Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ — ӘДӘБИЯТТА ХАЛЫКЧАНЛЫК ТУРЫНДА

И. НУРУЛЛИН

Тукайның дөньяга карашы үсү белән беррәттән һәм, шуңа бәйләнешле рәвештә, аның әдәби-эстетик карашлары, аерым алганда, әдәбиятта халыкчанлык турындагы фикерләре билгеле бер үсеш кичерде.
Тукай әдәбиятка XIX йөз татар мәгърифәтчелеге идеяләрен үзләштергән хәлдә, демократ буларак килеп керде.
Татар халык поэтик иҗатын өйрәнеп, халыкның иҗат принципларын куллану, халыкның сөйләү теленә нигезләнгән әдәби телне үстерү өчен көрәш, — менә болар узган гасыр татар мәгърифәтчеләре, аеруча К. Насыйри традицияләренең иң әһә- миятлеләреннән иде. Әнә шул тради-цияләр Тукай эстетик карашларының формалашуында һәм иҗатының ха-лыкчанлык һәм реализм сызыгыннан үсеп китүендә зур роль уйнадылар. 9—10 яшьләрендә үк инде булачак шагыйрь К- Насыйриның «Фәваки- һел-җөләса» исемле китабын кулына төшереп укый. «Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам» дип язды ул соңыннан бу турыда. Биредә сүз китапның соңгы бүлеге турында бара. Ә бу бүлеккә бик күп татар халык җырлары һәм бәетләре тупланган. Моңарчы «Ки-секбаш», «Сөбателгаҗизин», «Риса- ләи Газизә» кебек дини-әхлакый әсәрләр белән генә таныш булган Габдуллага бу, әлбәттә, көчле тәэсир ясый, аның йөрәгендә халык иҗатына мәхәббәт тудыра. Әнә шул мәхәбәт соңыннан киңәя, үсә бара.
Замандашларының әйтүенә караганда, Габдулла Кырлайда яшәгән елларында ук җырлар, бәетләр чыгара башлаган, ә Уральскида инде, халыкның иҗат тәҗрибәсен файдаланып, күп кенә шигъри әсәрләр язган. 1905 елга кадәр үк Тукайның халык җырларын күпләп җыя башлавы шулай ук очраклы хәл булмый.
Халык иҗаты белән кызыксыну Тукайда халыкның тел байлыгы белән танышырга, бу телнең поэтик мөмкинлекләрен күрергә дә ярдәм итә. «Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җыр ул ар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды», —- ди шагыйрь. Әнә шул сөю, шул мәхәббәт мәгърифәтчеләрнең идея йогынтысы астында телгә аңлы мөнә-сәбәткә әйләнә бара. Беренче өйрәнчек шигырьләрен саф татар телендә яза башлавы, 1904 елда ук Крыловның күп кенә мәсәлләрен җиңел, аңлаешлы тел белән, чәчмәгә әйләндереп тәрҗемә итүе һәм «Мужик йокысы» (1905) шигыре шуны күрсәтсә кирәк.
Шулай итеп, без Тукай поэзиясен чын-чыннан халыкчан итәчәк факторлардан XIX йөз мәгърифәтчеләренең идея-эстетик традицияләрен һәм халык поэтик иҗатын күреп киттек. Ә өченче фактор итеп рус классик әдәбиятын санарга кирәк.
Белинский халыкчан китапны «эчтәлеге гаять әһәмиятле булу белән бергә, һәркемгә бертигез аңлаешлы була» дип әйтә. Ягъни әсәрдә халыкның көткәннәре һәм теләкләре чагылырга, халык өчен иң әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелергә һәм хәл ителергә тиеш; әсәрнең әиә шул идея эчтәлеге халык күңеленә якын, халыкка җитә торган художестволы формада бирелергә тиеш.
5- -С. Ә.“ № 4. 65
Чернышевский, шул ук фикерне тагын да киңәйтебрәк, халыкчанлык проблемасының әнә шул ике ягына тагын да ныграк басым ясап, болай ди: «Әдәбиятның теге яки бу нәрсәләргә игътибар итү дәрәҗәсе бу нәрсәлә<р н ең халык то р м ы ш ы нда гы әһәмияте дәрәҗәсе белән билгеләнә... Художестволы әсәрнең формасы бөтенләе белән халыкчан булырга тиеш».
Тукай үзенең әсәрләре белән мат-бугатка чыкканда, беренче рус рево-люциясе үсә, киңәя һәм тирәнәя бара иде. Эчтәлеге белән буржуаз-демократик булган бу революциянең асыл максаты — илдә феодализм һәм крепостнойлык калдыкларын бетереп, капитализмның тагын да ныграк үсеп китүенә юл арчу. Патша самодержавиесе һәм алпавытларның җир биләү системасы әнә шул калдыкларның иң әшәкеләреннән иде. Җир- сезлектән җәфа чигүче крестьяннар, экономик һәм политик изүнең ачысын татучы пролетариат бу революцияне хәрәкәтләндерүче төп көчләр булдылар. Җир һәм политик ирек, — халык массасының таләбе, нигездә, әнә шул ике моментка кайтып кала иде.
