темная масса»ны (шунда ук) «Кара халык массасы» дип алу дөрес түгел. «Кара халык» элекке вакытта аристократиянең капма-каршы мәгънәсендә йөртелә иде, Чехов исә элекке шәһәрнең аристократиясен дә «темная масса»га кертә. Димәк, бу очракта «аңсыз масса» дип алырга мөмкин. Шул ук монологта «...тормыш, сезнең кебекләр күпчелек тәшкил иткәнче, дәвам итәр» ди-гән сүзләр дөрес мәгънә аңлата алмыйлар, тормыш аннан соң да дәвам итәчәк. «Роскошь» сүзен «купшылык» сүзе белән бирү (132 бит) контекстта ачык бер мәгънә аңлата алмый (бу очракта «байлык» сүзен кулланырга мөмкин). «Гаилә», «хәмер» шикелле искергән сүзләр очраштыргалый.
«Ваня абый» пьесасын талантлы язучы Фатих Хөсни тәрҗемә иткән. Ф. Хөснинең күп кенә әсәрләрендә сүз музыкасы көчле яңгырый, татар телен ул бөтен нечкәлекләре белән белә. Ф. Хөсни — Чеховны тәрҗемә итәргә иң лаеклы язучыларыбызның берсе. Ләкин, кызганычка каршы, бу тәрҗемәсендә Ф. Хөсни укучының матур өметләрен тулысынча акламаган. Тәрҗемәдә мәгънә хаталары шактый күп, сүз сайлауда, җөмлә төзүдә ваемсызлык үрнәкләре бар. Моның төп сәбәпләрен аңлавы кыен. Күрәсең, тәрҗемәче үзенең төп игътибарын һәрбер аерым җөмләнең бик җиңел укылуына юнәлткәндер, иң элек оригиналның һәрбер җөмләсен, һәрбер образны дөрес аңлау кирәклегенә тиешенчә игътибар ит-мәгәндер. Тәрҗемәче һәрбер чит сүздән кача, укучыны мәшәкатьләргә теләми, таныш булмаган сүз очрау нәтиҗәсендә укучы төртелеп калмасын, ди. Нәтиҗәдә, төп фикергә зарар килә. Персонажлар теле сакланмый, татарча бик җиңел җөмләләр
118
кайчагында бик сәер мәгънә аңлаталар.
Иң элек шунысын алыйк. Чехов әсәрләрендә латинча мәкальләр, әйтемнәр еш очрыйлар. Бу — персонажлар теле өчен характерлы бер момент. Врач Астровның интеллигентлар арасында латинча әйтемнәр кулланып сөйләве бер дә гаҗәп түгел. Тәрҗемәче мондый әйтемнәрне ни өчендер тик бер генә урында калдырган (113). Шуның нәтиҗәсендә, персонажлар телен бозу өстенә, мәгънәгә дә кимчелек килә. Беренче пәрдәдә Войницкий, аның әнисе Марья Васильевна, Астров 11. б. чәй эчеп утыралар. Войницкий үзенең әнисе белән бәхәсләшә. «Не всякий способен быть пишущим perpetuum mobile, как ваш герр профессор»,— ди ул. Латинча әйтелгән ике сүз (үз-үзеннән мәңге хәрәкәт итүче машина) мәгънәсез профессорны мыскыл итүнең көчен арттыра, «әфәнде» сүзен немецча алу да бу очракта шул ук теләккә хезмәт итә. үз халкының тормышыннан аерылган һәм иҗат эшенең нәрсә икәнен белмәгән «укымышлы вобла» күз алдына килеп баса.
Таныш түгел сүзләрне төшереп калдыру яисә уйлап җиткермичә тәрҗемә ит" нәтиҗәсендә дә мәгънәгә зарар килгән очраклар бар. 95 биттә Астров Елена Андреевнаны «безнең өязнең моннан илле ел элек булган картинасы» белән таныш-тыра.
«Зур һәм кечкенә авыллардан башка, биредә күрәсезме, куылып чыгарылган кешеләр, кечкенә-кечке- нә хуторлар, раскольниклар һәм су тегермәннәре сибелеп утырган». Җөмлә бик шома язылган, аны бик җиңел укып чыгасың. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, күз алдына шактый сәер картина килеп баса. Ксчкенә-кечкенә хуторлар һәм су тегермәннәре сибелеп утырган. Бик ярый. Ә соң раскольникларның сибелеп утыруын ничек аңларга? Ни өчен автор раскольникларны су тегермәннәре белән бер рәткә тезгән? Аннары, «куылып чыгарылган кешеләр» кем? Кайдан куып чыгарылган кешеләр? Чехов нигә шулай томанлы һәм аңлаешсыз яза икән? Русчасын укып карыйк.
«Кроме сел и деревень, видите, там и сям разбросаны разные выселки, хуторочки, раскольничьи скиты, водяные мельницы».
