Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЕН ЭШ

Г. ӘПСӘЛӘМОВ, Б. ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН

(Казан портын төзүчеләр турындагы очерклардан)
Идел буенда кышкы җилләр уйный. Кайбер көннәрдә һаваның салкынлыгы 35—36 градуска кадәр җитә. Салкын бигрәк тә төнлә көчәя. Бөтен нәрсә, котыптагы кебек, салкын утта янып, мәңге эремәслек булып катып бара төсле. Биек эстакадаларга күтәрелгән яки җиргә салып сузылган юан трубалар, экскаваторлар, тракторлар калын сыкы белән капланган. Земснарядлар — диңгез уртасында бозлар арасына кысылып калган бозваткычла/рны хәтерләтәләр. Җәй көннәрендә рәтләп күзгә дә күренми торган электр, телефон чыбыклары хәзер шундый юанайганнар, әйтерсең, баганалардан баганаларга нечкә тимер чыбыклар түгел, ак арканнар сузылган.
Гидромеханизаторл арның икенче участогы начальнигы Иван Петрович Новиковның кабинетында исә, авыл өендәге кебек, җылы. Ләкин Иван Петрович нигәдер өстенә кара тун, башына колакчын бүрек киеп утыра. Күрәсең, ул кабинет кешесе түгел, бирегә бары тик вакытлыча гына, ашыгыч эше булганга гына килеп кергән дә, өс киемен дә салмыйча, эшкә керешкән.
Иван Петрович ир уртасы бер кеше. Нык, таза гәүдәле. Эшне кабаланмыйча, шул ук вакытта озакка да сузмыйча эшләргә ярата. Аның янына өзлексез килеп торган прораблар, инженерлар, земснаряд начальниклары белән сөйләшкәндә шул эшлеклелек сыйфатлары күзгә ташлана. Ул керүчеләрнең сүзләрен игътибар белән тыңлый, ачыклар өчен кыска- кыска сораулар бирә дә, шундый ук кыскалык белән үзенең боерыкларын әйтеп, алариы кайтарып җибәрә. Ара-тирә телефон шалтырый, кемнәрдер аның янына кереп чыгарга рөхсәт сорый, ниндидер ашыгыч мәсьәләләрне хәл итәселәре бар, ахры. Иван Петрович исә кул сәгатенә карап ала да: «Килеп вакыт әрәм итмәгез, фәлән сәгатьтә мин үзем барып чыгам», — дип трубканы куя.
Тәрәзәдән берничә йөз метрга сузылган ап-ак тау күренә. Ләкин бу кар тавы түгел. Бу — земснарядлар өйгән ком тавы — «карта» дип йөртәләр аны монда. Тау өстенә күп итеп куш баганалар утыртылган. Баганалар өстеннән трубалар сузылган. Ул трубалар буе һәм иңе берничәшәр йөз метр булган әлеге «картаны» дүрт почмак итеп уратып үтәләр дә, тауның аргы ягына төшеп күздән югалалар. Тау аръягында, Идел ярыннан ерып килгән тирән чокырда, земснарядлар урнашкан. Земснарядлар әлеге чокырдагы комны су белән бергә суыртып алып, шул трубалар аркылы тауга өяләр. Күп тә үтмәс, биш-алты метр биеклектәге баганалап ком астында күмелеп тә калачаклар.
— Гидромеханизаторларның бурычы бик ачык, — дн Иван Петрович көлемсери төшеп.— Аиы хәтта берничә сүз белән дә әйтеп биреп була Без
4. ,с. ә.- № 4.