Димәк, бу чорда әдәбият, әгәр ул халыкчан булырга омтыла икән, бе-ренчедән, халыкның әнә шул теләкләрен һәхМ омтылышларын чагылдырырга, халыкның революцион таләпләрен яклап чыгарга, кыскасы, революцион-демократик эчтәлек белән сугарылырга тиеш; икенчедән, ул художестволы формасы белән дә халыкка якын, аңлаешлы булырга, халыкның эстетик сорауларына җавап бирергә тиеш.
Бу яктан караганда, Тукайның башлангыч чор иҗаты эчтәлеге белән әнә шул югарылыкка күтәрелеп җитте дип булмый әле. Ә моның сәбәбен шагыйрьнең әле иҗтимагый-политик һәм ә д ә б и - э ст ет ик карашларының чикләнгән булуыннан эзләргә кирәк.
Тукай, М. Гафури, Г. Камал һ. б. демократик язучылар кебек үк, 17 октябрь манифестының революцияне туктату өчен патша тарафыннан ясалган маневр гына булганын аңламыйча, аны шатланып, котлап каршы алды. Аның фикеренчә, ма-нифест чыгу белән халыкны хэе*рче- лектән һәм коллыктан коткару өчен кирәкле нәрсәләр эшләнде: ирек бирелгән, булачак дума шул ирекне ныгытыр, крестьяннарны җир белән тәэмин итәр. «Күрең патша хәзрәтен, җуйды халык хәсрәтен» («Иттифак хакында»),—дип чыкты ул. Революция инде тәмамланып килә дип уйлап, халыкны манифест китер-гән «җи м е ш л ә р дә н » ф а й д а л а н ыр га чакыра башлады.
Бу хөррият манифест государдыр, — Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.
(сДусларга бер сүз».)
Аның уенча, хәзер беренче чираттагы эшләрдән халыкны агарту, халыкны аң-белемгә, мәгърифәткә өндәү бурычы тора.
Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк, Тырышмактан, тырмашмактан һич бушанмыйк, Диңгез якасында торып, без сусамыйк, — Хөрриятнең диңгезләре ташый имди, — ди ул шул ук «Дусларга бер сүз» шигырендә.
Шулай итеп, Тукайның беренче чор иҗатының — ә бу чор чама белән 1906 елның урталарына кадәр сузыла — идея эчтәлеге нигездә революциянең беренче җимешләре белән рухланып, шуларны культурачылык юнәлешендә файдаланырга омтылуга кайтып кала.
Ачык булса кирәк: шагыйрьнең бу чор иҗаты җир һәм ирек өчен патша самодержавиесенә каршы аяусыз сугышка чыккан һәм революцияне ахырына кадәр җиткермичә туктамаска карар биргән халыкның уй-теләкләрен һәм омтылышларын бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алмый әле.
Тукайның башлангыч чор иҗатының форма ягына килсәк, без шуны күрәбез: аның шигырьләре әле күпчелек очракта көнчыгыш илләре поэзиясенең поэтик каноннары тәэсирендә язылган булып, ритм, үлчәү һәм сурәтләү чаралары да шул поэзия арсеналыннан алынганнар. Бу төр әсәрләренең теле халык массасына аз аңлаешлы. Я ул төрек теле, я гарәп, фарсы, төрек һәм татар сүзләренең катнашмасыннан гыйбарәт булган корама тел. 1906 ел урталарына кадәр язылган 22 шигырьнең,
66
мәсәлән, 16 сы корама телдә яки төрек телендә булса, калган 6 сының гына теле татарча.
Моның белән без Тукайның башлангыч чор иҗатына халыкчанлык бөтенләй хас түгел дип әйтергә теләмибез. Сүз бу халыкчанлыкның ни дәрәҗәдә тирән һәм ни дәрәҗәдә эзлекле булуы турында гына барырга мөмкин. Халыкка теләктәшлек, халык өчен кайгыру, халыкның тор-мышын яхшырту өчен чын күңелдән тырышу, — болар барысы да Тукай әсәрләрендә ачык чагылганнар. Аның әсәрләрендә шулай ук халыкка аңлаешлы телгә омтылу, яңа поэтик чаралар эзләү дә үзен бик нык сиздерә.
Әнә шул әйтелгәннәр Тукай поэ-зиясенең нигездә халыкчан поэзия булып дөньяга килүен күрсәтәләр. Ләкин бу халыкчанлык әле чикләнгән, әгәр шулай әйтергә яраса, ул әле элементлар хәлендә яши.
Бу чорда без Тукайның халыкчанлык турындагы фикерләре белән очраша алмыйбыз. Ул бу проблеманы публицистик, теоретик планда куя алмый әле. Чөнки халыкны революционлаштыру бурычы, шул бурычны үтәү өчен әдәбиятның чын мәгънәсендә халыкчан булырга тиешлеге мәсьәләсе 17 октябрь манифесты тудырган иллюзияләр йогынтысына бирелгән яшь Тукай каршына үзенең бөтен җитдилеге белән килеп басмаган була.