«Аз гына» аерма бар икән. «Вы- селки»иың беркайчан да, бер очракта да «куып чыгарылган кешеләр» дигән мәгънәне аңлатканы юк, «рус- ча-татарча сүзлек»тә әйтелүенчә, выселок — кечкенә авыл, күчеп утырган авыл. Раскольникларның скит- ларыи (монастырь тибындагы кечкенә поселокларны) раскольниклар дип алу да дөрес түгел. Шунысы бик гаҗәп: «выселки»ның куып чыгарылган кешеләр түгеллеген, «скит»- ның да раскольник түгеллеген тәрҗемәче үзе дә белгән, шул ук монологта, унбиш юл үтүгә, «От прежних выселков, хуторков, скитов...» дип башланган җөмлә «Күчеп килгән борынгы хуторларның, вак-төяк монастырьларның... » ди п тәрҗемә ителгән. Урманга кергән саен утын күбәя, диләр. Тагын хата өстәлгән: «күчеп килгән борынгы хуторлар»ны ничек аңларга? Борынгы заманда ниндидер хуторлар күчмә тормыш белән яшәгәннәрме?
«В избах народ вповалку»ны (авырулар тәгәрәп ята мәгънәсендә) ни өчендер Ф. Хөсни: «Өйләрдә ерып йөргесез халык»,—дип тәрҗемә итә (64 бит). Шул ук биттә «имеет помятый вид»ны «өсте-башы таушалган» дип тәрҗемә итә. Ә бит автор Войницкийиың киеме турында түгел, кыяфәте, чырае турында әйтә һәм шунда ук аның купшы галстугы да искә алына. 81 биттә, «ул профессорны» дигәннән соң (тәрҗемә өчен ипсез булганга күрә) «этого жалкого подагрика» сүзләре ташлап калды-рылган. Шунда ук «Я и Соня выжимали из этого имения последние соки» дигән җөмлә «җиңеләйтеп» бирелгән: «Соня белән икебез ниләр генә эшләмәдек без». Автор әйткән фикер бөтенләй төшеп калган.
Астров Соняга Елена Андреевна турында сөйләгәндә, болай ди: «Л праздная жизнь не может быть чистою». Мәгънә бик ачык: «Эшлексез тормышның пакь булуы мөмкин түгел». Тәрҗемәче исә бик гади җөм-
119
ләне «бизәкләп» бирү кирәк дип уйлый. «Ә тоташ бәйрәмгә, кәеф-сафага корылган тормыш пакь тормыш була алмый» (84 бит). Җөмлә «матур» булса да, аны әдәби дөрес төзелгән дип әйтү мөмкин түгел: «бәйрәмгә корылган тормыш» дип сөйләмиләр. Ә мәгънә бөтенләй югалып калган. Шул ук хата 91 биттә кабатланган: «...синен, бу сагышлы, кәеф-сафалы тормышың башкаларга йога». Бу җөмлә дә гарип булып туган: «тормышын. йога», — дип
кем сөйли? «Эшлексезлегең йога» дип гади генә әйтсәк, автордагыча ачык, дөрес һәм тирән мәгънә аңлашылыр иде. Ә бит сүз «кәеф-сафа» турында гына бармый, хәтта шул ук Елена Андреевна: «ныгытыбрак уй-лап карасаң, мин бик, бик бәхетсез кеше»,—ди (89 бит). Дүртенче пәрдәдә тагын бер тапкыр: «Оба — ои и вы — заразили всех нас вашей праздностью», — дигән җөмлә очрый. Бу юлы тәрҗемә бик дөрес: «Сез икегез дә — ирегез дә, сез үзе-гез дә — безнең барыбызга да эшлексезлек йоктырдыгыз». Димәк, әгәр автор белән исәпләшергә теләсә, тәрҗемәче тупас хатага юл куймаган булыр иде.
102 биттә дә мәгънәсезлеккә очрыйбыз. «Минем агамны, Григорий 14л ьи ч н ы, х аты н ы м н ы ң а б ы й сы н, бәлки үзегез дә белә торгансыздыр, Константин Трофимович Лакеде- монов, үз заманында магистр булган кеше...» Менә бу — бөтен бер җөмлә, ләкин бертөрле дә ачык мәгънәсе юк. Григорий Ильич—«минем агам» да, «хатынымның абыйсы» да булып чыга, ә Лакедемоновның кем икәнлеге беленми кала. Оригиналда: «Брата моего Григория Ильича жены брат...» — диелгән. Димәк, сүз Григорий Ильичны белү турында би р м ы й, бәлки а н ы ң хаты и ы н ы ң абыйсын — Лакедемоновны белү ту-рында бара. Дөрес, моны Телегин үзенчәлекле авыр тел белән әйтә, ләкин шулай да оригиналда мәгънә бик дөрес аңлашыла.
86 биттә Соня Астровка: «Кирәкми, ялынып сорыйм, тыңламыйсыз икән, каргыйм», — ди. Бу очракта тәрҗемәче персонажларның психологик кичерешләре белән исәпләшергә теләмәгән: шул ук Астровны өзелеп яратучы нәзәкәтле Соня нигә аңа: «каргыйм», — дип әйтсен икән? Бик тупас ишетелә бит бу. Дөрестән дә, Чеховта башкачарак: «Не надо, не надо, умоляю, заклинаю вас». Моны гади генә итеп: «ялынып, ялварып сорыйм», — формасында бирергә мөмкин иде, ләкин тәрҗемәче «за- клинаю»ны «проклинаю»га әйләндергән.