49

50
порт территориясендә, барлык төр эшләрне кертеп исәпләгәндә, аз да түгел, күп тә түгел, җиде миллион кубометр грунтны бер урыныннан икенче урынга, безнеңчә әйткәндә, «картага» күчереп өяргә тиешбез. Әлбәттә, ничек туры килсә шулай түгел, ә мәгълүм профильдә, мәгълүм киңлектә, мәгълүм озынлыкта, мәгълүм юнәлештә өяргә тиешбез. Ул гына да түгел, без өйгән грунт, мең еллар яткан грунт нинди тыгызлыкта булса, шундый тыгызлыкта булырга тиеш. Чөнки соңыннан без өйгән ком таулары өстендә порт биналары салыначак, вагоннар, автомашиналар йөриячәк. Шуның өстенә Казан шәһәрен судан саклау буенча Идел, порт, тимер юл дамбаларын өю эше дә безгә йөкләнә. Түгәрәкләп кенә әйткәндә, җиде миллион өстенә тагын ике миллион өстәлә. Бурыч менә шул. Ә нәрсәләр эшләдек? — Иван Петрович тәрәзәдән әлеге ак тауга бер караш ташлый да яңадан сөйләп китә. — Безнең земснарядлар Казан порты төзелешендә 1953 елның 15 августында эшли башладылар. Ел ахырына кадәр без 2,5 миллион кубометрдан артык грунт өйдек. Шунын йөз мең кубометр чамасы — башта экскаваторлар белән казылырга билгеләнгән^ торф. Торф казу — аеруча авыр эш. Әгәр без аны экскаваторлар белән казыткан булсак, ул эш дәүләткә өч тапкыр кыйммәткәрәк төшкән булыр иде.
Хәзер, үзегез күрәсез, кыш. Кыш көне гидромеханизаторларның эше шактый кыенлаша. Әле күптән түгел генә, кышкы шартларда земснарядлар бөтенләй эшли алмый, дип йөрүчеләр дә бар иде. Хәер, бу карашның искергәнлеген без Волга-Донда эшләгән чакта ук исбат иткән идек. Биредә без, төрле кыенлыклар булуга карамастан, нормаль рәвештә эшләп барабыз дип әйтергә ярый. Мин сезгә кыш көне безнең гидромеханизаторларның эшләрен күрсәткән күп кенә матур саннар әйтә алыр идем. /Мәсәлән, 313 номерлы земснаряд ай саен диярлек норманы 200 процентка, ә кайчакта арттырып та үтәп бара. Дөрес, хәзер ул ремонтта, ләкин бу вакытлы күренеш. Әгәр анда барсагыз, багермейстер Александр За- боровский тарихы белән кызыксыныгыз. Гыйбрәтле вакыйга.
Өлкән багермейстер Ваня Ермоленко төнге сменага эшләргә калучы багермейстер Саша Заборовский янында бүген озаграк тукталып торды. Ул идарә пульты артына баскан яшь багерның эшен сүзсез генә күзәтте. Ябыграк озынча йөзле, уртача буйлы Саша Заборовский болай әйбәт егет булса да, характерының йомшаклыгы белән өлкән багерны шактый ук борчый иде. Ә төнлә өлкән багермейстер да, земснаряд начальнигы да кайтып киткәч, бөтен командага Заборовский баш булып кала. Анын һәр сүзе башкалар өчен закон.
Ермоленко рубка тәрәзәсеннән тышка карады. Земснаряд тирәсендә су катмаган. Кара елга килеп кушылган җирдә томан томрап тора. Салкыннар көчәйгән саен җылы сулы Кара елгадан томан да көчлерәк күтәрелә. Андый көннәрдә томан шундый куе була, хәтта забой кырыен да күреп булмый, ә эстакададагы утлар, сүнәр-сүнмәс кенә булып, тонык кына җемелдиләр.
Төзелешкә әллә нихәтле мәшәкатьләр китергән Кара елга әле һаман да үзенең элекке юлы буйлап ага иде. Көз көне аңа яңа юл сала башласалар да, сазлыклы урыннарда канау казый алмау сәбәпле, эшне ахыры- нача җиткерә алмадылар. Шул Кара елга бер вакытны, төнлә, забой белән ике арадагы тар гына җирне ерып, земснарядлар казый торган чокырга шаулап ага башлый. Куе томан күтәрелә, тирә-якка әллә нинди сасы ис жәелә. Бу көтелмәгән хәлдән багер хезмәтен үтәүче Саша Заборовский аптырап кала.
— Саша, ни булды?—дип шалтыраталар аңа түбәннән, ә ул үзе дә берни белми. Раманы азрак күтәреп, моторларны туктатырга куша да, көймәгә утырып, забойны әйләнеп чыга, анда берни тапмагач, яр буйлап ишеп китә һәм Кара елганың ерып чыккан урынына барып җитә.