Тукай поэзиясенең алга таба үсеше аның чын-чыннан халыкчан булып китүе, бу халыкчанлыкның байый, тирәнәя һәм ныгый . баруы белән характерлы. Тукай шигырьләренең телен алып карыйк. 1906 елның яртысыннан башлап 1907 ел ахырына кадәр (бу — Тукай поэзиясе үсешендә 2 нче чор) язылган 61 шигырьнең 43-е — саф татарча булып, калган унсигезе төрек телендә яки корама телдә. Аның әсәрләре художество эшләнешләре ягыннан да халыкка, халыкның эстетик тойгысына һәм зәвыкларына бик нык якынаялар. Бу, бер яктан, татар халык авыз иҗатында яшәп килгән әсәрләрне шагыйрьнең, үз аңы ар-кылы үткәреп, яңадай эшләп чыгуында күренсә («Ишек бавы», «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өметләре»,
4 Цивилизацияләшкән, культуралашкан, алга киткән.
5 Сатыры — юлы.
6 «Стопадан» мәгънәсендә.
* Таянып. 1 «Кисекбаш» китабын Тукай шулай атый.
«Шүрәле»), икенче яктан, халык иҗаты әсәрләренең үлчәү һәм ритмын, алардагы сурәтләү чараларын куллана башлауда күренә («Государственная думага», «Пар ат», «Туган җиремә» һ. б.).
Тукай әсәрләренең художестволы формасының халыкчанлаша баруында, халык иҗатыннан тыш, рус классик поэзиясе дә зур роль уйный. Чөнки Пушкин, Лермонтов, Кольцов кебек шагыйрьләрнең иҗатында Тукай чын халыкчанлык үрнәкләрен күрә, һәм бу аңа тегеләйме, боланмы тәэсир итмичә калмаган. Чынлап та, рус шагыйрьләре әсәрләреннән тәрҗемә ителеп яки шулар үрнәгендә язылган әсәрләрендә без, күп очракта, феодаль көнчыгыш поэзиясе эстетик принципларының тәэсирен күр-мибез. Тукай рус классикларыннан өйрәнү мәсьәләсен Уральскида яшәгән вакытында ук принципиаль югарылыкка куя. 1906 елда ук инде ул Лермонтовның «Звезда» исемле шигыренең үлчәү һәм ритмикасыннан файдаланып бер шигырь яза һәм искәрмәдә болай ди: «Русларда вә башка мөтәмәтдин 4 милләтләрдә һәр сатыры 5 ике сүздән6 гыйбарәт, ләкин гаять мәгънәле шигырьләр вардыр». «Шүрәле» поэмасына бирелгән искәрмәсе тагын да кызыйлырак: «...ААин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирләрендә сөйләнгән хыялый хикәяләренә язуларына нс- тинадан 7 яздым», ди ул. Бу юлларда Тукайның әдәбиятта халыкчанлык принципларын үзләштерүендә рус поэзиясе корифейларының да ярдәмгә килгәнлеге аеруча ачык күренә.
Ләкин халык иҗатыннан файдалану һәм рус классик әдәбиятына мөрәҗәгать итү, үзләре генә торганда, язучының иҗатын халыкчан итүдә хәлиткеч этәргеч була алмыйлар әле. Дәрдмәнд, С. Рәмиев, Думавый кебек шагыйрьләр дә теге яки бу кү- ләмДә халык иҗатына да, рус поэ-зиясенә дә мөрәҗәгать иттеләр. Лә-
67
ки» ал арның иҗатын халыкчан иҗат җөмләсенә һич тә кертеп булмый. Эш нәрсәдә сон? Эш язучының халык иҗатына һәм рус классик әдәбиятына нинди караш ноктасыннан, нинди иҗтимагый-политик позициядән торып якын килүендә.
1905 елгы революцияне демократ булып каршылап, билгеле бер вакытта конституцион иллюзияләр тойгысына бирелеп алган Тукай патша манифестыннан соц да революциянең дәвам итүен, бигрәк тә крестьян массасының яңа көч белән кузгалуын күрде. Большевистик матбугатның тәэсире астьшда манифестның да, думаның да халыкның көткәннәрен бирмәвен һәм бирмәячәген, манифестның бер алдау гына, думаның патша самодержавиесенең кара эшләрен каплаучы бер ширма гына икәнлеген төшенде. Ул инде, патша самодержавиесен аудармый торып, халыкка чын ирек, крестьяннарга җир алып булмаячагын аңлады. Кыскасы, Тукайның иҗтимагый-политик карашлары, яңа баскычка күтәрелеп, революцион-демократик эчтәлек алдылар. Бу исә үз чиратында аның әдәби-эстетик карашларына да үзгәреш алып килде. Шагыйрьнең фикеренчә, әдәбият, шул исәптән поэзия, халык алдында торган бе-ренче бурычны — самодержавие строен җимерү бурычын үтәүгә хезмәт итәргә тиеш. Ә бу бурычны поэзия халыкның иң тирән уй-хислә- рен, иң якты өмет һәм омтылышларын чагылдырганда гына һәм халыкны үз бәхетен яулап алырга тупла-ганда гына үтәп чыга ала.
Хәзер инде без аның әсәрләрендә крестьяннарның җир әчеп көрәшләрен чагылдыру («Петр бабай хикәяте»), яшәп килүче политик стройны камчылау («Бик кыйбат», «Хөррият», «Соры кортларга»), «Безем максат хөр мәмләкәт, хөр Русия» дип, көн тәртибенә куелган демократик стройны идеал итү («Китмибез») һ. б. моментларны да очратабыз.
Шулай итеп,' Тукай иҗатының икенче чоры революцион-демократик эчтәлек ала һәм поэтика ягыннан да халыкка якын, үтемле, аңлаешлы булып китә. Бу исә аның иҗатында халыкчанлык принциоыныи җиңеп чыгуы дигән сүз.