Әсәрнең ахырында Астровның: «...все, которые здесь работали, копошились, создавали что-то...» дигән сүзләре бик җиңел тәрҗемә ителгән: «...биредә үзләренә ниндидер эш табып мәш килгән кешеләр...» (112 бит). «Создавали что-то» сүзләре белән бергә әсәрнең төп идеясе дә ташланган. Астров «ниндидер эш табып мәш килү» турында түгел, бәлки, барыннан да элек, иҗат хезмәте турында сөйли. Ул үзе крестьяннарны, эшчеләрне дәвалый, урманнар үстерә, гүзәл тормыш турында хыяллана.
Югарыда күреп үттек, бик җиңел укыла торган җөмләләрнең дә әдәби булмаулары мөмкин. Тәрҗемәдә моның үрнәкләре очрамый түгел. 114 биттә Серебряков әйтә: «Безнең белән күңелле итеп вакыт уздыруыгыз өчен рәхмәт сезгә». Иптәшләре яисә танышлары белән саубуллашканда, берәү дә болай сөйләмәс. Оригиналда: «Миңа сезнең белән күңелле булды, шуның өчен рәхмәт укыйм»,— мәгънәсе бирелгән, тәрҗемәдә исә: «сезгә минем белән күңелле булды, шуның өчен рәхмәт укыйм», — килеп чыккан.
Ф. Хөсни сүзгә бик юмарт. Чеховка ул еш кына үзеннән сүз өсти. Кирәге булса, бик ярый (мондый өстәү үрнәген «Өч сеңел» тәрҗемәсендә күреп үттек), ләкин күп вакытта бу сүзләрнең бер кирәге дә булмый, хәтта кайчакта алар мәгънәгә зарар китерәләр. «Я стал чудаком, нянька», — дигән кыска гына җөмлә татарчада: «Әйе, нянька, үзем дә мәзәк кешегә әйләнеп барам бугай ахрысы», — дип бирелгән. (64 бит). 68 биттә һич тә кирәкмә гәнгә рәттәй дүрт тапкыр «башлый» сүзе әйтелгән («укый башлый», «чәй эчә башлый» һ. б.). Войницкий, про
120
фессорны мыскыллап, әйтә: «Элекке дуслыгыбыз хакына, имеш, элекке дуслыгыбыз, диген алайса...» (78 бит). Бу «диген алайса» мәгънәнең ачык аңлашылуына комачаулык кына итә торган артык сүзләр.
Татарча сүз сайлауда, аерым тер-миннарны тәрҗемә итүдә Ф. Хөсни кебек язучыга һич тә гафу ителмәслек ваемсызлык күрсәтелгән. «Сереб- ряковның иңеннән үбеп куя»,— ди тәрҗемәче (78 бит). «Иң» бит «иңбаш» мәгънәсен түгел, «киңлек» мәгънәсен аңлата. «Үбеп куя»,— дип сөйләмиләр, «үбеп ала»,— диләр. Ризыкка карата «кыланчык» сүзе кулланылмый (65 бит). 81 биттә «купшы фәлсәфә» дигән сүз бар. Моны укучы да, язучы да, тел галиме дә аңлый алмый. «Риторика» дигән гади сүз «купшы фәлсәфә» дигән купшы сүз белән «тәрҗемә ителгән», һәм шунысы гаҗәп, 67 биттә «риторика» сүзе үзе алынган.
һәрбер тәрҗемә татарча чын әдәби телдә эшләнергә, телебезнең грамматик төзелеше бозылмаска тиеш. Бу бәхәссез мәсьәлә. Ләкин бу бит оригиналның үз стиле, аның образлар системасы, колориты саклан-маска тиеш, дигән сүз түгел. Персо-нажларны үзләренә хас булмаган телдә сөйләтү оригинал әсәрдә дә, тәрҗемәдә дә макталмый.
Бу мәкаләдә мин тәрҗемәнең ким-челекләрен тикшерүне теләк итеп алдым. Әсәрнең Ф. Хөсни каләменә лаеклы оста күчерелгән урыннары да бар. Ләкин алар кимчелекләрне акламыйлар, ә киресенчә: «менә бөтен китапның шулай эшләнүе мөмкин иде бит», — дип торалар.
Бездә тәрҗемә п ри и mi пл арыныц эшләнеп җиткәне юк әле. Ләкин матур әдәбият редакциясенең принципсыз булырга хакы юк. Бер үк терминны бер үк җыентыкта, хәтта бер үк әсәрдә төрлечә алу исә гафу ителмәслек принципсызлык турында сөйли.
Бөтен дөньяга данлыклы Художество театрының нигез ташы булган «Чайка» пьесасының ни сәбәптән җыентыкка -кертелмәвен аңлавы кыен.
Бөек классикның сайланма әсәрләрен чыгару кебек зур җаваплы бер эшкә матур әдәбият редакциясе җитдирәк карарга тиеш иде.