51
Ул яңадан рубкага кайта. Башы шаулый, күз алларында яшелле-са- рылы түгәрәкләр биешә. Шулай да үзенең беренче йомшаклыгын җиңеп, тавышын мөмкин кадәр ныграк итәргә тырышып, земснарядны эшләтә башлатырга команда бирә. Ләкин иртән эшкә килгән иптәшләре Заборов- скийның бер төн эчендә танымаслык булып үзгәрүен күреп шак каталар. Ермоленконы бу хәл аеруча борчый.
— Йомшаграк егет. Мондый төннәрдән соң да чәче агара башласа, кыенга киләчәк аңа.
— Саша,—ди Ермоленко, Заборовскийның иңбашына кулын куеп. Өлкән багермейстер яше белән Заборовскийдан әллә ни өлкән булмаса да, тәҗрибәсе белән аның кебекләрнең бишесенә торырлык.
— Саша, күзлегең үзең беләнме?
Саша Заборовский кинәт комач кебек кызара. Аның күзләре ерактан яхшы күрми. Кешеләрдә тумыштан була торган мондый кимчелекне берәү дә гаеп итеп карамаса да, Саша Заборовский үзенең бу кимчелегеннән нигәдер тартына, аны иптәшләреннән яшерергә тырыша. Бары тик рубкада бер үзе булган чакларда гына ул күзлек киеп эшли, әгәр берәрсе килә башласа, күзлеген шунда ук кесәсенә яшерә.
— Нигә тартынасың,—ди өлкән багер Сашага, — эшләргә җайлырак икән, күзлегеңне яшермә, тартынмый ки. Син бит кияүгә чыгасы кыз түгел. Сукыр димәсләр.
Саша эндәшми. Аска я читкә карап тора. Бер дә кирәкмәсә дә приборларга карап ала. Ермоленко аның бу мәзәк кыланышыннан көлемсерәп куя.
— Их, Саша, әкәмәт синең характерың. Кара, ботка ясама.
Ермоленко китеп баргач, Заборовский беркадәр вакыт аңа күңеленнән рәнҗеп утыра. «Малаймы әллә мин. Күзлегеңне ки, имеш... Ә мин аны, бәлкем, Кара елгага атып бәрермен, кемнең ни эше бар!..»
Вакыт әкрен генә үтә. Ярты төн узган инде. Земснаряд тоткарлыксыз эшли, һава да ул кадәр салкын түгел, һава салкын булмагач, томан да әллә ни куе түгел. Ә Кара елганың әкәмәт исенә алар күптән күнегеп киттеләр.
Таң алдыннан Сашаны йокы баса башлый. Керфекләре күтәрә алмаслык булып авыраялар. Шул чакта телефон шалтырый.
Саша трубканы ала.
— 313 иче тыңлый.
Бик каты борчылган прораб хәзер үк земснарядны туктатуны таләп итә, югыйсә, су ярты участокның комын агызып китәчәк, ди. Заборовский йокламаска, эшләргә кирәк, дип сукранып ала, ләкин кулларына көрәкләр тотып, берничә йөз метр озынлыктагы участокның бер башыннан икенче башына йөгереп, суны туктатып торучы унлап кешенең, сәгатенә өч йөз кубометр сулы ком бәреп торган агым белән караңгыда, салкында берни дә эшләтә алмауларын күз алдына китерә дә, машиналар бүлегенә звонок бирә, аннары сөйләшү трубкасына:
— Шахаев, моторларны туктатырга, перекур,—дип кычкыра.
Сменный механик моторларны бу кадәр ашыгыч туктатуга бер кадәр гаҗәпләнсә дә, багерның боерыгын һичбер каршылыксыз үти. Биш минуттан земснаряд тынып кала.
Ләкин Заборовский, прорабның дулкынланган тавышына буйсынып, земснарядны ашыгыч рәвештә туктатуы белән нинди зур хата ясаганын тиз генә аңлап җиткерми. Ә хата менә нәрсәдә була. Берничә йөз метрга сузылган труоалар эчендәге компы юып оетерер өчен, кимендә унбиш минут буена чиста су агызырга кирәк. Моның өчен прораб, билгеле/үрле- кырлы сикерәчәк, ләкин шулай итмәгәндә, трубалар эчендәге ком ’труба- лар тауга таба сузылган булганлыктан, коточкыч көч белән кире земснарядка таба кайтачак һәм иң сөзәк урында, трубаларның понтоннар

өстендә торган өлешендә, җыелып, тыгылып калачак. Трубалар тыгылса, алар эчендә су йөрми башлый. Земснаряд эштән туктый.