Бу чорда инде Тукай әсәрләрендә халыкчанлык турында теоретик фикерләр дә күренә башлый, һәм бу бик табигый. Иҗтимагый-политик карашларының үсүе белән бәйләнешле рәвештә шагыйрьнең эстетик карашлары да яңа баскычка күтәрелә, революцион эчтәлек ала. Ә материалистик эстетикада исә халыкчанлык проблемасы үзәк урыннарның берсен алып тора. Димәк, Тукай шушы чорда ук инде халыкчанлык проблемасын куярга һәм аны хәл итүдә омтылыш ясарга тиеш иде. «Әдәбият ахшамы яки литературно-музыкальный вечер» (1906) мәкаләсендә без түбәндәгене укыйбыз: «Әдәбият ахшамы татар халкын «Фәзаилеш-шө- һүр», «Тишек баш» *, «Мөһиммәтел- мөслимин», «Бәдәвам» китапларыннан башка, хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар илә таныштырачак вә күрештерәчәктер». Биредә саналган китапларның барысы да, дини-әхла- кый әсәрләр булып, иске мәдрәсәләрдә дәреслек хезмәтен үтәгәннәр. Бу әсәрләрдә тезмә яки чәчмә белән ислам дине мактала, дин тоту кагыйдәләре өйрәтелә, шул кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәүчеләргә оҗмах рәхәтләре вәгъдә ителә, ә үтәмәүчеләр мәңгелек газап белән куркытылалар.
Күренә ки, мондый әсәрләр, ислам динен ныгыту, халыкның аңын шушы дин белән агулау коралы буларак, реакцион роль үтәгәннәр, һәм бу әдәбият халык интересына капма- каршы хезмәт башкарган. Тукай әнә шул реакцион әдәбиятка каршы шул заман өчен «иң кирәкле, иң мөһим» әсәрләрне куя. Революцион-демократ булып формалашкан шагыйрьнең иң кирәкле, иң мөһим китаплар дип, нинди эчтәлекле һәм нинди идея юнәлешле әсәрләрне күздә тотуын аңлау кыен түгел.
Әдәбиятта халыкчанлык өчен көрәшне Тукай үткәннең, бигрәк тә XVIII һәм XIX йөз мистик, суфистик
68
поэзиясен тәнкыйть итү юнәлешендә дә алып барды. Чөнки бу поэзия, дөньяның фанилыгын, дөнья мәшәкатьләре белән булышуның гөнаһ икәнен алга сөреп һәм җир тормышын «теге дөньяга» хәзерлек итеп кенә күрсәтеп, халыкны көрәштән, социаль мәсьәләләрдән читкә алып китәргә тырыша иде. «Суфи Аллаяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре, — дип яза Тукай «Шигырьләремез» (1907) исемле мәкаләсендә, — бертөрле назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тасауф бабында 8 гына сөйләгәннәр. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп, дөньядан киткән бул-салар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде». Бу өзектән без шуны ачык күрәбез, XVII гасыр чыгтай шагыйре, «Сөба- телгаҗизин»нең авторы Аллаяр Суфи һәм XVIII йөз татар шагыйре Утыз Имәни иҗатларының идея юнәлешенә Тукай кире бәя бирә. Ул ачык һәм төгәл итеп бу шагыйрьләрнең әсәрләре суфичылык идеологиясе белән сугарылганлыгын әйтә. Ул гына да түгел, Тукай суфичылык поэзиясенең социаль җирлеген ачарга да омтылыш ясый: бу поэзия халыктан, халык тормышыннан, халык интересыннан ерак, ди ул. Кыскасы, шагыйрь бу поэзиянең халыкка каршы булганлыгын фаш итә.
Узган гасырлардагы татар поэзиясендә урын алган суфизмга Ф. Әмирхан да кире бәя бирә. Мәкаләләренең берсендә ул «шигырь белән язылган әсәрләрнең вәзеннәре дә, — дип яза. — күбесенчә шул ук кавемнәрдән (гарәпләрдән һәм үзбәкләрдән.— И. Н.) алынып, тәшбиһатлә- рендә 9 дә хәрфән би хәреф тәкълит10 ителгәннәр. Шуна күрә, сез иске татар китапларында хөрмә агачына, Дәҗлә, Форат нәһерләренә11 тәшбиһ- ләргә бик җыш очрасагыз да, кура җиләгенә, «Идел» елгасына тәшбиһ- не берсен дә күрә алмассыз» (Татар әдәбияты. Дәреслек-хрестоматия. 1947, 695 бит).
Тукай һәм Ф. Әмирханның, халык-чанлык таләпләре ноктасыннан килеп, дини-суфистик поэзиягә биргән бәяләрен чагыштырып карасак, без шуны күрербез: Әмирхан ул поэзиянең художестволы формасын гына күздә тотса, ә Тукай идея
8 Суфичылык юнәлешендә.
9 Чагыштыру, охшату.
10 Хәрефкә хәреф.
11 Тигр һәм Евфрат елгалары.
эчтәлеген, суфичы шагыйрьләрнең халыкка һәм халык интересларына мөнәсәбәт мәсьәләсен алгы планга куя. Биредә Т ук а й н ы ң х а л ы кч а н л ы к проблема- сын революцион-демократик яктылыкта хәл итүе ап-ачык күренә.