Заборовский моны белергә тиеш, ләкин ул ни өчендер моңа игътибар итми. Нәтиҗәдә, трубалардан кирегә ага башлаган комлы су әлеге сөзәк урында җыелып, трубаларга тыгылып кына калмый, понтоннарны да батыра. Земснаряд байтак сәгатьләргә эштән туктарга мәҗбүр була.
һәм менә шабыр тиргә баткан Заборовский земснаряд начальнигы Гаврилов белән өлкән багермейстер Ермоленко каршында басып тора.
— Өлкән багер сиңа кисәтү ясап киттеме? —дип сорый Гаврилов. Ул озын буйлы, куе кара кашлы, кара мыеклы. Болай чакта аңардан яхшы кеше юк, ә хәзер аның күзләре рәхимсез ялтырыйлар.
— Әйе, кисәтте, — ди Заборовский, әкрен генә.
— Ә син?.. Нигә эндәшмисең? Хәтерең калдымы әллә?
Ермоленко йодрыгы белән өстәлгә төя:
— Ни өчен син трубалардагы комны агызып бетермичә, моторларны туктатырга боерык бирдең? —дип сорый. — Нинди хакың бар иде синең?
— Прораб кычкыра бит... Ярты участогымны агызып китә, ди.
— Ә нигә бөтенесен агызып китми, анда синең ни эшең бар? Сиңа машина ышанганнар, син иң элек машина турында уйларга тиеш. Прораб кычкыра, имеш! Ә иртәгә сиңа тагын берәрсе кычкырыр, син тагын машинаны туктатырсың! Шулаймы?!
— Мин гаепле, теләсәгез нишләтегез,— ди Саша, әкрен генә, һәм башта Гавриловна, аннан Ермоленкога карый. Тегеләрнең икесенең дә кашлары җыерылган. Эндәшмиләр.
— Судка бирикме?
Заборовский сискәнеп китә һәм башын түбән ия.
— Судка бирүдән дә җиңел нәрсә юк,—ди бераздан Гаврилов.— Ә без, менә өлкән багер белән, сине төрмәгә утырттырасыбыз килми, кеше итәсебез килә...
Ләкин авариянең тиз арада төзәтелүе, земснарядның яңадан планны арттырып үти башлавы, бигрәк тә земснаряд начальнигы белән өлкән багермейстерның бөтен гаепне үз өсләренә алулары башта яхшы ук шүрләгән Александр Заборовскийны яңа гамьсезлеккә этәрә. Ул үзендә һичбер төрле гаеп сизми. Аның аркасында туган тоткарлыкны бетерү өчен бөтен коллективның никадәр көч куюын күрми. Гаврилов белән Ермоленко көткән «эчке үзгәреш» булмыйча кала.
— Изаланасыбыз бар әле бу Саша белән,—ди Гаврилов бер көнне земснаряд командирларына.— Егет үзенең гаебен бөтенләй оныткан.
— Моның шулай булмый хәле дә юк, Вадим Вениаминович,—дип эләктереп ала өлкән механик Бачинский. — Без аңа гаебенең бөтен тирәнлеген аңларга мөмкинлек бирмәдек. Бөтен гаепне үз өстебезгә алдык. Ә Саша ничек бар иде,- шулай багер килеш калды.
— Әллә, аны багерлыктан алырга кирәк иде, димәкче буласыңмы? — дип тиз генә сорап куя Ермоленко.
— Белмим, ләкин нәрсәдер кирәк иде.
Ермоленко кызып ук китә.
— Дерне чәчкәннәр дә, уңмаган. Егет булсаң, нәрсә эшләргә кирәген өздереп әйт.
Бачинский, туры җавап бирмичә, көлемсерәп, ерактан уратып килә башлый.
— Безнең тәгәрмәч эчендәге тиен кебек ком йомшарткыч — фрезада әйләнгән «атаклы» механигыбыз Макушкип белән кайчан да булса сөйләшкәнең бармы синең?
— Я, — ди Ермоленко, кашларын җыерып. Ул Бачннскпйпың күп һәм озын сөйләвен яратып бетерми. Гаврилов исә көлемсерәп тыңлап тора.
52

53
— Аның сальникларны какшатканын да хәтерлисеңме?
— Кыскарак сөйлә. Вакытым юк.
— Мин сальникларны аның үзеннән төзәттердем. Ул төзәткәч, үзем барып тикшердем. Хәзер ул бер-бер эш башкарса, аның артыннан кабаттан тикшерергә я Пойданы, я Шахаевны җибәрәм. Төшендеңме?
— Тамчы да төшенмәдем.
— Мин шулай уйладым да. Макушкин менә төшенгән. Бер көнне ул миңа әйтә: иптәш стармех, ди, мин сезнең ышанычыгызны югалттым, миңа хәзер инде иптәшләр дә ышанмыйлар. Дөньяга шатланмый йөри башладым, ди. Менә! Үзәгенә үткәнме егетнең? Моны ул һичкайчан онытачак түгел. Ә Заборовский белән шундый хәл булдымы? Юк. Бар да шома гына үтте дә китте. Ләкин бу шомалык безгә кыйммәткә төшәчәк әле. Бел дә тор, Ваня.
Өлкән механикның бу хаклы сүзләренә каршы Еромоленко җавап биреп тормады. Хак сүзгә җавап юк. Ул Заборовскийга тагын да зуррак игътибар биреп аны күзәтә, аңа киңәшләр бирә башлады. Ләкин тора- бара Заборовскийның эштә үзенең мөстәкыйльлеген югалтып, вак-төяк нәрсәләр өчен дә өлкән багермейстерга мөрәҗәгать итә башлавын сизгәч, үзенең бу кайгыртучанлыгыннан Ермоленко баш тартырга тиеш булды.
«Юк, болай ярамый, егетнең бөтенләй чүпрәккә әйләнүе мөмкин», — дип уйлады ул һәм Заборовский аңа мөрәҗәгать иткәндә:
— Ә үз башың кайда? — дип кырт кисә торган булды. Ләкин бер көнне, Заборовский яңадан төнге сменага калганда, ул яшь багер янына кермичә китә алмады.
Әле кичтән үк буран котыра башлаган иде. Гадәттәгечә төнлә ул тагын да көчәячәк.
— Саша, забой кырыйларына ешрак күз сал, — диде ул. — Күр, ничек асылынып торалар. Абайламый эшләсәң, фреза өстенә ишелеп төшүе мөмкин.
Рубкадан чыккач, Ермоленко баскыч янында туктап, тимер култыксаларга тотынды да бераз уйланып торды. Земснаряд палубасы кар белән капланган. Түбәндә, томан эчендә, кап-кара су шаулап тора. «Әллә өйгә кайтмыйча, монда гына кунаргамы икән?» — дип уйлап алды Ермоленко, ләкин мондый буранлы төннәрнең беренче һәм соңгы тапкыр булмавын искә алып, өенә кайтып китте.
Заборовский, приборларга күз сала-сала, рубкада бер үзе арлы-бирле йөренде. Төн урталарында буран аеруча көчәеп китте. Прожектор нурлары бары тик тәрәзә төбен генә яктырта. Анда да кар бөртекләренең өермә булып бөтерелүеннән башка бер нәрсә күренми. Ә багермейстер һәр минут күзәтеп торырга тиеш булган рама, забой кырыйлары караңгылык эченә чумганнар. Алар бармы, юкмы — белер хәл юк. Бөтен ышаныч приборларда. Алар земснарядның нормаль эшләвен күрсәтәләр. Шу-лай да, моторларны туктатып, ярга чыгып карыйсы иде. Ни булмас мондый төндә. Ермоленко тикмәгә генә кисәтеп китмәде бит.
Заборовский шулай уйларга гына өлгергән иде, уң яктан яр ишелеп төшүе ишетелде. Земснаряд чайкалып куйды. Заборовский, кулын кнопкага сузып, приборларга текәлде. Приборларның нечкә телләре бер селкенеп алдылар да яңадан элекке урыннарына кайттылар. Ян-яктагы ишелеп төшүләр земснаряд өчен куркыныч түгел, алда гына ишелмәсен.