Тукайның дини-әхлакый һәм дини- суфистик әдәбиятка каршы көрәше моннан кала пародияләрендә дә чагылыш тапты. Бу пародияләр «Кисекбаш» һәм «Мөхәммәдия» кебек дин китапларын, Бакырганын (XII) һәм Һибәтулла ишан (XIX) кебек суфи шагыйрьләрнең иҗатларын укучы күзеннән төшерү, аларнын халыкка зарарлы йогынтысын юкка чыгару юнәлешендә зур хезмәт күр-сәттеләр.
Кандалый иҗаты XIX йөз поэзиясендә беркадәр аерымрак урын тота. Чөнки аның әсәрләре тематик яктан дөньяви характерда булып, саф татар телендә язылганнар һәм, аз булса да, объектив рәвештә шул чорның социаль каршылыкларын чагылдыралар. Тукай моны, әлбәттә, төшенгән һәм шул ук «Шигырьләремез^ мәкаләсендә, Кандалыйны Аллаяр суфи һәм Утыз Имәниләр белән бер- рәттән санап китми. «Фәвакиһел жө- ләса» китабындагы Габделжәббар- эль Кандалый әфәнденең шигырьләре,— ди тәнкыйтьче, — ул кадәр үк тәгаллыксыз 1 булмаса да, шактый әдәпкә вә әдәбиятка хилаф җирләре бардыр». Кандалый әсәрләрендә әдәпкә һәм әдәбиятка сыймый торган моментлар турында әйтүе белән Тукай нәрсәне күздә тота?
Билгеле булганча, Кандалыинын шигъри хатларында ир белән хатын мөнәсәбәтен артык ялангач итеп сурәтләү, җенси азгынлыкны чагылдыру очраклары бар. Әлбәттә, боларга шагыйрь уңай карый алмый. Ләкин Тукайның хөкеменә очраган төп нәр-
1 Бәйләнешсез. Биредә Тукай композицион төзеклек һәм сюжетлылык мәсьәләсен күздә тота.
69
сә һичшиксез шигъри хатларда җир эшкәртүчеләр адресына әйтелгән мәсхәрәләү һәм сүгенү сүзләре, ша-гыйрьнең крестьян тормышын, көн-күрешен һәм хезмәтен «изүчеләр кара-шыннан чыгып сурәтләве. Тукай фикеренчә, болар барысы да халык интересын якларга чакырылган әдәбият рамкасына сыеша алмый. Кыскасы, Тукай Кандалый поэзиясендәге кайбер халыкчанлык элементларына уңай караган хәлдә, бу поэзиянең халыкчанлык принцибына каршы килгән якларын кискен рәвештә кире кага.
Шулай итеп, Тукай дини-әхлакый һәм дини-суфистик әсәрләрне демократик позициядән торып тәнкыйть итә һәм әдәбиятның халык интересларына хезмәт итәргә, ягъни халыкчан булырга тиешлеге мәсьәләсен алга сөрә. Инде килеп, әсәр революцион эчтәлекле булып та, сәнгатьлелек ягыннан халыкка җитмәсә, халыкның эстетик тойгыларына туры килмәсә, үз алдына куелган бурычны үти алмый. Моны да шагыйрь төшенеп эш итә. Ә халыкның художество тойгысын, эстетик сиземләвен бары тик аның үз иҗатыннан гына белеп була. Шуңа күрә, Тукайның халык поэтик иҗаты белән аңлы рәвештә кызыксына башлавы, халыкның художество тәҗрибәсен өйрәнүгә керешүе очраклы хәл түгел иде. «Әдәбият ахша-мы...» мәкаләсендә ул, халыкның му-зыкаль иҗатының әһәмиятен күрсәтеп, түбәндәгеләрне яза: «Әдәбият ахшамы карт аталарымызның чын йөрәгеннән чыккан «Тәфкилев», «Әл- лүки», «Сакмар суы» көйләрен, үлгән җиреннән терелтеп, туган вә туачак балаларыбызныц күңеленә яңа- яңа милләт хисләре, истикъбаль12 дәртләре салырга хезмәт итеп, милләт балаларының үлгән күнеленә, саба җиле шикелле, рух өрәчәкләр».
«Шигырьләремез» мәкаләсендә инде ул,.халык иҗатының әһәмиятен әйтү белән генә чикләнмичә, аның кайбер аерым мәсьәләләрен теоретик яктыртуга да керешә. Дүрт юллык татар халык җырларының бер үзенчәлеген ул, мәсәлән, һәрбер җырның теләсә нинди көйгә җырлана алуында күрә. Икенче үзенчәлеге исә, Тукай фикеренчә, җырларның алдагы ике юлы белән соңгы ике юлы арасында күпчелек очракта мәгънәви бәйләнеш булмауда. Шунысы бик әһәмиятле, Тукай халык иҗатын язма әдәбият белән
12 Киләчәк.
бәйләнештә карый, ул аны язма әдәбиятның үсеш юнәлешен билгели торган бер маяк итеп саный. Без моны халык җырларын тикшергәннән соң шагыйрьнең, язма әдәбият үрнәкләренә күчеп, аларны халык җырлары, халык иҗаты яктылыгында бәяләвендә күрәбез.
Димәк, Тукай Уральскида яшәгән чорында ук инде әдәбиятта халыкчанлык проблемасын аңлы рәвештә күтәреп чыга һәм бу проблеманы бөек рус революцион-демократлары Белинский һәм Чернышевский идеяләре юнәлешендә хәл итәргә омтыла.
Казанга килгәч, бигрәк тә 1910—11 елларда, Тукай халык иҗатына аеруча игътибар бирә башлый. 1910 елда «Халык моңнары» исемле җырлар җыентыгы чыгара. Шул ук елда халык иҗаты турында лекция укый һәм бу лекциясен аерым брошюра итеп бастыра. Иллегә якын «сонгый җырлар» (Тукай атамасы), ягъни халык җырлары үрнәгендә эшләнгән сатирик куплетлар яза. Бу чор мәкаләләре һәм фельетоннары аның мәкаль һәм әйтемнәр, ә кайберләре исә җырлар белән сипләнгән була.
Тукайның бу чорда халык иҗаты белән аеруча нык кызыксынуы иҗти- магый-политик һәм әдәби-эстетик карашларының үсүе белән бәйләнгән. Шуңа күрә, аның идея-эстетик яктан үсешенә кыскача гына тукталып китү бик мөһим.
1905—07 еллар эчендә Тукай рево- люцион-демократ булып формалашты, дидек. Ләкин ул бөтен халыкка ирек, ә крестьяннарга җир бирүнең генә төп мәсьәләне — хезмәт ияләренә шатлыклы, бәхетле һәм мул тормыш тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү өчен җитмәвен аңлый иде. Аның фикеренчә, капитализм тудырган бүре законнарын бетереп, кешеләр арасында дуслык, туганлык, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтләре, ягъни со-циализм урнаштыру кирәк. Әлбәттә, Тукай социалистик җәмгыять төзүнең фән белән исбат ителгән юлларын
70
һәм чараларын аңлау югарылыгына күтәрелә алмады. Ул социалистик идеалга ирешү өчен ирек һәм җир өчен булган революцияне киң мәгърифәтчелек эшләре белән кушып җи- бәрү җитә дип уйлады. Ягъни җир һәм ирек алган халык әдәбият һәм сәнгать, матбугат һәм мәктәпләрдән киң файдаланып, үзен культура һәм әхлак ягыннан күтәрсә, капитализм тудырган әшәкелекләр акрынлап бетәрләр. дип ышана иде ул.
Тукайның иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларының алга таба үсеше нәкъ менә мәгърифәтчелек иллюзияләреннән арына башлавында күренде. Ә моңа китергән сәбәпләрнең берсе илдә капитализм үсешенең тизләшүе була. Капитализм үсүнең бер күренеше исә — крестьяннарның катлауланулары һәм хәерчеләнүләре. Хәерчелеккә һәм бөлгенлеккә төшкән халыкның, бигрәк тә җирсез крестьяннарның культура хәзинәләреннән файдалана, аң- белем дәрәҗәләрен күтәрә елмаячакларын, әлбәттә, Тукай төшенә башлый. Өстәвенә капитал — агарту чаралары булган газеталарны, мәктәпләрне, әдәбиятны һәм сәнгатьне үз тәэсиренә ала. Бу да Тукай күзеннән читтә калмый, билгеле. Моннан тыш ~агын марксистик идеяләр, аерым ал-ганда, социалистик революция булмый торып, культура киң халык массасының файдалануына күчә алмый, дигән положение тегеләйме, болаймы Тукайга тәэсирсез калмаган.
Шушы килеш, мәгърифәт чаралары үзләре генә капитализмның бүре законнарын юк итәргә һәм халыкка бәхетле шат тормыш китерергә сәләтсез икәнлеген төшенә башлаган шагыйрь каршына шундый сорау килеп баса: халыкны беренче чиратта нәрсә дулкынландыра сон? Аның ре- ать һәм тормышчан омтылышлары нидән гыйбарәт? Халыкның теләкләрен тормышка ашыруга илтә торган дөрес юл кайда? Әнә шул сорауларга җавап бирүдә халыкның поэтик авыз иҗатын өйрәнү дә билгеле бер рольне уйный. Халык иҗатын өйрәнүнең бу ягына басым ясап, В. И. * 1енин, халык поэзиясе материалларына нигезләнеп, «халыкның теләкләре һәм көткәннәре турында бик яхшы тикшеренү язын булыр иде», диде. Аннары халык поэзиясенең әһәмиятенә тукталып, болай ди: «Бу безнең көннәрдә халыкның психологиясен өйрәнү өчен шундый кирәкле һәм мөһим булган чын-чыннан халык иҗаты».
Тукайны да барысыннан да элек авыз поэтик иҗатында халыкның нинди «теләкләре һәм көткәннәре» чагылу мәсьәләсе кызыксындыра. «Белергә кирәк ки, — ди ул үзенең лекциясендә, — «халык җырлары» халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзге-седер. Бу бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, анын халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп булыр». Үзенең фикерен раслау өчен китергән җыры да бик характерлы.
Байлар кияр каракүл, Без киябез эшләпә; Ходай бәхетле бирмәсә, Баеп булмый эшләп тә.
«Менә бу җыру — халкымыэнын бу дөньядагы «байлык» вә «фәкыйрьлек» дигән ике нәрсәгә карашы», — ди Тукай.