Кинәт алда да көчле гөрселдәү ишетелде, һәм шуның артыннан ук земснаряд корпусына ниндидер зур һәм авыр әйбер белән китереп суккандай булдылар. Заборовский, ашыгыч рәвештә раманы күтәреп, тирә-ягына каранды. Ләкин тәрәзәдәй, әүвәлгечә, берни күренми иде. Тышта һаман кар котыра, җил сызгыра.
Заборовский йомшарткычны тикшереп карарга булды һәм лебедка- ларны эшләтә торган моторларны тоташтырды. Моңарчы ул раманың су астыннан әкрен чыгуына бер дә игътибар итми торган иде. Бу юлы тартып

5-1
алырдай булды. Ул, йөрәге дөп-дөп типкән килеш, су эченнән әкрен генә күтәрелгән һәм шунда ук боз белән каплана барган рамадан күзен алмады. Менә рама бөтенләй күтәрелде, ләкин аның башындагы ике ярым тонналы йомшарткыч — фреза юк иде. Әллә караңгыда гына шулай күренәме дип, Заборовский ишекне дә япмыйча тышка йөгереп чыкты. Рама- ның янына килгәч, ул барысын да аңлады: ишелеп төшкәй туң кантар фрезаны сындырып ташлаган иде.
Шуннан соң Заборовскиииың нәрсәләр кичергәнен язуы да кыен. Ул бары тик таң атуын көткәнлеген генә хәтерли. Ә таң ул көнне бик-бик әкрен туды. Кайчагында хәтта таң бөтенләй атмас, дөнья мәңгегә караңгыга чумып калган шикелле булып та тоелды аңа.
Заборовский машиналар бүлегенә төште. Анда өлкән механик Фаддей Бачинский, әйләнә-тирәсенә утырган сменный механикларга, электрикларга, матросларга карап, Волга-Дон истәлекләрен сөйләп утыра иде. За- боровский да, бер кырыйга чүгәләп, аның сүзләренә колак салды.
— Бар иде вакытлар, егетләр, без Цимлян диңгезе төбендә — Яңа бистә урамнарында йөргән кебек йөри торган идек. Кич эштән кайтасың — каршында тау тора.— Бачинский башын артка ташлап югары карагандай булып, Заборовскийга күз төшереп алды.— Ә иртән эшкә килсәң — тау юк, нигезенә кадәр кырып-себереп алганнар! Мең ел торган тау бер төн эчендә юкка чыга. Моны әйтүе генә ансат бит. Шуннан инде үзегез уйлап карагыз, иптәшләр. Таулар күчерә, диңгезләр ясый торган кешеләрнең характеры нинди булырга тиеш, ә? Ботак кыштырдаганда да җаны табаннарына төшә торган куян йөрәкле кешеләр мондый зур эшләрне башкара алалармы? Ничек синеңчә, Зөфәр? — Ул кечкенә кара күзле, бәләкәй генә матроска текәлеп карый. Зөфәр елмая һәм, тартынып, иптәшләренә карап ала:
— Куяннан кем юньле эш көтә ди...
— Бик дөрес. Андый кешеләрдән юньле эш көтеп булмый. Куян йөрәкле кешеләрнең урыны — җылыда, мич янында. Ә безгә, төзүчеләргә, чакма характер кирәк. Ләкин кирәк — бер нәрсә, шуңа ия булу — икенче нәрсә. Характерны кибеттән сатып алып өләшмиләр. Ул эштә тәрбияләнә, кыенлыкларны, җиңүдә чыныга. Менә земснарядта күптән эшләгән кешеләргә, әйтик, безнең начальник Вадим Вениаминович Гавриловна яки өлкән багер Ваня Ермоленкога карагыз. Бу кешеләрне тиз генә бөгә дә, сындыра да алмассың. Ләкин нык характер — кирелек түгел. Кирелек үгезгә ярый ул. Нык характерлы кеше зирәк тә, үткен дә, кыю һәхм акыллы да булырга тиеш. Аннары эшне дә сөйсен. Эшне сөймәсәң, аның өчен ян- масаң,— берни чыкмый. Шулаймы, Коля?
Смена механигы Николай Макушкин кашын сикертеп куя.
— Бабайларның бабаларына билгеле булган хәкыйкать.
— Бик дөрес. Ләкин ул хакыйкатьне онытмаска кирәк. Бигрәк тә механиклар һәм... бигрәк тә багерлар!
Бачинский бераз эндәшми тора да хәйләкәр генә елмаеп сорый:
— Я, кайсыгыз әйтә ала: мин үземнең хезмәт биографиямне кем булып башладым? Әйтә алмыйсызмы? Әйтә алмассыз шул. Украинада курортлар конторасында конторщик булып эшли идехм мин. Аннан да җылырак урынны кайдан табарсың. Эше — чиста, ашы дисәң — җаның ни тели, кыскасы, көн дә бәйрәм. Шулай да күңелехм ятмады.
— Җүләр булгансың,—диде Макушкин.
— Җүләрме, акыллымы, әмма күңел ятмагач, берни эшли алмадььм. Киттем. Тимерче булдым.
— Шуннан җаның тынычландымы?
— Тынычланды гына түгел, ниндидер рәхәтлектә яши башладым.
Бачинский, иптәшләренә сиздерми генә, сөмсерләре коелып утырган Заборовскийга тагын бер тапкыр күз ташлап, яңадан сөйли башлады:

55
— Менә шулай, егетләр. Безнең земснарядның командасы тулысынча диярлек яшьләрдән тора. Кайберәүләрнең эшкә булган мәхәббәтләре дә, характерлары да әле яңа гына шытып килә. Алар үзләрендә чакмак характер булдыру турында, минемчә, бик аз уйлыйлар. Ә уйларга бик вакыт иде. Бер көнгә артка калсаң, ун көн куып җитә алмассың диләр
Заборовский артык тыңлап тормады, машиналар бүлегеннән чыгып китте. Тышта һаман караңгы иде әле.
Эченә кеше сыярлык зурлыктагы корыч фрезаны су төбеннән чыгару, соңыннан аны тракторлар белән ярга сөйрәтү, ә сынган йомшарткыч урынына яңасын кую — коточкыч авыр эш. Җитмәсә, ул көнне төнлә үк башланган җил тагын да көчәеп китә. Яна фрезаны күтәреп урынына куяр өчен китерелгән йөзмә краннарны ул әле бер якка, әле икенче якка ташлый. Салкын су чәчрәп тора, шуның өстенә бөтен эшне ялан кул белән башкарырга кирәк була. Кайчакта корыч трослар өзелеп китә. Аларны ялгый-ялгый, матрослар мең газап чигәләр.
Ул көннәрдә земснарядның бөтен командасы ялны, йокыны онытып эшләде. Берәү дә өенә .кайтып тормады. Бигрәк тә өлкән багермейстер Ермоленко белән механик Пойдага кыенга килде. Бүтәннәр, салкынга түзә алмыйча, машиналар бүлегенә җылынырга киткәндә дә, алар краннар янында калдылар.
Заборовский да, билгеле, шунда инде. Ул йомшарткычны үз кулы белән куеп, гаебенең, ичмасам, кечкенә генә бер өлешен акларга тели иде. Ләкин Ермоленко да, Пойда да аңа ышанмыйлар. Дөрес, алар аңа ачуланып кычкырмыйлар, киресенчә, иптәшлек күрсәткән булып,
— Сашка, тәмахм туңгансың инде, булмаса, җылынып кил,— дигән булалар. Ләкин тыштан ачусыз гына әйтелгән бу сүзләр Заборовскийнын йөрәгенә салкын боз булып яталар, һәм ул беренче тапкыр: «Иптәшләрем миңа ышанмыйлар, мин алар каршында ышанычымны югалттым»,—дип коты очып уйлый башлый. «Ичмасам, иптәшләр мине тиргәсеннәр иде, җиңелрәк булыр иде», дип сызлана ул. Ләкин берәү дә аны тиргәми. Туңып беткәннәр, ләкин тиргәмиләр.
Ниһаять, яңа йомшарткыч үз урынына куела. Гаврилов, Ермоленко, Бачинский аны тагын бер тапкыр тикшереп карыйлар да, өскә, рубкага күтәреләләр. Гаврилов моторларны эшләтә башларга команда бңрә. Ермоленко ком йомшарткычны суга төшерә башлый. Почмакка баскан Заборовский исә арыган, берничә тәүлек буенча йокламаган өлкән багер- мейстерның кнопкаларга баскан кулларыннан күзен алмыйча тора.