Шушы һәм шуңа охшаш җырлар, шул мәсьәләне чагылдырган мәкальләр, әкиятләр һәм бәетләр бөтен нәрсәнең ачкычын, мәгърифәт, тырышлык һәм хезмәттә күргән Туканның фикер юнәлешен үзгәртеп җибәрүдә, әлбәттә, азмы-күпме роль уйнаганнар. Халык иҗаты әсәрләре, һичшиксез, яшәп килүче экономик тәртипләр хөкем сөргәндә хезмәт эшче халыкка бәхет бирә алмый, дигән фикергә килүдә аңа ярдәм иткәннәр. Биредән инде хезмәт үзенә лаеклы урынны алсын өчен, социаль-экономик тәр-типләрнең үзләрен үзгәртеп корырга кирәк, дигән нәтиҗәгә дә ерак калмый. Димәк, әдәбият халыкны мәгь- р и ф әтк ә, т ы р ы ш л ы кк а, н әтиҗәл е лезмәткә чакырудан бигрәк, халыкны коллыкта тотучы, хезмәтенең җимешләрен күрүдән мәхрүм итүче иҗтимагый стройның яраксызлыгын, җимерелергә тиешлеген ачып салырга тиеш.
Күргәнебезчә, халык поэтик иҗаты әдәбиятның, иҗтимагый ролен дө-
71
pec аңлауда һәхм халыкчанлык прин-цибын тирәнтен үзләштерүдә Тукайга зур ярдәм иткән.
Моннан кала тагын халык иҗаты Тукай алдына килеп баскан түбәндәге сорауга да җавап бирә: халыкның аң дәрәҗәсен күтәрә, халыкны революционлаштыра торган идеяләрне ничек һәм ни рәвешле халыкка җиткерергә?
Билгеле булганча, халык иҗаты нигезендә реализм ята. Аңа үгет-нәсихәт һәм дидактика ят нәрсә. Шул ук вакытта халыкның коллектив иҗат нәтиҗәсендә туган әсәрләре тенденциоз булулары белән дә аерылып торалар. Чөнки хезмәт ияләре тормыш күренешләренә бәя биргәндә үз интересларыннан чыгалар, үзләренең уй-хисләрен, омтылышларын чагылдыралар. Халык иҗаты әсәрләре, ниһаять, эчтәлек белән форманың берлегенә дә иң яхшы мисал булып тора алалар: эчтәлеге белән хезмәт кешеләренең үз интересларына җавап бирә торган әсәрләр генә халыкның теленә кереп, меңнәрчә, миллионнарча мәртәбә кабатланалар, башкарылалар, һәм аларның художестволы формасы чарлана, яхшыра, шомара, үткенәя һәм сәнгатьлелекнең югары дәрәҗәсенә ирешә. Әнә шуңа күрә дә реализм сызыгында торырга, халык- чанлыкны үзенең байрагы итәргә теләгән әдәбият халык поэтик иҗатына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Менә ни өчен A. М. Горький «сәнгатьнең башы фольклорда», халык иҗаты «китап әдәбиятының ...иң зур әсәрләрен барлыкка китерүгә өзлексез һәм һичшиксез йогынты ясый торды» дигән иде. Тукай да, фольклор белән язма әдәбиятның мөнәсәбәте мәсьәләсен тирән аңлап, болай ди: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». Шуңа күрә халык авыз иҗатын ул өйрәнү өчен генә өйрәнми, бәлки язма демократик әдәбиятның үсеш юлларын билгеләргә, бу әдәбиятны идея эчтәлеге ягыннан да, художестволы форма ягыннан да чын-чыннан халыкчан итәргә омтыла. Табигый, ул, әдәбият тарихына борылып карап, бөек шагыйрьләрнең халык җырла-ры рухында, шулар стилендә үз әсәрләрен тудыру очракларына гаять әһәмиятле фактлар итеп карый: үзенең лекциясендә Тукай шул төр әсәрләргә мисал итеп «Евгений Онегин»- дагы «Кызлар җыры»н, Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик?», «Сукачы җыры» әсәрләрен китерә дә моңа охшаш әсәрләр турында гаять тирән эчтәлекле фикер әйтә: «Болай халык җырларына тәкълит итеп язган ши-гырь, тәкълит итмичә язган шигырьдән хис, мәгънә тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә, халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк тә тәэсир итә вә урынлашадыр». Тукайның бу сүзләрендә шунысы бик әһәмиятле: ул халыкның «үз вәзене, үз формасы» белән язылган әсәрләрне дөнья поэзиясенең классик үрнәкләреннән һич тә түбән куймый, ә бер җәһәттән, ягъни мондый әсәрләрнең халык йөрәгенә якынрак булуы ягыннан югарырак та куя. Аның поэзия алдына куйган иң беренче һәм төп таләбе шул: поэзия «халыкның теләкләрен һәм көткәннәрен» чагылдырырга, ә үзенең художество формасы ягыннан халыкның эстетик сорауларына җавап бирергә тиеш.