Менә корыч йомшарткыч су астында күздән югала. Аннары аның үкереп әйләнүе ишетелә.
Гаврилов телефон трубкасын ала.
— Прораб, башладык,—ди ул. — Ничек?
— Әйбәт! —ди бераздан прораб. Барысы да җиңел сулап куялар.
Бераздан рубкада Ермоленко белән Заборовский гына' калалар.
— Саша, син нигә кайтмыйсың? — дип сорый Ермоленко. — Бар, кайтып ял ит, хәзер минем смена.
— Нинди ял миңа хәзер, — ди Заборовский, башын иеп. — Хәзер мине земснарядтан бөтенләй куарлар, дип уйлыйм.
Ермоленко озак кына эндәшми тора.
— Җәза бирүләреннән курыкмыйм,— ди Заборовский, өлкән багер эндәшмәгәч. — Менә моннан соң беркайчан да земснарядта эшләргә рөхсәт итмәсләр дип куркам. һәм, тавышын тагын да акрынайтып, өсти: — Бу миңа бөтен нәрсәдән куркынычрак. Хәтта үлемнән дә.
" Ермоленко аңа таба борыла. Күзләре усал карый аның. Ул — Сашаның гаебен гафу итмәгән һәм итмәячәк тә, ләкин шулай да куып чыгармый.
Вадим Вениаминович нинди чаралар күрердер, мин белмим __ ди

ул, һәр сүзенә басым ясап,— үземнән шуны гына әйтә алам: юл кую көннәре бетте инде, Саша! Әгәр син бу очрактан соң да үзеңә тиешле сабакны алмыйсың икән, синең урының, чыннан да, земснарядта түгел. Хәтерлисеңме, мин сиңа бервакыт күзлек киеп эшләргә кушкан идем. Син ул вакытта өлкән багер шаярта, яки мыскыл итә дип уйладың, бугай. Юк, мин синең белән чынлап сөйләштем. Син характерыңны үзгәрт. Үз-үзеңә дә, башкаларга да аяусыз таләпчән бул. Чак кына шигең булса — земснарядны туктат, тикшереп чык. Үзең белмисең икән, башкалардан сора. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Аңладыңмы? Ә хәзер Вадим Вениаминович янына бар.
Унбиш-егерме минуттан соң, рубкага Гаврилов килеп керде.
— Заборовский сездә булдымы?—дип сорады Ермоленко.
— Булды. Ял итәргә кайтарып җибәрдем.
— Киттеме соң?
— Машиналар бүлегендә утыра, бугай.
Икесе дә озак кына эндәшми тордылар. Аннары Гаврилов:
— Мин Заборовскийны земснарядта калдырырга булдым. Гаебе зур аның, билгеле. Ләкин безнең дә гаеп кечкенә түгел. Сашаның характерының йомшаклыгын без күптән белә идек, аны тәрбияләргә дә тырыштык, ләкин, күрәсең, җитәрлек эшләмәгәнбез. Кирәкле ачкычны тапмаганбыз
— Дөрес, —диде Ермоленко. — Кыен эш ул кешенең характерын тәрбияләү.
— Мин болай уйлыйм, багер,—диде Гаврилов, — без планны арттырып үтәр өчен дә, кешеләрнең характерларын тәрбияләү өчен дә көрәшне элеккечә түземлелек белән дәвам иттерергә тиешбез. Фреза сынса, анын яңасын куеп була. Кыен, ләкин шулай да куеп була. Әмма кеше күңелен сындырсак, аны берничек тә төзәтеп булмаячак. Шуның өчен төзәтүгә кечкенә генә өмет булганда да кеше өчен көрәштән туктамаска кирәк. Ә Заборовский, минемчә, төзәлмәслек егет түгел.
Бу хәлләргә берничә ай үтте инде. Хәзер 313 иче номерлы земснаряд төзелештә иң алдынгы экипажларның берсе булып санала, һәм ул өйгән грунтның исәбе тиздән миллион кубометрга җитәчәк. Земснарядта нибарысы 23 кеше эшләвен искә алсак, бу санның югарылыгы тагын да ачыграк күренер. Шул 23 нең берсе — Александр Заборовский. Хәзер аның турында, үз эшен белеп эшләүче, нык характерлы багермейстерларның берсе, диләр.