Шул ук вакытта Тукай халык поэ-зиясенең художество үзенчәлекләрен механик күчереп алуны яклаучы да түгел. Халык поэтик иҗатын өйрәнү һәм аның традицияләрен иҗади үзләштерү мәсьәләсе «Шигырьләремез» мәкаләсендә чагылып кына китсә, лекциядә киңрәк урын ала. Шагыйрь ике яртысы арасында турыдан-туры бәйләнеш булмаган җырлардан тыш, мәгънәви һәм композицион бер бөтен булган җырлардан да үрнәк китерә. Ә ул үзе халык җырларының әнә шул соңгы үзенчәлеген язма поэзиягә алып керү һәм аны үстерү, ныгыту, баету тарафдары булып тора. Бу күп кенә татар шагыйрьләреннән алынган һәм лекциядә үрнәк итеп китерелгән шигырь һәм җырларның характерыннан бик ачык күренә. Ул шигырьләр һәм җырлар, шул исәптән Тукайның үз җыры «Милли моңнар», — сюжет һәм композиция, фикер һәм идея ягыннан бер бөтен һәм төгәлләнгән әсәрләр. Аларның үлчәве дә дүрт юллык гадәти җырларда-гыча булмыйча, соңыннан татар со

вет поэзиясендә өстенлек алган 10— 9 үлчәве.
«Халык моңнарыннан, халык хисләре белән хисләнеп. —дип язды Тукай «Милли моңнар»га язган керешендә, — мин үзем дә күңелемнән кайнап чыккан «шигырь» дип әйткән мазбут13 хиссиятләрем белән халык күңелен шүрәлечә генә кытыкларга тырыша идем», «... аларныкы шикелле үк итеп, алар вәзене белән, алар көенә үк салып, үз хисләремне мәйданга чыгара башладым».
Чынлап та, 1908—09 елдан башлап халыкның сюжетлы җырларыннан. бәетләреннән һәм дүрт юллы җырларыннан берни белән дә аерылмый торган поэтик әсәрләрен Тукай бер-бер артлы мәйданга чыгара башлады. «Эштән чыгарылган татар кызына» (1909), «Милли моңнар» (1908), «Поезд барган көйгә» (1911), «Сакмар суы көенә» (1911), «Яшен яшьнәгәндә» (1911), «Ни кирәк тагы» (1912) исемле җырлары һәм шигырьләре әнә шундыйлардан. Рухлары һәм поэтик төзелешләре белән халык җырларына иң якын торган шушы әсәрләрдә генә халык- чанлыкны күрүдән, әлбәттә, без ерак торабыз. Тукай поэзиясенең халык- чанлыгы барыннан да элек аның халык интересын кыю яклавында, үзе үткәргән идеяләрнең халык омтылышы белән аваздаш булуында. Инде бу поэзиянең художество ягына килсәк, шуны әйтә алабыз: формалары белән турыдан-туры халык иҗатына ялганып китә торган әсәр-ләре генә түгел, бәлки «классик» ши-гырьләре дә халык күңеленә якын. Чөнки бу соңгы әсәрләрнең дә теле һәм сурәтләү чаралары халык поэзиясе арсеналыннан алынганнар.
Үз поэзиясенең, димәк демократик поэзиянең, халыкчанлык сыйфаты турында Тукай «Пушкин вә мин» шигырендә гаҗәп тапкыр һәм тирән итеп әйтеп бирде:
Хәзрәти Пушкин авылда язды уз Евгениен, Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән, Тугъры күз салсаң
эшенә, ул үзе миннән түбән: Бер вакыт онытыр җиһан Пушкинны һәм Евгениен, Яуме мәхшәрсез онытмаслар
бәрәңгемне минем. Язганың булса бәкалы ул
бәкага тартала14. Мин дә булдым һич тә онытылмас
кеше шул аркада.
Шигырь шаяру формасында язылган, ләкин шигырьгә салынган идея гаять җитди һәм тирән. Сүз биредә, әлбәттә, Пушкин һәм Тукай поэзиясен үлчәүгә салып карау турында бармый. Тукай, русның гениаль шагыйренә чиксез хөрмәт белән караган хәлдә, аны үзенең остазы итеп саный һәм беренчелекне даулау ди-гән нәрсә аның уенда да юк. Шагыйрьнең әйтергә теләгән нәрсәсе шул: аның поэзиясе, әйтик, Некрасов поэзиясе, «үч һәм сагыш» поэзиясе кебек, әдәбиятның халык тормышына таба якынаю процессында яңа этап булып тора. «Бәрәңгенең көен» җырлау образы белән шагыйрь халык теләген, халык омты-лышларын һәм халык идеалларын җырлау турында әйтеп бирә. Аның фикеренчә, халык белән бергә сулый торган, халык интересын чагылдыра торган поэзия генә яшәүгә сәләтле.
Шулай итеп, Тукай халыкчанлык- ны поэзиянең, һәм гомумән әдәбиятның, иң беренче, иң төп сыйфаты итеп саный.
Сөекле шагыйребезнең халыкчанлык турындагы идеяләре һәм теоретик фикерләре бүген дә әле әһәмиятләрен, актуальлекләрен югалтканнары юк. Тукай кебек классикларыбыз- ның әдәби мирасын, иҗат тәҗрибәсен өйрәнү, аларның эстетик принципларын күздән кичерү бүгенге әдәбиятыбызны халыкчанлыкның ин югары дәрәҗәсенә күтәрүдә һәм шул нигездә аның коммунизм төзүдә көчле корал булуына ирешүдә зур роль уйный.